Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдирләр: Сүнчәләй иҗатында хатын-кыз мәсьәләсе
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  


Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе
Каһарманнар

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әдипләр чаты

Сорагыз - җавап бирәбез
ExactSeek: Relevant Web Search
Amfibi Web Search & Directory

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Сәгыйть Сүнчәләй

Сүнчәләй иҗатында хатын-кыз мәсьәләсе

Татар әдәбиятының үсеш юлында ошбу мәсьәләнең ерак дәверләрдән үк килгән лаеклы урыны бар. Егерменче гасыр башында Г.Тукай, Дәрдмәнд, С.Рәмиев, Ф.Әмирхан, Г.Ибраһимов, Г.Камал иҗатларында ул тирән чагылыш тапты. Мәгълүм ки, хатын-кызның яшәп яткан төп мохите — гаиләдәге тормыш. Бу — шулай булган, шулай бара һәм киләчәктә дә шулай бүлырга тиеш, әлбәттә. Хатын-кыз ул — учак сакчысы, йортның яме, җаны. Аның гомере, гадәттә, бала тәрбияләүгә, гаиләдә җылы микроклимат саклауга багышлана, һәм ул бу Вазыйфаларны үтәмәсә, кешелек тормышын күз алдына китерүе кыен. Чөнки бөтен яктан камил, сәламәт, тәрбияле инсан фәкать нык гаиләдә генә үсә һәм формалаша ала. Ләкин бу — проблеманың бер генә ягы. Проблемага тирәнрәк керә калсаң, аның икенче ягы да ачыла. Ул — гаиләдә хатын һәм ир мөнәсәбәтләре. Мәсьәлә әйтеп үтелгән Вазыйфаларыннан тыш хатын-кызның хокук проблемаларына килеп тоташа. Күпчелек очракта ул гаиләдә курчак ролен генә уйнарга мәҗбүр. Бу күренеш, әлбәттә, XX гасыр башында да әле нык сизелә. Гадәттә, хатын-кызның гомерендә иң мөһим, иң җаваплы, иң хәлиткеч адым — тормышка чыгу — аның үзеннән башка хәл ителгән. Сирәк гаиләләрдә кыз бала кемгә кияүгә чыгарга тиешлеген алдан белә торган булган, тагын да сирәгрәк очракларда ир буласы кешене күреп сөйләшә алган. Ярый да бит, кавышканнан соң ир дигән кеше аның күңеленә хуш килеп, аны чын күңеленнән яратып китеп булса. Ә киресенчә була калса... Бу очракта хатын-кызның тормышы үлгәнче тәмугка әйләнүе бар. һәм мондый очраклар да аз булмаган, кызганычка каршы. Шулай итеп, аерым очракларда кыз баланың матур тормышы кияүгә чыгу белән капма-каршы якка әйләнә. Әй, ул ачы язмышлар...

Сәгыить Сүнчәләи иҗатында даЪу проблемалар ачык чагылыш тапкан. Әйе, азатлык, инкыйлаб, халык, ил язмышы кебек мөһим тема һәм мотивлардан тыш, әдип иҗатының шактый гына өлешен мәхәббәт һәм хатын-кыз язмышына кагылышлы уй-фикерләр биләп тора. Сүнчәләи шигырьләрен укыганда, замандашларыннан шактый үзгә буларак, хатын-кызның җәмгыятьтә урыны, аның язмышы белән бик тә якыннан кызыксынуын күрәбез. Аның бу темага битараф булмавы беренче шигырьләрендә үк ярылып ята.

"Татар хатыны" ("Шура"ның 1910 елгы 15 май санында басылган) исемле шигырен түбәндәге юллар белән башлый: "Уналты яшьтә хатын һәм егерме биштә карчык ул". Ә бит уйлап карасак, уналты белән егерме биш яшьнең арасы яшьлекнең, гүзәллекнең чәчәк аткан чагы. Кыз күңелендә күпме өметләр, бәхет турында хыялланулар ташып тора. Ул сөйгәнен көтеп, якты хыялларының тормышка ашуын көтеп яши. Ә нәтиҗәдә:
Бөтен гомере караңгы бүлмәләрнең үтә эчендә, 
Уен-көлке, мәзәк күрми, сөюнең белми исмен дә. 
Ни иркенлек, ни шатлык юк; ачык йөзле булалмый һич, 
Аңа җәй, кыш — бары бер һәм күренә якты, көндез — кич.
Сүнчәләй урынлы сораулар тезеп китә:
Нигә ул туа анадан? Җәфа, михнәт күрергәме? 
Татарда бармы хатынның рәхәт гомерне сөргәне?
һәм шуларга үзе үк җавап та бирә:
Бәхетсез туа анадан, ләхеткәчә яшен түгә, 
Сүгү, кыйнау, изү, бөһханга да чыдап башын бөгә.
Туа өйдә, яши өйдә, үлеп китә шул өйдә, 
Тере чакта чыгалмый һичкая да, үлә шул көйгә.
Ахыр чиктә өстәп куя: "Гомер сөргәндә мескинә иренә кол булып тора". Ошбу сүзләре белән шагыйрь XX гасыр башында да әллә ни зур үзгәрешләр кичермәгән татар җәмгыятенә хөкем чыгара. Әйе, җәмгыятькә бәя биргәндә, беренче күрсәткеч ул — хатын-кызга мөнәсәбәт. Бу мөнәсәбәтләр гуманлы эчтәлеккә ия булмаган тәкъдирдә, җәмгыять үзе дә идеалдан бик еракта тора, дип әйтә алабыз. Хатын-кыз якты караш күрми, эш вә нужадан бүтәнне белми, шуңа күрә "йөзе чытык аның һаман, күзе баткан, сынык күңле". Ә инде:
Наданлык өстенә, эчә торган да ир булса, 
Әрәм була хатын мескин, җанабе хак аермаса.
Мондый шигырьне фәкать нечкә хисле, мәрхәмәтле күңелле кеше генә яза ала, әлбәттә.

Шул ук елда, шундый ук исем астында Сүнчәләй икенче бер шигырь иҗат итә (1913 елда "С.Сүнчә-ләй шигырьләре"ндә басылган). Охшашлыклары байтак булса да, бу шигырьләрнең аермалары бар. Мәсәлән, яңа фикер булып, түбәндәге юллар яңгырый:
Ул хатынлыкның таҗын күп кими, дөнья үзгәрә — 
Тиз аналыкка керә, әмма тулмый теләк.
Һәм калган бөтен гомере бала карау, бала тәрбияләүгә генә кайтып кала. Үзе дә әле бала яшеннән чыгып өлгермәгән яшь хатын, гадәттә, күп санлы балалар тәрбияләүчегә әверелә. Аның өстенә:
Ул тере чакта явыз ирне "сөям" дип алдана, 
Әмма ир алданмый: ир күпне сөя, бердән көлә.
Күрәсең, "балага батып", үзенә, үз шәхесенә игътибар бөтенләй бирә алмаган хатын ирендә кызыксыну да тудырмый. Кайда инде ул аңа, әйтик, китап-га-зета уку, кайда инде ул концерт-спектакльләргә йөрү, кайда инде ул үз тиңнәре белән аралашып утыру.

Шулкадәр коллыкта да тормышка һич зарланмый ул:
"Язмышым шул!" — ди, бүтәнне әйтми. Ул тәкъдиргә кол.
Гүргәчә иргә бөгеп баш, күп кыенлыклар татый; 
Ир сөенсә — ул бәхетле, булмаса — бәгъре ачый.
Бу гаять күңелсез ситуациядән котылу чарасы да юк. Чөнки патриархаль җәмгыятьтә ул залим ирдән аерыла алмый (ата-анасы аны аерып алырга уйламыйлар да). Ләкин аерылып киткән очракта да аның барыр, сыеныр җире юк. Ул үзен дә, баласын да асрый алмас хәлдә. Сүнчәләй үзе яшәгән чорның күп хатын-кызлар өчен фаҗигалелеген бик яхшы аңлый: бәйлелек, ирексезлек тормыш-яшәешенең кыйммәтен нык төшергән, аны үз язмышының хуҗасы булудан мәхрүм иткән, якты, рухани омтылышларын үстерергә, гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирмәгән. Шигырь пессимистик яңгырашта тәмамлана:
һич төгәлләнми теләк, саулык начар, язмыш усал, 
Күп тә үтми, коткарырга Газраил егълап җитә.
Әйе, аерым очракларда үлү болай яшәүгә караганда мең артык булгандыр, күрәсең. Ирексездән Г.Ибраһимовның "Татар хатыны ниләр күрми" исемле повесте искә төшә. Анда да кансыз ире, усал каенанасы тарафыннан җәберләнгән Гөлбану, түземлеге ахыр чиккә җиткәч: "Ила-һым хуҗам, нигә син мине болай азаплыйсың? Нигә минем җанымны алмыйсың?" — дип ачынып ялвара.

"Хатын күңеле" ("Йолдыз"ның 1912 елгы 28 август санында басылган) исемле шигырендә дә Сүнчәләй хатын-кызның ачы язмышын тасвирлый. Шигырь диалог формасында бара. Мескен хатын көндәгечә төн уртасында иренең кайтканын көтеп утыра. Ире кайтмыйча, ул ашамый-эчми торырга тиеш. Менә бер заман исерек ир өйгә кайтып керә. "Җаным", "көттем", "ашыйсыңмы", "солтаным" дип эндәшкән хатынга каршы ирнең авызыннан түбәндәге сүзләр агыла: "шаулама", "тикшермә", "өч тин хакың", "чәнчел үзең", "тыгыл", "ярты баш син!", "кит", "кыйныйм каты!", "берне салам!", "сөрт тиз аузың-ның канын!", "мин ир сиңа! бәргәләп тә алмагач ни!"
Ятты ерткыч, йоклады, үксез хатынны суккалап; 
Күп ятып торды идәндә Мәрьямым, үксез җылап.
Торды Мәрьям, курка-курка; бар тәне уалган иде, 
Күзләре шешкән, матур ак йөз бөтенләй кан иде.
Көзгегә бакты, сыйпап алды ярылган бер кашын, 
Куйды мендәргә иренең читкә ташланган башын...
Шигырьнең соңгы юллары тетрәндерә. Әле генә үзен изеп аткан ирнең башын ипләп мендәргә сала... Ни бу? Озак еллар буе ярымхатын, ярымасрау булып яшәгән коллык чагылышымы бу, әллә, чыннан да, мәхәббәт билгесеме? Ачык кына җавап, бирүе кыен, әлбәттә. Шулай да, ни дәрәҗәдә кайгыручан, түзем, кичерүчән, хисчән, итагатьле булырга кирәк бит! Мондый сыйфатлар бигрәк тә мөселман хатын-кызларына хас. Гасырлар буе аның психологиясенә ярата белү, кичерә белү, үзен корбан итәргә әзер булу, инану, тыйнаклык, иманлылык сеңә барган. Шундый кечкенә генә деталь белән шагыйрь нинди тирән мәгънә белдерә, һичшиксез, бу алым шагыйрьнең зур уңышы булып кабул ителә.

Әлеге шигырьләрдән аермалы буларак, "Татар кызына" (1913 елда "С.Сүнчәләй шигырьләре"ндә басылган) исемлесенә тукталып үтәргә кирәктер. Бу шигырендә Сүнчәләй татар кызын "ямьле йөзенең пәрдәсен" күтәрергә чакыра, дөньяга чыгарга өнди:
Күр бәхет, сөйшү, ирек! Алга кара, пәрдәңне ач! 
Бар татар күрсен синең ай тик йөзеңне, сандугач!
Ирләрнең хатыннарына тугрылыкны сакламауларының сәбәбен дә үзенчә дәлилли:
Күрмәгәнгә милләтнең нурлы йөзле кызларын, 
Үзләрен, ак йөзләрен, тәмле карашлы күзләрен — 
Ир туганнарының күбе азгын хатында эзли ямь, 
Ваксына... Ник күрми милли күктә үз йолдызларын?
Әйе, Сүнчәләйне хатын-кызның җәмгыятьтә тоткан урыны нык борчыган. Ул бу зур проблеманың яныннан гына карап үтеп китә алмаган, үзенең ачык мөнәсәбәтен белдергән. Шигырьләрен укыганда, авторның бу чор татар тормышын яхшы белүен (бу елларда ул гади бер татар авылында мөгаллимлек итә), хатын-кыз психологиясенә шактый тирән үтеп керүен ачык күрәбез. Ул бөтен иҗат гомерендә хатын-кыз язмышын чагылдырып килде.

Рәисә МУСАБӘКОВА,
Татар энциклопедиясе институтының өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты.

"Мәйдaн" № 3, 2003.


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013