М. Акъегетнең «Хисаметдин менла» романы идея-тематик яңалыгы белән тиз арада җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итә. «Мусульманские печатные издания в России» дигән хезмәтендә (1888) В. Д. Смирнов роман турында беренчеләрдән булып язып чыга, заман чынбарлыгы турындагы бу әсәрдә татарларның яңа прогрессив идеяләре — дөньяви белем бирү кирәклеге, семья һәм җәмгыять тормышының иреклерәк булырга тиешлеге яктыртылуын әйтә. Татар әдәбиятчыларыннан Н. Гасрыйның Г. Ибраһимов һәм Г. Сәгъдинең хезмәтләрендә бу романның мәгърифәтчелек идеяләрен кыю чагылдырган, татар әдәбиятында идея-эстетик яңару башлануын күрсәткән беренче әсәрләрдән булуына басым ясала. Татар әдәбияты тарихын өч дәвергә бүлеп караган Г. Ибраһимов икенче дәверне «җәдит әдәбият» дип атый һәм, ул «Муса Акъегетзадә әфәнденең «Хисаметдин менла»сы белән башлана», ди. Сугыштан соңгы елларда М. Акъегет иҗатын өйрәнүгә М. Гайнуллин, И. Нуруллин, С. Хафизов хезмәтләрендә кин урын бирелә.