Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: ТУГРЫЛЫК
   


Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әдипләр чаты

Сорагыз - җавап бирәбез
ExactSeek: Relevant Web Search
Amfibi Web Search & Directory

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Рәшит Бәшәр

ТУГРЫЛЫК

Рәшит Бәшәр—татар балалар әдәбиятында югары урын биләргә хаклы әдипләрнең берсе. Мал иясенә охшый диләр бит, аның иҗаты да үзенең холкы шикелле—ипләп кенә агучы саф чишмәне хәтерләтә. Юлдагы бар нәрсәне вата-җимерә аккан ташкын сулар кебек түгел, тирә-юньне шифалы суы белән сугарып, бертуктамый челтер җыр көйләгән чишмәдәй, тыныч кына, тыйнак кына яза да яза ул. Табадан гына төшеп торган китапларының чираттагысы—«Йолдызлы тай»—узган ел Татарстан китап нәшриятында дөнья күрде. Үзе һәм бала шәхесе арасында бернинди киртә тоймаган шагыйрь бу юлы да иҗатына тугры: шигырьләрендә—мәңгелек балачак иле, аның ваемсыз, самими чагылышы.

Шәехзадә Бабичның «һәр шигырь юлында йолдыз янмаса, шигырьне язып торырга кирәкми» дигән сүзләре бар. Р. Бәшәрнең китап исеме үк вәгъдә иткәнчә, шигырьләрдән йолдызлар яктылыгы һәм серлелеге көтелә, алардан баланың үз күңеледәй сафлык һәм беркатлылык бөркелә.

Бер караганда, балалар шигъриятендә инде яна сүзгә, яңа темага урын да юк: әниләр турында да, уенчыклар, кошлар, җәнлекләр, агачлар, инеш-күлләр... ха- кында да языласы язылган кебек. Әмма аларга һәр шагыйрьнең үз бәяләмәсе бар. Дөньяны үзенчә күрә белгәннәр генә укучыга яңа сүз җиткерергә сәләтле. «Йолдызлы тай» китабын шәхсән мин үзем табигать әлифбасы дияр идем. Тик шагыйрьнең табигатьтәге искиткеч гармонияне, матурлыкны сурәтләвен мәңгелек темаларның берсенә чираттагы мөрәҗәгать итү дип кенә бәяләргә ярамый. Беренче карашка гап-гади тоелган шигырьләр нигезендә дә автор шәхесенең уйланулары, киләчәк буын өчен борчылулары ята.

Ни аяныч булса да, хакыйкатьнең күзенә туры карарга мәҗбүрбез: бүген җәмгыятьтә өр-яңа буын—рухи яктан гарип буын—формалашып килә. Өендә, бакчада, мәктәптә ана телендә аралашмаган, аралашырга теләмәгән, аралашудан мәхрүм ителгән татар баласының киләчәген күзаллау да куркыныч. Теленнән, моңыннан, милләтенең рухи тамырларыннан коточкыч тизлек белән ераклашып баручы бүгенге буын вәкилләренең күзендә—бушлык, мәйсезлек, кансызлык. Ата-ана назыннан битәр, күбрәк урам һәм компьютер, телевизор тәрбиясе алган сабыйларның йөзендә самимилек күрермен димә. Бишектән төшүгә үк аларны сугыш һәм көчләү идеясе шыплап тулган мультфильмнар «тәрбияли» башлый. Иң куркынычы— һәрдаим вакыт юклыкны сәбәп иткән олылар белән бергә, балалар да табигатьтән аерылып бара. Ә бит кояш нурын йотып уйнаган балыкларны, чишмәләргә чума-чума биешкән чиләкләрне, кош көтүен күккә чөйгән каеннарны күрергә сәләтле баланың күңелендә шәфкатьсез-леккә урын калмас иде.

Шигырьнең тәрбияви көче—гап-гади сүз белән тылсымлы рәсем ясый белүдә, шул рәсем аша сабый күңелендә матурлыкка, табигать могҗизасына соклану уятуда. Р.Бәшәр үзенең рәсем-шигырьләреңдә төрле «төстәге» сүзләр ярдәмендә шулкадәр камил картина тудырырга сәләтле:
Күбәләк тә кызарды, 
Кызарды, алсуланды— 
Күбәләк канатына 
Җиләк суы сыланды.
	(«Җиләк малай»)
Бу урында мәшһүр Тукаебызның сүзләрен искә төшерү артык булмас: «Балаларымызның күзе гүзәл нәрсәләр күрергә вә борыннары да хуш вә татлы исләр иснәргә ияләшсен. Кечкенәдән үк гүзәл нәрсәләр укыган балаларның күңелләре дә назик вә латыйф булып, анчак гүзәл вә мөкатдәс нәрсәләрне генә сөючән буладыр». Балаларыбыз каты бәгырьле дип зарланабыз, ата-анасын картлар йортына илтеп ташлаган дип шаккатабыз, тудырган нарасыен чүплек савытыңда калдырган дип аһ итәбез икән, моның өчен җәмгыятьне һәм андагы кануннарны гына гаепләү бернинди кысага сыймас. Иманым камил: әти-әни, әби-бабай кочагында «Сак-Сок» бәетен, Тукай әкиятләрен, Бари Рәхмәт, Шәүкәт Галиев, Роберт Миңнуллин, Рәшит Бәшәр шигырьләрен тыңлап үскән бала таш бәгырьле була алмый.
Өй түрендә бакчада 
Көз йөри кыштыр-кыштыр. 
Алма да юк, җиләк тә— 
Көзнең кесәсе буштыр.
	(«Кыш сулышы»)
Р. Бәшәрнең пейзаж картиналары— аның табигать турындагы шигырьләрен нәкъ менә шулай атыйсы килә—һәрвакыт якты төсләр белән өртелгән. Бала күңеле аклыкка, җылыга мохтаҗ—автор моны беркайчан да онытмый. Шуңа да шигырьләреннән кояш нуры бөркелә («кояш куна гөлләргә, кояш куна әнигә»), саф сулы чишмәләр ага («бертуктамый таш агарта челтер-челтер чишмәләр»), иркә дә, чая да җилләр исә («ап-ак юрган эченә бөтерелеп тулды ул»). Дәрдемәнднең «Чыкты кояш», «Яз иртәсе», «Кыш иртәсе», Тукайның «Бала белән күбәләк» кебек шигырьләре, «Шүрәле» поэмасы ни өчен балалар әдәбиятының кыйммәтле хәзинәсе санала?—Бу шигырьләрнең һәммәсендә табигать поэзиясе аша кешелеклелек идеясен җиткерү күздә тотыла. Р. Бәшәрнең «Таң вакыты», «Җылы куян», «Табышмак», «Кондызлы күл» кебек шигырьләре дә менә шундый хис-тойгылар белән сугарылган—аларны укыган бала, үзе дә сизмәстән, шомырт куагындагы кошчык турында уйлана, чикерткә кунган чәчәккә аяк басарга кыймый, тунарга өлгергән нәни куян баласын кызгана...

Татарча сөйләшкән, әлегә ана телендә китап укый белгән балаларның тамыры, кайда яшәвенә карамастан, авылга барып тоташа. Шуңа да ташка-лада үскән шәһәр баласының да әлегә шактые әтәчләрнең «кикрикүк!» дип кычкырганын, җиләкләрнең болыннан йөгергәнен, кәҗә сакалын ашарга яраганны, мичтә ипи пешкәнне, колын маңгаена йолдыз кунганны, сәнәк-тырма төяп печәнгә баруларны ише-теп-күреп белә. Китап битләрендәге малайлар дөньясы белән укучының үз дөньясы әллә ни аерылмый; яктылык сирпеп торган шигырьләр баланы өй җылысына, әби-бабайның чирәмле ишегалдына дәшә:
Агып китте болытлар,
һава аязып калды.
Чыгып киттем...
Әбием
Өйдә май язып калды.
	(«Мунчалы иртө»)
Бала өчен язылган шигырь ясалмалыкны, төчелекне күтәрә алмый. Аларда гадилек аша ирешелгән галилек булырга тиеш. Бу җәһәттән Р. Бәшәр шигырьләре кечкенә герой исеменнән, аның фикерләвеннән чыгып сөйләве белән җәлеп итә: автор һич кенә дә үз фикерен көчләп такмый, дидактик формага, төче романтик күпертүләргә мөрәҗәгать итми, бала психологиясеннән читкә тайпылмый. Мәсәлән, «Эш», «Ай Рамил, Рамил», «Әйдә, энем, урманга», «Бәрәнле яшен» шигырьләрен укыган һәр бала аларда үз холкын, үз йөзен күреп, рәхәтләнеп елмаер иде.
Ашап туйгач, әйбәтләп 
«Аллаһеәкбвр!» әйтмәсәм, 
«Рәхмәт, әни!» димәсәм, 
«Рәхмәт, әти!» димәсәм,— 
Өйдәгеләр шулай ди: 
—Бик әдәпсез малай,—ди, 
—Яшәп булмый болай!—ди.
	(«Ай Рамил, Рамил»)
Акыл сатуга, үгет-нәсихәткә караганда, менә шундый ихлас шигырьләрнең тәрбияви роле күпкә югарырак. Беренче карашка гади генә тоелган сүзләрдән тезелгән шигъри муенса эчке затлы-лыгы белән кыйммәт. Рәшит Бәшәрнең җиңел, лирик пландагы шигырьләре нигезендә сабый бала күңеленә дә, олыларга да уйланырлык азык бирергә сәләтле фәлсәфә ята. «Бәбкәле болын» шигырен мисал итеп алыйк. Бала янында пипелдәшкән сары томшыклы бәбкә күзләрендә—сагыш. Салкын яңгыр яуганда җылы канат астына сыенырлык әнкә каз юк. Әрекмән астына ышыкланырга мәҗбүр бу бәбкәләр—инкубатор бибиләре.
Пипелдидер...
Бу аларның
Күз яшьсез үксүләре.
Бәбкәгә дә рәхәт түгел
Әнисез үсүләре.
«Яз. Тупыллар» шигыренә дә күз төшерик. Шәһәрдә үскән тупылларның язмышы һәрберебезнең күз алдында. Яз җитүгә, әй тотыналар аларны кыркырга. Ә бит алар да табигатьнең җанлы бер бизәге. Талларның гына түгел, аларның да сайрар сандугачы бар.
Тупылларга төш керә: 
Җилле аяз төннәрдә 
Яланбашлы тупыллар 
Ябалдашлы төш күрә.
Мондый шигырьләр балага аны урап алган тирәлекнең аллы-гөлле төсләрдән генә тормаганлыгын искәртә. Дөньяда югалтулар да, фаҗигаләр дә җитәрлек. Бу фикерне бала күңелен яраламаслык, әмма уйланырлык итеп җиткерү шагыйрьдән психолог булуны таләп итә.

Балалар шигырендә баланың үз дөньясы чагылырга тиеш. Авторның уйлануы олыларча «акыллы» булса, шигырь үзенең нәни укучысын бик тиз җуя. Чөнки бала күңеле күбрәк шуклыкка омтыла, ул тегеннән дә, моннан да һәрдаим маҗара эзли. Рус әдәбиятыннан К. Чуковский, С. Маршак шигырьләрен генә искә төшерик: аларның тәэсир көченең бер сере—нәкъ менә маҗараларга бай булуда. Балага шул гына кирәк тә, чөнки аның теләкләре дә, хыяллары да үзе кебек үк тиктормас, хәрәкәтчән; аны сер тулы дөнья кызыксындыра, тузга язмаган хәлләр ымсындыра. Р. Бәшәрнең «Бу-талмыш», «Әкиятле төннән соң» кебек шигырьләре менә шундый сәер хәлләргә бай булуы белән ота. Аның бал ашап йөргән яшел төлкесе, сәпитләргә атланган күселәре, кып-кызыл кычытканнары, инеш төбенә баткан ак ае укучыны җәһәт кенә тылсымлы илгә бөтереп алып кереп китә, шул арада балага «алай түгел, болай булырга тиеш» дип уйланырга мөмкинлек бирә.
Ә күлдә... Кызыл күлдә... 
Бүре ята дулкында, 
Тәмсез шоколад чәйнәп. 
Ә мәчеләр көймәдә 
Утыра әнә чәйләп.
	(«Буталмыш»)
Автор мондый шигырьләрдә укучыны мавыктыруны гына күздә тотмый, вакыты-вакыты белән мөгаллимнәрчә сабак та биреп ала. Кечкенә генә күләмле шигырьләрдә кызыклы сюжетка корылган вакыйга чагылдыру—шагыйрьнең зур уңышы. Хәер, ул бу уңышка сюжет кора белү осталыгы аша гына ирешми. Р. Бәшәрнен фоникада—әсәр телен авазлар ягыннан оештыруда—судагы балык кебек йөзүе аның шигырьләрен тагын да югарырак күтәрә. Балалар өчен язылган шигырьнең ни дәрәҗәдә камиллеге аның укучы тарафыннан ничек ятлануына бәйле: отышлы сайланган сурәтләү чаралары белән бергә, тасвирланган күренешләргә тәңгәл фонетик яңгыраш шигырьнең көчен бермә-бер арттыра. Андый шигырь бер-ике укуда хәтердә кала, җиңел ятлана.
Тамчы сибәр болытлар, 
Җир тамчы эчеп туяр. 
Җып-җылы түтәлләрдә 
Елмаеп яткан кыяр 
Чиләккә ничек сыяр?
	(«Кыяр»)
Р. Бәшәр аллитерация—тартык авазларны янәшә китерү юлы белән сурәтлелек тудыру алымын кулланып, шигырьләренә үзенчәлекле төсмер бирә. Аның «Гөлбакча»сында бал кортлары бертуктамый «з»-зеңли, «Мыш-мыш»ында бала-чага мәш-«ш» килә, «Кырмыскалар»ы куе куаклыктан калкулыкка күченә...

Уңышлы кулланылган омофоннар, омографлар да шигырьгә сәйлән белән чиккән бизәк өсти, каламбур рифма барлыкка китерә:
Кояш кыздыра битен, 
Болай тору бик читен.
Үрелеп көч-хәл белән 
Тотуга кояш читен, 
Пешерде сул бармагын.
	(«Буталмыш»).
«Бакчабыз тулы кыяр, кемнәр өзәргә кыяр?», «Карале, кара, кара; Кәҗә сакалы кара», «Өй түрендә шомыртымның кунган да иң очына; Өзелеп лә сайрый бер кош, әй очына-очына»... Мондый мисалларны шактый китерергә булыр иде. Шигырьләрнең эпитетларга, метафораларга бай булуы; авторның кошболыт, табашка, көлбестә, сукыяр, алмакояш, Нурчәчәк кебек үз табышлары, күзгә күренмәс төсләрне дә шигъри телдә чагылдыруы—болар барысы да шагыйрьнең нәзакәтле рәссам икәнен раслый.

«Йолдызлы тай» (мөхәррире—Ленар Шәех, рәссамы Рөстәм Хәбибуллин)—бала күңелендә йолдыз кабызырга, мәхәббәт һәм мәрхәмәт уятырга сәләтле якты китап. Әйткәнемчә, анда—балаларның үз дөньясы; шагыйрьнең мәңгелек балачак илен сагынуы, аңа тугрылыгы, шуннан китәсе килмәве. Хәер, «покостагы печән кәнфит кәгазе күк кыштыр-кыштыр килеп тора» дип яза белгән авторны ул илдән киткән дип әйтеп буламы?..

Айгөл ӘХМӘТГАЛИЕВА,
Чаллы.

"Казан утлары" № 2, 2010.


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013