Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдирләр: Әхмәт Фәйзи драматургиясе
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  


Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе
Каһарманнар

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Сорагыз - җавап бирәбез
ExactSeek: Relevant Web Search
Amfibi Web Search & Directory

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Әхмәт Фәйзи

Әхмәт Фәйзи драматургиясе

Әхмәт Фәйзи үзенең туган көне уңае белән 1943 елда шулай дип язган:
«Син тормышны атлап түгел, шуып 
үттең», — диде миңа бер иптәш. 
Белмим әмма кай арада куып 
Җиткән минем арттан 40 яшь.
	Эшем кайда? Бармы, күпме, азмы? 
	Каерылып карыйм артыма: 
	«Юк» дияргә никтер күңел базмый, 
	«Бар» дияргә йөрәк тартына. (...) 
Күп көч куеп аз эшләдем бугай, 
Эшне барлап, шуны аңладым, 
Мин 27 яшьлек Тукай 
Бирәлгәнне бирә алмадым...
Әлбәттә, кыска гомерендә Г.Тукай биргән мираска ирешкән әдипләрне атап күрсәтүе кыен. Ләкин үз иҗаты белән бөек халык шагыйре ирешкән югарылыкта ук тормаса да, Әхмәт Фәйзи татар әдәбияты тарихында ныклы үз урынын тапкан, милли әдәбиятыбызда һәм мәдәниятендә күп кенә тармакларда башлап йөргән шәхес буларак танылды.

Әхмәт Фәйзи, иң әүвәл, танылган шагыйрь һәм прозаик буларак билгеле. Шуның белән бергә ул талантлы драматург та иде. Драматургиянең барлык тармак-жанрларында да ул бердәй уңышлы эшләде, ә кайберләрендә башлап йөрүчеләрдән булды. Милли драматургиядә Фатих Халидинең «Залим ачлык, испанияле Сәед Яхъя», Фазыл Туйкәнең «Ватан каһарманнары», Гаяз Исхакыйның «Зөләйха», Мәхмүт Галәүнең «Пугач явы» кебек әсәрләре белән тәүге тәҗрибәләрен ясаган тарихи драма формасын Ә.Фәйзи тәмам өлгерү югарылыгына күтәрде, аның күпчелек өлеш-компонентларын тиешле сәнгатьчә бөтенлеккә ирештерде. Беренче опера һәм балет либреттоларын да нәкъ менә ул язды, сәнгатьнең бу катлаулы төрләре барлыкка килүдә аның роле гаять зур.

Ә.Фәйзинең сәхнә әдәбияты өлкәсендәге эшчәнлеге 1920 елда Уфада «Матурлык дөньясында» исемле ике пәрдәле комедия язу белән башлана. Ул алга таба да комедиягә нык игътибар биреп, дистәләрчә шаян һәм сатирик әсәрләр иҗат итә. Шулай да сәхнә әдәбияты остасы буларак ул башта 1930 елларда тарихи драмалары белән таныла. Аның бу елларда язган «Тукай» пьесасы, алда әйтелгәнчә, милли драматургиябездә тулы канлы тарихи әсәрләрне, тагын да төгәлрәк итеп әйтсәк, тарихи-биографик жанрдагы пьесаларны башлап җибәрә. Аннан соң «Пугачев Казанда», «Тукай Җаекта» кебек драмалар, «Качкын» исемле опера либреттосының әдәби варианты языла. Язучы шул чорда ук «Тукай» исемле киносценарий да иҗат итә, аны тәмамлап, Мәскәүгә киностудиягә җибәрә. Әмма бу елларда аның бөек шагыйрь образын кинода күрү теләген тормышка ашыру мөмкинлеге булмый әле.

Бүген әдәбиятыбыз Габдулла Тукай турындагы күп санлы шигырь-поэмаларга, роман-повестьлар, драма-трагедияләргә ия. Шуларның һәммәсенең чишмә башында Ә.Фәйзинең «Тукай» драмасы тора. Монда бөек шагыйрьнең җанлы образын тудыруга беренче уңышлы адым ясалган. Аның дуслары белән аралашуы, дошманнары белән көрәшүе ныклы конфликтка нигезләнеп, шактый тормышчан күренешләрдә ачыла. Галиәсгар Камал, Хөсәен Ямашев кебек замандашларының шагыйрьгә мөнәсәбәте укучыны кызыксындырырлык эпизодларда күрсәтелә. Шуның белән бергә шул чор идеологиясенең, совет әдәбияты эстетикасының тәэсире шактый ук көчле булуын да әйтергә кирәк. Мәсәлән, ул вакытларда халык дошманы дип игълан ителгән атаклы шәхесләребездән Г.Ибраһимов (дөрес, монда ул башка исем белән бирелгән), иҗатына кырын каралган С.Рәмиев образларын каралтыбрак сурәтләү драмада урын алган. Яки Тукай образын чамадан тыш идеаллаштырып күрсәтергә омтылыш та кичәге көн эстетикасы булып тора (Тукайны һәрчак башкалардан күпкә аерылып торган шәхес итеп бирү, аны һәрвакыт, һәр очракта, һәр бәхәстә өстен чыгару, шәхес буларак җанландыруга ирешеп бетмәү Һ.6.). «Тукай Җаекта» бер пәрдәлек драмасында автор шагыйрьнең рухи дөньясына ныграк игътибар биргән.

Тарихи материаллардан файдалана белүдә Ә.Фәйзинең мондый драмалары бүген дә яшь язучыларга өйрәнү өлкәсе булып тора. Тарихи фактларны бозмый гына драматург үз фантазиясен, ягъни сәнгатьле уйланманы белеп эшкә җигә, әсәрнең художество тукымасының бөтенлегенә ирешә. Бу үзенчәлек бигрәк тә «Пугачев Казанда» драмасында ачык чагыла. Монда тарихи шәхесләрдән Е.Пугачев, граф Потемкин, генерал-губернатор фон Бранд, морза-алпавыт Тәфкилев кебекләр янәшәсендә уйланма персонажлардан Исхак бай, аның надан өч хатыны, мәхәббәт геройлары Исмәгыйль һәм Сәлимә кебекләр хәрәкәт итә. Драмада вакыйгалар һәм хәлләр дөреслеге үз заманының колоритын саклап иҗат ителгән.

Ә.Фәйзинең тарихка мөрәҗәгать итеп язылган «Сафа» шигъри трагедиясе, «Зөлхәбирә» драматик поэмасы да аңардагы драматург һәм шагыйрь талантының көчле булуы турында сөйли. Соңыннан композитор Мансур Мозаффаров бу әсәр нигезендә «Картада оттырылган Зөлхәбирә» («Зөлхәбирә») исемле опера яза. Шуны ук «Качкын» һәм «Шагыйрь» (сәхнә исеме — «Җәлил») либреттолары турында да әйтергә мөмкин. Алай гына да түгел. Ә.Фәйзи һәм композитор Нәҗип Җиһановның иҗат җимеше булган «Качкын» операсы белән 1939 елда Татар дәүләт опера һәм балет театры үзенең эшен башлап җибәрә; бу опера Казан, Мәскәү, Ленинград сәхнәләрендә уйнала. «Җәлил» либреттосына таянып, композитор Нәҗип Җиһанов иҗат иткән опера татар сәнгатенең зур казанышы булды, Казаннан тыш Мәскәүнең Зур театры, Чехословакиянең Прага театры сәхнәләрендә уңышлы куелды.

Либреттолар турында сүз алып барганда, Ә.Фәйзинең Тукайның атаклы поэмаларына нигезләнеп язган «Шүрәле» балетының (Фәрит Яруллин музыкасы), «Кисекбаш» сатирик балетының (композиторы Рәшит Гобәйдуллин) либреттолары авторы булуын да искә алырга кирәк. Беренче балет татар сәнгатен бөтендөнья аренасына алып чыкты, үзебезнең илдән тыш Франция, Канада кебек илләрнең сәхнәләрендә дә куелып, балет сәнгатенең классикасына әйләнде. Икенче балет шулай ук үз вакытында М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында сәхнәләштерелде, уңай бәя алды.

Тарихи материалларга мөрәҗәгать итү белән бергә, Әхмәт Фәйзи заман проблемаларын да игътибарсыз калдырмый. Дөрес, аларның күбесе комедияләрдә яктыртыла. Әмма язучының саф драма төренә караган пьесасы да бар. Бу — «Рәүфә» драмасы. Ул 1956 елда тәмамланып, 1957 елда Татар дәү/ют академия театрында куела. Драмада сурәтләү объекты итеп алынган бер гаилә эчендәге вакыйгалар аркылы әхлак-тәрбия мәсьәләләре күтәрелә. Рәүфә образында иҗтимагый тормышта актив булган, гаилә тормышында да үз урынын тапкан кешеләр олылана. Аның ире Шәмгун Урманов образына исә көнчелек, мин-минлек, икеләнү-шикләнү сыйфатлары тупланган. Конфликтның шушы якын кешеләр арасында барлыкка килүе аның укучыга һәм тамашачыга тәэсир итү көчен арттыра.

Ә.Фәйзи драматургиясендә комедия жанры, аның төрле формалары төп урыннарның берсен били. Аның мондый әсәрләре сатирага тартымлыклары белән аерылып тора. Моны комедияләрнең исемнәрендә үк күрергә мөмкин. Мәсәлән, «Төтен», «Шәмгун Тавысов», «Отышлы кияү», «Дуамалов һәм башкалар»... Комедияләрнең бер өлешендә хезмәт урыннарын үз мәнфәгатьләре өчен файдаланырга омтылган, бюрократ җитәкчеләр һәм хезмәткәрләр тәнкыйть утына тотыла. Сурыкмасов («Төтен»), Дуамалов, Туманский («Дуамалов һәм башкалар») — шундыйлардан. «Дуамалов...» сатирасында үзенчәлекле төстә вакыйгаларда үзе катнашмаган бюрократ җитәкченең сыйфатлары башка персонажлар ярдәмендә фаш ителә: җитәкчесе нинди — коллективы шундый! Монда һәрнәрсәгә битарафлык, коры вәгъдә бирү белән эш йөртү, буш сүзлелек өстенлек итә.

Икенче төр комедияләрендә автор буш хыялдагыны чынбарлык дип кабул итүдән, буташтырып аңлаудан туган ситуацияләрне оста куллана. Мәсәлән, Илдерхан («Беренче елмаю»), Хафиз («Отышлы кияү»), Виль-дан («Акчарлаклар») кебекләр үз кайгыларын гына кайгыртып, буш хыяллар артыннан йөреп көлкегә калалар. Гөлнәфисә («Төтен»), Рауза («Отышлы кияү») кебекләрнең бизәнеп-ясанып кына яхшы кияүгә чыгу хыяллары да көлү объектына әверелгән.

Бөек Ватан сугышы чоры татар драматургиясе үзенең төп максатын халыкны патриотик рухта тәрбияләүдә, совет кешеләрен дошманга нәфрәт белән сугаруда күрде. Болар Т.Гыйззәтнең «Изге әманәт», Н.Исәнбәтнең «Мәрьям», М.Әмирнең «Миңлекамал», Ф.Кәримнең «Шакир Шигаев», Р.Ишморатның «Кайту» һ.б. кебек пьесаларның баш геройлары образларында бик ачык чагыла.

Ләкин сугыш чорында кешеләр гел дә бертөсле генә булып, барысы да патриот булмадылар, һәммәсе дә дошманга каршы сугышка атлыгып тормадылар. Алда саналган пьесаларда андыйлар беркадәр гәүдәләнделәр, ләкин үзәк геройлар алдында бик тә көчсез, бик тә вак булып күренделәр. Кыскасы, аларны тип дип тә, тулы канлы характер иясе дип тә әйтүе бик кыен. Ә андыйларны фаш итәргә, мондыйларның тормыш һәм яшәү фәлсәфәсен ачып салырга кирәк иде. Бу заруриятне беренчеләрдән булып Ә.Фәйзи сизеп-күреп алды. Иң беренче булып, үзенчәлекле образ — сүздә бик батыр булып та, эшкә килгәндә бөтенләй дә башка төрле булган куркак кешене фаш итте. 1941 елның декабрендә, ягъни сугышның башлангыч чорында ук иҗат иткән «Шәмгун Тавысов» сатирик комедиясендәге үзәк персонаж сүздә үзен бик тә шәп кеше һәм батыр итеп күрсәтә, геройлыгын раслау өчен төрле уйдырма вакыйгаларга мөрәҗәгать итә. Ил өстенә афәт килү белән мондыйлар читкә таю, посып калу юлларын эзлиләр, ялганнары, буш куык булулары ачылып, хурлыкка калалар. Сүздәге бәхәстә шактый ук шома һәм нигезле булып күренеп тә, реаль хәлләрдә һәм ситуацияләрдә җиңелеп калган, чын асылы фаш ителгән Шәмгун Тавысов образын татар драматургиясендәге тискәре типларның иң үзенчәлекле һәм эресе рәвешендә карарга мөмкин.

Ә.Фәйзи драматургиясе алда саналган пьесалар һәм инсценировкалар белән генә чикләнми. 20 нче елларда, 30 нчы елларның башларында язучы агиттеатр өчен ике дистәдән артык кыска күләмле әсәрләр иҗат итә («Газетчы Вәли», «Им-том», «Кечкенә дәһриләр», «Урам кочагында», «Париж-Версаль», «Телефон», «Бурыч», «Учет булу сәбәпле» һ.б.). Аларның күпчелеге үз вакытында төрле сәхнәләрдә, асылда үзешчәннәр тарафыннан уйналганнар. Кайберләре («Урам кочагында», «Им-том», «Бригада җиңде») Мәскәүдә аерым китап булып нәшер ителгәннәр, икенчеләре («Телефон», «Бурыч» һ.б.) «Ударниклар» исемле журналда басылганнар. Ә.Фәйзи иҗатын махсус тикшергән профессор Нил Юзиевның әйтүе буенча, язучының архивында басылмаган, дөнья күрмәгән дистәләрчә сәхнә әсәрләре саклана. Алар арасында 30 нчы елларда язылган өчәр-дүртәр пәрдәле «Умырзая», «Мәрмәр кисәге», «Биби», «Чуен таң» һ.б. кебек драмалар һәм комедияләр бар. Болар арасында тагын да Бөек Ватан сугышы елларындагы вакыйгаларны чагылдырган «Камалган шәһәр» драмасы, фашист җитәкчеләр Гитлер, Геббельс, Рибентроп кебекләрдән ачы көлгән «Акылсызлар йортындагы вакыйга» исемле сәяси фарс, «Аяз көн» исемле опера либреттосы булуын да әйтергә кирәк.

Кыска гына күзәтеп чыгу да Әхмәт Фәйзинең татар драматургиясе өчен күпме файдалы эш башкарганын күрергә ярдәм итә. Күп кенә өлкәләрдә ул беренче, юл сызучы. Театр сәнгатендә яңа темалар һәм жанрлар өлкәсендә башлап йөрүче, милли опера сәнгатен, балет сәнгатен барлыкка китерүдә бәя биреп бетермәслек өлеш кертүче. Шуңа күрә дә ул республиканың әдәбият-сәнгать эшлеклеләренә бирелә торган иң зур бүләк — Габдулла Тукай бүләгенә дә иң беренче булып лаек табылды.

Азат ӘХМӘДУЛЛИН.
Мәйдан № 6, 2004.




© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013