Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Зөлфәт
   


Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әдипләр чаты

Сорагыз - җавап бирәбез
ExactSeek: Relevant Web Search
Amfibi Web Search & Directory

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

«...АТ УЙНАКЛЫЙ ҺАМАН ШИГЫРЕМДӘ...»

Зөлфәт
Борынгы Греция философлары дөнья яратылуны җир, һава, ут һәм судан килә дип фараз кылганнар. Әлеге табигый хисләр стихиясе шагыйрь Зөлфәт шигъриятенен дә төп тукымасын тәшкил итә.
Җир—аның шигъри орлыклары чәчелгән туфрак ул. Бу—Мөслим төбәгендәге иркен басу-кырлар, көмеш сулы чишмәләр, тыныч-имин урманнар, яшел үзәннәр һәм кылганлы үрләр һәм, иң мөһиме, якташлар, кешеләр, аларның язмышлары... Зөлфәтнең туган авылы, ягъни Яна Сәет, исеменнән үк күренгәнчә, чагыштырмача яңа авыл. Заманында Иске Сәеттән аерылып башка чыккан һәм табигатьнең ифрат та гүзәл җиренә урнашкан. Аның ындыр артыннан ук «кара урман» башланып китә: болын-сулары да матур. Зөлфәткә шигъри орлык, шигъри имезлек биргән җир бу.
Исемең-чайяр! Әйтерсең лә,
анда
Кем каядыр ярсып ыргылды!
И Коргылды!
Минем өчен бит син
Керсез яшәтердәй сер булдың.                                             "
Син карыйсың һаман
мөлдерәп.
Күкрәгемә кулым куям—
Бушлык—
Синдә калган бугай бу йөрәк.
Менә шулай, урман ешлыкларыннан, «Коргылды»лардан моң алган Зөлфәт татар шигъриятендә мең тавышлы урман кебек гүләп яшәде;-аның ухылдап эндәшкән йөрәк тавышы ерак киңлекләргә сибелгән бөтен татар халкы күңелендә яңгыраш тапты. Юк, бу матур сүз уйнату гына түгел, бәлки Зөлфәт шигъриятенең асыл сыйфатын ачыклаучы символик сурәт, хакыйкый чынбарлык. Шагыйрь юкка гынамы шигырь турындагы ин саф, иң эчкерсез хисләрен, күз яше белән сугарылган иманга тиң уйлануларын «Чытырманда былбыл сайрый» дип атаган?! Әллә юкка гынамы аның иҗатын ин әтрафлы чагылдырган китабы «Ике урман арасы» дип исемләнгән?! «Юкка түгел, юкка түгелдер...»
Нинди генә агач-үләннәр үсми анда, нинди генә кош-корт җанварлар яшәми... Анда—бу Галәми киңлектә—кемнәр генә фидаи гомер кичерми... Ике урман арасы—ике Чик арасы ул!
Яудым йолдыз яңгырлары
булып
Татар җанына мин киң
күктән—
һәр иҗегем, һәр сулышым
канлы,
Җәрәхәтле килеш мин китәм...
Әйе, Зөлфәт иҗатында—шагыйрь, философ, табигать баласы иҗатында— дөньялыкның һәр күзәнәге, һәр сулышы халык язмышына барып тоташа. «Татар теленең каргышы», «цирктагы уен», «үлемгә мәхкүм ителгән сазлык ыңгырашуы», «кайнар кәлтә эзе», «йодрык һәм ат турыңдагы балладалар», «өн» һәм «нигез»ләр һәм башка меңнәрчә төрле төс-сурәтләргә барып тоташа ул. Илаһият аша! Язмышлар аша!
Шагыйрьне тыңлыйк: «Империя үзе кадәр үк зур әдәбият бирә алмый. Бер чикләвек куагында күп дигәндә егермеләп сабак үсә. Артканы—яңа куакка аерыла. Артык ишәйгән куак—чикләвек бирә алмый. Милләтләр—әнкәбез, табигатьнең төрле агачлары, аерым куаклары. Моны бернинди Мичурин да үзгәртә алмый. Сак усак лепердәп утыра. Юкә—гашыйклар сыман назлы иттереп, шыпырт кына сөйләшә. Имән—тарихның үзе сыман тирәннән, җир күкрәгеннән гүли». (Гамбәр Н. Яшьлек хатирәсе. Ватаным Татарстан.—1997.—10 гыйнвар.)
Болай дип, безнеңчә, «урман»—халык язмышын тирәнтен аңлый алган, күзәтүчән һәм уйчан фикер иясе генә әйтә ала.
Зөлфәт шигъриятеңдә өч әдәби образ: ат, болыт һәм кош образлары өстенлек итә. Бу, беренче карашка, кабатлау булып яңгыраса да, һич тә борчылырга, шагыйрьгә үпкә белдерергә, аны шелтәләргә кирәкмәс. Чөнки ул образлар: ат—сагыну, ат—иртә чикләнгән язмыш, ат—тамырын корыткан буын; болыт—өмет, болыт—ышаныч, болыт—намус кебек төрле-төрле төшенчәләрне белдереп киләләр. Мәгънә төрлелеген ишәйтәләр һәм аларга яңа төсмерләр, яңа аһәңнәр өстиләр. «Шундый чагы әле җанымның» шигыреңдә ул намус, ышаныч, өмет дәрәҗәсенә җиткерелә; гомернең, яшьлекнең агышы белән бәйле сагыш фәлсәфәсе «Мәңгелек» шигырендә болыт символы аша чагыла; « Тезлән дә бер», «Адашкан болыт», «Соңгы томан» шигырьләрендә ул илнең авыр язмышын, сагыштан туган авыр уйларны белдерүгә юнәлтә.
Ерактан ук атлар таный идек— 
Бар иде бит безнең шундый чак! 
Төшләремдә җилә чабышкылар, 
Юргалый ак юрга-аргамак.
Чыннан да, татарда ир-егетләргә борын-борыннан «ат җене» кагылган. Көмеш тояк, тулпар атлар турында халык җырларында җырлана, әкиятләрдә сөйләнә. Ләкин шагыйрь бу образны башкача борып җибәрә:
Һаман ат уйнаклый шигыремдә... 
Уйнакласын... сулыш ачылсын... 
Толпар тоткан малай—мин үзем бит! 
Хет шигырьдә күңел басылсын!
Безнеңчә, бу сүзләрдә Зөлфәт шигъриятенең төп сыйфаты ачыла. Аның юллары сүлпән-тымызык түгел, һәр әсәреңдә пыр туздырып толпар уйнап тора, чабышкылар җилдерә. Менә шушы хис кайнарлыгы, романтик пафос Зөлфәт шигырен башкалардан аерып, аның төп үзенчәлеге булып тора.
«Мин бит—авыл малае. Урман эчендәге авылда үскән малай. Бәләкәй чакта көтүче булып йөргән идем. Ул урман-кырлар, басу-иңкүлекләрнең кечкенә хуҗасы мин үзем идем. Шуларның серләре миңа да күчкәндер... Бәләкәй чакларымда коеп яңгыр яуганда, зур әрекмән яфрагы астына кереп, тыгыз, яшел яфракка шаң-шоң килеп тамчы шоңгырдаганын тыңларга хыялландым. Шул хыялым шигырьгә кош образы булып күчкәндер»,—ди Зөлфәт бу хакта. (Сабирова А. Тукайҗанлы шагыйрь. Шәһри Казан.—2000.—7 апрель.)
«Йөрәгемне былбыл чакты» китабында шагыйрь кошның үз теле белән сөйли, гаҗәп күп сөйли... «Бәхет кошы өркеп очмасын», «Кош канаты кыеп*язганы», «Сандугач оясы», «Канатлы былбыл», «Былбыл», «Бер сайрар тан» һәм, ниһаять, «Тан кошың...» шигырьләре шуңа дәлил:
Сәлам, дөньям!
Мин уяндым, сайрыйм
Купса, уянса да җил-давыл!
«Ялгыз сандугач» шигырендә дә кош җиһандагы ялгыз шагыйрь образы:
Безнең өскә гүя ниндидер көч 
Авыр, кара йолдыз кабызды— 
Өер-өер ач бүреләр улый 
һәм сандугач сайрый—ялгызы...
Сандугачның ялгыз сайравында замана фаҗигасе да тасвирлана кебек. Шагыйрь Зөлфәтнең шигъриятендәге кара йолдыз фәлсәфәсенә, фикер киңлегенә, хисләрнең тирәнлегенә сокланасын. Аның шигърияте тормыш, яшәү көе белән тулган.
Шагыйрьнең дөньяга карашы киңәйгән саен, сурәтләү объекты конкретлаша, фикер агышы эзлеклерәк була бара. Зөлфәт иҗатында бер-берсенә үрелгән өч яссылыкны тоярга була. Беренчесе—гомумкешелек кыйммәтләрен яклап нәгърә ору («Адәм балаларының парламентларсыз гына кабул иткән конституциясе—шигърият»), икенчесе—конкрет ил, халык язмышы хакында уйланулар, өзгәләнүләр:
Тәңре үзе җәзалыймы әллә 
Сайлап җирнең кайбер кавемнәрен? 
Ничә гасыр кайный кара буран!— 
Ачыласы юктыр бу көннәрнең.
Өметсезлек һәм өмет, шом һәм сизелер-сизелмәс яктылык, шөбһә һәм ышаныч, ачыну һәм сөенеч чаткылары белән сугарылган шигырьләр алар. Өченче яссылык—җан-күңел кичерешләре аша яшәешенең бөтен төсмерләрен ачып бирергә омтылу. Үзәктә шәхес тора. Ул шигырьләргә Туфан һәм Бабич булып та, Есенин, Пушкин булып та, Каюм һәм Кандыр карты булып та киле"п керә, Әгъләм булып та чагыла, шагыйрьнең шашкын хисләреннән туган сөю булып та кәгазьгә түгелә. Күп шигырьләрдә Ходай иҗат иткән Бөек Табигать бердәмлеге төсмерләнә. Кеше—шуның бер кисәге.
Киләчәктән кемдер бар канымда, 
Бу җанымда кемдер җылына. 
... Киләчәктән искән кайнар җилдә 
Борынгы гөл тибри болында...
«Йөрәкләрдә үлмәс дастан» (1980) поэмасына игътибар итик. Поэмада әкият символы—Алты бархан ыруы турындагы легенда—халык язмышын, бүгенге һәм киләчәк турындагы уйлануларны җиткерүче булып тәңгәлләшә, вакыйгалар бәйләме еш кына лирик кичерешләр, уйланулар белән аралаша. Мифик сюжет аркылы автор яңа яшәеш моделен төзи; шартлы алым—үткән һәм бүгенгене кушу аша—мифологик һәм бүгенге чынбарлыкны бер ноктага җыя, фәлсәфи күзаллау аша яшәешкә бәя-мөнәсәбәт белдерергә омтыла.
Әсәрдә, хакыйкать темасы белән янәшә, шәхеснең үз-үзен һәм яшәешне танып-белү фәлсәфәсе үткәрелә. Гомумән, Зөлфәт иҗаты хакыйкать, халыкны табигатьтә, матурлыкта таба. Шуның белән бәйләнештә әдип иҗатына табигать һәм цивилизация, кеше яшәеше һәм табигать каршылыгы үтеп керә. Илаһи табигать белән цивилизация каршылыгы лирик герой күңелендәге конфликтны ачуга да таяныч хезмәтен үти.
Поэмада шагыйрь күрергә теләгән яшәеш сыйфатларын бергә туплаучы идеал итеп әкият күтәрелә, андагы аерым сыйфатларны автор кеше тормышына үрнәк буларак куя, чынбарлык исә хәзерге вакытта кешелек тырышлыгы белән барлыкка килгән ЭВМнар, машиналар, кеше катнашында барган сугыш кебек вакыйгалардан төзелә. Әсәр чынбарлыгы әнә шул реальлек белән әкиятне берләштерә. Зөлфәтнең идеал-үрнәк рәвешендә әкияткә мөрәҗәгать итүе дә очраклы түгел. Гадәттә, әкиятләрдә халыкның яхшы тормыш турындагы гасырлар буена барган, ләкин тормышка ашмаган якты хыяллары чагылыш таба. Ягъни әкиятнең максаты, чынбарлыктан бигрәк, халык хыялын чагылдырудан гыйбарәт. Билгеле булганча, борынгы Шәрык, һинд, иран, грек, рим халыкларының мифологиясендә кешелекнең алтын гасыры—Аллалар тормышын хәтерләткән Җир кешеләренең яшәеше турында мифлар сакланып калган. Зөлфәтнең әкиятеңдәге яшәештә әнә шундый күзаллаулар да төсмерләнә.
Поэманың һәр бүлеге лирик геройның хис-кичереш күчешенә бәйләп, әкиятнең бер сыйфатын аерып чыгара. Кереш өлеше үк аерым хасиятләрне укучыга җиткерә, аның Шәрык әдәбиятыннан килгән әкияти элементлар (әфсен-төфсен, сим-сим һ.б.) белән баетылуы әсәргә романтик төсмер бирә. Әкиятнең сыйфатлары төсендә миһербанлык, бердәмлек, Җир һәм Күк гармониясе, Намус, Вөҗдан аерып чыгарыла; аңа «Джанни Родари варианты» бүлегендә балачакка хас самимилек, сафлык, «Тукай догасы» бүлегендә халык бәхете, аның өчен көрәш сыйфатлары үрелә; әкият кызы белән бәйле тагын бер хасият билгеләнә. Кыз символы—романтик әдәбиятта, гадәттә, матурлык билгесе булып йөри. Шуңа мөнәсәбәттә субъектив эчтәлектә әкиятнең янә бер сыйфаты Матурлык булып аңлашыла.
Әнә шул рәвешле әкият үз эченә бик күп сыйфат-хасиятләрне туплый, Зөлфәт алардан «җыелган» яшәешне үрнәк итеп күтәрә. Әкият кызының кешеләр тарафыннан учакка ;алып яндырылуы аша әдип укучыны бәхетле яшәеш хыялын кешелек үзе үк юкка чыгара дигән фикергә китерә. Учак биредә явыз көч символы булып аңлашыла. Поэманың хис катламында чагылыш тапкан лирик геройның борчылу хисе әнә шул сәбәпкә барып тоташа. Әсәрнең буеннан-буена:
Үкенечтән сыкрап куяр җаннар 
һәм кысылып куяр һәрбер йөрәк: 
Бөтен килеш саклыйк дисәк Җирне, 
Әкиятне саклап калу кирәк...
Бу шигъри юлларының даими кабатланып килүе, авторның идея-теләге белән янәшә хис-кичереш сызыгында хиснең дәрәҗәсен дә көчәйтә. Зөлфәт чынбарлыкның ямьсезлеге белән Матурлык, Бөеклек, Намус, Мәхәббәт, Тигезлек символы булган әкиятнең сихрилеген каршылыкта бирә.
Лирик геройның әрнү төсмере белән өртелгән борчылу хисенә икенче сәбәп булып әкиятнең үткән буыннар яшәешендә калуы тәңгәлләшә. «Дәшегез!» бүлегендә әкиятнең «карурманда—ботак тишегендә, ишек-тәрәзәләре такта белән кадакланган йортта, экипажы күптән һәлак булган космик корабларда, кара савытларыңда, Җидегәннең көмеш чүмечендә..» генә яшәве бүгенге тормыштан бөтенләй читтә торуын искәртә. Кешелек алга барган саен, үзенең табигый сизгерлегеннән, табигый сыйфатларыннан аерыла барган, ахыр чиктә аларны бөтенләй җуйган. Шунын аша автор акылга сыймас «цивилизация»не кире кага, кешелекнең бүген «космик йокы»да булуын искәртә.
Ләкин поэманың соңгы строфасы юану төсен ала һәм киләчәк буыннарга өмет булып яңгырый. Канатлы ат метафорасы әнә шул өмет чаткысына беркетелә:
...Канатлы ат чаба җир буйлатып— 
Азат җан—Хыял һәм Өмет! 
Йөрәгендә—үлмәс дастан—Бәхет! 
Ул булырга тиеш мәңгелек...
Кешелекнең табигый башлангычына кайту теләге белән бәйләнештә Зөлфәтнең «Яшәгән идем» шигыренә дә кабиләләр тормышы килеп керә. Лирик герой, мәңгелектән уянып, үз яшәешенең башлангычына—кабиләләр чорына—әйләнеп кайта. Автор шигырь чынбарлыгында үткәнне һәм бүгенгене бергә үреп бирә. Вакытларның кушылуы шагыйрьгә мәсьәләне гомумкешелек югарылыгына күтәрергә ярдәм итә. Кабиләләр чоры шигырь тукымасында лирик герой күңелендәге сафлыкка, матурлыкка омтылыш булып тәңгәлләшә. Лирик геройны борчуга салган сөйгән ярның ташлавы, кабиләнең яуга күтәрелүе исә сафлыкка, матурлыкка каршы көрәш булып гәүдәләнә.
«Тыным бетте...» (1976) шигырендә дә Зөлфәт халык телендә сакланып калган легенда-риваять сюжетыннан файдалана. Шуның ярдәмендә әсәр матурлыктан аерылуның яшәешне караңгылыкка китерүе турындагы идея белән баетыла. Әсәрнең сюжеты Түбән Новгород Кремленең Көянтә манарасы нигезенә тере килеш бер кыз бикләп калдырылуы турындагы риваятьне колачлый. Шушы кыз, аның язмышы бүгенге яшәешкә үзенчәлекле бәя бирүгә юнәлтелә. Югарыда искәртелгәнчә, кыз образы әдәбиятта, гадәттә, матурлык билгесе булып йөри. Чибәр кызның бикләп калдырылуы ярдәмендә әдип хәзерге көндә матурлыкның «бикләп калдырылуы» турында сөйли, матурлыкның цивилизация колы булуы хакында фикер үткәрә. Шул рәвешле лирик героинын әрнү, борчылу хисе кешелекнең көч-куәт, матди байлык артыннан кууы нәтиҗәсендә чын, нәфис матурлыктан аерылуына бәйләнә. Табигый, илаһи сафлык кешеләр тормышыннан ерак, матди яшәеш аны каплап киткән. Шигырьдә чынбарлык белән хыял каршылыгы лирик герой күңелендәге каршылыкны да гәүдәләндерә. «Сездә кайсы гасыр?» дигән риторик сорау, даими кабатланып, композицион яктан шигырьне туплап тору белән бергә, төп фәлсәфи фикерне—матурлыкның югалуы белән чын яшәешнең туктап калуы турындагы идеяне—гәүдәләндерә.
Зөлфәт иҗатында төп мотивларның берсе булган заман мәхшәренең гүзәл табигать дөньясына китергән зыяны өчен борчылу «Казан шәһәренең 39 нчы кварталы янындагы сазлыкның төнге бәхилләшүе» шигырендә дә үстерелә, табигый башлангычтан аерылуның рухи яшәешне юкка чыгаруы хакында фикер раслана. Кешенең табигатьне, үзен чолгап алган тирә-юнь мохитне җимереп, киләчәккә юл яруы сәбәпле туган әрнү хисе фаҗигале язмышка дучар сазлыкның «үлем»е белән иң югары ноктага күтәрелә. Сазлык үзенә сердәшче итеп төнне, ә кеше исә көнне юлдаш иткән. Төннең романтик әдәбиятта серлелекне аңлатуын исәпкә алганда, әсәр тукымасында ул, бердән, сазлыкның авыр кичерешләрен, язмышының караңгылыгын күрсәтергә ярдәм итсә, икенчедән, кеше затының төн серләренә төшенә алмавы аның табигатькә дошманлыгыннан килә дигән фикерне үткәрә. Зөлфәтнең теләге—кешене табигатькә якынайту.
Зөлфәт иҗатыңда еш кулланылган образларының бер төркемен космогоник символлар тәшкил итә. Шундый символларның берсе—йолдыз—шагыйрь өчен илһам чыганагы булып тора. Традицион кулланылышта ул—моңлы тавышлы бер кош та, бәхет, мәхәббәт, сафлык, сөйгән яр символы да. Ә Зөлфәт аны еш кына мәхәббәт, сагыну, мәңгелек, язмыш, ә соңгы чорда язылган шигырьләрендә ялгызлык, гомер агышы кебек мәгънә төсмерләре белән баета. Күпчелек әсәрләрдә йолдыз-мәхәббәт янәшәлеге тудырыла. Мәсәлән, «Күк тирәге йолдызланган чак...» шигырендә йолдыз символы мәхәббәтнең матурлыгын да, яктылыгын да,бөеклеген дә искәртә. Мәхәббәт кебек изге һәм мәңгелек хисне илаһи Күктәге йолдыз белән чагыштыру, гомумиләштерү аша шагыйрь мәхәббәт фәлсәфәсен үткәрә һәм күтәрә. «Төнге гөлләр» шигырендә мәхәббәтнең җылысын, кайнарлыгын бирүче йолдыз капма-каршы якка—Галәмнең салкынлыгын ачуга—юнәлтелә. Шуның аша автор Кеше йөрәгенең җылысы белән Галәм җанының салкынлыгы контрастлыгын тудыра һәм Кешенең бөеклеге, Мәхәббәтнең таулар күчерердәй чиксез көче турындагы фәлсәфәгә килә. Сөю, сөйгән ярны сагыну мотивлары үзәккә алынган «Бар килеш...» һәм мәхәббәтнең көчен йолдыз нурының яктысы аша чагылдырган «Бул гына!» шигырьләрендә дә йолдыз-мәхәббәт янәшәлеге күзәтелә.
Йолдызның кеше тормышында юнәлеш билгеләүче изге нокта булуына бәйләп икенче мәгънәсе дә үстерелә: йолдыз—язмыш, йолдыз—гомер агышы. Мондый концепция белән «Шулай икән...» әсәре фәлсәфи уйланулар үткәрә. «Татар теленең каргышы» шигырендә исә йолдыз символы—өмет чаткылары, ышаныч билгесе буларак яңгырый. Яшь буынны караңгылык, наданлык биләп алуы, аларнын иманы, әхлагы, намусы юклыгы лирик герой күңелендә сызлану тудыра. Зөлфәтнең кайбер шигырьләрендә йолдыз-фаҗига янәшәлеген күзәтергә мөмкин. Мәсәлән, «Ялгыз сандугач» шигырендә кара йолдыз афәт, фаҗига, икенчедән—илнең караңгы язмышы, өченчедән—өметсезлек, чарасызлык билгесе булып чагыла. Йолдызның кара төстә бирелүе дә фаҗигане, ил өстенә килгән афәтне билгели.
Зөлфәт иҗатында җил образына да еш мөрәҗәгать ителә. Шагыйрьнең күп кенә шигырьләрендә җил-фаҗига янәшәлеге тудырыла. Мәсәлән, Тукайга багышлаган «Ялгызлык» шигыреңдә беренче строфа ук шигырьгә «ил өстендә айкалган җил, тәрәзәләргә каткан боз» тудырган борчылу хисен алып килә. Шагыйрьнең бөтен яшәешен томалап торучы, илдәге изү сәясәтен символлаштырган җил, боз образлары чорны күз алдына бастыра. Алдагы строфалардагы шәм уты, яшен уты, шәүлә кебек образлар да фаҗигане көчәйтә. Икенче строфада әлеге хискә Тукайның гомерен, язмышын берләштергән юлның билгесезлегенә, шагыйрь кичергән көннәрнең ямьсезлегенә бәйле рәнҗү төсмере дә кушыла. Шигырьнең өченче строфасында аңа шом өстәлә. Каршылык тудырган риторик сорау белән риторик җавап хисне тагын да үстерә, шәмнең утын сүндерергә омтылуның көчәя баруына ишарәли. Идеологик кануннар дип аңлашылган мистик кара шәүлә образы кешелекне җимерүче көчләрне символлаштыра. Әнә шулай мистикага сәяси фикер үрелеп китә, шәм өстеңдә басып торучы көч ачыла. Суфичылык традицияләрен яңартып, шәм шагыйрь шәхесен дә символлаштыра. Ут исә аның яшәеше, гомер агышы белән бәйли. Салкын җил белән җылы каршылыгы яшәү һәм үлем, ак һәм кара, мәхәббәт һәм рәнҗү кебек капма-каршы төшенчәләргә тоташа. Салкын җил—Тукайсыз калган татар халкының мәңге «җылы» таба алмаячагына ишарә. «Караңгы җил», «Ялта тыкрыгында», «Игенче», «Эт тоту көне», «Тамыр көлләре» һ.б. шигырьләрендә дә җил символы сәясәт тудырган фаҗигане ачуга юнәлтеп, чорга бәя бирүгә хезмәт итә.
Зөлфәтнең «Кайчан, кайда?», «Сөйләшик бер, гомер, синең белән» кебек шигырьләрендә җил-язмыш, гомер агышы концепциясен дә күрергә мөмкин. Мәсәлән, соңгысында җил әсәргә гомернең, яшьлекнең үтүе белән бәйле сызлану фәлсәфәсен алып килә. Гомумән, җилнең моңсулык, күңелсезлек төсмеренә баеп килүе халык җырлары традицияләрен яңарта.
«Буранның бураны» шигырендә җил битарафлык төсен ала. Лирик геройның үпкә хисе дә җилнең битарафлыгы белән үрелә. Җилнең дәшмәве, гамьсезлеге исә юанычның була алмавын искәртә.
Шагыйрьнең аерым шигырьләрендә җил-шатлык янәшәлеге тудырыла. «Җилләр чиртә сары камылларга» шигыреңдә ул табигать, яшәү матурлыгыннан туган шатлыкны гәүдәләндерсә, «Баш очында...» шигырендә лирик геройның Мәңгелек серенә төшенүдән туган шатлыгына әверелә. «Син уемда...» шигырендә җил мәхәббәтнең матурлыгын да, сөйгән ярдан аерылуның сагышын да, сагыну сагышын да гәүдәләндерүче күпмәгънәле образга әверелә, җил—сагыш—мәхәббәт бердәмлеген барлыкка китерә.
«Илем» шигырендә җил үткән чорлар, бүгенге көннәр, киләчәк заманны вакыт кысасында берләштерүче образ буларак бирелә. Илнең авыр, яралы язмышы, өметләрнең акланмавы, чарасызлык лирик геройның күңелен биләп алган борчылу катыш әрнү хисен тудыра. Хиснең шушы сәбәпләрен җил образы бер бәйләмгә туплый.
Зөлфәт космогоник символлардан булган ай образын да төрле мәгънә төсмерләренә тулыландырып баета: ул табигатьнең матурлыгын, мәхәббәтнең сафлыгын, көчен белдереп кенә калмый, афәт, фаҗига булачагын хәбәр итүче күпмәгънәле символ буларак та чагыла. Мәсәлән, «Сүтелгән дә айның томаннары», «Ай һаман дәү» кебек шигырьләрендә табигатьнең матурлыгын, аның сихри мизгелләрен чагылдырган ай образы «Кара күбәләк», «Изге ялвару» һ.б. әсәрләреңдә фаҗигалелекне хәбәр итүче билгегә әйләнә. «Аулак сукмак», «Ике гашыйк», «Синең алда», «Әйтәсем килә» кебек шигырьләреңдә исә капма-каршы яссылыкта—Мәхәббәтнең изгелеген, сафлыгын, мәңгелеген белдерүче буларак—күренә.
Зөлфәт шигырьләрендә киң кулланылган символик образларның тагын берсе— кояш образы да—төрле мәгънә төсмерләрендә тәкъдим ителә. Халык иҗатында кояш—бәхетле тормыш, якты киләчәк, тирән мәхәббәт, сөйгәнеңнең гүзәллеге һәм башка бик күп якты күренешләрнең символы. Ә Зөлфәт шигырьләрендә ул бәхетле тормый, шатлык, хакыйкатьне белдерү белән беррәттән, бәхетсезлек, начарлык, тирән фаҗига ролен дә үти. Мәсәлән, «Күз тимәсен берүк», «И яраткан еллар...» әсәрләрендә яктылык, матур киләчәк кояш символы аша чагылыш таба; «Җилләр чиртә сары камылларга» шигырендә әлеге символ туган як матурлыгын, аның гүзәллеген белдерергә ярдәм итә; «Яулар идем», «Сандугач оясы» шигырьләрендә кояш—шатлык буларак чишелә һәм лирик геройның табигать, яшәү матурлыгыннан туган шатлыгы белән бәйләнә; «Ялта тыкрыгыңда» шигырендә һәм «Җирдән кайтышлый» поэмасында кояш символы хакыйкатьне ачуга юнәлтелә. Зөлфәт әсәрләрендә яхшы, бәхетле, имин, шатлыклы тормыш символы булган Кояш образына кайчак капма-каршы вазифа да йөкләнә: шагыйрьнең хис-тойгылары, тирән кичерешләре, җиһандагы язмышы белән бәйләнештә кара кояш образы үтеп керә. Мәсәлән, « Илем» шигырендә мондый күренеш белән очрашабыз:
Ниләр көтә сине, бичара ил? 
Күз яшедәй һәр чык—таңнарда... 
Кара кояш бата офыгыңда, 
Гел карадан таңың уяна.
Чиксез киңлек, мәңгелек, биеклек билгесе булып йөргән күк образын да Зөлфәт яңа төсмерләр белән баета. Күк мәхәббәтнең көчен, бөеклеген дә, шул ук вакытта фаҗига, афәтне дә белдереп килә. Мисал өчен «Ай һаман дәү» шигырендә ул табигатьнең матурлыгын ачарга ярдәм итә; күкнең бөеклеге «Күк тамчысы», «Көтелмәгән тәэссорат» шигырендә чагылыш таба; «Нигә кирәк», «Кайнар кәлтә юлы», «Гозер» шигырьләрендә күк мәхәббәтнең көчен, бөеклеген ачып бирүче символга әйләнә.
Шул рәвешле, Зөлфәт иҗатында чагылыш тапкан символик образлар, төрле мәгънә төсмерләре белән баеп, хәтта бер әсәр чикләрендә дә язмыш фаҗигасен, сәясәт китергән хәсрәт-кайгыны, чарасызлыктан туган сызлану тойгысын чагылдырудан алып, битарафлыкны һәм сагыш аша шатлыкны, Мәхәббәтнең бөеклеген ачуга кадәр үстерелә. Зөлфәт иҗаты хәзерге татар поэзиясендә традицияләрнең көчәюен раслый һәм милли сүз сәнгатен яңа сәнгати чаралар, фәлсәфи фикерләр белән баета.

Гөлүсә НИЗАМЕТДИНОВА,
Тел, әдәбият һәм сәнгать институты аспиранты
"Казан утлары" № 9, 2010.


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013