Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Фирүзә Җамалетдинова
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Фирүзә Җамалетдинова

A Ә Б В Г Д Е <= Җ => З И Й К Л М Н O Ө П Р С Т У Ү Ф Х Ч Ш Э Ю Я Һ
Айдар Җамал Рифат Җамал Хәйдәр Җамал Гаязетдин Җамалетдинов Рәдиф Җамалетдинов Рәзидә Җамалетдинова Фирүзә Җамалетдинова Кәрим Җаманаклы Хөсәен Җәгъфәр Руслан Җәләев Тәҗрия Җәләева Латыйф Җәләй Вакыйф Җәләл Садри Җәләл Әсгат Җәләлиев Хәбиб Җәләлов Хәлим Җәләлов Муса Җәлил Гөлнара Җәлилова> Эльмира Җәлилова Фәнзилә Җәүһәрова Камил Җиһаншин Шәмсия Җиһангирова Зәйнәп Җиһаншина Зөмәрә Җиһаншина Рәшидә Җиһаншина Йосыф Җомгалы
Фирүзә Җамалетдинова
Фирүзә Ислам кызы Җамалетдинова (Фәтхетдинова) 1960 елның 28 мартында Чүпрәле районы, Иске Кәкерле авылында туа. Мәктәп елларында ук шигырьләре "Ялкын " журналында, "Яшь ленинчы ", "Татарстан яшьләре ", "Социалистик Татарстан " газеталарында даими басылып килә.
Урта мәктәпне тәмамлагач, 1977-82 нче елларда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында белем ала. 1984 елдан Чаллыда яши. 21 нче мәктәптә укытучы, "Таң йолдызы " газетасында җаваплы секретарь, баш редактор булып эшли. Хәзерге вакытта "Мәйдан" журналының әдәбият, сәнгать һәм "Мәйданчык " бүлекләре редакторы. Шигырьләре Татарстан китап нәшрияты тарафыннан 1987елда басылып чыккан "Туган як җыры " исемле күмәк җыентыкта урын ала. 2002 елда Яр Чаллы типографиясендә "Яшен күзләре", "Уйлы җил", 2004 елда Татарстан китап нәшриятында "Толымлы ай " исемле шигырь җыентыклары дөнья күрә.
Фирүзә Җамалетдинова проза өлкәсендә дә уңышлы гына эшли. Хикәяләре "Казан утлары", "Мәйдан", "Сөембикә"журналларында, "Мәдәни җомга", "ШәһриКазан" газеталарында чыгып килә.Фирүзә ТР Журналистлар берлеге әгъзасы. Аның республика матбугатында публицистик язмалары еш басыла. Быелның 31 мартында Кабул иту коллегиясе карары нигезендә (рекомендация бирүчеләр—Шәүкәт Галиев, Илдар Юзеев, Рәдиф Гатауллин, Факт Сафин, Рәшит Бәшәр) Язучылар берлеге идарәсе Фирүзә Җамалетдинованы Татарстан Язучылар берлегенә әгъзалыкка кабул итте.
Казан утлары № 8 2004

Заман дәшсә...

Патшаларга шагыйрь кирәк заман! – 
Шигырь тыңлаганнар өерелеп. 
Ә патшалар исә... Ул патшалар 
Үткән гасырларда калган үлеп. 

Миллионнарда – бәһа, долларларда – 
Кем аңлар бу заман кинаясен? 
Туп типкәнгә миллион доллар, диләр – 
Негрлар шул белә үз бәясен! 

Сүзсез генә футбол карый халкым, 
Уртаклашмак булып барын-югын. 
Негр өчен белмим, ни хак икән 
Бер тибүе Татарстан тубын?! 

Безнең бәя бер тиенгә тормас, 
Әдәп, әхлак тормас бер тиенгә. 
Йа Ходаем, әдәп, шәфкать иңдер, 
Тиеннәргә кайчан, кем тиенгән? 

"Шигырь сатам!

Кемгә шигырь!.." – дисәм, Эндәшерме базардагы халык? Базарлар да яши алмый кебек Үткәннәрдән гыйбрәт, сабак алып. "Үзегезгә бәя куегыз," – дип Заман дәшсә, сүзсез калачак без. "Әүвәле сүз булган"... Сүз – әманәт! Ә без телсез кая барачакбыз? Бүләккә сүз биргән безгә Ходай, Сүз күтәргән фани дөнья йөген. Ашыктырып заман сорау ала: Ничә тиен сезнең бәһа бүген?.. Ничә тиен сүзгә бәһа бүген?..

Бәрәкәт

Әбием төбәлгән күкне Дога ураган иде: "Оныгыма хәләл ризык Яз!"– дип сораган иде. Чәчемнән сыйпаган иде, Аркамнан да сөйде ул. "Хәләл генә бәрәкәтле Була, балам,"– диде ул. "Хәләл ничек күп булсын ди, Күп була бары хәрам..." Бер дә калмаса да чарам, Хәрәмләшмичә барам. Мең шөкер дим, көн туды исә, Мең шөкер биргәнеңә. Шөкер итсәм, кояш нуры Тарала җан-тәнемә. Шул нурдан яктыра өем, Башка чикмәм күк иза. Әллә нинди серле сүз ул, Әллә нинди могҗиза! Хатын-кыз телендә бигрәк Кодрәтле ул, көчле ул. Кабатланса да туйдырмый Хәтта иртә-кичле ул.

Үткәннәргә борыламын

Калмаса бер дә чарам. Күкләрдән дәшә әбием: "Хәләл әз була ул, кызым, Күп була бары хәрам..."

Көзгә кергәндә

Яз кояшлы, җәем айлы булды – Хәтер инде барсын таслаган. Яз яктырып калган иде бугай Чәчемдәге сары тасмадан. Җилбер-җилбер җәем үтеп киткән, Ак каенлы гомерем басмасы. Җилбер җәйнең җилбер чәчләреннән Очып калган сары тасмасы. Бу мин инде, җәйнең ядкаренә Сары тасмам диеп үрелгән. Сары тасмам– сары яфрак икән. Көздән хәбәр шулмы? Кем белгән?! Көз мәңгелек түгел! Ул көн килер, Агачыннан сүзем өзелгән... И гүзәл көз! Кемнәр әйтер икән, Яшәүләрдән диеп, бизелгән...

Ни китерде мине язларымнан

Йөгереп үткән изге басмага? Учларыма алып битем куйдым Сары яфрак – сары тасмага. Мин яратып алдым учларыма, Үтә алмам көзем уратып... Яшәлмәгән көнем – сөю көтеп, Яшәлгәне бары яратып...

Гаеплим

Тигез җирдә дә абынам, Белмим, нинди хәлдер бу? Мин үтәсе сукмактыр бу, Мин күрәсе мәлдер бу. Тигез җирдә дә абынам, Дип гаеплим үземне. Дөнья төсләрен танымый, Дип гаеплим күземне.

Гаеплим дә...Үтәм һаман

Бер үк сукмак аркылы. ...Йөрәкнең шул мәлдә янә Өзелә җитмеш кылы.

Яратам

Көн тудымы – яшиселәр килә, Көн тудымы янә ямь арткан. Дөнья гүзәл! Камиллеген Ходай Без яратсын өчен яралткан. Урманнары – куе, тавы – биек, Ишелергә тора өсләргә. Җаным туңса, дөнья туңар кебек, Учак ягам җылы өстәргә! Учагына утын – урманыннан, Ак болытлар – хыял төргәнем. Әллә ниләр алам синнән, дөнья, Ниләр икән минем биргәнем? Гүзәл дөнья! Сине Ходай шулай Мин яратсын өчен яралткан. Бер мин генәмени, бер гомердә Яратам ла диеп җан аткан...

Көзге яфрак

Нигәдер бөре чагыңны Сагынасыңдыр кебек. Ачы җилләр ябырыла Җепселең саен кереп. Мин өтәм, дия суыгы, Мин өзәм, дия җиле. Көзге каен... Ялгыз яфрак... Ишле көз тәмам тиле. Давылы дәшә түгелме, Агачын, диеп, сындыр. Син дә бит язлар түрендә Кадерле булгансыңдыр... Бөре булып ачылгансың, Тоеп илдә береңне. Тын алмый җәйләр тыңлаган Сөйләп бетмәс сереңне. Яз китерер идем сиңа, Тик нишлим соң, иккүзем! Табигатькә каршы барып Булса икән берүзең...

***

Өзелеп-өзелеп, офыктан Алсу таң атуын көткәнмен. Көткәнмен һәм ары киткәнмен, Мин әле һаман мин икәнмен. Кош юлы кул сузым арада – Канатын, беләм, җил теткәнен... Мин һаман күкләргә талпынам, Мин әле һаман мин икәнмен. Йөгереп тә, очып та гомерне Җил сыман исепләр үткәнмен. Мин әле яшимен! Яшимен! Мин әле һаман мин икәнмен...

Соңгару

Һәр чәчәк саен ак карлар Елмаеп карый. Кашкарыйлардан кышка да Бер адым бары. – Гомер кыска, гомер кыска! Искәртә карлар. Көзге букет өзеп кала Исендә барлар. Гомер кыска... кашкарыйлар Торалар көлеп. Ак карларны күбәләк дип, Юана белеп. Бик тә кирәк таң сызылу, Йә кояш бату. Күбәләкләр күрү өчен, Җәй чәчәк ату... Туңа-туңа кашкарыйлар Торалар көлеп. Соң булса да, чәчәк ата Белгәнен белеп.

Дәвам

Чакырулы кунак булсаң бары, Урыннарың түрдә көтеп тора. Урынсызлар күпме бу дөньяда! Үтеп тора гомер, үтеп тора... "Карурман"дай, хәтта берәүләрнең Мәңге җырланасы килеп тора. "Карурман" – бер. Меңләгәнен дөнья Көйгә салмый гына көлеп тора. Кемгә кардан ап-ак сукмак ярып, Бер үтү дә кайчак җитеп тора. Әмма язлар килә, карлар эри, Гомер уза... Кеше китеп тора. Дәвам өчен ничек борчылмыйсың?! Ни әйтсәң дә, дөнья калып тора. Алма булып алма, сиздермичә, Үзенә орлык салып тора...

Үз көнем

Көннең төсе нинди икән бүген? Бәлки кызыл, бәлки карадыр? Ә киләчәк – үзе якын, үзе Күз күреме җитмәс арадыр. Бае – байдыр, ярлысы – бик ярлы, Без төшенмәс меңләп юл торган. Хәерчесе алларына тишек Эшләпәсен куеп утырган. Ә кичә ул, күзләренә төшереп, Күк эшләпә кия алгандыр. Шул эшләпә аркасында, бәлки, Коммунизм күрми калгандыр... Җәелергә тормый кочагы ла, Сүнгән мәллә көннең учагы? Тумаса да монда, җиде бабам Туфрагы дип, кайткан качагы. Һәм халыклар кайткан нигезенә, Үз-үзенә кайта халыклар. Итекләр дә төрле, читекләр дә, Кирәк булмас, бәлки, калыплар. Көннең төсе бәлки карадыр да, Килә аны гөлгә төрәсе. Хәер, акмы, зәңгәрме ул, алмы – Үз көнемне үзем күрәсе.

Күчтәнәч

Күчтәнәчсез киләләрмени? Бөтенләйгә күчеп килсәң дә. Җыр ни ул, дип көләләрмени? Малың күп булса да кесәңдә. Күчтәнәчсез киләләрмени? Яздан – бөре, җәйдән – кузгалак. Кар да бүләк. Беләләрмени? Җырлый юкса ул да, кузгалып. Күчтәнәчсез киләләрмени? Байлыкларың торсын бер кырда: Җырны тыңлый беләләрмени? Яз, көз, кыш та хикмәт ул – җырда.

Наз

Үргә менсәм, җилләр кул сузды, Суга төшсәм, дулкын күтәрде. Урманнарга керсәм, сукмагыма Яткан җиләк исне китәрде. Баш очымда сайрар кошлар торды, Ак каеннар барыр юлымда. Алтын яфракларга күмелеп калды Көннәрем дә, хәтта елым да. Гап-гади бер яшәеше белән Горурлана күңел, куана. Шушы дөнья буйлап, Кеше итеп, Назың йөртә мине, Җир-ана.

Нинди ил бу?

Нинди ил бу? Учагыннан Кулы белән ут тоткан? Аналарга утлы күмер Кисәүләрен йоттырткан. Нинди ил бу? Янган мичкә Тыгып бала юаткан? Үз өем дип, почмак бүлеп, Үзен-үзе югалткан. Нинди ил бу? Уттан тора Тыныч чагы, көрәше. Көне-төне, иртәгәсе, Тарих тулы күз яше. Нинди ил бу? Мәңге көткән Яшьләр таммас минутны. Күз яшьләре төшәр, әмма Сүндерә алмас утны... Шундый ил бу.

Кактус гөле

Кактус гөле энә-энә, Дөя теше сынарлык. Кактус гөле чәчәк аткан, Чынмы, диеп сорарлык. Энәләр эчендә чәчәк Яралу ялгыш кебек. Ялгыш түгел, кактус гөле Нәкъ минем язмыш кебек.
"Ватаным Татарстан" газетасыннан алынды.

Ни белән үлчәнә үткән гомер?

Ахматова түгел мин, бүтән

Әҗәл белән шактый якалашканнан соң, яшәүгә мәңгелек күзләре аша керфек сирпегән Саҗидә апа ире Әдип Маликовтан кәгазь-каләм сорап ала. "Шигырь туарга азаплана бит әле", — ди ул.
Үлән булып җирдә үсәмме мин,
Балык булып суда йөзәмме?
Җилләр исә... Төш икән бу дисәм,
Өн икәнсең, тормыш, исәнме!

Шагыйрә йөрәгеннән үзәк өзгеч моң катыш искитәрлек оптимизм саркылып чыга. Җанны савыктыргыч көч тә бар кебек анда...
Саҗидә Сөләйманова хакында татарның Анна Ахматовасы, татарның Зөлфиясе бу, диләр. Күренекле әдибебез Хәсән ага Туфан: "Исеңдәдер, без синең әдәбиятка килүеңне сокланып, шатланып каршы алган идек. Татар поэзиясенең Анна Ахматовасы булачак бу, дип сөенгән идек. Әле дә шулай уйлыйбыз", — дип яза. Шагыйрә дә, үз чиратында, җавапсыз калмый. "Ахматова түгел мин, бүтән", — ди ул бер шигырендә.
Олуг әдибебезнең өметләре аклана. Халкыбызның көзге баландай тулышкан үзе ачы, үзе татлы милли моңы, әрнүе, көрәшкә чакыру рухы шигърияттә Саҗидә Сөләйманова булып ташып чыга.
Ахматова, Зөлфия, Саҗидә Сөләйманова...
Әйе, ул үзе булып кала...
"Саҗидәкәй, син язганнар, бөек Тукай әйтмешли, бигүк гали, бигүк нечкәдер. Мин синең язганнарыңда иҗатың белән шәхеснең тәңгәллеген тоям..." — ди язучы Кояш Тимбикова.
Якын дусларының берсе Ләбибә Ихсанова исә: "Һич арттыру түгел, ир-егетләрнең әйбәтләре белән янәшә торып иҗат итәсең", — ди.
Саҗидә апа шигъриятенең җаннарны савыктыргыч көче турында әйткән идем инде. Шуңа дәлил итеп РСФСРның атказанган артисты Евгения Лисицкая хатыннан өзек китерәсем килә: "Мин бердәнбер улымны югалттым. Бар булган бәхетем, киләчәгем ул иде. Улымны Ленинградка туксан яшьлек әтием белән күрештерергә алып барган идем. Башына кан сауды. Бер ай эчендә малаем юкка чыкты. Оныгын югалту кайгысыннан әтием йөрәге ярылып үлде... Үзем аңымны җуйганмын. Хәсрәт утында янар өчендер, исән калдым. Саҗидә Сөләйманова шигырьләре миңа яшәргә көч бирде, киләчәккә өмет уятты. Тирән кайгы базыннан чыгу өчен алар миңа таяныч булдылар. Аңымны, акылымны җуймас өчен мин ул шигырьләрне күңелдән ятлап сөйләп йөрдем..."
Табигатькә бар бәндәләр тигез —
Җир куенына сала кадерләп...
Юлчыларга нинди серләр сөйли
Ак каенлы телсез каберләр?

Ни турында әйтсә дә, аның шигырьләреннән милли рух ургып чыга. Һәммәсе безнеңчә. Үзебезчә күз алдына килә. Нәкъ шушы үзебезчәлеге белән ул башка халыкларны да дәвалый.
Яна, өзгәләнә, васыять итә шагыйрә. Әгәр дә без шагыйрә васыятенә тугрылыклы кала алсак, бәхетле кешеләр, бик бәхетле милләт булыр идек.
Туган илгә, туган телгә
Тугры Тукай һаман сафта.
Мәрмәр ташта
Чакматаштай
Тора Тукай:
— Сатылмаска!..

Бездән дә бай кеше булмагандыр...

Гомер юлы да, тормышы да тоташ сикәлтәләрдән торган шагыйрәнең.
Әдип Маликовның "Гомер мизгелләре" китабын укып чыккач, моңа тагын бер кат инанасың. Шамил ага Маннапов әйтмешли, монда сугыштан соңгы чордан алып бүгенгәчә булган әдәби, сәнгати хәрәкәтнең, илкүләм барган хезмәтнең кайнар сулышын тоясың.
Язмыш хәйләләрен нечкә тоемлап, һаман алга атларга шагыйрәгә рухының көчлелеге, тормышны яратуы ярдәм иткән.
Ә язмышның уен башы болай башланган.
Укытучы Малик аганы Тәтешле районындагы Югары Чаттан Аксәеткә күчерәләр. Авыл Советы рәисе Сөләйманов агай аларны фатирга урнаштыра. Бер йортта — кыз, икенчесендә егет үсә икән... Кичен авыл клубына уенга чыккач, Әдип 6-7 яшьлек кызга игътибар итә. "Гармун көенә ияреп, түгәрәк уртасына атылып чыкты ул. Шундый җитез, шундый җиңел биеп китте ки, аякларына күз иярмәс булды. Тәнәфескә чыгуга, аякларым башлангыч класслар ягына тарта. Теге биюче кызга читтән генә булса да күз ташлыйсым килә..." Егет хәтере әлеге сабый кызның гүзәл сурәтен күңел түренә иңдерә.
Икенче очрашу — Түбән Тәтешледә. Яшь укытучы Әдипне язмыш янә алтынчы сыйныф кызы Сажидә белән очраштыра. Язмышын таный егет... Район советы башкарма комитеты рәисе кызын ул җырдан, физкультурадан укытачак икән. "Турниклары биек, кызларның буйлары җитми. Саҗидәнең чираты җиткәч, күзләрен тутырып миңа карады. Йөрәгем әллә нишләп китте. Йомшак биленә кулымны куеп аны да өскә күтәрдем..." — дип искә ала ул.
Ә өч көннән егетне армиягә алалар... Шуннан сугыш... Еллар үтә дә үтә. Исән-сау әйләнеп кайткан егетнең иҗади мөмкинлекләре дә өметле. Моны тоючы остазлары аңа Мәскәү-дәге Әдәбият институтына укырга җибәрү тәкъдимен җиткерәләр. Китә егет.
Өченче тапкырында язмышның хәйләкәрлеге җиңә. Мәскәүдәге улын каршыларга вокзалга бара Малик абзый. Төпчеге Илне дә ияртә. Гаделша агай да Саҗидәсен Урал аръягына озата. Кыз китә, егет кайта. Очрашу өчен нибары ике минут вакыт җитми... Шулай да Уфа педагогия институтын тәмамлаган Саҗидә Әдипнең энекәшенә: "Абыеңа сәлам әйт!" — дияргә өлгерә. Шушы "сәлам" ике яшь йөрәкне бәйләүдә төп сәбәпче була. Сәламгә каршы хат яза Әдип. Хатлар, хатлар... Башкортостан чигендәге Әбҗәлил районының Аскар урта мәктәбенә эшкә китә Саҗидә. "Үзебезнең Тәтешледә яки күрше районда да калырга мөмкин иде. Ләкин минем аз булса да сәяхәт итәсем, ят җирләрне, яңа кешеләрне күрәсем, элек күчмә халык булып саналган башкортлар белән танышасым килде", — ди ул.
Аскар авылының кыргый гүзәллегенә чынлап та соклана кыз. Каенлыктагы һәр яфракның сары сагышы аның йөрәгенә коела. "Кайчагында бөтен дөньяга ишетелерлек итеп үкереп елыйсы килә. Бәхеткә, моңа вакыт калмый. Мәктәптә эш муеннан", — дип яза ул Әдипкә. Егет тә Аскардан хәбәр көтә. "Аскар—Мәскәү арасындагы хатлар миңа яшәү өмете бирделәр", — ди. Саҗидә егетнең чирләп торганын белми. Хыялына буйсынып "Ташбулат" исемен уйлап таба. "Клубта кич буе аның белән биедек", — дип Әдипнең күңелен чеметтереп ала...
Язмыш аларны Мәскәүдә очраштыра. Шуннан туган якта очрашулар... Ниһаять, ике яшь йөрәкнең тормыш юллары бергә бәйләнә. Аннан Мин-зәлә... Йорт-җирсез, кеше өстендә көн итүләр. Уллары Илдар, кызлары Миләүшә туу сөенечен кичерүләр... Әлмәткә күченеп баш өстендә түбәле булу шатлыгын нарасый кызларын югалту хәсрәте алыштыруы... Төпчекләре Әнвәрне алып кайтулары... Болар барысы да шагыйрә йөрәге аша үткән. Һәммәсе аның көчле рухын сынаган. "Бигрәк мужественный кеше син, Саҗидә! Иҗатта да, тормышта да хатын-кыз мужественный булмаса, шагыйрә булалмый". Бу сүзләрне олуг шагыйрь Наҗар Нәҗми аның вафа-тыннан соң язган.
Алтын диләр,
Бик кирәгем чыкса, куштаннар,
Алтын булсам, бер сатылыр идем, —
Мин — Кеше.
Ярага — тоз, арага ут сала
Дошманнар.
Корыч булсам да бер эрер идем, —
Мин — Кеше.

Бу юллар егетлек хакында сөйләмимени!

Утларыңда мин янам

Саҗидә Сөләйманова сүзләренә Мәсгут Имашев иҗат иткән "Ерак икәнен дә беләм" дип аталган Гүзәлия җыры без үскәндә бик популяр булды. Күпчелек җырларның язмышы шундый: халык теленә эләгеп дөнья гизәләр дә бормалы, урау юлларда кинәт юкка чыгалар. Әмма халык Гүзәлия җырын югалтмаган. Мәҗлесләрдә, туйларда мин аны әле дә еш ишетәм:
Таң атканда уйланам,
Су акканда моңланам.
Таң нурында син йөзәсең,
Утларыңда мин янам.

Безгә, "Фал китабы", "Кызыл каурыйлар", "Аланнарда балан" китапларын ябырылып укыган яшьләргә, шагыйрә мәхәббәт лирикасы белән кадерле иде.
Кем әйтә сөю ләззәт дип?
Дөресе, сөю - газап.
Йөгәнен өзгән йөрәгең әллә кол,
әллә азат.

Саҗидә апаның ихласлыгына, йөрәк хисләрен бүтәннәргә күчерә алуына мөкиббән идек без.
Кермим кеше биләмәләренә,
Үз җиремдә ташка таш өям,
Мәһабәт тау түбәсенә басып,
Мәхәббәткә шуннан баш иям.

Инде студентлык чоры тәмамланганга да өч дистәгә якын вакыт үткән. Мин Саҗидә Сөләйманова шигырьләрен кулга алам да гаҗәпкә калам: еллар узган саен аларның кыйммәте арта бара. Дөньяны азгынлык баскан бер чорда да ул шигърият күпләрне уйланырга мәҗбүр итә.
Юллар, еллар безне аерсалар,
йөрәкләргә алар киртәме?
...Бер сукмактан йөреп,
очрашканда,
туктап кул да бирми китәмен.
Күзләреңнең сихри моңы сүнәр,
Караларын түгеп карама.
Очып,
йөзеп,
атлап чыгалмаслык
кеше язмышы бар арада.

Айдар ага Хәлим язганча, шагыйрәнең шәхсән мәхәббәте шәхси мәхәббәттән чагыштырыла алмас дәрәҗәдә өстен. Аның бөек мәхәббәте һәрчакта да бөек газап, бөек нәфрәт белән тәңгәл килә. Ул яктыда караңгылыкны, караңгыда яктылыкны онытмый торган камил шәхес...
Фирүзә Җамалетдинова. "Сөембикә журналы, 2006, октябрь.

ИСЕМНӘРЕ ИСКӘНДӘР...

(Хикәя)

Көзнең көннәре төрле була. Кайчакта пыскак яңгыр сибәли дә сибәли. Бу мәлдә гүя тамчылар булып хатирәләр коела. Салкын, караңгы һәм дә дымсу көндә адәм баласы ниндидер яктылык эзли... Таба да. Бу– гомернең мәңге кояшлы ягында калган балачак хатирәләре. Без җәй буена бергә уйнап, көзен мәктәпкә акбур, акшар, тузан исен һәм дә бер-беребезне сагынышып килгән балалар, инде күптән төрле якларга таралышканбыз. Очрашканыбыз да юк диярлек. Нишләмәк кирәк, иртәләр арасында киртәләр бар...
Ачык ишектән:
– Сезне телефонга чакыралар, – дигән тавыш ишетелде.
– Кая, кем чакыра? – дип эш бүлмәсеннән атылып чыктым мин. Авылда карт әнкәй япа-ялгызы, ул-бу булмагае, дигән шик йөрәгемне көйдереп үтте.
– Кем икәнен кем белгән, классташыгыз ди, бизнесмендыр мөгаен, тавышы көр күренә... – диде хезмәттәшем. – Хәкимова ди... Кара, Хәкимова идеңме соң син кыз чакта?..
Мин Искәндәрнең тавышын таный алмыйча шактый азапландым.
– Көне шундый бугай, күкләре дә әллә ничек, балачакны искә төшерә. Кырда бәрәңге алган көзләрне... – диде ул миннән нидер көтеп.
– Иләп кенә тора шул... – дип кушылдым мин дә.
– Әйдә, Ләйлә, килим әле мин сиңа. Берәр җирдә сөйләшеп утырырбыз...
Мин киенеп тә тормыйча беренче катка төшеп киттем. Ул арада кара джип без эшли торган бинаның ишеге каршына килеп туктаган иде инде. Әлбәттә затлы машинаны күрми калу һич мөмкин түгел. Дөнья бае ул хәзер, дип сөйләшкәннәрен ишеткәләгән булсам да, бер дә әһәмият бирмәгәнмен икән.
Читенсенеп булса да кочаклашып күрештек.
– Кеше күз алдында әллә ничек, читен, Ләйлә, әйдә берәр ресторанга барып утырыйк, – диде Искәндәр.
Укып бетергәннән бирле күрешкәнебез юк икән шул безнең. Авылга кайткач, әниләр аша сәлам тапшырышудан ары уза алмыйбыз.
– Алайса пальтоны эләктерә төшим, – дидем мин бу тәкъдимгә каршы килмичә.
– Кирәкмәс, машинада җылы, – диде Искәндәр,– мин сине шушында ук кайтарып куярмын.
– Хәтерлисеңме, без бала чакта Сәкинә апа бер хикәят сөйләгән иде:
Ике мосафир туннель аша чыгып баралар ди. Шуларның берсе сукыр икән. Юлның нәкъ урта бер җиренә җиткәч ут сүнгән ди. Кинәт икесе дә туктап калганнар.
– Нигә туктадык без? – дип сораган сукыр мосафир.
– Ут сүнде, – дигән тегесе.
– Хәзер нишлибез инде?
– Хәзер ут кабынганны көтәбез, – дигән күзлесе.
– Юк, ди икән сукыр мосафир, – хәзер сине мин алып чыгам инде.
Шулай алар туннель аша чыгып ары киткәннәр ди. Ә ут янганны көтүчеләр әле һаман туннельдә басып торалар ди.
Рульгә тотынган көе башын артка ташлап көлде Искәндәр.
– Кайсыбыз сукыр була инде безнең?
– Кем белгән инде аны? – дип көлеп җибәрдем мин дә.
Аннан ул:
– Кара, синең әллә ниләр хәтереңдә, минем балачакны искә төшерергә һич вакыт юк, – дип тын калды. Без мәктәптән авыл башына җиткәнче очар кошларны күздән ычкындырмыйча, аларга кызыга-кызыга карап кайта торган идек. Тизлекләре зур, үзләре ирекле, бик тиз күздән югала иде алар...
Инде машина очар коштай җилдерә. Без әллә нинди таш урамнар аша үтәбез. Болар берсе дә балачагыбызны хәтерләтмиләр генә түгел, безне ул дөньядан аерырга телиләр иде.
– Моннан да затлырак ресторан юк бу шәһәрдә, – диде Искәндәр машина ишеген ачып мине төшергәндә. – Монда шәһәрнең элитасы йөри.
Әлбәттә Искәндәр ресторанга кем белән килгәнен бик яхшы белә иде...
– Җаның теләгәнен сайла... Кара икра белән бутербродлар да бар анда. Кыйммәтле ризыкның сыйфат һәм тәм бәһасе чагыштыргысыз... – диде ул кара күзлек астыннан серле карап. Безнең янда кыска итәкле яшь һәм чибәр официант кыз басып тора икән, йокыдан яңа уянгандай сискәнеп куйдым. Аңа күтәрелеп карадым.
– Миңа берәр төрле салат белән кайнар чәй бик җиткән, – дидем өстәлдәге меню язылган кенәгәгә карамыйча да.
Кыз мыскыллы елмайды. Нинди авыл мокытын ияртеп килгәннәр янәсе...
Мин аңа үпкәләмәдем. Чөнки моңа язмыш гаепле иде. Язмыш безне – кояш чыгышы белән кояш баешын, байлык белән хәерчелекне бер өстәл артында чәкештерде.
Әмма бу табында мине гаҗәпләндерерлек берни дә юк иде. Бәрәңге боткасы белән гөмбәле бифштексны үзем дә тәмле пешерәм. Гөбәдия дә табыным өчен ят түгел. Бәйрәмнәрдә булса да кара икраны да авыз итештерәбез...
Бюджет карамагында эшләү ул даими мул яшәтмәсә дә ачка үләргә ирек куймый. Чөнки дәүләт дигән сүз бит инде ул... Безгә карап дәүләткә бәя бирелә.
Түшәмнән чекрәеп карарга тырышучы тонык күзле лампалар да минем рухымны яктыртмый. Гомумән, мондый йортлар һич тә минем өчен түгел икән. Монда яшьлекне искә төшерәсе дә килмәс. Мин шуны аңладым. Уйларым белән әллә кая, авыл тарафларына очтым.

* * *
Сыйныф ишеге сыкрап ачылды. Укытучы апа исәнләшергә дә онытып күзләре белән Искәндәрне эзләп тапты.
– Сине өегездән эзләп килгәннәр, Искәндәр. Атлы агай көтеп тора анда...
Укытучы сүзсез калды. Җавап көтеп малайга карады. «Әнине ераккарак дәваланырга җибәрмәкчеләрдер мөгаен», – дип уйлады бугай Искәндәр сумкасына китап-дәфтәрләрен тутырганда. Күрше авыл интернатында ул әле беренче елын гына укый, шуңа күңеле күп очракта әнисе янында. Аның авырганын да белә, әмма «тиздән тереләм, менә күрерсез...» дип юатканын да өйгә кайткан саен ишетә иде. Уйларына бирелеп, борынын тарта-тарта, пәлтәсенең муен төбендәге бер төймәсен эләктергән көе Искәндәр класстан чыгып китте. Ишек сулкылдап ябылды.
– Искәндәрнең әнисе үлгән, балалар,– диде укытучы парлы тәрәзә аша сыйныфташыбызны озата баруыбызны күреп. Тәрәзәләр буйлап буй-буй тамчылар тәгәрәп төште. Тамчы эзләреннән караңгы күк йөзе ачыграк та күренә: соргылт болыт адашкан коштай куркынып катып калган иде.
– Дәресне башлыйбыз, балалар,– дип йомшак кына эндәште укытучы. Күзләр сыйныфка күчте. Тик класска әллә ни булган: мизгел эчендә ул котсыз, караңгы һәм шыксызга әверелгән түгелме? Һәркем үз уена чумган; без үзебезне Искәндәр урынына куеп караган бер мәлдә, әнигә әҗәлне түгел, җилне дә якын китерәсебез килми иде. Үлем белән яшәү чиге якынайганда, әнидән дә кадерлерәк затның дөньяда була алмавын беренче мәртәбә аңлаган әрнүле мизгел иде бу.
– Балалар,– диде Сәкинә апа безне авыр уйлардан бүлеп, – Искәндәр хәзер ятим, аның әнисе кайтмас инде, сезнең әниләрегез, Аллага шөкер, исән-саулар. Тәмле әйберләр пешерәләрдер... Кабартма, коймак алып килсәгез, Искәндәрне дә өлешсез итмәссез...
Мәктәпкә Искәндәр әнисенең өчесен уздырганнан соң килде. Әллә нишләгән иде ул. Күзләре төссезләнеп калган, бармаклары Шүрәле бармакларыдай уйнап тора. Апа такта янына чакырганда алар ешрак та хәрәкәтләнәләр сыман. Искәндәр тартмадагы озын акбурны кулына алып, тактага яза башлый. Акбур шарт сына да икегә бүленеп идәнгә тәгәри. Такта каршысына – идәнгә гүя энҗе бөртекләре чәчелә. Безнең кот оча; хәзер орышачак инде апа аны... Нигә зурына тотынырга инде, җә? Алдан әзерләп, бүлеп-бүлеп куйган акбурлар да әллә ничәү бит югыйсә. Әмма, әлегәчә бу хәлне кичерә алмаган Сәкинә апа күзлеге өстеннән карап, кетер-кетер көлә. Аңа без дә кушылабыз. Иллә дә күңелле була.
Әнисе үлеп бер атна үткәч, Искәндәрнең туган көне булды. Без аны уртага алып:
«Кулымдагы йөзегемнең
Исемнәре Искәндәр.
Бәхеткә илтәсе җилләр
Сезнең яктан искәннәр»,– дип җыр җырладык. Карандаш белән сызыклы дәфтәр бүләк иттек. Беренче кат шунда елмайды ул...
Искәндәр минем арттагы партада утыра. Дәрес вакытында аның сары толымнарым очындагы ап-ак тасмаларымны учларына алып кысканын сизеп торам. Тик Искәндәрнең бер кат та минем чәчләремнән тартканы юк. Ул берәү генә шундый. Кызларны рәнҗетми. Югыйсә, безнең класста кызлар башын май чүлмәгенә дә санамаган малайлар әз түгел. Кайчакта «Русская литература» китабы башка килеп төшкәч, күзгә Пушкин күренә башлый...
Ә безнең кышлар турында үзе бер кыйсса язарлык...

* * *
– Искәндәр, син капка төбегездәге тауны хәтерлисеңме?
– Хәтерләмичә...
Ул күзлеген салып сыңар колагыннан эләктерде дә пиджагының күкрәк кесәсенә элеп куйды. Күзләре шундый якты иде аның. Түшәмдәге лампочкалар түгел, гүя бу залны Искәндәр күзләрендәге нур яктырта иде.
– Теге зур чананы беләсеңме кем ясап бирде? Әхмәдулла бабай... Ясап бир инде дип аптыратып бетердем мин аны... Таудан кем кызын утыртып төшмәкче буласың, ди. Ә мин тоттым да әйттем: Ләйләне дидем. «Ләйлә утырмаса нишләрсең?» – ди картлач. Ул утырмаса, Раиләне утыртырмын дидем... Кстати, Раиләне чирли дип ишеткән идем... Мин аңа ярдәм итә алам... – диде Искәндәр кулын калын кесәсе ягына хәрәкәтләндереп, һәм авыр сулады:
– Их, яратмадыгыз, кызлар, сез мине... Яратмадыгыз.
Раиләнең чирләгәнен авылда өч-дүрт кеше генә белә. Шуларның берсе – мин. Очраклы рәвештә ишеттем... Авылдан килешли күмер ала чыгыйм дип, аптекага кагылдым. Әнкәй янында сый-хөрмәтнең иге-чиге юк. Безнең өчен пешергәч, әнинең күңелен без ашап күрәбез... Үрдәк, каз бәлешләре артыннан күмер кабып җибәрсәң, ашказанына хәл кергәндәй була...
Аптекада Раиләнең кызы нәкъ әнисенең яшь чагы булып каршыма килә. Туктап калдым. Әллә ничек, яшьлегем белән очрашкандай булдым. Әнисенә кирәкле даруны таба алмаганга кәефе кырылып чыгып бара икән ул.
– Ләйлә апа, сезме бу? Абау менә кайда күрешергә язган, – диде кыз елмаерга тырышып.
– Берәр хәл юктыр бит, Лилия сеңелем? – дип сорадым мин аның борчулы кыяфәтен күреп.
– Юк та... Дару эзләп килгән идем. Булмады...
– Нинди дару кирәк соң? Бәлки мин булыша аламдыр. Апаның эше аптекалар белән бәйле... Хәер, беләсең инде.
Лилия дару исемен атауга бар гәүдәмә каз тәне күтәрелде.
– Кемгә кирәк ул?
– Әнигә,– диде Лилия. – Тик беркемгә дә әйтмәгез инде, Ләйлә апа...
Әлбәттә без әле моннан соң да Лилия аша авылга дарулар җибәреп тордык. Әлбәттә бездән сүз чыкмады.
Ә Лилия бездән башка да ул даруларны таба алыр иде. Аның әнисен әллә ничә кат санаторийга урнаштырып ял иттерүен бөтен авыл белә. Больницага ятса да санаторийда дип уйлыйлар. Лилиянең машинасы кулында. Андый иномарка белән безнең авылга ике генә кеше кайта. Берсе – Искәндәр, икенчесе – Раиләнең кызы. Утырта да, ала да китә ул әнисен, ала да китә. Лилиянең Казанда ике фатиры барлыгын да беләләр авылда. Тагын да бардыр... Тырыш һәм ушлы бала шул ул.
Нигәдер безнең ярдәмгә Лилия каршы төшмәде. Әнисенең күңелен күрер өчен ахирәтеннән дә берәр яхшылык эшләтәсе килде бугай. Без даруларны ихлас күңелдән шифасы булсын дип юлладык. Шифа табуын Раиләнең үз авызыннан ишетү безгә олы сөенеч булды.
– Раиләгә берәр ярдәм кирәк булса, мин булыша алам – дип кабатлады Искәндәр. – Һәм бер якка кәкрәеп кесәсеннән кирпеч калынлыгы акча төргәген тартып ук чыгарды.
– Белмим шул.. – дидем мин битараф кына.
Искәндәр миңа гаҗәпләнеп карап торды, әйтер сүз тапмады. Төргәкне шактый интегеп янә үз урынына урнаштырды.
Бер тынга икебез дә сүзсез калдык. Ул ни уйлагандыр, белмим. Ә мин бу мәлдә Аллаһының кодрәтенә шаккаткан бер таш сын идем. Йә күр инде син, Раиләгә ул чирен биргән, әмма аны байлар каршында иелерлек итмәгән...
– Беләсеңме, Ләйлә, – диде Искәндәр,– тугызынчы класста укыган кышта, Раиләне озата баргач, ул оч малайлары мине эт итеп кыйнап җибәргәннәр иде. Борыннан кан ага да ага, һич туктамый гына... Битне кар белән юдым да өйгә йөгердем... Әти белән әни мине күрмәделәр дә имеш... Минем малайга сугып карасыннар шулай! Бармак очлары белән кагылып карасыннар әле! Күрсәтер идем мин аларга!..
– Безнең заман малайлары җегет иде шул һәммәсе дә, – дип сүзне ялгап киттем мин. – Сиңа шул бер генә эләккәндер инде. Анысы да ялгыш кына дигәндәй...
– Әйе шул... Шулайдыр да шул...– дип елмайды Искәндәр.

* * *
Көзнең көннәре төрле була. Еш кына берөзлексез пыскак яңгыр сибәли. Ул тамчылар да безнең кебек төрлеләр. Кайсыдыр минем керфек очына куна, кайсыдыр Искәндәрнең битенә сырыша, кайсыдыр туп-туры җир куенына чума. Без күп, һәм төрле булсак та, күрше авылга укырга йөрсәк тә, туган авылыбыз бөтенебез өчен берәү генә. Җәй буена без аның урманында мәмрәп торган җиләкле аланнарыннан чыга алмыйбыз, күз ачык көе зәңгәр күккә карасаң– зәңгәрлектә җиләкләр биешә; чиләкләр тула, әмма күз туймый. Киң болыннарында көтү көтәбез. Көз көне аның иркен кырларын иңләп-буйлап уңыш җыябыз.
– Бу кадәре хөрмәткә дәүләт ничек чыдар, сез безне дә уздырмакчы, парин,– дип көлеп калды минем бабай кырга озатканда... Искәндәрне ул көнне ят бер апа озатты. Урамга ук чыгып, туңмыйча, исән-сау эшләп кайтуыбызны теләп, капка баганасына сөялде... «Әтисе яңа әни алып кайткан» – дип пышылдады Сәвия күршем.
Йөрәгем кинәт кысылып куйды. Искәндәр бик тә, бик тә кызгыныч булып китте. Без ул көнне дәрестә «Үги ана» әкиятен үткән идек шул...
Пыскак яңгыр сибәли дә сибәли. Без кыр ягына җыелдык. Курткалар юка, һәммәбез яланкул. Юк, юк... һәммәбез дә түгел. Искәндәрнең кулында ап-ак пирчәткәләр... Пирчәткә эчендә аның бармакларының тагын да җитезрәк, газаплы хәрәкәтләнгәне сизелеп тора. Кыр капкасына якынлашканда мин артка борылып карадым. Томан эчендә авыл җәйрәп ята. Томан эчендәге капка төбендә Искәндәрнең яңа әнисе ак шәүлә кебек кенә күренә иде.
Ул арада машина килеп туктады. Әрҗәсенә төялешеп, көйсез машинаны тигезсез тавыш белән үкертеп, көч-хәлгә кыр ягына чыктык. Пыскак яңгыр гына туктарга җыенмады.
– Ай-һай, ни эш кыра алырсыз икән? Яңгыры да салкын...– диде шофер Фәргать абый.
– Әллә кермиктәме соң инде бу басуга? – дип уйга калды укытучы апа. – Әйдә, кермибез,– диде ул үз соравына үзе җавап биреп. Без өшеп кызарган юеш кулларыбызны уа-уа шаярыштык, юктан да кызык табып көлештек. Ап-ак пирчәткәләрен киеп Искәндәр бер кырыйда һич хәрәкәтсез басып торды.
– Әйдәгез, балалар, кайтыйк булмаса...– диде Сәкинә апа үкенечле тавыш белән. Без яңадан әрҗәгә төялештек. Машина кырыенда үзе ап-ак, үзе йомшак куян балаларын тоткандай, учларына карап, Искәндәр генә басып калды.
– Туктагызчы, әти хатынының пирчәткәләрен буяп алыйм әле мин, – диде ул һәм иелеп ике кулын дегеттәй сазга батырды...
Минем күз алларым караңгыланды. Хәтта апа да бер сүз дә әйтә алмады. Искәндәрнең әнисен бик тә-бик тә яратканын белә идек шул без... Шуңа аны кызганып, көн саен кем дә булса беребез кабартма, йә коймак алып килә идек. Тик нигәдер алмый иде ул аларны. Хәер, чит әниләр пешергән кабартманы кем яратып ашасын инде?! Үз әниең булмаганда бигрәк тә...
Аннан энҗе чәчәк кебек читтәрәк, тынрак, күләгәдәрәк калырга яратса да, ялгызлыкны өнәми иде ул. Яңа әни килеп кергән йортта үзен япа-ялгыз хис иткән күрәсең. Күрше апаның әнигә сөйләгән сүзләре минем дә колакка чалынды. Искәндәр мендәре астына ипи кисәге яшергән. Ашамаган ул аны, шул көе йоклап та киткән. Иртән торып мәктәпкә йөгергән. Яшь ана урын җыя башлаган. Искәндәрнең мендәрен күтәрсә, ни күрсен – каткан ипи телеме тәгәрәп ята икән...
Үги әни моны елый-елый сөйләгән ди. Авылда да кешеләр төрле: кемдер жәлли, эчкерлерәкләре сөенә. Әмма Нурхәят апа, ни авырлык күрсәм дә, Ходай каршындагы олы вазифадан качарга җыенмыйм: үземнеке дип кабул иттем инде мин Искәндәрне, дигән имеш...
Чынлап та Нурхәят апа хакындагы һәр гайбәт әйбәт иде. Хәер, аларны гыйбрәт итеп кенә сөйләгәннәрдер. Авыл ул күрү белән чит кешегә бәя бирми. Бәһане безнең авылга килен булып төшүчеләр кылган гамәлләре белән яулап алалар.
Кышын, ял көннәрендә, без капка буена өелгән таудан чана шуабыз. Искәндәрләрның капкасы безнекеннән тәбәнәгрәк, таулары биегрәк булганга чаналарыбызны өстерәп шунда җыелабыз. Бераздан саф һавага коймак исе тарала. Һәм йорт яктан тавыш ишетелә:
– Кер инде балакаем, туңгансыңдыр, коймагым да әзер... Җылынгач тагын чыгарсың...
Бу Нурхәят апа була инде.
Ә калганын исә күреп беләбез: мәктәпкә без кабартма алып килгәндә, Искәндәр – өчпочмак, без коймак ашаганда ул сумкасыннан кыстыбый тартып чыгара торган булды... Еш кына аның тәм-томнарын минем белән бүлешәсе килә.
– Ләйлә, борыл әле, – ди ул тасмамнан йомшак кына тартып. Үзе тиз-тиз кыстыбыйны икегә аера.
– Мә, аша, тәмле ул...
Мин кыстыбыйга үрелмим дә. Чөнки минем үз әнием бар...

* * *
Ресторанның чекрәйгән күзле лампалары миңа торган саен ятрак итеп карыйлар. Вакыт-вакыт бөтенләй ерагаялар кебек тоела. Үзем дә аларга теләр-теләмәс кенә күз төшереп алам.
– Мин ел саен Сабантуйга кайтам. Спонсор буларак... Неужели син мине бер дә күрмисең? – дип сорады Искәндәр уйларымнан бүлеп.
Бездә сабантуйлар табигатьнең оҗмах бакчасында үтә. Авылның иңкү, бер җилсез, үтә тыныч урыны ул. Тирә-якта урман, сакка таулар тезелеп баскан...
– Кайтсам да минем анда төшкәнем юк шул. Рухташлар юк бит инде анда хәзер, – дидем мин. Әлбәттә Искәндәргә җавабым ошамады.
Ошамаса да сүз әйтмәде, чөнки ул үзе дә яхшы белә: безнең якта сабантуйларга ике төркем халык йөри: спонсорлар һәм алардан нидер өмет итүчеләр...
Спонсор сүзе чыгуга авылыбызның горур манаралы мәчете күз алдыма килде. Искәндәр төзеткән мәчет ул. Хатыны Гөлкәй кайтып өлкәннәрне дин сабакларына да өйрәтә икән әле.
– Мәчет салдыруыңны авылдашлар бик игелекле гамәл дип саный, барысы да рәхмәт укый,– дип дәвам иттем күрше-күләннең сөйләшкәнен ишеткәнем булганга.
– Шулаймы? Авылдашлар шулай диме?!
Искәндәрнең күзләре очкынланып китте.
– Шулай диләр шул.Әйдә берәр журналисттан язып чыгуын сорыйк. Бөтен республика күрсен үзеңне, – дидем янә үз-үземә ихлас ышанып.– Игелек игелек аша кайтырга тиеш бит инде... Хак түгелме?
Искәндәр башын артка ташлап бөтен залны яңгыратып көлде. Аннан, миңа иелеп, шыпырт кына:
– Зинһар, Ләйлә, язып мине харап итә күрмә, кирпеченә кадәр тикшерерләр...– дип куйды. Ни әйтергә дә белмәдем. Мин мәчетләрнең барысы да хәләл кирпечтән салына дип уйлаган идем. Әйткән сүземә чиксез уңайсызландым.
– Авылга бәлки юл салырга кирәктер, – диде Искәндәр сөйләшүне дәвам итеп. – Күрше Ихти агай да кайткан саен шулай ди. Үзе дә сизмичә ул калын кесәсен янә сыйпап алды. – Чишмәне дә авылга борып җибәрсәң була...
Ихти агай турында сүз чыккач мин көлеп җибәрдем. Безнең авылның мәзәгрәк бер җан иясе инде ул. Миңа да ел саен бер үк төрле итеп: «Искәндәрдән юл салдырам быел»,– ди.Аннан өсти: «Замана бозык булыр, юллары төзек булыр...» Искәндәргә бу хакта авыз да ачмадым.
– Зиратка юл юклыктан да бик интегәләр инде авылда. Анда минем әтием дә, синең әти-әниең дә ята. Әби-бабайлар шунда. Бөтен авыл шунда... Барып карасаң берүзең адашып кына җир өстендә йөрисең күк тоела,– дидем мин авылыбыздан күпкә киңрәк мәйданны биләгән каберстанны күз алдыма китереп.
– Шулай... – Уйлар хәтерне тирәнәйткән бер мәлдә аның да тавышы калтыранып куйды.
Ресторанның заманча чирәбендә тамчылар биеште. Тышта яңгыр бурап-бурап, сеңдереп ява башлаган иде.
– Озакка бозылдымыни инде көн? – дип сораулы төбәлде Искәндәр.
– Көзнең көннәре төрле була,– дидем мин.
– Шулай...

* * *
Әниләр әйтмешли, без дә буй җиттек. Сигезенче сыйныфка күчтек. Чәчләрдәге тасмалар сүтелде. Класстагы кызлардан калышмаска тырышып мин дә толымнарымны кисеп ташладым, шулай итеп Искәндәр белән бер-беребезне тоташтырган бердәнбер җеп өзелде...
Тик безне һаман басу-кырларыбыздан аермадылар. Көзнең көннәре төрле була. Еш кына пыскак яңгыр сибәли. Һаман шулай машина әрҗәсендә барабыз. Яңгырга җил өстәп машина кузгалып китә. Бөрешеп, иңнәрне күтәрә төшәбез. Искәндәр әкрен генә миңа елыша.
– Ләйлә,– ди ул,– өшисең бит... Кил әле, минем күкрәк җылысын тоеп барсын әле аркаң...
Мин оялудан нишләргә белмим. Ярый аның сүзләрен әни ишетми. Сигезенчегә күчкәч, безгә сыйныф җитәкчесе итеп әнине билгеләделәр. Мәктәп бусагасыннан безне әни озатты. Миннән кала ул һәрбер укучысына һөнәр сайларга ярдәм итте. Гел бишкә укыган, химия, биологияне су кебек эчкән кызын– мине ул һичшиксез врач булыр дип күзаллый иде. Ә мин башка якка китеп бардым... Рухи байлыкны сайладым. Уңдыммы соң?..

* * *
– Миңа юл күрсәтүче синең әниең, Ләйлә. Безнең апа бит инде ул. «Син, Искәндәр, мөгаен, инженер булырсың. Математикаң шәп. Кыяфәтең дә килгән»,– ди берчакны.– Ә мин инженерның ни эш башкарганын һич күз алдыма китерә алмыйм. Төзүчеләр институтына документларымны тапшырганда әйттем: минем инженер буласым килә, апа шулай кушты, дидем... Алдылар... Эшкә дә өйрәтеп чыгардылар...
Әйт әле, Ләйлә, апага ни кирәк?– дип кинәт сорап куйды Искәндәр янә кесәсенә үрелеп. Һәм шунда ук кулын кире үз халәтенә кайтарды. Ул акчалардан үзе дә арыган иде бугай Искәндәр. Күпкә китсә, чүпкә китә, диләр бит... Хактыр...
– Апага ни кирәк?– дип кабатлап сорады ул.
– Мин моны каян белим? Ни кирәк дисә, шуны без үзебез кайтарып торабыз аңа,– дидем мин.– Һаман шунда, Ак Йорт авылының Үзәк дигән урамында яши ул минем әни...
«Үзеннән сора син аның» дияргә теләвемне Искәндәр аңламаганга салышты. Моңа сөендем генә әлбәттә. Әнинең укучылары күп. Хәлен белүчеләр дә әз түгел.
– Мин үзем дә шәһәр читендә яшим. Урман өйгә терәлеп тора,– диде Искәндәр кулын кесәсеннән алып. Этемне дә бәйдә тотканым юк, йорт буйлап, рәхәтләнеп йөгереп йөри...
– Ничек курыкмыйсың? Берәрсен таласа нишләрсең...– дип куйдым мин. Искәндәр көлде генә. Оялуымны сиздермәскә тырышып, үзем дә кушылдым. Мин Нурхәят апалар йортын күз алдына китерәм икән бит. Без тормышка икебез ике күзлектән карыйбыз икән. Шул мәлдә Нурхәят апаның сөйләгәне искә төште: «Искәндәрем минем хан сараенда яши. Йорты өч катлы. Янәшәсендә урман. Бер якта борынгы авыл җиргә сыенган.. Икенче якта – «Кинәт байлар урамы» күккә ашкан, анысы – Искәндәрләр ягы була инде»,– дигән иде ул. Мин ул чакта да рәхәтләнеп бер кычкырып көлгән идем.
«Кинәт байлар урамы» дидегезме?– дип сорадым кабатлап. Берәр авазны ялгыш ишеттем мәллә, дип уйладым.
– Авыл халкы шундый исем кушкан,– диде Нурхәят апа һич гаҗәпләнмичә. – Әле дә шушы балам бар, көн дими, төн дими, атна уртасы дими, кайта да җитә, әлһамделиллаһи шөкер. Көзнең көннәре төрле була... Тормыш булгач, ипи-тозы да кирәк... Ходай рәхмәтеннән ташламасын аны...
Көзнең көннәре төрле була. Затлы чирәпкә салкын тамчылар бәрелә. Кайсы йомшаграк төшә, кайсы чирәпне сызып үтә. Алар да төрле.
– Ичмасам, бер виноград та өзеп капмадың. Әйдә мин сиңа өстәгеләрдән берәү яраткан тортны китертим әле, – диде ул бик таныш хөкүмәт кешесенең исемен атап. Минем күңелне күрергә теләве ихластан иде кебек аның.
– Кирәк түгел,– дип карышсам да өстәл зурлыгы шау чәчкәдән торган тортны безнең каршыга чыгарып куйдылар.
– Юк, юк, кисмәгез,– дидем мин һаман үз дигәнемдә торып.
– Ярар, өеңдә гаиләң белән бергәләп чәй эчәрсез алайса,– дип сүзне йомгаклады Искәндәр.

* * *
– Карале, Ләйлә, син мине бер дә яшьлектән чыгармадың бүген. Минем егерме биш ел буена бу дөньяга кереп тә караганым юк икән бит. Гаҗәп күңелле һәм рәхәт икән бит анда! Рәхмәт сиңа, Ләйлә!
Искәндәр тынып калды. Аннан:
– Беләсеңме, Ләйлә, мин егерме биш ел буена бер тамчы да үзгәрмәгән бер генә кешене күрдем... Ничек шулай була ала икән ул, ә?– дип өстәде.
– Мәктәптән кайтканда, хәтерлисеңме, «җәен соры, кышын– ак» куяннарны...
– Аңа шулай яхшырак,– дип кушылды Искәндәр.– Чынлап та безнең юлга йөгереп чыгуны чүпкә дә санамыйлар иде ул озын колаклар... Урман хәрәкәтләнә… Агач башлары шаулый… Шунда кыр якка йомры йомгак тәгәри…
Ул янә уйлары эчендә адашты.
– Теге туннель аша чыгучылар турындагы хикәятне дә хәтерләдем мин. Апа сөйләгәне искә төште... Булган икән безнең бәхетле чаклар!
Яшьлек чынлап та, бик рәхәт бит ул. Дөньяда бер тәртипсезлек күрмисең, чөнки анда мәхәббәт бар, хыял бар. Мәхәббәт дөньяны яктырта, хыял аны җимерелүдән саклый.
Машина түбәсенә яңгыр җилләп-җилләп бәрә дә бәрә. Парлы тәрәзәләрдән буй-буй тезелешеп тамчылар йөгерә. Тамчы эзләреннән караңгы күк йөзе ачыграк та күренә: соргылт болытлар безнең авыл ягына агыла...
Мин үзебезне озата йөргән шундый ук джипны килгәндә үк күрсәм дә, моңа һич әһәмият бирмәгәнмен. Ул кинәт безнең машинаны узып алга чыкты.

* * *
Ачы һәм явыз итеп сүгенде Искәндәр. Аның ни рәвешле күзләре зураеп киткәне каршыдагы көзгедә чагылып алды.
– Туктат, төшеп калам мин,– дидем нишләргә белмичә.
– Гафу ит, Ләйлә, әле пәлтәңне кереп алабыз да, мин сине өеңә илтеп куям...– дип сөйләнде ул.– Гафу ит, мин бит Искәндәр... Син мине беләсең ич, Ләйлә...
Их мине!.. Әнием авылга кайткан саен «Көзге юлга кием ал, язгы юлга азык ал» дип тукып кына тора бит югыйсә...
Мин бу гамәлне ни дип тә аңлый алмадым. Теге машинаны барганда ук күрүем кирәк булган күрәсең...
Күңел һич ышанмый: яман сүзләр әйтеп сүгенүче Искәндәрме? Улмы? Әллә байлыкка мөкиббән китмәвем өченме бу? Әллә минем тырнак астыннан кер эзләвем генәме? Һай яшьлектән ераклашу харап итә лә кешене. Акыл керү харап итә лә,– дип мин аны акламакчы булып та маташтым...
– Менә туннельдән чыгып та җиттек,– диде Искәндәр, безнең өй каршына килеп туктагач. Мин уйга калдым:
Йә, әйт кайсыбыз сукыр инде безнең?– дип сорадым.
– Тормышта һәркем үзенчә юл эзли инде, нишләмәк кирәк,– диде Искәндәр.

* * *
– Әни, син нигә розаларыңны суга утыртмадың,– дигән тавышка уянып киттем.– Әти дә утыртмаган. Абый да күрмәгән...
Безнең ирем белән бер-беребездән яшерен серләребез юк. Искәндәр мине бер кочак кызыл розалар һәм бизәкләп бәйләнгән зур торт белән фатир ишеге төбенәчә озатып куйды. Аны ирем дә яхшы белә. Илдә социалистик җәмгыятьне бергә төзегән чорда без барыбыз да вокзалда очрашып, авылга бер автобуста кайта идек... Капитализм баш төрткәч Искәндәр үзенә җәмгыять төзеде. Аннан шәхси машинага күчте. Хәзер рульгә дә сирәк утыра икән ул. Аны башкалар йөртә. Ә без бар күңелебезне салып хезмәт иткән, үзебез ышанган дәүләткә тугрылыклы калдык...
Ирем белән әлеге очрашу турында сөйләшә-сөйләшә йоклап ук киткәнбез. Шыбыр-шыбыр, туктаусыз тәрәзәгә көзге яңгыр бәрде. Йокы аралаш булса да мин аны гел ишетеп тордым. Мондый төндә безнең балачак үзе дә гаҗәеп тәмле бер төш иде...
Урынымнан торып көзге каршындагы тумбага күз төшереп җибәрсәм, шаккаттым: бер кочак кып– кызыл розалар башларын салындырып кибеп ята...
Көзнең көннәре төрле була. Ә бүген минем вакыт-вакыт, пыскак яңгыр сибәләгәндә караңгы күренгән өем шулкадәр дә якты, тәрәзәләремә һәр өлгесе саен нур тулган иде...
Казан утлары№ 3

Аның турында

Бизәк бул!

Шагыйрәгә ачык хат

Фирүзә Җамалетдинова. Ишетеп беләм. Анда-санда укыганым да бар. Нигездә, матбугатта төпле эше, намуслы хезмәте белән хәтеремә кереп калган. Менә кулыма «Толымлы ай» исемле мәҗмугасы килеп керде. Бераз каушап та, бераз сәерсенеп тә укый башлаган идем... Ике йөзгә якын шигырь... Саллы гына күләмдәге китап.
Була шундый хәлләр... Шигырьләр уку рәхәтеннән ишелеп төшәсең. Хаталар күп, буталулар күп, редактор тарафыннан дә барланмаган, каралмаган. Безне өйрәткән, безгә шигъри дәрес биргән Хәсән Туфан, Сәйфи Кудаш, Кайсын Кулиев, Сибгат Хәким, Нәкый Исәнбәт, Рәис Даутов кебекләрнең кыскычына килеп эләкмәгәне сизелеп тора. Ичмасам, алар мәктәбен үткән Рәдиф абый Гаташлары, Наис абый Гамбәрләре, Зөлфәт абыйлары белән дә киңәшләшмәгән, аралашмаган икәне күренә.
Шундый бер ачы хакыйкать бар. Ходай тарафыннан иңдерелгән талантың, никадәр зур булса да, үзеңә кадәр булган Кол Галиләр, Утыз Имәниләр, Кандалыйлар, Акмуллалар, Тукайлар челтәреннән үтмичә зурлык килми. Әле аның бу якта Тукайлы Бабичлары, Такташлары, Рәмиләре, Туфаннары бар. Никадәр генә очынма, җилгәрелмәгән орлык кебек, иләнмәгән он кебек иҗат итеп ятарга мәҗбүр булырсың. Шулай да рәхәт! Тоташ, өзмичә укыйсы килә. Укучылар үзләре укыр. «Көзге яфрак» шигыре:

Нигәдер бөре чагыңны
Сагынасыңдыр кебек.
Ачы җилләр ябырыла
Җепселең саен кереп.

Мин өтәм, дия суыгы,
Мин өзәм, дия җиле.
Көзге каен, ялгыз яфрак,
Ишле көз тәмам тиле.

Җилләре дәшә түгелме,
Агачым, диеп, сындыр.
Син дә бит язлар түрендә
Кадерле булгансыңдыр...


Шигырь әле дәвам итә... Мин дә аны әдәби җәүһәрләребез аша дәвам итәм. Әнә Бабич:

Тукта, җилкәй, тукта,
исми тор!
Үткән гомерем, искә
төшми тор!


Әнә фронтта, окоп эчендәге Фатих Кәрим:

...Көзге яңгыр
Сибәли дә сибәли...
Янымдагы иптәш кенә
Миңа берни сөйләми.


Әнә шундый шигырьләрне искә төшерердәй китап язгансың, сеңлем. Соңгы вакытларда кул астында китаплар өелде. Башыннан, ахырыннан, уртасыннан ачып укып карыйм. Болай да була микәнни, дип аптырап, миңгерәеп утырам. Шушы көнгә калудан Ходай сакласын, дип куям. Шулай инде, шагыйрә сеңлем, Лена Шагыйрьҗан, Флера Гыйззәтуллина, Нәҗибә апаң Сафина кебекләр көн дә тумыйдыр.
Бу язмамны башта хат итеп кенә язмакчы идем. Үзеңне белмәгәч, яшәешне белмәгәч, килешер микән, дигән шик керде. Тереклегең Чаллы төбәгендә сыман. Шулай исемдә калган. Анда, үзләрен һәрберсе даһи дип санасалар да, җитди генә акыллы затлар бар. Үзеңә кирәген ала белеп, үзеңә кирәген дә, кирәкмәгәнен дә елмаеп кына читкә тибәреп яшәргә өйрәнергә кирәк. Бу очракта, мондый затлы китап чыгарган сеңелгә, акыл өйрәтү дә уңайсыз сыман. Шулай да урынсыз булмас. Бер шигыреңдә үзең әйткәнсең бит:

Холкым, төсем фирүзә шул,
Тыныч та, алкын да мин.
Йөрәккә якында - кайнар,
һәм боздай - салкын да мин.

Үзәгемә яшерәм дә
Ятларның кара үчен
Гүзәл бер бизәк буламын
Кадер белгәннәр өчен.

Бер җепләргә тезә
тормыш
һәр бизәкнең үз ишен...
Югалтма, дөнья!
Асылташ —
Фирүзә минем исем.


Гафу ит инде, бу хат та булмады, китабыңа күзәтү дә булмады, шулай да чын күңелдән үзеңә һәм каләмдәшләребезгә барып җитсен өчен матбугатта бирергә уйладым.
Бу жанр дөнья әдәбиятында, соңрак урыс дөньясында Тургеневлар, Толстойлар, Чеховлар тарафыннан, гасыр башында безнекеләр тарафыннан киң файдаланылган. Хәзер инде онытылып бара. Хәерле булсын!

Бер җепләргә тезә
тормыш
һәр бизәкнең үз ишен, -
дигәнсең.


Шулай булса икән! Безнең ул әйбәт җеп. Шунда бер бизәк бул!

Мөдәррис Әъләмов
2004 ел
"Мәйдан" № 3, 2010.


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013