Бүген Нихром браузерын куеп карагыз |
Эзләү: =>
Әдипләр: ОЛЫ ЮЛНЫҢ ЮЛЧЫСЫ
   


Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әдипләр чаты

Сорагыз - җавап бирәбез
ExactSeek: Relevant Web Search
Amfibi Web Search & Directory

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Азат Әхмәдуллин

ОЛЫ ЮЛНЫҢ ЮЛЧЫСЫ

АЗАТ ӘХМӘДУЛЛИНГА 70 ЯШЬ
азаннан нәкъ йөз чакрым ераклыкта борынгы Болгар чорларыннан ук яшәп килүче Саба авылы бар. Ул XIV йөздә иҗат ителгән данлы «Идегәй» дастанында ук телгә алына:
Изге шәһре Болгарны, 
Астаналы Суварны,
Капкасы биек Казанны,
Чулпандагы Җүкә Тау,
Урмандагы Сабаны...
Район үзәге булган шул авылда 1932 елның 13 октябре көнне район советы сәркатибе Гыйльмулла Әхмәдуллин гаиләсенең беренче баласы туа. Аңа Азат дип исем кушалар.

Бераздан район газетасы мөхәррире итеп билгеләнгән Гыйльмулла Әхмәдуллинга гаиләсе белән бер төбәктән икенчесенә күченеп йөрергә туры килә. Чөнки ул елларда җитәкчеләргә бер урында гына озаклап эшләргә ирек бирмиләр (бу— үзенә күрә бер сәясәт). Гыйльмулла абзый Сабадан соң Кызыл Армия, Кукмара районнары газеталарының мөхәррире була. Ул елларның репрессияләре шаукымы аңа да кагыла: Кукмара районы гйзите редакторын корткычлыкта гаепләп кулга алалар. Төрмәдә уздырган 3 ай турында, андагы тәртипләр (дөресрәге— тәртипсезлекләр), Кави Нәҗми белән очрашулары турында ул соңыннан өч улына һәм кызына кат-кат сөйли. Төрмәдән дә үзенең тапкырлыгы һәм нык торуы аркасында гына котыла. Тикшерүчегә: «миңа яга торган менә бу «гаепләрне» мин сезнең кушуыгыз буенча эшләдем, дип әйтәчәкмен», ди ул. Гаепсезлеге расланган Г. Әхмәдуллинны Тархан районы газетасы мөхәррире итеп җибәрәләр. Олы Тархан авылында Азат беренче сыйныфта укый. Әйбәт укый, шуның өчен аңа «ерык иренле куян» турындагы китап та бүләк итәләр әле...

Бөек Ватан сугышы башлана. Азатның әтисе беренче көннәрдә үк үзе теләп фронтка китә. Кавалериядә кулы яралангач пехотада хезмәт итә, «Батырлык өчен» һ. б. медальләр белән бүләкләнә. Старшина дәрәҗәсендә, икенче группа инвалид булып, 1945 елның кышында гына Сабага кайтып төшә ул. Аннары Саба район газетасы редакциясендә, башка төрле эшләрдә...

Ә бу вакытта Азат Саба урта мәктәбендә укый. Җәйләрен колхозда атлар көтә, элеваторга кырдан ашлык ташый, төннәрен ашлык суктыруда, Саба МТС ында комбайнда... Укуы әйбәт бара. Һәртөрле җәмәгать эшләрендә актив катнаша. Әйтик, 1 май, Октябрь бәйрәмнәрендә трибунадан балалар исеменнән «бөек Сталинга», «җиңүләрдән җиңүләргә алып баручы партиягә» рәхмәт сүзләрең русча җиткерүне (саф татар авылында митинглар русча бара!) Азатка тапшыралар, һәм ул русчаны вата-җимерә булса да «ышанычны аклый». Вакыты җиткәч пионерга, аннары комсомолга керә. Монда да актив була, шуның өчен аны 1948-49 елларда ВЛКСМ ның Саба райкомы пленумы әгъзасы итеп тә сайлыйлар...

Азат кечкенәдән үк музыкага һәм сәхнәгә тартыла. Гармуннары булган төрле гаиләләргә йөреп гармунда уйнарга өйрәнә, курайлар ясап җенләнә. Аның бу тыелгысыз омтылышын һәм мавыгуын күргән Гыйльмулла абзый белән Дилшатбану апа, соңгы акчаларын җыеп, немецлардан трофей буларак кайткан кечкенә аккордеон сатып алалар. Менә шуннан китә инде... Мәктәптәге, соңга таба район үзәгендәге бер генә үзешчәннәр концерты да, җырлы-биюле кичәләр дә Азаттан башка узмый. Клубта кино башланыр алдыннан микрофон аша тамашачыларның күңеле өчен көйләр дә суза (соңыннан мәгълүм була: моның өчен аңа район мәдәният бүлеге акча да «биреп барган» икән, тик ул Азат кулына керми, кемнәрнеңдер кесәсендә югала. Ә бит бу бик тә мохтаҗлык чоры: өс-баш начар, мәктәптә уку да ул елларда түл ә үле, монысы да дүрт балалы гаилә бюджетында бик нык сизелә).

Татар музыкасына Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллиннарны биргән Сабада әле сугышка кадәр үк тынлы оркестр оештырыла. Аның традицияләре шактый ук нык булган күрәсең, музыкаль инструментлар да сакланган. Һәм менә оркестр яңадан оештырыла. Азат беренче көннәрдән үк анда йөри, тиз арада нота танырга өйрәнә. Сәләтен күреп, аңа беренче трубада уйнауны ышанып тапшыралар. Оркестр төрле тантаналы кичәләрдә, Сабан туйларында, кичке күңел ачуларда чыгыш ясый, күрше авылларга барып уйный...

Әйе, яшь егетнең музыка белән мавыгуы шактый ук көчле була. Ул балалайкада, гитарада, үзе ясаган курайда, соңрак пианинода да әйбәт кенә уйнарга өйрәнә. Ә бит боларның барысы да—мөстәкыйль рәвештә, үзлегеннән...

Мәктәп елларында Азатның тагын да бер яраткан шөгыле—китап уку була. Матур әдәбият белән «җенләнгән» малай район китапханәсендәге, Саба урта мәктәбендәге, район газетасы редакциясендәге китапларны күп укый. Бигрәк тә редакциядәге китаплар ошый аңа, чөнки анда латин хәрефләре белән татар һәм башкорт телендә басылган китаплар сакланган була. (Ә башка китапханәләрдә, татар язуы кириллицага алыштырылгач, андый китаплар җыеп алына, юк ителә.) Латин шрифтын һәм башкорт телен шулар аша өйрәнә малай, алар аның өчен серлерәк тә тоела... Шулай ук рус телендәге китаплар да Азат өчен мавыктыргыч була. Ят тел, аңлап булмый, ә укыйсы бик килә. Саба—саф татар авылы, анда ул вакытта бары өч кенә рус гаиләсе яши, алар да гел татарлашып беткәннәр: татарча аралашалар, җырлыйлар, хәтта сүгенүләре дә татарча... Тагын—укучылары аңламаганда татарчага күчеп аңлата торган ике рус теле укытучысы... Шулардай бигрәк тә Анна Ерофеевна Даниловага рәхмәтле Азат. Чөнки ул укучыларына рус телен өйрәтүгә вакытын һич кызганмый, аларны кичләрен «кружокка» җыеп, былиналар һәм әкиятләр укыта, русча аңларга өйрәтә. Укшучыларының һәм үзенең дә тырышлыгы бушка китми, Азат русча китапларны да аңлап һәм күпләп укый башлый. Аңа бигрәк тә Жюль Бернның маҗаралы романнары ошый...

Театр һәм драматургия белән мавыгу да шул яшьлек елларында ук башлана. Сабага эшкә егерменче-утызынчы елларның танылган артисткасы Рокыя Кушловская килә. Шуннан соң район үзәгендә спектакльләр кую, концертлар оештыру тагын да җанлана төшә. Авылларга агитбригадалар еш чыга башлый. Боларда гармунчы буларак та, үзешчән артист төсендә дә Азат актив катнаша. М. Фәйзинең «Ак калфак», М. Әмирнең «Хуҗа Насретдин колхозда» исемле пьесалары нигезендә куелган спектакльләрдә Р. Кушловская кебек сәхнә остасы белән янәшә торып уйнау аның театр сәнгатенә булган омтылышын тәрбияли һәм ныгыта.

Саба урта мәктәбендәге аерата хөрмәт ителгән укытучылардан берсе—завуч, математика укытучысы Бари Ишалин була. Ул укучыларында үз предметына карата мәхәббәтне шул дәрәҗәдә тәрбияли ки: 1950 елда аттестат алган яшьләрнең күпчелеге район мәктәпләренә математика укытырга китә. Бу—сугыштан соңгы авыр еллар, мәктәпләрдә укытучылар җитми. Шуңа күрә яхшы укыганнарны җидееллык мәктәпләргә билгелиләр. Азат та Сабадан 12 чакрым ераклыктагы Шекше авылы мәктәбенә килә. Монда ул бер ел буе 5 сыйныфларда математика, 6 сыйныфларда физика укыта, класс җитәкчесе була. Шулай да әдәбиятка һәм сәнгатькә мәхәббәт аны Казан университетының татар филологиясе бүлегенә алып килә. һәм ул, кабул итү имтиханнарын уңышлы тапшырып, 1951 елдан—студент...

Студент еллары—яшь кешенең җитлегү-өлгерү чоры. Югары белем алу мәгънәсендә генә түгел, шәхес буларак та җитлегү чоры ул. Ата-анадан аерылып, башка мохиткә, башка шартларга күнегү, мөстәкыйль яшәргә өйрәнү еллары. Сугыштан соңгы авыр еллар бу. 20 сум стипендия алып укучы кичәге авыл малайлары материаль хәлләрен беркадәр яхшырту, ә кайберләре хәтта җан асрау өчен дә укудан буш вакытларында, еш кына төннәрен ятланып башка эшләрдә эшлиләр: кемдер ишек алларын җыештыра, кемнәрдер баржалардан, поезд вагоннарыннан цемент, утын бушата... Ә студент Азатка башка һөнәрләре ярдәм итә. Ул беренче курстан ук университетның тынлы оркестрында катнашып китә, 5 ел буе беренче һәм икенче трубаларда уйный. Демонстрацияләр бу оркестрдан башка узмый. Музыкантларны төрле бәйрәмнәрдә күңел ачу кичәләренә чакыралар. Әлбәттә инде, алар бушка уйнамый, һәм тагын акча эшләү өчен мәетне озатканда урам буйлап матәм көйләре уйнап баралар—ул чорларда мәетне өеннән алып чыгу белән зиратка кадәр музыка белән озату гадәте була.

Акча эшләүнең икенче юлы да ачыла: тынлы оркестр инструментлары бүлмәсендә иске генә бер баян да саклана икән. Капельмейстрның рөхсәте белән Азат шуны алгалап тора, еш кына фатирына да алып чыга (ул 5 ел буе университет ишек алдындагы подвалда, марҗа апайларда фатирда тора). Анарчы аккордеонны уңышлы гына үзләштергән егет инде баянны да «иярли», Сәйдәш маршы, Огинскийның «Полонез»ы кебек шактый катлаулы әсәрләрне, һәртөрле бию көйләрен уйнарлык булып өлгерә. Аның бу һөнәре дә ярап куя: бәйрәмнәр вакытында чакыруларны кабул итеп төрле оешмаларга, күбрәк фабрика эшчеләре арасына бара... Билгеле инде, беренче чиратта үз мохите: студент концертларында, ял кичәләрендә, көз көннәрендә колхозларга бәрәңге алышырга баргач авыл концертларында ул—гармунчы урындыгында... Азат үзешчән артистлыгын да һич тә онытмый. Бишенче курста укыганда ул университетта оешкан драмтүгәрәктә актив катнаша, төрле факультет студентларыннан торган түгәрәк чыгарылыш спектакле итеп әзербайҗан драматургы Гаджибековның «Аршин мал алан» әсәрен Казанның Укытучылар йортында куя, Азат анда төп рольдә Әскәр булып уйный.

Ә төп гамәл исә—уку. Монда да Азат алдынгылар рәтендә: 5 ел буе югары стипендия алып укый, дүртенче курста татар филологиясе бүлегендә ике генә студентка бирелә торган дәрәҗәле Габдулла Тукай стипендиясе ала. Аны студентларның җәмәгать эшләрендә, гомумән, студент тормышында актив катнашкан өчен билгелиләр. Ә Азат бу яктан бик актив: комсорг, комсомолның курс бюросы әгъзасы һ. б. Шуның белән бергә ул фәнни эшчәнлек белән шөгыльләнергә дә вакыт таба. Бишенче курста аның Ф. Әмирхан иҗатына караган хезмәте студентлар эшләре арасында җиңеп чыга һәм диплом белән бүләкләнә.

«Фатих Әмирхан тәнкыйтендә реализм мәсьәләләре» дип аталган бу хезмәттә классик әдип иҗатын өйрәнүгә карата зур булмаса да бер яңалык әйтелә. Эш шунда, бу әдипкә утызынчы елларда «буржуаз милләтче» дигән тамга сугыла. Моның өчен, иң беренче, аның атаклы «Фәтхулла хәзрәт» повесте сәбәпче була. Әнә, диләр вульгар социологизм тарафдарлары, Ф. Әмирхан нинди җәмгыять турында хыялланган: 50 елдан соң терелтелгән хәзрәт нинди тормыш күрә: миллилек һәм дин чәчәк аткан, буржуаз тәртипләр хөкем сөргән җәмгыять... Мондый авторны з милләтче буржуа вәкиле димичә, ни дисең?! Ә студент Азат үз хезмәтендә болай фикер йөртүләргә Ф. Әмирхан үзе үк җавап биргән булган ич, ди. Моның өчен ул язучының галимнәр игътибарыннан читтә калып килгән мәкаләсендәге сүзләрне китерә: «Фәтхулла хәзрәт» рисал эл әрендә миңа—язучысына матур булган нәрсә фәкать мөбарәк хәзрәтебезнең хәзинәи фикрия вә рухияседер. Калганнары, фәкать, канва эшләүче татар кызына марляның әһәмияте кадәр генә әһәмиятледерләр» («Йолдыз» гәзите, 1910 ел, 23 март).

Димәк, Фәтхулла карт терелгәч күргән җәмгыятьнең нинди булуы язучыны артык кызыксындырмый; аның төп максаты—хәзрәтнең наданлыгын һәм бозыклыгын гына фаш итү. Ә киләчәктәге җәмгыять фоны—канвачы кызга марля кирәк булган кебек кенә, ярдәмче ролен генә үти. Студент Азатның бу табышын ул вакыттагы әдәбият кафедрасы мөдире Хатип Госман «бик файдалы» дип бәяли, ә диплом җитәкчесе Ибраһим Нуруллин фәнни әйләнешкә кертеп җибәрә.

А. Әхмәдуллин студент вакытында ук инде матбугатта чыгышлар ясый башлый. Өченче курста алар шәрекътәше, булачак язучы Хәниф Хәйруллин белән беренче тәнкыйть мәкаләләрен бастыралар («Совет әдәбияты», 1953, 9 сан). Мәкаләдә рус язучысы Л. Воронкованың «Городище авылы» исемле повестеның татарчага тәрҗемәсе, аның дөреслеге, образлылыгы тикшерелә. Шактый ук тәнкыйди рухлы бу мәкаләне Мирсәй Әмир язучылар җыелышларының берсендә уңай яктан билгеләп үтә. Моннан соң инде А. Әхмәдуллин имзасы куелган тәнкыйть язмалары вакытлы матбугат битләрендә даими күренә башлый.

Күрәсең, баянчы һәм «компанейский» булуы өчендер Азатны университетның яшь укытучылары һәм аспирантлары да үз итә. Шундыйлардан Рәфыйк Нәфыйгов, Мирфатих Зәкиев, Фәрит Хатипов, Хәлиф Курбатов, Мансур Хәсәнов, Нил Юзиев (болар соңыннан фән докторлары, профессорлар, академиклар һәм мөхбир әгъзалар булып үстеләр) һәм башкалардан оешкан фикердәшләр төркеме аны үз эченә ала, үзләре белән тиң күрә. Бу яшьләрнең күп вакыты китапханәләрдә үтә, ә кичке якларда, укып-язып арганнан соң, Ленин (хәзерге Кремль) урамын иңләп сөйләшеп йөрүләр... Сөйләшүләр исә үз эченә күпне ала: яңа укыганнар, дөнья, ил һәм милләт хәлләреннән башлап кызлар турында, нәүбәттәге бәйрәм кичәсен кайда һәм ничек үткәрергә, кемнәрне арага алырга кебек сүзләр... Бу—«Хрущев җепшеклеге» еллары, милли аң үсешенә бераз иркенлек туган вакыт. Инде бу төркем элек сүз алып баруы куркыныч булган темаларга да кагыла: татар мәктәпләренең ябылып бетә баруы, милли иркенлекнең булмавы, татар әдәбияты һәм сәнгатенә мәйданның тарая баруы һ. б.

Ә 1956 елның башларында бер хәтәр хәбәр тарала: Казан дәүләт университетында 1944 елдан бирле яшәп килгән татар филологиясе бүлеген ябачаклар, аны пединституттагысы белән кушачаклар икән! Табигый ки, яшьләрне мондый хәбәр борчуга сала һәм ярсыта. Шунда ук бу хәлгә түзеп тормаска, дәүләт җитәкчесе Н. С. Хрущевка хат язарга дигән фикер туа. Хатны бүгенге танылган әдип Нурихан Фәттах яза, аның нөсхәсен Р. Нәфыйгов, Н. Юзиев, Л. Зарипова, М. Хәсәнов, А. Әхмәдуллиннар җыелып тикшерәләр, катырак, "бик үк дипломатик булмаган" аерым формулировкаларны камилләштерү буенча фикерләшәләр. Бигрәк тә марксизм-ленинизм фәне буенча укытучы Р. Нәфыйгов урынлы тәкъдимнәр кертә. Н. Фәттах хатның яңа вариантын яза, анда саллы дәлилләр белән Татарстанда милли сәясәтнең дөрес алып барылмавы турында, КДУ да татар бүлеген ябу шуның бер күренеше булу турында әйтелә. Киңрәк җәмәгатьчелекне тарту, хатка күбрәк имзалар җыю өчен, Нурихан Фәттах белән Азат Әхмәдуллин «халык арасына» чыгып китәләр. Хатка берсүзсез кул куючылар да, икеләнеп-куркып кына имзасын салучылар да, баш тартучылар да була. Ләкин ни генә булмасын, имзалар җыела һәм хат Мәскәүгә китә...

КДУда татар бүлеге ябылмый кала. Әмма хатка имза салучыларның барысын да партия өлкә комитетының мәдәният бүлеге мөдире К. Фасеев бүлмәсенә җыеп «матур гына» сөйләшәләр, Татарстанда милли кысуның юклыгын яхшылап «төшендерәләр». Кайберәүләргә бу «хатаның» салкын җиле дә тия. Нурихан Фәттахны коммунист җитәкчеләр гомер буе читләтеп килә, Р. Нәфыйговны, шул елларда шәһәрдән авылга колхоз рәисләрен җибәрү хәрәкәтен сылтау итеп, Казаннан читкәрәк олактыру өчен кат-кат басым ясыйлар. Ләлә Зарипованы берничә елдан соң комсомолның өлкә комитеты секретаре итеп сайлату мәсьәләсе тугач та хатка кул кую вакыйгасы калкып чыга. А. Әхмәдуллин университет тәмамлагач Татарстан китап нәшриятына мөхәррир булып эшкә урнаша, яхшы гына эшләп тә китә. Әмма 3 айдан соң эштән кыскартылу мәсьәләсе «туа». Кызыл дипломга ия егет аспирантурага гариза бирә. Әмма... әмма... Аның яраткан укытучысы, доцент Якуб Агишев аны күреп, сер итеп кенә әйтә: «Азат, аспирантура бүлегенә синең турыда «ә сез беләсезме, ул бит күмәк хатка кул куйган кеше, укырга алырга кирәкми», дип шылтыратканнар. Син, иң яхшысы, гаризаңны кире ал да, Казаннан бөтенләй үк кит, сиңа рәтле көн күрсәтмәсләр»,—ди. Ул шулай эшли дә. Җае да чыга. Тубыл педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасының ул вакыттагы мөдире Габделхәй Әхәтов аны эшкә чакыра һәм ул Себергә китеп бара. 1956 елның октябреннән ассистент булып эшли башлый.

Кичәге студентка үзе кебек яшьләрне укыту, әлбәттә инде, ансат булмый. Дәресләр күп: монда XX гасыр башы татар әдәбияты, татар әдәбияты методикасы, татар теле дәресләре дә, рус-татар бүлегендә укучы студентларга татар әдәбиятын русча укыту да бар... Ә төп авырлык—белем җитеп бетмәү, татар әдәбияты һәм теле буенча китапларның һәм чыганакларның гаять азлыгы. Шулай да, Тубылга адцанрак килеп, институтта укыта башлаган иптәшләре һәм дуслары доцент Фәрит Хатипов һәм өлкән укытучы Гомәр Саттаровларның, кафедра мөдире доцент Габделхәй Әхәтовның ярдәме күп тия: ике ел дәвамында Азат эшнең эченә шактый ук керә. Яшь укытучының эшкә җитди каравын, укытудагы уңышларын күреп, зур җәмәгать эшләре башкаруын да хуплап институт җитәкчелеге аны бер елдан өлкән укытучы итеп билгели.

А. Әхмәдуллин студентларны, Тубылның 15 нче мәктәбе укучыларын һәм шәһәр яшьләрең туплап драмтүгәрәк оештыра. Спектакль куярга исеме яңа гына халыкка кайтарылган К. Тинчуринның «Зәңгәр шәл» музыкаль мелодрамасын сайлыйлар. 30 кешелек хор, кечкенә генә оркестр, үзешчән артистлар ансамбленнән торган коллектив бик тырышып әзерләгән бу спектакль Тубылның әле декабристлар ук салып калдырган шәһәр театрында 1957 елның башында куела, шәһәр матбугатында уңай бәяләнә. Спектакльдә укытучылар да актив катнаша. Режиссер А. Әхмәдуллин үзе Булат ролендә, Ф. Хатипов авыл карты Байгура булып, Г. Саттаров Җиһанша ролендә уңышлы уйныйлар.

Ә икенче уку елында инде А. Әхмәдуллин шәһәр күләмендә җыр һәм бию ансамбле оештыра. Ансамбль дүрт тавышка җырлаучы зур хордан, биючеләр төркеменнән, баяннар һәм мандолиналардан оешкан оркестрдан тора. Җыр-көйләрнең ноталарын, биюгә өйрәтә торган Гай Таһиров китабын (бу китап әле Татарстан китап нәшриятында чыгып кына ята, аның корректурасын «себерлеләргә» нәшрият редакторы Гөлшат Зәйнашева табып бирә) ансамбльнең җитәкчесе Казаннан алып кайта. Ул үзе үк—хорның дирижеры да, күмәк биюләрне һәм җырлы-биюле уеннарны куючы да. Бу ансамбльнең шәһәр театры бинасындагы чыгышы да, күрше авыллардагы концертлары да матбугат битләрендә бик тә уңай бәяләнә.

Тубылда Азат Әхмәдуллин тагын да бер файдалы эш эшли әле. Бу—«Ленин юлы» исемле татарча газетаны оештырып җибәрү. Дөрес, Себер тарихында бу беренче газета түгел, утызынчы елларның урталарына чаклы Омск кебек шәһәрләрдә, шул җөмләдән, Төмәндә дә татарча газеталар чыккан була.

Газета чыга башлауның үз тарихы бар. 1956 елда Тубыл педагогия институтында дистә ел буе яшәп килгән татар филологиясе бүлеген ябарга ниятлиләр. Моны белеп, ул бүлекнең җитәкчесе, татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире доцент Габделхәй Әхәтов Мәскәүгә юл тота. Анда партия Үзәк Комитетының Себер буенча җаваплы секретаре Л. И. Брежневның кабул итүенә ирешә. Секретарь доцентның Себер татарлары исеменнән сөйләгән зар-интизарларын, үтенечләрен тыңлагач, илнең ул төбәгендә күпме татар яшәве турында мәгълүмат соратып ала. Саннар аны гаҗәпләндерә: Себердә берничә йөз мең, ә Төмән өлкәсенең үзендә генә дә 80 мең татар яши икән (ә Тубыл районы шул өлкәгә керә). Пединституттагы татар бүлеге мәсьәләсе уңай хәл ителә. Алай гына да түгел. Тубылда татар телендә газета чыгарырга рөхсәт ителә, алга таба ул өлкә газетасы булып үсеп китәргә тиеш була (дөрес, газета дистәләрчә ел яшәсә дә, монысы тормышка ашырылмый).

Һәм менә газетаны 1957 елның 1 сентябрендә ачарга, дигән фәрман килә. Редакторы итеп татарчасы бик тә чамалы булган җирле кешене билгелиләр. Утызынчы елларда хәреф җыючы булып эшләгән ике апайны табып алалар (берсен Төмәннән, китертәләр). Шул елны гына Тубыл пединститутын тәмамлаган кызны әдәби сотрудник итеп тәгаенлиләр. Редакциягә урын да табыла. Ләкин... матбугат эшен белүче юк! Мондый газетаны ачарга дип кат-кат мөрәҗәгатьләр язган татар теле һәм әдәбияты кафедрасы әгъзалары, бу эшне үзләренең бурычы санаганга, А. Әхмәдуллинны вакытлыча газетаның җаваплы сәркатибе булырга күндерәләр. Моның өчен нигез дә бар: ул мондый эштә «тәҗрибәсе булган» бердәнбер кеше, чөнки 6 ай гына булса да китап нәшриятында эшләп алган, корректуралар белән эш йөрткән. Нишләсен, алына бу эшкә ассистент. Газетаның беренче санын ничек итеп чыгаруларын соңыннан кызык итеп болай сөйли ул: «Ничек итсәк иттек, беренче санга материалларны тупладык (күбесе тәрҗемә иде булса кирәк). Инде типографиядә җыярга кирәк. Апайлар кириллицаны белмиләр, тирләдек-азапландык, җыябыз... Берзаман карыйбыз, кассаларда «ә» хәрефе юк. Нишләргә? Миңа гаҗәп «акыллы» фикер килә: «ә» урынына «э» хәрефен куеп җыярга! Һәм шулай эшлибез дә. Төне буе азапландык, әмма иртәнгә газетаның тәүге санын өлгерттек. Билгеле инде, татар сүзләрен «э» белән язган сан. Газетаның икенче санын җыйганда гына мин үземнең аңгыралыгыма төшендем: «ә» шул ук «е» хәрефенең киресе бит инде ул. Хәрефләрне кассаларга рус басмачылары тараткан, ә алар өчен «ә» ни дә, «е» ни—барысын бер кассага тутырганнар...».

Ничек итсә итә, җаваплы сәркатип газета эшен юлга салып җибәрә. Газетта Тубыл шәһәр һәм район хәбәрләре күпләп урын ала башлый, ул үзе дә газетада мәкаләләр, очеркларын бастыра. Бигрәк тә институт укытучылары зур ярдәм күрсәтә: Г. Саттаров, Г. Әхәтов хәтта татар теленең Себер диалекты турында фәнни мәкаләләрен дә бастыралар. Аерата Ф. Хатипов активлык күрсәтә. Иптәшләре аны, газетаны яшәтү өчен, алга таба җаваплы сәркатип вазифасын башкарырга күндерәләр. Институтта ярты ставкага гына калып (хезмәт хакын да шактый ук югалтып), ул елдан артык шул эшне башкара, газетның яшәвен тәэмин итә. Аның бу милләтпәрвәрлеген, фидакарьлеген дуслары бүген дә сокланып искә алалар һәм бәялиләр. Азат исә төп игътибарын җыр һәм бию ансамблен оештыруга юнәлтә.

Эшендә һәм җәмәгать тормышында һәрьяклап уңай бәяләнсә, хупланса да, А. Әхмәдуллин туган якларына кайтырга, белемен күтәрергә ашкына. Шул арада Казан кызы Фирая Ярмөхәммәтовага өйләнгән егет, Себер белән араны өзеп, 1958 елның җәендә Казанга кайтып төшә, СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы, Тел, әдәбият һәм тарих институты аспирантурасына гариза бирә. Имтиханнарны уңышлы тапшырып, конкурсны үтеп, укырга да керә.

Фәнни җитәкчесе профессор Мөхәммәт Гайнуллин белән киңәшеп, Азат Әхмәдуллин исеме әле генә халыкка кайтарылган, аңарчы «халык дошманы» исәпләнгән Фәтхи Бурнаш иҗатын кандидатлык диссертациясе темасы итеп ала. Үз чорында шагыйрь һәм драматург булып танылган Ф. Бурнашның әдәби әсәрләре, бәхеткә каршы, төрле җыентыкларда, газета һәм журналлар битләрендә, китапханәләрдә, архивларда сакланган. Диссертантка аларны җыйнау, өйрәнү өчен Казаннан тыш Мәскәү, Ленинград китапханәләрендә, архивларында булырга һәм эшләргә туры килә. Мәсәлән, ул Кызыл Армия Үзәк архивында, Ленинградтагы Луначарский исемендәге Дәүләт театр китапханәсендә, Үзәк тарих архивында Ф. Бурнашка кагылышлы күп материал һәм аның кайбер әсәрләрен таба. Шулай да төп материалны язучының энесе Вафа һәм аның хатыны, библиограф Мәсгудә Бурнашева бирә. Репрессиянең иң котырган чорларында да Фәтхи абыйларының дошман булуына һич тә ышанмыйча, алар аның архивын яшереп саклыйлар, алып калалар һәм диссертантка шул архив белән танышырга мөмкинлек бирәләр. Нәтиҗәдә бу олы язучының, татар совет әдәбиятының һәм журналистикасының нигезен салышкан күренекле шәхеснең, тулы биографиясен һәм иҗатының үзенчәлекләрен яктырткан диссертация туа. 1964 елда авторына фәннәр кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә китергән диссертация уңышлы яклана. Соңыннан А. Әхмәдуллин Ф. Бурнаш турында ике китап чыгара, үз шәкерте Н. Ханзафаров белән бергә әдипнең әдәбият һәм сәнгать турындагы хезмәтләрен туплаган җыентык төзеп бастыра. Бүгенге көндә Татарстан Фәннәр академиясе карамагындагы бер коллектив аның җитәкчелегендә Фәтхи Бурнашның 5 томлык сайланма әсәрләрен бастырып чыгару өчен әзерли.

Аспирантураны тәмамлагач, А. Әхмәдуллинны Тел, әдәбият һәм тарих институтында кече фәнни хезмәткәр итеп калдыралар. Ләкин аңа озак эшләргә туры килми. Партиянең Татарстан өлкә комитеты аны республика Министрлар Советы каршындагы радио һәм телевидение Комитетына радионың әдәби-нәфис тапшырулар буенча баш редакторы итеп эшкә билгели. Ул—яшь коммунист—гәрчә радиода эшләү тәҗрибәсе булмаса да—бу вазифадан баш тарта алмый. Баш редактор кул астында әдәби-драматик тапшырулар, музыкаль тапшырулар, балалар өчен, русча тапшырулар, тагын берничә редакция бар. Аларда композиторлар Исмай Шәмсетдинов, Фасил Әхмәтов, Наилә Зарипова, шагыйрь һәм үзешчән композитор Ләбиб Айтуганов, тәҗрибәле радио-журналистлар Эльза Гобәйдуллина, Нәсимә Әхмәтҗанова, Маһинур Җиһаншина һ. б. лар эшли. Баш редактор тапшырулар әзерләргә атаклы композитор Җәүдәт Фәйзи, бүгенге тәҗрибәле режиссер Әхтәм Зарипов, хәзер театр белгече буларак танылган Дания Гыймранова кебек белгечләрне һәм сәнгать кешеләрен тарта, әдәби һәм музыкаль тапшырулар хәзерләүдә үзе дә җиң сызганып эшли. Радиода хезмәт иткән ел ярым вакыт эчендә А. Әхмәдуллин 30 га якын зур-зур концерт программалары, Г. Камал, Г. Коләхмәтов, К. Тинчурин, Ф. Бурнаш, Н. Исәнбәт, X. Вахит, Р. Ишморат, Ш. Сарымсаков һ. б. иҗаты буенча берәр сәгатьлек 15 тән артык тапшыру (кереш сүз һәм инсценировкалар) төзеп эфирга чыгара. Э. Касыймов повесте буенча куелган «Кояш көн дә чыга» исемле радиопостановканың, А. Расих әсәрләре буенча хәзерләнгән «Ык суы буенда», «Язгы авазлар», В. Губаревның повесты мотивлары буенча куелган «Тылсымлы яулык» исемле радио-спектакльләрнең сценарийларын да яза ул. Аларның кайберләре радио фондында әле дә саклана. Шулай ук ул вакыттагы баш редакторның турыдан-туры катнашында-җитәкчелегендә эшләнгән, бүген дә радионың бизәге булган иртәнге чакыру сигналының (позывнойның) да менә инде дүрт дистә ел буе яңгыравын әйтергә кирәк. «Без бик күп мелодияләр, композиторларның әсәрләре арасыннан А. С. Ключарев көеннән бер өлешне табып, татар радиосының символына әверелдердек,—дип искә ала А. Әхмәдуллин.—Бу эштә миңа Рөстәм Яхин үз киңәшләре белән нык ярдәм итте».

1963 елның башларында сырхаулап киткән А. Әхмәдуллин Тел, әдәбият һәм тарих институты дирекциясенең чакыруын кабул итә, конкурс аша узып, Институтка кече фәнни хезмәткәр булып эшкә кайта. Инде әйтелгәнчә, 1964 елда кандидатлык диссертациясе яклый.

Ф. Бурнашның тәрҗемәи хәле һәм иҗаты турында монографик мәгълүмат бирүдән тыш, бу хезмәтендә А. Әхмәдуллин татар-совет әдәбиятындагы бер бик тә мөһим күренешне ача. Аны «революцион аскетизм» дип атый. Бу күренеш әдәби геройны берьяклы итеп күзаллаудан, аны иҗтимагый мәнфәгатьләр өчен шәхси теләк-омтылышларын корбан кылган кеше буларак сурәтләүдән гыйбарәт. Автор хезмәтендә бу күренешнең туу закончалыкларын, аның татар (һәм гомумән совет) әдәбиятына алып килгән һәм уңай, һәм тискәре йогынтысын нигезли. Аерым алганда, революцион аскетизмның әдәбияттагы иң көчле алым-ысуллардан булган психологизмга зыян салуын Ф. Бурнаш иҗатыннан да, татар совет әдәбиятыннан да мисаллар китереп, ышанычлы раслый. Бу турыда матбугатта берничә мәкалә бастыра. Алга таба татар галимнәре дә, башкорт әдәбиятчылары да бу күренешнең барлыгын таныйлар, диссертант тәкъдим иткән «революцион аскетизм» терминын да кабул итәләр.

1965 елны А. Әхмәдуллинны Институтның гыйльми сәркатибе урынына тәкъдим итәләр. СССР Фәннәр академиясенең Президиумында расланып кайткач, ул җиң сызганып эшкә керешә һәм озакламый директор Мидхәт Мөхәрәммовның, аның фәнни эшләр буенча урынбасары Илбарис Надировның ышанычлы ярдәмчесенә әверелә. Дирекция бу елларда Институтны һәм фәнни, һәм структур, һәм финанс-хуҗалык ягыннан үстерүдә шактый эшләр башкара. Институт, турыдан-туры СССР Фәннәр академиясе карамагына күчерелеп, шактый ук мөстәкыйльлек ала, аңа күренекле әдип һәм җәмәгать эдшеклесе Галимҗан Ибраһимов исеме бирелә. Институттагы фәнни хезмәткәрләр саны бермә-бер арта, анда яңа бүлекләр (сәнгать, халык авыз иҗаты, фәлсәфә) барлыкка килә. Хезмәткәрләр өчен фатирлар бирү арта, архив һәм китапханәләр баетыла һ. б. Иң мөһиме, язылган хезмәтләрне бастыру мөмкинлекләре беркадәр киңәеп, шактый санда капиталь фәнни китаплар дөнья күрә, археологик, этнографик, фольклор, диалектологик экспедицияләр ешрак оештырыла башлый, аспирантура бүлеге ныгытыла. А. Әхмәдуллин 5 томлык (соңыннан—6 томлык) «Татар әдәбияты тарихы», «Әдәбият баскычлары», «Татар совет театры» һ. б. кебек китапларны язуның инициаторы, ул басмаларның һәм татар әдәбияты классикларының күптомлыкларыньщ редакторы (яки редакторлардан берсе) була. Мондый эшләр уу 1972 елда директорның фәнни эшләр буенча урынбасары итеп күчерелгәч тә дәвам итә. Институтның дирекциясе составында эшләгән 15 елын А. Әхмәдуллин нәтиҗәле, эшлекле еллар дип һәрвакыт сагынып искә ала.

Казан дәүләт университетының татар әдәбияты кафедрасын ныгыту, эшчәнлеген яхшырту максаты белән партия өлкә комитеты А. Әхмәдуллинны 1981 елны кафедра мөдире итеп тәкъдим итә. Яраткан һәм белгән эштән китү ансат булмый, билгеле, баш тартып та карый, әмма... «тыңламасаң, партбилетыңны өстәлгә салырсың» дигәч (ә моның нәрсә икәнен ул чорны белгән кешеләр яхшы аңлый!), ризалашырга мәҗбүр була. Бу яңа урында эшләгәндә А. Әхмәдуллин Алма-Атага барып филология фәннәре докторы дәрәҗәсенә диссертация яклый (1988 ел), шул ук елда аңар профессор исеме дә бирелә. Кафедра мөдире вазифаларын үтәү 19 ел дәвам итә. Шулай ук фәнни яктан да, оештыру җәһәтеннән дә файдалы, нәтиҗәле еллар була бу. Шул вакыт аралыгында кафедраның өч әгъзасы докторлык диссертациясе, икесе кандидатлык диссертацияләре яклый, аспирантура нәтиҗәле эшли. Кафедра күмәк хезмәтләр хәзерләп чыгара («Әдәбият теориясенә кереш», «Әдәбият белеме сүзлеге» һ. б.). Мөдир үзе дә җиң сызганып фән белән шөгыльләнә. Шунысын гына әйтү дә җитә: матбугатта басылган барлыгы 370 кә якын хезмәтенең 155 ен шул чорда яза; ул редакцияләгән 75 хезмәтнең 50 гә якыны да шул елларга карый.

1999 елның июленнән А. Әхмәдуллин кафедрада профессор, ә 2000 елның гыйнварыннан, төп урыныннан аерылмый эшләү тәртибендә, ул Казан дәүләт педагогика университетының татар әдәбияты кафедрасы мөдире вазифаларын да башкара. Тел, әдәбият һәм тарих институтында, Казан дәүләт университетында эшләгән елларында А. Әхмәдуллинга күп төрле җәмәгать эшләре белән шөгыльләнергә туры килә. Аларның кайберләрен ул хәзер хәтерләп тә бетерми: алар шактый санда һәм күптармаклы. Кандидатлык диссертациясе яклагач та аны Татарстан АССР ның Г. Тукай исемендәге дәүләт премияләре Комитеты әгъзасы итеп билгелиләр, ул анда ун елга якын эшли. 1998-2000 елларда тагын бер мәртәбә эшләп ала. 1974 елда аны Язучылар союзына кабул итәләр. Шул ук елны Язучылар союзы идарәсенә һәм аның Президиумы әгъзасы итеп сайлыйлар. Монда ул ике дистә ел С>уе сайланып килә. Идарә аны СССР Әдәбият фондының Татарстан бүлеге рәисе итеп тәкъдим итә, ул шул вазифаны да егерме ел буе башкара. Язучылар берлеге әгъзасы буларак А. Әхмәдуллин әдәби процесста актив катнаша, әдәби ел йомгакларына багышланган җыелышларда, Язучылар съездларында драматургия буенча докладлар һәм чыгышлар ясый. Язучылар идарәсе тәкъдиме белән драматургия һәм театр тәнкыйте өлкәсендәге актив эшчәнлеге өчен аңа 1982 елда «ТАССР ның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелә. Монда аның 15 елга якын Татарстан АССРның Мәдәният министрлыгы янындагы яңа спектакльләр һәм концерт программаларын кабул итү комиссиясе әгъзасы булып торуы да истә тотыла.

А. Әхмәдуллин дистәләрчә ел республикадагы «Казан утлары», «Татарстан коммунисты»-—«Коммунист Татарии» кебек журналларның, Татарстан китап нәшриятының редколлегия әгъзасы була. Бүген дә бу эшчәнлеген дәвам итә: ул— халыкара «Мирас» журналы, «Мәгариф» журналы редколлегияләре әгъзасы.

Галим Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы буларак та өстәмә җәмәгать эшләре алып бара. Ул ТФА ның мөхбир әгъзасы итеп 1994 елда сайланган иде. Соңгы елга кадәр Фәннәр академиясенең Гуманитар фәннәр бүлеге Бюросының җаваплы сәркатибе булды. Бюро карамагындагы әдәбият белеме Советында рәис урынбасары (рәисе академик М. X. Хәсәнов). Боларга өстәп аның Татарстан Фәннәр академиясенең экспертлар советы әгъзасы, академиянең Гуманитар фәннәр бүлеге каршындагы иҗтимагый фәннәргә караган уку әсбаплары һәм программалар буенча фәнни-методик эксперт советы әгъзасы булуын да әйтергә кирәк. Ул—5 томлык «Татар энциклопедиясе»нең Татарстан Президенты указы белән расланган Баш фәнни-редакцион коллегиясе әгъзасы да; бу мөһим басманың театр белеме бүлеге буенча җаваплы редактор.

А. Әхмәдуллинның фәнни алмаш хәзерләү буенча да, югары уку йортларының фәнни советларындагы эшчәнлеге дә игътибарга лаек. Ул 1981 елдан бирле Тел, әдәбият һәм тарих (хәзер—сәнгать) институты каршындагы баштарак кандидатлык диссертацияләре, соңрак докторлык диссертацияләре яклау советларының, ә 1991 елдан Казан дәүләт университеты каршындагы докторлык диссертациясе яклау советының да әгъзасы. 80-90 елларда ул университетның Зур гыйльми советы, Тел, әдәбият, сәнгать институты советы әгъзасы булды, хәзер исә Казан педагогика университетының Зур советы һәм татар филологиясе факультеты советы әгъзасы, Казан университетының татар филологиясе һәм тарихы факультеты советы әгъзасы.

А. Г. Әхмәдуллинның фәнни эзләнүләре берничә юнәлешне үз эченә ала. Иң беренчесе, ул—драматургия белгече. Фәтхи Бурнаш драматургиясен җентекләп өйрәнүдән башланган аның бу эшчәнлеге торган саен тармаклана, тирәнәя барды. Ул Г. Камал, Г. Исхакый, Ф. Әмирхан, Г. Коләхмәтов, М. Фәйзи, К. Тинчурин, Ф. Сәйфи-Казанлы, Н. Исәнбәт, К. Тинчурин, һ. Такташ, М. Әмир, Р. Ишморат, X. Вахит кебек драматургларның ^әркайсы турында үзенең сүзен әйтте. Бу сүз бигрәк тә Г. Исхакый, Г. Коләхмәтов, Ф. Әмирхан, Ф. Бурнаш, К. Тинчурин, Ш. Усманов, һ. Такташ, Н. Исәнбәт, X. Вахит, Ю. Әминев иҗатлары турында, аларның аерым әсәрләре хакында үтемле булды. Галим бу язучыларның сәхнә әсәрләре үз чоры өчен һәм фикер җәһәтеннән, һәм сәнгатьчәлек ягыннан нинди яңалыклар алып килүен ышандырырлык итеп раслады. Мәсәлән, ул Г. Коләхмәтовның «Ике фикер» һәм «Яшь гомер», Ф. Әмирханның «Яшьләр» һәм «Тигезсезләр», Һ. Такташның «Җир уллары трагедиясе» һәм «Югалган матурлык» кебек әсәрләрен өр-яңача «укыды», аларга оригиналь анализ бирде. Аның мәгърифәтчелек чоры драматургиясе турындагы хезмәтләре дә әдәбият фәне өчен үзенә күрә бер ачыш булды. Мәсәлән, әдәби герой концепциясендә актив башлангычның нинди роль уйнавы турындагы А. Әхмәдуллин фикерләре бу чордагы милли драматургиянең үзенчәлекләреннән берсе төсендә яклау тапты. М. Әл-Казаныйның «Ихтыярлы кыз ихтыярсыз улмыш» исемле романтик драмасы, Ф. Халидинең кайбер әсәрләре аның хезмәтләре ярдәмендә фәнни әйләнешкә кереп киттеләр. Мәскәүнең «Наука» нәшриятында басылган хезмәтендә («Татарская драматургия», 1983) ул татар драматургиясенең тууыннан башлап әдәби төр буларак тәмам ныгып-үсеп җиткәнчегә (XX гасырның 30 елларына) кадәрге чорын бербөтен иҗади процесс буларак күз алдына бастырды, бу процесста аның үзенчәлекләрен күрсәтте, нинди идея-сәнгатьчә үрләр яулавын билгеләде, кайсы авторларның нинди урын биләүләрен әйтте. Габдерәүф Ниязбаевның «Беренче таң», Ф. Бурнашның «Язмыш», К. Тинчуринның «Ач гашыйк», шәкерте Н. Ханзафаров белән бергә Н. Исәнбәтнең «Портфель» кебек әсәрләрен фәнни әйләнешкә кертеп җибәрде. Татар драматургиясенең 30-60 еллар арасындагы тарихи үсеше галимнең төрле хезмәтләрендә, аерым алганда 6 томлык «Татар әдәбияты тарихы»ның аерым томнарында, мәктәп дәреслекләрендә, югары уку йортлары студентлары өчен чыгарылган программаларда һ. б. яктыртыла.

1960 еллардан башлап А. Әхмәдуллин татар әдәби процессында актив катнашып килә. Монда да аның җиң сызганып өйрәнгән, фәнни-тәнкыйди фикерләре белән үсеш процессына билгеле бер дәрәҗәдә тәэсир ясаган өлкәсе—милли драматургия. Шул еллардан башлап бүгенге көннәргә кадәр актив иҗат итүче драматургларның һәрберсе турында, күренекле сәхнә әсәрләре хакында аның хезмәтләрендә анализлар һәм фикерләр бар. Болардан Т. Миңнуллин, А. Гыйләҗев, Ш. Хөсәенов, Ю. Әминев, С. Шәкуров, И. Юзеев, Ә. Баян, Р. Хәмид, Ю. Сафиуллин, Ф. Садриев, Батулла, Р. Мингалим, 3. Хәким, Д. Салихов, Аманулла һ. б. уннарча авторлар, аларның пьесалары хакында махсус мәкаләләр, рецензияләр язылган. 60-90 еллардагы даими уздырыла торган әдәби ел йомгакларында, язучыларның корылтайларында А. Әхмәдуллин сәхнә әдәбияты турында докладлар һәм чыгышлар ясый, бу чараларга хәзерлек чорында проблемалы мәкаләләр бастыра. Алар «Ничек сурәтләргә сине, замандаш?» дигән монографиядә, «Сәхнә әдәбияты һәм тормыш», «Горизонты Азат Әхмәдуллин Казанда Тукай музеен ачу тантанасында чыгыш ясый. 1986 ел. татарской драмы», «Дөреслеккә ирешү юлында» исемле тематик җыентыкларда басылган, аерым драматургларның пьесалар җыентыкларында кереш сүз яки мәкаләләр төсендә урын алган.

Драматургия белгече, әлбәттә инде, театр сәнгатен дә үз итәргә тиеш. Чөнки әдәбиятның үзенчәлекле, В. Г. Белинский заманында «әдәбиятның таҗы» дип атаган бу төрен яхшы белү өчен театр сәнгатенең нечкәлекләрен дә күзалларга кирәк. Шуңа күрә А. Әхмәдуллинның татар театрына багышланган хезмәтләрдә актив катнашуына, еш кына республика театрларында бара торган процесслар хакында, яңа спектакльләр яки аерым театр эшлеклеләре турында матбугат битләрендә театр белгече төсендә чыгышлар ясавына һич тә гажәпләнергә туры килми. «Татар совет театры» исемле, милли театрыбыз тормышын гомумиләштергән очерклар китабында ул 20 еллардагы татар театрларында, аларның репертуарында, актерлар уенында күзәтелгән үзенчәлекләрне сәхнә тарихын яхшы белгән галим буларак яктыртып бирде. Аерым алганда, ул татарның кабатланмас трагик актеры Мохтар Мутинның бу чордагы уен үзенчәлекләрен ачып күрсәтте. Әгәр дә «Народные артисты Татарии» җыентыгын бастырып чыгаруда ул редакцион коллегия әгъзасы буларак чыгыш ясаса, «Габдулла Кариев» исемле мәкаләләр, истәлекләр, документлар җыентыгын чыгаруда махсус редактор буларак кына түгел, текстолог буларак та эш башкара. Мәсәлән, бөек режиссер һәм актерның «Артист» исемле комедиясен элекке басмалардагы хаталардан коткарып, аны логик бөтенлеккә китерү өчен күп көч куя, китапның төзүчесе, театр белгече Хәсән Гобәйдуллинга һәрьяклап ярдәм күрсәтә. Аның бүгенге театрларыбыз турындагы, ТДАТ ының кайбер сезоны йомгаклары хакында, Әлмәт, Минзәлә театрлары репертуарына күзәтү характерындагы мәкаләләре, Башкорт театрының 1977 елгы гастрольләре вакытындагы аерым спектакльләренә рецензияләре, К. Тинчурин, М. Әмир, X. Вахит, Т. Миңнуллин, Н. Фәттах, Р. Батулла, 3. Хәким, Аманулла, М. Маликова әсәрләре буенча төрле театрларда куелган спектакльләргә рецензияләре ныклы белгеч кулы белән язылган. А. Әхмәдуллин даими рәвештә матур әдәбиятның гомуми мәсьәләләре белән дә шөгыльләнә, аерым язучылар иҗаты яисә күренекле әсәрләр турында үз фикерләрен әйтә, мәкаләләр яза. Аны бигрәк тә әдәбиятның методологик проблемалары кызыксындыра. Җәмгыятьне үзгәртеп кору процессы башлангач, ул методологиягә багышланган берничә мәкалә язып бастырды. Бигрәк тә аның «Татар әдәбияты тарихын өйрәнүнең кайбер нәзари-методологик принциплары» дигән хезмәте әһәмияткә ия. Монда ул әдәби әсәрләрне анализлауда төп принцип булып килгән «табигатькә охшату» (Аристотель), ягъни «мимесис» теориясенең хәзер бердәнбер принцип булып бетә алмавы мәсьәләсен күтәрде. Хәзерге шартларда җәмгыятебезнең алга үсешен бары тик материализм ноктасыннан гына торып аңлау-аңлатуның тар булуын, дини фәлсәфәне тиешенчә үзләштереп, идеалистик карашларны да истә тоту кирәклеген күрсәтте. Галимнең бигрәк тә Урта гасырлар әдәбиятларын «охшату» принцибына гына нигезләп өйрәнүнең җитәрлек булмавы турындагы фикерләре игътибарга лаек. Галим үзгәртеп корулар чоры башлангач язган «Татар әдәбияты тарихын өйрәнүнең актуаль мәсьәләләре», «Татар драматургиясе тарихын яңача өйрәнү» кебек мәкаләләрендә, дәреслекләрдәге җәмгыятебезнең аерым чорларында әдәбиятыбызның үзенчәлекләренә караган өлешләрдә сүз сәнгатен яңа идея-эстетик таләпләр югарылыгыннан торып бәяләү критериеләренә туктала, һәм шул критерийларны ул Г. Исхакый, Ф. Әмирхан, К. Тинчурин, һ. Такташ, Т. Гыйззәт, Т. Миңнуллин, Р. Мөхәммәдиен, Батулла, Р. Хәмид кебек язучыларның аерым әсәрләрен анализлаганда куллана («Көз», «Шәрифулла агай», «Ак кыялар турында хыял», «Сират күпере», «Җиде баҗа» һ. б.). Аның иң соңгы хезмәтләреннән берсе булган «Гареб—Шәрекъ контекстында татар әдәбияты тарихы» дип аталган күләмле язмасы—татар әдәбиятының урта гасырлардан алып бүгенгегә кадәр узган юлын бүгенге методологик таләпләр югарылыгыннан торып өйрәнү һәм бәяләүнең бер үрнәге.

А. Әхмәдуллин үзенең иҗат гомерендә күп көч һәм вакыт сарыф иткән тагын да бер өлкә—дәреслекләр һәм уку әсбаплары язу, төзү. Урта мәктәпләр өчен дәреслекләр һәм уку әсбаплары хәзерләү эшенә ул 70 нче елларның башыннан ук тартыла. 9 сыйныф өчен М. Хәсәнов һәм И. Нуруллин белән бергә язылган дәреслек 1970 елда басылып чыга, шуннан соң төрле үзгәрешләр һәм төзәтүләр белән 15 мәртәбә кабат басыла. Соңгы басмаларында ул А. Әхмәдуллин редакциясендә эшләнә. Ә күренекле татар галимнәре X. Госман, Г. Халит, Г. Кашшаф, X. Хәйри, А. Сайганов, Н. Юзиев белән бергәләп язылган 10 нчы сыйныф дәреслеге 1971 елдан башлап 12 мәртәбә дөнья күрә.

Сиксәненче еллар азагында Татарстан мәгариф министрлыгы Казан дәүләт университеты ректорына урта мәктәпләр өчен татар әдәбияты буенча яңартылган программалар һәм дәреслекләр төзүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Бу җаваплы эшкә А. Әхмәдуллинны билгелиләр. Иң мөһиме, билгеле инде, өр-яңа программа төзү була. Чөнки, иң беренче, аның концепциясе яңа булырга тиеш. Ул совет идеологиясеннән арынган, үзгәртеп кору таләпләренә җавап бирерлек булсын. Анда совет чорында бик аз гына урын карала торган урта гасырлар татар әдәбиятына лаеклы мәйдан бирелергә тиеш. Ул әдәбиятны өйрәнүдә аңарчы баш рольне уйнаган сыйнфыйлык, партиялелек принциплары хакимиятеннән котылган булырга тиеш. Анда мәктәптә укып өйрәнү өчен сәнгатьчәлек ягыннан иң камил әсәрләр тәкъдим ителгән булу лязим. Бу программа аңарчы халык дошманы дип каралган, яки зарарлы дип саналган язучыларның әсәрләренә дә урын бирергә бирергә тиеш. Ягъни укучыларга Гаяз Исхакый, Фатих Кәрими, Риза Фәхретдинов кебек танылган әдипләр иҗатларын кайтарырга кирәк, һәм мондый программа эшләнә дә. Аның 5-8 сыйныфларга аталганының нигезен профессорлар Ф. Хатипов һәм А. Әхмәдуллиннар төзи, 9-11 сыйныфларныкын А. Әхмәдуллин яза. Программаның А. Әхмәдуллин (җитәкче), профессорлар Фоат Галимуллин, Флера Ганиева, педагогика фәннәре кандидаты Фәнис Исламовлардан торган коллегия редакцияләгәне 1992 елда басылып чыга, төзәтелеп кабат 1996 һәм 2000 елларда басыла. Шул программа нигезендә А. Әхмәдуллин җитәкчелегендәге авторлар коллективы дәреслекләр язу эшенә керешә. Бу коллективка күренекле галимнәрдән, профессорлар М. Хәсәнов, Н. Юзиев, Т. Галиуллин, X. Миңнегулов, Ф. Галимуллин, Ф. Хатипов, Ф. Ганиева, А. Әхмәдуллин, фәннәр кандидатлары, доцентлар Ш. Садретдинов, М. Җәләлиева, Г. Әдһәмова, Ф. Исламов, Р. Харрасова, тәҗрибәле укытучылар Д. Сибгатуллина, И. Гыйләҗев кертелә. Шушы галимнәр язган һәм төзегән, 1995 елдан башлап басылган башлаган бу дәреслекләр, хрестоматияләр барлык сыйныфлар өчен дә чыгып бетеп, аларның кайберләре инде икешәр-өчәр мәртәбә дөнья күрде. Бу хезмәтләре өчен дәреслекләрнең фәнни редакторы профессор А. Әхмәдуллин 1999 елда Татарстан Мәгариф министрлыгының Каюм Насыйри исемендәге премиясе белән бүләкләнде.

...Олы галимебез турында аның 60 еллыгында мин «Җиңе сызганулы» дип бер мәкалә язган идем. Аның җиңе бүген дә сызганулы, әдәбият фәнебезнең өлгергән мәсьәләләрен хәл итү, драматургиябез тарихын өйрәнү, дәреслекләр төзү, фәнебезгә алмаш хәзерләү өчен сызганулы. Казан дәүләт университеты профессоры, бер үк вакытта Казан дәүләт педагогика университетының татар әдәбияты кафедрасы мөдире буларак та сызганулы аның җиңе. Без—аның каләмдәшләре, шәкертләре, күп санлы укучылары—аның тормыш һәм иҗат юлы озын-озак булуын телибез.

Фоат Галимуллин
Казан утлары № 10, 2002


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013