Бүген Нихром браузерын куеп карагыз |
Эзләү: =>
Әдипләр: Рәшит Бәшәр
   
  |    |  


Башка проектлар


Веб-дизайн белән мавыгучылар өчен электрон журнал
Аргамак журналы битләреннән
Авыл утлары газетасы битләреннән
Яшь әдипләрнең Мөслимдәге Зөлфәт клубы
Зөлфәт cайты
Мөслим районы Насыйп яр сайты
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Айдар Хәлим сәхифәсе
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Барый Ислам
Мәдүнә сәхифәсе
Татар сайтлары
Татар әдәби телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр
Әхмәт Дусайлы сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе
Вәсилә Хәйдәрова. Борак

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Таткнигафонд
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Электрон татар китапханәсе

5 минутта сайт ясагыз

Әдипләр чаты

Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru
Рәшит Бәшәр

Күңелдәге кызыл миләшләр

Шәп әсәрләр картаймый, диләр. Әсәрләрен генә түгел, үзләрен дә олыгаю, картлык галәмәтләре читләтеп үтә торган әдипләр бар. Бөтен иҗатларын балаларга багышлаган язучылар шундыйлар инде. Алар иҗатка балачак иленнән килгәннәр, балачак илендә гомер кичерәләр, иҗат итәләр. Хәтта сөйләшүләрен, килеш-килбәтләрен, холыкларын читтән бераз күзәтеп торсаң, үзләрендә үк, һич икеләнмичә, балалык, үсмерлек чаткылары күрергә була. Инде күптән арабыздан киткән А.Алиш, Б.Рәхмәт кебек әдипләр хакында сүз кузгатсалар, аларның холкындагы нәкъ балалык оеткыларын аерып күрсәтәләр. Юкка түгелдер шул...
Рәшит Бәшәргә илле яшь тулган көннәрендә, бик күпләр кебек мин дә: "Кит әле, кая аңа илле яшь булсын!", — дигәнне сизми дә калдым. Нишлисең, метрика кенәгәсенә: "Рәшит Гафар улы Бәшәров. 1949 елның 7 октябрендә Кукмара районы Янил авылында дөньяга килде", дип, акка кара белән язып куелган. Ышанырга туры килә. Үткән гомер бәрәкәтле, киләчәге хәерле булсын дияргә генә кала. Бәрәкәтле дигәннән, Рәшит Бәшәр бу түгәрәк датага бай иҗат йөге белән килде.
Инде ул күптән каләмдәшләре теленнән төшми, әдәбиятта үзенең ныклы урынын алган. Әсәрләре дәреслекләргә кергән. Үзе көлеп әйткәнчә: "Стена календарена да язганнар инде, юбилей дип, җенләнеп йөрмәсәң дә була, барысы да белә, болай булгач", — дигән иде ул гомер бәйрәмендә.
Белүен беләләр дә, әмма иҗаты фәнни яктан бөтенләй өйрәнелмәгән әдип булып кала бирә ул. Сәбәпләре төрледер, тик язганнарының сыйфаты сәбәпче түгел. Әйткәнемчә, инде бүген үк аның исеме татар балалар әдәбияты классиклары белән рәттән телгә алына. М.Әгъләмов бер мәкаләсендә, З.Туфайлова, Ә.Бикчәнтәева, Н.Исәнбәт, Б.Рәхмәт исемнәрен санап үткәннән соң: "Ә бүгенге Рәшит Бәшәрне кая куясың?" — дип сорау бирде дә, һич икеләнмичә, аны да шул классиклар янына "китереп бастырды".
Роберт Миңнуллин: "Балалар шигыренең файдалы эш коэффициенты күбрәк. Бу җанрда безнең зур шагыйрьләребез иҗат итә: Ш.Галиев, Х.Халиков, Р.Мингалим, М.Фәйзуллина, Р.Бәшәр. Аларның китаплары һәрчак балалар кулында..." — дип язды.
Сәбәп башкада. Р.Бәшәр, әдип буларак өлгереп җиткәч тә, Казаннан читтә яши. Университет тәмамлагач, Лениногорск районында шактый еллар мөгаллимлек итә. 1979 елдан Чаллыда. Ун елга якын КАМАЗда эшли. 1987 —1989 елларда аңа да күк капусы ачылып китә — ике ел Мәскәүдә югары әдәби курсларда укып кайта. Кемнәр белән диген син! Үзе ул бу хакта болай яза: "1987 ел. Татарстан Язучылар идарәсе өчебезне — Фәиз Зөлкарнәйне, Хәйдәрне һәм мине — хәер-фатиха биреп, Мәскәүгә, югары әдәби курсларга озатты". Курсташларның берсе — озынча кәкре борынлы, үзәгеңә үткәреп карый торган шагыйрь егет, берничә елдан кулына корал тотып Ичкерия азатлыгы өчен көрәшүчеләр сафына басачак, Дудаевның иң якын көрәштәше, Дудаевтан соң президент булып, Ичкериянең бәйсезлек көрәшен әйдәүче Зелимхан Яндарбиев. Өске каттагы бүлмәдә яши. Рәшит Бәшәрнең публицистик язмаларындагы кайнарлык, кискенлек шушы чорда формалашкандыр кебек тоела миңа.
Югары кимәлдә язылган "Зелимхан Яндарбиевка ачык хат"ында ул: "Синең идән — безнең түшәм", — дип, гаять кинаяле, безнең вәзгыять өчен ачы чынбарлыкны чагылдырган сүзләр язган иде. Бары дүрт сүз, шушы хакта туры сәяси трактат язарга мөмкин булыр иде.
Бәшәр дусты Фәиз Зөлкарнәйне өзелеп сагына. Дуслыкның чын кадерен белә шул ул. Ә чын дуслар китә тора: Кадыйр Сибгатуллин, Хәниф Хөснуллин, Ямаш Игәнәй, Альберт Сафин, Галинур Нәбиев... Бер очрашканда әйтеп куйганы бар: "Дуслар китә, Факил. Яшәүнең яме бетә". Гаять ятим булып тоелды Бәшәр ул чакта. Юатыр сүз дә табып булмый. Бу сүзләрне яшәүгә табынган, "Иртәгә дә яшисе бар", — дип башкаларга көч-дәрт өстәргә омтылган язучы, балалар өчен язучы әйтә бит...
Рәшит Бәшәрнең әдәби тәнкыйть күзеннән бөтенләй читтә калып килгән искиткеч прозасы бар. Укучыларның исләренә төшереп, аларны санап үтәсем килә: "Акбалык", "Ачык капка", "Яшел поезд", "Иртәгә дә яшисе бар", "Миләш", "Бер өйдә җиде кеше", "Минем әтиемне сугышта үтерделәр", "Җилдә тирбәлүче бишекләр"... һәркайсы истә калырлык, ихлас язылган җыйнак, әмма саллы повестьлар.
Аның белән очрашуларга күп йөрим. Мәктәпләрдән чакыру булса, өчәү — Рәшит Бәшәр, Ямаш Игәнәй һәм мин хәбәрләшәбез дә, дәртләнеп балалар янына ашыга идек. Рәшит Бәшәрне тыңлап торуы кызык. Бер карасаң — олпат Шәхес, бер карасаң — каршыда утыручы, тәртип кануннарын санга сугып бетермәүче малай-шалай кебек. Шигырьләрне яттан сибә генә. Бала-чага көлә, үзе көлә. Шундук җитди шигырьләргә күчә, балаларга дәрес бирүче шактый кырыс мөгаллим сыман тоела башлый. Иң мөһиме — эчкерсез ул, кылану, ясалмалык юк. Балалар шуны сизәләр, шуңа аны үз итәләр. Балалар белән очрашуга дисәң, җир читенә дә китәргә әзер бик сирәк шагыйрьләребезнең берсе шул ул. Очрашудан соң дәртләнеп, канатланып кайтырга чыгабыз, Бәшәрнең куанычы эченә сыймый. Йөзенә кунган елмаю мәңге сүнмәс кебек...
Язучы инде ничә еллар дәвамында татар әдәбиятына, бигрәк тә балалар шигъриятенә һәм прозасына берсеннән-берсе матуррак әсәрләр бүләк итүе белән барыбызны да сөендереп килә. Ул балаларның милли үзаңын үстерү максатында армый-талмый иҗат итүче фидакарьләрнең берсе. Аңа Абдулла Алиш исемендәге бүләк бирелүе аның шушы игелекле хезмәтен тану, үзен язучы буларак зурлау булды.
Бу язмамны Рәшит Бәшәрнең "Миләш" повестеннан үз сүзләре белән тәмамлыйсы килә: "...тәрәзәгә орынып ук миләш үсә. Көзге салкын җилләрнең аның соңгы яфрагын өзеп алып, буп-буш һава буйлап очыртып киткәненә дә әллә ни гомер узды. Миләшнең яшькелт шәрә кәүсәсе, ялангач ботакларын җәеп, соп-соры һава астында оеп утыра. Тирә-якта чәчелешеп яткан кызгылт-сары яфраклары тын гына кыш килгәнне, кар каплаганны көтә. Агачның иң очында кып-кызыл тәлгәшләр тирбәлә..."
Менә шушында язманы туктатып торам. Янып торучы кызыл миләшләр дигәне Рәшит Бәшәрнең үз әсәрләредер кебек» Аларны кырау сукмас, чөнки инде алар күптән укучылар күңелендә. Әдипнең тынгысыз җаны тудырган талантлы әсәрләр озак, бик озак яшәрләр, алар янына әле яңадан-яңа шигырьләр, повесть-хикәяләр өстәлер. Әйтәм бит, балалар язучыларын картлык читләтеп үтә — игелекле эшләренә зыян салмыйм, ди торгандыр инде!
Факил САФИН,
1999 ел.
Мәйдан, 2002, апрель


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2012