Башка проектлар
Безнең дуслар
Әдипләр чаты
Безнең рейтинг
|
|
КАЛЬБЕҢДӘ НИ СЕР БАР...Әдәбият галиме һәм тәнкыйтьче Фәрит Бәширнең «Сөйлә, каләм!» (Казан, 2001) китабына тупланган фәнни-публицистик мәкаләләре һәм рецензияләре Заман һәм Кеше турында уйланулардан тора. Автор үз хезмәтендә XX йөз әдәби процессын, аның тарихының байтак чалымнарын күз алдына китереп бастыра. Китапка кергән «Исә җилләр» мәкаләсендә үк ул: «Бу язмамда мин фикеремне Заман һәм Кеше мөнәсәбәтенә юнәлтергә ниятләдем»,—дип, позициясен билгеләүне кулай күрә. Һәрхәлдә, китапның композициясе шуны ачуга нигезләнгән. Мәсәлән, автор «Исә җилләр», «Моңнары кала икән...», «Тургайсыз яшәп буламы?» мәкаләсендә кешелекне борчыган мәңгелек проблемалар: яшәү һәм үлем, чын һәм ялган, тормыш—кеше— галәм, табигать—кеше—әхлак мәсьәләләрен күтәрә, кайнар йөрәктән язылган шигъри телле публицистик фикерләрен укучы белән уртаклаша.
Ф. Бәширне татар шигъриятенең үткәне һәм киләчәк язмышы уйландыра. -«Шигърият язмышы—халык язмышы», «Хушлашырга ашыкма!», «Бер шигырь», «Бул яхшы, рәнҗетмә...», «Халык җанына мәңге береккән» мәкаләләрендә XX йөз башыннан башлап туксанынчы елларга кадәрге татар поэзиясенең торышы, шагыйрь—укучы—шигырь проблемаларын бар яктан яктыртырга омтыла. Чынңан да, монда уйланырлык нәрсәләр бар. Күп кенә очракларда шигырь дә бар, укучысы гына юк. Шагыйрьнең китабы кибет киштәләрендә тузан җыеп ятарга мәҗбүр. Сан артыннан куа-куа, татаршигъриятендә урта кул шагыйрьләр шактый артып китүе күренә. Сиксәненче-туксанынчы елларда тәнкыйтьнең кыюланып китүе нәтиҗәсендә, бу соры массаның галим язганча, «принципиаль рәвештә ал арны камчылый башлагач, шактый ук зур булуы ачылды». Шундый ук хәлне XX йөз башы шигъриятендә дә, 20—30 еллар һәм аннан соңгы унъеллыкларда да күзәтергә мөмкин. Бик сирәкләр генә халык күңелен яулап, чын халык шагыйре дәрәҗәсенә лаек булды. Шагыйрь булу өчен иң беренче чиратта шигърияттә үз стилеңне, үз тавышыңны булдыру кирәк. Ә андый-лар сирәк шул. Ләкин тәнкыйтьченең гадел фикеренә алар да мохтаҗ бит. Халык—халык, ә әдәби процессны тирәннән аңлаган, шигъриятнең нәрсә икәнен белгән тәнкыйтъ-че-галим сүзе дә кирәк. Алар якларга тиеш чын шигъриятне.
Галимне татар китабының таралыш географиясе, милли мәктәпләр мәсьәләсе дә борчый. Әлеге мәкалә 1988 елда, ягъни үзгәртеп коруның кызган чорында язылса да, бу проблема бүген дә актуальлеген югалтмады. Татар китабы Казаннан ары чыгып китә алмый, татар әдәбияты күгендә якты йолдыз булып калыккан, бөтен тамырлары белән Казан шәһәренә береккән Ф. Әмирхан, Г. Камал, Җ. Тәр-җеманов, Ә. Исхак, М. Садриларны бүген инде шәһәр тудыра алмый. Авторның «бүген шәһәр—шагыйрьләрне җыючы үзәк кенә» дигән фикере белән килешергә кирәктер. Хәзер татар әдәбиятының киләчәге, бар өмете—авылда. Авыл татар халкының милли гореф-гадәтләре, рухиберлеген, милли моңнарын, милли төсләрен саклап калучы мәдәни үзәк тә ул. Һәрхәлдә, бу мәкаләдә галим күтәргән проблемалар еллар узган саен, буыннар алмашынган саен кабатланып тора.
Ф. Бәшир тәнкыйть мәкаләләрендә булсын, яисә фәнни публицистик язмаларында, рецензияләрендә булсын, үз оппонентларына һәрвакыт объектив бәя бирергә тырыша. Сүз шигърият турында барганга, яшьләй гомере өзелгән шагыйрь Фәннур Сафинның «Чәчәк гомере» (1988) китабына язган рецензиясе игътибарны жәлеп итте. Ф. Сафин лирик шагыйрь, мәхәббәт шагыйре иде. Халык тарафыннан шигырьләре яратып укылды, күңелгә кереп урнашырлык җырлар авторы да иде ул. Дөрес, тәнкыйтьче аларны инкяр итми. Әмма, шулай да шагыйрьнең кимчелекләрен күрсәтүне кирәк таба. Каты бәрелми, бары кайбер тапталган гыйбарәләрдән, фикерләрдән качарга гына өнди.
Автор, каршылыклы заман булуга карамастан, татар поэзиясендә үз биеклеген саклап кала алган Мөдәррис Әгьләмовның шигъриятенә аеруча игътибарлы, анын яңа табышларына сөенә, шуны күрә һәм күрсәтә белә. «Бер шигырь» мәкаләсендә шагыйрьнең «Бердәнбер» балладасында «Кыз язмышы—Хатын язмышы— Ана язмышы»н шигъри бөеклеккә җиткереп тасвирлый алуының сәбәпләрен аңлата. Тәнкыйтьче шагыйрьнең талантына югары бәя бирә. «Әгәр ул,—дип яза галим,—«Бердәнбер»дән башка бер генә нәрсә язмаса да, мин аны барыбер татар шагыйрьләренең иң көчлеләреннән санар идем».
Татар поэзиясе турында сүз бара икән, автор кайбер шагыйрьләрнең шигърият мәйданыннан төшә баруларына да ачына. Бу халәтне бер тәнкыйтьче дә, шагыйрь үзе дә аңлата алмас, мөгаен. Монда тормышның бер туктаусыз һәм тиз ритмда үсеп, үзгәреп торуы, вакыйгаларның, кем әйтмешли, күз ачып йомганчы алмашынып торуы да әдәбиятка, гомумән, шигърияткә тәэсир итә. Әдип һәм шагыйрь заман белән бергә үсә һәм үзгәрешләрне, алмашынуларны кабул итә алмаса—юкка да чыга.
Чор тудырган шәһәр, производство, экология, әхлак экологиясе, этно-экология проблемалары әдәбиятта киң чагылыш тапты. Әлеге мәсьәләләр бар тирәнлеге белән прозада яктыртылды, үтемле яңгыраш алды. Ф. Бәшир «Тургайсыз яшәп буламы?» дигән мәкаләсен югарыда атап үткән проблемаларның татар әдәбиятында гәүдәләнешенә багышлый. Үткен һәм шул ук вакытта мавыктыргыч шигъри тел белән язылган әдәби-публицистик мәкаләдә автор XX йөзнең30—40 елларыннан башланган процесс: табигатьне пычрату хисабына корылган зур-зур промышленность үзәкләре, авыл кешесен туган туфрагыннан аерып ясалма рәвештә шәһәрләштерү, авылларны үзәкләштерү сәясәте, гомумән, М. Горький сүзләре белән әйткәндә, экспериментка корылган совет җәмгыяте, кешелекне фаҗигагә тарткан экология, этно-экология проблемалары турында уйлана. Галим бу хакта нык борчыла, ярсый, куйган сорауларга җавап эзли. Дөрес, тәнкыйтьче әдәбиятка яңа темалар килү белән горурлана, химия, нефть промышленностының үсүенә теләктәш кала, җәмгыятьнең югары темплар белән үсүен хуплый... Ләкин... Табигатьне пычратуга, бетерүгә юнәлтелгән промышленностьның кешелеккә коточкыч зарар салуын истә тотып, галим чаң кага.
XX йөзнең 60—70 елларында ук шагыйрьләр экология проблемасын тиз тотып алды һәм шигъри әсәрләрендә читләтеп кенә булса әйтергә тырышты. Әмма нефтьчеләр тормышына багышлап язылган Г. Ахуновның «Хәзинә» һәм «Хуҗалар» дилогиясендә, Ш. Бикчурин-ның «Каты токым» романында табигатьне яклап бер фикер дә әйтелмәде. Бу хәл алардан соң нәшер ителгән Ш. Бикчу-ринның «Тирән катлам» (1987), Җ. Рәхимовның «Кыядагы чәчәкләр» (1988) романнарында да дәвам итте. Инде заманалар үзгәреп тә бу проблеманың әсәрләрдә урын табылмавына бимазаланган автор: «Шул чорның атмосферасы да, яшәү һәм иҗат итү алымнары да бүгенгедән үзгәрәк булды дип таныйк, ди. Ә менә аннан соң дөньяга килгән әсәрләрдә бар кискенлеге белән куркынычлы ноктасына якынлашып килүче табигать һәлакәтен «күрми калырга» нәрсә комачаулык итте?»—дигән сорау бирә.
Мәкаләдә икенче юнәлеш—авыл һәм табигать проблемасы. Үзе дә авыл баласы булган тәнкыйтьче аеруча әһәмиятле бу мәсьәләне читтән генә күзәтеп тора алмый, әлбәттә. Ул мәкаләдә авылның табигатьтән аерылгысыз бер өлеш булуын ассызыклый. Аның: «Авыл—ул табигать һәм кешенең аерылгысыз бергәлеген гәүдәләндерүче бердәнбер һәм абсолют күрсәткеч булып тора. Башка альтернатив төшенчәләрне мин атый алмыйм»,— дигән афоризмга тиң фикере белән килешмичә мөмкин түгел.
Әйе, авыл баласын җирдән, нигездән, буыннардан-буыннарга тапшырыла килгән әхлагыннан аердылар. Табыну ноктасы—Ислам диненә таш аттылар: аны гаделсезгә рәнҗеттеләр. Бүген дә аңа төрле яла ягулар һәм кизәнү дәвам итә. Галим язганча, «кизәнергә генә маһир осталар булып чыктык бугай без...» Кешегә генә түгел, кешелеккә олы бәхетләр вәгъдә итеп тә, төбе комга терәлгән корабны хәтерләткән җәмгыять миллионлаган корбаннар, нигезләрен чүп үләне каплаган авыллар, имансыз буын гына калдырды. Шул рәвешле, җәмгыятьтә, әдәбиятта әхлак экологиясе проблемасы өскә калыкты. Ф. Бәшир бу терминны беренчеләрдән булып 1989 елда ук файдаланса, 90 еллар ахырында инде тирәнрәк һәм киңрәк мәгънәдә йөргән этно-экология мәсьәләсе дә кешелекне борчуга салды. Гуманистик принципларны бер читкә алып ташлаган җәмгыятьтә кешелек сыйфатлары һәм милләтләр юкка чыгу дәрәҗәсенә җитте.
1996—1997 елларда «Идел» журналында милли-мәдәни цивилизация проблемаларын яктырткан материаллар басылган иде. Кәм, ниһаять, 1999 елда Татарстан Фәннәр академиясе катнашында этно-экологиягә карата зур конференция уздырылды. Чыннан да, безнең хәлләр чиктән тыш аяныч шул. Себер тайгаларында утсыз һәм сусыз, дөнья цивилизациясеннән аерылган татар авылы да бар икән. Ә андыйлар җир шарында күпме? Телләре бетеп баручы, мәдәниятләре җимерелгән милләтләр күпме? Тәнкыйтьче беренчеләрдән кулланган әхлак экологиясе бүген хәл ителдеме?.. Кызганыч ки, юк дип әйтергә туры килә. Шулай да алар әдәби әсәрләрдә тасвир ителде. Бар иде андый әдипләр. Мәсәлән, Әмирхан Еники... Галим аның соңгы өч томлы «Әсәрләр»е дөнья күргәч язган бик саллы, күләмле «Моңнары кала икән...» дигән мәкаләсендә әдип иҗатына югары бәһасен бирә. Мәкаләдән аңлашылганча, матурлык җырчысы Әмирхан ага Еники әсәрләрендә авыл—табигать, буыннар бәйләнешен укучыга вәгазь рәвешендә түгел, аны олы таланты белән тасвирлап һәм ышандырып сеңдерә алган. Кеше матурлыгын сурәтләгәндә дә шундый ук юлны сайлый әдип."Кешенең эчке матурлыгын тышкы гүзәллегенә караганда югарырак куя. Матурлык дигәч, иң элек хатын-кызның гүзәллеге, аның эчке кичерешләре күз алдына килеп баса. Еники иҗатында ул аеруча калку бирелә. «Әйтелмәгән васыять»тәге Акъәби, «Рәшә» повестендагы Рәшидә, «Гөләндәм туташ хатирәсе»ндә Гөләндәм, «Матурлык» исемле хикәядәге Ана образы үзләре генә ни тора!
Тәнкыйтьче үз каләмдәшләренең иҗатларын да читтә калдырмый. Күренекле тәнкыйтьче Фәрваз Миңнуллинның «Затлылык» дигән китабына карата язылган «Җанда борчу барда...» мәкаләсендә һәм Н. Вәлиевнең Ф. Әмирхан иҗатындагы эстетик карашларны чагылдырган «В мире нравственных исканий» китабына язган «Әхлакый эзләнүләр дөньясында» язмасында Ф. Бәшир әдәби тәнкыйтькә аеруча таләпчәнлек күрсәтә. Килешмәгән фикерләрен кистереп әйтә, үзенең объектив бәясен бирү белән киңәшләрен дә тәкъдим итә.
Ә менә XX гасыр башы әдәбияты кайсы яклары белән әһәмиятле, әдип һәм шагыйрьләрне нинди проблемалар борчыган, аларның бүгенге көн мәсьәләләреннән аермалары бармы? Заман һәм кеше мөнәсәбәте ни рәвешле ачылган? Галим XX йөз башы әдәбиятын әйдәп баручылар Г. Тукай, Ф. Әмирхан, Г. Ибраһимов, К. Тинчуринга багышланган мәкаләләрендә шул сорауларга җавап эзли, Г. Тукай иҗатына карата язылган «Бул яхшы, рәнҗетмә...», «Халыкҗанына мәңге береккән» һәм Ф. Әмирхан шәхесе турында язган «Аяклары бәйле Про-метей» мәкаләләрендә Ф. Бәшир бу ике бөек шәхеснең язмыш фаҗигасенә буйсынмыйча гасыр башы әдәбиятында якты эз калдыруларына, шул чорның төп проблемалары булган «урталыкта» һәм «артык кеше» мәсьәләләрен, заман кимчелекләрен әдәби әсәр югарылыгында тасвирлауларына, һәм революцион күтәрелеш, реакция елларында да әдәби процессны билгеле бер биеклектә саклап бара алуларына, иҗат дәртләре сүнмәвенә соклануын белдерә. Үз шигъриятендә дөньядан ваз кичү мотивлары көчәя барган реакция чорында Тукай балалар поэзиясендә эшчәнлеген активлаштыра, дәреслекләр төзи. Ф. Әмирхан исә, 1907 елның августында үзен паралич сугуга карамастан, «Әльислах», «Кояш», «Ялт-йолт», «Аң» газета-журналларында эшләвен дәвам иттерә, бер үк вакытта әдәби эшчәнлеген дә җәелдереп җибәрә. Галим билгеләп үткәнчә, әдип шәхси бәхетсезлеген, авыру халәтен һичкайчан әдәби әсәрләрендә сиздерми. Моны фәкать көчле һәм зыялы зат кына эшли ала торгандыр. Автор язучы батырлыгы хакында менә ничек яза: «Аның әсәрләрендә матурлыкка соклану, гүзәллеккә мәдхия бар («Хәят», «Кадерле минутлар...»), патриархаль тормышка протест, иске типлардан ачы көлү бар («Фәтхулла хәзрәт»),буш хыяллар, вак-төяк мәшәкатьләр белән иза килгән кешеләрне ирония белән тәнкыйтьләү бар («Габделбасыйр гыйшкы», «Сәмигулла абзый»). Әмма язмыштакизарлану юк, каргыш юк, «ачы хәсрәт көеЖ> «көйләү юк». Г. Тукай һәм Ф. Әмирхан иҗат гомерләрендә үз язмышларына караганда бөегрәк булып кала алганнар. Мәкаләләрдән шул аңлашыла.
XX йөз башы прозасын Г. Ибраһимов иҗатыннан башка күз алдына да китерү мөмкин түгел. Ул татар прозасына яңа сулыш өрде, яңа аһәң өстәде. Сәнгатьчә эшләнешләре ягыннан, образлы сурәтләү чараларын мулдан файдалануы белән Европа һәм рус әдәбиятының классик әсәрләренә тиң «орырлык әсәрләр иҗат итә әдип. Ләкин өөтен Идел буенда 1921-22 елларда булып узган ачлык афәтенең дәһшәтле картиналарын тасвирлаган, кеше акылына барып җитмәслек куркыныч вакыйгаларны кырыс чынбарлык итеп сурәтләгән «Адәмнәр» повесте революциягә кадәр язылган романтик рухтагы прозаларыннан нык аерыла (Ф. Бәшир «Адәмнәр» повестен 1990 елда «Идел» журналында кириллицага күчереп бастырды). Кәрхәлдә, 1923 елгы басмасы шундый. Бу әсәр егерменче еллар әдәби тәнкыйтендә каршылыкларга очрауга карамастан, 1931 елда кабат дөнья күрә. Галим бу ике басманы чагыштырып өйрәнеп, повестьның шактый үзгәртелеп, кайбер өстәмәләр белән басылуына игътибар итә. Шул үзгәртүләр һәм өстәмәләрдә дә, Г.Ибраһимов, автор язганча, «...талантлы каләме белән шул кисәктә дә ачлыкның тетрәндергеч картиналарын тагын да калкурак итеп сурәтли алган».
Татар әдәбиятында драматург буларак танылган К. Тинчуринның хәзергә мәгълүм 30 хикәясе һәм новеллалар тезмәсеннән торган «Мәрҗәннәр» исемле күләмле әсәре бар. Галим билгеләп узганча, әдипнең хикәя жанрында актив эшчәнлеге 1914—1918 елларга туры килә. Һәркемгә билгеле, Беренче Бөтендөнья сугышы һәм Россия тарихында «яна этап» башлануын хәбәр иткән революция дулкыннарының каршылыклы һәм кискен вакыйгалары Тинчурин иҗатында гәүдәләнеш алмый калмады. Алай гына түгел, бер үк вакытта аның хикәяләреннән трагик тоннар белән янәшәдә комик, сатирик мотивлар үрелеп баруын һәм аларда заманның төп проблемалары сурәтләнешен дә күрми мөмкин түгел. Автор фикерен әдипнең хикәяләренә анализ бирү аркылы ныгытып куеп, кыска гына вакыт арасында язылган иҗат җимешләрендә, тәнкыйтьче-галим күрсәтеп үткәнчә, ул үзен «оста сюжетчы, телнең чиксез байлыгыннан файдаланып, кабатланмас образлар тудырган үзенчәлекле художник итеп танытты». Ф. Бәширнең «Контрастлар художнигы» мәкаләсендә язучы тудырган хикәяләргәшул чор таләпләре ничек чагылыш табуыннан чыгып объектив бәһа бирелә.Галим-тәнкыйтьченең «Сөйлә, каләм!» китабын күңелем аша үткәргәндә бүгенге татар әдәбиятында тәнкыйтьнең торышы, аның үткән юлы һәм киләчәге турында да уйламыйча булдыра алмадым. Җәмгыятьнең үсешен, прогрессив юнәлешен тәэмин итү өчен, аны торгынлыктан тартып алу өчен ниндидер катализатор кирәк булган кебек, әдәбиятта халыкка барып ирешерлек әсәрләр тууга этәргеч ясауда юл күрсәтүче фәнни нигездә язылган тәнкыйть сүзе булырга тиештер. Әдәбиятның камилләшүен, алга китешен тәнкыйтьтән башка күз алдына китереп тә булмый. Әмма ул һәрвакыт гадел һәм төпле, нигезле языламы соң? Әдип һәм пщгыйрь иҗатларына карата фикер әйткәндә күбрәк шәхси мөнәсәбәтләр өстенлек итмиме?
XX йөзнең җитмешенче—сиксәненче елларында тәнкыйтьчеләр Г. Халит, И.Нуруллин, Ф. Миңнуллин, Р.Моста-фин, Т. Галиуллин, А. Әхмәдуллин, Ф.Галимуллин, Н. Юзиев, Ф. Мусин, Ф. Хатипов, М. Вәлиев, Ф. Зөлкарнәев-ләр актив иҗат иттеләр... Гали Халит турында сүз чыккан икән, галим «Остаз» мәкаләсендә аны аеруча тирән ихтирам белән искә ала. Гомумән, XX йөз әдәби процессын Г. Халитның фәнни-теоретик хезмәтләреннән, тәнкыйть мәкаләләреннән башка күз алдына китереп булмый.Туксанынчы елларда әдәби тәнкыйтьтә пассивлык башланды. Бу, күрәсең, тәнкыйтьчеләр сафының сирәгәеп калуына да бәйледер. Монда икенче сәбәп тә бар: җәмгыятькә кыргый капитализм элементларының көнләп түгел сәгатьләп үтеп керүе нәтиҗәсендә әдәбиятка, гомумән тәнкыйтькә мөнәсәбәт үзгәрү. Өченчесе дә күренә: монысы иң куркынычы—туган-тумачалык, әшнәлек белән бер-берсен макташу, күккә чөю. Хәтта татар әдәбиятын пропагандалауда төп урынны алып торган «Казан утлары» журналында басылган тәнкыйть мәкаләләре дә әдәби әсәрләргә уңай фикер әйтеп, аларга мактау яудыру белән генә чикләнә кебек тоела.
Ф. Бәширнең «Сөйлә, каләм!» китабы күңелгә килгән күп кенә шикле уйларны алып ташлады. Әдәби тәнкыйтькә үзгәртеп кору җилләре белән килеп кергән бу галим-тәнкыйтьченең 1986—1996 еллар эчендә иҗат ителгән язмаларында бүгенге заман сулышы чагылыш таба.
Зөфәр МӨХӘММӘТШИН. Казан утлары №11, 2003.
|