|
|
Гакыйльнең нурлы иҗаты
Каләм! Кальбеңдә ни сер бар - гаян ит.
Түгеп күз яшьләреңне бу кагәзьгә,
Ни моңлы уйларың бар - сөйлә безгә!
Дәрдмәнд
Татар халкының асыл улы Гакыйль әфәнде Сәгыйров турында безнең матбугатта инде шактый күп язылды вә әйтелде. Тормыш кыенлыкларын җиңеп, батырларча яшәве турында да дистәләрчә очерклар, репортажлар басылды. Әйе, һичшиксез, бу үзенчәлекле талант иясе олуг хөрмәткә лаеклы. Мин исә, әдәбиятчы вә фәнни тикшеренүче буларак, игътибарымны аның иҗади дөньясын өйрәнүгә юнәлттем.
Чыннан да, күренекле әдибебез Роберт Миңнуллин әйткәнчә, бүгенге көндә "Гакыйль Сәгыйровның шигырьләре дә, рәсемнәре дә гаҗәп дәрәҗәдә камил, җитлеккән. Ул ясаган рәсемнәрнең композицион бөтенлегенә, җылылыгына сокланмый мөмкин түгел. Аның шигырьләрендә, рәсемнәрендә яшәү матурлыгы, тормышның ургылып, ташып торуы күзгә ташлана. Бу — Гакыйльнең эчке халәте, аның табигый хисләре. Монда бернинди дә ялган, нәрсәгәдер көчләп ышандырырга тырышулар юк. Ул тойган, күрергә теләгән хисләрне, күренешләрне табигатьнең үзеннән эзли башлыйсың".
Әйе, бу каһарман чордашыбыз, күренекле язучы һәм рәссам, халыкара "Филантроп" премиясе, Татарстан Язучылар берлегенең Шәйхи Маннур һәм Гаяз Исхакый бүләкләре иясе Гакыйль Сәгыйровны татар дөньясында белмәгән, аның гаҗәеп тормыш һәм иҗат юлы белән кызыксынмаган кеше сирәктер, әлбәттә.
Кырыклап еллар элек Кошка районының "Ильич Маягы" һәм Норлаттагы "Дуслык" газеталарында дөнья күргән беренче шигырьләреннән үк күренекле әдипләребез Илдар Юзеев, Роберт Әхмәтҗанов, Шәүкәт Галиев, Гөлшат Зәйнашева, Атилла Расихлар игътибарына лаек булды, ә хәзерге көндә инде дүрт китап авторы. "Ике йөрәк" исемле соңгы шигырьләр һәм
хикәяләр китабы әле 2000 елның җәендә генә Димитровград шәһәренең "Симбирская книга" китап нәшриятында басылып чыкты. Күләме — 20 басма табак тирәсе. Мин шагыйрь иҗаты белән Казан дәүләт университетында укып йөргән вакытларда, 1970 елда чыккан "Тормыш җиле" китабы аша таныштым. Ул елларда аның шигырьләре еш кына "Социалистик Татарстан" газетасы битләрендә дә күренәләр иде. Илдар абый Юзеев та яшь язучыларның бер семинарында аның яшәү батырлыгы, чиксез оптимизмы турында сокланып сөйләгән иде. Аннары кулыма "Айбагарлар" һәм "Кабатланмас моң" җыентыклары да эләкте. Кай ягы белән "сихерли" соң аның әсәрләре? Миңа Гакыйль әфәнденең иҗаты тирән образлылыгы белән ошый, күңелемне үзенә тарта. Әлбәттә, монда аның әле талантлы рәссам булуы да зур роль уйный. Ул, минем фикеремчә, традицион пейзаж образларын күрсәтә белә. Аның һәрбер табигать сурәте — образы үзенчәлекле энергетик көчкә ия һәм шагыйрьнең йөрәге аша узган барча шатлыклар вә сагышлар белән уралып бара. Каеннар, имәннәр, миләшләр... Ел фасыллары, табигать манзаралары, һава күренешләре.. .
Чирмешән буенда имәннәр, Башлары кояшка тигәннәр. Чирмешән буенда болыннар, Баһадир имәннәр як-ягы, —
дип горурлана ул "Чирмешән буенда имәннәр" исемле шигырендә туган як гүзәллеге белән. Гадәттә көч, батырлык, мәңгелек, түземлек символы булган имән агачы оста итеп күбрәк гашыйк егетне гәүдәләндерә, һәм бу бик тә отышлы. Аның "Күл буенда имән белән каен" исемле шигырендә имән белән каен парлашып, мәхәббәттән исереп, ике гашыйк булып йөриләр:
Хәйран калып айга текәлгәннәр, Дулкыннарда чумып йөзгәнгә. Назлы каен, чиксез якын күреп, Бөдрә башын куйган имәнгә...
Соңгы китабына кергән "Имәннәр" дигән шигырендә ул имәннәрне инде Таһир— Зөһрәләр белән чагыштыра, аларны үзенең сердәшләре итеп таный һәм әсәрен шундый юллар белән идиллияләп тәмамлый:
Имәннәрем-имәннәрем Береен-берсе сөйгәннәр; Безнең кебек, сагынышып, Күл буена килгәннәр.
Каеннар — мөгаен, Г.Сәгыйров күңелендә иң яраткан агачлардыр. Алар аңа илһам көче өстәп тора, поэтик дөньясына ямь сирпи: ул үзе дә аларга мәхәббәтен ачыктан ачык әйтә:
Матурлыгың эчтем, каеным, — Ул бетмәслек чишмә бит синдә, Хисләремдә сөеп йөрттем дә, Җырларыма күчтең, каеным...
("Каеным")
Шагыйрь каен-дусты белән бергәләшеп сөенеп яши белә:
Якты нурлар кочты ак каенны, Уяттылар татлы йокыдан: Әй, гүзәлкәй, язлар килеп җитте, Котылдык бит кышкы зыкыдан!
Гакыйльнең "Моңлы каен" шигырендә каен кайгы символы буларак та төсмерләнгән. Анда лирик герой, яшьлек хатирәләре, гашыйк истәлекләрен барлап, зиратка килеп чыга:
Мин тезләндем — куйдым яңакларым — Нинди җылы кабер туфрагың!.. ...Чәчләрен, кабер өсләреңә Моңсу каен коя яфрагын.
Каеннар язмышына карата миһербансызлык, битарафлык шагыйрь күңелен көйсезләндерә, көйдереп ала:
...Яраткан каеннарымны Мин кочып-үбеп китәм. Нигә берсе корып кипкән, Ни-нәрсә булды икән?
Зур кадаксылу тәнендә Утыра зәһәр көлеп, Хыянәтсез йөрәгемә Кадалган хәнҗәр кебек...
("Яраткан каеннарымны...")
Халык иҗатында тал образы дистәләгән вариантларда йөргәнлеге яхшы мәгълүм, әлбәттә. Кол Гали поэмасында Йосыфның бармакларын яшь тал чыбыгы белән чагыштырудан башлап, Нәҗип Мәдиярда таллыкны яшел могҗизалы дәстәрхан итеп тасвирлауга кадәр. Гакыйль дә бу образга еш игътибар итеп кенә калмый, ә аны үзенчә күрсәтергә омтыла:
Бөгелә-сыгыла тал, диләр, Талда өмет бар, диләр. Бер күреп сөйләшәләр дә: "Гомерлеккә яр!" — диләр.
("Гомерлек яр")
Г.Сәгыйров тополь образына зур игътибар бирә. Төз, матур гәүдәле, гүзәл ябалдашлы агач аңа имән кебек баһадир вә каен кебек сылу булып күренә: "Түбәсе белән болытны тоткан // Мәһабәт тополь йортның каршында", — ди ул "Тополь" шигырендә. Яз көннәрендә бу агач аеруча гүзәллеккә ия, хәтта тирә-юнь манзарасьш да тылсымлы үзгәртергә сәләтле:
Нурларда коена-коена, Топольләр көн саен яшәрде, Уралды ямь-яшел томанга Шау-шулы каргалар шәһәре.
("Топольләр")
Шагыйрь үзенең әсәрләрендә фәлсәфи уйлануларын башка төрле агач сурәтләре аша да башкара, чөнки, һичшиксез, табигать һәм кеше бер-берсе белән тыгыз бәйләнгән.
Шуны әйтеп китми булдыра алмыйм: Г.Сәгыйров та, күренекле әдипләребез Хәсән Туфан, Сибгат Хәким, Илдар Юзеев, Зөлфәтләр кебек, үзенең иң кадерле хисләрен гөл-чәчәкләр образлары аша сурәтли. Бу алым аның шигъриятенең отышлы якларыннан берсе. Тәлгат абый Галиуллин әйткәнчә: "Чәчәк — табигатьтәге гармония билгесе". Шул изге хакыйкатькә таянып, ул үзенең чордашы, укучысы белән бөек Табигать арасында "арадашчы-толмач" булырга тырыша:
Юл буенда гөлләр арасында Иркәләнеп үсә миләүшә, — Ни турында икән таң нурында Сердәшләре белән сөйләшә.
("Миләүшә")
Тик ул үзе дә бу мөкатдәс Вазыйфаның никадәрле катлаулы икәнлеген аңлый булса кирәк, әмма югалып калмаска, үзенекен итәргә омтыла:
Айбагарлар айга гашыйк мәллә, Алалмыйлар айдан күзләрен, — Айбагарлар сыман гып-тын калдым, Әйтә алмыйм әйтер сүзләрем.
("Айбагарлар")
Бәлки шуңа күрәдер, Шагыйрь кеше вә табигать арасындагы гармониягә инана, чәчәкләр моңында оптимизм чагылышын күрә белә:
Ерганак җырын ишетеп Шомыртлар күзен ачкан: Ап-ак чәчәккә күмелер Көнебез якынлашкан!
("Шомыртлар кузен ачкан")
Туган ягына чиксез мәхәббәтен шул рәвешле образлар-символлар аша тасвирлый Г.Сәгыйров, һәм аның иҗаты иң югары бәягә лаек, минемчә.
Мансур САФИН. "Мәйдан" журналы, 2002, гыйнвар.
|
|