Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдирләр: "Ә ҮТКӘНГӘ ХАТЛАР БАРМЫЙЛАР..."
   


Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әдипләр чаты

Сорагыз - җавап бирәбез
ExactSeek: Relevant Web Search
Amfibi Web Search & Directory

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Гәлгат ГАЛИУЛЛИН

"Ә ҮТКӘНГӘ ХАТЛАР БАРМЫЙЛАР..."

Һади Такташ
(Такташ һәм егерменче еллар татар поэзиясе)

Һәр дәвердә әдәбиятның фәлсәфи, әхлакый һәм сәнгатьлелек дәрәҗәсен, юлларын әйдәп, ерып баручы шагыйре була. Аның иҗаты үзенә бер үлчәм берәмлеге, сыйфат дәрәҗәсен билгеләүче үр; башкалар аңа тартылалар, үрнәк-өлге алалар яисә, киресенчә, бәхәсләшәләр, шул каршылыклы көрәштә, бәйгедә үзләрен раслыйлар. Җәмәгатьчелек Пушкин, Блок, Тукай, Маяковский, Җәлил, Твардовский чорлары кебек атама-бәяләмоне табигый кабул итә икән, бу хәл алар янәшәсендә шигъри җаны үзенчә, башкача типкән сүз осталарын рәнҗетми, кимсетми, иманнарына хилафлык китерми. Киресенчә, Блок янында А.Ахматова, В.Хлебников, А.Белый, М.Волошин, Тукай мохитында Дәрдмәнд, С.Рәмиев, М.Гафури, Н.Думави, С.Сончәлэй кебек югары сыйныфлы шагыйрьләр иҗат итмәсә, лидерларны дә тиешенчә бәяли алмас идек. Беренчеләре үзләре дә иҗади ярыштан башка шундый дәрт һәм куәт белән ачылып китә алмаслар иде. Шагыйрь үссен, күтәрелсен, ачылсын өчен көрәш мәйданы, иҗтимагый җирлек һәм тынгылык бирми торган иҗади дөнья кирәк.

1917 елдан соң татар поэзиясе диюгә "Җир уллары трагедиясе", "Таң кызы", "Урман кызы", "Мәңгелек әкият", "Гыйсъян", "Кояш шулай күктә мәңге йөзәр", "Мокамай", "Мәхәббәт тәүбәсе", "Алсу" кебек шигырьләр һәм аларның авторы Такташ күз алдына килеп баса. Әйе, татар поэзиясендә "Такташ чоры, Такташ дәвере" бар. Хикмәт аның әсәрләренең илаһи лирик, мәгънәви һәм сәнгатьчә көчкә ия булуында гына да түгел. Гасыр алып килгән биниһая олы үзгәрешләрдән, эчтән бәреп торган табигый таланттан тыш, шул чор татар әдәбиятындагы "көчләр куелышы" да Такташ файдасына эшли. Дәрдмәнд, әйтик, Блок төсле, инкыйлабны кабул итеп, яңа тормышны мактау юлына баса алмый. Холкы, дөньяга карашы андый түгел. С.Рәмиев, Н.Думавилар иҗаттан читләшә, Ш.Бабич үзе мәгънәсен аңлап җитмәгән көрәштә яна, Г.Камал декламацияләре чоры бик тиз үтә. Г.Кутуи белән К.Нәҗми шәкли уеннардан гарык булып, башка жанрга күчәләр, М.Җәлил. Ш.Маннур. Н.Исәнбәт, Ә.Фәйзи кебек шагыйрьләр тавышы әлегә тонык яңгырый, ачылып китә алмый. Иҗади бәйгедә төп көндәше булып күтәреләчәк Туфан, тормыш тәҗрибәсе туплап,әле читтә, "сукбайлыкта" йөри. Эчке әхлакый, фәлсәфи, шигъри ярыш чын, эчкерсез дуслык шартларында соңрак башланачак; М.Гафури инде дәвернең дуамал тупларын буйсындырырлык көчкә ия түгел, шуны сизеп, ул истәлекләр белән мәсәл жанрына күчә.

Менә шул җирлектә Такташның ялтырап яшнәп, олы тарихлы татар поэзиясенең яңа бер чорын ачып җибәрүе табигый, көтеп алынган күренеш иде. Әдәбият бушлыкны яратмый.

Дөнья һәм татар әдәбиятенең гүзәл ачышларына таянып, таушалган, искергән йолалар белән "сүзгә кереп", Такташ дөньяны һәм, үзе әйткәнчә, "халәте рухиянең иркен агуьГн сынландыруның гаҗәеп күп яңа мөмкинлекләрен ачты, үз шигъри мәктәбен тудырды. Такташ иҗатында чордашларын борчыган низаглар ачыграк, төгәлрәк шигъри сынын таба. һәр шагыйрьнең кабатланмас үзенчәлеге, дөньяны һәм кеше рухын үзенчә күрү сыйфаты өстенә, 1917 ел алып килгән сәясәт калкытып куйган уртак проблемалар да бар иде. Алар күбәү. Әмма яшьлек, яңа гаилә кору, мәхәббәт темалары шигърияттә үзенә бер киеренкелек белән үстерелә. Мисал рәвешендә 20 нче еллар татар поэзиясендә шул теманың чишелеш үзенчәлекләренә игътибар итик.

Гаилә - мәхәббәт кебек гомер-гомергә кешелекне борчыган кичерешләр тар интим мөнәсәбәткә генә кайтып калмый, эхлак-әдәп мәсьәләләрен, чор героен дөрес аңлауны да үз эченә ала.

Бәхетле яшьлек, мәхәббәт, аңлашу, борчылу М.Җәлил лирикасында мөһим урын тота ("Тәбрик" - 1922, "Чишмә буенда" - 1923, "Чит кызга" -1927). Шагыйрь яшьлек дәрте белән табигый матурлыгын сатып, "көн вә төнлек вечер, гуляние"дә уздыручы буш кызларны шигъри утта көйдерә.

Кешеләр арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләрне җенси җирлеккә генә күчереп, мәхәббәтне тупас һәм дорфа аңлатулар да урын ала 20 нче еллар шигъриятендә. Ченәкәй "Алимент" шигырендә ачыктан-ачык порнографик сыннарны, күренешләрне яклап, раслап чыга. Теләш тә аңардан калышмый. 1931 елда ул "Көн тәртибе: семья турында" исемле күләмле шигъри язмасын бастыра. Семья "кирәктер, яхшы беләм, үземнеке генә булсын" дигән кешегә, "Ә мин менә "мин"гә түгел, "без" күбәүгә яши торган кешедән". Гаилә, аның уенча, кешене кол итә, аңа үзен тулысы белән иҗтимагый тормышка багышларга ирек бирми ("семьяның кешеләр өстеннән хан булырга теләвен аңладым"). Ченәкәй, Теләш шигырьләрен телгә алуның сәбәбе шул: яңа гаилә, мәхәббәт мәсьәләләрен поэзия читләтеп үтми, аның каршылыклы, катлаулы якларын аңларга тырыша. Такташ белән Туфан арасында кабынып киткән киеренке шигъри бәхәс бу яктан хәзер дә гыйбрәтле. "Ташла, кызый" (1927), "Тегеләрнең кызы" (1927), "Ике чор арасында" (1927), кебек әсәрләрендә Туфан кешеләр арасында яңача мөнәсәбәтләр урнашу, әхлакый сафлык өчен көрәшкә кушыла. Мәсьәлә хисси йөрәк кабул иткәннән, уйлы фикер гамәленнән катлаулырак икән. "Тегеләрнең" кызын әрләп, хурлап, чүплеккә чыгарып ташлавы кыен түгел. Штамп җөмләләре дә әзер: "культуралы" синең иреннәр дә... "химияле синең бөтен "бит", "син бары алиментка җай табарга йөргән элемент..." ("Тегеләрнең кызы"). Совет әдәбияты "иске дөнья"ны, җиңелгән сыйныфны фашлауга тиз өйрәнде, анысы җиңелрәк иде, ә менә үрнәк-өлге гаилә, "саф" мәхәббәт нинди, ничек булырга тиеш соң? Туфан соңгысын сурәтләүдә хаталар ясый, кыенлыклар кичерә. Шагыйрь "файда белән матурлык" арасында тигезлек билгесе куеп, үзенең идеалы итеп "килер чорлар хисен төзешүче кызлар кирәк икән гомергә" ("Мәхәббәт физиологиясе") дигән фикерне алга сөрә.

Такташ та шуңа якын фәлсәфәне раслап чыга. "Соң нәрсә ул матурлык" һәр файдалы нәрсә - матур". Шул ук вакытта ике шагыйрь арасында аналыкка мөнәсәбәт, хатын-кызның яңа буынга җан бирү, бала үстерүгә карашларындагы аерма күзгә ташлана. Такташның "Мәхәббәт тәүбәсендә"ге ананы күтәреп данланган югары монологы һәркемгә мәгълүм:
Ана -
Бөек исем,
Нәрсә җитә ана булуга;
Хатыннарның бөтен матурлыгы,
Бөтен күрке ана булуда.
"Ике чор арасында" әсәрендә Туфан үзгәрәк фикерне калкытып куя. "Ана булыр кеше күп күбен дә, Иптәш булыр кеше әз әле". Туфан фикеренчә, хатын-кыз, беренче чиратта, үзен иҗтимагый тормышка багышларга, шәхси яшәешенә, ләззәткә баш бирмәскә, ул чорда бик хупланган революцион аскетизм дигән нәмәстәкәй юлына басарга тиеш...
Әгәр дә син, кызый,
Вузны ташлап,
Гәзиттән тик игълан гына карап,
Мине генә сөя башласаң, -
Кызык булмас.
Алай итмә,
Мине аңласын!
("Ике чор арасында").
Кыскасы, яңа гаилә, дуслык, мәхәббәт "моделен" эзләү 20 нче еллар поэзиясендә шактый киеренке вә катлаулы бер төс ала. Күпчелек ша-гыйрцләр иҗатына шәхес хисләрен табигый муллыгында, шатлыгы-кайгысы, мәхәббәте югалту, яшәү мәгънәсе аша сурәтләү җитешми. Такташ Зөбәйдәне аклавы, аның аналыгын күтәреп куюы белән замандашларыннан алдарак торды. "Алсу" шигырендә тагын да алгарак китеп, чор кешесе идеалын күзаллавын сурәтләү юлына чыкты. Озак еллар буенча Алсу образы үрнәк уңай герой булып, матурлыгы белән тәнкыйтьчеләрне рухландырып, дәреслекләрдә урын ала килде, 1935 елда Туфан яшь, сәләтле, тоталитар режимның үлем машинасы юкка чыгарган Галим Мөхәммәтшинга "Янсыннар" шигыре белән мөрәҗәгать итеп, шундый таләпләр куя:
"Безнең йөрәкләрдә дә
Яна.." дисең, энем,
Хәерлегә булсын.
Янсыннар:
Утызынчы еллар иленә дә
"Алсу"ларны бирә алсыннар!
Такташ "Алсу" шигырен дәртләнеп, илһамланып, яратып иҗат итә. Аның һәр юлыннан чибәр, булган, чая хатынга мәхәббәте аңкып тор'а. Романтик образ Такташның үз холкына, яңа кеше турындагы фәлсәфәсенә, эстетик күзаллавына якын. Шуннан башка ул кеше характеры борылышларын ачып салырдай атаклы рефренны да ("Үзе матур, Үзе сөйкемле, Үзе усал, Үзе бер дә усал түгел шикелле..."), сыйдырышлы композицияне дә, мул бизәкләрне дә таба алмас иде. Шул ук вакытта Алсу Көнчыгыш классикасы өлгесе буенча эшләнгән шартлы, илаһилаштырылган, 20 нче елларда советлар илендә урнаштырылган тормыштан шактый ерак торган хисси романтик шәхес.

Такташ табигать үзенә матурлыгы, тормыш муллыгын чумырып биргән шат, бәхетле кеше дә булырга тиеш дип фараз кыла. Хыялы җимешен гамәли кабул итә. Бу яктан татар халкы өчен иң авыр, аяныч еллар башланган (1929 ел) чорда (мең еллык әлифбаны, димәк ки, мәдәниятны юкка чыгарырга әмер төшә, милли телле газета-журналлар кырыла, мәчетләр җимерелә, мәктәпләр ябыла) шул чаклы бәхетле татар хатынын тормышта табуы кыен булгандыр дип уйлыйм, һәрхәлдә бу образ типик санала алмый. Такташ менә шул авыр, фаҗигале тормышны саф, илаһи кеше белән бизәү нияте белән юлга чыкканмы? Безнең алда гадәти лакировкамы?

Әгәр Такташ менә шундый хатын-кыз чор өчен үрнәк-өлге дип уйлап, коммунизм кырларына, тоташ җиңүләргә ышанган шикелле, шуңа инанып, тормышны ялган күзлек аша күрсә, анысы аяныч. Бу образ халыкны үз бәхете өчен көрәш юлына алып чыга алырлык түгел иде. Күңелне шундый сорау да борчый бу көннәрдә. Урта хәлле крестьян гаиләсендә туып-үскән Такташ Сталин өскормасына тулаем ышанганмы, рухына, йөрәгенә якын авылны юкка чыгарып, күмәкләшүне, колхозларны хуплаганмы? Биредә шик булырга тиеш түгел, ул - Февраль һәм Октябрь борылышлары шагыйре ("Ленин - революция художнигы" ди бер хатында), соңгысының турылыклы, ихласы яклаучысы, көрәшчесе. Ул сыйнфый бәрелешнең елден-ел кечәя баруына, кулакларны кызганмыйча юкка чыгару ихтыяҗына инанган шагыйрьләр сафында, тулаем көчле уйланылган "Киләчәккә хатлар" поэмасында шул кешелексез, коточкыч сәясәтне тулылыгы белән гәүдәләндергән каләм иясе. "Йомшак башлар" шигырендә ул "кулак зур корсаклы, коточкыч бер хайван була" дигән фикер белән килешмичә, кулакны "средняк"лар, нечкәләр арасында тырышыбрак эзләргә өнди, "А, партия" шигырендә үзен, сәләтен Сталин фиркасы өчен корбан итәргә әзер булуын икрарлый. Хәзерге югарылыктан килеп, Такташны беркатлылыкта, тарлыкта, өстән төшкән боерыкларны үтәргә әзер торуда гаепләргә ашыкмыйк. Үз чорыңнан сикереп үтүе кыен шул.

Белемнәре, фәлсәфи әзерлекләре ягыннан Такташтан күп өстен, хәзер яңартып коруның, демократиянең изгеләре, пәйгамбәрләре рәтендә йөргән М.Булгаков, А.Платонов, Б.Пастернак, М.Зощенко, О.Мандельштамнар каләменнән дә Ленинга, Сталинга, хезмәт темасына, пролетар дуслыкка багышланган әсәрләр аз төшмәде. Бу урында Б.Пастернактан бер мисал белән генә чикләнәм. Ул Сталинга мондый бәя бирә: "Ты тем не-достижимого достиг, что пересоздал ум людей и душу...", "Ты близок всем и страшен лицемеру, ты тверд и прям, и с партией одно..." ("Грузин-ские лирики", Советский писатель, 1935).

Такташ иҗатында сәяси проблемаларга борылыш шулай ук табигый. Иске дөньяның астын-өскә китереп, "Көлгә очыру", гыйсъянчылык чоры үтте. Мифологик сюжетлар, символлар дәвере узып, әдәбият гадәти ярларына кайтып төшә, тышкы киеренкелекне, куе хисселекне эзлеклелек алыштыра. Һ.Такташ та тормыш таләпләренә җайлашырга тиеш иде. Иҗатында шигъри стильнең объектив слүбе җиңә, бай төсмерлелек, ярым тоннар кими, башлангыч иҗатына хас куе сурәтлелекне, романтиканы еш кына тематик яңачалык, публицистик хөкем алыштыра.

Олы шагыйрь фаҗигасе егерменче елларның икенче яртысыннан, "Пионерлар маршы", "Байрак тегәбез", "Провокатор" кебек шигырьләреннән, "иске, черек тормышны җимереп", "барабаннар сугып", "ал байраклар белән" тоталитар режимны мактау юлына чыккач башлана.

Юк, сурәтлелек чараларын баету, яңача образлар тудыру, тормыш агымының шигъри сынын эзләү һәм табу җәһәтеннән Такташ һаман да иярдә, татар поэзиясенең, Ә.Фәйзи әйтмешли, алгы шеренгасында, аның әле "Мәхәббәт тәүбәсе", "Мокамай" кебек әсәрләрен, драмаларын, юмористик парчаларын, балалар әдәбиятының югары үрнәкләрен иҗат итәсе бар.

Чор сулышы һәм кеше хисләре Һ.Такташның 20 нче еллар иҗатында нинди көч һәм сәнгатьчә тулылык белән чагылышын тапты соң? Әйтелгәнчә, шагыйрь үз чорының мөһим мәсьәләләрен кешенең яңага, яктыга омтылышын, бигрәк тә әхлак, әдәп, мәхәббәт мәсьәләләрен, үзе чын күңелдән теләгән үсешкә аяк чалып торган күләгәле якларны үзәккә ала. Шул ук вакытта алга хәрәкәт каршылыклы, авыр, басынкы, хәтта, тышаулы.

"Мәчеләр күз яше", "Габдулла агай әкияте", "Тәүфикълы мәче", "Кави әкияте", "Авызлары, борыннары җимерелгән сүзләрне яклап" кебек шигырьләрендә җанын ял иттереп, елмаеп көлеп ала да, шул чорда ук Сталин һәм аның яраннары халыкка каршы алып барган кампанияләрне яклау юлына баса ("Син дошманым минем", "Партияле" һәм партиясезләр солтангалиевчеләргә", "Беспартияный", "Йомшак башлар" Һ.6.).

Иҗатында яңа тыкрыкка кереп, диварга килеп төртелгәнен Такташ үзе дә сиземли, аңлый бугай. Балаларча беркатлы, ышанучан шагыйрь башка илләрне, чит мәмләкәтләрне күреп кайту турында да хыяллана. "Татарстан Җөмһүрияте Башкарма Комитетына" язган хаты (1929) шул үрсәләнүнең, тупиктан чыгуга омтылышының бер мисалы. Ул рус, үзбәк, әзербәйҗан язучыларының күпләп чит илләргә йөрүен үрнәк итеп китереп, "безгә чит булган капитал илләрнең тормышы белән танышу" өчен Урта диңгез буйларында йөреп кайтырга рөхсәт һәм матди ярдәм сорый.

Такташ иҗаты тирәсендә бәхәсләрнең демократиягә, фикер төрлелегенә омтылыш чорында киеренкеләнеп китүе табигый. Шагыйрь Ркаил Зәйдулла республиканың Муса Җәлил исемендәге премиясен алу уңаеннан әңгәмәсендә Такташ иҗатын болай бәяли: "Безгә классика дип тәкъдим ителгән әсәрләрнең барысы да шифалы идеме соң? Юк, мең мәртәбә юк. Фикеремне дәлилләр өчен Такташ иҗатын гына мисалга китерәм. Такташ - фаҗига. Талантлы шагыйрь рәсми пропаганданың лакеена әверелә" ("Татарстан яшьләре", 1990, 27 октябрь). Бу фикер Такташның һәр сүзенә ышанып, аның поэзиясе йогынтысында үскән безнең буынның бәгыренә тия. Ә чынында шагыйрь хаклы. Аяз Гыйләҗев аның фаҗигасен замана фаҗигасе белән бәйләнештә карый. "Рухи бөеклеккә омтылган, халкын да шул югарылыкка өндәгән Такташ, хаксызлык дулкыны астында калып, үз-үзенә кул салган..." ("Шәһри Казан", 1990, 28 ноябрь).

Үз-үзенә кул салуын исбатлыйсы, ачыклыйсы бардыр. Әмма хикмәт анда гына да түгел. Ул, Маяковский шикелле "җырының бугазына баскан", нигезен, җирлеген югалта барган шагыйрьләр рәтенә төшүен үзе дә аңлый үлеме алдыннан. "Такташның искиткеч талантлы - Шекспир дәрәҗәсендә! - язылган "Җир уллары" бар, 1923 елга кадәр язылган гаҗәеп көчле шигырьләре бар. Совет баласыннан әнә шул шигырьләрен яшереп тотабыз без. Үз-үзен ихтирам иткән халыклар мәктәп дәресләрендә храмны, чиркәүне, мәчетне сүкмиләр. Бу хәл - бездә генә", - дип язуы белән Мөхәммәт Мәһдиев хаклы иде ("Казан утлары"6 1991, N 8, 164 б.).

Такташның олы, үзенчәлекле, горур таланты аклауга да, яклауга мохтаҗ түгел.
"Аргамак" № 4-5, 1993.


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013