Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Флүсә Шәрипова
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Минем сезгә бүләгем

I бүлек. Җан авазы
II бүлек
III бүлек
Флүсә Шәрипова

I бүлек.
Җан авазы

Ышанам

Ышанам мин барлыгыңа, берлегеңә, 
Сыйфатларың күплегенә, хорлегенә.
Кодрәтеңне күңел белән кабул итеп, 
Саҗдәләрдә башым иям бер үзеңә.

Чиксез галәм сыеп бетми hич күңелгә, 
Мәңгелекнең үлчәүләре тик үзендә.
Җирдә тормыш, чикле акыл, чикле гомер 
Бирелгәндер безнең өчен тик бүгенгә.

Бу дөньяны күрер өчен күзләр бирдең, 
Иҗатыңның камиллеген көн дә күрдем.
Көн таң атса, соклану hәм шөкер белән
Зекер итеп, чын  ихластан сиңа килдем.

Җир өстендә тартып торган сукмаклар күп, 
Үз нурыңны белем аша эзләп барам.
Кемдер тапты сиңа юлны, кем югалтты, 
Рәхмәтеңнән ташламачы, Кадир Аллам!

Үкенеч hәм өмет

Гамәлләрне кылдым уйламыйча, 
Бисмилласыз каптым ашымны.
Гөмерләрнең көзе килеп җиткәч, 
Мин сәҗдәгә куйдым башымны.

Үткән юлда таулар хәтле булыр
Эшләнмичә калган изгелек, 
Үзсүзлелек hәм үҗәтлек белән
Уйлап бүгенгене иң элек.

Язмышларны үзем hәл итәм дип, 
Үз кулымда, диеп, дилбегә, 
Чаптарларны кудык, төшмәс кебек
Тормыш арбасыннан гел генә.

Еракларда калды яшлек таңы
Менәсе үр инде менелгән.
Төзәтәсе иде куп нәрсәне, 
Үкенәсен ул чак кем белгән.

Рәхмәтеңне салсаң, тәңрем үзең
Соң түгелдер, бәлки, бүген дә.
Акыл алсак, урын бирсәк сиңа
Йөрәкләрнең иң-иң түрендә.

Күңелләрне баглап изгелеккә
Башкарсак без әгәр гамәлне, 
Бүгенгене түгел, киләчәкне
Уйлап йөрсәк, кылсак хәләлне


Бәлки әле, гафу – исигъфарга
Лаек булыр идек без дә бер.
- Уздырмагыз көнне заяга, - дип, 
Көръән сүзен сөйлим кемгәдер.

Кемнәрнедер саклап гөнаhлардан
Кала алсам изне суз белән, 
Тел ачкычы бирдең, акыл бирдең, 
Барысы да синнән, мин беләм.

Минем белем диңгездәге тамчы, 
Хаталарым куптер, гафу ит.
Калган гомеремдә өмет белән, 
Шатлык белән яшәү насыйп ит.

Әл–Исламда яңа ел

Бәхет, шатлык телим барча мөэминнәргә
Еллар имин булсын, тыныч булсын күкләр.
Ислам тәгълиматы урасын җир шарын, 
Мәчет ишекләрен атлап керсен күпләр.

Юлдан адашканнар ислам юрын тапсын, 
Кардәшлек – туганлык җир йөзендә артсын.
Тырыш, күндәм булган ышанучы hәркем
Аллаh хозурына өмет белән кайтсын.

Әрвах булганнарны искә алыйк бергә, 
Яңа буын килсен, шатланып бу җиргә.
Котлы булсын еллар, яңа туар таңнар, 
Изге нурлар иңсен hәр иманлы өйгә.

Яшәү мәгънәсе

Кешелекнең яшәү башлангычы
Адәм белән Һава анабыз, 
Бәхетлеме булган бу дөньда
Бары фараз итә алабыз.

Балалары сибелгән дә җиргә
Тормыш хикмәтенә төшенгән.
Алыш-биреш иткән, көтү көткән, 
Кайсы сука белән җир сөргән.

Нәфес баш күтәргән, буын саен
Арта барган байлык, комсызлык.
Көнләшүләр, үч алулар киткән, 
Җирне баса барган хаксызлык.

Яшәү фәлсәфәсен сөйли-сөйли
Философлар киткән бу җирдән.
Хезмәтләре ярдәм итмәгән шул, 
Хәрәбәләр калган күп илдән.

Җаннар ярлыланган, хис саеккан
Таш пулатлар күккә ашканнар.
Авто-мото-телеаппаратлар
Кеше акылларын басканнар.

Комсызланып мал артыннан куу, 
Чүпрәк колы булу дөньда.
Һаман бәя, hаман акча сөйләү
Колакларга керә кая да.


Горурланып кнопкага баса, 
- Җир хуҗасы, мин, - дип бер адәм.
Җиргә түгел, үз халәтеңә дә
Хуҗа түгел син, и, бәндәм...

Биек йортлар, йомшак-чиста түшәк, 
Яшәү мәгънәләре шундамы?
Аерылып китеп табигатьтән
Өстенлеккә ирешеп буламы?       

Алла биргән акыл исән булса
Бөек булыр адәм баласы.
Кеше бөек - әгәр юлны тапса
Хакыйкатьне эзләп барасы.

Күңел күзе белән күрә белсә, 
Аңлый алса шушы мизгелне, 
Табигатьнең бер тамчысы булса
Бушка уздырмаса гомерне.

Кеше бөек – онытканда гына, 
“Кеше бөек”, дигән сүзләрне.
Көнчелексез, усаллыксыз гына
Һәркөн иртән ачса күзләрне.  


*  *  *
Бәяләнми торган нәрсәләр бар – 
ул акылың, саулык, ярату.
Якыныңда булган рәхмәт хисе, 
Синең өчен көн дә таң ату.

Югалтканда тапмас нәрсәләр бар – 
ул акылың, саулык, ярату.
Ышанычың сүнсә бу тормышка
Мөмкин түгел берни аңлату.

Кадерләрен белер нәрсәләр бар – 
ул  акылың, саулык, ярату.
Аллаh рәхмәтенә лаек булып
Мәңгелеккә безнең бер кайту.
 Соң булса да

Соң булса да барлыгыңны аңлап, 
Йөрәкләрдә сиңа урын бирдек.
Тәүбә - истигъфарга килер вакыт
Илләр белән алласызлар идек.

Рәхмәтеңне синең өмет итеп, 
Көннәремне башлыйм дога белән.
Узган гомер, кылган гамәлләрне
Үлчәү мизаннары барын беләм.

Изге китапларны кулга тотып, 
Күз нурларым түгеп белем алам.
Мәңгелеккә илтә синең юлың, 
Сөенечләр белән алга барам.


Акыл, сөю, нәфес

Табигатьнең мәшhүр төзүчесе
Кышны, көзне,  язны бар иткән.
Көннәр белән төнне, hәр җанлыны
Үз тиңнәре белән пар иткән.

Кеше күңеленә хисләр салган, 
Салган нәфес, акыл, ярату.
Сынар өчен гомер юлы биргән, 
Һәм ахырдан биргән бер кайту.

Нәфесләре өскә чыкса, бик тиз
мал коллары була кешеләр.
Мәхәббәттән шашып йөрүчеләр
Мәҗнүн булып җирдән үттеләр.

Акылларны калкан итеп алса, 
Кеше була салмак hәм сабыр, 
Тик, гомернең төрле чорларында
Акыл табулары бик авыр.

Көн дә яши кеше көрәш белән, 
Акыл, нәфес, хисләр көрәшә.
Мәйданнарга, көн таң атса кабат, 
Шул кыйммәтләр чыгып эндәшә.

- Бүген хуҗа, мин, - дип, хисләр дәшә
Яшь чагында, таңнар атканда.
- Мин хуҗа, - дип, нәфес баш калкыта
Тормыш арбаларын тартканда.


Акыл хуҗа була гомерләрнең
Тауларына, инде, менгәндә.
Күп хаталар, күп гөнаhлар белән
Офыкларга җитеп килгәндә.

Мулдан биргән Ходай бәндәләргә
Акыл, яратулар, нәфесне.
Һәркем яши җирдә тик үзенчә
Кеше шуның белән бәхетле.


*  *  *
Әнкәйләрнең хәер – фатихасын
Әллә алдык, әллә алмадык.
Тормыш дигән юлны тигез итеп, 
Әллә салдык, әллә салмадык.

Юллар башы бездән тормаган күк
Ахыры да аның билгесез.
Һәркем килә соңгы юл чатына, 
Була алмый кеше үлемсез.

Акыллы дип санап үзебезне, 
Гомер инде кичкә авышкан, 
Еллар белән генә туры юллар
Аерыла икән ялгыштан.

Йөрәк җылыбызны бүләк итеп, 
Яшәп китсәк иде бу җирдән, 
Үкенмәскә иде кылганнарга, 
Тик бер тапкыр җиргә без килгән.

Коллар

Акыллылар Аллаһ колы булып, 
Сәҗдәләргә башын куйганда, 
Акылсызлар мал хуҗасы булып, 
Ызгыш-талаш җирдә корганда, 
Хисләр колы җирдә сөю эзләп, 
Чыккан чакта һәркөн юлларга, 
	юл чатында торам һәм тартылам, 
	әле уңга, әле сулларга...
Кол дигән сүз җанны ярып керә, 
Кол буласы килми һич кенә.
Кеше - горур исем, дигән сүзне
Кабатладык икән ник кенә.
Кешедән дә көчле һәм акыллы
Галәмнәрдә затлар юк сыман.
Бездән тормый язмыш, дигән сүзгә
Теләр – теләмичә буйсынам.
Гыйлем аша юлны сайлаучылар
Шик астына барын алалар.
Туры юлны күрсәтүче шәмнәр
Әле сүнеп, әле яналар.
Шикләнмичә үз юлыннан бара
Хисләр колы, нәфес, мал колы.
Аллаһ колы дигән исем йөртсәм
Шул дәрәҗә миңа иң олы.

Шул вакытта сорыйм Ходайдан

Бәндәләрең...
	шатлана һәм көлә белмәсә, 
	кайгы хәсрәт килгәч көймәсә, 
	тапылдатып бала сөймәсә, 
	гомерләре узса заяга – 
	Шул вакытта сорыйм Ходайдан
	“Адаштырама мине, ярдәм ит, 
	Узасы юл алда ерак бит.”
Җир өстендә...
	сөйгән ярын алып кочакка, 
	әверелеп кайнар учакка, 
	иркәли һәм назлый белмәсә, 
	тән ләззәте булса бар уе – 
	Шул вакытта сорыйм Ходайдан
	“Җаным тарткан ярны гашыйк ит
	Гомерлеккә миңа насыйп ит.”
Яшәгәндә...
	сиксәннәргә җитеп килсә дә, 
	чәчләренә көмеш иңсә дә, 
	мәңгелекне уйлый белмәсә, 
	табынганы бары мал булса – 
	Шул чагында сорыйм Ходайдан
	“Акылымны минем син  баш ит, 
	Соңгы көнгә кадәр юлдаш ит.”

Ак яулыклы татар кызлары

Ак яулыгын япкан яшь кыз бала
Җәмгыятьтә әле “ак карга”.
Бик күпләрнең бүген эче поша
Туктаганга алар нык ярга.

Яшьләр бүген кыйбла таба алмый
Уңга-сулга йөри чайкалып.
Наркотиклар, фәхеш мәйдан тота, 
Һәм сөйлибез моңа таң калып.

Бәлки үз намусын шулай саклый
Ак яулыгын япкан кыз бала.
Ныклы иман, инсаф юлдаш аңа
Шуны күреп күпләр таң кала.

Бәхет, тәүфыйк телик бу кызларга
Һәм иманлы булсын юлдашы.
Ак җилкәнле хыял корабыдай
Башкаларга алар юл башы.

Табыну

Рәссам гүзәл рәсем ясап, 
Шул рәсемгә табынганда, 
Меңнәр туры юл дип сайлап, 
Шул юлларда абынганда, 
Күңел белән сиңа киләм
Адаштырма, ялгыштырма.

Җирдә кинәт давыл кубып, 
Зилзиләләр уйнаганда, 
Төрле авыр хәлгә төшеп, 
Начар уйлар уйлаганда.
Күңел белән сиңа киләм
Шомландырма, саташтырма.

Тән авыртып, җаным сызып, 
Һич тынычлык тапмаганда, 
Язмышымның сукмакларын
Чәнечкеләр каплаганда, 
Күңел белән сиңа киләм, 
Сабырлыкта мине сакла.

Канәгатьлек белән күңел
Үзен-үзе зурлаганда, 
Ирештем дип теләгемә, 
Инде, кайчак уйлаганда, 
Күңел белән сиңа киләм
Акылымда мине сакла.

Кай берәүләр күз томалап, 
Үз-үзеннән качкан чакта, 
Үз күңелем капкаларын
Изгелеккә ачкан чакта, 
И, Ходаем, сиңа киләм, 
Колак салчы бу сүземә, 
Гомер буе насыйп булсын
Табынырга бер үзеңә!


Минем сезгә бүләгем

Шигырьләрем җан авазы – 
Минем сезгә бүләгем.
Ходай биргән бүләк бит ул 
Үз телемдә сөйләвем.

Гамәлләрдән алда бара
Ният, теләк, уй – фикер
Бар сүздән дә дәрәҗәле
Ходайга кылган шөкер.

Барыбызны Аллаһ сөя -  
Безнең өчен зур бүләк.
Акыл, тәүфыйк, риясызлык – 
Җир юлларында терәк.

Мизгелгә тиң гомерләрне 
Саулык – шатлыкта үтик.
Яратып яшәп, җиһанга
Гүзәллек бүләк итик.




© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013