|
|
Ни белән үлчәнә үткән гомер?
Ахматова түгел мин, бүтән
Әҗәл белән шактый якалашканнан соң, яшәүгә мәңгелек күзләре аша керфек сирпегән Саҗидә апа ире Әдип Маликовтан кәгазь-каләм сорап ала. "Шигырь туарга азаплана бит әле", — ди ул.
Үлән булып җирдә үсәмме мин, Балык булып суда йөзәмме?
Җилләр исә... Төш икән бу дисәм, Өн икәнсең, тормыш, исәнме!
Шагыйрә йөрәгеннән үзәк өзгеч моң катыш искитәрлек оптимизм саркылып чыга. Җанны савыктыргыч көч тә бар кебек анда...
Саҗидә Сөләйманова хакында татарның Анна Ахматовасы, татарның Зөлфиясе бу, диләр. Күренекле әдибебез Хәсән ага Туфан: "Исеңдәдер, без синең әдәбиятка килүеңне сокланып, шатланып каршы алган идек. Татар поэзиясенең Анна Ахматовасы булачак бу, дип сөенгән идек. Әле дә шулай уйлыйбыз", — дип яза.
Шагыйрә дә, үз чиратында, җавапсыз калмый. "Ахматова түгел мин, бүтән", — ди ул бер шигырендә.
Олуг әдибебезнең өметләре аклана. Халкыбызның көзге баландай тулышкан үзе ачы, үзе татлы милли моңы, әрнүе, көрәшкә чакыру рухы шигърияттә Саҗидә Сөләйманова булып ташып чыга.
Ахматова, Зөлфия, Саҗидә Сөләйманова...
Әйе, ул үзе булып кала...
"Саҗидәкәй, син язганнар, бөек Тукай әйтмешли, бигүк гали, бигүк нечкәдер. Мин синең язганнарыңда иҗатың белән шәхеснең тәңгәллеген тоям..." — ди язучы Кояш Тимбикова.
Якын дусларының берсе Ләбибә Ихсанова исә: "Һич арттыру түгел, ир-егетләрнең әйбәтләре белән янәшә торып иҗат итәсең", — ди.
Саҗидә апа шигъриятенең җаннарны савыктыргыч көче турында әйткән идем инде. Шуңа дәлил итеп РСФСРның атказанган артисты Евгения Лисицкая хатыннан өзек китерәсем килә: "Мин бердәнбер улымны югалттым. Бар булган бәхетем, киләчәгем ул иде. Улымны Ленинградка туксан яшьлек әтием белән күрештерергә алып барган идем. Башына кан сауды. Бер ай эчендә малаем юкка чыкты. Оныгын югалту кайгысыннан әтием йөрәге ярылып үлде... Үзем аңымны җуйганмын. Хәсрәт утында янар өчендер, исән калдым. Саҗидә Сөләйманова шигырьләре миңа яшәргә көч бирде, киләчәккә өмет уятты. Тирән кайгы базыннан чыгу өчен алар миңа таяныч булдылар. Аңымны, акылымны җуймас өчен мин ул шигырьләрне күңелдән ятлап сөйләп йөрдем..."
Табигатькә бар бәндәләр тигез —
Җир куенына сала кадерләп...
Юлчыларга нинди серләр сөйли
Ак каенлы телсез каберләр?
Ни турында әйтсә дә, аның шигырьләреннән милли рух ургып чыга. Һәммәсе безнеңчә. Үзебезчә күз алдына килә. Нәкъ шушы үзебезчәлеге белән ул башка халыкларны да дәвалый.
Яна, өзгәләнә, васыять итә шагыйрә. Әгәр дә без шагыйрә васыятенә тугрылыклы кала алсак, бәхетле кешеләр, бик бәхетле милләт булыр идек.
Туган илгә, туган телгә
Тугры Тукай һаман сафта.
Мәрмәр ташта
Чакматаштай
Тора Тукай:
— Сатылмаска!..
Бездән дә бай кеше булмагандыр...
Гомер юлы да, тормышы да тоташ сикәлтәләрдән торган шагыйрәнең.
Әдип Маликовның "Гомер мизгелләре" китабын укып чыккач, моңа тагын бер кат инанасың. Шамил ага Маннапов әйтмешли, монда сугыштан соңгы чордан алып бүгенгәчә булган әдәби, сәнгати хәрәкәтнең, илкүләм барган хезмәтнең кайнар сулышын тоясың.
Язмыш хәйләләрен нечкә тоемлап, һаман алга атларга шагыйрәгә рухының көчлелеге, тормышны яратуы ярдәм иткән.
Ә язмышның уен башы болай башланган.
Укытучы Малик аганы Тәтешле районындагы Югары Чаттан Аксәеткә күчерәләр. Авыл Советы рәисе Сөләйманов агай аларны фатирга урнаштыра. Бер йортта — кыз, икенчесендә егет үсә икән... Кичен авыл клубына уенга чыккач, Әдип 6-7 яшьлек кызга игътибар итә. "Гармун көенә ияреп, түгәрәк уртасына атылып чыкты ул. Шундый җитез, шундый җиңел биеп китте ки, аякларына күз иярмәс булды. Тәнәфескә чыгуга, аякларым башлангыч класслар ягына тарта. Теге биюче кызга читтән генә булса да күз ташлыйсым килә..." Егет хәтере әлеге сабый кызның гүзәл сурәтен күңел түренә иңдерә.
Икенче очрашу — Түбән Тәтешледә. Яшь укытучы Әдипне язмыш янә алтынчы сыйныф кызы Сажидә белән очраштыра. Язмышын таный егет... Район советы башкарма комитеты рәисе кызын ул җырдан, физкультурадан укытачак икән. "Турниклары биек, кызларның буйлары җитми. Саҗидәнең чираты җиткәч, күзләрен тутырып миңа карады. Йөрәгем әллә нишләп китте. Йомшак биленә кулымны куеп аны да өскә күтәрдем..." — дип искә ала ул.
Ә өч көннән егетне армиягә алалар... Шуннан сугыш... Еллар үтә дә үтә. Исән-сау әйләнеп кайткан егетнең иҗади мөмкинлекләре дә өметле. Моны тоючы остазлары аңа Мәскәү-дәге Әдәбият институтына укырга җибәрү тәкъдимен җиткерәләр. Китә егет.
Өченче тапкырында язмышның хәйләкәрлеге җиңә. Мәскәүдәге улын каршыларга вокзалга бара Малик абзый. Төпчеге Илне дә ияртә. Гаделша агай да Саҗидәсен Урал аръягына озата. Кыз китә, егет кайта. Очрашу өчен нибары ике минут вакыт җитми... Шулай да Уфа педагогия институтын тәмамлаган Саҗидә Әдипнең энекәшенә: "Абыеңа сәлам әйт!" — дияргә өлгерә. Шушы "сәлам" ике яшь йөрәкне бәйләүдә төп сәбәпче була. Сәламгә каршы хат яза Әдип. Хатлар, хатлар... Башкортостан чигендәге Әбҗәлил районының Аскар урта мәктәбенә эшкә китә Саҗидә. "Үзебезнең Тәтешледә яки күрше районда да калырга мөмкин иде. Ләкин минем аз булса да сәяхәт итәсем, ят җирләрне, яңа кешеләрне күрәсем, элек күчмә халык булып саналган башкортлар белән танышасым килде", — ди ул.
Аскар авылының кыргый гүзәллегенә чынлап та соклана кыз. Каенлыктагы һәр яфракның сары сагышы аның йөрәгенә коела. "Кайчагында бөтен дөньяга ишетелерлек итеп үкереп елыйсы килә. Бәхеткә, моңа вакыт калмый. Мәктәптә эш муеннан", — дип яза ул Әдипкә. Егет тә Аскардан хәбәр көтә. "Аскар—Мәскәү арасындагы хатлар миңа яшәү өмете бирделәр", — ди. Саҗидә егетнең чирләп торганын белми. Хыялына буйсынып "Ташбулат" исемен уйлап таба. "Клубта кич буе аның белән биедек", — дип Әдипнең күңелен чеметтереп ала...
Язмыш аларны Мәскәүдә очраштыра. Шуннан туган якта очрашулар... Ниһаять, ике яшь йөрәкнең тормыш юллары бергә бәйләнә. Аннан Мин-зәлә... Йорт-җирсез, кеше өстендә көн итүләр. Уллары Илдар, кызлары Миләүшә туу сөенечен кичерүләр... Әлмәткә күченеп баш өстендә түбәле булу шатлыгын нарасый кызларын югалту хәсрәте алыштыруы... Төпчекләре Әнвәрне алып кайтулары... Болар барысы да шагыйрә йөрәге аша үткән. Һәммәсе аның көчле рухын сынаган. "Бигрәк мужественный кеше син, Саҗидә! Иҗатта да, тормышта да хатын-кыз мужественный булмаса, шагыйрә булалмый". Бу сүзләрне олуг шагыйрь Наҗар Нәҗми аның вафа-тыннан соң язган.
Алтын диләр,
Бик кирәгем чыкса, куштаннар,
Алтын булсам, бер сатылыр
идем, —
Мин — Кеше.
Ярага — тоз, арага ут сала
Дошманнар.
Корыч булсам да бер эрер
идем, —
Мин — Кеше.
Бу юллар егетлек хакында сөйләмимени!
Утларыңда мин янам
Саҗидә Сөләйманова сүзләренә Мәсгут Имашев иҗат иткән "Ерак икәнен дә беләм" дип аталган Гүзәлия җыры без үскәндә бик популяр булды. Күпчелек җырларның язмышы шундый: халык теленә эләгеп дөнья гизәләр дә бормалы, урау юлларда кинәт юкка чыгалар. Әмма халык Гүзәлия җырын югалтмаган. Мәҗлесләрдә, туйларда мин аны әле дә еш ишетәм:
Таң атканда уйланам,
Су акканда моңланам.
Таң нурында син йөзәсең,
Утларыңда мин янам.
Безгә, "Фал китабы", "Кызыл каурыйлар", "Аланнарда балан" китапларын ябырылып укыган яшьләргә, шагыйрә мәхәббәт лирикасы белән кадерле иде.
Кем әйтә сөю ләззәт дип? Дөресе, сөю - газап. Йөгәнен өзгән йөрәгең әллә кол, әллә азат. Саҗидә апаның ихласлыгына, йөрәк хисләрен бүтәннәргә күчерә алуына мөкиббән идек без.
Кермим кеше биләмәләренә, Үз җиремдә ташка таш өям, Мәһабәт тау түбәсенә басып, Мәхәббәткә шуннан баш иям. Инде студентлык чоры тәмамланганга да өч дистәгә якын вакыт үткән. Мин Саҗидә Сөләйманова шигырьләрен кулга алам да гаҗәпкә калам: еллар узган саен аларның кыйммәте арта бара. Дөньяны азгынлык баскан бер чорда да ул шигърият күпләрне уйланырга мәҗбүр итә.
Юллар, еллар безне аерсалар,
йөрәкләргә алар киртәме?
...Бер сукмактан йөреп,
очрашканда,
туктап кул да бирми китәмен.
Күзләреңнең сихри моңы сүнәр,
Караларын түгеп карама.
Очып,
йөзеп,
атлап чыгалмаслык
кеше язмышы бар арада.
Айдар ага Хәлим язганча, шагыйрәнең шәхсән мәхәббәте шәхси мәхәббәттән чагыштырыла алмас дәрәҗәдә
өстен. Аның бөек мәхәббәте һәрчакта да бөек газап, бөек нәфрәт белән тәңгәл килә. Ул яктыда караңгылыкны, караңгыда яктылыкны онытмый торган камил шәхес...
Фирүзә Җамалетдинова. "Сөембикә журналы, 2006, октябрь.
|
|