Башка проектлар
Безнең дуслар
Әдипләр чаты
Безнең рейтинг
|
|
II. Шигърият күгендә яңа йолдыз
Үз маягымны үземгә кадап,
Үз сабагымны үземчә аңлап,
Юллар ясармын,
Шулай яшәрмен!
Ш.БАБИЧ.
1913 еллардан алып "Шура" журналында Шәехзадә Бабичнең шигъри китчаларын укый башладым. 1915 елның көзендә мин башлап "Галия" мәдрәсәсенә укырга килгән чакта, безнең шигърият игътибарын үзенә тартып һәм уйга калдырырлык булып, бәләкәй булса да бик ачык һәм бик үзенчә җемелдәп торган "Шәехзадә Бабич" дигән бер йолдыз килеп чыккан иде инде.
1905 елгы революция тудырган мөмкинлекләр аркасында барлыкка килгән бу мәдрәсә әдәби көчләр үстерү ягыннан аеруча бер бәрәкәтле түтәл булды. Аның беренче бишьеллыгында бу мәдрәсәдән: М.Гафури, Г.Ибраһимов, Ш.Әхмәдиев, Х.Искәндәров, Г.Алтарев, Х.Кәрим, В.Султанов, Б.Салиев, З.Әммәти, Г.Исхаков, Ф.Әхмәтов һәм Гали Рәфикый кебек язучылар, телчеләр, фольклорчылар һәм журналистлар күтәрелеп чыкты. Икенче биш елы да саран булмады. Бу еллар әдәбиятка: З.Ярмәки, И.Башмаков, Ш.Бабич, Г.Ходаяров, Ф.Вәлиев, Кдыйрфанов, М.Җомабаев, К.Иделгуҗин, Г.Исәнбердин, Х.Габитов, В.Хангильдин, Якуп Айманов, С.Атнагулов һәм башкаларны бирде. Болар арасында, иң кыска гомерле булуларына карамастан, әдәбиятта иң тирән эз калдырганнары - Ибраһим Башмаков белән Шәехзадә Бабич булды, ә Шәехзадә Бабич исә монда тагы да үзенә башка бер урын тота.
Соңгы елларда бу мәдрәсәдән: Г.Нигъмәти, Х.Туфан, С.Бәдриев, Х.Гайсин, Ә.Хатков, М.Давыдов, Т.Керащов, Б.Майлин, Җ.Теләпбиргәнов, М.Ширмөхәммәтов, Ә.Мансуров, Т.Ченәкәй, М.Гомәров, Б.Ишемгулов, Ш.Фидан, Г.Ишмаев, М.Бикбулатов кебек бик күп журналистлар, шагыйрьләр, әдәбиятчылар һәм телчеләр мәйданга чыктылар.
Мин мәдрәсәгә бераз соңлабрак килдем. Шунлыктан, мин килгән чакта дәресләр башланган һәм шәкертләр үзара үзләшеп беткәннәр иде инде. Шәехзадә Бабич хәзер бу мәдрәсәдә гади мандолиначы һәм шаян бер шәкерт кенә түгел икән. Күп тә үтәмәде, мин аның авылдашым Хәернас Кәбиров белән бергә мәдрәсәне быел тәмамлап чыга торган шәкертләрнең берсе икәнлеген белдем. Беркөнне, шәкертләр төшке ашка җыелгач, Бабич торып аякка басты да, кашыгы белән тәлинкәсенә сугып тынычлыкка чакырды. Ашханәдә тынычлык урнашкач, ул:
- Иң элек аш тәмле булсын! Ашаганда иреннәрегез чәпелдәп, мөгаллимнәрнең сорауларына җавап биргән чакта, телләрегез тәтелдәп торсын. Кирәятханәдөге игъланнарны укыгансыздыр. Ялкау шәкертләр кебек, җөй буенча йоклый торган, күзләре шешенеп беткән "Милли көй, сәхнә вә әдәбият түгәрәге" уянып, иңке-миңке генә булса да, эшкә башлады. Кем дә кем, ач бүредәй комсызланып ашый торган, бер шәкерт сыман, түгәрәкнең эшенә җиң сызганып катнашырга теләсә, рәхим итеп аштан соң шунда торып калсын. Андый дәртле кешеләрнең үзләренә генә әйтә торган яшерен серләребез бар. Дәртсез йөрәкләрне ятакханәләрдә тактадан түшәлгән йомшак түшәкләр колач җәеп көтә. Менсеннәр дә төшләрендә хур кызлары күреп йокласыннар, аларга хәерле йокы! - диде.
Әллә инде Бабичнең игъланы шәкертләрдә шул чаклы кызыксыну уятты, әллә түгәрәк эшләренә катнашырга теләүчеләр шул чаклы күп булдылармы, белмим, ашханәдән чыгып китүчеләр бик аз булды. Берәүләр оркестрда уйнарга теләде. Икенчеләр хорда җырларга, өченчеләр декламация сөйләргә, дүртенчеләр биергә язылдылар.
Менә шул көннән соң Бабич түгәрәкләрнең эшләрен тәгәрәтергә кереште. Беркөнне хорда җырларга теләүчеләрнең һәрберсен аерым-аерым җырлатып, тавышларына сынау ясады да, җыр башлаучылар билгеләп, репетиция ясарга кушты. Икенче көнне кыллы оркестрга катнашучылар белән дә шундый ук эш үткәрде. Аннан соң декламатор һәм биючеләр белән шөгыльләнде. Шулай башлаган эшләр алда булачак әдәбият кичәсенә хәзерлеккә әйләнеп китте.
Менә шул вакыт, болай карап торуга тышкы кыяфәте белән дә шәкертләр арасында үтә гади .булып күренгән бу егетне, мин артык игътибарлы, сизгер, шуның белән бергә бик хәстәрлекле һәм киң күңелле бер кеше итеп таптым. Ул җырларга, биергә, музыка коралларында уйнарга һәм сөйләргә теләгән аерым шәкертләрне бик зур игътибар белән тыңлый. Әгәр дә аларның берәрсендә үзен канәгатьләндерә торган сыйфатлар күрсә һәм нинди генә булса да берәр төрле
эшкә талант чаткысы барлыгын тойса, ул инде бу егеткә ябыша кала. Аны үзенең караш түгәрәгеннән читкә җибәрми, һәрвакыт күзәтеп бара. Әгәр дә берәр шәкерт уңышлы чыгыш ясый икән, моңа инде ул үзе тапкан алтын кебек итеп, бөтен йөрәгеннән шатлана иде.
1913 елда беренче тапкыр күргән чакта, мин Бабичнең үзен шулай иркен тотуына һәм кыюлыгына хәйран калган идем. Әле менә әдәбият кичәсенә хәзерләнә башлагач һәм үземнең кайсыбер тәүге шигырьләремне күрсәткәч, инде мин аның бу характеры белән күзмә-күз килеп очраштым. Репетиция ясаган чакта, ул иң каты бәгырьле судья иде. һичбер кешенең кәефенә карамыйча, турыдан-туры чатнатып әйтә бирә. Бигрәк тә декламация сөйләүчеләрнең үзәгенә үтә. Шигырь сөйләүчене бер тапкыр тыңлагач, сикереп тора да:
- Син аны менә шулай сөйлә, - дип үзе сөйләп күрсәтә.
Шәехзадәнең үзенә агай-эне булган Салих Бабичев тә
көлке нәрсәләр сөйләргә ярата, ләкин сөйләгән чакта, тыела алмыйча, үзе дә көлә башлый иде. Шуңа курә дә, Шәехзадә аны кат-кат сөйләтеп, тирләтеп бетергәч, оезгә карап:
- Беләсезме, сез инде сәхнәгә чыккач артист буласыз. Кызгандыра торган нәрсәләрне сөйләгән чакта, артист тыңлаучыларны җылатырлык хәлгә китерерлек итеп оста сөйләргә, ләкин үзе үксемәскә тиеш. Әгәр син көлкеле әсәрләрне сөйләсәң - тыңлаучылар тилергән кешеләр кебек шаркылдашып көлгәннәр икән, кыяфәтең, йөзең болытлы көн кебек чытык булсын, - ди торган иде.
Мин Шәехзадә Бабич белән менә шул түгәрәк эшенә катнашу һәм әдәбият кичәсенә хәзерләнү арасында якыннан танышып һәм аралашып киттем. Аның белән мине яшьтәш авылдашым һәм Бабичнең шәриге Хәернас Кәбиров таныштырды. Үзләренең класс бүлмәсенә алып кергән чакта, ул:
- Син аны, тәүге карашка, шундый килделе-киттеле кебегрәк булып күренүгә карап хөкем чыгарырга ашыкма. Ул бит серле егет. Аның хикмәтле ягы да шунда, - дип искәртү ясады һәм Бабичнең әнә шулай туры әйтүе, каты сүзле бер кеше икәнлеген дә искәртеп куйды.
Бабичнең туры сүзле кеше икәнлеген инде мин үз шигыремне укыган чакта бигрәк тә нык татыдым. Ул минем берничә башлангыч шигыремне укып чыкты да, ачыктан-ачык:
- Менә бу пешмәгән нәрсәләрне сандыгыңны тыгызлап асрама, ташла. Ә монысын "Парлакъ" журналына бирергә ярый. Тик менә шундый шигырьләр яза алсаң гына шагыйрь булырсың. Журналның редакторы хәзер Идрис Мәкәримов, шигыреңне аңа тапшыр, - диде күзгә карап.
Берничә язманы "Кармак" журналына җибәрергә киңәш бирде. Аның тәкъдиме белән җибәрелгән "Кайчан бетәр", "Авыл җырлары" һәм "Әнә-менә" исемле язмаларым "Кармак" журналының 1916 елгы санында басылып та чыкты.
Шул әдәбият кичәсенә катнашу белән, мин мәдрәсәнең актив бер шәкертенә һәм, Бабич сүзләре белән әйтсәк, "Галия шагыйренә" әйләнеп киттем. Шул кышны мин "Парлакъ" журналында Шәехзадә Бабичкә багышлап "Шат минутлар" исемле бер шигырь бастырып чыгардым. Менә ул:
Яңгырый бүлмә эче, их, скрипка, мандолин,
Әй күңелле, әй күңелле, трамта-римта, трамтариң!
Гөр килә бүлмә, халык тулган, хозур шатлык таша.
Җырлыйлар, әй көлешәләр: ахха, хаха, ха-хаха!
Барысы да шат, барысы да көләч, дөнья оҗмах, гөл геңә
Ду куба, гөжли халык, син аз гына, көл бер генә.
Бер заман башлый сызгыра скрипка, мандолин,
Ну, егетләр, кем бии? Әйдә бие: там, тамтарим
Башлана сикерү, бию, ыргу, тыпырдау, юргалу.
Назланып бер юрга тайдай, башны чайкап боргалау.
- "Их тә их, әллә-әллә, әттә-тәтә, ну бии!
Әй уйный соң, сыздыра бит, иллә моңы да көе!"
Дөп тә дөп һәм тек тә тек, - тибә аяклар төртелә,
Күз иярми, әллә җенме, нинди шәп йөртелә?..
Әй китә шуннан тыпырдап, акырынаеп, ыспайланып,
Бөкерәеп тә, кәкерәеп, туктый тагы бер әйләнеп...
Бу минутлар ямьләнәләр синең моңнарың аша,
Бу шатлыклар шыңгырдыйлар синең кулларың аша.
Их күңелле, яшь гомернең шатлыгы түгелә, ташый,
Башлана алкыш тагын чатор-чотыр: яшә-яшә!
Бу шигырь камил әсәр булмаса да, шуннан соң Шәехзадә миңа иптәш һәм үз кешесе итебрәк карый башлады. Мәҗит Гафури һәм Сәгыйт Рәмиевне әдәбият кичәсенә чакырырга алып барды һәм алар белән таныштырды.
Башта мин Бабичнең кайсыбер холыкларын һәм чыгышларын аңлап җиткермичә, артык ис китеп һәм гаҗәпләнеп карый идем, Бөтенесеннән дә бигрәк аның Сәгыйт Сүнчәләй һәм Мәҗит Гафури кебек өлкән шагыйрьләрнең шигырьләренә карата язган пародияләре мине таңга калдыра иде. 1916-1917 нче елларда Бабич Сәгыйт Сүнчәләйнең "Тормыш" газетасында басылган барлык шигырьләренә пародия язды. Бу хәл яшьләр арасында төрле-төрле юраулы әңгәмәләр китереп чыгарды. Бу чакларда Сәгыйт Сүнчәләй Уфадагы Аксаков исемендәге библиотеканың татар бүлегендә эшли иде. Заманында Тукай белән аралашкан һәм хат язышкан бер шагыйрь, гомумән, горур табигатьле, аз сүзле һәм үз-үзенә бикләнебрәк яшәүче шәхес иде. Меңә шуңа күрә булырга кирәк, Тукай үлгәннән соң, кайсыбер көлке журналында аны: "Тукай үлгәч, миннән дә зур шагыйрь юк хәзер", - дип танавын күккә чөеп йөри ул дип, чеметеп алганнар иде.
Бервакыт Бабич: "Әйдә, үзеңә бер нәрсә күрсәтәм", дип мине мәдрәсәдән алып чыгып китте. Без хәзерге опера һәм балет театры бинасының базар янындагы почмагына урнашкан Аксаков исемендәге китапханәгә барып кердек. Бабич миңа "Кармак" журналының соңгы айларда чыккан саннарын алып күрсәтте. Журналларның Сәгыйт Сүнчәләй шигырьләренә карата язылган пародияләр урнаштырылган битләр кара каләм белән сызгаланып, танымаслык хәлгә китерелгәннәр, ә кайсыбер битләре бөтенләй ертылып алынганнар иде. Боларны күргәч, Бабичнең күңеле .төшеп, төсе үзгәреп китте. Хәтта кайсыбер пародиянең өстенә, шул ук кара каләм белән: "Ахмак!" - дип язылган иде. Бабич каләм алды да: "Син үзең ахмак!" - дип язып куйды.
Кайткан чакта, моны болай калдырырга ярамаганын һәм "Кармак" редакциясенә язып җибәрәчәген әйтте. Моңа каршы мин:
-!Нигә соң син аңа бу чаклы каныгасың, әллә арагызда берәр нәрсә бармы?" - дип сораган идем. Бабич башта, бик җитди 'рәвештә, минем күзләремә керердәй булып карап торды, аннан соң бөтен тавышы белән кычкырып көлеп җибәрде. Шуннан соң, миңа бер төртеп алды да:
- Тукайның С.Рәмиев, Ф.Агиев, С.Сүнчәләй һәм М.Гафури шигырьләренә карата язган пародияләрен шәхси дошманлыктан эшләнгән эшләр дип карыйсызмыни? Әгәр дә алай булса, син бернәрсә дә аңламыйсың! Тукай бит начар шигырьләргә каршы көрәшкән. Мин дә Сүнчәләйнең тозсыз шигырьләреннән көлеп пародияләр язам, Әгәр дә ул зур шагыйрь икән, иң элек яхшы шигырь язып күрсәтсен. Бездә тозсыз шигырьләр болай да җитәрлек. Җенем сөйми минем тозсыз шагыйрьләрне. Сүнчәләй белән бертөрле дә шәхси алыш-бирешем юк. Шәхси алыш-биреш өчен кыркышкан кеше, үзенең кем булуына карамастан, ул - вак адәм! - диде.
Шәехзадә Бабич "Галия" мәдрәсәсен 1917 елда тәмамлап чыгарга тиеш иде. Ләкин ул аны 1916 елның язында тәмамлады. Чөнки 1915-1916 уку елында мәдрәсәнең гали (югары) классында укып, аны тәмамлап чыгарга тиеш булган шәкертләрнең күбесе солдатка алынып, сугышка китү сәбәпле, бу класска нибары өч кенә шәкерт укырга килгән булган. Мәдрәсәнең җитәкчеләре өч шәкерт өчен генә аерым класс ачарга тиеш тапмаганнар. Алар тотканнар да Бабич укый торган икенче гали классны көндез дә һәм кич тә укытып, берьюлы икееллык программаны үткәрергә булганнар. Алай булмаганда, Шәехзадә Бабич, Салак Атнагулов кебек әзерлекле һәм талантлы шәкертләрнең мәдрәсәдә тагы да бер ел калулары андагы әдәби хәрәкәт өчен тагы да күбрәк файда китерәчәк иде.
Шәехзадә Бабич үзенең вакытын дөрес бүлгәндер һәм файдалы эштән башка нәрсәгә әрәм итмәгәндер шул инде, күрәсең. Булмаса, ул берьюлы ике класста укырга, әдәби түгәрәк белән җитәкчелек итәргә, шигырь язарга, әдәби яңалыкларны һәм вакытлы матбугатны күздән кичереп барырга өлгерә алмаган булыр иде. Чөнки ул ничаклы гына зирәк һәм талантлы булмасын, әгәр дә шулай эшләмәсә^, яшьтән үк татар-башкорт халыклары арасындагы иҗтимагый агышны, әдәби хәрәкәтне тирән кызыксыну һәм актив рәвештә якыннан күзәтеп һәм өйрәнеп бармаса, үзенең күренекле кешеләр турысында искиткеч үткер эпиграммаларын яза алмаган булыр иде.
Кайсыбер кешеләр арасында Бабичкә бары тик "кыланчык", хәтта "клоун" дип карарга тырышучылар да булды. Ләкин бу караш төбе-тамыры белән дөрес түгел. Киресенчә, Бабич җитдилектә үзенең остазы Тукай белән янәшә торса, сатириклык һәм юмористлыкта инде ул Тукайга караганда да үткер, мәргәнрәк булды, дисәм дә шапырту булмас. Менә шул җитдилек белән сатириклыкны бергә туплаган ике канатлы талант Шәехзадә Бабичне бик кыска гына гомер эчендә шигърият дөньясының күгенә очырып алып мендерә дә инде. Зирәк һәм сизгер Галимҗан Ибраһимов Тукай белән Бабич арасындагы бу охшашлыкны бик тиз тоя алды һәм моннан ярты гасыр элек үк билгеләп тә үтте.
Менә шуңа күрә дә, "Галия" мәдрәсәсендәге җитди шәкертләр һәрвакыт, тумыштан шигъри йөрәкле булган Бабичне өйрәнергә, аңардан өлге алырга тырышалар һәм аның авызына карап торалар иде.
Әгәр дә мин Бабичнең хезмәт сөюе, өлгерлеге, тыйгысызлыгы һәм берьюлы әллә ничә камыт киеп, әллә ничә төрле авыр йөк сөйрәп барырга сәләтле бер талант булуы турысында сөйләгән чакта тагы да бер әйберне әйтми үтсәм, бу инде бөтенләй гаделсезлек, булыр иде. 1915 елның кышында ул "Галия" мәдрәсәсе мөдире Зыя Камалиның өенә йөреп һәм махсус хезмәт хакы алып, аның улы Әкрәмне укытты. Дөресрәге, Әкрәмне ике шәкерте укыта. Икенчесе - Гыйндулла Ишмаев иде.
Зыя Камали, эшләре күп булу сәбәпле, өенә еш кына бик соңлап кайта торган булган. Шулай, ялгыз гына караңгы урамнардан соңлап кайтып барган чагында, аңа ике тапкыр пөҗүм ясыйлар. Беренче тапкыр аталар, караңгы булу сәбәпле тидерә алмыйлар, икенче тапкыр артыннан килеп каты әйбер белән сугалар. Бу хәл кыш көне була. Бәхеткә каршы аның калын туны хуҗасын саклап кала. Бу һөҗүмнәрнең талау нияте бөлен ясалмавы һәркемгә ачык күренеп тора. Аның киемнәрен дә салдырмыйлар, әйберләрен дә алмыйлар, кулындагы папкасына да тимиләр. Шәкертләр бу һөҗүмнәрнең сәбәбен бик тиз аңлыйлар.
Мәдрәсәдә дөньяви фәннәргә күп урын биргәне, аларны яңача укыту өчен, шәкертләргә иркен уйлау, белемнәрен төрле түгәрәкләрдә тирәнәйтү мөмкинлекләрен биргәне өчен, Зыя Камалидан үч алу максатында эшләнгән дип уйлыйлар. Ә Зыя Камали һөҗүмнәрнең булуына карамастан, кичләрен мәдрәсәдә эшләп укытуын дәвам итә. Шуның өчен, шәкертләр остазларын өйгә берүзен генә кайтарып җибәрмәскә, дигән карарга киләләр. Бу җаваплы эшне Шәехзадә Бабич белән Гыйндулла Ишмаев үз өсләренә алалар, аларга бу эштә А.Субаев, С.Атнагулов та ярдәм итәләр. Мәдрәсә мөдиренең үз баласын укытыр өчен берничә йөз шәкерт арасыннан Бабич белән Ишмаевны сайлап алуы да очраклы бер хәл булмагандыр инде.
Табигате буенча бик шаян булган Бабичнең укыту методикасы да, үзенә хас рәвештә, бик кызыклы булган. Кайсыбер чакта, хәтта үзе дә балаланып, шәкерте белән бергә шаярып та ала торган булган. Ләкин Бабичнең укыту тәртибе, шулай шаяру төсле генә булып күренсә дә, бик җитди нигезгә корылган булгандыр дип уйлыйм. Чөнки сигез яшьлек Әкрәм, ачулана белми торган шаян укытучысыннан шаярып кына укый торгач, өч-дүрт ай эчендә укырга-язарга өйрәнгәнен сизми дә калган.
70 елларда мин Әкрәмгә язган бер хатымда, аның ана теле укытучылары турында сорашкан идем. (Кызганычка каршы, Әкрәм Пәрвазович 83 яшендә 1990 елда вафат булды. Ул бөтен гомерен яшь буынны укытуга багышлады, күп еллар
Москөудән ерак түгел Ступнино поселогында урнашкан итим балалар йортының директоры булды, бу йортның мәктәбендә пенсиягә киткәнче математика укытты).
Ул миңа җавабында бик хөрмәтләп ике укытучысын искә төшереп язган иде:
"... Аларның берсе җитди, уйчан, таләпчән кеше иде. Мине үзе белән бер дәрәҗәдә куеп салмак кына сөйләшә. Өйгә килеп керү белән кулын биреп исәнләшә дә, без шунда ук өстәл янына килеп, дәресне башлап та җибәрәбез. Бу Гыйндулла абый иде. Ә икенчесе, Шәехзадә исемлесе, өйгә килеп керү белән бөгелеп исәнләшә, минем хәл-әхвәлне сораша. Минем кыяфәтемә, кәефемә карап, кызыклы шигырьләр, табышмаклар әйтә. Минем белән бераз уйнап та ала... Шуннан соң гына без дөрескә утырабыз. Шашка һәм шахмат уйнарга да мин бу ике укытучымнан өйрәндем,
Бервакыт Шәехзадә абый белән шаяра торгач, мин аңардан качарга ашыгып, абынып егылып киттем... Теземне нык кына бәрдем... Теземне ике кулым белән кочаклаган килеш идәнгә утырдым, җылап җибәрүдән куркам, гарьләнәм... Ә Шәехзадә абый минем хәлемне бик тиз аңлады бугай: "Әкрәм, нәрсә, син тезеңне бәрдеңме, була торган эш бу, ә син беләсеңме, "тез" дигән сүзне икенче төрле әйтеп була - "тубык" - дияргә дә мөмкин. Әле менә син тубыгыңа тезләнгәнсең, әгәр мин, тезеңә тезләнгәнсең, дисәм, нинди ямьсез килеп чыга, сизәсеңме?" - дип мине әкрен генә күтәреп торгызды да, өстәл янына алып килде. Без дәресне башлап җибәрдек. Ә мин теземнең авыртуын онытып, остазымның, хәлфәмнең авызына карап, бүген ниләр сөйләр икән дип көтә башладым..."
|