Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдирләр: Гакыйль Сәгыйрев
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  


Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе
Каһарманнар

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әдипләр чаты

Сорагыз - җавап бирәбез
ExactSeek: Relevant Web Search
Amfibi Web Search & Directory

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Гакыйль Сәгыйрев

РУХ БӨЕКЛЕГЕ

Шагыйрь, прозаик, рәссам якташым Г.Сәгыйров турында язу нияте күңелемдә күптәннән яшәсә дә, каләмгә алынырга сәбәбе чыкмый торды. Ләкин теләк булганда форсат табыла, диләр. Баксаң, ул җитлеккән чорына, җитмешенә якынлашып килә икән. Шуны да истә тотып булса кирәк, Татарстан китап нәшрияты 2006 елда чордашымның барлык язганнарын диярлек, хәтта иң җете рәсемнәрен дә туплап, "Йөрәк сере" исемле тулы мәҗмугасын бастырып чыгарды. Җыентык язучының иҗат юнәлеше, эзләнүләр киеренкелеге, шәхси үзенчәлекләре, үсеш авырлыклары турында җитди сөйләшергә мөмкинлек бирә.

...2007 елның июнь азагында Нурлат районының Яңа Әлмәт урта мәктәбен 50 ел элек тәмамлаучыларның очрашуы булды. Тантананы оештыручы шул уку йортында белем алган, хәзер Мәскәү метросын төзүчеләрнең берсе, эшкуар Азат Вәлиен иде. Мәктәпкә, укытучыларына, сабакташларына кыйммәтле һәм истәлекле бүләкләр алып кайту өстенә, гармунда үзе уйнап, үзе җырлаган, сикереп чыгып биюгә дә оста булган Габбас абый улы үзенең һәм шәриктәшләренең күңелен күргән мәлдә, мин шыпырт кына мәктәп китапханәсенә юл тоттым. "Акыл мәгарәсенә" аяк баскан язучы халкының нияте гади инде аның: китапханәгездә ничә китап бар, гәзит-журналлар вакытында килеп җитәме, яшьләр классикларыбызны укыйлармы? Шул ук вакытта ул күзләре белән шүрлектән үз әсәрләрен эзли. "Сәет Сакманов" исемле роман-трилогиямне мәктәпкә бүләк иткәч, хуҗа ханым, миңа артык тыныч тоелган тавыш белән: "Безнең мәктәптә" күптән түгел шагыйрь Гакыйль Сәгыйров булып китте, бик матур очрашу үткәрдек, залыбыз шыгрым тулы иде, килгән кешеләрне көчкә-көчкә сыйдырды", дип сискәндереп куймасынмы! Әйтерсең лә, Гакыйль абыйсы күрше авылдан, "Тойота"сында җилдереп кенә килеп киткән.

Аяклары йөри, куллары әйбер тота алмаган, гомерен урын өстендә, инвалид арбасында уздырган кеше турында шулай әйтү иң әүвәл сәер тоелса, соңрак, "вәт без нинди, язмышка баш биреп, җебеп тормыйбыз әле", дип татар шигърияте өчен горурлык хисе дә уятты. Күз алдына китерәсез булыр: очрашуга килү өчен Гакыйльгә кемгәдер ялынасы, якыннарының вакытын аласы, шактый озын юлны үтәсе була бит. Әмма аны авырлыклар куркытмаган—килгән, очрашкан, күпме кешенең җанында киләчәккә өмет, яшәүгә мәхәббәт, тормышны ярату рухы тәрбияләп, иҗатка дәрт кабызган! Мондый фидакарьлеккә мөкиббән китмичә, сокланмыйча мөмкинме соң?!

Миңа нәкъ ун ел элек Г. Сәгыйров белән очрашырга да насыйп булган иде. Карлы-буранлы февраль аенда, ул чордагы премьер-министр урынбасары Илгиз Кәлимуллин Гакыйльнең 60 яше уңаеннан бер төркем язучыны Мәләкәскә (шәһәргә көчләп кушылган Димитровград исемен әйтергә тел әйләнми) алып барган иде. Ерак сәфәргә чыгучылар арасында Г. Ахунов, Р. Фәйзуллин, Р. Мөхәммәдиев кебек каләм осталары булуы хәтердә. Дөрес, татар язучылары, журналистлары вакытлы матбугатта күренә башлауга, Г. Сәгыйровны болай да игътибарсыз калдырмадылар. Үткән гасырның алтмышынчы елларында, хәзер "Чаян" журналының баш мөхәррире Р. Зәкиев "Социалистик Татарстан" газетасында шагыйрьнең шәхесе һәм иҗаты белән таныштырган мәкаләсен бастырган иде. 1968 елда А. Расих, Г. Зәйнашева, Роберт Әхмәтҗанов һәм Р. Зәкиевләрдән торган төркем Г. Сәгыйров шул чорда яшәгән Фәйзулла (Самара өлкәсе) авылына барып чыгалар. Очрашудан алган тәэсирләре, хисләре белән А. Расих "Иҗат уңышлары телибез сиңа, Гакыйль" исемле мәкаләсендә (хәзерге "Казан утлары", 1969, 1- сан) уртаклаша.

Безнең төркемне дә Г. Сәгыйров ифрат җылы каршылады, барыбызны да танып, исемнәребезне әйтеп, мескенләнмичә, кызгану, ташлама таләп итмичә, уйнап-көлеп сөйләште, арбасы белән сәхнәгә күтәргәч тә, ул үзен иркен тотты, Татарстан хөкүмәтенә, Язучылар берлегенә кайгыртулары өчен рәхмәтен әйтергә дә онытмады. Аның елмаюга әзер йөзе, соры күзләренең көлемсерәү катыш сынаулы карашлары әле һаман хәтердә, күңелдә.

Аерым язмаларда, әдәби җыеннарда исеме телгә алынгаласа да, ул—бүтән чордашлары, каләмдәшләре белән чагыштырганда әдәби тәнкыйть игътибарыннан читтәрәк кала килгән шагыйрь. 2006 елда чыккан "Йөрәк сере" җыентыгындагы яшәү көче бөркеп торган лирик аһәңле, акыллы шигырьләр, романтик рухлы рәсемнәр, тезмә һәм чәчмә юмористик парчалар дөньясында яшәгәндә исә, аларның ничәмә дистә еллар урын өстендә яткан кеше тарафыннан иҗат ителгәнлекләре башыңа да килми! Үзе турында язганда да, язмышына рәнҗеми, үпкәләми шагыйрь. Гап-гади мантыйк буенча да Гакыйль авыруларыннан иза чигүе, ялгызлыктан интегүе турында язарга, табигатьнең үзенә карата күрсәткән мәрхәмәтсезлегеннән, язмыш җәбереннән зарланырга тиеш иде шикелле. Дөрес, "Көрәшергә җитми көч-куәтем", "Чынаягым төште, чәлпәрәмә...", "Ник нуры караңгы кояшның..." кебек сагышлы шигырьләрендә аның җан әрнүе үзеннән бәйсез рәвештә диярлек тышка бәреп чыга. Әмма әнә шундый шигырьләрендә дә ул тормыштан яктылык, матурлык, киләчәккә өмет, шәфкать нуры эзли, дошманнарны яхшы якка үзгәртү ("Дошманнарым күп булмасын өчен Әйләндерә барам дусларга"), чәлпәрәмә килгән чынаякны гамәлгә яраклы итү ("ябыштырып куйсак икән бергә!") турында хыяллана. Әйе, бер кеше дә язмышын үзе сайлап алмый. Аллаһ үз колларын туктаусыз сынар, иң яратканнарына кайгы-хәсрәтне күбрәк җибәрер, диләр бит... Авырлыклар басымына чыдар хәле калмаганда, шагыйрь юмор, ироник караш кабырчыгына яшеренә ("Ә язмыш елмаеп көтте, хәйләле күзен кысып"—"Тунлы Мәхәббәт"^ "Әтәч өенә йөгергән тиешле сабак алгач"—"Өтек әтәч").

Бәлки ялгышамдыр, әмма көчле рухлы Ф. Яруллин, Г. Сәгыйров кебек чыдам холыклы каһарман шәхесләребез үз дөньяларына бикләнеп, үз борчуларына артык игътибар бирсәләр, татар халкы вакланыр, милләтебез тарихи горурлыгын югалтыр иде кебек. "Ходай үзе биргәч, миңа шундый йөрәк, Дога дип тә җырлар язам, ярый, димәк?!—ди Г. Сәгыйров "Сөю-сөелү турында..." исемле шигырендә. Сүзләрдән "энҗе" коя белү сәләтен ул югарыдан бирелгән илаһ дип саный, ритмик буыннарны тәсбихка тезә алмаганнарын да рәнҗетми: "Яза белмәгәннәр өчен күкләр яза".
Кайтарып булмый ла үткәнне, 
Оныт син—бел, егет, әйткәнне... 
Ничек мин юк итим Күңелем түрендә Хисләрдән коелган һәйкәлне?..
Шагыйрьнең бөтен иҗаты үз-үзенә "хисләрдән коелган һәйкәл", дияр идем мин. Тормышны чиксез ярату, аның һәр мизгелен Аллаһ бүләге дип кабул итү әнә шундый хисләр муллыгын тудыра.

Кеше, шагыйрь фикереңчә—табигатьнең таҗы, иң югары казанышы.
Шөкер әле мин бер чәчәк түгел, 
Шөкер әле мин бер бөҗәк түгел. 
Шөкер әле мин бер кош-корт түгел, Шөкер әле мин бер ерткыч түгел. 
Шөкер әле күкләр тарафыннан 
Кеше итеп җирдә яратылган. 
	("Шөкер әле мин...")
Лирик зат үзенең Кеше булып тууына, Кеше булып яшәвенә сөенеп бетә алмый. Раббыбыз сине кеше итеп яраткан икән, бу бөек исемне кош-кортлар, бөҗәкләр, ерткычлар дәрәҗәсенә төшермичә, башка җан ияләренә үрнәк булып яши белергә дә тиешсен! Камил инсан турында уйлануларын, фаразларын шагыйрь башка шигырьләрендә дә дәвам иттерә. Мәкаль-әйтемнәрдән, чичән шагыйрь Акмуллалардан иңгән хикмәти төгәллеккә омтылып, юлның беренче сүз-тезмәләрен кабатлау—зиһенгә сеңдерү аша төп фикерен төгәл һәм ачык әйтеп бирүгә ирешә:
Бай булырсың малың белән, 
Юмарт булсаң яканың белән, 
Юмарт булсаң малың белән, 
Бай булырсың җаның белән.
	("Бай булырсың...")
Бу шигырь мисалында Гакыйльнең бөтен ижатына хас бер үзенчәлекне искәртеп «ситү мөһим. Һәр шагыйрьнең табигатенә, рухына якын, хисләр ташкынын сыйдырырдай, кайта-кайта үстерә килгән алымнары була; алар Г. Сәгыйровта да бар. Шуларның берсе, еш очраганы—шигырьләрнең мәгънәви җегәрен ачуга буйсынганы—юл башыңдагы сүзләрне кабатлау, эчке кафия, ягъни анафора ысулы. ("Шөкер әле—шөкер әле", "Бай булырсың—бай булырсың"). «Хәйран калам мин үземә үзем..." шигырендә һәр куплет башында кабатлана килгән "Хәйран калам", "Ә мин, җүләр", "Рәхмәт сиңа" тезмәләре шигырьгә үзенә бер нәзәкатьлек, ритмик төзеклек рухы бөркиләр. "Ике чибәр" ("Берсе, берсе), "Бу дөнья бит минсез торган кайчандыр..." ("Бу дөнья бит, бу дөнья бит..."), "Сагыш тулы коңгырт күзләрендә..." ("Сагыш тулы, сагыш тулы") кебек шигырьләрдә анафора алымы шигъри кичереш агышына юнәлеш биреп, фикер-хисне бер җепкә тезеп бара.

Г. Сәгыйров эзләнүләренең янә бер үзенчәлеге (анысы, бәлки, аның рәссамлыгыннан килә торгандыр) бер карауда әһәмиятсез күренгән детальдә мәгънәви борылыш, тирән эчтәлек эзләү. "Куллар" шигыре—шуның ачык мисалы. Кешенең кулы кылган яхшылыкларына яисә тискәре гамәлләренә карап хуҗаларының кем икәнлекләрен, хәтта рухи йөзләрен билгеләүдә ачкыч була ала икән:

Бар арада көчле куллар, таза куллар, 
Башсызлыкка бирелеп китеп азган куллар; 
Озын куллар, кыска куллар, оста куллар, 
Иптәшенә яшерен яла язган куллар. 
	("Куллар").
"Кара айгыр" шигырендә шагыйрь үзәк образ-детальнең мәгънәви офыгын киңәйтү аша гомумиләштерелгән нәтиҗәгә килә: "Һаман әле кешеләрнең тыныч сулыш алган көне юк". Миһербанлылык, ярдәмчеллек, кимсетелгәннәр турыңда онытмау кебек әдәбиятның үзәк юнәлешен Г. Сәгыйров үзенчә үстерә, яңа шартларда дәвам иттерә, яшәүне бары тик ләззәт алу, башкалардан өстенлеккә ирешү дип уйлауны кабул итми. Акчага, «сары шайтанга» табынган кеше дөньяга аклык, яктылык өстәми һәм башкалар өчен кызыклы шәхес булудан туктый. Шагыйрь үз китабын чыгарышу гозере белән "Бер бай әфәндегә" килә. Тик Сембер бае "балык сыман шома" булып чыга, башкалар белән киңәшү, өенә кайтып уйлап карау вәгъдәсеннән ерак китми. "Китап! Китап диеп", ялынып, түбәнсенеп, соранып йөргән зат үзенең олы халык баласы булуын, аткан уктай сүзенең абруен исенә төшереп, тәүбәгә килә һәм үз биеклегендә кала ала:
Гомеремдә булмас хәлгә җитеп, 
Бирештемме җиңәр көчем бетеп? 
"Китап " диеп сиңа килгән идем, 
Горур җаным аша үтеп...
	("Тәүбә").
Камил инсан үз халкын, аның яшәү рәвешен ярата белергә, төп байлыгыбыз— телебезне—киләчәк буынга калдырырга тиеш, ди шагыйрь. Шул дөньяви вазифаларын үти аямаганнардан усал итеп көлү дә аңа килешә. Хис, кичереш үсешенә караганда шагыйрь акыл җебенең эзлекле хәрәкәтенә, рационалистик фикергә, хикмәтле сүзгә өстенлек бирә, йөрәк ярсуын, җан әрнүен афористик юлларга чыгара.
Яшь буыннар
тарта алга—хәрәкәткә,
Карт буыннар
тарта ялга—караватка.
	("Яшь буыннар"). 

"Эссе" дип зарландык кичә, 
Бүген—салкын,—зарланабыз. 
Кемгә генә ничек кенә 
Ярап бетсен бер Аллабыз?..
	("Эссе дип...")
Татар шигъриятендә Кол Гали, Кандалый, Тукай, Такташ кебек бөекләребез иҗатыннан юл алган реалистик алымнарның берсе—илһам чыганагын исемгә чыгару. "Әлфиягә", "Гөлфиягә", "Рафиләдән" кебек татар хатын-кызларының күркәм исемнәре белән аталган шигырьләрендә Г. Сәгыйров та бөеклекне, галилекне күктән эзләми, чын матурлыкны якын-тирәдән таба, һәркайсы үз гүзәллеге, үз язмышы белән кадерле, күңелдә уелып калырдай образлар тудыруга ирешә.
Исеңдәдер эле үсмер еллар, 
Онытыла белми үткәннәр. 
Без утырткан нәни ак каеннар 
Күптән безне узып киткәннәр.
	("Рафиләдән...").
Заманында аңа матур чәчәк бәйләме бүләк итеп, күңелендә өермәле, ялкынлы хисләр дулкыны, онытылмас хисләр уяткан Кызны шагыйрь нәкъ халык җырларындагыча, гомуми бизәкләр ярдәмендә, йөзен гөлләргә, ал таңнарга тиңләп, романтик биеклеккә күтәреп сурәтли:
Күзләреңә сихри төннәр 
серлелеге тулган кереп; 
Алсу йөзең роза гөлләр 
чәчәк аткан ал таң кебек—... 	("Әлфиягә")
Әмма тышкы чибәрлек һәм ярата белү генә үзеннән-үзе кешене бәхетле итә алмый икән әле. Яшәеше ал да гөл булырга тиешле Гөлфия үзе дә сизмичә, "иренә кол" булып яши, иң авыр вакытта да "ачы яшьләрен" коюдан, елап-сыктап юанудан уза алмый. Кайгы-хәсрәтне, бала мәшәкатен яратмаган иренен балалар үстерү турындагы "хыял-өметенә" киртә куюы аркасында ул ялгызлыкка дучар ителгән.

Кимсетелгән, рәнҗетелгән, тормышы кайсы ягы беләкдер китек язмышлы кешеләргә игътибар Г. Сәгыйров иҗатының буеннан-буена сузыла. Битарафлык— аның җан дошманы. Ятим балалар, ярдәмгә мохтаҗ өлкәннәр, гомумән тибәрелгән бәхетсез кешеләр турында ул кайта-кайта, чын гуманист буларак яза.

Картлар йорты, 
Чиксез кайгы-хәсрәт тулы 
Монда эләккән һәрбер җанның 
Соңгы юлы.
	("Картлар йорты").
Кешенең олы мәңгелектә бер тапкыр бирелә торган гомерен өзүне ул иң зур җинаять дип саный. Шагыйрь Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны олылап, зурлап искә алса, Чечен сугышы кебек кешене үтерүгә корылган мәгънәсез афәтне каһәрли ("Чечня—18.04.02", "Мәргән кыз", "Сугыштан соң бөтенебез өчен..."). "Этләр сугышы" шигырендә ул явыз кешеләрнең канына сеңгән рәхимсезлекнең психологик нигезләре, "серләре" турында уйлана:
Мәрхәмәтсез, һич аяусыз микән 
Кешеләрнең җаны шулкадәр? 
Ялгышамдыр, бәлки... Талаш... этләр... Акылыннан шашкан адәмнәр... 
	("Этләр сугышы"). 
"Яныма килә бер песи..." исемле сигез юлдан торган парчада ялгызлыктан иза чиккән лирик герой янына песи килеп "мыр да мыр" итеп сырпалана, иркәләнә. Шул күзәтүдән икесенә дә кагылышлы нәтиҗә ясала:
Минем җаным кебек ул да 
]Назлануга мохтаҗдыр.
Т. Сәгыйровның иҗат алымы сюжетлы шигырьләрдә, реалистик өслүбтә тулырак ачыла. Дөрес, артык "тормышчан" әсәрләрендә ул материал "каршылыгын" җиңә, аны кичереш дулкынына буйсындыра алмый интегә. "Ике чибәр", "Тәбә", "Каршы алган", "Картаймаган" кебек шигырьләрендә, "Әткәй гармуны", "Ул еллар" исемле ярым автобиографик поэмаларында вакыйга колы булу үзен сиздерә. "Дәва юк шул..." дүртактлылыгында артык акыллы күренергә тырышу исә коры дидактика ярларына алып чыга:
...Дәва юк шул картлыктан. 
Килми ул дәва юктан 
Ул килә—кайчан үзең 
Аңа ирек бирәсең.
Әдәби осталык җәһәтеннән чыгып бәяләгәндә, Г.Сәгыйров иҗатына заманчалык, символлар, шигъри кодлар, фәлсәфи тирәнлек, аң төпкеленә "төшү" җитешми, анда барысы да ачык, аңлаешлы дип дәгъва белдереп булыр иде. Әмма аның гаҗәеп сабыр, фидакарь, тормыш ваклыкларыннан өстен, мәрхәмәтле, кешеләргә, табигатькә, җиһанга игелекле лирик каһарманы белән таныша-аралаша торгач, кайбер чатаклыклар турында онытасың.
—Вакыт нигә гомерләрне
утлы мизгелләргә бүлдең?
Берсе—шатлык,
Берсе—яшәү,
Берсе—улем...
Бәлки, менә бу мизгелдә
берәү мохтаҗ җылы сүзгә?
	("Тик бер мизгел...")
Шагыйрь "Кәр шигырем уйларымның чыны—Тормыш көзгесенең кыйпылчыгы" дип язса да, ул чынбарлыкны гади күчерә, җирдән "шуышып бара" дигән нәтиҗә ясарга ярамый. "Уйларымның чыны" вакыт һәм ара, яшәү белән үлем, мәңгелек белән мизгел, ялган белән дөреслек кебек катлаулы күренешләргә мөнәсәбәтне дә үзенә сыйдыра.

Табигать ямен, аның кабатланмас бизәкләрен сурәтләгәндә шагыйрь ак төскә өстенлек бирә. Сафлык, чисталык, рухи матурлык символы булган ак төс күңелләргә нур бөрки. "Кырлар кышны...", "Ак чишмә", "Көзге этюд" шигырьләрендә ак төсне сынландырганда нечкә зәвыклы рәссамның «зиһен уены» сизелә. Беренче шигырьдә кышның талгын матурлыгын сурәтләүдә халык җырларына хас 7-7 үлчәве иң кулае булса, "Ак чишмә"дә җир астыннан көмеш тәңкәләрен сирпеп, биеп килеп чыккан суны сурәтләгәндә йөгерек ритмның алга чыгуы, шигырь юлларын чишмә чыңына яраклаштырып бүлгәләү аклана.

Тау эче
Караңгы,
Ул шунда
Яралды...
Иректә-иркендә
Тотынды җырларга
	("Ак чишмә").
Ә мәхәббәт, шагыйрь уенча, пакьлек, гүзәллек, якын кешеңә тугрылык кебек төшенчәләрне эченә ала: "Сафлык кына бирә ала сөю шатлыгының чын ямен" ("Сафлык кына...). Лирик геройның күңеле бик нәзберек, ул, җан тибрәлешләренә игътибарлы, мәхәббәтнең иң олы илаһи хис икәнлегенә ышанычы мәңгелек аның.
Күпме еллар агым хәрәкәттә 
мәңге тынмас Идел төсле без, 
Мәхәббәттә мең ел яшәсәк тә 
сүнмәс безнең сөю хисебез.
	("Бер мизгелгә карт бер карчык булып... ")
"Син эгоист", "Кайвакыт син—тиран: Тик синең үтәлсен теләгең!", Син "тәмуг ялкыны", дип зарлангандай, "мәхәббәтне" әрләгәндәй булса да, шагыйрь бу көчле тартылуны йөрәкнең иң "күркәм тойгысы" дип олылый. Сөеклесен югалткан, татлы хыяллары чәлпәрәмә килгән мизгелләрне искә алу исә аның өчен авыр, газаплы, әрнүле чак:
Әй, язмыш, нигә син мине 
бер ялкынсыз яндырасың? 
Бу җанымны ник һәр көнне 
Кара кисәү калдырасың?
	("Әй, язмыш...").
Әйе, нинди генә нык ихтыярлы, көчле булмасын, адәм баласы таштан ясалмаган. Башкалар бәхете өчен сөенеп утырганда, аңа үз язмышы, сөю-сөелү бәхетен татып өлгермәве капылт исенә төшә дә, бәхет җылысын боз салкыны кысрыклый:
Сөю-сөелү дигәннең 
Назларын алыйм каян? 
Төннәрендә туңа тәнем, 
Ялгызлыктан җылый җан.
	("Сөю-сөелү дигәннең...").
Г. Сәгыйров "язарына илһамны" авылы Фәйзулла болыннарыннан, җиләкле аланнарыннан, кендек каны тамган уңдырышлы җирдән алса, фәлсәфи тирәнлекне дини-мифологик катламнан эзли. "Мәхәббәт шаукымы", "Нух көймәсе" шигырьләре—шул юнәлешнең ачык үрнәкләре.

Табигый сәләте, фикерләү үзенчәлекләре, хисси дөньясының чакыруы белән шигырьгә тартылып торса да, Г. Сәгыйров чәчмә жанрда да көчен сынап карый. Ул прозасында үзе күргән-белгән, башыннан узган хәлләрне тасвирлауга, документаль башлангычка, төгәл, кыска җөмләләргә өстенлек бирә. Төрле эчтәлекле язмаларын автор "парчалар" дип атаган. Кечкенә бер вакыйганы, хикмәтне, зиһен уенын, ишек ярыгыннан "күзәтүләрне" эченә алган чәчмә әсәрләре арасында, "Ай тозы", "Кара икмәк", "Бәхетле җан", "Нәрсә килеп чыкты?" кебек әхлакый-тәрбияви максатка буйсынган уңышлылары яныңда, телдән сөйләнелә торган тәмсез мәзәкләр дәрәҗәсендә генә калган "Танып калган", "Үткен нәрсә", "Бичура" кебекләрнең дә җыентыкта урын алуы аңлашылып бетми.

Бер хастаханәдән икенчесенә күчеп йөрүен, табибларның, шәфкать туташларының үзенә, башка чирлеләргә мөнәсәбәтен, күршесендә яткан авырулар язмышын үзәккә алган "Елавык көннәр хатирәсе" исемле автобиографик язмалар күңелдә уелып кала. Автор чорыбызга бәяне чирлеләр белән аралашу, аларның үз язмышлары турындагы бәяннары аша бирә, рухи халәтебез турында уйлана, нәтиҗә ясый. Бу язмаларында хикәяче психологик анализ алымнарын иркенләп эшкә җигә. $ Г. Сәгыйров кешеләр арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләр, әдәп-әхлак кагыйдәләре турында уйлана, аерым алганда, "матурлык" төшенчәсен төрлечә аңлау мәсьәләсенә туктала. Берәүнең өенә килен төшерүен ишеткәч, кешеләр "уңганмы", "акыллымы" дип сорамыйлар, ә "матурмы" дигән сөальне бирәләр икән. Бу халәтне автор үзенчә аңлата. "Матурмы?" дип төпченүнең төп сәбәбе шундадыр: матур кешедән начарлык көтелми, ни өчендер ул уңган да, чибәр дә, ягымлы да, мәрхәмәтле дә булырга тиеш кебек тоела. Чөнки матурлык дөньядагы бөтен яхшылыкны, гүзәллекне үзенә сыйдырган шикелле... «Кешенең эчке матурлыгы тиз генә ачылмый, күңел гүзәллеге, рухи байлыгы соңрак кына беленә".

Авторның янә бер күзәтүе үзенчәлекле. Янәшә ятып дәваланучы Андрей үзенең олы мәхәббәте, өйләнешкәч фатирлы булуларын, балалар үстерүләре, әмма хатыны акчалырак эшкә күчкәч, көйле тормышларының пыран-заран килүен сөйли. Хатынының хыянәте аркасында килеп туган фаҗига турында бик киңәясе килмәсә дә, авыр йөкне индә озак тотып булмагандай, күршесе йөрәк өзгәләнүен үзендә генә калдыра да алмый. Әлеге ирнең бу халәтен автор болай тасвирлый. "Вак-төяк эшләрен алдан тәмамлап, иң кыенына керешергә җөрьәт итә алмыйча аптыраган кеше шикелле, Андрей да банкыдай су салып эчте, мендәрен рәтләп салды".

Хастаханәдән чыккач та кайберәүләрне "олы хәсрәтләр кочак җәеп" каршы ала бит әле. "Яшәү барышында очраган төрле кыенлыкларны, башка төшкән кайгы-хәсрәтләрне җиңү, алардан өстен чыгарга омтылу күп көч таләп итә... Барысын да үзен өзелеп, әрнеп, бәгырең аша, йөрәгең аша үткәрергә кирәктер".

Г. Сәгыйров шигъри эзләнүләрендә реалистик өслүбкә өстенлек бирсә, рәсемнәрендә ул—югарыга, яктылыкка ашкынган, табигатьтә яшәү чыганагы, илаһи матурлык эзләгән романтик. Язучылар төркеме Мәләкәскә сәяхәт кылган көнне Г. Сәгыйровның авызына карандаш кабып, тушька манып ясаган рәсемнәренең тулы күргәзмәсе оештырылган иде. Без аларны могҗиза, гаҗәеп бер тамаша кебек карап йөрдек. Сурәтләрдә—табигать һәм кеше яшәешенең төрле мизгелләре, бер карауда күзгә чалынмый торган төсмер, нюанслар... Аларда рәссам Г. Сәгыйровның сиземләү сәләте, күзәтүчәнлеге таң калдырды.

...Гакыйль Сәгыйров иҗатының киң катлау укучыга артык таныш булмавының мәгълүм сәбәпләре бар. Бердән, ул шигърияткә җитез аргамакта килеп кермәде, соңарып басыла башлады. Икенчедән, шагыйрь башкаладагы җанлы әдәби процесста катнашудан мәхрүм, аның шигырьләре-җырлары сәхнәләрдән яңгырап, аларга сүз әйтелә торса, өслүбе чарланыр, җирсү хисләрен, шигъри гайрәтен чагылдыру юлларын төрләндерер иде. Каһарманыбыз Ф. Яруллинныкы кебек янында Нурсия ханымдай олы җанлы ярдәмчесе, киңәшчесе, сөеклесе булса, хисләре кайнап тору өстенә, китаплары да ешрак нәшер ителер иде. Мәгәр, ничек кенә булмасын, татар халкының чыдамлыгына, үҗәтлегенә, талантына үрнәк-мисал булып, милләте, туган теле, киләчәк мәнфәгатьләре турында җан атып яшәүче ерактагы якын кардәшебез—Гакыйль Сәгыйров дигән сынмас-сыгылмас рухлы, батыр шагыйребез бар!

Тәлгат Галиуллин
"Казан утлары" № 2, 2008.




© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013