Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Ркаил Зәйдулла. «Мәгарә». Татарстан китап нәшрияты, 2005.
   


Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әдипләр чаты

Сорагыз - җавап бирәбез
ExactSeek: Relevant Web Search
Amfibi Web Search & Directory

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Ркаил Зәйдулла

ИЛЧЕ

(Ркаил Зәйдулла. «Мәгарә». Татарстан китап нәшрияты, 2005.)
Ерак офыклар артында, саф биеклекләргә омтылган таулар арасында күңелне тын гына дәшкән, тиңсез рухи байлыклар вәгъдә иткән Мәгарәләр... Уйлап баксаң, кеше үз гомеренең аерым мизгелләрендә балачакка-яшьлеккә кайтара алучы тылсымлы дару вәгъдә иткән Мәгарәләрен уй-хыял-' ларында үзе генә белгән изге юл-сукмаклар буйлап эзләп китә түгелме?! һәм шушы хыялый эзләнүләрдән, якты алгы-сулардан аерым бер мәлдә шигърият тә туадыр, мөгаен.

XX йөзнең сиксәненче елларында әдәбиятка, шигърияткә килгән, үз буынының иң тынгысыз, сәләтле, уйчан шагыйрьләренең берсе (буынлашларын әйдәп баручы шагыйрь, язучы дип тә әйтәләр аны) Ркаил Зәйдулланың нәүбәттәге шигъри китабы бер сүз белән—серле рәвештә «Мәгарә» дип атала... Китапны укыганда аңлыйсың: юкка түгел икән бу. Чөнки, ошбу серле Мәгарә темасы шигъри мәҗмуганың биш бүлеген дә мәгънәви, фәлсәфи, метафорик тоташтырып тора. Дүрт бүлекнең дә тәүге өлешендә без Мәгарәгә юл тоткан шигъри «мин»нең үзенчәлекле шигъри маҗараларын укып үтәбез. Бишенче бүлектә ул, ниһаять, Мәгарәсенә килеп җитә һәм аннан үзенең бәхетле, кадерле балачагына кире кайтаручы тылсымлы даруны алып чыга... Игътибар итсәң: кайсыдыр яктан бу шигъри каһарманның символик маҗаралары Пауло Коэлъоның мәшһүр «Алхимик» романын хәтерләтеп куя...

Шундый сорау туа: ни өчен танылган шагыйрь Ркаил Зәйдулла төрле елларда иҗат ителгән шигырьләрен гомеренең чиста чишмәбашын сагынган ностальгия астында берләштерергә булды икән? Шагыйрь байтак гомер кичереп, тормыш юлы узып, төрле эш-гамәлләр кылып Мәгарәгә барып җитә—«Үз җаныма төбәлдем бу кичтә, Җаным гүя алтын мәгарә...»—һәм күңелендә янә үткәннәргә әйләнеп кайта... Бәлки, шагыйрь безгә монда гомеренең зур бер арасы, циклы тәмамлануын белдерергә телидер?! Бәлки, ул узылган еллар биеклегеннән үткәннәргә бер караш ташларга омтыладыр, үзе өчен мөһим булган Шигъри Нәтиҗә дә ясарга алгысыйдыр?!

Уйласаң, Мәгарәдә вәгъдә ителгән тылсымлы даруны эзләп табарга ашкыну—гомеренең иң гүзәл чакларын янә кичерергә, янә кабатларга алгысыну—ул кешенең иң кадерле хатирәләре белән, гомеренең иң чиста чаклары белән бергә калырга теләведер. Чөнки, күнел биеклегеннән карасаң, балачак ул—Сафлык Иле, берсеннән-берсе матуррак Хыяллар Галәме, кыскасы, тормышның иң керсез-гөнаһсыз, иң матур чагы... Менә ни өчен кеше олыгайган саен, тормыш кырыслыклары һәм катлаулылыклары белән күбрәк очрашкан саен күңелендә аңа ешрак бага.

Яшәеш лабиринтларында үз Мәгарәсен эзләп киткән Ркаил Зәйдулланың шигъри «мин»е дә еллар артында күмелеп калган балачагына, аның иң истәлекле көннәренә еш әйләнеп кайта.

«Мәгарә» китабының беренче бүлеге, гомумән, нәкъ менә шул балачак, яшүсмерчак дөньясы белән, гомернең чишмәбашын олы Сагыну белән бәйләнгән дә инде. («Өмет», «Хәлвә», «Әби», «Типте тупны шаян малай...», «Авыл малае», «Рәхмәт» һ.б. шигырьләр)... Бу шигырьләрдән олыларның мәшәкатьле тормышында сирәк очраган ниндидер үтә бер табигыйлек, сафлык, җылылык бөркелеп тора төсле!.. Аларда балачак гомернең иң мөкатдәс чагы булып күз алдына баса! Бу якты дөньяда әти-әни дә бар, әби-бабай да исән-сау, офыклардан офыкларга кадәр җиһан түгәрәк, ул шатлык-бәхет өчен генә яратылган булып тоела...

«Төнге рәсем» шигырендә шагыйрь еракта—еллар артында калган кадерле балачагын искә төшереп сагына:
Хуш исле печән өстендә 
Малай йокыга талган. 
Янәшәсеннән баралар 
Абыйсы да әтисе... 
Ә дөнья... Дөнья шундый— 
Дөньяда чәчәк исе. 
Мәңге онытылмас бу төн. 
Сәхра, йолдызлар, ирек. 
Нарасый бара арбада, 
Әнисен төштә күреп.
Гаҗәеп гүзәл дә һәм гади дә сурәт ул: чәчәк исен сулап атлап баручы әтисе белән абыйсы, һәм әнисен төшендә күреп арбада татлы йокыга талган саф күңелле малай!.. «Тукта, мизгел!» диясе килә эчкерсез рәвештә. Балачакның асылын әнә шундый гади дә, серле-якты да минутлар тәшкил итә бит!..

Әмма, дөньяга килгән кеше, гомер буе сафлык илендә, ак хыяллар дөньясында кала алмыйдыр ахры?!. Вакыт алга тәгәрәгән саен, фанилык аның күңелендә үзенең тамырларын җибәрергә ашыга. Еллар узгач, кеше телиме-теләмиме, олыларның үзенчәлекле дөньясына атларга мәҗбүр.
Атлар булып томырылды күккә 
Балачакның ап-ак хыяллары,
—ди шагыйрь дә уйчан төстә «Булмый елап» шигырендә. Сорау гына кала: кайчан башланды икән сон шагыйрьнең гүзәл балачак— ак хыяллар дөньясы белән саубуллашуы, фанилык белән күпмедер килешүе? Уйласаң, аңласаң—тормыш кырыслыгы белән беренче очрашулардан, җанны авырттыргыч тәүге югалтулардан түгелме икән?! Шагыйрь үз иҗатында балачагының һәм яшьлегенең сагышлы көннәренә дә вакыт-вакыт әйләнеп кайта... («Карт этне алып чыгалар... « һ. б. шигырьләр)

Әйе, яшәгән саен кеше тормышында табулар белән бергә югалтулар да үз урынын ала. Китапның икенче бүлегендә, мәсәлән, исән-сау каләмдәшләренә багышлаулар белән бергә инде бакыйлыкка күчкән, татар тормышында якты эз калдырып киткән күренекле каләмдәшләре истәлегенә (Фаил Шәфигуллинга, Мөхәммәт Мәһдиевкә һ. б...) багышланган шигырьләр дә бар. Шушы шигырьләрдә чор-заманның үз табышлары һәм югалтулары да чагылып үтә. Сүз дә юк: XX гасыр ахырында кыргый капитализм чоры килү, җәмгыятьтәге кайсы куанычлы, кайсы начар үзгәрешләр, рухи тамырлардан да күпмедер ераклашу нечкә күңелле шагыйрьләр яшәешенә дә үз тәэсирен ясамый калмады. Бәлки, кыйблалары итеп рухи тормышны алганнарга үзара теләктәшлек, иптәшлек тә җитеп бетмәгәндер?!. Замана зилзиләләре бөтереп алып киткән, югалган талантлы чордашына кагылышлы рәвештә, мәсәлән, шагыйрь түбәндәгечә әйтә:
Синең белән беркем хушлашмады, 
син үзең дә кирәк тапмадың. 
Чабып үтте бары баш очыннан 
ярсу ахырзаман атлары.
Монда әле беркем уянмаган, 
офыкларның күзе эренле. 
Күк йөзеннән кургаш шәүлә узды. 
Беркем искәрмәде. ... эреде.
	(«Эдуард Мостафин рухына»)
Әйе, фаҗигаләр кичергәннән соң әле генә төзек булган дөньяң җимерелеп киткәндәй тоелып китә, яшәешнең гүзәл гаме югалгандай хис ителә... Әмма, ни генә булмасын, кеше бәхетле чакны, дөньяның гармонияле, төзек булган чагын—Сафлык Илен югалтырга теләми! Шуңа күрә дә бит инде ул Мәгарәгә юнәлеп, тормышның изге яңарышы белән бәйле тылсымлы даруны эзләп табарга ашкына!..

Чыннан да, шагыйрьгә, бәлки, ачыргалану кирәкмидер дә?!... Шагыйрь Ркаил Зәйдулла да аерым мизгелдә олылар дөньясында балачак—саф хыяллар иленең—бер Илчесе булып күз алдына килеп баса түгелме?! Әйе, нәкъ менә Илче! (Аның милли тарих катламнарын күтәргән «Ил» китабын да искә төшерик). Дусты, фикердәше Ләбиб Леронга багышланган шигырендә ихлас рәвештә менә нәрсә ди бит ул:
Без сабыйлар иленнән бит, дустым! 
Иртэ киткән ишләр өчен дә 
Йончу атлар төсле ауныйк әле 
Җиләк үскән карлар өстендә.
Бусагадан үтә алмый бүтән
Үчле кол да, явыз түрә дә... 
Алда томан, юанабыз һәр төн
Узганнарга кылып күрәзә. 
	(«Без сабыйлар иленнән бит, дустым!»)
Әйе, яшәешнең беренчел пакьлеген саклаган, тормышның чын асылы булган, балачак белән бәйле сафлык иленә үчле һәм явыз җанлы кешеләр үтеп керә алмас иде... (Мәгълүм: явызлык җәзасыз калмый.) Күрәсең, ошбу сафлык иле кеше йөрәгенең, кеше җанының иң мәгънәле, иң гамьле төшендәдер...

Шуңа да түгелме икән, нинди генә дәвердә яшәсә дә, җәмгыятьтә нинди генә ялганнарга дучар булса да кеше Хакыйкатьнең барлыгын тоя һәм аңа алгысуын дәвам итә. Гомумән, олы Хакыйкатьне эзләү кеше яшәешенең иң якты алгысуларын тәшкил итмиме?!...

Кеше үзенең тынгысыз йөрәге, саф күңеле белән чиксез тормыш куйган сорауларга үзенчә җавап эзләргә омтыла... Аның дөньяга килүенең дә олы бер мәгънәсе шушындадыр, бәлки?! Әмма, бу юл җиңел түгел.
Мәңгелек яр яулык болгый ярда, 
Китә микән, кайта микән бәндә? 
Без белербез моны барлык өмет 
Шигырь юлы кебек өзелгәндә.
	(«Чапты атлар...» Зиннур Хөсниярга)
Кайчак шулай да тоелырга мөмкин: нәкъ менә үз буынлашларына багышланган шигырьләрдә шагыйрь үзе өчен мөһим булган борчу-уйланулары белән уртаклашырга ашыга.

Газинур Моратка багышланган шигырендә шагыйрь үзе тормыш итеп яткан чынбарлыкны борынгы бабалары яшәгән бөек Дала чынбарлыгы рәвешендә күз алдына китереп бастыра... Һәм, гомумән, Татар тарихының үткәненә, аның шанлы чагына, драматик чорларына игътибар итү Р. Зәйдуллага хас. Әйтерсең лә, ул үзенең яшәешен, омтылыш-кичерешләрен, кылган эш-гамәлләрен ерак бабаларының милли гамьгә төренгән, табигать белән гармониягә ия булган, күпмедер кырыс, күпмедер моңлы яшәеш чынбарлыгы белән үлчәргә тели.
Бер офыктан бер офыкка таба 
Чабып йөрим. Авам. Биртеләм. . . 
Кысылам да янә киңәям мин 
Үзем генә белгән серемнән.
	(«Зыңлап тора һава бу далада...»)
Лирик каһарман—«ялгыз җайдак» тормыш даласында нишли соң? Ул яшәеш кануннарына үзенчә буйсынып, карашы белән ымсындырган офыкларга төбәлеп, җәясен тарта... Ә садакта уклар кими бара... Соңыннан ул аткан укларны (бу очракта: ихлас эшләнгән эш-гамәлләр нәтиҗәсен?!) эзләп киң Далада йөри. Ә аның урынына ни таба?
Сибелделәр черек көннәр кебек. 
Әрәм, дидем. Алар асылда 
Офыкларга кереп югалганнар 
Газәлләрнең кабыргасында.
	(«Зыңлап тора һава бу далада...»)
Символик юллар... Шигырь дәвамында шагыйрьнең ни әйтергә теләгәне аңлашыла: якты офыкларга барганда безгә сынган җәя, бушаган садак белән «ат сагынган ялгыз җайдак» булып калмыйсы иде!.. Милләттәшләрен, замандашларын ул тормышның борынгыдан килгән табигый, изге чакыруына әзер булып калырга чакыра:
Ә далада тагын ук сызгыра. 
Исән әле, исән чуралык.
Күздән җуела, Дастан атларының 
Калын ялларына чорналып.
	(«Зыңлап тора һава бу далада...»)
Шигъри фикерләүләрнең кайсыдыр мизгелендә шагыйрь уйланып сорап та куя:
Бу дөньяны ни коткарыр икән? 
Матурлыктыр, бәлки? Мәхәббәт, наз? 
		(«Чапты атлар...»)
Чыннан да, бу дөньяны ни коткарыр? Бәлки, инсан үзедер? Чөнки, кеше үзе үзгәрми торып дөнья яхшыра алмый бит!

Шагыйрь, үзенең бер мәкаләсендә җәмгыятьнең бүгенге халәте турында уйланып түбәндәгечә язган иде:

«Без хәтта Намус дигән сүзне кулланырга кыенсына башладык. Әдәп-инсаф, низам, итагать кебек төшенчәләр тормышта ирешәсе уңышларга киртә сыман күзаллана хәзер. (...) Котылу юлы кайда? Тамырлардамы?» («Казан утлары», 2006, №10)

Тамырлар... Чыннан да, бүгенге катлаулы дәвердә мәңгелек рухи йола (традиция) белән бәйле тамырлар безне коткарып калырга тиештер. Ә бу тамырлар үзләре ничек, нидә табыла? Бәлки алар—Табигать-Ана белән изге бәйләнештә; Исламның мәңгелек кыйммәтләренә тугры калуда, аларны санлауда, хөрмәт итүдә; Туган якка, Милләткә булган изге хисләрдә! Мәхәббәт дигән илаһи халәттә...

Яшәешнең саф асылы, бәхетле мизгелләр белән бәйле туган җир, сөю-мәхәббәт темалары... Алар «Мәгарә»нең өченче бүлеген тәшкил итә. Чыннан да, нәкъ менә туган якка булган мәхәббәт, хатын-кызга булган саф сөю—сәламәт, гүзәл тормышның нигезендә ята. Шуңадыр да бу изге темалар кайвакыт шагыйрь иҗатында гүзәл мантыйкка буйсынып сихри рәвештә бергә кавышалар да:
Туган якның төннәре дә якты! 
Бу—син яккан учак балкышы. 
Еллар аша шул төннәргә төшә, 
Мине эзлидер күк ялгышып.
		(«Еллар аша»)
Күренгәнчә, шагыйрь монда да якты офыклар, сафлык иле эзләп үткәннәргә таба юнәлә... Туган якның еллар аша күңелләрне назлаган яктысы исә милли нурлар белән өртелгән... Китапның дүртенче бүлеге, асылда, нәкъ менә кешенең җан-бәгыре өчен мөһим булган тагын бер изге темага—милли тамырларны барлау темасына—багышланган. Монда да шагыйрь үзенең эзләнүчән, тынгысыз җанына тугры кала: төрле-төрле җилләр искән яшәеш киңлекләрендә газиз халкына лаеклы урын барларга ашкына.
3
Без адаштык бугай карурманда, 
Урманның да насыйп безгә карасы. 
Кайсы кошның авазына иярик соң, 
Татар иле?!— Идел-Урал арасы.
		(«Карурман»)
Кеше һәм халык үзе дә, гомер буе җиһанда үзенә лаеклы, мәгънәле, бәхетле урын эзләп табарга омтыла. Әйе, инсан өчен дә, халыкннң үзе өчен дә иң мөһиме—рухи кыйбланы югалтмаудыр, аңа хыянәт итмәүдер?! Ә бу җиңелме соң? Бигрәк тә рухсызлык көйчәйгәндә, тормыш далаларында ялган маяклар күзгә еш чалынганда... Ләкин, шунысы хак: Чынлык, барыбер, өскә чыга: Ялган, шиксез, җиңелә! Шуңамы, Хакыйкатькә омтылу Зәйдулла шигырьләрендә ялганны, рухсызлыкны, дәһрилекне кисеп югарыга омтылган гүзәл сөңге булып гәүдәләнеш ала.
Ә без? Ә без? Без—имансыз түгел, 
Ул—күз яшьтә, аккан каннарда... 
Алар җирдә ятмый!—Сөңге булып 
Кабат калкып чыга манара.
		(«Бисмилла»)
—дип язган иде шагыйрь җәмгыятьтәге торгынлык елларыннан соң зур үзгәрешләр башланып киткән чорда татар өчен, аның киләчәк яшәеше өчен гаҗәеп мөһим булган Ислам кыйммәтләрен искәртеп. Бу—ерак бабаларыбыз сайлаган изге кыйбланың дөреслеген тану, аның бәхетле, якты тормышка китерәчәк чын мәгънәсендә хакыйкый маяк икәнен икърарлау иде.

Гомеренең саф чишмә башыннан чыгып киткән һәр кеше дә аңа гына билгеләнгән гомер юлын узып, бакыйлык диңгезенә үзенчә якынлаша... «Мәгарә» китабының соңгы—бишенче бүлегендә—фәлсәфи фикерләр тыгызлыгы арта, Яшәү һәм Үлем белән бәйләнешле уйланулар тагын да куера төшә. Шигырьләрнең исемнәре дә «бакыйлыкка күчү» турында искә төшереп тора: «Зиярәт», «Зират каравылчысы турында», «Соңгы юл» һ.б...
Далада ут уйчан-уйчан... 
Авып кала, төбен уйсаң— 
Без шул кылган түгелме? 
Бәгырьләргә басып үтә, 
Әллә үкенүне көтә, 
Кисә көннәр гомерне.
	(«Югыйсә». Наис Гамбәргә)
—ди шагыйрь тормышның изге, бакый әйләнешенә кагылышлы рәвештә.

Шагыйрьнең бишенче бүлеккә кергән, соңгы еллардагы фәлсәфи уйлануларын аеруча киң чагылдырган кыска шигырьләр бәйләме «Өзелгән дисбе» дип атала. Өзелгән һәм янә җыелган дисбе... Игътибар итсәң, шагыйрь бу китабында шигырьләреннән, шигъри уйлануларыннан шактый мәгънәле һәм гамьле дисбе җыя алган. Ошбу шигъри дисбене тарткан чакта аның тылсымлы Мәгарәсенә— яшәешнең саф асылына—үз юлын эзләгән шагыйрьгә еш очрыйбыз без.

Кеше, әгәр Алла теләсә, төрле үзгәрешләр кичереп, төрле сукмак-юллар аша узып, иртәме-соңмы эзләгән Мәгарәсен табар, ягъни, үзенең Мәңгелек Сафлык иленә әйләнеп кайтыр—Хакыйкатькә ирешер... Бу вакыт, бәлки, аның күңеле керсез Балачак Иленә янә кагылыр—аның белән тоташыр, изге бәйләнешкә керер?!.
Ябышып калам—ызан сизелми: 
үкенеч белән өмет арасы— 
Офыкка кадәр пакуслар буйлап 
сабый йөгерә... 
	сабый...
		нарасый...
		(«Өмет»)
...Өзелгән дисбене (өзелгән мәгънәләрне...) өр-яңадан ялгарга ашкыну (күңелдә, җанда...) дигәннән исә... Безнең өчен, чыннан да, пакъ күңелле, сәламәт рухлы әби-бабаларыбыздан калган, төймәләре бердәм булган мөселман дисбесе кадерле. Анда олы мәгънә, көндәлек рухи яңарыш, рухи-илаһи бердәмлек, иман бар. Анда Җәнабе Хакны бакый олылау бар. Анда Аллаһы Тәгаләнең бөеклеген, кодрәтен, пакълеген, җиңелмәслеген, гаделлеген, шәфкатен аңлау бар. Анда Галәмнәрнең Раббысыннан, кешеләрнең хак Хуҗасыннан килгән Китапка— Коръәнгә ахыргача изге ышану бар.
Бит Аллаһуга итагать итү һәм Аңа гына гыйбадәт кылу—иң туры юл.
(«Коръән тәфсире», Гимран сүрәсе, 200 аять, 51)

Илшат ВӘЛИУЛЛА
Казан утлары" № 2, 2008.


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013