Башка проектлар









Безнең дуслар



Безнең рейтинг
|
|
|
|
Котдус Дәүләт улы Дәүләтшин 1934 елның 22 нояберендә Татарстанның Тукай районы Куады авылында туган.
Казан дәүләт университетының татар журналистикасы бүлеген тәмамлый. 1972 елда кандидатлык диссертациясе яклый. 1976 елдан СССР Министрлар Советы каршындагы дин эшләре буенча Советта өлкән инспектор булып эшли. 1984 елда аның «Яшәү рәвеше һәм вөҗдан иреге» китабы, 1986 елда «Нации и ислам» дигән монографиясе басылып чыга. Фәнни хезмәтләр язу белән беррәттән, К.Дәүләтшин әдәби әсәрләр дә иҗат итә. Аның татар телендә «Тәмамланмаган көндәлек», «Авыл иртәсе», «Биографиясез кеше» кебек хикәяләр җыентыклары дөнья күрә.
К.Дәүләтшин 1982 елдан Россия Мәгариф министрлыгының мәгариф өлкәсендәге милли мәсьәләләр институтында фәнни хезмәткәр булып эшли. 1996 елда «Милли һәм дини факторларның мәдәнияттә, көнкүрештә бәйләнеше (традицион ислам динен тотучы Идел буе һәм Урал төбәге халыклары мисалында)» дигән темага диссертация яклап, философия фәннәре докторы була.
1995 елдан 2000 елга кадәр ул Мәскәүдә чыгып килүче «Татарские новости» газетасының баш мөхәррире булып эшли.
www.intertat.ru
|
|