КӘҮСӘР СУЫ ЭЗЛӘП…
Галимнәр бик борынгы булалар, каурый каләм белән генә язалар, Әбугалисина кебек, серле мәгарәләрдән чыгалар, дигән садә, аң-зиһенгә буйсынмаган күңел карашы миңа балачактан сеңеп калган.
Әбугалисина мәгарәсе...
Ул, әллә кайда, Һималай тауларында түгел, янәшәдә генә икән бит! Янәшәдә генә, миллионлы шәһәрнең үзәгендә, мәркәзи Казанның йөрәгендә икән ул бибаһә белем, фәһемле фән мәгарәсе!..
Казан дәүләт университетының бай китапханәсе, сирәк китаплар бүлеге; анда сакланган борынгы фолиантлар, гаҗәеп кыйммәтле кулъязмалар... Серле тирәнлеккә төшеп китә торган челтәрле тимер баскычлар, антик скульптуралар –болар бар да синең кан тибешеңне, зиһен агышыңны, үзгә бер халәткә көйли, дөнья бәһәсе торырлык; хәзинә ганимәтен тоюдан, хәтта, рәхәт калтырана башлыйсың.
Мәгарәдә – мәгънәле тынлык. Бу тарихи тынлыкка гасырлар авазы –Вакытның серен ачарга теләп пышылдавы да, гасабиланып кычкыруы да сыйган... Шушы мәгарәгә әле кичә генә портфелен тотып, куе чәчле, шәп иңсәле аспирант ир-егет кереп киткән иде. Бүген әнә, биек баскычлардан профессор булып төшеп килә.
Кичә белән бүген арасында —дүрт дистә гомер узып та киткән.
***
Без студент чакта (узган гасырның 70 нче еллар башы) ул әле кыюсызлык ызаныннан чыгып кына килгән аспирант иде. Маңгаена ишелеп төшәргә кыҗрап торган чәч куелыгына калын бармакларын батырып, артка “көрәп” куюы шул кыюсызлыкны җиңәсе килүдән булгандыр, мөгаен. Хәзер дә шулай: кар төсе белән өретелгән чәчләрен, нәкъ яшьлегендәгечә, артка сыпырып куйгалый. Бу аның үзенә генә хас табигый гадәтенә әверелеп киткән.
Галим булу өчен кешегә нинди сыйфатлар кирәк, дисәләр, мин Марсель Бакировның эшләү һәм яшәү рәвешен күз алдыма китерәм. Иң беренче сыйфаты, бәлки, үҗәтлектер. Башлаган эшеңне ахырынача алып барып чыгу үҗәтлеге. Тагын ... Түзем-чыдам булу һәм фидакарьлек ... Күз алдына китерүе дә кыен бит – дөньяда әллә нинди вакыйгалар бара, кешеләр бер-берсе белән ярышып йортлар сала, машиналар ала, баю юлында шәһит китә, калка, бата язмышлар... Ә монда, калын стеналар арасында, китапханәнең төп залында кадими китапларга текәлеп, тәүлекләр, айлар, еллар буена фән-белем аланыннан үзеңә нектар җыеп утыр инде! Дөньяның күп кенә рәхәтлекләреннән ваз кичеп, үзеңне “богаулап” фән әсирлегендә тоту – никадәр ихтыяр көче таләп итә торган фидакарьлек, үз-үзеңне аямау түгелмени!
Заманында без фән атын җиңел генә авызлыкларга адарынган, киң итәкле “портфеленә ияреп” йөргән аспирантларны хәтсез күрдек. Мөхәммәт Мәһдиев әйтмешли, костюм якасына ач кавык таратып алар китапханәнең уку залларында шактый утырып та карадылар. Әмма күбесе фән дигән гранит кыя каршында тезләнгән килеш чарасыз калды. Баксаң, чын, әтрафлы галимнәр ике-өч кенә, калганнары кандидатлар, докторлар була икән.
***
Аспирант чакта факультетның стена гәзите “Әдәби сүз”нең баш мөхәррире Марсель Бакиров иде. Рәсми басма гәзитләр “Правда”дан башлап, гел бер-берсенә охшаш эчтәлектә басылалар, шуңа күрә аларны бунтарь күңелле студентлар кулына алырга да теләмиләр иде. Ә безнең стена гәзите бөтенләй башка ... Яшь каләм тибрәтү-юләр өчен өйрәнү мәктәбе дә ул, фикер тоякларын уйнатып ярышу мәйданы да. Сүз ирегенең тәүге яралгыларын да, бәлки, без шул гәзит битләрендә татыганбыздыр.
Зур аудиториядә, өстәлләрне тезеп, гәзитне су буе итеп сузып салабыз. Мин бизәлеш өчен җаваплы рәссам, калганнар яза, кайчы белән кисә, ябыштыра — кыскасы, һәммәсе үз вазыйфасында. Марсель Бакиров исә язмаларның һәр өтеренә кадәр үз уңыннан уздыра, кат-кат эшләтә, бизәлешенә дә аерым бер игътибар бирә иде. “Вәт метекче, бу кадәр дә вакчыл булыр икән!” дип үзенә ишеттермичә генә битәрләп тә алабыз. Һәммә нәрсәнең асылына төшү өчен фән кешесенә нәкъ шундый сыйфатлар зарурлыгы, әлбәттә, ул чакта безнең башка килмәгән.
Ул бер-бер эшебезне ошатмыйча кәефе төшеп, битәрләп ташласа, куркып та калабыз. Чөнки аның турында шундый легенда йөри иде. Марсель Бакиров Уфада “Кызыл таң” гәзитендә эшләгәндә шундый вакыйга була. Кайсыдыр районнан редакциягә бертуктаусыз хатлар ява башлый. Бер егетне үтергәннәр. Нахак бәла ягып, бөтенләй гаепсез берәүне суд хөкеменә тартканнар. Марсель Бакиров бу районга әллә ничә тапкыр барып кайта, таза хәлле, бүгенгечә әйтсәк, “крутой” бер төркем, гаепне бүтәннәр өстенә аударып нык торалар, журналистка янау-кисәтү дә белдерәләр. Әмма Марсель Бакиров дөреслек юлында чигенүне белми. Республика прокурорларын, медицина белгечләрен кузгатып, үтерелгән егетнең мәетен каберне казытып алдыра. Кабаттан тикшерүләр башлана һәм ... гаделлек сагында тәвәккәл-усаллык күрсәтеп, Марсель Бакиров җиңеп чыга: бер гаепсез егетне суд хөкеменнән йолып ала. Юаш, зәгыйфь татар журналистикасында моңарчы күрелмәгән вакыйга, тәвәккәллек үрнәге бит бу!
Шундый шәхескә ничек инде каршы киләсең, бәйрәм алдыннан гәзитне тизрәк өлгертергә кирәк, Марсель Бакиров безне төне буе эшләтә.
Югары уку йортлары арасында яисә-шәһәр күләмендә оештырылган бәйгеләрдә “Әдәби сүз”ебез беренче урынны яулап ала. Андый чакларда инде Марсель Бакиров, костюмын яки пальтосын җилбәгәй җибәреп, коридор уртасыннан җиңүче мисалында кояш булып килә.
Шул җиңүләрдән соң ул мине, “хөкүмәт бабай хисабына” Ленинградка Эрмитажларны карап кайтырга, аннары Ташкент, Сәмәрканд, Бохара якларына сәяхәткә җибәрде.
Ул елларда университетта студентларның кумиры Мөхәммәт Мәһдиев иде. Ул – аның сөйләү осталыгы, ул – аның үз-үзен тотышы, ул – аның нәзакәтле итеп тәмәке тартулары. Сарказм, көлү, хикмәтле сүз осталыгына студентлар да, аспирантлар да Мәһдиевтән күреп өйрәнә иде.
Марсель Бакиров та җайлы аралашучан, шаяртырга яратучан иде. Мәзәкләр сөйли, җәелеп көлә, әмма күзләре никтер сагаюлы, елмаюга бирешмичә, тирәндә ниндидер сагыш иңрәп кала иде сыман. Мин аның сәбәбен соңрак аңладым.
Аның баш очында “халык дошманы улы” дигән кылга эленгән кылыч эленеп торган икән ләбаса.
Зәй төбәгендәге Югары Баграж авылында колхоз председателе булып эшләгән әтисен НКВД бурзайлары төнлә килеп кулга алганда, Марсель әле бик бәләкәй була. Сабыйның яшьле күзләре әтисен соңгы тапкыр күреп кала. Сугыш дәверенең ачлы-туклы еллары гомер кәүсәсенә әрнүле боҗралар булып сызылгандыр. Әмма тол калган укытучы Фатыйма апа балалары бирешмиләр, укырга, кеше булырга дигән корыч ихтыяр аларга канат куя.
Абыйсы Марс Бакиров — спортчы, Мөслим районының горурлыгы булган егет очучы булырга хыялланып, Балашов шәһәрендәге хәрби училищега, имтиханнарын гел “биш”легә тапшырып, укырга керә. Әмма әтисенең “халык дошманы” икәнен белеп алуга, аны училищедан чыгаралар. Ул Казанга кайтып, төзүче-инженерлар әзерли торган институтта укый башлый.
Апасы Шәркыяне дә шул ук сәбәптән Казан авиация институты белән хушлашырга мәҗбүр итәләр. Яңадан ул медицина институтына укырга керә.
Марсель Бакировны Казан дәүләт университеты тарих-филология факультетының татар теле һәм әдәбияте бүлеген тәмамлагач, Уфага “Кызыл таң” гәзитенә эшкә җибәрәләр.
Күпмедер вакыттан соң, яраткан укытучысы, профессор Хатип ага Госманның Уфага килеп китүе Марсель Бакиров язмышында яңа бер сәхифә ачылып китүгә сәбәпче була. Такташ шигырьләренә гашыйк остаз укучысын Казанга кайтырга, аспирантурага керергә димли.
– Уфада җиңел ул, менә син Казанда галим булып кара!
Остазының кисәтүле дә, мәгънәле дә сүзе Марсель Бакировның күңелен актарып ташлый. Зыялыларга бай, тарихка бай Казан аның төшләренә керә иде бит! Менә сиңа — күктән төшкән мөмкинлек.
***
Марсель Бакировның 1972 елда кандидатлык диссертациясе яклап та, докторлык хезмәтен шактый гына озак вакыт язуы хакында, бик озак ара үтмәгәнме, дип уйланам.
Узган гасырның 90 нчы елларында әдәбият-сәнгать өлкәсенә, фән галәменә шыбырдап, әрсез алабайлар да тула башлады. Тарихта берничә тапкыр киселгән, төптән кыркылган зыялы катлауның “өресе” юка иде шул — бу афәткә каршы тора алмады. Мәскәүнең каты кулы алынганнан соң, Казанда ашыгычрак эшләнгән диссертацияләрне яклауда таләпчәнлек тә кимегәндәй булды. Кайберәүләр, хәтта, “мин – академик!” дип саташып йөри башлады.
Шундый болгавыр чорларда Марсель Бакиров белен күрешкәлибез.
– Әзерме докторлык диссертациясе, Марсель абый? Соңга каласыз бит! – дим аңа. Ул елмаеп куя да:
– Ашыкма, ашыкма, – ди.
Бу чорның кибәге таралачак, мин фәнни хезмәтемне төгәлләп кенә иманыма тугры калачакмын, диясе килгәндер аның саран сүзләре артындагы күңел тавышы.
Фәндә ауруцентризм дигән төшенчә бар (мин аны Аурупа эгоизмы, дип атар идем). Кыскача гына әйткәндә, бу Шәрекъ-төрки культурасының борынгы казанышларын кечерәйтеп күрсәтү, күрмәмешкә салышу, үзләштерү, ялган мәгълүмат бирү, хәтта, кайбер очракларда чыганакларны юк итүгә кайтып кала. Төрки дөньясының борынгы сүз сәнгатенә багышланган беренче хезмәтләр XX йөз башына карый. Ә инде төрки шигъриятнең тамырларын, үсеш баскычларын өйрәнү узган гасырның 60 нчы елларында җанлана башлый.
Марсель Бакиров үзенең “Гомумтөрки поэзиянең яралуы һәм иң борынгы формалары” дигән фундаменталь хезмәтендә (“Мәгариф” нәшрияте, 2001 ел) шушы өлкәдә эшләгән кайбер тюркологларның исемнәрен китерә: А.Щербак, В.Жирмунский, И.Стеблев, М.Хамраев һ.б. Чит ил белгечләреннән А.фон Габен, А.Бомбачи, Р.Арат исемнәре атала. Әмма боларның хезмәтләре төрки дәверенең VI-Х гасырларыннан ары китми.
Ата-бабаңнар тарихының тамырларына төшү өчен “бу – минем җан, минем кан, минем тән” дигән олы ярату, мәҗүси бирелгәнлек, нәсел тугрылыгы бөтен вөҗүдеңнән тетрәп калыкканда гына фәнгә алын, дигән максат Марсель Бакировның яшьтән үк рухи хасиятен, омтылышын биләп ала.
Күкләр ихтыяры аңа эшчәнлек сыйфатын биргән. Ул Казанда сакланган бай архивларны өйрәнә, Мәскәү, Петербург, Ташкент, Бишкәк, Баку, Уфа, Чабаксар шәһәрләрендәге китапханәләрдә күпме гомерен сарыф итеп, фәнгә кирәкле хәзинә туплый.
Күкләр ихтыяры аңа сәләт биргән. Ул, өзелгән, чәчелгән дисбе төймәләрен табып алган кебек, төрле кыйтгада яшәгән, төрле халыкларның гореф-гадәтеннән, миф-әкиятләреннән кызыклы җәүһәрләр табып, аларны янәшә куеп карый, көмешче-оста кебек, шуларны күзгә күренмәгән җепләр белән үреп, охшашлыкларын таба, уйга килмәгән ачышлар ясый.
Төрки шигъриятенең моңа кадәр беркем аяк басмаган тарлавыкларын үтеп, чишмә башына төшә, кыйтгаларны тетрәткән һуннарның учак урыннарын таба, шигъри җәүһәрләрне уятып алып, гасырлар юшкыныннан чистартып, бүгенгегә, якты дөнья йөзенә чыгара.
Ул – ата-бабалары зурлыгын курыкмыйча иңенә салалган һәм шуның белән горурлана алган егәрле галим.
Ул – төрки шигъриятенең нечкәлекләрен, матурлыгын, гаҗәеп дастаннарга кадәр үсү юлындагы хикмәтле үзгәрешләрен, кыйтгадан кыйтгаларга күчә барган Сүз сәнгате тууына китергән сәбәпләрне туктаусыз өйрәнә һәм олуг хезмәтләр язып морадына ирешә.
Әнә ул, портфелен тотып, сыңар кулы белән маңгай чәчен “көрәп” артка тарый-тарый, мәгарә баскычыннан менеп килә. Борынгы кулъязмалар сагында торган күзгә күренмәгән Ияләр аны каршы алырга әзерләнәләр булыр. Ничә дистә ел буена китапханә Ияләре аңа ияләшкән бит инде...
Үткән заманнарга китеп, халкының киләчәген ныгыткан галим, бисмилласын әйтеп, тагын мең дә беренче китапны кулына алыр.
Сүз егәрен иярли алган егеткә бетмәс-төкәнмәс исәнлек, Зиһен зирәклеге, Тел ачкычлары бирсен Җәнабе Хак!
Халыкның гасырлар катламы астында калган шигъри чишмәсенә, кәүсәр суы эзләп, энә белән кое казып төшкән шәхесебез бит ул!
Марсель ГАЛИЕВ,
Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты.