Җиһаншина Р. А.
Җ61 Күңелем түреннән: Истәлекләр.— Казан: Татар, кит. нәшр., 1991.— 96 бит, рәсемнәр белән. ISBN 5—298—00696—5
РСФСРның халык артисткасы Рәшидә Җиһаншинаның бу истәлекләре Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының үткәнен һәм бүгенгесен, аның күренекле кешеләре тормышын чагылдыра.
Татар театрының тарихы бай һәм зур. Ул галимнәребез — театр белгечләре тарафыннан өйрәнелә килә. Соңгы елларда бу юнәлештә күп кенә китаплар дөнья күрде. 1975 елда Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты чыгарган «Татар совет театры» дигән зур күләмле хезмәт моңа мисал була ала. Шулай ук Ильтани Илялованың «Милли театрлар арасындагы үзара бәйләнеш» (1985), «Камал исемендәге театр» (1986) дигән китаплары, Һәнүз Мәхмүтов, Ильтани Илялова, Бәян Гыйззәтләрнең «Октябрьгә кадәрге татар театры» дигән фәнни хезмәтләре басылып чыгу да нур өстенә нур булды. Күп кенә сәхнә осталары иҗаты хакында монографияләр дә язылды.
Болар барысы да әйбәт. Әмма татар театры, аның күренекле шәхесләре турында артист халкы да үз сүзен әйтергә тиештер дип уйлыйм. Сәхнә кешеләре тормышын алардан да яхшы белүче юк бит. Менә минем дә ни өчен кулыма каләм алып, театрның эчке халәте, актерларның шәхси тормышларындагы кайбер вакыйгалар, кызыклы очрашулар хакында язасым килүе аңлашылса кирәк. 50 елдан артык театрда узган гомерем — хезмәт юлым, миңа бу җаваплы эшкә алынырга хокук бирәдер дип уйлыйм.
Яшьлек — кеше гомеренең гаҗәеп матур чоры. һаман алга омтыласың, хыяллар белән яшисең. Ә инде олыгаеп, яшьлектән ерагая барган саен үткән тормышны ешрак искә аласың, аның һәр көненә күңелдән анализ ясыйсың.
Мин көндәлек алып бармадым. Ләкин күп еллар буена күңелемә сеңеп калган истәлекле вакыйгалар мине кулыма каләм алырга этәрде. Күп кенә иптәшләремнең киңәшенә дә колак салырга туры килде. Бездә артистлар тормышына җиңелчә карашлы кешеләрне дә очратасың. Күңел дәфтәремне актарганда мин андыйларга чын дөреслекне ачып бирергә омтылдым.