|
Уку елы дәвамында шәһәр мәктәпләре укучылары арасында барган "Ел укучысы" бәйгесе тәмамланды. 2010-2011 уку елында бу дәрәҗәле исемгә 54нче мәктәпнең 9"А" классы укучысы Насыйрова Назлыгөл лаек булды.
Назлыгөл Насыйрова мәктәптә гел бишлегә укый. Математика, физика, химия кебек төгәл фәннәр белән бергә, тарих, әдәбиятны бик ярата, шигырьләр, әкиятләр иҗат итә. Иң шәпләре "Көмеш кыңгырау"да басылып чыга.
"Шәһри Чаллы", 18 май, 2011.
|