Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Үзенчәлекле язучы
   


Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әдипләр чаты

Сорагыз - җавап бирәбез
ExactSeek: Relevant Web Search
Amfibi Web Search & Directory

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Рәшит Бәшәр

Үзенчәлекле язучы

Каләм — сөйләмнең илчеседер,
язу — кулның теледер.
Аристотель

Рәшит Бәшәр безгә шигырьләре белән яхшы таныш. Бүген без аның чәчмә әсәрләрен укыйбыз. Дөресен әйтим, "Мәйдан" журналы хезмәткәрләре шагыйрьнең чәчмә әсәрләрен укып карарга тәкъдим иткәч, танышачак әсәрләрем нәсер сыманрак (шагыйрь кеше нәрсә язсын инде, янәсе), сыек кына язмалардыр, дип уйлаган идем. "Ачык капка" исемле беренче әсәренең кереш (дөресрәге, увертюра) өлешендәге соңгы аккордлар да шул уйга этәрде:
"Балаларым бу ташлар, бу тугайлар белән нинди телдә сөйләшер? Юк, бу җирдә чит телдә сөйләшүләрен теләмим мин аларның. Чөнки бу — туган җир. Туган ил. Ә туган җирнең үз гореф-гадәтләре, үз бизәкләре...
Балачак хикәятләрем! Бик кайтасым килә минем сезгә!" Рәшит Бәшәргә хәтле туган телнең газиз икәнлеге хакында язмаганнармы? Балачак гомерен сагынып, балалар өчен хикәя иткән әсәрләр азмы? Әнә шундый уйлар килде "Ачык капкаеның тоткасына үрелгәндә... Таптанулар, кабатлаулар тулыдыр сыман иде бу хикәяләрдә.
Ләкин әсәрнең беренче юллары ук инде Рәшит Бәшәрнең, башкалар язган темага алынса да, беркемне дә кабатламый торган үзенчәлекле язучы икәнен дәлилләделәр:
"Рәфитнең сугыш турында киноларны күп күргәне бар. Атышлар, кешеләр егыла, атлар тәгәрәп китә, өйләр яна. Бер кинода кош оясы янганын күргән иде. Дәү генә бер кош үз оясы янында бөтерелеп очты-очты да ут эченә егылып төште. Балалары белән бергә янасы килгәндер инде. Бер үзе генә яши алмый бит ул. Балаларсыз. Шуңа күрә Рәфитнең Әндри сөйләгәннәргә әллә ни исе китмәде. Сугыш турындагы киноларны карыйсы килми башлаган иде инде. Бигрәк тә теге кош янып үлгәннән соң".
Шушы юллардан ук, әнә шулай, сабый самимилеге белән олы акыл кушылып аккан повесть үзенә алып кереп китте...
Ямау өстенә корым сөртеп, чалбарны "яңартып" кеше арасына чыккан, үз гомерендә беренче тапкыр "тәмле әйбер алырга" күрше авыл базарына барып, гарип скрипкәче картка үзенең соңгы тиеннәрен биргән һәм юл буе шул картның җырларын хәтерендә яңартып, зурлар сагышы белән сагышланып кайтып барган сабый Рәфит; сыңар кулы белән бияләй бәйләп, идәннәрен сап-сары балавыз шикелле итеп юа белгән, дөнья көтеп, ирләр эшен алып бара торган тол хатын — Рәфитнең әнисе; үсмерләр утын төяп алып кайтканда ауган арбаны, уенчык арба шикелле генә итеп, берүзе утыртып куйган көчле һәм, бернигә дә карамыйча, тол хатыннарны, ятим балаларны, сугыштан соң тернәкләнеп китә алмый җәфаланган авылдашларын яклый белгән, шул гамәлләрендә артык тырышлык күрсәткәне өчен урыныннан төшерелгән киң күңелле председатель Шахразый; сугыш беткәнен дә аңлап бетермичә, "Немецларны дурак итеп кайтасым бар", — дип хыялланып, авылдан-авылга йөрүче, балалар акылы кергәнлеге һәр сүзеннән күренеп торган, әтисез Рәфитнең әтисе булырга бик тә теләгән юлаучы әфисәр; табигать белән бер җан, бер тән булып яшәүче авыл кешеләре — болар барысы да беренче әсәр "Ачык капка"да ук күңел түренә кереп урнаштылар. Бәшәрнең геройлары кара эштә булсалар да, хәтта кайчакта шаянлык кына түгел, гөнаһ кылып куйсалар да, ак күңелле, изге йөрәкле кешеләр.
Әнә Митәнең аты турында сөйләшәләр:
"— Синең ат түгел бит бу. Ми тә абыйныкы.
— Митәнеке... Ми тә аягын сындырганнан бирле районнан кайталмый әле. Больницада ята.
Ат, хуҗасының исемен ишетте бугай, болынны тутырып кешнәп җибәрде. Малайларга борылып карады. Арт аягын күтәреп, корсагына тибеп куйды.
— Кигәвен тешли, — Хафиз абыйлары балтырган капты. — Бик чыгымчы ат икән. Митәнең өенә менеп җиттем. Митәнең әнисе юатып-юмалап, көчкә тәртә арасына кертте. Митәне машинага утыртып алып киткәннән бирле, башын ачык тәрәзә төбенә салып, өй эченә карап тора икән хайван. Митәнең караватына. Юньләп ашамый да, эчми дә ди"
.
Әйтерсең лә, пакь күңелле кешеләрне табигатьнең тагын бер гөнаһсыз җан иясе булган ат та аңлый...
Ат образы аның башка әсәрләренә дә күчә. Галимҗан Ибраһимовның "Алмачуарыннан соң ат турында тетрәндергеч итеп яза алучы Рәшит Бәшәрнең тасвирлау чараларын санап тормыйча, әсәрнең үзеннән өзек китерү тәэсирлерәк булыр:
"Бәкәлен сындырган Карлыгач озак интекмәде. Авыл картлары, бисмилла әйтә-әйтә, атымны кыйблага борып салдылар.
Карлыгачның күзләренә текәлеп-текәлеп карадым. Ак болытлар дерелди-дерелди йөзгән күзләренең төсен, күкләр зәңгәрлеге йогып калган аптыраулы, сызланулы моңсу карашны үземә, яшь томалаган күз алмаларыма сеңдереп калдырырга тырыша идем мин. Гомере бетеп килгәнен сизенгән ат сабантуй мәйданына таба башын борды. Сөлгеле баганаларга таба ымсынып, авыр гына ыңгырашып кешнәп куйды. Мин аны муеныннан кочаклап алдым, иреннәреннән, әз генә ак табы булган маңгаеннан сыйпадым. Учым Карлыгачның күзләренә тиеп китте. Күзләре юеш иде аның. Ул елый иде...
— Ярар, олан! Бәхилләш Карлыгачың белән!
— Елама, улым, елама! Ир-егет бит син!"
("Адашкан кош тавышы")
Кайбер язучылар була: авыл агайлары телен тасвирлый башласалар, әллә ниткән ясалма җөмләләр төзеп, гади сөйләмчә булсын өчен рус сүзләрен кирәкмәгән җиргә мул итеп кыстырып, ул сүзләрнең авызларын-борыннарын кеше танымаслык итеп җимереп, укучыны җәфалыйлар. Рәшит Бәшәрнең авыл агайлары телен тасвирлаган җөмләләре шундый табигый һәм җор-ипле булып ага, үзеңнән-үзе: "Каян табып бетерде микән Бәшәр халык сөйләмендәге мондый җәүһәрләрне?" — дип уйлап куясың. "Ачык капка"га кайтыйк:
"— Без йомран оясына су тутырабыз. Тончыга да өскә чыга.
— Нимеч икәнсең, Әндри. Нимеч кенә шулай эшли.
— Йомран үтереп йөргән немецны күргәнем юк әле... Ипине ашап бетерсенмени?
— Әйттем бит инде, бетерми дип. Бетерми... Җирдәге бернәрсәне дә үтерергә ярамый, Әндри. Вакыты җиткәч, һәр нәрсә үлә. Табигать кешегә рәнҗемәсен".
"— Әллә ниләр күрәсе бардыр әле, яшьтәш. Коммунизм була, ди әнә Хрущев. Капиталистларның борыныннан шаулап кан ага инде. Көнләшүдән.
— Агарлыгы калса. Үлеп бара диләр бит капиталистны. Гәзиткә шулай язалар.
— Озаграк үлә түлке, яшьтәш".

Аның балачак авылында яшәгән ачык йөзле, көр күңелле керәшеннәрдән киләме мондый җорлык? Әнә капка төбендә җыелып утырган җирдә тракторчы Ычтапан абыйлары яшьләргә гыйбрәт итеп сөйли:
"__ Менә шулай, егетләр. Дания апагызга бишектән үк гашыйк идем мин. Бишектән үк. Күрше йортта үсте ул. Өйләр янәшә булгач, бишекләр дә янәшә. Сөйләшеп ятабыз. Үскәч, мин сиңа өйләнәм, дим. Исеме белән әйтер идем, исемен белмим. Ул да минекен белми. Ярар, ярар, дип, юеш бишектә тик боргаланып ята. — Ычтапан җиңенә күз яшен сөртә. — Әйткән сүздә тордык тәки. Хәзер балаларыбыз үсә әнә. Гомер буе язышкан мәхәббәт хатлары эзсез калмады, егетләр..."
Мәхәббәт хисләре кичерергә әзер почык борыннар тын да алмый тыңлап тора. Тыныч тормышта аларның да күңел түрләрендә мәхәббәт дигән мәңгелек үсенте бөреләнеп килә: "И бу Саниянең елмаюлары. Күз алдында көнбагыш чәчәк атамыни..." "Рәхилә башын горур гына артка чөйде, сары сипкелләрендә кояш нурлары биешеп алды".
Рәшит Бәшәрнең гади сөйләмнән китергән җөмләсенең һәр сүзе килешле, һәр сүзе, тәнкыйтьчеләр әйтмешли, "мәгънә нагрузкасын йөртә", алай гына да түгел, аның һәр сүзе социаль нагрузканы да күтәрә. Бу аның шигъри җөмләләрендә генә түгел, көндәлек мәшәкатьләрне сурәтләгән гадәти җөмләләрендә дә бар. Әнә урыныннан төшерелгән Шахразый турында халык ни ди: "Шахразый егет ул. Настоящий егет". Русчасын-татарчасын кушкан шушы бәя — берәүләрнең сәхнәдән торып сөйләгән мәдхиясенә тиң. "Монда шләйтсә итеп йөрүчеләрне фамильне беләм". Бусы — кино күрсәтүче Хафиз абый җөмләсе. "Шләйтсә итеп" дигәне — рус сүзен татар гармониясенә сөйкемле генә итеп яраштырып куюы, ә нәчәлство әйтергә яраткан "фамильне беләм" дигән гыйбарә аңа акчасыз гына яки тавык кетәклегеннән күкәй урлап, кинога керергә йөрүче юеш танауларны өркетү өчен кирәк.
"Кызыккан нәрсәгезне алырсыз. Суга салмагыз акчагызны. Симәнке колхоз басуында да үсә". Монысы — базарга малаен җыендырып җибәргән кулсыз тол хатынның сөйләме. Аның өчен инде колхоз басуы үз бакчасы шикелле кадерле. Килешле итеп ачулана белә Бәшәрнең геройлары: "Хикмәт абый бу хәлләрне күрсә, кыска һәм мәгънәле итеп: — Ах, атасының яңагына күмәч ябыштырырга, — дияр иде, мөгаен".
Каян килә аның хикәяләрендә, Фатих Хөсни, Мөхәммәт Мәһдиевлар кебек, халыкның тел казанышын файдалана белү, гади сөйләм матурлыгы? Гади халыкны саф күңел белән ярата белгән язучы гына гади сөйләм стиленең матурлыгын, зирәклеген күрә, тоя белә, минемчә.
Әнә шул гади сөйләм матурлыгы аның чагыштыруларына да, автор сөйләменә дә күчкән. "Покостагы печән кәнфит кәгазе күк кыштыр-кыштыр килә". "Энә-караклар вертолет күк бер урында асылынып тора". "Малайның күзләренә иелә-иелә балтырган тирбәлә иде".
Рәшит Бәшәрнең чәчмә әсәрләрендә, XX гасырның татар классик язучылары үрнәгендәгечә, вакыйгалар агышы өчен фон булган табигать күренешләрен озын-озак тасвирлау хас түгел. Бер-ике штрих белән анда-монда сибеп биргән табигать сурәтләрендә, барыбер, нык куллы экспрессионист рәссам барлыгы ачыла.
Геройларының портретын, гадәт холыкларын да чолгаулы җөмләләр белән бит буе шәрехләп тормый Бәшәр. Ләкин геройларының холык-гамәлләре ачыла бара, характер асыллары, әсәрдән-әсәргә күчеп, үсә бара.
Бу аерым-аерым әсәрләр бербөтенне тәшкил итә. Әсәрләрнең, лирик геройларының исемнәре төрле булса да, миң аларны "Ачык капка"ның дәвамы итеп, алар-дагы төп лирик геройларны "Ачык капкаада яратып өлгергән үсмер Рәфит итеп кабул иттем. Ул лирик геройларны берләштерүче көч шунда ки, аларның барысы да кешенең кешелеген яклый. Кешене, кеше белән бергә табигатьнең башка җан ияләрен рәнҗетүне бөтен җан-тән белән күрә алмау, вәхшилекне кабул итә алмау хисе белән сугарылганнар ул әсәрләр. Шуңа күрә аларда кешелеклелек белән табигать бергә үрелеп бара.
Әнә "Акбалык" әсәренең башында символик образ — Акбалык турында сөйләшәләр. "Бер-берегезгә үч сакламагыз", "Җирдәге бер әйбер белән дә үчләшергә ярамый. Ачуландырырга ярамый бернәрсәне дә!" — дип өйрәтеп килгән Хәмдүнә әбиләре, саран гына булса да, аның турында сөйли: "Акбалык безнең елгада озак яшәр әле, улым. Кешеләр әйбәт булса, бик озак яшәр. Кешеләр бозылып китсә генә шул..." Тормышны, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне хыялына кушып өйрәнүче бала күңеленә шул җитә. Аның фантазиясендә гәүдәләнгән Акбалык, ул образга кушып иңдерелгән изге нәсыйхәтләр баланың әхлакый үсеше җирлегендә шытым булып бөреләнә. Дөньяны, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтне әнә шул ноктадан чыгып бәяләүне күңеленә беркетә ул.
Хөрмәтулланың Рәсүләсе турында: "Минем хатын бит ул", — дип мактанып, аларның тормышларын җимергән Ибәт, Ибәтнең күзен чыгарган өчен утырып кайткан Хөрмәтулла, гаделлек белән гаделсезлекнең пародоксаль алмашынулары балаларны уйландыра... Шуңа күрә әсәрнең азагында күзгә күрсәтеп эшләнмәгән явызлыкны — туналып бетмәгән эт сөякләрен суда күргән бала: "Качып китмә елгадан, Акбалык! Кеше булып тууым өчен мин гаепле түгел бит!" — дип өзгәләнә.
Рәшит Бәшәр, бер сөйләшкәндә, болай дигән иде: "Балалар әдәбияты" дигән атаманы мин яратмыйм. Әдәбият балаларныкы яки зурларныкы була алмый. Әдәбият халыкныкы гына була ала". Аның әле кулыма алган чәчмә әсәрләре шуны раслый. Бу әсәрләрдә балалар күзе белән караган кояшлы рәхәт дөньяга кинәт, һич көтмәгәндә, олылар кайгысы килеп керә. Нәкъ тормыштагыча. Тормышта да бит бөтен күңелсезлек уйламаганда, көтмәгәндә була...
Әле генә сугыштан соңгы тормыш, тернәкләнеп килүче якты авыллар тасвирланган иде, инде, көтмәгәндә, "Бер өйдә җиде кеше", "Минем әтиемне сугышта үтерделәр" әсәрләренә яңа сугыш — Әфган һәм Чечня сугышлары килеп керде. Бөтен рәхимсезлеге, куркынычлыгы белән... Әнә өч бүлмәле фатирның өченче гаиләсе булып, бер бүлмәдә яшәп ятучы, гарип булганга, хатыны ташлап киткән Егор абый сөйли: "Безне дә Әфганга сарык күк куып керттеләр. Генеральный секретарь, министрлар куып керте. Гаепле булып без калдык..." Аның күз алдында эсселектән корып-кибеп беткән әфган җирләре, яндырылган кышлаклар, сап-сары үлән арасында яткан җансыз гәүдәләр җанланды".
...Ике солдатын мөҗәһитләр үтергән иде аның. Икесенә дә арттан пычак белән кадаганнар. Солдатларны ташлар арасыннан эзләп таптылар. Берсенең борыны, икенчесенең колагы юк иде. Имеш, Әфганнар хуҗаларына шул колак, борын санынча отчет биреп барганнар..."

Ирексездән, "Акбалык" әсәре азагында, кешенең табигатькә кылган вәхшилеген күреп, сабыйның гафу сорап салган өне колакка килә:
"— Кеше булып тууым өчен мин гаепле түгел бит!.."
"Ә Егор абый сөйли дә сөйли: "Шулай, туганкай. Кеше бөҗәк түгел ул. Әмма безне бөҗәккә дә санамадылар. Суегыз, диделәр, суйдык. Яндырыгыз, диделәр, яндырдык. Приказ. Үтермәсәң, үзеңне үтерәләр. Үзеңнекеләр үк атып үтерә".
Кыргыйлык заманында вәхшилек булуын аңлыйм мин. Каян килә хәзерге югары культура, белем биеклекләренә ирешкән, том-том китаплар язылган бу цивилизацияле заманга кыргыйлык?
Борынгы кешеләр төшләрендә дә күрә алмаган әллә ниткән әкияти техник җайланмалар уйлап чыгарган бу заман сугышның шушы хәтле мәгънәсез вәхшилек икәнен бәяли белми микәнни?
Шул катлаулы техникаларны уйлап чыгарырга башы җиткән яңа гасыр тыныч тормыш тереклеген яклый алмас микәнни, аңарга акылы җитмәс микәнни аның?
Сугыш... Ике як та кызган. Ике якның да күзләрен кан баскан. Әйтерсең, үлә-рен белмәгән ике ярсу үгез бер-берсенә ташлана, бер-берсен эт булып чәйнәргә, елан булып чагарга, кан эчүче вампир-шайтан булып, каһкаһәле көлеп, тантана итәргә әзер...
Моны бит кешеләр эшли... Байлык хакына, сүзен сүз итү хакына, хуҗа булып җир биләп калу хакына... Алай гына да түгел, ни өчен сугышуларын да ярсу белән онытып, миллионлаган кешеләрне үз иттарткычына суырып алып, асып-кисеп-яндырып... бу кыргыйлыкларны кешеләр кыла!
...Татарстан бу Чечня сугышында туганы белән каенатасы низагка кергән бичара килен хәлендә калды... Туганының "туган" икәнен сиздерсә, бер түбә астында бергә йорт корып яшәгән каенатасы ягы үпкәләячәк, каенатасын яклап сүз әйтсә, туганы дошман булачак, бәхиллек бирмәячәк... Ике якны тыңлап кара: ике як та үзен дөрескә санар. Киленнең уйлары чуалганнан-чуала бара. Аның кайсы якка нинди сүз әйтәсе дә билгеле түгел... Аның каената ягын яклап сүз әйтүе каенатадан күргән катылыкның яки мәрхәмәтнең ни дәрәҗәдә булуына бәйләнгән. Аның туганын яклап сүз әйтүе туганының туган итүенә генә түгел, үз-үзен кешеләрчә тотуы дәрәҗәсенә дә бәйләнгән. Килен, бичара, бер ситуациядә бер сүз, икенче ситуациядә икенче сүз әйтергә мөмкин...
Хәер, халык та ике як хөкүмәтеннән бу кыргый сугышны туктатуларын көтеп яши... Халыкның, сабыйларның, дөньядагы барча җан ияләренең өметле күзләре ике якның хөкүмәт әһелләренә төбәлгән.
Өмет белән... Ышанып...
Кешеләр булып, кешелекле булудан горурланып яшисе килә бит бу биш минутлык дөньяда!
Равия АБДУЛЛИНА,
филология фәннәре докторы.
Мәйдан, 2002, апрель.


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013