Башка проектлар
Безнең дуслар
Безнең рейтинг
|
|
ЧУРА БАТЫР
Дастаннарның «Чура батыр» исемлесе Казан ханлыгы чорына карый һәм әлеге татар дәүләтенең Явыз Иван IVгә каршы героик көрәшен, җиңелү фаҗигасен эпос теле һәм эпик образлар ярдәмендә бәян итеп, тасвирлап бирә. Әлеге әсәрнең, ориенталист И. Березин төзеп чыгарган «Турецкая хрестоматия» (К., 1862) җыентыгындагы татар текстыннан тыш, казакъ, нугай, .Польша татарлары, шулай ук өлешчә башкортлар арасында язып алынган һәм төрле басмаларда дөнья күргән төрле милли версияләре билгеле.
«Чура батыр»ның казакъ варианты («Шора батыр» һәм аның әтисенә багышланган «Нәрек» дастаннары) эпик «кырык нугай батыры» циклына кертеп карала һәм «нугай» төшенчәсе ошбу очракта казакъларның да кыпчак-нугай катламына нисбәтле героик үткәненә бәйле рәвештә кулланыла. Эпос белгече В. М. Жирмунский фикеренчә, бу әсәрләр казакълар һәм нугайлар күченеп йөргән, үзара аралашкан Җаек буе һәм дә аннан аргы биләмәләрдә—Көнбатыш Казакъстанда иҗат ителгәннәр. Шуңа күрә дә аларда казакъ тарихына хас булган калмыкларга каршы көрәш мотивы Чура батырның эшчәнлеген-көрәшен билгеләүче төп коллизия итеп тасвирланган да (В. М. Жирмунский. Тюркский героический эпос.—Л.: Наука, 1974.-С.394-395, 515-516).
Фольклорчы-археограф, профессор Әбүбәкер Диваев әле генә аталган ике казакъ эпос-дастанында, шулай ук әсәрнең үзе язып алган архаик вариантында Чура батыр туган төбәгеннән барып калмыкларга каршы көрәшеп йөргән Казан каласы да асылда Идел буендагы без белгән кала түгел, ә Җидесу төбәгендә, Алмалыкта урнашкан һәм элек Казан дип аталган башка шәһәр булган дип исәпли. Казакъ дастаннарын һәм Ә.Диваев вариантын махсус өйрәнгән академик А.С.Орлов та билгеле бер дәрәҗәдә аның фикеренә кушыла һәм, калмыкларны куып җибәргәч, Чура батырның Казанга хан булып кайтуы Идел буе чынлыгы белән ярашмый дип карый (А.С.Орлов. Казахский героический эпос.—М.: Изд.АН СССР, 1945.—С. 111—112). Казан татарларының беркайчан да калмыклар белән сугышмавына игътибар иткәндә һәм «Нәрек», «Шора батыр» (вар. «Чора батыр») дастаннарында тасвирланган тарихи чынлыкның күбрәк Урта Азия регионына туры килүен исәпкә алганда, ошбу галимнәрнең фикере дөреслеккә шактый якын булып тоела. Чөнки XV—XVIII йөзләрдә нәкъ менә Урта Азиядә, ягъни көнчыгьшгган хәзерге Казакъстан белән чиктәш Жунгариядә хакимлек иткән сиратлар (калмыклар) үзләренең тирә-ягындагы биләмәләргә, шул исәптән Җидесу төбәгенә дә, кат-кат яу чабып торган.
Нәрек (вар. Нәрик, Нарыкбай) белән Шора (Чура) батыр чыккан «тама» исемле ыру да һәм, икенче версия буенча, янә аргын кабиләсе дә («асылым артык аргынмын») Урта Идел буенда түгел, ә көньякта, төгәлрәк әйткәндә, Каспий—Арал диңгезләре арасында һәм Жидесу төбәген дә эченә алучы Урта Азия регионында күченеп йөргән (В.В.Востров, М.С.Муканов. Родоплеменной состав ирасселение казахов.—Алма-Ата: Наука, 1968.—С.69—70; Дамир Исхаков. От средневековых татар к татарам нового времени.—К., 1998.—С. 154, 158—159). Һәм, «Шора батыр» дастанында әйтелгәнчә, тамалылар Жидесуда урнашкан Казан исемле калада да төпләнгән булган. (Сүз уңаенда өстик: Казан дип исемләнгән, яисә әлеге сүз кушылып ясалган географик атамалар, шул исәптән торак пунктлары хәзер дә Казакъстанның төрле регионнарында очрый (Т.Җанузак. Казакъ топонимикасы.— Алматы: Дайк-Пресс, 2007.—101, 282 б.). Янә килеп калмыкларга каршы көрәшү өчен тама яугирләреннән төзелгән һәм башында Чура батыр торган хәрбиләрнең ошбу әсәрдә Аксак Тимер гаскәренә тиңләнүе, ягъни баскак әмирнең культ объекты рәвешендә телгә алынуы да бары Урта Азия җирлегенә нисбәт итеп кенә аңлатыла ала. Янә килеп, В.М.Жирмунскийның, В.В.Бартольд белән бер үк фикердә булып, XVI—XVII йөзләрдә мөселман авторларның «мәҗүси» калмыкларны Урта Азия мөселманнарының иң дәһшәтле дошманнары итеп санаганнар» дип әйткән сүзләре дә «Нәрек» һәм «Шора батыр» дигән казакъ дастаннарының төп идеясенә һәм эчтәлегенә тулысыңча туры килеп тора. Һәм нәкъ шуңа күрә казакъ версиясендәге «Казанны кяфер («кәпер») алыр дип, әтием утырган алтын так (тәхет) яу кулына калыр дип, чыктым юлга мин» дигән юллардагы «кяфер» сүзен, кайберәүләрчә, русларга карата кулланылган дип карауның да зарурилыгы юк. Ник дигәндә, Урта гасыр мөселман авторларының башка диндәге халыкны «гәүр», «кяфер» дип атаулары ул, гомумән, гадәти күренеш булган.
Ләкин шунысы гаҗәп: әлеге өч казакъ дастанындагы төп каһарманнарның исемнәре, хәтта Чураның әти-бабасы исеме дә, шулай ук ыруг-кабилә атамасы да, «Чура батыр» эпосының татар, нугай һәм кырымтатар версияләрендәге исемнәр белән шактый тәңгәл килә. Аерым алганда, һәр ике төркемдә дә Чураның әтисе Нәрык (вар. Нарәң, Нәрең, Нәрик, Нәрек, Нәрыкбай) дип, әнисе—Миңлесылу (вар. Миңле Аруг, Минеылу, Акминде), батыр дусты—Колынчак (вар. Колыншак), Чураның әти-әнисен рәнҗеткән яки аның үзен үтерергә теләгән дошманы Али би (вар. Гали бәй) дип исемләнә. Каһарманның асылы, ягъни ыру-кабиләсе исеме тама (күкес/ көкеш яки аргын кабиләсенең бер өлеше) дип күрсәтелә (Д.Исхаков. Чура батыр кемул?//Идел.—1994.—№9.—Б.17). Бары Нәрыкның төп йорты, туган җире генә төрле регионнарга бәйләп бирелә. Алда исемләнгән казакъ вариантларында ошбу җир тама кабиләсе яшәгән һәм Казан дигән каланы да эченә алган төбәк итеп, татар версиясендә—Дагстан, кырымтатар вариантында—Кырым, нугай һәм Польша татарлары версиясендә Урта Идел буена урнашкан Казан дип күрсәтелә. Бу инде, димәк, сюжет төзелешләрендә һәм конфликтның характерында җирле аерымлыклар булса да, «Чура батыр» эпос-дастанының төрле милли версияләре асылда бер үк уртак чыганактан башлангыч алган һәм үзара «кан алмашкан» дигән сүз. Ләкин аерымланыбрак торучы өч вариантлы казакъ версиясе иң борынгы җирлек булганмы, әллә инде үзара якын булган татар, нугай, кырымтатар һәм Польша татарлары версияләренең берәрсеме—хәзергә моны кистереп әйтү кыен.
Шулай да монда, «Алпамыш» дастанының казакъ варианты борынгырак булган сыман, «Чура батыр» эпосының казакъ версиясе нигезеңдә дә борынгырак катламның, шул исәптән әкияти-мифологик мотивларның күбрәк катнашканлыгын аерып күрсәтергә кирәк. Ачыклап әйткәндә, нугай, кырымтатар һәм татар версияләреннән аермалы буларак, ӘДиваев вариантында Чура батыр баласызлыктан интеккән Нәрыкбай һәм Гөлханыс гаиләсендә могҗизалы юл белән, ягъни болар, кат-кат гыйбадәт кылып, изге Баба Төкләскә (Төкле Бабага) ялварганнан соң, дөньяга килә. Төрле батырлыклар эшләргә каһарманга аның Чуар дигән гайрәтле җитез аты, куәтле кылычы һәм җәясе ярдәм итә. Дошманнарына каршы көрәшү өчен үзенә ярдәмгә дип Казанга—тамалар гаскәрен алып килергә барганда—ул хәтта, әкият батыры кебек, аждаһа белән дә көрәшә. Янә килеп, башка милли версияләрдә башлангыч конфликт чибәр хатын өчен барган итеп тасвирланса, әлеге казакъ вариантында ул урынны Чуар толпар ала. Әмма дастанның реаль тарихилыкка корылган нигезе, ягъни Чура батырның нәкъ менә үз ыру-кабиләсен җәберләп яшәүче айраклыларга һәм казакъларның дошманнары булган баскынчы калмыкларга каршы көрәше, әсәрне тарихи-героик эпослар рәтенә куя һәм, һичшиксез, аны Урта Азия регионы белән бәйли. Ә инде сүз барган дастанның архаик мотивларны киңрәк гәүдәләндерүен, кадимирәк булуын күз уңында тотканда, ошбу казакъ-кыпчак варианты (асылда—чагыштырмача мөстәкыйль версия!) башка милли версияләр өчен архетип, ягъни иң элгәрге оеткы-өлге ролен үтәмәде микән дигән урынлы сорау да туа. Һәрхәлдә, безнең бу фаразыбыз, шул исәптән аерым галимнәрнең архаик казакъ вариантларын Җидесу регионындагы элгәрге Казан каласына бәйләп каравы турындагы кызыклы фикер киләчәктә, бәлки, ныклабрак та тикшерелер дип ышанасы килә.
Шуның белән бергә, казакъларда «Чура батыр» дастанының нугай, татар һәм кырымтатар версияләре белән шактый аваздаш булган соңрак чорга караучы варианты да бар. Ансында инде Чура батыр, әлеге милли версияләрдәге кебек үк, Идел буендагы Казанны рус яуларыннан яклап көрәшә.
Дастанның «Чура батыр хикәяте» дип аталган татар версиясе Чура туганга кадәрге хәлләрне сурәтләүдән башланып китә. Аның булачак әтисе, Казый исемле би (бәк) тарафыннан тәрбиягә алып үстерелгән Нарәң батыр Миңлесылу исемле бик чибәр кызга өйләнә. Ләкин аңа Казый бинең энесе гашыйк була һәм, ире югында килеп, аздырырга тырышуы Нарәң кулыннан үтүгә китерә. Күчеп килгән икенче урыңда да шул ук хәл кабатлана: Хаҗитархан солтанының, Миңлесылуның чибәрлегенә кызыгып, ирен юри йомыш белән читкә җибәрергә һәм моның хатыны белән якынлык кылырга тырышуы шулай ук аның өчен дә үлем белән тәмамлана. Шушы ук традицион мотивның архаиграк варианты белән без янә дастанның «Шора батыр» дигән казакъ версиясендә очрашабыз. Анда Нәрекнең чибәр хатынына калмыкларның Үгезхан исемле ханы кызыгып, ирен «18 айлык юлга» җибәрмәкче була. Әмма ошбу текстта да Үгезханның бозыклыгы үлем белән очлана.
Юлда качып китеп барганда, Миңлесылуны тулгак тота башлый һәм ире, хәерле сәгатькә багышлап намаз һәм дога укыганнан соң, шулай ук Чура исемле колын азат иткәч, боларның ир балалары туа. Иреккә чыккан кол Чура хөрмәтенә моңа, әсәрдә әйтелгәнчә, Чура дип исем кушалар. Ләкин чура сүзенең мәгънәсе «кол» төшенчәсен белдерү белән генә чикләнми, санскрит телендәге кебек үк, төрки халыкларда аның батыр, каһарман, батыр сугышчы дигән мәгънәләре дә бар (Л.Будагов. Сравнительный словарь турецко-татарских наречий.—СПб., 1869.—Т. 1.—С. 674; Г.Ф.Саттаров. Татар исемнәре сүзлеге.—К.: Тат.кит. нәшр., 1981.—Б.213). Төрки халыкларның үз эпос батырларын Чура дип атаулары шуның белән аңлатыла да.
Бала тугач, Нарәңнең гаиләсе Кырымга барып төпләнә. Шушыннан соң инде Чура дастанда алгы планга чыга һәм төп образ булып әверелә. Башта аның, «Идегәй» әсәрендәге кебек, батыр балачагы тасвирлана: бозау көткәндә, зирәклеге һәм кыюлыгы-тәвәккәллеге белән иптәшләреннән өстен чыгып, аларның башлыгы булуга ирешә ул. Аннары көтү кайтканда тегеләрне, һәркөн ат урынына үгез-бозауларга атландыртып һәм чыбыкка бәйләгән яулыкларны байрак итеп болгый-болгый кайтырга өйрәтә һәм «Без Чура батырның гаскәребез!» дип яр-оран салырга боера. Бу «сугыш уены» көтелмәгән нәтиҗә бирә: Чура батырның хәтәр гаскәре бар икән дигән хәбәр бөтен тирә-юньгә тарала. Әлеге имеш-мимешләр хәтта Идел буенда яшәүче җирле халыкның, яу килүдән куркып, елганың икенче ягына күченә башлавына сәбәп була.
Бу хәл Кырымда яшәүче Чураның үзенә килеп ишетелә, һәм ул, атасы Нарәң батыр алып биргән гайрәтле атка атланып, биленә куәтле җәя һәм садак тагып Идел буена юлга чыга. Елганың икенче ягына күченүчеләр арасында ул яр буеңда аһ-ваһ килеп йөрүче бер картка тап була. Суда үгезе тугарылып, арбасы-йөге белән бергә, моның кызы агып китеп бара икән. Чура тиз генә кереп кызны коткара да, юлын дәвам итә. Шунда аның артыннан, үзе югыңда кәләшен коткарган өчен рәхмәт әйтергә, танышырга дип бер ир-егет куып җитә. Бу әлеге кызның кияве һәм Чураның булачак көрәштәш дусты Колынчак батыр булып чыга. Кырым батырын картның өенә алып кайтып кунак итәләр. Төн кунганда ике батыр арасында булган сөйләшү һәм киләчәктә кыз кемгә булачак дип шарт-сүз куешу Чураның җиңүе белән тәмамлана. Ике яшь йөрәк уртак тел таба һәм ахырда, карт өендә зур туй ясап, Чураны өйләндерәләр. Колынчакка исә каһарман үзенең кыз кардәше Айсылуны кодалый. Тар даирәдә һәм шәхси кысада булган бу вакыйгалар Чураның киләчәктә күрсәтәчәк батырлыкларына үзенчәлекле кереш рәвешендә кабул ителә.
Хатынын алып Кырымга кайтуына Чураны фаҗига каршы ала. Ул монда юк чагында Акташ дигән җирдән килгән Гали бәк боларның йорт-җирен талап, ата-анасын кыйнап һәм җәберләп, төрлечә мыскыл итеп киткән икән. Җитмәсә, киткәндә үзе белән әтисенең Карагир дигән иң яхшы атын да алган. Җавабы һәм әҗере, дастан традициясе таләп иткәнчә, каты һәм кырыс булып чыга: Чура Гали бәкнең башын кисеп, атны кире өенә алып кайта. Сүз уңаенда өстик: үзе янә Казанга киткәч, Гали бәкнең туганнары килеп кабат моның әти-әнисен талап, бөлдереп китәләр. Бу хәл соңыннан Нарәң батырның улын эзләп Идел буена барып чыгуына сәбәп була.
Казанда Чура батыр, үз янына «Колынчак батырны чакыртып алдырып, шулай ук андагы батырлар белән кушылып» шәһәрне бертуктаусыз ябырылып торучы рус яуларыннан саклый башлый. Шушыннан соң инде каһарманның Казанга бәйләнешле героик тормышын һәм батырлыгын күрсәтү әсәрдә үзәк урынны ала. Бу уңайдан дастанда игътибарны аеруча нык җәлеп иткәне шул: шәһәрне саклаганда Чура батыр Шагали (Шаһгали) хан белән тыгыз бәйләнештә торган итеп, хан исә каһарманга һәм башка батырларга төрлечә ярдәм итеп торучы һәм изге эшләренә теләктәшлек итүче хөкемдар итеп сурәтләнә. Бу, әлбәттә, тарихи дөреслеккә туры килми. Белүебезчә, Шаһгали—Мәскәү тарафыннан Казан тәхетенә өч мәртәбә куелган марионетка-курчак хан. Ул колониаль сәясәт алып баручы русларга беркайчан да каршы чыкмаган, һәрвакыт аларның җырын җырлаган һәм шуның аркасында халыкның нәфрәтенә дучар булган.
Бу урында, һичшиксез, Казан ханлыгы тәхетенең күп еллар буена Чыңгыз нәселеннән чыккан берничә династия вәкилләре һәм аларның тарафдарлары өчен «ызгыш алмасы» булганлыгын һәм әлеге көчләр артында, бигрәк тә соңгы дәверләрдә, йә Кырым, йә Мәскәү торганлыгын аерым рәвештә искәртеп китәргә кирәк. Шушыңа бәйле рәвештә Казанның морза-бәкләре һәм аларның иярченнәре дә ике фиркага дә, ягъни капма-каршы ике төркемгә бүленгән булган. Бу төркемнәрнең беренчесе Мәскәү кулы астында, ягъни рус дәүләтенә буйсынып яшәүне якласа, икенчесе Кырымга бәйлелек ягын каерган, әмма шул ук вакытта ханлыкны рус йогынтысыннан азат итү өчен дә көрәш алып барган. Менә шундый шартларда тәхеткә Мәскәү тарафыннан кат-кат утыртылган Шаһгалинең (әсәрдә әлеге ханның исеме Шагали дип бирелә) дастанда уңай образ итеп тасвирлануы, билгеле, аның гамәли-реаль эшчәнлеге белән дә, шулай ук әсәрнең идея юнәлеше белән дә кискен каршылыкка керә.
Бер уңайдан искәртик: кырымтатар версиясендә әлеге катлаулы чорда тәхеттә утырган ханның исеме атап әйтелми, ә Польша татарлары версиясендә Сафа, нугай версиясендә исә Гәрәй яки бер вариантта ханбикә Сөембикә дип күрсәтелә. Моның, ягъни Шаһгалинең татар версиясендә «идеаллаштырып» тасвирлануы сәбәбен, минемчә, ил язмышын хәл иткән фаҗигале хәлләргә карата чичән-җырауларның һәм, гомумән, халыкның гыйбрәтле-сатирик нәтиҗә чыгаруы һәм үкенү-тәүбәгә килергә чакыруы формасы итеп кабул итәргә кирәктер. Ачыклап әйткәндә, халык Казанны алуда үз гаскәрләре белән катнашкан сатлык Касыйм ханы Шаһгалине, нәкъ менә юри көлеп, ягъни фольклорга хас пародия алымын кулланып, Казанны яклаучы хан итеп тасвирлый. Моның белән халык, шул чордан соң килгән буыннарга һәм безгә кинаяле тел белән: «Хыянәтчел ялгышлык ясаган бабаларыгыз өчен тәүбә итеп, гыйбрәт алыгыз, безнең ханнар сатылу-хыянәт юлына басмыйча, менә шушылай халык белән бердәм булып көрәшергә тиеш иделәр!» дип әйтергә тели. Халык иҗатында сакланган «Шаһгали җыры» дип исәпләнүче җыр да шушы ук фикерне һәм соңлап килгән үкенү тойгысын белдерә. Анда Казан алынгач янә тәхеткә утыру турында хыялланган әлеге хан исеменнән: «Дус-дус дип йөргәнем бар да дошман икәнсез... Бездән калган малларны руслар килеп алалар» дигән гыйбрәтле-үкенечле сүзләр әйтелә.
Ары таба дастанда Шагали (Шаһгали) ханның халык белән «бердәмлеген» раслаучы яңа мәгълүмат китерелә: ул Чураның әтисе Нарәңне, улы янына килгәнен ишетеп, үз сараена кунакка алдыра, төрлечә хөрмәт күрсәтә, кыйммәтле кием бүләк итә. Ләкин аңарчы Кырымнан бөлеп, хәерче хәленә төшеп килгән карт батырны улы Чура каршылый. Ул аңа өс-башын алмаштыру, ат һәм яугир тага торган кирәк-яраклар алу өчен акча бирә һәм дә билгеләнгән көнне, атка атланып, үзенең гаскәренә таба байрак күтәреп килергә куша. Шунда яныңа «бу нинди гаскәр?» дип чаптырып килгәч, мине сугып ек, аннары, гаскәр яныбызга килгәч, мин үз җавабымны күрсәтермен, ди. Һәм шулай эшлиләр дә. Гаскәре алдында Чура, атыннан төшеп, әтисе алдына тезләнә һәм яугирләренә боера: «Әй, гаскәр! Сез барыгыз да аттан төшегез! Бу килгән—минем атам—Нарәң батыр»,—ди. Менә шундый зур кадер-хөрмәтләр күргәннән һәм хан янында булганнан соң инде, ата кеше үзе яшәгән төбәккә—Кырымга—кайтып китә һәм өендә хатыны белән тантаналы мәҗлес уздыра.
Шагали хан үзе генә түгел, ә аның кызы Сарыкани да (кырымтатар вариантларының берсендә кызның исеме—Сары ханым) рус яуларына каршы көрәшүчеләр ягында торучы итеп сурәтләнә. Казанны саклаучы батырларга ул төрле бүләкләр өләшә, ә Чурага тартма эчендәге «күкчыбык» дигән кылыч бүләк итә. Каһарман шул коралы һәм атлы гаскәре белән кат-кат ябырылып торучы, шәһәрне алырга ашкынучы рус яуларын кыра.
Дошман як Чура батырның һөҗүмнәреннән тәмам гаҗиз була, мөшкел-авыр хәлдә кала. Аптырагач, руслар, батырны ничек үтереп булыр икән дип, күк җисемнәре буенча күрәзәлек итүче астрологларга мөрәҗәгать итәләр. Болар: «Чура батырга дошманнан бер кыз бирсәң, шул кыздан бер угыл булса, Чура батырның әҗәле шул угланнан булыр» дигән нәтиҗәгә килә. Белүебезчә, «ата белән баланың үзара сугышы» сюжеты, хәтта каһарманның үз улын яки үз әтисен үтерүе мотивы дөнья фольклорында һәм әдәбиятыңда күптәннән билгеле. Җөмләдән, безнең эрага кадәр V йөздә үк яшәгән борынгы грек драматургы Софоклның «Эдип патша» дигән трагедиясендә чит патшалыкта үскән Эдип, кем икәнен дә белмичә, үзенең әтисен үтерә. Фирдәүсинең «Шаһнамә» эпосында, әрмәннәрнең «Давид Сусанский» дигән эпик поэмасында һәм русларның «Илья Муромец и сын» былинасында да без бер якның үлеме белән беткән шундый ук фаҗига белән очрашабыз.
Вакыйгаларның ары таба үсешеннән күренгәнчә, руслар астролог әйткәнчә эшлиләр дә. Үзе янына махсус рәвештә озата килүче арчилар белән җибәрелгән марҗа кызын Чура батыр хуш күреп кабул итә һәм моның белән яши башлый. Әмма кыз, балага узу белән үк, үзен Казанга җибәрүчеләрнең сүзен тотып, кире үз ягына качып кайта. Аннары инде Чурадан туган бала, ягъни әтисенең язмышын хәл итәчәк угыл, руслар арасында тәрбияләнеп үсә. Ә менә дастанның кырымтатар версиясендә Чура—исеме әйтелмәгән Казан ханының Сары ханым исемле кызына өйләнгән итеп күрсәтелә һәм баланы да шул таба. Ләкин ошбу кыз көтмәгәндә генә дошман ягына чыгып китә, димәк, бу очракта да Чураның улы руслар арасында тәрбия ала.
Шактый вакытлар узгач, Чура батыр сугыш мәйданында йөзгә-йөз үзенең үсеп җиткән улы белән очраша. Казан—Мәскәү арасындагы бәрелешләрнең шактый еллар буена дәвам иткәнлеген исәпкә алганда һәм эпик вакытның кысып та тасвирлана алуын истә тотканда, моңа, әлбәттә, гаҗәпләнергә кирәкми. Ошбу «гәүр» марҗадан туган бала рус явы белән татарларга каршы сугышырга, Казанны алышырга килгән булып чыга. Әтисе белән болар сугыш мәйданында бик озак алышалар, көч ягыннан да, осталык буенча да бер-берсенә бирешмиләр. Ике арадагы каты орыш бигрәк тә кырымтатар версиясендә шактый тәфсилләп тасвирлана. Моңа кадәр бер-ике селтәнүдә әллә никадәр дошман яугирләрен түшәп салган яу батырының, күпме генә тырышып караса да, улын үтерергә көче җитми. Ахырда моның аты тәмам кызып, тыя алмаслык хәлгә килеп, өстендәге батыр җайдагы белән бергә Идел ярыннан егылып төшә. Суга батып үлгәндә Чураның ачынып әйткән соңгы сүзләре мондый:
Индегедән арбаеан бездәй ирләргә
Казан атлы сар да (шәһәр дә) юк.
Әсәр дөнья күргән басмаларда арбаган сүзенең мәгънәсе «бәхет, уңыш» дип күрсәтелгән. Безнеңчә, бу сүз йә «сихерләнгән, алданган» мәгънәсендә килгән «арбаг» тамырыннан алынган, йә булмаса—монысы дөресрәктер дә бәлки—ул башта, гарәп шрифты белән язылган текстта «һәлак булу» мәгънәсен белдерүче «арда» рәвешендә булган. Димәк, Чура батыр асылда: «моннан соң инде һәлак булган безнең кебек ирләргә Казан дигән шәһәрдә гомер итү насыйп булмаячак» дип саубуллашу-бәхилләшү сүзләрен әйтә. Ошбу сүзләрнең төбендә шулай ук шәһәрне саклаучы ирләр кырылып бетеп, Казан руслар кулында калачак дигән мәгънә дә ярылып ята. Бу мәгънәне, әлбәттә, ошбу фаҗигале язмышның шаһиты яки замандашы булган чичән-җыраулар салган. Кәм дастанның ахырында шулар ук исеменнән, әлеге мәгънәне раслап, «Соңра урыс гаскәре галиб (җиңүче) булып, Казан шәһәрен алды. Урыс падишаһына табигъ булдылар (буйсындылар). Бу Казан шәһәрен алганнан берничә ел соңра Хаҗитархан (Әстерхан) шәһәрен янә алды» дигән үтә гыйбрәтле бетем дә өстәлгән.
Һәм аерып әйтергә кирәк: дастанның нугай һәм кырымтатар версияләрендә Чураның әҗәле, туганда ук судан булачак дип юралган булса да, асылда бу үлемнең үз улы аркасында булганлыгы шиксез. Мифологиядә һәм әкияти-мифологик эпоста аеруча куәтле дошманны шул затның үз коралы белән генә үтереп була дигән мотив бар. Дастанда да шушы ук мотивның үзенчәлекле төстә файдаланганлыгы сизелеп тора. Үзенчәлекле төстә дигәндә, без Чура канының марҗа каны белән катышуын күздә тотабыз. Чөнки нәкъ шушы хәл халыкта «батырның үлеме марҗадан» дигән мәкаль тууга сәбәп була. Венгр галиме Х.Б.Паксой да Чураның үлеме әсәрдә үтә үткер һәм кинаяле-символик итеп тасвирлануына дөрес бәя бирә: «Марҗа кызы белән бәйләнү сәбәпле, ул .үз үлемен таба, ә бит моны бер генә батыр да, хәтта бернинди гаскәр дә эшли алмас иде»,—дип яза (Х.Б.Паксой. Чура батыр кисәтүе // Идел.-1994. -№9. -Б. 12).
Ләкин дастанда Казанны саклауның барып чыкмавына һәм ике арадагы сугышның күп корбаннарга китерүенә сәбәп булган башка төрле хаталарга да ишарәләр бар. Беренчедән, бу—Казанны дошманнан саклау белән Кырымнан килгән каһарман гына диярлек шөгыльләнгән итеп тасвирлануы, пайтәхеттәге морза-бәкләрнең исә, капма-каршы төркемнәргә бүленеп, ил язмышын кыл өстендә калдыруы. Өстәвенә, бер-бер артлы алышынып торучы кайбер ханнарның—Мәскәү марионеткаларының—баскынчылар ягын каеруы. Әсәрнең нугай вариантында Казанга килгәч Чура авызыннан әйтелгән сүзләр нәкъ менә татарлар арасында бердәмлек булмавын раслап тора:
Халык әйткән хак икән,
Айсыз икән ханыгыз,
Бу Казанның ханы бар да, намы юк.
Казые бар, түрә юк.
Икенчедән, Казанны саклаучыларны символлаштыра торган Чура батырның үз-үзен тотышында да вакыт-вакыт кызу канлылык, дуамаллык һәм күбрәк үз көченә генә таянуы кебек сыйфатлар сизелеп кала. Яшь фольклор белгече Лилия Ибраһимова бик дөрес билгеләгәнчә, болар—героик холыклы каһарманның тискәре яклары (Л.Х.Ибраһимова. Төрки халыклар иҗатында «Чура батыр» дастаны.—К.: Фикер, 2002.—Б.49). Шул ук вакытта болар, һичшиксез, Казанның язмышы хәл ителгәндә җитди хаталарга юл куелуына һәм киң масштаблы яки коалицион бердәмлекнең булмаганлыгына да ишарә итә.
Дастанның берничә планлы яки күпкырлы сәяси-идеяви рухы һәм эчтәлеге урыны-урыны белән, чыннан да, теге яки бу чорның рухи атмосферасы һәм тарихи чынлыгы белән яраша. Алда әйтелгәнчә, әсәрнең бер нугай версиясендә, мәсәлән, баскынчы русларга каршы торучы Казан ханының исеме Гәрәй дип, ә кырымтатар версиясендә Сафа дип күрсәтелә. Бу хан Казан тәхетендә берничә мәртәбә утырган Гәрәйләр династиясе дигән Кырым ханнарының берсе буларак кабул ителүне сорап тора. Җөмләдән, 1521 елда Кырым фирка-төркеме тарафыннан ханлык башына мендерелгән Сәхипгәрәй хан, килү белән үк, җавап рәвешендә Мәскәүгә һөҗүм ясый һәм ике елдан руслар яклы Хөсәен ханны куып, Әстерханны яулап ала. Шуннан соң тәхеткә утырган Сафагәрәй дә абыйсының сәясәтен дәвам итә һәм өч мәртәбә хан булып тору дәверендә Мәскәү төркемен бик нык эзәрлекли, руслар һөҗүмен кире кайтарганнан соң, Мәскәүгә үзе яу белән бара. Мондый кара-каршы яулар берничә мәртәбә кабатлана һәм басым ясап әйтергә кирәк: руслар ягыннан мондый сугышлар яулап алу, буйсындыру максатын күздә тотса, татар яулары, башлыча, җавап рәвешендә һәм талау, мал үзләштерү максаты белән була (ИЛ.Измайлов. Завоевание Казанского ханства: причины и последствия // Татарский народ после 1552 года: потери и приобретения.—Казан, 2003.—С. 104—105). Ошбу тарихи хакыйкатьне объектив карашлы рус галимнәре дә таный. В.В.Похлёбкин, мәсәлән, болай дип яза: «Казан ханлыгы Мәскәү дәүләтенә караганда чагыштырмача һәм формаль яктан ныграк тынычлык яклы була. Ул беркайчан да күрәләтә кыдрачланмый. Ханлыкның Мәскәүгә кагылышлы бернинди яулап алу планнары да булмый. Казан яуларының күпчелеге йә русларның басып керүләренә каршы юнәлдерелгән кирәкле саклык чаралары төсендә, йә булмаса аңа кадәр ясалган рус һөҗүмнәренә гадәти җавап рәвешендә оештырыла» (В.В.Похлёбкин. Татары и Русь.—М.: Меҗцународңые отношения, 2005.—С. 117).
Казан шагыйре Шәриф Хаҗитарханиның1 «Зафәрнамәи вилаяти Казан» («Казан мәмләкәтенең җиңү бәяны») әсәрендә Иван ГУнең 1550 елда Казанны алырга дип килгән яуларына каршы татар гаскәренең батырларча сугышуы һәм шәһәрне саклап калуы тасвирлана. Зур батырлык күрсәткән һәм исемнәре аталган каһарманнар арасында автор беренчеләрдән итеп Сафагәрәй ханны күрсәтә һәм «Сафагәрәй—баһадир хан». «Әгәр җәфалаучылардан үч алмасам, үзем җәфаланучыга әйләнермен дип әйтеп, үзенең сугышчан атын иярләп, биленә дошманнарны кыра торган зиннәтле кылычын тагып, ислам дине өчен сугыш юлына басты»,—дип яза (С.Х.Алишев. Казан ханлыгы чорындагы тарихи чыганаклар.—Казан, 2002.—Б. 12-13). Рус империячел дәүләтенең, Казанны алу белән үк, татарларны көчләп чукындыру һәм йоту-ассимиляцияләү сәясәтенә күчүен исәпкә алганда һәм ханлыкны корал белән буйсындырганда ук шул максат күздә тотылуына игътибар иткәндә, ислам диненең элек электән үк татар халкын берләштерүче һәм этнос-милләт буларак юкка чыгудан саклаучы фактор булганлыгы шиксез. Шуңа күрә дә бер үк дин тоткан һәм хәтта үзара якын-кардәш телдә сөйләшкән кырымлыларның Казанның һәм ханлыкның мөстәкыйльлеген саклауда билгеле бер өлеш керткәнлеге, шул исәптән эпос-дастанда да Чураның Кырымнан килгән батыр итеп тасвирлануы аңлашыла.
1 Бу әсәр Кол Шәриф тарафыннан язылган дигән фикер дә яши. (Редакция).
Инде урынлы сорау туа: кем булган соң ул Чура батыр, аның берәр прототибы булганмы? Фольклорчыларның һәм тарихчыларның кайберләре (мәсәлән, Ф.Урманчиев белән Л.Ибраһимова һәм Д.Исхаков) бу сорауга уңай җавап бирәләр һәм әлеге каһарманга өлге-прототип ролен үтәгән шәхес Казан аксөяк-бәге Чура Нарыков булган дигән карашта торалар, хәтта һәр версиягә дә шул шәхес өлге итеп алынган дип исәплиләр. Моның өчен, әлбәттә, Чура Нарыковның рус елъязмаларында теркәлгән исем-фамилиясе, ягъни үзенең һәм атасының исеме дастандагы Чура һәм Нарәң (Нарык) исемнәре белән тәңгәл килүе нигез һәм дәлил итеп алына. Хәтта тюрколог В.Жирмунский да заманында шул ук алдавыч кармакка эләгә (В.М.Жирмунский. Тюркскийгероическийэпос.—Л.: Наука, 1974.—С. 515). Шушыңа бәйле рәвештә Чура Нарыковның сәяси-иҗтимагый эшчәнлегендәге тискәре яклар да—татар авторлары тарафыннан тартып-сузулар һәм шомарту-йомшартулар исәбенә—Казан ханлыгын саклап калу һәм яшәтү хакына эшләнгән кирәкле гамәлләр итеп күрсәтергә яки исбатларга тырышына.
Ләкин кырын эшне аклап яки карадан ак ясап булмаган кебек, Чура Нарыковның да, Мәскәү мәнфәгатен яклап, Сафагәрәй белән Сөембикәгә һәм аларның ханлыкның мөстәкыйльлеген саклау сәясәтенә каршы юнәлдергән хыянәтчел эшләрен дә аклау мөмкин түгелдер. Аерым алганда, ул, Казан өстенә яу-гаскәр җибәрүләрен сорап, Мәскәүгә ике тапкыр илчедер юллый һәм кырымлыларның барсын да (Сафагәрәй ханны да кертеп!) руслар кулына әсирлеккә тотып бирергә вәгъдә биргән кеше (Һади Атласи. Себер тарихы. Сөембикә. Казан ханлыгы.— К., Тат. кит. нәшр., 1993.—Б. 318-319). Шулай ук Шаһгалигә тәлинкә тотып» әлеге ташка үлчим ханның юк абруен сакларга тырышып йөргән «олы морза» һәм, хәле мөшкелләнгәч, аңа Казаннан качып китәргә ярдәм иткән «зур сәяси фигура» да—ул. Казан ханлыгы мәнфәгатьләре өчен «тырышканлыгын» раслап, Чура Нарыков хәтта үзе дә, гаиләсе, яраннары һәм мең кешелек сакчылары белән соңыннан Мәскәүгә качып чыгып китә, әмма юлда хан гаскәре тарафыннан куып җитеп үтерелә (Казанская история.—М.-Л.: Изд. АН СССР, 1994.-С. 80-83).
Тарихи чыганакларда шулай ук Чураның 1547 елда Мәскәү яклы морзалар белән бергә Сафагәрәй хан тарафыннан җәзалап үтерелүе турында да мәгълүмат сакланган. Чөнки, рус чыганакларыннан билгеле булганча, «рус хөкүмәте Кырым фирка-төркеменә каршы булган морза-бәкләрне ачыклау-барлау һәм, алтын, мех, төрле кыйммәтле бүләкләр биреп, системалы рәвештә аларны сатып алу белән шөгыльләнә. Шулай ук килешү турында сөйләшүләрдә катнашучы барлык илчеләр дә, юл бүләге бирү сылтавы белән, сатып алыналар». Менә шундый чаралар ярдәмендә «Иван ГУнең татар агент-шымчылары Сафагәрәйне бәреп төшерү һәм аның урынына руслар кандидатурасы Шаһгалине хан итеп утырту өчен сарай түнтәрелеше әзерлиләр» (В.В.Похлебкин. Татары и Русь.—М.: Международные отношения, 2005.—С. 108, 113). Табигый ки, Чура Нарыков ошбу фетнә-түнтәрелешне әзерләү һәм оештыруда башлап йөрүчеләрнең берсе була. Димәк, аның кабат тәхеткә утырган Сафагәрәй тарафыннан нәкъ шуның аркасында үлем җәзасына тарттырылган булуы турындагы мәгълүматның дөреслеккә туры килүе бик мөмкин.
Дастандагы ата һәм ул исемнәре белән Казандагы әле генә без күздән кичергән хыянәтче бәкнең исем-фамилиясе туры килүенә карап кына аларны үзара тиңләштерү, икенчесе беренчесенең прототибы булгандыр дип карау, безнеңчә, дөреслектән шактый ерак тора. (Белүебезчә, төрле кешеләрнең , шул исәптән күренекле шәхесләрнең исем-фамилияләре һәм аталарының исеме үзара туры-тәңгәл килү бүгенге көндә дә еш очрый бит!) Шушы ясалма схемага ярашып, әлеге Кире тип булган Чура Нарыковтан, имеш, ул үзен куып җиткән хан гаскәре белән (димәк, үз иле яугирләре белән!) «тиңсез сугыш-бәрелештә, нәкъ менә халык дастаннарындагыча, батырларча һәлак була» дип герой-каһарман ясарга тырышу да гаҗәп дәрәҗәдә урынсыз. Шулай ук әлеге «Казан морзасының тарихи эшчәнлеге белән» аның дастани язмышының үзара туры килмәвен «тарихи эпос әсәрләре белән тарихи вакыйгаларның еш кына үзара каршылыкка керүе» белән бәйләп аңлату да, шулай ук «әсәрнең тәэсир көчен арттыру ихтыяҗы» белән бәйләү дә бу очракта һич тә аклана алмый.
Чура Нарыковның сатлык җан булуын халык, һичшиксез, белгән һәм аны өнәмәгән, хәтта күралмаган булырга тиеш. Менә шуңа күрә дә башкортларда «Сура (Чура) батырның урыс гаскәрләренә ярдәмгә баруы» дип исемләнгән тарихи риваять сакланып калганлыгына һич тә гаҗәпләнергә кирәкми (Народные сказки, легенды, предания и были Башкирии.—Уфа: Башк. кн. изд., 1969.—С.190). Анда кат-кат һөҗүм итеп тә Казан каласын ала алмаган рус гаскәренә нәкъ менә Чураның ярдәмгә килүе һәм, төнлә халык йоклап беткәч, дошманга яшерен керү һәм чыгу юлларын күрсәтеп, шәһәрне алырга ярдәм итүе турыңда сөйләнелә. Ошбу риваятьтә тасвирланган Чура белән русларны үз халкы өстенә яу белән килергә чакырып яткан Чура Нарыков арасында шактый охшашлык булуы шиксез. Шулай ук Яшел Үзән районының Карауҗа (Кара Хуҗа) авылында тарихчы-археограф Марсель Әхмәтҗанов тарафыннан язып алынган ярым легенда характерындагы тарихи риваятьтә дә Чура би Казан ханлыгына хыянәт иткән итеп, ягъни Мәскәү патшалыгына серләрне саткан кеше буларак күрсәтелә. Шуның өчен хан аны, «байлык җитми иде сиңа, мә, ал» дип авызына эретелгән көмеш коеп үтергән диелә «Карауҗа» исемле әлеге риваятьтә (М.Әхмәтҗанов. Татар шәҗәрәсе.—Казан: Тат. кит. нәшр., 1995.—Б. 33—34). Кыскасы, халык иҗатының аерым үрнәкләрендә Чура батыр образы белән сатлык җан Чура бәк шәхесе бер-беренә капма-каршы куеп тасвирлана.
Бәлки чичән-җыраулар икейөзле Чура Нарыков бәкне дә дастанга, марионетка Шаһгали хан кебек үк, юри гыйбрәт итеп һәм Чура асылда дошманга каршы үзләре тасвирлаган батыр шикелле көрәшергә тиеш иде дип керткәннәрдер? Болай уйларга, безнеңчә, нигез юк. Нигә дигәндә, халык иҗатында Чураны дастандагы кебек идеаллаштырган һәм нәкъ менә мөдһиш Иванга һәм аның яуларына каршы сугышучы пәһлеван итеп тасвирлаган борынгы җырлар һәм бәетләр дә бар. Аларның берсе, К. Насыйриның 1880 елгы календаренда басылып чыккан «Казан бәете» исемендәгесе, Чура батырны ни рәвешле тасвирлавы ягыннан борынгы казакъ тарихи җыры белән аваздаш (Л.Ибраһимова. Алда күрсәтелгән хезмәт.—Б.54—56). Әлеге җырда да, татар бәетендә дә Чура батыр Иван ГУне, ашап утырган җиренә кереп, башын чабып өзгән итеп тасвирлана. Шул рәвешле төрки халыклар, үзләренең хыялывда, ягъни уйланма белән үрелгән лиро-эпик иҗатларында булса да, баскак рус патшасын үзләре теләгән җәзага тарттырганнар.
Казанны алырга кат-кат килүче рус яуларына каршы батырларча көрәшеп йөргән һәм дастан каһарманына прототип булган Чура исемле реаль шәхес булгандырмы, юкмы—бу сорауга сакланып калган тарихи чыганаклар буенча кистереп кенә уңай җавап биреп булмый. Дөрес, 1764 елда күчерелгән «Җәмигъ әр-рөмүз» («Серләр җыентыгы») китабына кушымта рәвешендә теркәлгән беренче буыны Күкәе, икенчесе—Нәрык, өченче буыны—Чура исемнәренә туры килүче һәм барысы унбер буын тәшкил итүче шәҗәрә сакланып калганлыгы билгеле. Әмма ошбу шәҗәрәдә теркәлгән Чураның рус яуларын кайтаруда катнашканлыгы турында бернинди дә мәгълүмат юк. Иван 1Үнең 1550 елдагы дәһшәтле явын җиңү-түнтәрүгә багышланган «Зафәрнамәи вилаяти Казан» («Казан мәмләкәтенең җиңү бәяны») дигән әдәби һәм тарихи-публицистик характердагы әсәрдә дә, гәрчә Казанны саклауда катнашкан күренекле батырлар исемләп аталып чыкса да, алар арасында Чура исеме күрсәтелмәгән. Ахыр килеп, Казанның һәлакәте һәм татар ханлыгының яулап алынуы белән тәмамланган иң соңгы хәлиткеч сугыш турыңдагы язма тарихи чыганакларда һәм шул чорга караган истәлекләрдә дә Чура исеме телгә алынмаган. Хәлбуки, мәркәзне саклауда аеруча зур батырлык күрсәтүчеләрнең һәм каһарманнарча һәлак булучыларның исемнәре берәм-берәм атап күрсәтелсә дә!
Югарыда сөйләнгәннәрдән үзеннән-үзе бер мөһим нәтиҗә соралып тора: дастандагы Чура батыр образы, безнеңчә, конкрет бер шәхесне гәүдәләндерүче каһарман түгел, ә җыелма образ булырга тиеш. Аның прототибы асылда—Казанны саклап көрәшкән һәм сугыш мәйданыңда корбан булган дистәләрчә батырлар. Чура сүзенең «батыр», «батыр сугышчы» дигән мәгънәсе үзе үк ошбу гомумиләштерү сыйфатына ия булган исемгә төрле каһарманнарны җыю, бергә берләштерү сыйфатына ия. Менә шуңа күрә дә үз балаларының батыр-баһадир булып үсүен теләп, ата-аналарның элек Чура исемен кушарга яратканлыклары һәм Казан ханлыгы чорында, язма чыганаклардан күренгәнчә, андый исемнәрнең шактый булганлыгы бик табигый. Моны шулай ук Чүриле (Чура иле) яки Чурай дип аталучы борынгы авыл исемнәреннән һәм «чура» (~колчура, акчура) эпонимыннан ясалган фамилияләрнең шактый таралган булуыннан да чамаларга була. Чура исемле кешеләр, әлбәттә, Казанны һәм аның тирә-ягын дошман яуларыннан саклаган, әмма исеме тарихи язма чыганакларда теркәлмәгән яугирлар арасында да булмаган түгел, булгандыр. Җөмләдән, Яшел Үзән төбәгенә бәйләнешле «Карауҗа» исемле алда телгә алынган риваятьтә әлеге авылга нигез салган Карауҗаның (Кара Хуҗаның) улының улы Чура батыр «Иван Грозный гаскәрләре Казанны алган вакытта шушы авыл җирләре өчен сугышып үлгән» дип күрсәтелә (М. Әхмәтҗанов. Җиде бабаңны беләсеңме ? // Ялкын.—1994. —№1. —Б. 4).
Ләкин ярым легенда, ярым риваять сыман әлеге текстта берьюлы ике көймәнең койрыгын тотарга омтылу сизелеп тора. Чөнки гаҗәпнең дә гаҗәбе: анда ошбу Чура батырның, алда әйтелгәнчә, баскак русларга сатылып, җәзалап үтерелгән әтисенең исеме дә Чура (= Чура би)! Димәк, сатлык Чура Нарыков прототибына ишарә итә торган Чура бәк тә, шулай ук рус яуларына каршы көрәшеп һәлак булган Чура батыр да—икесе дә бер үк гаиләдән булып чыга! Җитмәсә, икесе дә бер үк исемдә! Белүебезчә, төрки татар гаиләләрендә ир баланы, рус семьяларындагы кебек, атасының исеме белән атау гадәте беркайчан да булмаган һәм хәзер дә юк. Моннан ошбу ярым риваятьтә тарихи Чура шәхесе белән фольклор әсәрләрендә гәүдәләнгән легендар Чура батыр образының ясалма рәвештә бер үк җепкә теркәлгәнлеген, димәк, текстның бары бер Чурага бәйләнешле өлешен генә чыганак итеп файдаланырга мөмкин булганлыгын тану кыен түгел. Кызганычка каршы, «Чура батыр» дастанын тикшерергә алынган фольклорчылар, эклектизм юлына басып, әлеге текстның берьюлы ике өлешенә, ягъни ике версиясенә дә таяналар һәм, фикерләрен кат-кат үзгәртә-үзгәртә,. «билгесезне билгесезлек аша» исбатларга тырышалар.
Тарихи әдәбиятта Чура Нарыков һәм аның исеме билгесез улы—икесе дә үтерелгән итеп күрсәтелә. Янә килеп, дастанда тасвирланган Чура батыр да һәм шулай ук кырымтатар версиясе буенча аның улы да һәлак булган итеп бирелә. Әмма дәүләтчелегеннән мәхрүм калган татар халкы хыялында гына булса да Чураны кабат терелтә һәм, бәет героена әверелдереп, дошманыннан үч алдыра—Мөдһеш Иванның башын кистерә. Сәнгати уйланмага һәм халык хыялына нигезләнгән әлеге тасвир руслар Казанны алганнан соң, Сөембикә, имеш, гаскәр җыю өчен манарасыннан аккош булып очып чыгып киткән дип сөйләнә торган социаль-утопик легенда белән шактый аваздаш (әлеге легенда качып китәргә мәҗбүр булган татарлардан күчеп, чуаш фольклорында сакланган). Моннан тыш, элекке Минзәлә кантонының Чураш авылында археограф Сәет Вахиди язып алган легенда-хикәяттә дә Чура батыр исән калган итеп телгә алына. Һәм, Иванга каршы сугышканнан соң, Арча төбәгендә үз отряды белән килеп Наласа авылын нигезләве, аннары, күченеп китеп, хәзерге Сарман районында урнашкан Чураш авылына нигез салуы бәян ителә (М.Әхмәтҗанов. Мәдәни мирасыбыз сакчысы // Татарстан.—1997.—№5.—Б.40).
Ләкин әлеге материалларда урын алган мәгълүмат белән Яшел Үзән районында теркәлгән «Карауҗа» легенда-хикәяте һәм шәҗәрәсе арасында исем-антропонимнарның аталышы ягыннан да, шулай ук эчтәлекләренең характеры буенча да уртаклык юк. Бу, әлбәттә, исеме Чура тамырыннан ясалган һәр авылның теге яки бу рәвештә үзен легендар Чура батырга илтеп бәйләргә тырышуы һәм аның турыңда үзенчәлекле үз иҗатын тудыруы белән бәйләнгән. Ә инде дастанның татар версиясендә нәсел башында торган бабаның һәм күпчелек геройларның исемнәре, башка милли версияләрдәге кебек үк, бозылмыйча саклануына килгәндә, ошбу уртаклык, барыннан да элек, чичән-җырауларның эпик традициягә турылыклыгы белән аңлатыла. Икенчедән, бу нәсел башында торучы исеменең Алтын Урда чорыннан ук килүче абруйлы ыру-кабилә этнонимы яки күренекле клан атамасы белән тәңгәл килүе һәм Казан ханлыгында да андый аксөяк нәселләрнең өлешчә дәвам итүе белән бәйләнгән. Мәсәлән, Туктамыш хан бәкләре Карахуҗадан башлангыч алучы аргын һәм барын дигән клан-нәселләр—шундыйлардан.
Тарихи риваять-легендалар арасында Чура батыр язмышы белән азмы-күпме аваздаш булган Батман батыр турындагы хикәят аерым игътибарга лаек. Чура кебек үк, халык аңында гомумиләштерелгән әлеге эпик каһарман үзенең батырлыкларын Казан алынганнан соң күрсәтә. «Русия патшасы,—диелә текстта.—Гаскәр кылып, шәһри Казанны алып әкябирләрнең (бөекләрнең) һәммәсенең башын кистерде. Шуның өчен Казанда кол нәселе дип кылмышлар, олуглардан һич калмаганы өчен. Әмма качкан кемсәләрдән берсе Батман батыр иде. Казан суы артында урманда ат менеп йөрер иде. Бәгъзе вакытларда Казан эченә кереп утыз-кырык баш кисеп, дәхи Казан суы артына чыгып китәр иде». Көннәрдән бер көнне су аръягына чыккан «бер марҗа» моны йоклаган хәлендә очрата һәм таш белән бәреп үтерә. Батырның аты, иясенең үлгәнен белгәч, биленнән кабып аны хода теләгән җиргә илтеп куя. Кяферләр Батман батырның сөяген таба алмыйлар. Бәс, батырның үлеме марҗадан булды, шуның өчен «батыр үлеме марҗадан» дип мәсәл кылалар» (Татар халык иҗаты. Риваятьләр һәм легендалар.—Казан: Тат. кит. нәшр., 1987.—62—64 б.). Ике батырның да үлеме «марҗа»га бәйләп тасвирланганлыгын исәпкә алганда, безнеңчә, әлеге хикәят-легенда «Чура батыр» дастанының үзенчәлекле татар версиясе тууына күпмедер дәрәҗәдә йогынты ясаган булса кирәк дип уйларга нигез бар. Әмма ул чакта әле эпик каһарман гомумиләштерүче Чура (=батыр, батыр сугышчы) дигән гомумтөрки исем белән аталмаган булса кирәк.
Җыеп һәм нәтиҗә ясап әйткәндә, «Чура батыр» дастанының татар версиясе— гомумтөрки тарихи-героик эпосының Казан ханлыгы чорына караучы бер саллы үрнәге. Анда мәркәзебез Казанны һәм дәүләтчелегебезне яклап көрәшкән ил батырларының җыелма образы, ягъни масса күләмендә күрсәтелгән халык батырлыгының үзәк каһарманга бәйләп гомумиләштерелгән героик тибы гәүдәләндерелгән. Шул ук вакытта символик мәгънәгә ия булган Чура батыр образына шәһәрне саклаганда шәһит булган бабаларыбыз фаҗигасенә мөнәсәбәтле трагик мәгънә дә салынган. Халыкның тарихи хәтере һәм сәнгати уйланмага төрелгән социаль-эстетик бәяләмәсе буларак сакланган бу эпос-дастан безне, узганнардан гыйбрәт һәм сабак алып, халкыбызны милләт буларак саклап калу һәм яшәтү идеясенә каһарманнарча хезмәт итәргә чакыра.
"Казан утлары" № 7, 2009.
|