Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдирләр: Якташыбыз Рифә Рахман
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  


Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе
Каһарманнар

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әдипләр чаты

Сорагыз - җавап бирәбез
ExactSeek: Relevant Web Search
Amfibi Web Search & Directory

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Рифә Рахман
Якташыбыз Рифә Рахманны укучыларым башкалардан һәрвакыт аерып куя. Яратып, кыңгырау тавышлы апа, диләр, тагын кайчан дәрескә килә инде дип аптыраталар. Ул биргән мастер классларда утырган теләсә кем язучы булып китә аладыр шикелле. Елмаеп кына сөйләсә дә, дәресне уен-көлке белән кушып алып барса да, зур тормыш дәресләре бирә, югары иҗат тәҗрибәсе белән уртаклаша Рифә ханым. Теләсә кайсы прозаик текстны, фәнни мәкаләне турыдан-туры шигырьгә әйләндереп сөйләүче бердәнбер каләм иясе дә ул, мәртәбәле сәхнәләрдә артистларны уздырып шигырь укырлык талант иясе дә. Әтисе, әдәбият укытучысы, үзе дә менә дигән шигырьләр язган Фатхрахман абый Сабирҗановны да шундый булган, диләр.
Рифә Рахманга сокланмый, аны яратмый мөмкин түгел. Мин гомер буе аның уйлау, эшләү тизлегенә шаккаттым. Көндәлек ирләр эшен дә, хатын-кызныкын да бердәй булдыру өстенә, мең төрле һөнәргә ия, ничәмә-ничә иҗатта, теләсә үзен күрсәтә алырлык шәхес ул. Аны идеяләр генераторы дип атарга да, чисталык машинасы дип санарга да була.
Көлеп кенә торса да, һәркемгә ачык булса да, Рифә Рахман һәр сәгать, һәр минут тирән борчулар белән яши шикелле тоела. Ул аның ягымлы күзләренә чыккан, ул аның язганнарында ачык чагылыш таба.
Рифә Рахманның шигърияте, тормышчанлык белән җанга якын, прозасын да халык шуңа үз итә дип уйлыйм. Анда уйлап чыгарылган сюжетлар очрамый, ә менә шигырь яза башласа, иҗат фантазиясенә урынны ул мулдан бирә. Әсәрләрен укыганда укучы күз алдыннан тасвирлаган күренешләр ки-нокадрлар кебек узса да, алар шагыйрь аңында хыял тудырган хәл-хәрәкәтләр. Рифә ханымның үзе әйтүгә караганда, ул аларны үзе дә күзаллап, чит кеше тексты кебек үк ишетеп яза, әмма җаны аша уздыра икән.
Ихласлылык бөркелеп торган иҗат дип әйтер идем мин Рифә Рахманның һәр өлкәгә караган әсәрләрен. Бүгенге укучы әнә шул ихласлылыкка сусаган. Рифә каләменнән төшкән беренче җөмлә үк һәр хикәясе каймасына бөтерә дә алып кереп китә... Шигырьләрен укый башлыйсың, синең хакта, танышларың хакында язадыр, һәркемнең җанын ачып укыйдыр шикелле.
Рифә янында кайвакыт юк-бар сөйләп утырган кебек кенә буласың, ул аннан шул ара хикәя дә язып куя. Мин сөйләдемме моны, дип аптырап та каласың. Рифә теркәгән сюжетларда арасында минем танышларым, аларның гыйбрәтле язмышлары да бар. Син сөйләгән бик күп вакыйгалардан иң кирәклеләре генә сайлап алынган, өстәлгән, ялганган булырга да мөмкин. Галимә һәр проза әсәренә әдәбият гыйлеме таләпләреннән генә якын килә. Аның хикәя-повестьлары композицион камиллек, идея бөтенлеге, фикер логикасы, үзенчәлекле дә, типик та образлары белән истә кала. Аларда артык күренешләр, кирәкмәгән әдәби детальләр юк, текстның һәр берәмлеге гомуми идеягә хезмәт итә.
Авыр чакларда Рифә шигырьләрен укыйм, дип әйтүчеләр күп. Бер генә кеше шулай дисә дә, һәр шагыйрь бәхетле булыр иде. Мин мондый бәхетнең аны гомере буе озатып баруын телим.

Зөмәрә ҖИҺАНШИНА,
Татарстанның атказанган укытучысы, Кукмара.
"Мәйдан" № 9, 2012.


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013