Наил Шәрифуллин
Таштан юкә суелмый
Революцияләрнең төрлесе була. Тик яхшылары гына сирәк. Азагы дигәндә, анысы тиз генә булмас, ахрысы. Әнә үзебезнең республикада ук хакимият башлыкларына кадәр ришвәт алганда эләктерә һәм хөкем дә итә башладылар. Тик беркемгә дә сер түгел, андый тоту-тотылулар, ил күләмендә алганда да, айсбергның судан чыгып торган өлешенең очы гына бит. Безнең якта “Таштан юкә суелмый” дигән мәкаль бар. Ул нәкъ менә шундыйларга кагыла. Криминаль байларга, ришвәт бирүчеләргә, алучыларга кризис та комачауламый, ярдәм генә итә. Ил мөлкәтен умырып-умырып кесәләренә тутырган элекке һәм бүгенге эре һәм вак җинаятьчеләр Россиянең, аның гади халкының язмышы белән кызыксынудан ерак. Ил батканда да алар чикнең теге ягыннан карап көлеп торачак, коткармаячак. Билгеле, качып өлгерә алганнары.
Алар хәзер үзебездә – Татарстанда булсын, Мәскәү тирәсендә булсын, ерактанрак караганда бик респектабельле, гыйлемле, мәдәниятле кешеләргә охшаса да, балалары чит илләрдә белем алса да, сүгенмичә сөйләшергә, айнык килеш эштән кайтып китәргә һаман да өйрәнеп җитә алмый шул әле. Бөтен бәла, бәлки, шундадыр да.
Караклык һәм коррупция. Алар белән ничек көрәшергә дип, иң югары җитәкчеләрнең дә башы каткандыр инде. Әйе, ил зур. Идарә итү авыр. Сталин кулланганнарны кулланырга ярамый. Вакыты икенче. Чит илләрдә дә тетмәңне тетәчәкләр. Үз халкың да аңламаячак. Аңламаячак кына түгел, мөмкинлек тә бирмәячәк. Тик Кытай бар, борын төбендә генә Белоруссия бар. Аларда бит бүген төп кәнәфидә “халыклар атасы” утырмый. Шулай булса да, караклык, коррупция бик аз хисабында. Андагы бездәгедән күпкә яхшырак тәртипкә берничек тә күз йомып булмый. Киресенчә, безнең либераль саналган матбугат, Лукашенко сайлауда 70-80 процент тавыш җыйса, әллә үзе теләп, әллә кемдер кушып, тәмам акылдан шаша башлый. Тик алар, миңа калса, дөрес процентлар. Чөнки дә бит белеп, ишетеп торабыз. Соңгы көчле инфляциягә, тормыш авыраеп китүгә дә карамастан, анда урамнарда караучысыз, ата-анасыз, бомж хәлендәге балалар да юк, бездәге кебек күзгә кереп торган җинаятьчелек тә ишетелми. Олигархлары турында сөйлисе дә юк. Бар булган заводлар гөрләп эшли.
Кытайда да җитәкчеләр ярыйсы каты куллы. Язуларына караганда, җинаятьчеләрне анда һәрчак җинаятьче дип атыйлар һәм алар белән кәнфитләнмиләр. Тотып атарга да күп сорамыйлар. Ничек кенә булмасын, ул илдә бу юнәлештә көйләнелгән система эшли. Урлашулар булмагач, Кытайга ташкын булып инвестицияләр ага. Ил ашкын үсештә. Чөнки икътисадта да система. Тик безнекеләрне генә аңлап булмый: нотыкларында, киңәшмәләрдә шактый усал сүзләр ычкындыргаласалар, янасалар да, миңа калса, алар ниндидер либеральлек уены уйный. Һәм кайсы тарафны алма – системасызлык. Шул нисбәттән үлем җәзасы булмау, конфискация закон төсен алмау безне җинаятьчеләр ватаны итүдә һаман зур роль уйнап килә.
Система дигәннән. Миңа калса, бездә әле күп нәрсә (әле бөтен нәрсә булмаса) бер кешедән – ил башлыгыннан тора. Дәүләт машинасы йә эшләми, йә үз мәнфәгатьләренә эшли. Бездә ниндидер анархо-демократик монархия. Ил һаман әйләнә буенча йөри.
Шунысын да әйтү дөрес булыр, Көнбатыштагы партнерларга да криминалсыз чәчәк атучы Россия һич тә кирәкми. Чимал базасы кирәк. Алай гына да түгел, алар бу эштә көчләрен кызганмый һәм алагаем сумма түгә. Беренче чиратта, яшьләрнең башларын эшкәртер, томаландырыр, затсызландырыр, мәдәниятсез итәр өчен. Аларның тырышлыгы һәм үзебезнең аңсызлык аркасында шундый буын үстереп киләбез – алар өчен изге әйберләр бетеп бара. Караклыкны, коррупцияне булырга, яшәргә тиеш дип санау гына түгел, алар илне дә кисәкләп сатарга әзер. Аналитиклар билгеләвенчә, үсмерләрнең 30-40 проценты хәзер дебиллыкка, алда әйткән томаналыкка бик якын тора. Ә бит иртәгә алар, бөтенесе булмаса да, иҗтимагый-сәяси сәхнәгә чыгачак. Предприятиеләр, тулы тармаклар белән идарә итә башлаячак. Ул вакытта нәрсә булачак?
Элекке заманның бөек педагог язучылары – Марк Твен, Жюль Верн, Аркадий Гайдар хәзер яңа буынны тәрбияләүдә катнашмый шул инде. Бу бик кызганыч. Мәдәният, акыллы фильмнар, әдәбиятка тартылу, бер сүз белән әйткәндә, тәрбия юнәлешенә тотылачак акча ун тапкыр артмый торып, мәгънәле яна буынны үстерү мөмкин түгелдер. Әлегә илдә яхшыны начардан аеручылар азмы-күпме бар. Тик “һава торышы”н күбесенчә алар билгеләми инде. Мораль тормозлары булмаган кавем бераздан тоташтан булмагае. Андыйлар җинаятьчелек белән көрәшеп вакыт әрәм итәр микән? Үзең шулар арасында булу җиңелрәк ич.
"Ватаным Татарстан"
7 февраль 2012 ел, Сишәмбе
№22 (26741)