Бүген Нихром браузерын куеп карагыз |
Эзләү: =>
Әдипләр: Марсель БАКИРОВ
   
  |    |  


Башка проектлар


Веб-дизайн белән мавыгучылар өчен электрон журнал
Аргамак журналы битләреннән
Авыл утлары газетасы битләреннән
Яшь әдипләрнең Мөслимдәге Зөлфәт клубы
Зөлфәт cайты
Мөслим районы Насыйп яр сайты
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Айдар Хәлим сәхифәсе
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Барый Ислам
Мәдүнә сәхифәсе
Татар сайтлары
Татар әдәби телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр
Әхмәт Дусайлы сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Таткнигафонд
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Электрон татар китапханәсе

Шәһри Чаллы гәзите
Звезды Татнета 2010 - конкурс интернет-проектов

Безнең рейтинг


PR-CY.ru
Марсель Бакиров

ШАГЫЙРЬ ҖАНЛЫ, РӘССАМ КУЛЛЫ ГАЛИМ

Юбилей көннәре булса да, фәнни эшләре үзен татар санаган һәр кешегә фәнни эшләре белән билгеле һәм җанга үтә кадерле бу олы затны һич кенә дә тормыш юлын сөйләп искә аласы килми. Ул минем өчен хатирәләр чылбыры булып яши.

Гаҗәп тоелмасын: мин лекция сөйләгән вакытында йокыга киткәнлегем аркасында яраттым. Болай булды бу. Авылдагы эшләрдән арып килеп, җитмәсә, Казанда да ял итәргә җай чыкмыйча, күземне ертып университетка киттем. Мөгаллимнәр сөйләгәнне тыңлау түгел, аяк атларга хәл юк. Марсель абыйның лекциясе, гадәттәгечә, мавыктыргыч һәм кызыклы булса да, мине ару җиңгән, үз-үземне белештермичә, башымны өстәлгә куеп, йокыга киткәнмен. Укытучы сөйләгән образлар хәтта үзем һәм йөргән егетем Ләис (хәзерге шагыйрь Зөлкарнәй) булып тоела башлаган. Шунда яныма килеп, Марсель абый акрын гына мине уяткан. Бу минем үз гомеремдәге бердәнбер көндезге йокы иде. Хәер, ул көнге кичке сигездәге черем итүне көндезге дип атау мөмкин булса, чөнки без икенче сменада укый идек.
Лифтта без иң ахырдан, барлык кеше китеп беткәч, Марсель Хәернасович белән бергә төштек. Аннан кыен, уңайсызлану хисе кичерә идем. Андый чакта миннән әллә ниләр көтәргә була. Сүземнең рәте китә, фикернең эзлексезлеге югала. Алдагы көнне генә газетадан укыган бер язма искә төште дә, батыраеп китеп: “Кичә газетадан укыдым әле. Дәрес вакытында укучы биш минут черем итеп алса, ул аның тәүлеклек йокысын алмаштыра, орышырга ярамый”, – дигәннәр дидем. Укытучыга акыл сат инде, ә?! Марсель абый рәхәтлек белән чын күңелдән елмайды да: “Орышмадым да бит!” – дип куйды. Яратам да инде аның шул елмаюын! Дөньяда сирәк очрый торган ихлас елмаюларның берсе. Ә бит ул еллар узгач та нәкъ безнең яшьлектәгечә елмая. Юл буе остазымның сүзләре турында уйландым. Карале, орышмаган ич ул мине. Хәтта шелтәләмәгән дә! Мәктәп укытучысы нишләр иде икән?! И, нинди әйбәт алар, университет галимнәре! Бернинди дорфалык, усаллык, үчлек, үзләрен студентлардан өстен кую юк. Марсель Хәернасовичлар ул чакта тулай торагыбыз янында гына яши иде. Аларның төркеменә рәхәт: мөгаллимдә кунак була алалар. әйтсәң, кеше ышанмас: безнең КДУ галимнәренең генә өенә барып чәйләп утырырга, авыр чакта хәсрәтеңне сөйләргә була. Ә бит бу һаман да шулай дәвам итә. Аңа карап, без парта-өстәлләр артында чагында, укытучы-студент мөнәсәбәтләре юкка чыкмый, яратканнарын, үз иткәннәрен белгәч, тагын да яраттырасы, мөгаллимнәргә тагын да якынаясы килә. Марсель абый студентны югары күтәргән остазларның да берсе икән әле ул.
Әлеге миңа бик тә оят булырга тиешле вакыйгадан соң мин остазымны бик тә яраттым. Аның мәзкләрен тыңлау үзе бер кызык иде. Ышанулар турында сөйләп кенә бетерүе була, әсәрләнеп китеп, өстәл кырыена килеп утыра да: “Үзем дә күрдем ул җенгә охшаган нәрсәне!” – дип сүз башлый. Ярым шаяртып сөйләсә дә, ышандыра бит. Юл буе андый өркетә торган нәрсә миңа да очрый күрмәсен иде дип куркып кайтасың. Әйттем ич, җитмәсә, аның фольклор дәресе безнең төркемдә гел тугызынчы яртыда гына бетә.
Марсель абый биргән халык авыз иҗаты дәресләренең гамәли ярдәме теләсә кемгә тиярлек. Аның “әкият”ләре белән ничә буын үз баласын шаярткандыр, яман гадәтләрдән арындыргандыр, тәрбияләгәндер. Ул чакта әле бу хакта уйламыйсың, билгеле, чынлап торып ышанасың.
Ә бит ышандыру көче талантлы кешеләргә генә хас. Маресль абый Бакировның талантлы шәхес икәнлеген һичкем шиккә алмас. Ул аның кешеләре белән мөнәсәбәтләрендә, үз-үзен тотышында, фикерләү рәвешендә, кешеләрне яратуында, тагын бик күп башка нәрсәләрдә күренә.
Марсель Хәернасович белән экспедициягә барган дуслары искиткеч артистлыгы хакында сөйли. Ә мин аны гел – ясыймы-юкмы икәнлеген кешеләрдән ишеткәнче үк – рәссамдыр дип уйлап йөрдем. Сурәтле фикерләгәне әллә каян күренеп тора иде аның! Һәм, еллар узгач, ул ясаган рәсемнәрне күрдем дә таң калдым. Шагыйрь җанлы кеше рәсемнәре иде алар. Рәссамлык һәм шагыйрьлек һәрвакыт янәшә йөри шул.
Әле дә хәтерлим. “Әдәбият белеменнән кереш” фәнен укытканда, ул безгә иң яраткан шагыйрьләрдән берәр әсәр ятлап килергә кушты. Хәсәншина Гөлнур, ахрысы, Мәхмүт Хөсәенне белгәнлеген күрсәтте. Нигә аның шигырен сөйләдең, дип сорауга, бездә кунакта булганы бар иде, дип җавап биргәнлеге истә. Кызык бит: һәр аңлатма – күңелдә, ә менә кешесендә, сөйләгән әсәр атамасында буталырмын кебек куркыта. Күпчелекнең гел мәктәп дәреслегендә бирелгән шигырьләрне генә белүе, дәрестән тыш әлеге дә баягы аеруча М.Хөсәен әсәрләрен өйрәнүе Марсель Хәернасовичны бик аптырашта калдырды. Болар – билгеле әсәрләр, инде яңа булса, әдәби ноктадан караганда, авторларының чагыштырмача йомшаграк шигырьләре.
Мин Роберт Әхмәтҗановның “Кар кешесе”н ятлаган идем. Марсель абый, башын селки-селки, әллә ничә мәртәбә, молодец, дип әйтте, менә бит әдәбиятны чынлап аңлаучы-белүчеләр дә бар дип, миңа әллә нинди югары бәяләмәләр биреп, үтереп мактап ук ташлады.
Минем өчен Роберт Әхмәтҗанов иҗатының дөнья әдәбиятлары дәрәҗәсендә йөргәнлеген остаз шунда тоеп алды. Бәлки, ялгышамдыр, ни өчендер анда үземә карата әле тәүге мәртәбә шул сәбәпле мәхәббәт уяткан кебек булган идем. Ул дәресне бик җентекләп озаклап сөйли алыр идем. Без укытучым белән бу шагыйрь хакында рәхәтләнеп фикер алыштык.
Марсель абый, үзе дә талантлы кеше булгач, иҗатчы кешегә сокланып карый, аларны югарырак куя шикелле. Миңа бәясе дә нәкъ менә шуңа күрә югары булгандыр инде. Анда, алдарак та әйткәнемчә, талантларга хас барлык холык сыйфатлары күзәтелә. Бер яктан, ул үз бәясен белә. Икенче яктан, урта кул шәхесләр кебек башкалар ирешкәнгә көнчелек хисе белән карамый. Анда таланталрның киңкүңеллелеге бар! Ул нәкъ шундыйлар кебек тиз уйлаучан, әлбәттә, кызып та китүчән һәм, үз сүзенә бик нык ышанганга, әйткәнендә нык торучан. Минем белән аны тиз генә аудара алмассың! Марсель абый гаделсез яки күңеленә тигән нәрсәне тирән кичерә, озак вакытлар тынычлана алмый йөри. Башка кешеләр күңеленнән көнендә чыгарып ташлана торган вакыйгалар да анда тирән эз калдыра! Шопэнгауэр, Ломброзо һәм башка галимнәр иҗатчы, аның бигрәк тә талантлысы әнә шундый була дип исәпләгәннәр. Тарихтан моңа мисаллар бик күп. Достоевский, Горький борчу күңеллекләреннән, кичерешләр тирәнлегеннән гаҗизләнгәннәр. Марсель абый да шулайдыр шикелле.
Әйткәнемчә, Марсель абый шагыйрь җанлы. Юк алай гына түгел, чын мәгънәсендә шагыйрь. Галим булмаса, үзен, бәлки, әдәбиятта таныткан булыр иде ул. Шагыйрьләргә хас тоемчанлыкка, фикерләү сәләтенә, әдипләрдә очрый торган фәлсәфә эзлеклелегенә, анализ тирәнлегенә ия ул. Мондый шәхеснең югары уку йортында белем бирүе бик күркәм, филология факультетлары өчен бик мөһим дип уйлыйм. Андыйлар бармак белән санарлык кына. Бер карасаң, әдәбият гыйлемен дә асылда шундыйлар үстерә. И.Нуруллин, Х.Госман... алар да – әһле каләм.
Остазым дөньяны бик яратадыр төсле тоела миңа. Фән кешеләренең күпчелеге көндәлек тормыш мәшәкатьләре белән яшәүне читкәрәк куя. Марсель абый гаиләсеннән, дусларыннан, якташларыннан башка бәхетле булмас иде. Галимнәрдә сирәк очраган, без шагыйрьләргә хас тагын бер сыйфат бар анда: ул ялдан да рәхәтлек таба. Марсель абый оештырган мәҗлесләрдә җиңел, ясалмалылык юк.
Марсель Хәернасович элек-электән табын яннарында күзәтелә торган дәрәҗә алдында мөкиббәнлекләрдән югары тора белә. Аспирант чагымда ук аның юбилеенда катнашкан һәм башкалардан алда нотык тоткан кеше дә әле мин. Әлеге кичәгә берәр таланты белән аерылып торган өчен генә дә кайбер студентлар чакырылган һәм мөгаллимнәр арасында утырган иде!
Марсель абый күп укый. Ул көннәр буена китапханәдә утыра ала. Шулай булгач, ул күп белә дә. Аның укыганы кайберәүләрнеке кебек татар дөньясына кагылышлы әдәбият белән генә чикләнми.
Талант иясе ике гомер кичерә, дип, борынгылар белми әйтмәгән. Ул гади кешеләр белән бергә яши, ашый, эчә, алар кебек көндәлек проблемаларны чишә һәм, болар өстенә, үзе тудырган, башкалар иҗат иткән әдәбият эчендә дә гомер кичерә. Мин аңа шул гомернең озынлыгын телим.
Кафедра ишеген ачып кергәндә, тәрәзә кырыендагы урындыкта көрәнсу киемнәр арасыннан ап-ачык йөзнең, елмаеп, үз шигырем белән шаккаттырып:

Чөй син түшәмеңә, мине кочар өчен,
Чөй син болытларга, түшәмне юк санап, –

дип әйтүен көтәм. Яңа китабымны биреп тә өлгермәдем, ул инде укыган, матур җиреннән өзекләр исендә дә калган дип эчтән генә булса да ел арты ел шатланасым килә.
Безне сөендереп, үзегез сөенеп, яшәгез әле үзегез теләгән кадәр, остазым!

БУЙСЫНМАС ГОРУР ШӘХЕС

Сез беркемгә буйсынмаска килгән,
Табынмаска килгән һичкемгә,
Бер Алланың бары – колыдыр Сез,
Сез Инсандыр әле бу көндә.

Сүзегез дә туры, эшегез дә,
Йөзегез дә нурлы шул сәбәп.
Сездәйләрне каеш кебек бөкләү
Түрәләрдән килгән бер гадәт.

Әмма һичкем Сезне бөгә алмый,
Гомер яшәүләргә ни җитә!
Тәхет белән кемдер бәхте китә,
Тәхеттәме бәхет югыйсә?!

Сезнең бәхет җаныгызда яши,
Тәхетегез – фәндә, хезмәттә.
Тик беркемгә буйсынмас шәхес
Лаеклыдыр минем хөрмәткә.

Рифә РАХМАН,
Казан дәүләт университеты доценты, шагыйрә


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2012