Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Флүсә Шәрипова
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Минем сезгә бүләгем

I бүлек. Җан авазы
II бүлек
III бүлек
Флүсә Шәрипова

II бүлек

Туган яклар һәм яшь чаклар
Иң кадерле мизгелләр, 
Кабатланмас сихри көчкә
Ия икән ул көннәр.

*  *  *
Авылымда калган икән җаным
Агачларга сарган бәс булып.
Сагышлыдыр, ахры, шигырь шуңа
Читтә яшәүчегә хас булып.

Меңнәр арасында нәүмиз булып, 
Җан җылысы эзләп юксынам.
Ялгыз җаным әрнеп өзгәләнә
Бу җиһанда беркем юк сыман.

Чишмәләрем

Җирдә минем яшәү чыганагым
Өч чишмәгә барып тоташа, 
Шул чишмәләр җырын җырлап тора
Күңелләрем җылы хис аша.

Беренчесе аның – изге бер хис
Туган туфрагыма бәйләнгән.
Тәнемә көч, җанга шифа табам
Туган якта үткән җәйләрдән.

Икенчесе – күз карамдай якын, 
Балам минем, бәгырь җимешем, 
Кайда йөрсәм, нәрсә эшләсәм дә
Тоеп торам йөрәк тибешен.

Өченчесе аның – сөю хисе
Янып-көеп мине яшәтә.
Тормышыма асыл мәгънә өстәп, 
Әллә инде, көн дә яшәртә.

Бер изгелек эшли алсам илгә, 
Терәк булсам якын кешемә.
Ходай бирсә, күләгәләр төшмәс
Җырлы чишмәләрем өстенә.

Яшәвемнең серле агымы

Басуларда башак булып шаулыйм, 
Җилләр булып исәм кичләрен.
Туган якның һәр чәчкәсен сөям
Бетмәс төсле сөю хисләрем.

Таңнарында чыклар булып төшәм, 
Үлән сабакларын чылатып.
Кошлар белән бергә җырлар сузам
Моңлы күңелләрне юатып.

Һәр нәрсәсе якын күңелемә
Җанга якын туган ягымның.
Урмандагы ак чишмәгә тиңлим
Яшәвемнең серле агымын.

Таң 

Ал канаты белән офыкларны сыйпап
Әкрен генә кояш уяна.
Урманнарга кунган зәңгәр томан-рәшә
Тал-тирәктә былбыл моңлана.

Таң җиленә кушып, пышылдашып кына
Серләшәләр гөлләр, чәчкәләр.
Улән сабагында тәлгәш-тәлгәш чыклар
Тирбәлешеп нурлар чәчәләр.

Таныш сукмак буйлап киек-җәнлек төшә
Таң суларын эчеп калырга.
Яфракларның шавы, чикерткәләр чыңы
Иртәнге җыр булып агыла.

Яз

Актарылып язгы сулар ага
Елгаларда шаулап боз кайный.
Чистарына язда бар табигать
Кышкы сукмаклардан эз калмый.

Тирә-якта һәрбер агач, куак
Яз шатлыгы белән шатлана.
Яңа җырлар белән кошлар кайта
Яңа җәйләр җирдә башлана.

Күкләр җете зәңгәр, дымсу һава
Сулап туймас төсле тоела.
Кышның соңгы сүзе кыеклардан
Тамчы булып җиргә коела.

Көз

Көзге яфрак куак төпләренә
Чуар юрган булып уралган.
Алсу, кызгылт, сары төскә кереп
Менә инде урман тын калган.

Сагындырып, болыт арасыннан
Сүрән кояш карый аланга.
- Мин урманның соңгы бизәге, - дип, 
Күз яуларын ала балан да.

Салкын чишмәләрдә көзге яфрак
Әкрен генә йөзә кайларга?
Урман-кырлар инде әзерләнгән
Ял итәргә кышкы айларда.

Арыш

Җәйге челлә, басу өсләрендә
Тургайлар да инде тынганнар.
Арышларга сары серкә кунган
Тигез, матур булып тулганнар.

Кояш нурларында җем-җем итеп
Яшькелт-сары дулкын йөгерә.
Басу кырларында рәт-рәт каен
Кайнар җилләр анда сүрелә.

Башларыннан назлап-сыйпап барам, 
Серләремне сөйлим арышка.
Кешеләрнең тормыш чыганагы
Яшәү көче шушы арышта.


Һәр фасылын елның көтеп алам

Мин көзләргә гашыйк, 
                                       табигатьтә
Көзләр бит ул төсләр бәйрәме.
Төсләр белән күзләр иркәләнә
Һәм күңелдә чәчәк бәйләме.

Мин кышларга гашыйк, 
                                         ап-ак карлар
Хисләремә пакълык өстиләр.
Җил-буранда холкым чыныкканга
Моң сагышлар җанны кисмиләр.

Мин язларга гашыйк, 
                                    челтер-челтер
Гөрләвекләр аккан тавышка.
Язлар белән яшьлек кабатлана
Һәм яңача карыйм тормышка.

Мин җәйләргә гашыйк, 
                                       һәр нәрсәдә
Үсем-үзгәрешләр көн саен.
Җәйләр бирә миңа яшәү көче
Өмет туплап калам җәй саен.

Һәм фасылын елның көтеп алам
Сагынылган була барсы да.
Еллар дәшә алга, һәр яңа ел, 
- Каршыла, - ди, - мине каршыла!


*  *  *
Юллар тарта мине гомер буе
Ашкынамын әллә кайларга.
Офыкларга тасма юллар илтә, 
Тик юлларны ничек сайларга.

Офык артларында зәңгәр томан
Хыялларга канат куйдыра.
Яңалыклар тели гел күңелем, 
Гамьсез, нурсыз көннәр туйдыра.

Офыкларга җитсәм, бәлки, мине
Башка тормыш, башка ямь көтә.
Өмет, ышанычлар булган чакта
Көтеп яшәүләргә ни җитә?!

Юкка чыккан авылым хакында

Язмыш микән, әллә ялгыш микән
Тормышларның болай агышы.
Яланаяк йөргән сукмаклар юк, 
Тик күңелдә генә сагышы.

Ап-ак чәчкә аткан шомыртларын
Төшләремдә күреп уянам.
Илләр буйлап авылдашлар йөри
Язмышларын барлап, уйланам.

Авылымнан чыгып киткән һәркем, 
Могҗизалар өмет иткәндер.
Күпме еллар, әле, онытмыйча
Чишмә юлы безне көткәндер.

Тик югалды бар да, нигезләре, 
Урамнары туган авылның.
Калды бары зират, хәтер кебек, 
Көче җитми аңа давылның.

Үткән көннәр белән тоташтырып
Карт наратлар шаулый зиратта.
Авылларны, якташларны җуйдык
Инде нәрсә икән чиратта.

Хәтерләрне җуйсак, авылларны
Искә алып әгәр кайтмасак.
Ни мәгънә бар кеше яшәвендә
Җаныбызга дәва тапмасак.


Арыш басуында басып торам, 
Авылдашлар тирә ягымда.
Хәтер капкаларын ачкан һәркем, 
Кайткан кебек бала чагына.

Нигезләрен эзли, таныш чалым, 
Таныш тавыш эзли күңелдән.
Үткән еллар, яшьлек хыяллары
Еллар томанына күмелгән...

Илләр белән килгән бу бәләдән
Ни кадәрле җаннар сүрелгән.
Нәсел-нәсәпләрен онытканнар
Кайсы җирдә хәзер, кем белгән.

Онытмаганнары кабат кайткан
Юллар салган, зират караган.
Бала чакта су коенган буа
Тал-тирәккә кабат уранган.

Юкка чыккан нигез, болын, чишмә
Безнең авылларның язмышы.
Чираттагы тарих хатасы, дип, 
Сөйли моны хәзер барысы.

Тарихларда хата була алмый, 
Була бары кеше ялгышы.
Ялгышларны чиратларга тезеп, 
Гомерләрнең узып барышы.

Тик, күңелләр һаман тыныч түгел, 
Балам өчен бүген борчылам.
Аерылмасмы алар туган телдән
Сабагыннан өзгән  гөл сыман?

Әби-бабалары нигезе юк, 
Гореф-гадәтләр дә онтылган, 
Таштан салган кысан фатирларда
Тәннәр түгел, җан да кысылган.

Тарих тәгәрмәчен кире якка
Беркем әле бора алмаган, 
Узганнарны уйлап зар елаудан
Беркайчан да файда булмаган.

Авылларны, инде, югалтсак та, 
Югалтмаска иде өметне.
Яңа таңнар туа, яңа буын
Яшәү шуның белән өметле.

Хәтирәләр

Матур иде, урман куенында
Тезелешкән авыл өйләре.
Авылыбыз күчеп утырган дип, 
Әнкәй безгә яшьтән сөйләде.

Кара урманнарның күләгәсе
Төшә иде кичтән өйләргә.
Зарлы-моңлы тальян тавышлары
Калды бары сагынып сөйләргә.

Кич утырып, лампа яктысында, 
Бәйләм бәйли иде әниләр.
Әкиятләр тыңлап, хыялланып
Йоклап китә иде бәбиләр.

Әкрен генә әнкәй җырлый иде, 
Белмим хәзер, нинди җыр булган.
Тугыз җанга бүлеп өләшерлек
Күңелендә күпме нур булган.

Берсе үсә торды, икенчебез
Урын ала торды бишектә.
Тирә-күрше, туган-тумачага
Ачык булды һәрчак ишек тә.

Хәтирәләр генә калды инде, 
Бик еракта калды балачак.
Тик,  күңелдә җылы хисләр йөртәм
Гомер буе искә алачак.


Авыл иртәсе

Яңа бер көн туа, таң нурына
Күмелделәр кырлар, болыннар.
Әнкәләре янда, иркәләнеп, 
утлап йөри, әнә, колыннар.

Үрдәк бәпкәләре тезелешеп
Төшеп бара күлдә йөзәргә.
Таң йокысы белән авыл йоклый, 
Тик теләми әтәч түзәргә, 

Канат кагып ала, сөрән сала, 
Кушылалар аңа башкалар.
Ишекләрдә шыгырдаган тавыш
Ачылалар ябык капкалар.

Ялкау гына сыер мөгрәп куя, 
Каңгылдашып ала казлар да.
Көннәр тыныч, авыл табигате
Бигрәк матур җәйге айларда.

Урман

Урман шаулый туган якларымда
Җәйләрен дә, кышын, көзен дә.
Нидер сөйли урман үз телендә
Ел агышын салып теземгә.

Карт имәннәр салмак гүләгәндә, 
Чыга үткән заман моңнары.
Яшь каеннар шыбырдашып алса
Ишетелә шатлык җырлары.

Юкәләрнең нәфис яфраклары
Нечкә хисләр көен көйлиләр, 
Карамалар яшь наратка карап, 
Серле әкиятләр сөйлиләр.

Ә җил, менә, дирижерлык итә
Табигатьтә туган моңнарга.
Меңәрләгән агач бергә җырлый
Тик иренмә генә тыңларга.

Язгы яңгыр

Язгы яңгыр шифа чишмәсеннән
Сулар алып, кырны сугарды.
Болытлары җитез җилләр белән
Башка якка китеп югалды.

Зәңгәрләнеп калды урман өсте, 
Җете яшел булды басулар.
Хәтфә гөлләр керфекләрен ачты
Кошлар авазында шатлык бар.

*  *  *
Март кояшы юмарт, 
                                   кыекларга
Боз сөңгеләр элеп үткән.
Кар юрганы сарган җир өстенә
Энҗе нурлар сибеп киткән.

Март кояшы юмарт, 
                                   табигатькә
Яз хәбәре алып кайткан.
Күгелҗем төс кергән урманнарга, 
Әнә, зирәк чәчкә аткан.

Март кояшы юмарт, 
                                   кошларга да
Яңа җырлар бүләк иткән.
Язгы җилләр агачларга сөйли, 
- Уянырга вакыт җиткән.

Җәйнең әле кыл уртасы чагы

Җәйге челлә, чәчәк таҗлары да, 
Җилләр белән җиргә коела.
Тымызык күл өсләрендә таңнан
Чума-чума казлар коена.

Табигатьнең бар шифасын җыеп
Өлгерделәр җиләк-җимешләр.
Басуларда урак өсте кайный
Бик күңелле җәйге бу эшләр.

Үз тормышы җаен белеп кенә
Тыз-быз килеп йөри бөҗәкләр.
Күбәләкләр бәйрәм ясаганнар
Киеп аллы-гөлле күлмәкләр

Җәйнең әле кыл уртасы чагы, 
Тулып ташый җирдә матурлык.
Шушы мизгелләрне уйга салып, 
Кабат-кабат кире кайтырлык.

Муллык

Елдагыча кырлар бушап калды, 
Кыр өстендә тынды тургайлар.
Хезмәтенә карап, хөрмәт булып, 
Көшелләргә кайтты бодайлар.

Җәйләр бүләк иткән нигъмәт-ризык, 
Муллык булып тулды табынга, 
Шул муллыкны көн дә күргән саен
Күңелләрдә өмет кабына.

Тыныч кына булсын бу дөньялар
Тормышларда михнәт күрелмәс.
Кадерләрен белеп яшәгәндә
Табигатьтә бүләк кимемәс.

Җирсәү

Туган төбәгемдә бар да якын, 
Таныш  кырлар, таныш урманнар.
Авазлары сихри моңнар булып
Күңелемә кереп тулганнар.

Еракларда калган яшьлегемнең
Кайтавазын эзләп юл алам.
Агачларың, үләннәрең кебек, 
Бер бөртегең бит мин, җир анам.

Учларымны җәеп, әнкәм кебек, 
Туфрагыңны сыйпап тын калам.
Сулышыңны тоеп, җылы-назлы
Дулкыннарга кереп уралам.

Урман куеныннан тибеп чыккан
Чишмәләрдән басам  сусынны.
Таңнарыннан күз нурлары алам
Каеннардан алам буй-сынны.

Синдә генә шифа бирә бар да
Һаваларың, искән җилләрең.
Гомер буе төшләремдә күрәм
Нурга чумган авыл өйләрен.

Иминлегем, шатлык-куанычым
Синдә икән туган төбәгем.
Кайда йөрсәм, кайда яшәсәм дә
Кабат сиңа кайту теләгем.


Туйлар

Табигатьнең туе көздә икән, 
Туй табыны иркен кырлары.
Алма исе килә бакчалардан, 
Чәчәк бәйләмедәй урманы.

Туйлар яме күңелләрдә калсын, 
Гомер буе искә алырлык.
Язлар өчен көзләр гаме кирәк, 
Парлы тормыш өчен – сабырлык.

Табыннары мулдан быел туйның
Күңелләр дә тулы шатлыктан.
Өметлегә язлар җыры кайтыр, 
Аермасын Ходай саулыктан.

Моңсу чак

Эңгер-меңгер патшабикә көздә
Күксел шәлен салган иңенә.
Чукларыннан җиргә әле яңгыр, 
Әле кар бөртеге сибелә.

Ялкау гына, кояш төшеп менә
Күк йөзенең көньяк читенә.
Су өсләре чирау, инешләрдә
Челтер-челтер бозлар кителә.

Көзге җилләр агач арасында
Соңгы яфрак эзләп йөгерә, 
Өзеп алган яфрак бөреләргә
Җәйләр ямен сөйләп өлгерә.

Керфек ачмый гына тыңлый бөре, 
Аның өчен әле язлар бар.
Ә иртәгә җиргә хуҗа булып, 
Ак болыттан явар ак карлар.

Табигатьнең әле моңсу чагы, 
Ала-кола бүген җир өсте. 
Чиратлаша шатлык һәм моңсулык
Тормыш кануннары бер төсле.

*  *  *
Бөреләрдән яшел яфрак туар, 
Көннәр инде язга авышкан.
Яшәү җыры чыңлый тирә якта
Гөрләвекләр аккан тавыштан.

Сукмакларда карлар тимгел-тимгел, 
Каеннарга алка эленгән.
Күзне чагылдырып кар җемелди, 
Кояш нурларына күмелгән.

Чыпчык халкы чырык-чырык килә. 
Ни сөйлиләр алар, кем белгән?
Табигатькә тагын бер яз килә
Бар җанлыга җирдә дәрт кергән.

Кабатлана язлар, җир яшәрә, 
Кузгалалар язда күңелләр.
Тик кызганыч, сизелмичә генә
Узып бара икән гомерләр.


*  *  *
Яратам, 
              язларның авазын, 
Юыла, чистара күңелләр.
Җылы һәм нур өсти бу көннәр, 
Яшәргә көч алам язларын.
Яратам, 
              җәйләрнең муллыгын.
Күзләрне иркәли игеннәр, 
Шатлыклы мәшәкать бу көннәр, 
Уйлата хезмәтнең зурлыгын.
Яратам, 
              көзләрнең төсләрен.
Табигать – гел хәйран калырлык.
Көзләрдән сабырлык алырлык, 
Урнаша – утыра хисләрем.
Яратам, 
              кышларның аклыгын.
Күңелем тынгысыз булганда, 
Чыгам да ак карлы урамга, 
Кайтарам күңелем сафлыгын.
Яратам, 
              көннәрнең иртәсен.
Туачак таңнарда өмет бар, 
Алда, дип, бәхетле минутлар, 
Һәр көнне ышаныч көтәсең.

Авылдашлаp

Авылымның һәрбер карыш җире
Сугарылган ачы тир белән.
Безгә кадәр яшәп киткәннәрнең
Өметләре булып без килгән.

Күпләр киткән җирдән, кем ирешкән, 
Ә кем ирешмәгән теләккә.
Алар җанын рәнҗетмичә яшик, 
Амәнәт тә бу җир, бүләк тә.

Эш майтарыр чагы җитте инде, 
Безнең буынның да бу җирдә.
Эзсез генә, сүзсез генә китсәк
Кемнәр калыр безнең бу илдә.

Балаларга сөйлик яшь чакларны, 
Чишмәләрнең суын эчерик, 
Үзебез дә кайтып туган якка
Узганнарны искә төшерик.

Югалмасын әле күңелләрдә
Туган җиргә булган изге хис.
Башка нәрсә бар да үтә торган, 
Гомерләр дә безнең чикле ич.

Нәрсә кылсак, җирдә шулар калыр, 
Кызармаслык булсын йөзебез.
Үткәннәрне искә алсак иде
Канәгатьлек белән үзебез.


Игенче

Каерылып былтыр иген уңды.
Җиргә иеп авыр башларын, 
Тук башаклар кырда көтеп алды
Игенченең ура башлавын.

Уңган игенчеләр, мул уңышлар
Үстерде дип былтыр мактандык.
Көшелләргә карап, саннар санап, 
Күп планнар кордык, шатландык.

...Быелгы  җәй коры, кызу килде.
Сүлпән сары быел басулар.
Нечкә камыл, кыска сабакларда
Сирәк кенә тулы башы бар.

Игенчегә хезмәт икеләтә
Авыр булды быел җәйләрен.
Маңгай тирен җиргә түккән аңлар, 
Игенченең күңел хәлләрен.

Хезмәт нәтиҗәсе төрле була,
Мондый җәйләр түгел беренче.
Тик, ел саен күңел төшермичә
Өр яңадан башлый игенче.

Бүген, иртәгесен уйлап яши, 
Һәрчак мәшәкатьтә игенче.
Ул - өмете барлык кешеләрнең, 
Җирдә яшәү көче бирүче.


Авылыма

Авылларның яме икмәк белән, 
Җирдә яши кеше хикмәт белән, 
Ә күңелнең яме мәхәббәт.
Ата-бабаларның даны барсын, 
Һәр кешенең җирдә эзе калсын, 
Нигез салганнарга мең рәхмәт.

Авылымда яңа йортлар калка, 
Ныгып бара, матурлыгы арта, 
Кеше күңелендә өмет бар.
Гөрләп торсын тормыш, еллар узсын, 
Һәм табыннар бәрәкәтле булсын, 
Тик бәхетле булсын бу йортлар.

Авылдашлар бер-берсенә терәк, 
Авылларга яшь балалар кирәк, 
Кыңгыраудай чыңлап йөрергә.
Уңган хатын, ныклы ирләр булса, 
Ә картлары һәрчак әзер торса, 
Сабыр гына киңәш бирергә.

Яшьләр йөрсә язда янып-көеп, 
Ә карчыклар аркалардан сөеп, 
Бәбкәм, диеп, сыйпап китсәләр, 
Таң йокысы шундый тәмле була, 
Күңелләргә җылы шатлык тула, 
Көннәр тыныч кына үтсәләр.

Шулай яшәү безгә насыйп булсын, 
Теләгемне  Ходай кабул кылсын, 
Барыбызга бирсен изгелек.
Кыекларга пар күгәрчен кунсын, 
Авылымда тормыш гөрләп торсын, 
Илләр имин буслын иң элек.

Җәй ахыры

Кош-корт авазлары тынып калды, 
Моңсуланып калды урманнар.
Сукмакларда соңгы сары чәчәк, 
Таңда төшә салкын томаннар.

Күз яуларын алып җәйрәп ята
Сөреп куйган басу өсләре.
Болыннарга, үзән, урманнарга
Кергән инде көзнең төсләре.

Җәйнең яме күчте бакчаларга
Алсуланып пеште алмалар
Бөтерелеп күчмә кошлар оча, 
Саубуллашып китеп баралар.

Миләш

Чәчәкләре кемгә көндәш, 
Аксыл-яшел язда миләш
Күренми дә кеше күзенә.
Күз яуларын алырмын дип, 
Исләрендә калырмын дип, 
Өметләнә килер көзенә.

Менә инде көзнең башы, 
Үзе матур, үзе ачы
Горур гына яна тәлгәшләр.
- Ботак саен күпме җимеш, 
еллар авыр булыр, - 
                                    имеш.

...Башын иде аска миләшләр.
Җил-давыллы көзге төндә, 
Көтмәгәндә моны кем дә, 
Коелдылар җиргә тәлгәшләр.
Уңса җимеш, имеш, хата
Исраф булып җирдә ята
Кояш нуры эчкән миләшләр.

Үз ягыма/b>

Кызгылт-көрән сутлы балчык бездә
Һәр нәрсәне сөйли ул үзе.
Шул туфракны якын иткән өчен
Шаулап тора башак диңгезе.

Моңнары да якын туган якның
Урман шаулавыдай көйләре.
Гомер буе хезмәт итә безгә
Усак бурасыннан өйләре.

Табигатьтәй кырыс, холкы тыныч
Сабыр кызлар, сабыр уллары.
Үзебезгә бик кадерле безнең
Тузан баскан басу юллары.

Умырзая

Ап-ак нәфис таҗлы умырзая
Җылы-якты нурлар өләшә.
Каян килә бу көч, яшәү көче
Бар табигать аннан көнләшә.

Куакларда әле бөре ябык, 
Үләннәр дә әле бик сирәк.
Язгы кар суында битен юып, 
Җирне сәламләүче бик кирәк.

Тәүге хисләр кебек ап-ак чәчәк, 
Басмас өчен барам сакланып, 
Бездә генә мондый умырзая, 
Карагызчы аңа сокланып.

Җәйге бер көн

Кояш бүген күктә бәйрәм итә, 
И кыздыра, чиксез кыздыра.
Корып кипкән басу юлларында
Тузан болытлары туздыра.

Ялан аяк бассаң табан пешә, 
Туфрак, кызган тимер шикелле.
Башын аска иде гөл-чәчәкләр, 
Аяусызлык авыр бит инде.

Бар хәрәкәт туктап калды җирдә, 
Тынып калды кошлар, бөҗәкләр.
Күккә карап яңгыр көтә кеше, 
Тели-тели изге теләкләр.

Хода хикмәтеме, көнчыгыштан
Бер кечкенә болыт күренде.
Килә-килешкә үк күперде дә, 
Яңгыр булып җиргә сибелде.

Кояш кабат җиргә нурын сипте, 
Җир өсләре китте каралып.
Тирә якны хуш исләргә күмеп
Дымсыз һава китте таралып.

Ялтырады чыклар үләннәрдә
Чәчәкләрне назлап җил исте.
Яшәү дәрте кайтты табигатькә
Хәрәкәттә кабат җир өсте.


Яратам чыгарга юлларга

Яратам чыгарга юлларга җәйләрдә.
Киң офык, яшел кыр, җылы җил һавада, 
Күк тасма озын юл, сузыла еракка
Төрле уй уйлата юл узган арада.

Яратам юлларга чыгарга көзләрдә.
Кургашын болытлар ду килә һавада, 
Күңелдә көзге моң, бер рәхәт талчыгу
Сизәсең-тоясың тәндә дә, җанда да.

Яратам юлларга чыгарга кышларда.
Офыкта тоташкан җир һәм күк бер анда, 
Сизәсең шул чакта киңлеген җиһанның – 
Чиксез зур ак диңгез, бер бөртек без анда.

Яратам юлларга чыгарга язларда.
Кара җир, тимгел кар, пар тора һавада.
Бар дөнья уяна, язгы дәртле җырлар
Ургылып агыла җаннарга юлларда.

Чәчәк белән сөйләшү

Сандугачлар да сайрамый, 
Агачларда тик бөре, 
Ашыгасың ачылырга
Нәрсәдә моның сере? 
	- Ашыгам керфек ачарга
	Мин сөенә-сөенә, 
	Гашыйкмын челтерәп аккан
	Язгы сулар көенә.

Үги ана яфрагы

Үги ана яфрагының
Гаҗәп нигә язмышы.
Әллә безгә гыйбрәт микән, 
Әллә язлар ялгышы.

Чокыр-чокыр җирдә үскән
Тәүге сары чәчәк ул.
Җәй буена җыя торган
Шифа-яфрак тагы шул.

Ялтыр-яшел калын яфрак
Соңга калып күренә.
Тик, кызганыч, чәчәк инде
Кибеп, корып өлгерә.

Бер тамырда чәчәк, яфрак
Очрашмыйлар һичкайчан.
Гүя ике үзсүзле зат
Мәңгелеккә талашкан.

Мизгел

Күкнең  зәңгәре кызудан
Уңып торган чагы.
Кылганнарның ефәк чәче
Көеп чаларган чагы.

Чияләрнең тамчы булып, 
Тамарга торган чагы.
Көнбагышлар сары таҗын
Җилләрдә койган чагы.

Күлләрдәге төнбоекның
Боеккан, сулган чагы.
Бакаларның туйлар итеп
Яңа җыр сузган чагы.

Кырда иген башагының 
Кабарып тулган чагы,
Карап шушы хозурлыкка
Күңелнең булган чагы.

Көзге бизәкләр

Ак керфекле ромашкада
Көзнең соңгы чыклары.
Әллә каян янып тора
Кызыл миләш чуклары.

Каеннарда сары яфрак
Җилләр өзеп тарата.
Нәфис каен яфракларын
Җилләр бигрәк ярата.

Су буенда тал-тирәкләр
Күксел тун кигән инде.
Кошлар авазын сагынып
Башларын игән инде.

Соңгы көзнең бер бизәге – 
сузып куйган пәрәвез.
Бар табигать хәбәр итә, 
- Инде кышка керәбез.

*  *  *
Көзләр гаҗәп, кояш караганда
Җир өстендә күпме төсләр була.
Яңгыр булып күкләр елаганда
Күңелләргә салмак моңнар тула.

Иртәләрен ап-ак кырау булып, 
Кышлар якынлыгын хәбәр итә.
Ә көндезен соңгы чәчкә булып, 
Язларгача өмет бүләк итә.

Җәйдә йөргән яшел сукмакларга
Соңгы яфрак инде төшеп ятты.
Көз килде дип, күңел түрләрендә
Тик сүнмәсен  иде соңгы чаткы.

Хисләрем кайтавазы

Әнкәм суга төшкән чишмәләрдән
Учларыма алып су эчтем.
Сагынуымны, сөюемне сөйләп, 
Йөгерек дулкыннарга сер чиштем.

Көмеш сулар көйгә салды сүзне
Һәм ул көйләр ярга күчтеләр.
Чәчәк, үлән сабакларын сыйпап, 
Җылы җилләр булып истеләр.

Чишмә җырын тыңлап үскән талга
Таңда томан булып җил сарды.
Хисләремнең кайтавазын шулай
Чык тамчысы итеп кайтарды.

Моңлы бер җыр
 
                                          Авылдашым Илгиз Ахметовны
                                                 искә алып
Гасыр башы, яңа җилләр исә
Өмет белән күңел кабына.
Тат.Бүләрдән күчеп китә халык
Сулы, таулы урман ягына.

Ул авылга кемнәр нигез салган
Кырынтау дип кемнәр атаган, 
Бүген сөйлим бары бер язмышны
Сакла Ходай үзең хатадан.

Бүләр халкын уңга-сулга чәчкән
Җилләр кемгә каты кагылды?
Нык тормышлы Нуриәхмәтләргә
Байкот дигән исем тагылды.

Имеш, алар байлар, күмәк хуҗалыкка
Тат.Бүләрдә алар кермәсен, 
Уллары да алыш-биреш итеп, 
Үзе теләгәнчә йөрмәсен.

Мәҗбүр булды ныклы тормышлылар
Үз сукмагын кабат салырга.
Сигез җаннан торган бу гаилә
Күчеп китте яңа авылга.

Яңа җирдә кыр тырмашып һәркем
Үз тормышын кабат көйләде.
Яшьләр оя корды, кызлар китте
Ә уллары, инде, өйләнде.
Кече кызларының язмышына
Үкенечле ялгыш язылган –
Үпкә шешеп иртә дөнья куйды
Салкын тиеп язгы яңгырдан.

Үзе китте, әмма бу җиһанда, 
Җир өстендә эзе бар аның – 
Калды сабый, яшь ир бала калды
Күрмичә дә назын ананың.

Һич үпкәли алмас авылдашым
Үттем дип яшьтән авыр юл.
Әнисенең туган апасының
Җылы кочагында үсте ул.

Җан җылысын биреп карый  алды, 
Саф булгандыр күңел көзгесе.
Үз сабыен алай карый алмый
Аналарның, әле, күбесе.

Тик, тумыштан ятим бу сабыйның
Моңлы иде һәрчак күңеле.
Алар өе, ишек алларыннан
Һәрчак гармун моңы түгелде.

...Кулда фоторәсем, кичке алан, 
Чордашларым бергә җыелган, 
Илгиз дә бар, кулларында гармун
Соңгы очрашулар шул булган.

Таралыштык, әмма, истә калды
Кырынтауда яккан учаклар.
Еллар түгел, дистә еллар үтте
Бик еракта калды яшь чаклар.

Гармун алып китеп барды егет, 
Сибелеп калды бары моңнары.
Якты уйлар уйлап киткәндер ул, 
Кая алып китте юллары?

...Мәхәббәт тә, хыянәт тә аны
Адаштырган йөргән юлыннан, 
Тик юлдашы булган үз гармуны
Төшермәгән аны кулыннан.

Кайгыларны шәраб белән юып, 
Күп чак дөнья ямен югалткан.
Шайтан аны алып кереп киткән
Тигәнәкләр үскән сукмактан.

Күңел алгысаган мизгелләрдә                                                    
Урманнарга чыгып кергән ул.
Авыл урыны да булмаганга
Җаны көеп күпме йөргән ул.

Йөрәгенә сагыш җыелган да, 
Тоташ яра булып моң сарган.
Шул сагышлар аны туган якка
Мәңгелеккә кабат кайтарган.

Кайтып кергән ...
                              үз авылы түгел, 
Күңел өчен монда урын тар.
Сагынганда кайтып баш куярга
Башкаларның нигез ташы бар.

Төшләренә кергән туган йөртын, 
Торгызырга булган теләге.
Тибүеннән кинәт туктаган шул, 
Чыдамаган егет йөрәге.

Тетрәндергән шушы хәбәр безне
Җыйды кабат туган авылга.
Үз кулыбыз белән үстердек тә
Ипи куйдык бүген табынга.

Шәйгәрдәннән кабат кояш чыга
Юлын тапты урам чишмәсе.
Бакчаларда гөлләр чәчәк ата
Кайтып керсәң килми китәсе.

Сабырлык һәм акыл бирсен Ходай
Кабатламас өчен ялгышлар.
Киләчәгең якты булсын, авыл, 
Һәм бәхетле булсын язмышлар.

Гармун тотып киткән чордашымны
Сагыналар бүген таллары.
Кайтты кабат җирем тарихына
Сандугачлы авыл таңнары.

Нечкә күңел, моңлы авылдашым
Туган җирең сине юксына.
Бу шигырем барып җитсе иде
Дога булып синең рухыңа.

Авыл кешесе

Таңнан торып эшкә тотындың син, 
Гомер буе шулай яшәдең.
Авырлыклар булса эчкә йоттың, 
Кирәк-кирәксезгә дәшмәдең.

Таулар булыр иде җыйган иген, 
Ап-ак елга, сауган сөтегез.
Тынычланып ятып чирли алмый
Тормыш көтә шулай күбегез.

Тынгысызлык һәм мәшәкать белән
Сизелмичә уза еллар да.
Җир өстендә булган барлык нигътәт, 
Барлык ризык сезнең куллардан.

Шәһәр шавы, төрле уңайлыклар
Кызыктырып тартып алмады.
Туган туфрак читкә какмый икән, 
Якын итте һәрбер балаңны.

Тик авылда гына хезмәт тәмен, 
Җир кадерен белеп үсәләр.
Авыллардан гына чын талантлар
Күреп алып әйди белсәләр.

Галәмнәрдә йөзгән корабта да
Өлеше бар сезнең хезмәтнең.
Илләр белән күрсәтергә иде, 
Иң олысын сезгә хөрмәтнең.


Юк, таш сыннар ясап куеп түгел, 
Өләшмичә мактау кәгазе.
Булдырырга иде яшәү шарты ,
Күпләп сөйләшмичә вәгазьне.

Газлы, сулы, җылы, нурлы булган
Тезелешсә өйләр авылда.
Менә шулар бәя булып иде, 
Кадер булып иде авылга.

Шатлык белән барыр иде эшләр, 
Тыныч булыр иде картлары.
Балалар да туып торыр иде, 
Яшьләр өчен булса шартлары.

Авылларсыз илләр яши алмый, 
Ил кадере – авыл кешесе.
Элек булган, киләчәктә булыр, 
Мәңгелекнең ул бит илчесе.

Галәмнәрдә тормыш дәвам итә, 
Алмашына чорлар, гасырлар.
Аяк терәп җирдә яшәр өчен, 
Авыл кешесенең хакы бар.


Учларымда бодай бөртекләре

Кояш сеңгән бодай бөртекләре
Асыл гәрәбәдәй тоелды.
Җир сулышын тоеп учларымнан
Шыбырдашып җиргә коелды.

Тере агым булып буразнага
Тезелерләр алар бик тиздән.
Җир халкына яшәү көче бирү
Уңган игенчеләр, тик сездән.

Күңел рәнҗеп, уйга калдым әле,                                             
Бу үпкәләү юкка түгел лә.
Шул бөртекне кадерләгән кеше
Ник кадерле түгел бүген дә.

Икмәк үстерүче, мал караучы – 
Алыштырмас авыр хезмәтләр.
Ни кызганыч, күпме көч түгеп тә, 
Күрә алмый алар хөрмәтләр.

Илдә күпме генә сөйләнсә дә, 
Игенченең юк шул кадере.
Һәм, сызылып китте бер уй шул чак:
“Һәр табында әйткән рәхмәтләрнең, игенчегә булсын әҗәре!”

Учларымда бодай бөртекләре
Гәрәбәдәй сары һәм тигәз.
Игенчеләр, сезгә теләк телим – 
Бәхет, саулык, җирдә нык нигез!


Март иртәсе

Иңкү урыннарда карлар зәңгәр, 
Дулкын киртләчендә ал нурлар.
Һәр мизгелдә төсен алыштыра
Таңда ап-ак карлы басулар.

Кар дулкыны буйлап йөгерә җил, 
Март җиленең бардыр үз юлы.
Ул, иркәләп җирне уятучы, 
Һәм, кояшның, ахры, уң кулы.

Бик тиз күтәрелә март кояшы
Ашыктыра һәрбер җанлыны.
Тагын бер көн яшәп үтәр һәркем, 
Гадәтиме ул көн, данлымы.

Кырынтавым

Кырынтавым, туган ягым
Урман, сулар иле син.
Тарихларның бер битенә
Кереп калган идең син.

Кырынтавым, кырынтау
Туып үскән авыл син.
Без төзәтәсе бер хата
Күңел тулы давыл син.

Телем өчен иң ягымлы, 
Иң кадерле сүзем син.
Авылдашлар йөрәгенә
Яра булып кердең син.

Урыныңда икмәк үсте, 
Тик хыялда йөрдең син.
Кемнеңдер фәрманы белән
Юкка чыккан идең син.

Ышансаң, ышанмасаң да, 
Кабат кайткан исем син.
Үткәннәрне бүгенгегә 
Тоташтырган җирем син.

Авыл турында уйлану

Авыл-авыл,  бүгенгегә карап
Язмышыңны уйлап борчылам.
Тамырсызмы әллә хәзер кеше
Оясыз, бер, күчмә кош сыман.

Күңел канатында талпынасыз, 
Очрагандай җилгә-давылга.
Эшләрегез булса куеп торып
Кайтыгыз сез туган авылга.

Әткәй-әнкәй монда яшәп киткән, 
Монда безнең гомер таңыбыз.
Мәшәкатьтән өстен куеп хисне
Туган якка ел да кайтыгыз.

Кайтыгыз сез, яз да, көз дә шулай
Нигезләрне барлап күңелдән.
Барыбызны да бит авылдашлар
Шушы җир туфрагы үстергән.

Еллар узган, никтер ерагайган
Бер-береннән инде күңелләр
Үпкә белән, гаеплене эзли
Язмышыннан риза түгелләр.

Ә күбебез, бары алда диеп, 
Күңелләрне шулай юаттык.
Авылларга кайтып күренсәк тә
Төп кыйммәтләр юлын югалттык.

Яшь буынга, яшәү чылбырының
Мәгънәләрен, ахры, салмадык.
Авылларга алып кайта алдык, 
Якынайта гына алмадык.

Аерым бер кеше үзгәртә алмас
Илдән кирәк иде кул сузу.
Чарасызлык аша шигырь туды
Шатлыктан күп җанда борчылу.

Соклану

Сөбханалла!
                     Бигрәк матур
Кышның ап-ак урманы.
Куркытса да кайчак чыгып
Җилләре һәм бураны.
Көй чыгарып кар шыгырдый
Җем-җем килә ак юрган.
Ак җиһанда ап-ак тынлык, 
Күңелгә аклык тулган.
Кояшлы кышкы иртәдән
Матурырак мәл бармы.
Җиргә бүләк итеп биргән
Ходай үзе ак карны.
Ял итсен дип, яшеллекне, 
Татлы йокыга салган.
Могҗизалы бу халәттән
Кояш та үрнәк алган.
Юл кыскартып йоклап ала, 
Читтән генә күз сала, 
Тик, озаклап түгел ялы – 
Күз ачып йомган ара.
Язгы кояш тиз тәгәрәр
Күкнең зәңгәр юлыннан, 
Бер күз кысса һәркем гашыйк
Бар да килә кулыннан.

Көзләр-язлар

Бу тормышны өзелеп яратканга
Якын күрәм җәен-кышларын.
Карап калам, көздә саубуллашып
Туган яктан киткән кошларын.

Язгы сулар авыз итәр өчен 
Кошлар кайта туган ягына.
Һәркем, төшкә кергән, уйда йөргән
Яшьлек узган җирен сагына.

Күчмә кошлар китә, кышлар авыр
Ярдәм бирсен калган кошларга.
Җиңеллекләр эзләп киткән кеше
Гел күмелеп яши моң-зарга.

Гомер буе, илен,  телен саклап
Яшәгәннәр өчен куанам.
Менә язлар җитәр, сайрар кошлар
Илгә кайтыр диеп юанам.

Ярый әле кошлар язмышыдай
Язмышларга дучар булмадык.
Тормыш язы алып китсә-китте, 
Чит җирләрдә башны җуймадык.

Туган җиргә басып, атлап йөрим
Көтәм кышын, җәен, көзләрен.
Һәр агачы, һәр сукмагы якын
Аңлатырга җитми сүзләрем.




© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013