Бүген Нихром браузерын куеп карагыз |
Эзләү: =>
Әдипләр: Марсель БАКИРОВ
   
  |    |  


Башка проектлар


Веб-дизайн белән мавыгучылар өчен электрон журнал
Аргамак журналы битләреннән
Авыл утлары газетасы битләреннән
Яшь әдипләрнең Мөслимдәге Зөлфәт клубы
Зөлфәт cайты
Мөслим районы Насыйп яр сайты
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Айдар Хәлим сәхифәсе
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Барый Ислам
Мәдүнә сәхифәсе
Татар сайтлары
Татар әдәби телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр
Әхмәт Дусайлы сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Таткнигафонд
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Электрон татар китапханәсе

Шәһри Чаллы гәзите
Звезды Татнета 2010 - конкурс интернет-проектов

Безнең рейтинг


PR-CY.ru
Марсель Бакиров

РУХИЯТ ЭНҖЕЛӘРЕН ҖЫЮЧЫ

Бу чуар тормышта һәрьяктан бәхетле булу җиңел түгелдер. Тишекләрне ямарга булышучы туган-тумачалар, кайгысын да, шатлыгын да уртаклаша белгән ышанычлы якын дуслар кирәк. Минем өчен шундый кешеләрнең берсе – филология фәннәре докторы, КДУ профессоры Марсель Хәернас улы Бакиров.

Аның белән танышуның кечкенә генә бер мизгеле әле дә булса минем күңел түрендә кадерле һәм якты бер истәлек булып саклана. Минем иҗатымда, хәтта шәхси тормышымда да Марсель Хәернасовичның уңай йогынтысы зур булды. Каты авырып хастаханәдә ятканда бал корты кебек тутырынып яныма очып килүче дә, яңа гына табадан төшкән музыкаль әсәрләремне тыңлап фикер әйтүче дә, гаиләбездә бозылышып киткәндә татулаштыручы да ул булды.
Зур галимнәргә гадәттә әтисенең исемен дә кушып эндәшәләр. Казан дәүләт университеты профессоры, хәтта академик исемен алу дәрәҗәсенә ирешкән Марсель Хәернасовичка, минем белүемчә, студентлар һәрчак үз итеп “Марсель абый” дип эндәшә. Бу инде аның һәрвакыт ачык йөзле, кече күңелле, авыл кешеләренә генә хас гадилеге белән бәйледер. Саф авыл тәрбиясе алган Марсельгә Ходай Тәгалә күркәм сыйфатларны мулдан биргән. Шуларның берсе – эчкерсезлек. Үзенең эчкерсез булуыннан зыян күргәнен әйткәне юк аның. Чөнки табигать аңа шул эчкерсезлеге янына тагын бер күркәм сыйфат – үҗәтлек тә биргән. Ул башлаган эшен зур үҗәтлек белән ахырына җиткерә торган гаять эшчән зат. Соңгы елларда гына дөнья күргән һәм киң җәмәгатьчелек тарафыннан хупланган берничә зур фәнни хезмәте аның ташып торган энергиясе һәм тынгысыз җан булуы турында сөйли. Фән юлында төрле каршылыкларга да очрагандыр, бәлки. Әмма ул һәрвакыт аягында нык басып кала белде, үзен дөньяга сыеша торган кеше итеп танытты.
Университетның татар теле һәм әдәбияты бүлеге студентларының аңа булган ихтирамын мин ерак төбәкләрдәге татар авылларына оештырылган фольклор экспедицияләре вакытында ачык тойдым. Иҗатчы-музыкант буларак мин ул экспедицияләр вакытында Марсель һәм аның студентлары белән бер табактан ашап-эчеп, аларга фольклор җыюда булышлык күрсәткән кеше. Шул вакытларда ук аңа күңелем якыная башлаган иде инде. Бу экспедицияләр вакытында Марсель үзенең шәкертләрендә халык иҗаты җәүһәрләренә мәхәббәт уятып кына калмыйча, аларга төрки-татар рухияте сыйфатларын да сеңдерергә тырыша иде. Чисталык, пөхтәлек, тыйнаклык, бигрәк тә иптәшлек-дуслык турында студентларның колагына даими рәвештә тукып тора иде. Шуңа күрәдер дә әле күптән түгел генә авыл мәктәпләрен тәмамлап, университетта укый башлаган балаларның аңа якын итеп “Марсель абый” дип эндәшүе һәм нык хөрмәт итүе бер дә гаҗәп түгел.
Берәүләр үзләренең кыска гомерле “җиһан күбәләге” генә булуы турында онытып, чиксез байлыкка омтыла. Ә икенче берәүләр Марсель кебек, акча-макчага һич кызыкмыйча, китапханә тузаннары эчендә рухият энҗеләре эзләүдән җан рәхәте ала. Табышларыннан шатлык хисе кичерә. Бу көннәрдә 75 яшен тутырган олуг галим Марсель Хәернас улы да әнә шундый рухи байлыкка ия. Олуг юбилеең белән, исән-имин бул, дускай!

Марс МАКАРОВ,
композитор-музыкант.


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2012