Башка проектлар
Безнең дуслар
Безнең рейтинг
|
|
Шигъриять чоңгылларына юл яручы пионер
Төрки телле әдәбиятларның тарихи үткәне, эволюцион үсеш юллары бердәй түгел. Берәүләренә гасырлар дәвамында формалашкан тотрыклылык хас, икенчеләре вакыт-вакыт ургылып торучы вулкан төсле, өченчеләре җәмгыятьтәге үзгәрешләргә кайтаваз рәвешендә туган казанышларны, традицияләр белән новаторлыкны бергә берләштерә. Шул ук вакытта, аерым-аерым алганда, һәр төрки әдәбият үзенә генә хас булган сыйфатларга ия. Ләкин әлеге күптөрлелек эчендә гомумтөрки мәдәниятының башлангыч дәверендә үк формалашкан һәм чордан-чорга күчеп килә торган уртак сыйфатлар да бар.
Художестволы иҗатның аерым проблемаларын өйрәнүдән охшаш яки төрле вариантлы формаларын гомумиләштерелгән нәтиҗәләр чыгару рәвешендә тикшерүгә күчү әдәбият белгеченең фәнни биографиясендә, гыйльми эшчәнлегендә һәрчак яңа сыйфат сикереше дигән сүз.
Филология фәннәре докторы. Казан дәүләт университетының татар әдәбияты кафедрасы профессоры Марсель Бакировның гомумтөрки поэзиянең яралуын һәм иң борынгы формаларын өйрәнүгә багышланган монографиясе — шушы юнәлештә башкарылган саллы фәнни хезмәт. Күпьеллык иҗат җимеше булган әлеге эшнең фәнни яңалыгы һәм галимнең кыюлыгы, тикшерү объектының тирән катламнарына үтеп керә белү сәләте бәхәссез. Тюркологиядә һәм татар әдәбият белемендә төрки әдәбиятның үзенчәлекле борынгы нигезләрен тикшергән аерым хезмәтләр элек тә бар иде. Әмма моңарчы, М.Бакиров кебек, бу кадәр ерак заманнарга һәм тирәнгә, ягъни бабаларыбыз тудырган шигъри-поэтик иҗатның пратөрки дәверенә, яралгы-эмбрион хәлдәге чорына берәүнең дә игътибар иткәне һәм үтеп керә алганы юк иде әле. Чөнки борынгы язма ядкарьләрнең конкрет иҗат ителү вакыты гадәттә фәнни тикшеренүләрнең хронологик кысаларын чикли, әлеге чикнең аръягына күп филологлар күз сала алмый.
Кешенең хайваннар дөньясыннан аерылып чыгу дәвере элек-электән үк инде археология һәм антропология белгечләренең гыйльми эшчәнлек даирәсе булып килә, һәм бу чорны өйрәнгәндә алар, әлбәттә, казылдыклар вакытында табылган фактик материал белән эш итәләр. Шундый ук материалга нигезләнү, кыя ташларга һәм тау куышларына ясалган рәсемнәргә, сакланып калган скульптур сыннарга таянып тикшеренүләр алып бару сәнгать белгечләре өчен дә хас. Ә менә филологка сүз сәнгатенең иң тирәндә яткан тарихи катламнарын ачу өчен конкрет материал табу гадәттән тыш авыр.
Шуңа күрәдер инде, илебез әдәбият гыйлемендә соңгы ярты гасыр дәвамында поэтик һәм шигъри иҗатның барлыкка килүенә һәм борынгы эволюциясенә, үсешенә турыдан-туры бәйләнешле нибары берничә генә фәнни хезмәт тудырылган. Мондый хезмәтләрнең кайберләре гомумшигырь теориясе һәм тарихы буенча узган йөзьеллык ахырында басылып чыккан белешмәдә күрсәтелгән. И.С.Брагинскийның сүз сәнгатенең башлангыч төрләрен өйрәнүгә багышланган хезмәтләре, Г.Д.Гачевның художестволы-сәнгати аң үсешен тарихи-эволюцион яссылыкта тикшергән монографиясе, С.А.Рейсерның “Телнең һәм сәнгатьнең килеп чыгышы” дигән вуз студентлары өчен чыгарылган уку әсбабы шулар исәбенә керә. Әлеге тикшеренүләрдән аңлашылганча, сүз сәнгатенең иң борынгы формаларын өйрәнү проблемасы күпкырлы һәм күп планлы, ул аерылгысыз булып культурогенез һәм этногенез проблемалары, ягъни мәдәният һәм этнос-халыклар килеп чыгышы белән дә бәйләнгән.
Темасы буенча эшләгәндә М.Бакиров тарафыннан файдаланылган, тикшеренү эшенә җәлеп ителгән чиктәш һәм арадаш фәннәр күп төрле: шигырь белеме һәм сәнгать гыйлеме, мифология һәм дин тәгълиматы, эстетика һәм философия, этнография һәм фольклористика, тел гыйлеме һәм әдәбият белеме, тарих һәм археология, психология һәм культурология. Галим үзенең тикшеренүләрен шул фәннәрнең үзара очрашкан һәм тоташкан урынында алып бара, димәк, яңа фараз-гипотезалар, идеяләр-карашлар, концепцияләр туа һәм аеруча зур ачышлар ясала торган чиктәш өлкәдә торып эш итә.
Менә шулай комплекслы һәм системалы анализ ысулларына таянып фикер йөртү һәм эзләнүләр үткәрү тикшерүчегә бөртекләп һәм берәмләп шактый бай материал тупларга, төрле чыганакларда таралып яткан ярым-йорты дәлилләрне һәм моңарчы күләгәдә калып килгән төрле мәгълүматларны билгеле бер тәртипкә салырга мөмкинлек биргән. Шул җөмләдән, төрки һәм башка халыкларның иҗаты булган күп санлы ышандырырлык мисалларга нигезләнеп, иң борынгы поэтик сүз сәнгатенең элек бер-береннән бәйсез итеп күзалланган матди-экономик һәм рухи-идеологик алшартларын бергә берләштереп караган. Поэзиянең фикри-идеологик алшартларын һәм художестволы-сәнгати җирлеген –мифологиягә, материаль җирлеген исә хезмәткә һәм йола-ритуалларга бәйләп аңлату һәм әлеге ике башлангычны үзара берләштереп “миф-йола берлеге (-сикретизмы) борынгы шигъриятнең бишеге булган” дигән үзенчәлекле караш-концепция тудыру — шуның конкрет гәүдәләнеше.
М.Бакиров тарафыннан күренекле филолог А.Н.Веселовскийның киң таралган «хор синкретизмы», “йола хоры” теориясенә альтернатива-алмаш рәвешендә тәкъдим ителгән “миф-йола синкретизмы” дигән әлеге яңа реалистик концепция, һичшиксез, зур игътибарга һәм тирәнтен өйрәнүгә лаек. Белүебезчә, мифология мәктәбенә нигез салучы Якоб һәм Вильгельм Гриммнар һәм читтән үзләштерү, ягъни күчеш-миграция теориясе авторы Теодор Бенфей заманнарыннан ук – төрле халыклар, шул исәптән үзара кардәш булмаган кавемнәр фольклорындагы һәм әдәбиятындагы охшаш күренешләр арасында бер үк тамырдан чыкканнарының да булуы турында үзенчәлекле караш урнашты һәм кире кагылгысыз хакыйкатькә әверелде. М.Бакировның ачыклавына караганда, Евразия мифологиясендә татарларның “Сак-Сок” легендасы һәм бәете образларына, сюжетына аваздаш шактый күп хикәятлар бар икән. Аларның бер өлеше нигезендә борынгы генетик бәйләнешләргә барып тоташа торган уртак миф ята. Янә килеп, мондый уртак охшашлыкларның тууына шулай ук тарихи һәм культура элемтәләренең торган саен көчәя баруы да булышлык иткән. Мондый мәсьәләләрне хәл иткәндә, автор үзенә кадәрге галимнәрнең фольклордагы тарихи-типологик тәңгәллекләрне, этник берләшмәләрнең социаль-мәдәни көнкүреше һәм бабаларыбызның иҗтимагый хезмәт практикасы белән бәйләп караган фикерләрен алга таба үстерә. Тикшерүче бик дөрес ассызыклаганча, мифлар күңел ачу, юану максатында түгел, ә борынгы кешенең әйләнә-тирәдәге күренешләрне һәм дә үзен аңларга омтылуы, кырыс тирәлеккә ярашырга һәм хәтта табигатьнең серле, куәтле көчләренә каршы көрәшергә тырышуы нәтиҗәсендә барлыкка килгән. А.Н.Веселовскийның “хор синкреизмы” теориясе хезмәт авторын нәкъ менә борынгыларның хезмәт эшчәнлегеннән һәм хезмәткә бәйләнешле гамәли-хуҗалык йолаларыннан аерып каралганы өчен канәгатьләндерми .
М.Бакиров сәнгать диннән аерылып чыккан дип аңлатуларны, яки, киресенчә, башта дини башлангычка бернинди дә мөнәсәбәте булмаган “саф сәнгать” туган дип караучы берьяклы фаразларны кискен тәнкыйть итә һәм сүз сәнгате төрле сәнгать башлангычлары, мифология, дин, мораль, хокук, фән яралгылары үзара кушылган борынгы синкретик берлектән башлангыч ала дигән карашны яклый. Галим тикшергән кадими функциональ-структур формалар, ул ачыклаган борынгы төрки фольклоры һәм әдәбияты жанрлары Көнбатышка гына йөз тотучы тикшеренүчеләрнең карашларына җитди төзәтмәләр кертә, В.М.Жирмунский һәм И.С.Брагинский кебек Көнчыгыш кыйммәтләренә дә юнәлеш тотучы белгечләрнең казанышларын дәвам итә, баета. А.С.Пушкинның замандашы, күренекле әдәбият галиме С.П.Шевырев: “Чагыштырып карарга башка нәрсәләр булмаганда, теләсә нинди әйбер ялгызы гына һич тә анык һәм билгеле нәрсә була алмый” дип белдергән. М.Бакировның тикшеренүләре исә чагыштырулар һәм фәнни нәтиҗәләр ясау өчен моңарчы аз өйрәнелгән бай материал бирә.
Гыйльми хезмәт үзәгендә торган бар өлкәләр һәм юнәлешләр дә тарихилык принцибына таянып, ягъни күренешнең барлыкка килүе, эволюцион үсеше һәм тарихи бәйләнешләре яктылыгында тикшерелә һәм ачыла. Хезмәтнең методологик нигезен тәшкил итүче әлеге принцип ярдәмендә гомумтөрки поэзиянең ничек барлыкка килүе һәм бабаларыбыз шигърияте үсешенең, тарихи поэтикасының тулы бер картинасы тудырыла.
Борынгы кеше үзенең образлы-сәнгати фикерләвенең эволюцион үсешендә берничә мөһим баскыч үткән. Автор тарафыннан аерып күрсәтелгән беренче баскыч – чагыштыру юлы белән кешенең үз-үзен хайваннар дөньясы, табигатьтәге башка җан ияләре белән тиңләштерүе. Мәдәният үзәкләренең кайда, нинди географик киңлектә урнашуына карамастан, бу сыйфат барлык борынгы кешеләр өчен дә хас булган. Меңнәрчә еллар барышында әйләнә-тирәдәге табигатьнең төзелешенә акрын-акрын төшенә барып, ерак бабабыз табигать һәм тормыш күренешләрен инде элеккечә хайван белән тиңләп яки “үлчәп” түгел, ә үзенә – кешегә тиңләп, үзе белән чагыштырып бәяләргә өйрәнгән. Образлы-сәнгати фикерләүнең аеруча үсеп киткән чоры исә, тикшерүче бик дөрес күрсәткәнчә, кеше үзен социаль берләшмәнең бер кисәкчәсе, уртак “без”нең аерым буыны итеп хис итә башлаган дәвергә туры килә. Кызганычка, М.Бакиров әлеге баскычлы-стадиаль процесста телнең дә үзгәрә һәм байый баруына киңрәк тукталуны кирәк тапмый, дөресрәге, борынгы чорда телнең мифологик фикерләү белән үрелгәнлеген һәм аның сурәт-тасвирлауларга аеруча бай булуын анализлау белән чикләнә.
Тикшерүче, билгеле, үз алдына телнең тернәкләнүе-формалашуы проблемасын, сүзлек фондының борынгы җирлеген өйрәнүне һәм хәл итүне бурыч итеп куймаган. Ләкин ул үзенең этимологик эзләнүләрендә бу мәсьәләгә теге яки бу дәрәҗәдә кагыла. Мәсәлән, “Тәңре” дигән төрки сүзнең килеп чыгуын ачыклау өчен, ул кытай, немец, Скандинавия, шумер телләрендәге тамырдаш сүзләргә мөрәҗәгать итә һәм тавыш-яңгырашка охшатып ясалган әлеге лексеманың “гөрелдәү”, “күк күкрәү”, “яшен алласы” кебек мәгънәләр белдерүче борынгы уртак тамырдан килгәнлеген дәлилли. Типологик, структур һәм географик яктан бер-берсеннән шактый ерак телләрне төп темага бәйләп үзара чагыштырып бару, гомумән, М.Бакиров хезмәтендә кулланылган отышлы лингвистик методларның берсе. Нәкъ менә бер-беренә законлы рәвештә туры килә торган тәңгәллекләр, яңгыраш һәм мәгънә ягыннан үзара якын охшашлыклар эзләү юлы белән заманында чех галиме Бендержих Грозный тарафыннан безнең эрага кадәр ХҮШ-ХҮ гасырга караучы хет текстлары укылган иде һәм әлеге телнең һинд-аурупа телләре семьялыгына керүе расланган иде. Шулай ук Дания галиме Вильгельм Томсен да Орхун-Енисей елгалары буенда табылган руник ядкарьләрне чагыштыру юлы белән өйрәнеп, төрки телдә язылганлыкларын ачкан иде. Хәзерге вакытта VI-VIII гасырларга караучы бу текстлар борынгы төрки фольклорын һәм әдәбиятын өйрәнү өчен искиткеч бай чыганак булып санала.
М.Бакиров үзенең тикшеренүләрендә Үзәк Азиядә Төрки каганат төзелгән дәвердән — VI гасырдан да борынгырак булган дәверләргә үтеп керә һәм Кытайның төньягындагы Ганьсу өлкәсендә һәм Ордос төбәгендә яшәгән ерак бабаларыбызга мөнәсәбәтле аерым текстларны шигърият күзлегеннән аңлатып, төркиләрнең сүз сәнгатен, поэзиясен һун чорыннан ук башларга кирәк дигән нәтиҗәгә килә. Кайбер тарихи мәгълүматлар руник төрдәге алфавит-әлифбаның да безнең эрага кадәрге дәверләрдән үк башлангыч алуы турында сөйли булса кирәк. Вакыт агышы фән өчен, ташка уелган ядкарьләрдән тыш, Тыва, Хакасия биләмәләрендә һәм Кыргызстанның Җидесу төбәгендә табылган төрле бизәнү һәм көнкүреш әйберләре, сугыш кирәк-яраклары өслегендә руник хәрефләр белән язылган текстлар китереп җиткергән. Кайберләренең “яше” Орхун-Енисей язмаларыннан мең елга өлкәнрәк булган бу текстларны укырга омтылыш ясаучылар бар. Мондый ядкарьләр, төркичә укылган тәкъдирдә, М.Бакиров тарафыннан күрсәтелгән юнәлештә яңа тикшеренүләр алып бару өчен җитди чыганак була алыр иде.
Бүгенге көндә фактик материалның күләме шактый аз булганлыктан, галимгә һуннар иҗатына бәйләнешле төрле чыганакларда чәчелеп яткан мәгълүматларны Кытай, Кавказ Албаниясе, Рим-Византия авторларының китапларыннан бөртекләп җыярга туры килгән. Мондый юл һәм ысул белән эш итү, әлбәттә, җиңел түгел. Җитмәсә, бер телдән икенче телгә тәрҗемә итүнең кыенлыгы, фактик һәм эстетик информациянең күпме дәрәҗәдә саклана алуы мәсьәләсе калкып чыга. Образлы-метафорик текстның тел табигатенә бәйлелеген тикшергән филолог Н.В.Складчикова тәрҗемә вакытында информациянең билгеле бер чикләрдә тирбәлүенә, әмма мәгънәви-логик эчтәлекнең шактый дәрәҗәдә сакланып калуына басым ясый. Ә икенче бер белгечнең – П.З.Панфилованың раславынча, кинаяле-метафорик характерда булмаган художестволы текстның тәрҗемәсе исә эчтәлекне адекват рәвештә яки тулысынча диярлек гәүдәләндерә ала. Әлеге тикшерүчеләргә таянып, монография авторы һун сүз сәнгатенә бәйләнешле тәрҗемәләр төп текстка салынган борынгы информацияне безнең көннәргә кадәр китереп җиткергәннәр дигән нәтиҗәгә килә һәм моның өчен пратөрки-һун теленнән кытай, грек, латин һәм әрмән телләренә тәрҗемә ителгән хәлдә сакланган материалларны белеп һәм шактый җентекле төстә сайлый. Һун бабаларыбызда риторика, ягъни матур сөйләү сәнгате формалашкан булган дигән үзенчәлекле һәм фән өчен яңалык булган карашын исбатлау өчен дә автор һун патша-шаньюйларының һәм дәрәҗәле түрәләрнең кытай логографлары тарафыннан язмада теркәп калдырылган нотык-телмәрләрен табып китерә һәм үз фикеренә ышандыра.
Мифологик фикерләү җирлегендә туган һәм табигать образлары белән үрелгән тропларның тарихи хәрәкәтен-эволюцион үсешен күзәтү хезмәтнең тагын бер шактый кызыклы ягын тәшкил итә. Борынгы поэзиядәге сурәтләү-тасвирлау чараларының конкрет авторы һәм беренче башлап кайда туганлыгы билгесез. Үзенең тәэсир көче белән аерылып торган теге яки бу тасвир алымнарын башта кем тудырган хезмәт авторы тарафыннан язмасыз культураның иң беренче шагыйрьләре итеп каралучы шаманнармы, әллә инде мондый тасвирлар иҗат үрнәге буларак түгел, ә, Владимир Даль әйткәнчә, “аерым хәлләр тәэсирендә күңелдән ирексез рәвештә бәреп чыккан аваз яки сулыш сыман барлыкка килергә тиеш булганнар”мы?! (Без рецензияли торган хезмәтнең “Йола-миф белән бәйләнмәгән җыр-шигырьгә юл яру” дигән бүлекчәсендә соңгы алым автор тарафыннан хаклы рәвештә шигъри сөйләм яралуның бер борынгы формасы итеп тәкъдим ителә). Мөгаен, алар X.Госман аңлаткан юл белән, ягъни “сөйләүче телендә үзе дә көтмәгән эмоциональ җилкенүләр вакытында туучы кабатлаулар” җирлегендә дә пәйда булганнардыр.
М.Бакиров, төркиләрнең поэтик иҗатына бәйләп, культура “геннары” буларак чыгыш ясаучы этник кодларның, этнопсихологик билгеләрнең дәвамлы үсешенә эзлекле күзәтү ясый. Әлеге милли-этник күрсәткечләрнең буыннан-буынга күчеп, төрки халыкларның һәм татарларның тарихи-этник аңын, сурәтле-сәнгати фикерләвен һәм ментальлеген билгеләүдә катнашучы элементларга әверелүен анализлый.
Урыны-урыны белән монография авторы фольклор һәм әдәбият проблемаларын киң планда һәм гомумиләштерү характерында өйрәнгән галимнәр йогынтысына бирелеп ала. Чагыштырмалы-тарихи метод тарафдарлары Ф.И.Буслаев һәм А.Н.Веселовскийның хезмәтләрендә ыруглык дәвереннән XIX йөз ахырына кадәрге чорлар иңләп алынган кебек, М.Бакиров та кайбер әдәби күренешләрнең эволюциясен һәм, үзе әйткәнчә, “борынгы поэзиядә табигатькә бәйләнешле стихияле троплардан башланган иҗат процессының бүгенге көндә нинди сыйфат сикерешенә китерүен күрсәтү” өчен, хәзерге заман авторларына да мөрәҗәгать итә. Әмма XX йөз әдәбиятына әлеге максатта күз салу, — М.Җәлил белән X.Туфан иҗатыннан табигать һәм кеше арасындагы мөнәсәбәтләрне тасвирлауга бәйләнешле кызыклы поэтика-стиль казанышлары мисал итеп китерелүгә карамастан, — урынлы ук түгелдер. Гасырлар буена тупланган гаять күп эстетик информация, меңнәрчә әдәби бәйләнешләр, узган дәверләрдә башка да килмәгән проблемаларны хәл итүләр — менә хәзерге поэзия белән борынгы шигърият арасындагы дәвамлылык һәм күчемлелекне ачыклау өчен махсус тикшеренүләр таләп итүче сәбәпләрнең бер өлеше. Төрки халыкларның XX йөз әдәбияты ул, асылда иң борынгы чордан шул йөзгә кадәр үтелгән юл шикелле үк, бердәй әһәмияткә ия.
Инде монография турында гомуми нәтиҗә ясап, аның авторының үз алдына куйган максат һәм бурычларны уңышлы үтәп чыкканлыгын билгеләргә кирәк. Аерым алганда, галим тарафыннан әлеге хезмәттә түбәндәге мәсьәләләр хәл ителгән:
• Тарихи-социаль бәйләнешләр эчендә һәм төрки бабаларыбызның этник культурасы, этник тарихы системасында борынгы гомумтөрки поэзиянең тоткан урыны һәм роле ачып бирелгән;
• Башлангыч поэзиянең иң борынгы җирлеге-бишеге буларак гәүдәләнгән йола-миф синкретизмы турында яңа концепция тәкъдим ителгән;
• Фәндә аерым система рәвешендә эшләнгән мифология теориясенә үзгәртүләр, төзәтмәләр кертелгән;
• Моңарчы аз өйрәнелгән материалларны бергә туплау җирлегендә пратөркиләр-һуннарның поэтик сүз сәнгате реконструкцияләнгән;
• Ыруг-кабилә коллективыннан шаман-җырау-шагыйрь, ягъни шәхси-индивидуаль сүз остасы аерылып чыгуы күзәтелгән һәм аның сүз сәнгате үсешендә борылыш ясавы дәлилләнгән;
• Бабаларыбыз шигъриятенең йола-миф берлеге белән бәйләнешле һәм аннан аерылып чыккан иң архаик жанрлары ачыкланган һәм бербөтен система хәленә китерелгән;
• Борынгы төркиләрдә ораторлык сәнгате булганлыгы ачылган һәм әлеге сәнгать традицияләренең Орхун-Енисей язма ядкарьләре стилендә дә катнашканлыгы исбатланган;
• Бабаларыбыз тарафыннан тудырылган яки үзләштерелгән культура, дин һәм алфавит төрләренә бәйләп, поэтик сүз сәнгате үсешендә яңа баскыч тәшкил итүче борынгы төрки язма поэзия тикшерелгән һәм аның характерлы үзенчәлекләре, казанышлары билгеләнгән.
Ахыр килеп, тагын бер нәрсә турында әйтергә кирәк. Заманында М.Бакиров үзенең кандидатлык диссертациясен “Эксперименталь тикшеренүләр яктылыгында төрки һәм татар шигыре төзелешенең закончалыклары” дигән темага язган иде. Бу хезмәткә тюркологлар һәм төрле өлкәдә эшләүче галимнәр еш мөрәҗәгать итәләр, аннан файдаланалар. М.Бакиров, гомумән, төрки шигырен татар әдәбият гыйлемендә үзенә кадәр кулланылмаган ысуллар белән өйрәнүгә күп көч салган һәм кызыклы казанышларга ирешкән фольклор һәм әдәбият белгече. Басым ясап әйтергә кирәк: гаруз шигырь төзелешенең төрки җирлектәге үзенчәлекләрен яңача тикшерүдә, төрки гарузның тирәндә яткан кануннарын эксперименталь фонетика аппаратлары ярдәмендә ачуда ул иң беренчеләрдән булды. М.Бакировның докторлык диссертациясенә нигез булган һәм аерым китап итеп чыгарганда тагын да эшкәртелгән, тулыландырылган бу яңа тикшеренүе дә пионерларча рухта, ягъни моңарчы татар филология фәне күз сала алмаган катламнарга юл яру рәвешендә башкарылган. Аның фәнни кыйммәте безнең әдәбият гыйлеме өчен генә түгел, ә гомумтюркология фәне югарылыгындагы әһәмияткә ия.
Мансур ХӘСӘНОВ,
Татарстан Фәннәр Академиясе президенты, академик
(«Мирас» – 2002, №6).
|