Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Флүсә Шәрипова
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Минем сезгә бүләгем

I бүлек. Җан авазы
II бүлек
III бүлек
Флүсә Шәрипова

III бүлек

Хакыйкатьне кабатлаудан һаман
Туймый икән адәм баласы.
Юллар төрле, тик дөреслек берәү, 
Барасы да эзләп барасы.

Өмет

Мең еллар буена, буыннан-буынга
Күпме соң шигырьләр язылган.
Таң ничек атканы, су ничек акканы
Мең кабат шигырьгә салынган.

Миндә дә шул ук күз, каләмдә шул ук сүз, 
Кабатлау булмасмы кемнедер?
Кулымнан килерме юлымны табарга, 
Өметне өзәсе килми гел.

Була алсам әгәр, шифалы бер тамчы
Шигырьгә сусаган юлчыга.
Меңнәрдән берәүнең күңелен кузгатсам
Канәгать булырмын шунсына.

Сынаулар

Сынаулар, сынаулар -  мәктәп елларында
беренчесен бирдек аларның.
Алга таба киткәч бик күп икән алар, 
һәр бормасы саен юлларның.

Билгеләр төрлеләр, акыллар да төрле, 
Җир шары һаман да бер генә.
Бу җирдә мең язмыш, мең төрле мең ялгыш
Кабатламый икән кем генә.

Татарыма

Татар дигән исем юкка түгел, 
Тамырдагы кан ул, һәм холык.
Кул бәйле дә, җанны бәйләмәгән
Гасырларга киткән бу коллык.

Милләт булып яшәп калу өчен, 
Ил кайгысын сал да иңеңә,                                                
Юлларга чык, көрәш алда әле
Син бик кирәк бүген илеңә.

Бер күрмәсәң, бер күрерсең әле
Гамәлеңә күрә савабын.
Үз өеңә үзең хуҗамы син, 
Уйлап кара шуның җавабын.

Ат та эшли, ишәккә дә йөкне
Тарта алган кадәр салалар.
Һәм “ишәк”, дип, һәр карусыз затны
Артларыннан сүгеп калалар.

Хезмәт кенә түгел, хикмәт кирәк, 
Тигез яшәү өчен бу илдә.
Дәрәҗәңне белеп, кыю атла
Татар каны тамган бу җирдә.

Бүген барган көрәш, бу хәрәкәт
Канлы яулардан да күп хәтәр.
Кыл өстендә милләт язмышлары, 
Килеп тора көн дә бер хәбәр.

Бәйсезлек ул – арандагы айгыр, 
Ныклы куллар кирәк тотарга.
Чәйнәп салган имезлекме әллә
“Йота алган кадәр йотарга”.

Татар дигән даның югалмаса, 
Ияреңне бирмә ятларга.
Бердәм булып, данлы милләт булып, 
Бирсен Ходай бергә атларга.

Заманалар

Элегерәк, 
                 әбекәйләр ашка йөри иде.
Бәйрәм саен
                 халык күңелен шулай күрү иде.
Кылып шунда, 
                 йорт нигезе ныклыгына дога, 
Тели алар
                тик яхшылык сулга-уңга.
Заманалар...
                әбекәйләр хәзер сирәк йөри.
Табыннарда
                кеше түгел, инде, хәмер сөйли.
Ни сөйләсен, 
                хәмер пары бүгел телне бәйли, 
Тост әйтәләр
                хуҗаларны мактап көйли-көйли.

Яшәеш

Һавалар да бер үк, эчә торган су да
Тик бәндәләр төрле-төрле юлдан китә.
Эчкән сулар, үткән гомер бер булса да
Һәр кешене аерым бер язмыш көтә.

Кешеләрнең һәртөрлесе җир өстендә
Бар да бергә тормыш көтә, гомер итә.
Җир язмышын тотып бергә меңләгән кул
Галәм буйлап, алга, һаман  алга үтә.

Җир өстендә авыл кала, шәһәр кала, 
Кылган эшләр тарих булып калып бара.
Бу җиһанда һәр кешенең яшәеше
Мизгел булып, мәңгелеккә алып бара.

Сүзләр

Сүзләр – хәнҗәр, 
Сүзләр – җәүһәр
Сүзләр якут ташлардыр.
Тел оныткан, 
Җын суыткан
Иң кадерсез башлардыр.
Сүзләр – учак, 
Сүзләр – пычак, 
Терелтә я үтерә.
Саксыз сүзләр, 
Сансыз сүзләр
Дошманлыкка китерә.
Сүзләр – зәһәр, 
Сүздә - каһәр, 
Шомландырган сүз була.
Назлы сүздән, 
Җылы сүздән, 
Таштай күңел тула.
Сүзләр зифа, 
Сүздән шифа, 
Сүзнең көче бездәдер.
Кешелекне
Кеше иткән – 
Илаһи көч сүздәдер!

Уйлану

Чал дулкыннар каккан Херсонеслар, 
Пәйгәмбәрләр йөргән сукмаклар.
Хыял белән урап кайта алам, 
Таныш инде миңа ул яклар.

Прометейны кадаклаган кыя
Җил-давылда чатнап ярылган.
Искәндәрнең соңгы гаскәрләре
Кайта, менә, Кавказ тавыннан.

Гасыр аша хыял үтә ала
Тарих китапларын актарам.
Күз алдыннан үтә фиргавеннәр, 
Могҗизалар күреп таң калам.

Фикер йомгагымны сүтә-сүтә
Киләчәккә үрли хыяллар.
Тик нигәдер шомлы уйлар килә, 
Күз алдына кара буяулар.

Һәлак итмәс микән кеше үзе
Бик кадерле булган җир шарын.
Башланмасмы яшәү таш гасырдан, 
Сүндермәсме  яшәү учагын.

Кешелекнең яшел бишегендә
Акыллыга урын җитәрме?
Фани дөнья малын бүлү өчен 
Ызгыш-талаш җирдә бетәрме.

Бер көймәдә инде барыбыз да
Һәм ишкәкләр төрле кулларда.
Аңлап шуны, без тырышсак иде
Адашмаска барыр юлларда.

Татарга

Елан булып чагасы юк, 
Сабырлыкта чамасы юк, 
Юаш, күндәм сыйфат белән
Басылмыйча чарасы юк.

Ормый, сукмый, гаугаларсыз
Авыр сүзне йотып тора.
Түрәләрне кунак итеп
Тәлинкәне тотып тора.

Бил турайтмый эшли белә, 
Зарланмыйча яши белә.
Хезмәт белән тапкан малын
Өләшә ул бөлә-бөлә.                                                                      

Акыллыны хөрмәт итеп
Түрдә урын бирә килә.
Кирәк чакта тезген сала, 
Мактый ала көлә-көлә.

Юлын табып эш атыдай
Салмак кына алга бара.
Эче пошкан көчек халкы
Һау-һау диеп өреп кала.

Саный китсәң сыйфатың күп, 
Бер йокласаң, бер син тере.
Башка халык арасында
Әллә куян, әллә бүре.

Тәнкыйтләүче, тиргәүче күп
Хикмәт көтеп күпләр баккан.
Тарихларда эз калдырып
Татар инде юлын тапкан.

Чорыбыз такмаклары

Яңа тормыш корабыз дип, 
Йөз сиксәнгә борылдык та.
Давылларга кереп киттек
Күп яшәгәч “торгынлыкта”.

Җитәкчеләр җитәкләде, 
Җитәкчесез – без бит надан.
Яхшылыкка, яктылыкка
Никтер җитеп булмый һаман.

Җитәкченең җилкә юка, 
Йөкне салды күтәргәнгә.
Алыштыра бара атны
Арып юлда өшәнгәндә.

Вак түрәләр өскә менә
Халык мәнфәгатен яклап, 
Ызгыш-талаш киңәшмәдә
Беркем тормый хакны хаклап.

Чуртан, кысла һәм аккошлар, 
Йөкне тартып арыдылар.
Кайсы-берсе юл югалтып, 
Бәләләргә тарыдылар.

Халык күптән артта калды
Күз күреме җитмәс җирдә.
Җитәкләүче эз яшерә, 
Кайгысы юк инде илдә.

“Уртак малны эт җыймас”, дип
Хуҗа чыга тора малга.
Кесә тулгач, корсак тулгач
Бу байларга урын кайда?

Кызыл диңгез, зәңгәр утрау
Ял итәргә капка ачкан.
Кайсы инде шыр җибәреп
Мәңге илдән чыгып качкан.

Менә шундый безнең тормыш – 
Сорасагыз безнең хәлне.
Халык, мескен, ни эшләсен
Яшәп ята үлле-мәлле.

*  *  *
Күрәзәче, багучылар
Көннән көн артып тора.
Вәсвәсәле халыкны бик
Үзенә тартып тора.

Бар чирдән дә терелтәм дип, 
Дистәләп табиб йөри.
Тик, нигәдер, кеше генә
Һаман чирли дә чирли.

Тылсым ияләре бездә
Мең төрле дәва белә.
Ышанучы дәвалана
Малыннан бөлә-бөлә.

Күз тиюдән, бозымнан да
Терелтергә чара бар.
Мәңге бетмәс хафалардан
Арындыра да алар.

Әстәгефирулла, башка
Төрле-төрле уй килә.
Кайсы дөрес, кайсы ялгыш
Бер Ходай үзе белә.

Күз тию дигән сүз булгач
Тидерүчесе бардыр.
Бозым дигән чире булгач
Кеше күңеле тардыр.

Көнчелектән, ачуыннан
Бозучыга барадыр.
Кемнәрнеңдер интегүе
Күңеленә дәвадыр.

Дистәләгән бозым булгач, 
Бозучылар да күптер.
әртил-әртил эшли микән?
Ышанып булмый никтер.

Алар ярдәменә кеше
Буш кул белән йөрмидер.
Үз хәлләрен, үз максатын
Бәйнә-бәйнә сөйлидер.

Бозылганнар күңеленә 
Кара кайгы туладыр.
Арасында яхшы кеше, 
Начар кеше буладыр.

Башка керә шомлы уйлар, 
Тизрәк куарга кирәк.
Шомланмаган, ышанмаган
Кешеләр хәзер сирәк.

Үтәр еллар, бу шаукым да
Вакытлы чир генәдер.
Я, замана, бездән үзе
Шырык-шырык көләдер.

Әллә көл, әллә ела

Акчаларны санап-санап карыйм, 
Йөз грамлап борчак кәнфит сайлыйм.
Иткә-майга озак карап торам, 
Карап туйгач эзне кире борам.

Күлмәк-ыштан күптән инде тузды, 
Күрше карчык, әнә, аяк сузды.
Оекбашны саклап өйдә ятам, 
Килеп алмас микән берәү үзе, 
Иләгемне, чиләгемне сатам.

Иләгәндә оным әрәм була, 
Авызга да, борынга да тула.
Ә чиләккә салыр бер нәрсә юк, 
Юклык белән безнең тамак та тук.

Исән-имин иртән торырмынмы?
Юньле-башлы тормыш корырмынмы?
Әллә фал китабы ачыйм микән, 
Я чит илгә чыгып качыйм микән.

Булмастыр шул, анда байлар китә.
Безне анда нинди тормыш көтә?
Кара сакал арттан калмый диләр, 
Кайнап бетте инде сыек миләр.

Башны ташка ормас өчен генә, 
Бар ташларны урап үтәм көн дә.
Килер әле яңа депутатлар, 
Илләр әле алга таба атлар.

Арттырырлар безнең акчаларны, 
Тутырырбыз шулай букчаларны.
Аяк терәп, сатулашып шул чак, 
Алыр идек товар кочак-кочак.

Сыпыргалап шунда тук корсакны, 
Искә алыр идек без шул чакны.
Сират күперләрен үттек, диеп,
Коммунизмга да җиттек диеп.

...Бер үк кояш җирне яктыртса да, 
Кемгә дөнья ап-ак, кемгә кара.
Барган юллар бер дә, тик шул юлдан
Кемнәр көлеп, кемнәр елап бара.



Кая барабыз?
                                                                           Медицина үзәге хәбәреннән:
                                                          “1996-нчы елны туган һәр йөз
                                                    баланың бары өчесе генә
                                                                   тулысынча сәламәт булып туды.”
Җир ананы күпме рәнҗеттек без?
Суктык, бәрдек, ваттык, яндырдык.
Елгаларны буып, сазлык ясап, 
Табигатьне өнсез калдырдык.

Тимер тавы хәтле машинада, 
Дер селкетеп җирне, үтәбез.
Горурланып, шәһәрләргә карап
Иске авылларны сүтәбез.

Уйлап тапкан даруларны сибеп, 
Кош-корт, бөҗәкләрдән арындык.
Ашлама дип, агу сибә-сибә
Центнерларга күпме табындык.

Аяк тибеп, җырлап хәмер эчә, 
Олы агай безне мактый-мактый.
Җиребезнең соңгы маен сыгып, 
Алар өчен без тырыштык шактый.

Шатланырга, мактанырга иртә, 
Киләчәккә иттек хыянәт.
Ваемсызга, уйсызларга, ахры, 
Бу дөньяда килер кыямәт.

Яңа туган бала нигә әле, 
Безнең гөнаһ өчен җавап тота?
Акыллары булган, төн йокламый
Киләчәкне уйлап утлар йота.

Кар бөртеге

Бөтерелеп карлар төшеп килә, 
Кулым сузып җыйдым учыма.
Һәр бөртеге канатлы кош кебек
Кулларымда һаман очына.

Табигатьнең сәнгать әсәре ул – 
Һәр бөртеге үзгә һәм матур.
Карлар кебек сафлык һәм матурлык
Кеше күңелләрен гел тартыр

Җилдә уйный-уйный карлар төшә
Кар гомере бер кыш – тиз үтә.
Язлар җиткәч, шифалы дым булып, 
Табигатьгә алар җан кертә.

Карлар  кебек кеше гомере дә, 
Тик гамәлләр калыр, булсалар...
Олы бүләк - әгәр киләчәктә
Рәхмәт белән искә алсалар.

Бәхет

Бәхетлеләр, диеп, көнләшәләр
Кай чагында карап парларга.
Бәхет – затлы бүләк, аны саклау
Зур хезмәт ул ике арада.

Кирәк чакта сабыр итә белгән, 
Юл да куя белгән парлар  бар.
Гомер буе хисен суытмыйча
Янып яши торган ярлар  бар.

Гаиләнең таҗы – хатын булса, 
Таҗ килгән баш була ир башы.
Хатыннардан иргә иң зур бүләк, 
Тугрылыклы, назлы карашы.

Бөркет булып күккә очар өчен, 
Ныклы оя кирәк ирләргә.
Дөнья имин, өйләр тыныч булыр, 
Чын ир хуҗа булса илләргә.

Назлы җилләр булып, чәчен сыйпап, 
Яратуга мохтаҗ көчлеләр.
Тормыш мәшәкате, ваклык белән
Ваклый хисне күпме кешеләр.

Бәхетлегә карап бәхет булмый, 
Бәхет төшенчәсе бик үзгә.
Өмет белән килгән һәрбер кеше
Бәхет табу өчен бу җиргә.


*  *  *
Җаным минем ирекле кош кебек, 
Акыл кысасына сыймый ул.
Хыялымда һаман югарыга
Алып менә мине, тынмый ул.

Тормыш, яшәү мәшәкате белән
Кендегебез җиргә береккән.
Күтәрелеп карап мәңгелеккә
Акыл алмый кеше нилектән.

Күпме буын киткән җир өстеннән
Борчу мәшәкатен калдырып.
Исемнәрен язып кемнәр киткән, 
Бу дөньядан нурдай сызылып.

Нинди җаннар, нинди яшәү кирәк, 
Адашмаска урау юлларда?
Шул сорауга җавап эзли-эзли
Көн дә иртән чыгам юлларга.

Кыз балага

Бәхет сукмакларын тапкан чагың
Канатланып күккә ашкан чагың.
Ак кар төсле ак күлмәгең киеп, 
Мәрмәр баскычларга баскан чагың.

Өметләрдән таҗлар үрә-үрә, 
Тормыш тәхетенә менгән чагың.
Көмеш кыңгыраудай чыңлый-чыңлый
Һәр нәрсәдән әле көлгән чагың.

Хәерле көн бирсен сиңа Ходай, 
Изге теләк булсын юл башың.
Сөеп сайлаган яр яннарында
Гомерлеккә булсын юлдашың.

Теләк

Чәчәкләргә карап сокланмагач, 
Сөйгәнемне уйлап юанмагач, 
Нигә яшим мин бу дөньяда?
Акыллыдан акыл ала алмагач,
Җирдә үз сукмагын сала алмагач, 
Нигә килгән кеше дөньга?

Моң сагышлар түгел, тормыш яме, 
Тынычлану түгел, тормыш гаме
Күңелемә минем юл алсын.
Хыял канатлары көчле әле, 
Яңа әле һаман яшәү шәме, 
Якты биреп, әйдә, ул янсын.

Сукмакларда йөргән эзем калсын, 
Күңелләрдә әйткән сүзем калсын, 
Яхшы теләк бары уемда.
Өмет булып җирдә балам калсын, 
Хыялларым киләчәккә барсын, 
Буыннардан күчеп буынга.

Чирек гасыр
Чаллыда “КамАЗ” төзелә башлауга
                                                           25 ел узуга багышланган.
Чирек гасыр галәм киңлегендә, 
Бик кечкенә вакыт, бер мизгел.
Сәгатьләрне саный белгәннәргә
Чирек гасыр – үзе бер гомер.

Монда басу иде, ары болын, 
Инеш яры, елга үзәне.
Чирек гасыр, кеше кулы белән
Бу җирләрне ничек бизәде.

Шәһәребез гүзәл, киң һәм якты, 
Зарланмыйкчы бүген язмышка.
Без китәрбез, шәһәребез калыр
Һәйкәл булып безнең тормышка.

Дусларыма

Гомер буе әнкәй тешен кысып, 
Түзеп, яшәп килгән.
Һәм безгә дә үз яшәве белән
Шундый акыл биргән.

Кешеләргә чыгып сөйләмә, дип, 
Кайгы хәсрәтеңне.
Шатлыкларың булса, бүлеш, диеп, 
Өйрәткән ул безне.

Шуңа микән, эчкә җыям барын, 
Сагышым һәм кайгым.
Кан сауса да йөрәгемә, кайчак, 
Мин бүлешә алмыйм.

Эчле ул, дип, якын итми, диеп, 
Уйламагыз мине.
Ана сөте белән канга сеңгәч, 
Үзгәрә алмыйм инде.

*  *  *
Карга канатыдай, кара толымнарың
Карашымны җәлеп иткән иде.
Төн карасы кебек кара күзләрең дә, 
Чишелмәгән серләр йөрткән иде.

Иркәләп һәм назлап, кара толымыңны
Тик бер куллар гына сүтте микән?
Серле күзләреңнән ялкын-сөю эзләп, 
Дулкынланып җавап көтте микән?

Ни кызганыч, бар да юкка чыккан инде, 
Меңнәр төсле сүнгән күз карашың.
Чәчләр кыска, күз-керфекләр буялганнар, 
Урам йоткан тагын бер баласын.

Төсләр

Нигә кара диләр кайгыларны?
Нигә сары диләр сагышны?
Төсләр  белән хисне бергә кую
Дөрес микән, әллә ялгышмы?

Кара төсләр кайгы гына түгел, 
Җылы-йомшак туфрак төсе ул.
Күзләр камашырлык чиксезлектә
Галәм киңлегенең төсе – шул.

Татлы булып пешкән карлыганнар, 
Шомыртларның төче чем-кара.
Сокландыра кара төсле күзләр, 
Тирән сулар төбе кап-кара.

Сары төсләр кырлар-басуларда
Дулкынланган иген төсләре.
Җиребездә күпме халык яши, 
Кояш төсле сары йөзләре.

Көнбагышлар таҗы, юкә балы
Яңа койган койма сап-сары.
Алтын-сары икмәк көшелләре
Авыл кешесенең уйлары.

Бар төскә дә урын бар бит җирдә, 
Табигатьтә бар да чагыла.
Теләгәндә төснең ниндие дә
Өмет булып уйда кабына.


*  *  *
Мин җилләргә каршы бара алам, 
Бураннарның карыйм йөзенә.
Дулкыннарга каршы йөзә алам, 
Карамыйча кеше сүзенә.

Каршы барган саен үҗетләнәм, 
Мин кирегә инде китә алмыйм.
Холкым шундый, шартлап сынсам сынам
Киртәләрне астан үтә алмыйм.

Бөгелүчән, сыгылучан булып
Һәр тарафка юллар салмадым.
Ирешкәнем аздыр бу дөньяда, 
Тик үземне, мин бәхетсез итеп санамыйм.

Карашлар

Карчыганың үткен тырнагыдай
Җанга кадалырдай караш була.
Боздай салкын, авыр карашлардан
Җанга зәмһәрирдәй суык тула.

Дөньларны биләп, галәмнәргә
Хуҗа булган төсле карашлар бар.
Җиргә салып, таптап изгән төсле
Җанны имгәтерлек караш та бар.

Кара төндә, кара урманнарда
Адашкандай гаҗиз караш була.
Уйсыз, гамьсез күзләр күргән саен
Күңелләргә тынгысызлык тула.

Күп күңелләр җылынырлык итеп, 
Очкын чәчеп торган күзләр була.
Дөньяларга рәхмәт хисе белән, 
Бәхет белән тулы күзләр була.

Хыял канатлары бүләк иткән, 
Сөелгән һәм сөйгән караш була.
Ана төсле назлап һәм борчылып, 
Ярдәм кулы сузган караш була.

Сабыр, уйчан, гафу итә белгән
Акыл белән тулы караш та бар.
Кырык төен булса, кырыгын да
Чишә торган үткен караш та бар.

Җирдә күпме кеше, күпме караш, 
Карашлар ул – күңел көзгесе.
Карап барам әле көзгеләргә, 
Алар яшәешнең билгесе.

Йөз карашның уны авыр булса
Туксан караш була өметле.
Тынычланып илем-көнем өчен
Сүндермичә яшим өметне.

Хыял чиге

Кем өчендер – җылы ашы, 
Кем өчендер – өстәл  башы, 
Кем өчендер – кайнар кочак, 
Кем өчендер – янар учак.

Кемгә хыял – дөнья күрү, 
Кемгә хыял – атлап йөрү, 
Кемгә хыял – асыл маллар, 
Кемгә хыял – озын яллар.

...Ирешсәң дә алга илткән, 
Хыял арты хыял көткән, 
юллар табу минем уйлар.
Бармы җирдә шундый юллар?

Киңәш

Күңелеңнең нечкә кылларына
Нинди җилләр кагып үтте микән?
Йөзләреңдә сагыш шәүләләре, 
Нинди болыт явып китте микән?

Бер кузгалып, кагып төшер әле, 
Күңелеңә тузан кунмасын.
Көннәреңне башла өмет белән, 
Шик шөбһәгә урын булмасын.

Алдагысы миңа күренми дип, 
Туктап кала күрмә юлыңнан.
Кояшы да булып, яңгыры да
Тормыш шундый итеп корылган.

Җиңелү

Яшел елан кисте юлыбызны, 
Бии-бии үтте сызгырып.
Ике язмыш челпәрәмә килде, 
Оябызны китте туздырып.

Көрәш мәйданына чыксам да мин, 
Тик тигезсез иде бу көрәш.
Агуланган миең аша сиңа
Елан бирде бары бер киңәш:

“Рәхәт яшә, ләззәт табу өчен, 
Җәеп тор син һәрчак кочакны.
Сәбәп барда, дуслар янда чакта, 
Ычкындырма кулдан форсатны.”

Яшел елан кемгә ияләшә, 
Битарафка, саксыз, сансызга, 
Имгәтелгән җанлы кешеләргә
Яки инде, тәмам җансызга.

Еланнарның көчен бәяләмәү, 
Ялгыш икән, инде аңладым.
Көрәш мәйданыннан ялгыз чыктым, 
Сине җитәкләде еланың.

Хәзер инде, ташлап китте ул да, 
Аздырырга теләп бүтәнне.
Саулыгыңны, яшьлегеңне бирдең, 
Синдәй кеше җирдә беткәнме?

Аракыдан кергән акча белән, 
Баеган ил әле булмаган.
Битарафлыкмы бу, әлле инде, 
Шуны аңламаслык без надан.

Илләр белән килгән бу афәттән, 
Җаннар гарипләнми каламы?
Халык мәнфәгатен оныткан ил, 
Бәхетле ил була аламы?

Кызыма

Көтеп алган бүләк син, 
Җирдә миңа терәк син.
Ашымның  да тәме син, 
Тормышымның яме – син.

Йокысыз төннәрем син, 
Шатлыклы көннәрем син.
Минем өчен бер генә, 
Акыллы бул гел генә.

Кулымдагы кошчык син, 
Әле миңа ачык син, 
Үсеп җитәр көнең бар, 
Очып китәр көнең бар.

Пар канатлы, тигез бул, 
Телим сиңа озын юл.
Бәхет булсын юлдашың, 
Бүген әле юл башың.

Йозаклар

Маллар җыйды кеше һәм югалтты
Тынычлыгын, күңел байлыгын.
Мәшәкатькә кереп чумды да ул
Тоймый калды, ахры, коллыгын.

Колы булды матур җиһазларның, 
Колы булды дача-бакчаның.
Ә аннан соң тамак колы булды, 
Һәм ул колы булды акчаның.

Капкаларга кереп бикләнде дә, 
Ишекләргә салды йозаклар.
Ишекләргә генә түгел, ахры, 
Күңелләргә салды тозаклар.

Җирдә хәвефсезлек бирә торган, 
Йозаклар юк кебек тоела.
Дан-дәрәҗә, дөнья малы өчен
Кеше каны күпме коела.

Рәхәт үткән икән безнең гомер, 
Артык малсыз, артык киемсез.
Җан ирекле иде, тән сәламәт, 
Күңелләр дә булды гел керсез.

Көнләшмичә яши иде кеше, 
Зыян салмый гына бер кемгә.
Шатлык белән шөкер итә иде, 
Исән-имин  үткән һәр көнгә.

...Элегерәк, өйләр ачык иде, 
Ачык иде һәрбер капкасы.
Ул чакларга инде кайтып булмый, 
Ә кайтасы килә, кайтасы.

Бәхетме?

Туган илгә юллар ачык чакта, 
Чит җирләрдә яшәү бәхетме?
Җанга якын үз илемдә яшим, 
Мин бит шуның белән бәхетле!

Тормыш юлым сикелтәле минем, 
Тигез юллар әллә бәхетме?
Еллар-юллар аша акыл алып
Яшәүләрем белән бәхетле!

Сайлаган яр яннарыңда чакта
Башкаларны уйлау бәхетме?
Иңнәремдә пар канатлар тоям
Шул хисләрем белән бәхетле!

Фәрештәләр, амин, дигән икән
Әнкәм теләгәндә бәхетне.

Замандашка

Заманалар авыр димә әле, 
Үлчәү мизаннары үзеңдә.
Илләр йөген җилкәсенә салган
Зарланмыйча атлый бүген дә.

Кемнән гөлләр кала җир өстендә, 
Кемнән кала бары көл генә.
Яшик әле җирдә өмет белән, 
Бу җиһанда яшәү бер генә.

Даулап алып булмый бәхетләрне, 
Яшәп булмый бер дә кайгысыз.
Егәреңә карап йөкне күтәр
Юрганыңа карап аяк суз.

Заманалар авыр димә әле, 
Замананың без бер баласы.
Болгавыр чак, маяклар да ерак
Барасы да, әле, барасы.

Җиткәндер

Томырылып чаба аргамагым, 
Ә мин җәяү, йөгән кулымда.
Һаман исәп әле, аргамакны
Ияләргә барган юлымда.

Тик тоттырмас инде чыгымчы ат, 
Баш бирмәгәч гомер буена.
Үрсәләнмим, тынычланыйм инде, 
Йөгәнне дә тыгыйм куенга.

Акрын басып кына, санап кына
Атлап барыр чагым җиткәндер.
Җилдә ялын сирпеп чапкан таем, 
Бары хыялыма җилкәндер.

Көтмә

Көтү газап, көтсәң соңгы көнне, 
Ялгап таңга, көтсәң кара төнне.
Карга канатыдай кара кайгы
Урап ала әгәр күңелеңне.

Томан басса барыр юлларыңны, 
Күрмәсәләр сузган кулларыңны, 
Гаҗиз булып, телең тешләп һаман
Гел яшерә торсаң уйларыңны.

Кереп батсаң кайгы диңгезенә, 
Күренмәсә берни, һич күзеңә, 
Юатучы якын бер кешенең
Мохтаҗ булсаң җылы бер сүзенә.

Хисең капкаларын ач та шул чак, 
Синең күңел булсын җылы учак.
Игътибарга, җирдә, кем дә мохтаҗ, 
Үзең бирсәң бише белән кайтыр, 
Хисләр кайтавазы кочак-кочак.

Шайтан шаяруы

Кәсәләргә шәраб салып бирдең, 
Шайтан шаяруы карашың.
Иярдем дә киттем карашыңа
Уйламыйча кая карасын.

Шәраб тамчысыннан кергән агу, 
Тамырларым буйлап таралды.
Аек акыл, фикер чаткылары
Томаннарга кереп уралды.

Ялган ләззәт, шашкын хис ташкыны, 
Урап алды безне бу кичтә.
Сизмичә дә шайтан шаяруын, 
Буйсындык без, ахры, шул көчкә.

Юк, чит кеше түгел идең миңа, 
Парым идең, сөйгән яр идең, 
Сабыр-салмак кына яратуың
Бик кадерле олы наз иде.

Тик бу кичтә, шайтан кочагында
Уйнадык без, соңнан аңладым, 
Гасырлардан килгән бу афәттән, 
Чыгу юлын  үзем сайладым.

Я шәрәбең, - дидем, - я хисләрем, 
Синең кулда иде язмышлар.
Шайтан юлын сайлап, шуннан киттең, 
Һәм кабатлый тордың ялгышлар...

Ул чакларның җансыз шаһитлары, 
Шкафымда бәллүр кәсәләр.
Хаталардан, гүя, саклар өчен, 
Еллар узгач миңа дәшәләр:

- Без матурлар, ялтырыйбыз шулай, 
Кояш нурларыннан нур алып.
Тик, ышанма безгә, безнең аша
Күпме язмыш китә чуалып.

Яңа бер көн 

Сыкы сарган агач ботагыннан
Әкрен генә карлар коела.
Дөнья бүген ап-ак нурга чумган
Сихри патшалыктай тоела.

Ак сукмаклар буйлап атлап барам, 
Ак җиһаннан җанга нур тула.
Күңелләрдә якты уй булганда
Бара торган юллар уң була.

Тынып калып, йоклап ала җир дә
Ак юрганын кышта ябынып.
Язлар җитү белән, ераклардан
Сайрар кошлар кайтыр сагынып.

Гел җәйләрдән торса ел дәвамы.
Сагынмас та идек язларны.
Еллар буе кошлар  сайрап торса, 
Ишетмәс тә идек аларны.

Бүген әле елның башы гына, 
Тәңрем кодрәтендә бар эше.
Бу еллар да, хәерле ел булсын, 
Һәм бәхетле булсын һәр кеше.

Языйм әле

Языйм әле шигырь, языйм әле
Үз телемдә, анам телендә.
Калыр микән укый торган кеше
Татар сүзен татар илендә.

Җан әрнетеп башка бер уй килә:
“Кемгә кирәк синең сүзләрең?
Шигырь укып түгел, дөнья куып, 
Үткәрә, бит, халкың көннәрен.”

Юк, ышанмыйм, сүзнең көче бетмәс, 
Бүген әле кеше адашкан.
Юл югалтканнарга сүзләр кирәк, 
Үзен аңлар өчен иң баштан.

Кеше күңеленә хисләр тула, 
Матур сүздән, сөю-назлардан.
Шагыйрьләрнең җирдә җыры сүнсә, 
Ямь таба алмас кеше язлардан.

Һаман түбәнгәрәк, упкыннырга
Төшеп китмәс өчен кешелек.
Буыннардан буыннарга күчеп, 
Сүзләр сакта тора иң элек.

Явыз дошманнан да явыз санап, 
Китапларны утка якканнар.
Сүзләр өчен канлы яулар чыккан
Сүзләр өчен терәп атканнар.

Сүзләр белән үсә кеше аңы, 
Хисләр аша күңел сафлана.
Илаһи көч сүзләр аша керә, 
Иман белән җаннар саклана.

Югалтмаска иде, илне, телне, 
Иссәләр дә җилләр кай яктан.
Яшәү мәгънәләрен кеше җуйса
Җирне туфан басар кабаттан.

Бүген язам кичәгене уйлап, 
Бәлки, кемдер укыр иртәгә.
Телебезне җирләп, зар  еларга
Бу дөньяда безгә иртә, лә.

Ир һәм хатын/b>

Сөйкемле һәм матур була хатын
Ире сөеп, өстәп торса ялкын.
Ир картаймый, тоеп яши хисне, 
Теләп, көтеп алса һәрбер кичне.

Ирләр көче – ана шәфкатеннән, 
Ир бәхете – хатын рәхмәтеннән.
Ирләр гаме – уйлый белүендә,
Дөнья яме – бала көлүендә.

Ир һәм хатын – алар бергә бөтен, 
Тыныч булсын дөнья, көннәр һәм төн.
Хатын, ана, кызлар – матур булсын, 
Кояш һәрчак күктә көлеп торсын.

*  *  *
Кайсы йолдыз саклый микән сине,
Кайдан гына көчләр аласың?
Тормыш җиле төрле яктан кага, 
Адашмыйча ничек барасың?

Үзгәрмәдең, һаман хыялый син, 
Карап торам сиңа көнләшеп.
Язгы кояш кебек көлеп кенә, 
Яшисең син җылы өләшеп.

Синең дә бит күңел түрләреңдә, 
Төзәлмәстәй күпме яра бар.
Күзләреңдә ачу, газап түгел
Өмет чаткылары яналар.

Аңлыйсың да, хәлгә керәсең дә, 
Ярдәмгә дә һәрчак киләсең.
Көчле булып яшәү җиңел түгел, 
Үзең генә аны беләсең.

Маяк булган йолдызыңны сакла, 
Яктыртсын ул көнең, төннәрең.
Бәхет булып кайтсын изгелегең, 
Шатлык белән үтсең көннәрең.

Җиңү бәйрәме

Тик елга бер тапкыр гына хәзер, 
Зур җиңүне искә алабыз.
Сугыш турындагы күп сүзләргә
Сирәк кенә колак салабыз.

Еллар узган саен ераклаша, 
Сугышларның ачы хәсрәте.
Тик, хәтердә мәңге булса гына
Кабатланмас сугыш афәте.

Күпме язмыш челпәрәмә килгән, 
Күлләр булган яшьләр түгелеп.
Вафатларга хәер-дога барсын, 
Рәхмәтләрне безнең белдереп.

Нинди бәя белән җиңү килгән, 
Сөйлик әле һаман-һаман да.
Кадерләре кимемәсен аның, 
Бүгенгедәй тыныч заманда.

Илгә булган изге сөю хисен, 
Күчерергә кирәк яшьләргә.
Ул хисләрдән башка, кешеләргә
Авыр булыр җирдә яшәргә.

*  *  *
Бүген миңа берни кирәк түгел, 
Туктагандай булды җир шары.
Арыды да хыял канатларым, 
Ял сорады алар тик бары.

Хыял канатында зәңгәр күккә
Күтәрелми калдым мин бүген.
Тойгыларсыз, уйсыз, хыялларсыз, 
Дөнья көтеп үтте бу көнем.

Ә иртәгә, яңа көн туганда, 
Каурый болытлардан көч алып, 
Сокланып һәм сөеп, канатланып, 
Башлармын мин көнне таң калып.

*  *  *
Җиденче кат күккә мендем әле, 
Ай-һай биек икән ул күкләр.
Җиденчегә түгел, бер катка да
Менми яши җирдә бик күпләр.

Күңел күгең аяз булсын диләр, 
Аяз гына булып бетмәсен.
Яңгыры да кирәк кай чагында
Сугарырга күңел чишмәсен.

Кайгылары катлам-катлам болыт, 
Җилләр исеп китсә тарала.
Тозлы яшьләр белән юмаганда
Күңелләр дә кайчак карала.

Яшеннәре яшьнәп алсын әле, 
Күңел түрләренә үткәреп.
Каткан йорәкләргә хисләр кайтсын, 
Кылдай калсын күңел нечкәреп.

Канатларны яшькә чылаткан чак, 
Хәлсезләнеп калган чак була.
Күккә ашу өчен канатларга
Җирдә сөюләрдән көч тула.

Җиденче кат күккә мендем әле, 
Тик килмәде анда каласы.
Җиде катны, җиде кабат урап
Яши җирдә адәм баласы.

*  *  *
Сүнде әле бүген өмет шәмем, 
Йолдызымны болыт каплады.
Таңны көттем, болытлы көн туды, 
Алсуланып таң да атмады.

Кайгы җилләренә битем куеп
Моң-зарымны аңа сөйләдем.
Табигатьнең гайәр  бу көченнән
Таяныч һәм киңәш эзләдем.

Кайгы җиле туктап тыңламады, 
- Ялгыш-ш-ш, - диде -, мине туктату
Мин туктасам, синең йөрәгеңдә
Көн дә газап булыр таң ату.

Ә кайгымны шул җил алып китте, 
Болыт күлмәк киде ап-актан.
Көнчыгыштан өмет җиле исте, 
Киңәш килде миңа шул яктан:

“Адәм башларына кайгы килә, 
Илләр белән бәлә килмәсен.
Өмет шәмен кабат кабызырсың, 
Гомер шәмең генә сүнмәсен.”

Көзге уйлар

Табигатькә көз килгәнен тоймый
Агачлар да быел соңарды.
Төс җуймаган яшел яфракларга
Бөтерелеп ап-ак кар яуды.

Ничек күтәрер соң яшел яфрак, 
Көзнең ачы салкын җилләрен?
Кешеләр дә шулай, дөнья куып, 
Сизми кала картлык килгәнен.

Картлык көз ул.
                          Кеше гомеренең 
Кабатланмый язы-көзләре.
Сиздермичә, сорамыйча килә
Һәркемгә дә картлык көннәре.

Рәхмәт әйтеп, янда булганнарга, 
Без әзерме җирдән китәргә?
Сабырлык һәм акыл бир Ходаем, 
Соңгы сукмаклардан үтәргә.

Кузгал әле!

Безнең илдәй башка ил бар микән, 
Патшаларны терәп тоталар.
Кирәк булса алтын акыллыны
Чәйнәп-нитеп тормый йоталар.

Бер бомба да кирәк түгел илгә
Җибәрелгән инде җәяләр.
Җанны тырмап агулы ук оча, 
Агу көчен кем соң бәяләр?

Агулана акыл, тән һәм җаннар, 
Өметсезлек били яшьләрне.
Киләчәкне кемгә тапшырырбыз
Шулай алып барсак эшләрне?

Агу сатып, салым җыя имеш, 
Акыллы баш хаким-түрәләр.
Кемнәр кесәсенә акча керә, 
Күзсез булганнар да күрәләр.

Нәсел тамырларын кисә-кисә, 
Агулы ук кемгә кадала.
Гарип тәннәр, гарип җаннар туа, 
Авыл-шәһәр буйлап тарала.

Наданлыктан түгел, комсызлыктан
Калдырырлар илне хурлыкка.
Бу сабырлык түгел, ә мәнсезлек, 
Риза булып яшәү коллыкта.

Каршы йөзәр көчләр кая микән, 
Җилкәннәрне каян аласы?
Коллык чире җанны ялмаганчы,                                                 
Кузгал әле адәм баласы!

*  *  * 
Уен уйный бүген зур түрәләр, 
Ил язмышы алар кулында.
Үз кирәген уйлап закон яза
Киртәләр юк алар юлында.

Трамплинга баскан чемпиондай
Әйбер хакы күккә сикерә.
Телевизор экраныннан көн дә
Чырай бозып патша җикерә.

Түрәләргә кытлык килгән кебек
Ду киләләр бүген ак йортта.
Кәнәфиләр җылынып та тормый
Алыштыру бүген бик хутта.

Дәүләтебез күптән хәтерләтә
Батып барган биңгез корабын.
Исемнәре кемнәр булса да бер, 
Үти алар читләр таләбен.

Илгә хуҗа бүген яшел акча, 
Кадерлиләр аны өф итеп.
Халык ачуыннан һава кызды. 
Кабынмасмы икән гөлт итеп?

Үз-үземә

Таныш җилләр исә, 
Кырда икмәк үсә, 
Алсуланып ата көн дә таң.
Егылсам да тордым, 
Монда тормыш кордым, 
Бу бит туган җирем, бу ватан.

Кеше бит ул чыдам, 
Мин дә юлга чыгам, 
Алга барганнарга кушылам.
Җирдә бар хәрәкәт, 
Җирдә бар бәрәкәт, 
Алга бара торган юлчыдан.

Өметләрне өзми, 
Кеше бәхет эзли, 
Табылыр ул, бәхет, юл белсәң.
Кеше юлын бүлми, 
Ару-талу белми, 
Өлешеңә каршы йөгерсәң.

Ару

Юлларымда арган чагым була, 
Алга түгел, читкә адым була.
Күңелдә дә төннәр карасы.
Сызып кына шәмнәр сүнеп бара, 
Якынаймый хыялларга ара
Күпме калды микән барасы?

Укучыларыма
	Күбәк урта мәктәбен бетерүгә
	25 ел үткәч очрашкан укучыларыма.
Чирек гасыр үтеп киткән инде, 
Бу мәктәптән чыгып киткәнгә.
Көзгеләргә карап моңайсак та, 
Кайтып булмый икән үткәнгә.

Кулдан килгән кадәр белем бирдек, 
Һәм яшәргә сезне өйрәттек.
Булдыра алган кадәр киләчәккә
Офыкларны сезнең киңәйттек.

Без белгәннәр, бәлки, аз булгандыр, 
Дөрес булмагандыр юлыбыз.
Кичереп сез, безнең ялгышларны, 
Мәрхәмәтле безгә булыгыз.

Беркем бирми бәхет ачкычларын, 
Һәркем аны эзләп юл ала.
Кемдер таба бәхет юлларда, 
Ә кемнәрдер юлда югала.

Юлда югалмастай маяк булып, 
Мәктәп елларыгыз саклансын.
Ул елларны, ул юлларны уйлап
Күңелегез һәрчак сафлансын.

Сезнең әле иң гайрәтле чаклар, 
Алда әле ерак офыклар.
Хыялларга барып җитәр өчен
Юллар үтәр өчен сез ныклар.

Шулай тиеш, сезнең канат җәйгән
Безнең каурый койган чагыбыз.
Бер моңсулык, бер шаянлык белән
Барыбызны искә алыгыз.

Шомырт

Шомыртларның әле шау чәчәктә булып
Хуш исләрен сипкән чаклары.
Сөю хисен беләм, зур өметләр белән, 
Юл башына чыккан чакларым.

Шомырларның тулып, татлы-сусыл булып, 
Сыгылыплар торган чаклары.
Яшәү тәмен белеп, шатланып һәм көлеп, 
Гөрләп яши торган чакларым.

Шомырт ботагыннан кызгылт-сары яфрак, 
Өзелепләр төшкән чаклары.
Инде тормыш көзем, киек казлар эзен, 
Җанга якын алган чакларым.

Хакыйкать

Бала туды. Төн пәрдәсен ертып, 
Аваз салып килде җиргә җан.
Башкаларга гадәти көн туды, 
Аның өчен туды тәүге таң.

Өмет белән, сафлык, шатлык белән, 
Җиргә килде адәм баласы.
Каршысында озын юллар тора, 
Тик маяксыз гына барасы.

Тәңрем өчен бар җаннар да тигез, 
Үз нурының көдрәт тамчысы.
Кемнәрнедер шул нур алга дәшә, 
Кемдер җаны-тәннең ялчысы.

Яңа туган бала, ап-ак күңел 
Бары сөю, бәхет көтә ул.
Ана назын, ата кулын тоеп
Зур тормышка кереп китә ул.

Бирмәгәнне эзләп аптырыйбыз, 
Балалардан кайчак үзебез.
Гаеплене читтән эзләү белән
Күңел юатабыз күбебез.

Нәрсә чәчсәк, шуны урабыз без, 
Нәрсә бирсәк шуны алабыз.
Хакыйкатьтән качып китеп булмый
Шуңа никтер хәйран калабыз.


Чатыр мәхәббәте
“С любимым и в шалаше рай.”
Чатырларда гомер иткән заман, 
Мәхәббәттә булган бәхетле.
Заман үзгә инде, бер җирдә дә
Таба алмый кеше бәхетне.

Бүген инде чатыр төшенчәсе
Башка мәгънә алган, үзгәргән.
Зур түрәләр “чатыр төне” эзли, 
Хисләренә килгән көзләрдән.

Яшь кызларның кайнар тәнен тоеп, 
Яшәрмәкче бүген түрәләр.
Чатыр төне үткән япь-яшь кызлар, 
Күпме җан газабы күрәләр.

Чатырларда бүген бәхет түгел, 
Сәүдә, исәп кенә чагыла.
Чатыр төне кемне түрә итә, 
Кем өчендер юллар ябыла.

Тәлинкәне тотып торучылар, 
Үз җайларын гына беләләр.
Җылы урын, яшел акча туплап, 
Баскычлардан бик тиз менәләр.

Әллә белми алар, әллә белә 
Бер нәрсә дә эзсез калмасын.
Килер бер көн, алар буынының
Бер баласы күрер җәзасын.


Холык

Гомер буе гаеплене эзләп, 
Дөнья сүгеп кенә яшәде.
Үз кирәген генә күздә тотып, 
Ни теләсә шуны эшләде.

Акны кара диде, караны ак, 
Пыр туздырып үзен мактады.
Каршы сөйләгәнне яратмады, 
Дөнья ялкауларын яклады.

Тормышында тыныч көне булса, 
Борсаланып чыкты ул төнен.
Тамак туймас булды, талашмыйча
Үткәрсә ул әгәр бер көнен.

Кайнап торган ачу казанында, 
Кайнатты ул үзен көн саен.
Күпме эшне башлап ташлады ул, 
Белмәгәндәй эшнең һич җаен.

Боерды һәм таләп итте һәрчак, 
Аңласа да хуҗа түгелен.
Кытаклаган күрше тавыгына, 
Таш ыргытып ачты күңелен.

Яшәр өчен мөмкинлек юк, диеп, 
Бәхет эзләп китте, юл буйлап.
Күрше-күлән тынычланып калды, 
Гомерлеккә булсын, дип, юрап.


Яңа ел теләкләре

Яңа гасыр, яңа еллар килә
Ачылсынна ябык капкалар.
Бар кешелек өчен теләк телим, 
Кушылсыннар миңа башкалар.

Матур язлар, яшел җәйләр килсен, 
Бездә әле бүген ак кышлар.
Халык куандырсын көзге муллык, 
Бәрәкәтле булсын тормышлар.

Өметләрдән безне аерма син, 
Акыллардан безне аерма.
Язмыш сынавына юлыксак та, 
Канатларны безнең каерма.

Күңелләргә шатлык хисе тулсын, 
Кайгыларга урын калмасын.
Ямьсез гадәт, яшел елан булып, 
Табыннарда урын алмасын.

Ходай безгә бәхет бүләк итсен, 
Күркәм холык бирсен, сабырлык.
Тулы акыл бирсен, бу дөньяда
Күргәннәрдән акыл алырлык.

Дөнья матур, илләр имин булсын, 
Тыныч булсын һәрбез төнебез.
Сәламәтлек,  шатлык, бәхет белән, 
Узсын елда һәрбер көнебез.


Төнге учак

Кичкә каршы юлга чыкма диләр, 
Ә мин никтер кичне яраттым.
Эңгер-меңгер чакта юлга чыгып, 
Ничә тапкыр инде адаштым.

Таныш юллар, таныш чалым эзләп
Чит учаклар таптым кай чакта.
Төн карасын бүлеп читләр белән, 
Җылындым мин төнге учакта.

Юлаучылар бетеп тормый юлда, 
Учак булса кеше табыла.
Йолдызлы күк, учак яктысында
Экрен генә сүзләр агыла.

Күңел капкалары ачыламы?
Серен сөйли күпләр юлларда.
Уртак табын булып бар да чыга
Нәрсә булса шул чак кулларда.

Менә берәү килә кош тоткандай, 
Ерактан ук килә шатланып.
Барсын күрә, һәр нәрсәне белә, 
Һәр нәрсәгә яши сокланып.

Тәкәбберләр килә әзер булып, 
Җылынырга яккан учакта.
Уртак табыннан да авыз итә, 
Рәхмәт әйтә белми шул чакта.

Болганчыкта балык каба, диеп, 
Кармак салып карый кай-берсе, 
Уйлап кына, санап кына сөйли, 
Алдын-артын уйлап күбесе.

Юллар төрле, юлаучылар төрле, 
Һәрбер холык анда чагыла.
Кай берәүләр үзен югалтканда, 
Берәүләргә чын дус табыла.

Таң яктысы җиргә җәелгәндә
Учак сүнеп барган чагында.
Таралалар һәркем үз юлына, 
Очрашырлар микән тагын да.

Матурлыкка мәдхия

Матурлыкны күреп сокланабыз, 
Кеше матурлыкка омтыла.
Чәчәкме ул, гүзәл йөзле кызмы
Күргәч бар борчулар онтыла.

Сөбханалла, димен, бу гүзәллек, 
Үзең биргән бүләк ләбаса.
Горурланмый гына кадер белеп, 
Яши белер микән бу бала.

Шаһзәдәдәй гүзәл егет күрсәм, 
Сөбханалла, димен, сокланып.
Бу балаңа, акыл бирдеңме? - дип, 
Уйлап куям аннан, уфтанып.

Матурлык ул бүләк кенә түгел, 
Зур бер сынау тормыш юлында.
Күпме гашыйкларның язмышлары
Була матурларның кулында.

Үзләре дә бәхет тапсын иде, 
Яры булсын үзе сайлаган.
Матурлык бир җиргә, кешелеккә
Ямьнәр бирер өчен яралган.

Соңгы чик

Тарих тәгәрмәче шыңгыр-шыңгыр
Гасыр ахырына терәлде.
Ямьсез гадәт, бетмәс ызгыш-талаш, 
Җепсәләргә кереп сөйрәлде.

Илләр буйлап әшәке чир йөри, 
Җәза ахры кылган гамәлгә.
Агу иснәп, кадап җүләрләнә
Яшь җилкенчәк кыска бер мәлгә.

Үз иленә үзе бомба ташлый, 
Чиктән ашкан сугыш түрәсе.
Телевизор илгә гайбәт чәчә, 
Ниләр генә бардыр күрәсе.

Үтеп китә алмас кебек кайчак, 
Бу елларны безнең җир шары.
Ычкыныр да китәр күчәреннән, 
Тузан гына калыр тик бары.

И, Ходаем, синдә генә өмет, 
Коткарсаң да бары син генә, 
Бәндәләрнең кылган гөнаһларын, 
Гафу итә алыр кем генә.

Хатын

Тормыш йөген тарткан хатын,
Эштә эшләп кайткан хатын.
Кылны кырыкка ярырга, 
Тырышкан да шул ук хатын.

Балаларны көйли – хатын, 
Базарга да йөри хатын.
Йөткерсәң дә кирәк хатын, 
Юлга чыксаң, алда хатын.

Йортның нуры була хатын, 
Хурга калсаң, сәбәп хатын, 
Мең төрле сыйфатка ия
Һәркөн башка – бары хатын.

Аждаһадай усал – хатын, 
Инсафлыкка мисал – хатын.
Нинди генә булса да ул, 
Яратуга мохтаҗ хатын.

Теләп алган кеше – хатын, 
Терәк булган кеше – хатын.
Кадерләрен белгәннәргә
Җанын ярып бирә хатын.

Язлар килә

Бүген бездә көннәр тыныч әле, 
Иртәгесе көнне кемнәр белә.
Иртәләрен ак томанга төреп, 
Кояш чыга, җиргә язлар килә.

Иң беренче эш дип атый-атый, 
Сугыш әләмнәрен элә-элә.                                                          
Матур итеп җайлап сөйли-сөйли
Безнең илгә яңа патша килә.

Авыл-шәһәрләрне “чистарттык”,  дип, 
Тук генерал көн дә хәбәр бирә.
Хәрәбәләр буйлап горур атлап, 
Бәйрәм итә алар көлә-көлә.

Акча исе аңын алган берәү, 
Үзе теләп яуга барып керә.
Җиһан аңа ләгънәт укыса да, 
Аңа да бит җирдә язлар килә.

Яраланган тәннәр, җаннар зарын
Кем ишетә җирдә, кемнәр белә.
Бу мәхшәргә карап тормый гына
Җир өстенә кабат язлар килә.

Гөл итсә дә җирне, көл итсә дә, 
Бүген әле кем соң җавап бирә?
Табигатьтә генә ныклы канун
Кыш артыннан җиргә язлар килә.


Гүзәллек

Каеннарга тиңләп гүзәл кызны, 
Җырлар туган төрле телләрдә.
Гүзәл затны матур чәчәкләргә
Тиңләгәннәр күпме илләрдә.

Гүзәллектә нинди мәгънә бар соң, 
Сокланырдай кеше булмаса?
Бу дөньга гашыйк күзләр белән
Карый торган ирләр тумаса.

Чын соклану белән гүзәллеккә 
Башын ияр ирләр бар чакта.
Мәхәббәт тә яшәр, гүзәллек тә
Оныклар да җырлар шул хакта.

Сугыш турында уйлану

Кабил белән Һабил риваяте
Килә безгә ерак гасырдан.
Үз туганы канын коеп Кабил
Теләгәнен чынга ашырган.

Шул вакыттан ахры, ачу һәм уч, 
Каннан канга күчеп саклана.
Көнчелеккә кушып бу ачуны
Һәр буынның җаны таплана.

Тыныч кына яши белми кеше, 
Һаман сугыш, яулар, талаулар.
Сугыш уеннары уйнап үсә
Бот буедай нәни малайлар.

Батырлыкны сугыш белән бәйләү
Хакыйкатьне ялгыш күрүдер.
Бәлки, иң зурысы батырлыкның
Сугышларсыз яши белүдер.

Сугыш биргән маллар, дан-дәрәҗә
Иләктәге суга тиңдәш ул.
Бармак арасыннан агыза да, 
Тагын корал ала шул ук кул.

Чаң сугасы килә, авазымны
Ишетсен дип, бөтен кешелек.
Җирдә оҗмах булыр иде күптән, 
Һәркем кылса бары изгелек.

Өзмәгез, лә, кеше гомерләрен
Яшәү мизгел – ул бик кадерле.
Үз үлеме белән үлгәннәргә
Казысыннар җирдә каберне.

Тыныч тормыш чәчәк атсын өчен, 
Нинди генә чара табасы?
Көчең җитсә, сугышларны туктат, 
И, акыллы, адәм баласы!

...Яшәү иркен, дөнья матур, 
Коллык беткән, байлык җиткән.
Нигә кирәк җирдә сугыш?
Уйлап йөрим шуны күптән.

Татар хатыны

Калымсыз да, карусыз да булган, 
Эшчән, уңган татар хатыны.
Милләтнең ул асыл нигез ташы, 
Энҗе-мәрҗәннәре, алтыны.

Мәгъриптән дә аны, мәшрикътән дә
Эзләп табып, килеп алганнар.
Татар киленнәре алган йортлар, 
Бик канәгать булып калганнар.

Яратуны түгел, бурычларны
Өстен итеп куеп яшәгән.
Хокук даулап гауга кубармаган, 
Ире белән тигез эшләгән.

Милләтеннән ваз кичмәсә дә ул, 
Бу турыда бик аз уйлаган.
Бала таба торган, тик балага
Татар исеме дә куймаган.

Теле, моңы белән тартылса да, 
Туган якка, ата-анага.
Изге кыйбласын ул алыштырган, 
Ятлар җаны кергәч арага.

Милләт өчен юкка чыгып бара, 
Энҗе бөртегедәй кыз бала.
Дөнья тулы милләт ара никах, 
Сибелә дә татар тарала.


Сезме соң бу, татар ирләре?

Гаиләнең башы, таянычы
Ирләр була иде элгәре.
Дилбегәне биреп хатыннарга
Юл югалтты татар ирләре.

Җигелгән дә хатын, йөкне тарта
Алай түгел иде элгәре.
Дәрәҗәсен, динен бер яртыга
Алыштырды татар ирләре.

Гаеплене читтән эзли күрмә, 
Тик үзеңә кара элгәре.
Төссез, өнсез, сансыз калдыгыз бит, 
Сезме соң бу, татар ирләре?

Сезне сүгү безгә рәхәт мени, 
Ялгышасыз, татар ирләре.
Арка терәп, иркәләнеп кенә
Бер яшисе килә бит әле.

*  *  *
Бәхет – томан, арасында чакта
Бар икәнлеге дә сизелми.
Бәхет – диңгез, анда йөзгәннәргә
Олылыгы аның күренми.

Бәхет – офык, якынайган саен, 
Күчкән кебек һаман гел алга.
Бәхет – урман, гомер фасылында
Агачлардай төрле төс ала.

Кеше шундый, бәхет эзләп йөри
Бәхет арбасына утырып.
Әйтерсең, лә, кемдер көтеп тора, 
Кәрҗиннәргә бәхет тутырып.

Кеше бәхетенә көнләп яши, 
Үз бәхетен күрми бер ише.
Тотып карар бәхет көтә-көтә, 
Җирдән китеп бара күп кеше.

Үзгәргәндер, бәлки, бу галәм

Яшел җирем мәңге хәрәкәттә, 
Кояшыбыз белән гел бергә.
Галәмнәрдә бездәгедәй түгел, 
Вакыт төшенчәсе гел үзгә.

Көннәр дә юк анда, төннәр дә юк, 
Чиксезлектә йөзә йолдызлар.
Мизгел санап типкән йөрәк белән
Кеше генә чикле юл узар.

Ачылмаган чәчәк булып кала, 
Кемдер җитми барып ахырга.
Вакыт санга сугып яшәүчеләр
Хаталарын барлап ашыга.

Тарихларда исем калмаса да, 
Юкка гына кеше килмәгән.
Һәр туган зат белән җир үзгәргән, 
Үзгәргәндер, бәлки, бу галәм?

Җир-ананың йөрәгендә һәркем
Хәтер булып мәңге каладыр.
Кеше җирдән галәмнәргә күчеп
Йолдызларга карап барадыр.

Яңа ел килә

Әкрен генә яуган карлар белән
Күңелләргә якты нур иңә.
Кешеләргә бәхет, шатлык теләп, 
Җир өстенә  яңа ел килә.

Азан моңнарына күмә-күмә
Кояш батсын, атсын таңнар да.
Догаларга кушып теләк телик, 
Сафлансыннар әле җаннар да.

Гөрләп чәчәк атсын Татарстан, 
Яңгырасын татар моңнары.
Яшьләр горурланып, мин татар дип, 
Башын тотсын һәрчак югары.

Байлыгыбыз безнең – хезмәт сөю, 
Нәтиҗәсе булсын бәрәкәт.
Заман юлы кылдан нечкә бүгел, 
Җитәкләүчеләргә мең рәхмәт.

Сәламәтлек, бәхет, шатлык телик, 
Җир өстенә килгән һәркемгә.
Күкләр аяз, илләр тыныч булсын, 
Һәм өметләр баглыйк һәр көнгә.

*  *  *
Изгелеккә юллар ябык түгел, 
Тарыкмасын бары күңелләр.
Тамак хакын хаклап кына яшәп, 
Үтмәсеннәр иде бу көннәр.

Җан асрарга гына килмәгән бит, 
Кеше килгән җирне бизәргә.
Нинди бәхет, һәркем тоя алса, 
Үзен кирәк итеп сизәргә.

Безнең кулны күпме эшләр көтә, 
Теләгәндә юллар ачыла.
Сәбәп табып була эшләмәскә, 
Мич башына менеп кач кына.

Аяк-кулы, башы исән кеше, 
Тормышыннан әгәр зарланса.
Кемнән гаеп эзли, нәрсә көтә?
Бар да үз кулында ләбаса.

Татар ире кирәк

Татар каны безнең тамырларда, 
Татар даны ерак гасырларда, 
Татар теле югалмасын өчен, 
Татар иле таралмасын өчен, 
Татар ире кирәк безнең җиргә.

Аналарның җаны тынсын өчен, 
Күңелләрдә шатлык булсын өчен, 
Сабыр гына барын эшли белгән, 
Үз акылы белән яши белгән, 
Татар ире кирәк безнең илгә.

Кырда иген күкрәп үссен өчен, 
Тәмле булып ашлар пешсен өчен, 
Аек килеш өйгә кайтып кергән, 
Үз язмышын үзе чишә белгән, 
Татар ире кирәк безнең өйгә.

Илләр йөген тартып барыр өчен, 
Көн дә эштән көтеп алыр өчен, 
Бишектән үк татар телен белгән, 
Күңелендә татар моңы йөргән, 
Татар ире кирәк безнең илгә.

Яшь гаилә оя корсын өчен, 
Авыл-шәһәр имин торсын өчен, 
Үз намусын саклый белгән, 
Кирәк чакта илен яклый белгән, 
Татар ире кирәк безнең илгә.


Тигезлек

Тигезлек дип авыз чайкамагыз, 
Табигатькә генә карагыз.
Хәтта ике яфрак бердәй түгел, 
Шуңа карап хәйран калабыз.

Тигез итеп яратмаган Ходай
Һәм кирәк тә түгел тигезлек.
Берәү чаба-чаба дөнья көтә
Берәү тора көтеп имезлек.

Берәү була салмак, берәү җитез, 
Бер җебеккә була бер чая.
Кеше сыйфатларын үлчәү өчен, 
Үлчәвегез бармы, ул кая?

Гамәлләрне тигезләмәк булып, 
Өлге итеп кемне аласы.
Дөреслеген шик астына алам, 
Бәя куйса адәм баласы.

...Тик, килә ул бер көн, ихтыярсыз, 
Һәркем тигез була шул чакта.
Өч аршин җир җитә һәркемгә дә, 
Бүген уйлый белик шул хакта.

50 яшькә шаян котлау

50 яшь ул хатын-кызның
Иң бәхетле чагы, ла.
Яшь чакта бит, бала-чага
Итәгеңә тагыла.

Йөреп була кунакка да, 
Театрга, кинога.
Тик алгысатып күңелне
Юк-бар уйлар уйлама.

Теләсәң ят, теләсәң тор, 
Курыкмыйсың бер кемнән.
Канәгатьлек алып кына, 
Яшә әле һәр көннән.

Гомер юлында остардык, 
Кулдан килә бар эш тә.
Без сөйкемле инде бүген
Бизәнмәгән килеш тә.

Кәефсез, я сырхау булсаң, 
Сирәк кара көзгегә.
Бәхет дәрьяларың тулы, 
Колач салып йөз генә.

Әнкәйләр

Безнең әнкәйләрне сыйфатларга
Нинди генә сүзләр табасы.
Тормыш авырлыгы әле бер хәл, 
Күпме булган бала-чагасы.

Авыр дими, җиңел дими генә, 
Фәлсәфәсез яши белгәннәр.
Һәркем күңеленә ярый торган
Ачкычларны таба белгәннәр.

Һәр балага күпме назлар биргән, 
Чиксез булган, ахры, сөюе.
Юкка-барга безне борчымаган, 
Тик эчендә булган көюе.

Сугышы да, ачлыгы да булган, 
Булган табыш, булган югалту.
Үз кайгысы баштан ашканда да, 
Вазыйфасы булган юату.

Кайгылардан күңел каралтмаган, 
Һаман изге теләк теләгән.
Хәл кадәре хәрәкәттә булган, 
Тик торуны һич тә белмәгән.

Зарланмаган, заман сүкмәгән ул, 
Җылы булган һәрчак карашы.
Шулай итеп җирдә яшәү өчен, 
Сабырлыклар каян аласы.

Гап-гади бер татар хатыны сез, 
Һәм куймаслар сезгә хәйкәлләр.
Таш ул нәрсә, таш ул берни түгел,
Безнең йөрәкләрдә изге урын – 
Сезнең өчен урын, әнкәйләр.

Кыз балама унсигез

Унсигездә хыял диңгез
Бәхетең алда әле.
Агачтан түп-түгәрәк
Өлгерер алма әле.

Кояш көлеп нурын сипсен, 
Юлларың алда әле.
Өметләрең, бәхетләрең
Туачак таңда әле.

Озын-озак юллар телим, 
Югалма, ара күрмә.
Сәламәт бул, парыңны тап, 
Ялгызың кала күрмә.

Ялгышлар калса да артта, 
Кирегә бара күрмә.
Сагыш-моңга, газапларга
Җаныңны сала күрмә.

Күңелеңә һәрвакытта
Бары изге уй керсен.
Дөнья матур, бар да яхшы
Гел шулай була күрсен.

Беренче укытучыма

Иң беренче безне каршы алып, 
Олы юлга озатып калдыгыз.
Гомер буе безнең күңелләрдә
Якты маяк булып яндыгыз.

Күңел җылыгызны һәр балага
Өләштегез һич тә кызганмый.
Кичләр буе дәфтәр тикшердегез
Язлар, көзләренә карамый.

Ялгышып, без читкә тайпылганда
Чыктыгыз сез һәрчак каршыга.
Безнең кимчелеккә борчылдыгыз, 
Мактадыгыз һәрчак яхшыга.

Сезнең дә бит күңел түрләренә
Безнең һәрберебез эз салган.
Күпме бала тормыш сукмагына
Сезнең хезмәт аша юл салган.

Зур ихтирам белән искә алып, 
Сезгә  һәрчак рәхмәт әйтәбез.
Балаларга шатлык, терәк булып
Сау-сәламәт озак яшәгез.

Кайнанама
	Әниебез Минхаҗетдин кызы
	Нәкыяга багышлап.
Исән чакта әйтә алмый калдым, 
Соң шул инде, соң шул, үкенәм.
Рухың өчен хәер-дога кылып, 
Ходаемнан гафу үтенәм.

Ярлыкачы кылган гөнаһларын, 
Азат түгел беркем хатадан.
...Авыр еллар булган, үскән алар
Ятим  калып ана-атадан.

Һәм, яшьлекнең матур вакытына
Туры килгән сугыш еллары.
Инде, ярын табып тормыш коргач, 
Бер-бер артлы туган уллары.

...Язмыш-язмыш, сөяр-сөелер чак
Аямадың нигә син аны.
Хыянәткә тиңдәш газап бармы, 
Тоташ әрнетердәй бу җанны.

Чыдый алмый хисләр давылына
Бусаганы атлап кергән ул.
Һәм кочаклап ике нарасыен, 
Көче җитеп чыгып киткән ул.

Баштан үткән генә аңлый ала, 
Егылмаска күпме көч кирәк.
Тормыш арбасына җигелергә
Түзсәң түз син йөрәк, әй, йөрәк.

...Гомер бик тиз уза, менә инде, 
Балалар да үсеп җиттеләр.
Канат ярган яшь бөркетләр кебек
Ояңны да ташлап киттеләр.

Җанда бушлык, вазыйфасын үтәп
Яфраклар да җиргә коела.
Ә улларың килеп күренмәсә, 
Игътибар аз кебек тоела.

Яшәешнең кануннары шундый, 
Кем чыга да истән, кем керә.
Артка күчеп тора башка нәрсә, 
Алар бүген бала үстерә...

Тәмле була иде таба ашың
Хәзер дә, бит, искә алалар.
Сөлгеләргә төреп килә идең
Авыз итсен диеп балалар.

Тыныч кына яшәп була мени, 
Тормышларның бетми сынавы.
Олы улың керде кара гүргә, 
Бу хәсрәткә чыдар җан бармы?

Шул кайгылар салган утлар сине
Шәмнәр итеп, ахры, яндырды.
Һәм, җилкәнсез калган кораб кебек
Давылларда сине калдырды.

Бөтерчектәй бөтерелеп кенә
Яши идең.
                  Каян беләсең, 
Хушлашмыйча киттең, бик тиз киттең
Язмыш шулай булган күрәсең.

Бермкемгә дә үпкәләми киттең, 
Һәм, калмады беркем үпкәләп.
Рәнҗемичә киттең бу дөньяга
Тормаса да тормыш иркәләп.

Синең өчен сорап дога кылам, 
Изге теләк теләп, әлбәттә.
Рухың тыныч, гүрең нурлы  булсын
Мәңгелегең булсын җәннәттә.

Сез – маягым
	Табибә Римма Миңнулловна Ахметовага
Гомер буе көнләштем мин сездән, 
Ак көнләшү белән көнләштем.
Кешеләргә ярдәм иткән өчен,
Табиб булган өчен көнләштем.

Тынгы белми эшли белгән өчен, 
Тәвәкәллек өчен көнләштем.
Тәгәрәшеп үсеп килә торган 
Кызларыгыз өчен көнләштем.

Уйламыйча тормыш мәшәкатен, 
Күчкәнегез өчен көнләштем.
Дан һәм дәрәҗәгез үскән өчен
Сәләтегез өчен көнләштем.

Бирешмичә еллар агышына
Яши алган өчен көнләштем.
Юл күрсәтеп янган якты шәмдәй
Яна алган өчен көнләштем.

Юк, көнләшү түгел, ахры, болар
Ай-кояштан кем соң көнләшә?
Миллионнар өчен кояш берәү, 
Һәркемгә дә якты өләшә.

Күңелемнең  тирән бер җирендә
Гомер буе хыял сакланган.
Табиб булу дигән шул хыялым
Маяк итеп сезне сайлаган.

Сез шул маяк, минем өчен маяк, 
Әмма, сүнәр иде ул нурлар.
Хыялыма тәңгәл шул маягым
Үтә алмаса сездәй зур юллар.

Сезне дә бит, яшел келәм түшәп, 
Кочак җәеп беркем көтмәде.
Ирешкәне, бары, сезнең хезмәт
Бер көрәшсез гомер үтмәде.

Эшегездә уңыш, гаиләгез, 
Бүген инде, менә, күрегез, 
Тәвәкәлләп ташлар яра-яра
Сайладыгыз юлны үзегез.

Өйдә булган тынычлык һәм бәхет, 
Күп өлеше – хатын өлеше.
Ә балалар, әйтсәң-әйтмәсәң дә
Гаиләнең күңел көзгесе.

Чайпалдырмый шушы бәхетләрне
Һаман алга-алга барыгыз.
Соңгы көнгә кадәр минем өчен
Йолдыз-маяк булып яныгыз.

Мин

Тормышымның бер фасылы үткән, 
Кереп барам яңа фасылга.
Тау башына басып мин күз салам
Алга, артка, ерак-якынга.

Хыялларның алсу офыгына
Ирештермәсә дә юлларым.
Сайлаганны сөйдем, хезмәт иттем, 
Теләгәнчә узды елларым.

Зарланырга сәбәп таба алмыйм, 
Зарлансам, бит, булыр гөнаһы.
Бәла-каза күрми көзем җитте, 
Һәм хәерле булсын юл башы.

Яңа фасыл, бары күнегергә
Һәм чыдарга кирәк көзләргә.
Сары түгел, алтын көзләр килсен
Чарасызлык булмас күзләрдә.

Картаябыз димим әле бүген, 
Бармы әллә аның сәгате.
Картаю ул, еллар саны түгел, 
Картаю ул, күңел халәте.

Иярү

Әллә кәҗә, әллә сарык елы
Килә икән безгә, җәмәгать.
Татар өчен ат, бит, үзе бер фал, 
Ат елыннан без бик канәгать.
Татар үзе аттай эшчән халык
Тарта бирә тормыш арбасын.
Һаман сөйри, авыр дия белми, 
Күтәрәмгә генә калмасын.
Үзенчәлек белән килер инде, 
Ат түгел лә, кәҗә я сарык.
Аттай эшләп иза чикмәс кәҗә, 
Ашый ала кайры һәм кабык.
Елан елында да булып алдык, 
Маймыл булып күпме сикердек.
Әтәч булып күпме сөрән салдык, 
Тычкан булып келәт кимердек.

Гороскоплар белән эш итәбез, 
Күк кәнсәләренә тыкшынып.
Кемдер, әнә, талисманнар эзли
Асыл ташлар сайлый ымсынып.
Йолдызнамә төзеп баш катыра
Безнең өчен кайсы күрәзә, 
Алыш-биреш итә язмыш белән
Матур итеп сүзләр тезә дә.
Бар бит әле, кемдер ышана шул, 
Бәлки, чындыр диеп ышана.
Булса да бит чыны, безгә аны
Кем соң чутлап торсын, куй сана.
Еллар агышына бәя биреп
Көнчыгышка колак салабыз.
Санга сукмый гореф-гадәтләрне
Көнбатыштан акыл алабыз.

...Җитте, бетте, чын уен бу
Көн дә яңа гороскоп.
Әллә чаян, әллә кысла
Үз-үзеңә карап бак.
Шаярып иярсәң була
Чынлап торып иярмә!
И, татарым, үз юлың тап, 
Үз атыңны иярлә!

Көзге юл

Каләмемдә кара кибеп беткән
Язмаганга инде байтактан.
Көннәремә сары төс уралган, 
Салкын җилләр исә төн яктан.

Уйлар бүтән хәзер, көннәр бүтән, 
Үзгәрде шул гомер агышы.
Яшәешнең кануннары белән
Көзләремә кереп барышым.

Ах, ул көзләр, хисләр үзгәреше, 
Кагыладыр көздә һәр кемгә.
Кояш, болыт, җилләр тәэсир итә
Тәнгә генә түгел, күңелгә.

Тик, көзләрнең билгеле үз яме, 
Чагыштырмас моңсу бу чаклар.
Һәм күңелдә кабат-кабат балкый
Ерактагы зәңгәр учаклар.

Үзгәргәнбез инде барыбыз да, 
Чордашларның карыйм йөзенә.
Шул түгелме бәхет, чал кергәндә
Басып торсаң тәүге эзеңә?

Көзге юлга чыкмый чаралар юк, 
Исмәсә дә җилләр уңайдан.
Акыл белән аны үтәр өчен
Тик, сабырлык сорыйм Ходайдан.


Хәбәр

Ишетәсезме?
                     Җир, бит, хәбәр бирә:
- Яманлыктан мине яклагыз, 
Мине генә түгел, үзегезне, 
Яшәешне җирдә саклагыз!
Тау ишелә, вулкан атыла дип, 
Көн дә яман хәбәр алабыз.
Нигә икән, диеп, уйламыйча
Бары хәйран гына калабыз.
Барына да кеше сәбәпче бит, 
Бик үзгәрде кеше, азынды.
Кешелекнең туу кануннарын
Үзгәртергә, хәттә, алынды.
Ялган кыйммәтләргә табынды да, 
Чын белемгә урын калмады.
Тән һәм җанны аерганга күрә
Рухи ныклык үсеш алмады.
Тән ныклыгы ,фәнни алга китеш, 
Камил заттан робот ясады.
Соңгы еллар сәясәте моны
Уйлый белгәннәргә раслады.
Акыллымы кеше, акылсызмы?
Сүз көрәштерүдә ни файда. 
Күпме тапкыр җирдә афәт булган, 
Акыл нәтиҗәсе, соң, кайда?
Кнопкага бүген кулын куйган
Рухы гарип бөек сенатор.
Меңнәр җанын кыеп байлык туплый
Ул залимны кемнәр туктатыр?                                                    
Коралларның, инде, иң яманы
Иң көчлесе җирдә сынала.
Җир кешесе түгелмени без дә?
Ник бик азлар гына уйлана.
Чаң сугарга вакыт, диктаторлар
Сугыш әләмнәре күтәргән.
Техник белем шундый, 
                                        җир ананы
Ычкындыра ала күчәрдән.
Ишетәсезме?
                      Кыл өстендә язмыш, 
Сабырлыгы бетәр җирнең дә.
Бер ил, беркем, берни кала алмас
Без ваемсыз булсак бүген дә!

Нәтиҗә

Елмаймадык әле кирәк кадәр
Биттә җыерчыклар бетәрлек.
Бу дөньяның кайгылары кебек
Шатлыклары да бит җитәрлек.

Еламадык, ахры, кирәк кадәр,
Сагышларны юып китәрлек.
Эчтән янып, тыныч күренергә
Сабырлыклар бездә җитәрлек.

Җырламадык, һаман тыелдык без
Талант юк, дип, җәлеп итәрлек.
Үз йөрәгебезне яшәртергә
Күңел моңнары, бит, җитәрлек.

Ычкынмадык акыл күчәреннән
Андый мизгел булды җитәрлек.
Барын оныттырып, бер минутка
Җирдә иң бәхетле итәрлек.

Ах, ялгыштык бугай, гомер үткән
Без чыдам дип, сабыр һәм түзем.
Алдагының аркасына карап
Соңгы сафта атлыйм мин бүген.

Рәхмәт сезгә, күрше апалар

Күз алдымда, ак яулыгын япкан, 
Җиң сызганган күрше апалар.
Җитез кулларында мең дә бер эш
Иртә торып, иң соң яталар.

Иң беренче: “Малкай”, - дия-дия
Сыер савып керә шатланып.
Чәен куя, табын әзер була, 
Таң беленә шул чак алланып.

Күкрәгенә терәп ипи кисә, 
Аерма, дип, Ходай, икмәктән.
Балаларга сөйгән ярлар тели, 
“Булса иде безнең милләттән.”

Ерактан ук сәлам биреп килә, 
Ачык чырай белән, елмаеп.
Кырык эшен куеп хәл сораша, 
Калсаң әгәр бер чак моңаеп.

Бәхеттә дә, шатлык, кайгыда да
Күтәрелеп һич тә бәрелми.
Нинди генә авыр булганда да
Яшәү дәрте анда сүрелми.

Җан җылыгыз белән өйләр ямьле
Таңнары да тыныч аталар.
Авылымның күрке булган өчен
Рәхмәт сезгә, күрше апалар.


Халәт

Үткән көнгә рәхмәт әйтмәдем мин, 
Аткан таңга сәлам бирмәдем.
Күнегелгән хәрәкәтләр белән
Чәем куйдым, табын көйләдем.

Намазлыкта булып сизми калдым, 
Сәҗдәләрдә башым игәнне.
Телем әйтте, җаным ишетмәде
Ходаема рәхмәт дигәнне.

Елмаюлы караш көтеп бактың, 
Мин яшердем синнән күземне.
Аңлашылмас халәт миндә бүген, 
Мин югалттым әле үземне.

Боҗра

Һәр нәрсәдә күпме мәгънә
Гап-гади нәрсә уйлыйм.
Табигатьнең могҗизасы – 
Боҗра турында уем.

Фәндә камил, күзгә күркәм, 
Гаҗәп төгәл фигура.
Күпме мәһабәт бинаның
Нигезе булып тора.

Ышанычлы, үзәк тигез, 
Гади һәм аңлаешлы.
Спортка да җайлап кына
Боҗралар кереп китте.

Әйтик парлылар боҗрасы – 
Туй балдаклары була.
Пар балдакның эчләренә
Сөю хисләре тула.

Тик боҗраның капма-каршы
Мәгънәсе дә бар әле.
Кайгы боҗраларын өзеп, 
Бармы чыгу әмәле.

Уен боҗрасына капсаң
Күлмәксез калып була.
Өчле мәхәббәт боҗрасын 
Җырларга салып була.

Һәр таякның ике башы – 
Авыры һәм җиңеле.
Һәр нәрсәдә ике мәгънә - 
Күңелсез һәм күңелле.

Ак һәм кара, яхшы-начар
Аеру һәркем эше.
Җир дә боҗра буйлап йөри, 
Һәм җирдә яши кеше.

Халкыма

«Татар акылы төштән соңга»
Канәгать булма әле.
Иртән торып гыйбәдәт кыл, 
Уеңны уйла әле.

Җитешә алмый калырсың
Төштән соң эш башласаң.
Булган ихтирам югалыр
Башлаганны ташласаң.

Эшләгәннән хата эзләү
Бик хас сыйфат татарга.
Һич тә акыл кирәк түгел
Мич башында ятарга.

Телен, илен югалтмаган 
Халык әле бүгенгә.
Тик, шулай да риза булма
Ирешелгән бу көнгә.

Көрәшкәнгә - көн дә мәйдан, 
Билбавым сала күрмә.
Милләт җанлы яшьләрне тап, 
Ялгызың кала күрмә.

Югала язган хисләрне 
Ныгытасы буын без.
Халкыбызның хак җәүһәрен
Берәмтекләп эзлибез.

Татар дигән асыл исем – 
Атта алдан баручы.
Алда барса, табылыр ул
Атка сөлге тагучы.

Тик, без, халкым – бөтенебез
Сөлге тагучы булмыйк.
Көч берлектә, шул сафларда
Алга баручы булыйк.

Үземчә

Бу тормышта минем үз юлым бар – 
Диңгезләргә койган бер агым.
Җирдә үз урыным, үз дәрәҗәм
Үз шатлыгым, һәм дә, үз кайгым.

Һәр фикерне чынга алмадым мин, 
Аңламасам кабул итмәдем.
Кеше өлешенә кагылмадым, 
Үз йөгемне ташлап китмәдем.

Үз җаныма ачкыч таба алдым, 
Яшим җаным белән килешеп.
Кемдер, әнә, мыскылларга салып, 
Газаплана бәхет бүлешеп.

Эзләмәдем җирдә асыл маллар
Кызыктырмый Кызыл диңгез дә.
Хыял чикләренә җитәм төсле
Аяк бассам туган нигезгә.

Бу  тормышны мин үземчә аңлыйм, 
Сөям, янам, көям үземчә.
Гарешләргә аша алсам иде                                                     
Җаным тапланмаган көенчә.

Ә бүгенгә

Көне буе зыңлап тора
Җырлар – колак алдаучы.
Мең дә бер җыр туып тора
Юк тыңлаучы, аңлаучы.

Кинәт бер җыр пәйда була
Яктырып китә җиһан.
Гасырларның төпкеленнән
Халкыбыз моңын җыйган.

Әсәрләр язылып ята, 
Экран тулы әкәмәт.
Баш шөребе бушасын дип, 
Эшләнә бу галәмәт.

Шушы мәхшәр арасында
Алмаз бөртеге сыман.
Ялтырап китә бер язмыш
Гаҗәп зур талант сыйган.

Күпләр җиңел кәсеп эзли
Сәбәп итеп михнәтне.
Зирәк җаннар тартышалар
Алга әйдәп милләтне.

Ә бүгенгә...
                    ә бүгенгә табылмаган бер чара.
Бәдән таза, күңел зәгыйф, 
Буталган ак һәм кара.
Максатсыз да, маяксыз да
Кешелек алга бара, 
Кешелек кая бара?

Көзге дүртъюллыклар

Җырлар моңсыз, сүзләр тозсыз, Гамьсез кояш, илдә көз. Гаҗизлектән каләм сынды, Тел төбендә калды сүз. * * * Көннәр кыска, җилләр көзге Әле кар, әле яңгыр. Гөнаһларга бата-бата Үза гомер һәм гасыр. * * * Кабергә дә, дәвергә дә Файдасыз безнең мирас. Күңел тарайды кешедә Изгелек анда сыймас. * * * Барсын төяп алып китәр Вакыт – тарих иләге. Җилләрдә коелып калып Мәкинәсе, кибәге. Уйлама син, йөрәк Уйлама син, йөрәк, уйлама син, Бар дөньяның кыен хәлләрен. Белсәң дә син юлның ялгышлыгын, Үзгәртергә юк бит әмәлең. Сабантуйга чыккан чаптар кебек, Янып калма, юлның уртасы. Беләсең бит, йөрәк, каударланма Синдә түгел дөнья тоткасы. Акыл белән алга китсәк тә без, Кеше бара дөнья җимереп. Таптап үтә җирдә матурлыкны Урман-кырлар кала илереп. Техникага сәҗдә кылды кеше, Сизми көннәр-еллар агышын. Җанын куып кертте тар читлеккә Ишетми ул йөрәк сагышын. Табигатькә туган түгел кеше Бүген ятим калды бар хәят. “Үткәннәргә карап гыйбрәт ал,” – дип Дөнья көн дә укый бер аят. Ни хикмәттер, тизлек арта бара Яшәгәнне сизми калабыз. Гамәлләрдә, сүздә хаклык бетте, Гөнаһларга бата барабыз. Яшәү өчен кирәк нәтиҗәне Акыл бирде, рухым алмады. Акыллылар юлы янда калды Йөрәк үз сукмагын сайлады. Йолдыз юлын сайлап алга барам Атылырмын бер көн кабынып. Ә бүгенгә, могҗизалы җирдә Матурлыкка яшим табынып. Картлар көнендә уйлану Ничек яшәсәк тә гомер уза, Һәркемгә дә бары бер теләк – Хәзер инде безгә җир өстендә Бары саулык кына бик кирәк. Канәгатьлек шатлык белән генә Узсак иде калган гомерне. Кемгә күпме тиеш, беркем белми, Һәр көне, бит, аның кадерле. Көнләшмичә, күпкә өмет итми Яңа таңга яшик шатланып. Теге дөньяларга беркем дә бит, Алтын атка китми атланып. Байлык, бала – бар да җирдә кала Ә без, әле, бүген үзебез. Һәр сәгатькә шөкер итә-итә Җиргә басып, атлап йөрибез. Бирсен Ходай, иман нуры бирсен. Гомер бит ул – бары бер мизгел. Игътибарлы булсын таныш-белеш, Картлык күңелләре бик сизгер. Балаларга күңел йөге булмыйк, Җәмгыять тә бездән армасын. Саф күңелләр белән ак догада булыйк, Бездән җирдә кара калмасын. * * * Җирнең гап-гади бер кешесе мин, Минем өчен яумый алкышлар. Күңел күген кинәт гөлт иттерә Үзем генә белгән балкышлар. Читләр күзе күңел төпкелләрен Айкап үтмәсен дип яшерәм. Һәр балкыштан җанга нур өстәлә, Һәр язларда кабат яшәрәм. Атлап үтәм, айлар-еллар аша Хыялларым көтә һаман да. Җирдә эшем, эзем, бакчам кала, Балам кала минем дәвамга. Җирнең гап-гади бер кешесе мин, Бездәй яши чыршы һәм каен. Җаным риза булыр, алмагачлар Шаулап чәчәк атса ел саен. Хәерле көн Изгелекләр теләп, Бишек җыры көйләп, Үстергәннәр безне кадерләп. Җылы тора җанда, Бурычлар бар алда, Булып микән шуны бәхилләп. Хәерле көн әткәм, Хәерле көн әнкәм, Хәерле көн җиһан. Бар кадерлем, иркәм, Сөю бүләк иткән. Ул булганда мин дә югалмам. Ышанычым – балам, Җирдә минем дәвам, Җан җимешем минем, багалмам. Хәерле көн иркәм, Хәерле көн балам, Хәерле көн дөньям. Туйдыручы җирем, Кеше иткән илем, Хезмәтемнән бул син канәгать. Шатланып, сөенеп, Борчылып, көенеп Яшәүләре җирдә бик рәхәт. Хәерле көн җирем, Хәерле көн илем, Имин булсын Ватан. Тәкәбберлек – тигәнәк Тәкәбберлек, тигәнәктәй нык ябыша, Орлык чәчсә, үсеп чыга, җимеш бирә. Тәкәбберлек җимешләре ачысыннан Кеше үзе бу дөньяда хәсрәт күрә. Башкаларга зыян салмый тәкәбберлек, Агач корты кимергәндәй, җанны телә. Өстенлеккә өмет иткән, түбәндәдер, Үз хәленнән канәгатьсез, шуны белә. Ихтирамга лаек кеше, сукмак салмый Юлларында очраганны этә-төртә. Бәхетсездән, нәүмизләрдән үч алмый ул, Бил алыша тиңе белән, шул да җитә. Намус саклап җирдә яшәү җиңел түгел, Кемдер читтә, кемдер шундый юлны сайлый. Тыныч кына, матур итеп дөнья көтә Кылганнары изгелектер, тик мактанмый. Тәкәбберлек юлы һәрчак сикәлтәле Түмгәкләрнең берсе түзсә, берсе түзми. “Ихтирамсыз, булдыксызлар,”- дип, зарланып Кимчелеген аклау өчен сәбәп эзли. Гаеплене, күңеленнән һәрчак таба. Үзе түгел, билгеле, ул башка кеше. Үзе маһир, үзе оста, үзе уңган Кукырая, алга китсә әгәр эше. Үзе теләп, үзе табып, кыен яши Тәкәбберлек бу дөньяда дөнья кадәр. Тик, авыр бит, тигәнәкле юлдан бару, Җаның тоташ чәнечкедән торса әгәр. Ветераннар китә Ветераннар китә, ветераннар – Туган туфрак кадерен белүчеләр. Көн дә сирәгәя алар сафы, Иле өчен утка керүчеләр. Ветераннар китә, ветераннар – Бүген инде сафта оныклары. Күзләр төбәлгәннәр өмет белән Тик булмасын гына сугышлары. Ветераннар китә, ветераннар – Ил-ватанны зурлап йөрүчеләр. Без яшәгән шушы матурлыкны Кан-тир түгеп яулап бирүчеләр. Кадер-хөрмәт күреп йөрсен алар Алар белән бүген тормыш ямьле. Һәр сугышчы үткән юлны барлыйк, Тарихларда эзе калсын әле. Яуда башын салган, ятып калган Корбаннарны һәрчак искә алыйк. Рәхмәт әйтеп, дога кыла-кыла Каберләрне, һәйкәлләрне карыйк. Акыл алып үткән сугышлардан Җанны пакълар чаклар җитте бугай. Афәтләрдән, бәла-казалардан Тик, сакласа саклар бары Ходай



© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013