Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдирләр: Рифә Рахман
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  


Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе
Каһарманнар

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әдипләр чаты

Сорагыз - җавап бирәбез
ExactSeek: Relevant Web Search
Amfibi Web Search & Directory

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Каләм гомер озайта

Рифә Рахман
Казан федераль университетының татар әдәбияты кафедрасы доценты, тәнкыйть мәкаләләре, гыйльми китаплар авторы - Рифә Рахман берәүне дә кабатламаган фикерләү рәвеше, халыкчан теле белән күңелләрне әсир иткән шагыйрь, прозаик буларак таныш. Инде укырга кергәнче үк язган, башлангыч сыйныфларда укыганда ук әсәрләре вакытлы матбугатта дөнья күргән һәм үсмерлек чорында республика күләм билгеле булган Рифә апаның иҗаты һаман да үсештә, үзгәрештә. Аның әдәби сандыгында һәр жанрга караган әсәрләр җитәрлек булса да, ул барыбер дә күбрәк шигырь яза дип беләм. Ел саен китап арты китап чыгармау әле ул шагыйрә каләме кәгазь битләреннән йөгерүдән туктады дигән сүз түгел. Эш шунда: җиңел, күктән төшкәндәй яисә уйнагандай гына язса да, һәрбер әсәрен чыгарам дип кайгыртып йөрмәгән, хәтта бик яхшыларын да саклап та тормаган, дәрәҗәләргә, мактауларга омтылмаган, аларны кешеләр үзләрен башкалардан аерып куяр өчен уйлап тапкан вакытлы дөнья шатлыклары дип санаган кеше ул. Аныңча, муенга лаексыз асылган, күкрәккә бары тик утырган урыннан гына файдаланып тагылган орден-медальләр өчен бервакыт, һичшиксез, җавап бирергә туры киләчәк.

Иҗатка-фәнгә минем гомеремнең йөздән бер өлешен дә бирмим, дисә дә, Рифә апа бик үк хаклы түгел. Ул вакытын үзенә бирмәсә дә, даими рәвештә студентлар белән берлектә әдәбият һәм фәнгә хезмәт итүдә. Аның җитәкчелегендә чын фәнни югарылыктагы мәкаләләр языла, курс-дишюм эшләре яклана, ул шигырь тотып янына килгән берәүне дә кире борып җибәрми. Кайчан гына карасаң да, Рифә апа - кемнеңдер эшен камилләштерүдә, консультация бирүдә, студентлар белән ял итүдә, хезмәттә. Шул сәбәпле булса кирәк, аны талантлы, белемле укучылар һәрвакыт ярата, аның янында алар үзгәрә, үсеп китә, бөтенләй яңа яклардан ачыла башлый, дөньяга үзенчә карый, ирекле фикер йөртүне хуп күрә һәм бәхәсләр вакытында үз карашының кыйммәтлелеген, дөреслеген аңлау позициясеннән эш йөртә. Университет демократик рух учагы булырга тиеш дип санаган Рифә Рахман зур тормыш юлына үзаңлы, үзкарашлы студентлар хәзерләүне яшәвенең төп максаты саный.

Р.Рахманның халык белән элемтәсе дә көчле. Бигрәк тә «Мәгърифәт» газетасында баш мөхәррир урынбасары булып эшләгәндә бу элемтә ныклы иде шикелле. Газета эчтәлеген формалаштыруга үзеннән зур өлеш керткән, аның битләреңдә иң кызыклы мәкаләләр бастырган, педагог зары килгән хатларга җавап материаллары әзерләгән кыю, үткен телле журналист буларак танылган иде ул. Ул елларда «Мәгърифәт»нең тиражы зур булуда аның да өлеше булгандыр дип уйлыйм.
Аерым кеше, ил, милләт гамен кайгырту Рифә апаның канына салынган. Ул бу яктан әтисе Фатхрахман абыйга охшаган. Бик яшь килеш вафат булса да, авылының иң мәртәбәле, иң хөрмәткә лаек кешесе була ул. Авыруларга, ялгызларга, фаҗигагә тарганнарга һәрвакыт ярдәм кулы суза, проблемаларын чишүне үз өстенә ала. Рифә апаның ике яктан карасаң да, туганнары фәнгә һәм иҗатка тартылган кешеләр. Әтисе Фатхрахман абый да үз заманында шигырьләр, мәкаләләр язган. Ринат абыйсы хәтта, гомеренең ахырынача бер генә төр ярышта да, эш төрендә дә башкаларга беренчелекне бирмәгән әтисенә охшап, спорт юлыннан киткән була, әмма әтисе вафат булу сәбәпле, туган авылына - Кукмара районының Мәмәшир авылына әйләнеп кайта.

Рифә апаны мин балачактан беләм, чөнки бер әбием - Мәмәширнеке. Туганнарым аның әнисе Гафифә апа хакында да яратып, хөрмәт белән сөйли. Ул бик озак вакытлар Мәмәширдә башлангыч мәктәптә укыткан һәм халыкта шулай ук зур абруй казанган. Гафифә апа әле дә - авыл кешеләренең олы киңәшчесе. Рифә апаның халык язмышы турында борчылуы бөтен иҗатыннан һәм инде бигрәк тә прозасыннан чагыла, шуңа күрә бу язмамда без 2012 елда Фатих Хөсни премиясенә лаек булган «Онытырмын димә...» китабы турыңда сүз алып барырбыз. Әлеге җыентыкка милләтебезнең гореф-гадәтләрен, сагыш-шатлыкларын психологик тирәнлек, гаҗәеп бер матурлык белән тасвирлаган эссе-хикәяләр тупланган. Алар бүгенге заман укучысында тормышка мәхәббәт тәрбияли, һәрберебез- не намуслы, башкаларга игелек кылып яшәргә өйрәтә.

Әхлакый һәм фәлсәфи сораулардан тыш язучы яшәештәге башка катлаулы мәсьәләләр турында да уйларга этәрә. Язучы сурәтләвендә мәхәббәт - бөтен тереклек дөньясын үзгәртергә сәләтле. Ярату хисе кайбер каршылыкларны җиңеп чыгарга ярдәм итә. Гомернең ахырына кадәр сөю-ярату хисе белән янган йөрәк бәхетле түгелмени? Шушы сорауга җавап табасың...

«Онытырмын димә...» китабында төрле яшьтәге, төрле типтагы геройлар белән очрашабыз. Дөньяны үзгәртерлек, җирдә һәм күңелдә чәчәк үстерерлек кояшлы йөрәкле булып та, язмыш кушуы аркасында, кешеләрнең мәкерле булуыннан азапланучы Сөннәтче әбиләр кебек кешеләр азмыни? «Сөннәтче әби» кыйссасындагы гафу ителмәслек эшне инде Мотыйк карт эшләп ташлаган. Белә торып начарлык кылуны укучы кичерә алмый, Мотыйк картка нәфрәт хисләре уята. Ә Мәфрүзә исә соңгы сулышларында да, берни булмагандай кодагыена бәхиллек бирә. Уңай геройлары кылган гамәлләре, үз-үзләрен тотышлары белән дөньяда бары тик изге гамәлләр генә кылырга, кешеләргә дә яхшылык орлыклары гына сибәргә теләсәләр дә, бу катлаулы тормышта үзләре дә сизмәстән каршылыкларга очрыйлар. Төрле юнәлеш һәм агым таләпләренә җавап биргән хикәяләрдә авторның туган җире, халкы белән горурлану фикере дә үткәрелә. Рухи хәзинәләр саклаган борынгы сандык, татар хатын-кызының чисталыгын, уңганлыгын күрсәтеп өй уртасында утырган авыл миче, уе белән бергә кушып җеп эрләгән орчык, ачлык елларында тамак туклыгы китергән иске тегү машинасы... Аларны санап бетерү мөмкин дә түгелдер. Җиһазлар, предметлар, әдәби деталь буларак, төп геройлар турында мәгълүматны баета, аның яшәү рәвеше белән бәйлелеген искәртә.

Рифә Рахман бу җыентыкка кергән әсәрләрендә авыл хезмәтенең фәлсәфи-шигъри мәгънәсен җиткерүгә зур игътибар бирә, болын-кыр эшләренең ямен һәм тәмен сиздерергә тырыша, әхлакый тәрбияне хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү белән бәйләп яктырта. Авыл кешесенең көндәлек тормышыңда катнашкан бала да, туганнарының хәсрәтен бүлешкән яшүсмер дә, ярату сынауларын кичкән кыз да, ырым-шырымнарга бирелеп тирә-ягын газапка тардырган хатын да, шул ук вакытта төрле билгеләргә ышанмаска теләсә дә, бәхетсезлеккә дучар булган яшь ханым да бар аның әсәрләрендә.

Китапның «Онытырмын димә...» дигән атамасы, беренче чиратта, кеше күңелендә онытылмаслык булып сакланган хәлләр хакында искәртә. Икенче яктан, ул ниндидер хәлләр-ва-кыйгалар аша кичкән дусларын, аны җанын-тәнен биреп үстергән әти-әни-сен дә оныта алмый. Рифә Рахман иҗат иткән кайбер хикәяләрдә, ана хакы, ир һәм хатын хакы, Алла хакы дигән уйлар үзәктә тора.

Ятимлек, үксезлек, шәфкатьлелек кебек теманы яктырткан «Чалбар» хикәясен генә искә төшерик. Аерым бер җылылык белән укыла ул. Тормышның ачысын-төчесен татыган Маһисәрвәр әби исә - үзенең тыйнаклыгы, йомшаклыгы белән ихтирамга лаек татар карчыгы - ак күңелле әбиләрнең гомумиләштерелгән образы сыман кабул ителә. Аның үксез, ялангач сабый балага Аллага мөрәҗәгать итәргә кушуы китапны укыган яшь буын хәтереннән чыкмас: «...Алла сораганга бирә ул. Сорый белмибез шул, сорый белмибез. Анысын тиеш, монысын тиеш, дибез... Син барлыгын да танымаган Алла сиңа нәрсә бирергә тиеш булсын ди?» Алланың барлыгына ышанып куйган сабый баланың икенче көнне үк барлык проблемалары хәл ителә, инде ул иманлы кешегә аның һәрвакыт ярдәмгә киләчәгенә үз язмышында инана.

Без бу әсәрдә генә түгел, башка хикәя-кыйссаларда да экзистенциаль бәргәләнүгә, чарасызлыкка дучар ителгән кешеләрнең соңгы көннәрендә рухларын ныгытучы Аллага якынаюларын күрәбез. Шуларның иң көчлесе, гасыр әсәре булып танылганы, «Казан утлары» журналы оештырган күпсанлы каләм ияләре катнашкан конкурста беренче урынны алганы - «Сөннәтче әби» әсәредер. Әсәрнең үзәк героинясы үзенең яшәү рәвеше, тәрбиясе, кешеләргә кылган игелекле гамәлләре, үзенә начарлык эшләгәннәрне дә кичерүе, кешеләрне чиксез яратуы белән имансызлык белән дан алганнарны да изгелек юлына бастыра. Сөннәтче әби үлә, аның үткен һәм пакь сөннәт пәкесе иманга килгән дошманы кулына күчә. Бер дөнья башланды, икенчесе тәмамланды, ди язучы. Бу фанидан бакыйга күчкән сөннәтче әби өчен генә түгел, денсезлектән исламга таба атлаган геройлар өчен дә шулай. Моңа кадәр авылның әхлакый сафлыгы сөннәтче әбидән бик күп торган булса, аның үлеме белән һәр кешенең үз яшәве турында тирәннән уйлана башлаганын йә башлаячагын күрәбез.

«Таныш тавыш», «Шәһәрский тормыш» хикәяләрендә яннарында якын кешеләре булып та, олыгая төшкәч рухи ялгызлык эчендә янучы хатын-кыз образлары үзәктә тора. Алар да ярдәмгә, күңел тынычлыгына, яратуга, назга мохтаҗ. Р.Рахман әсәрләрендә рухи җылылыкка, аңлауга кытлыкны бигрәк тә хатын-кызлар авырдан кичерә.

Рифә апа әсәрләрендә һәр җөмлә диярлек хикмәтле сүзгә әверелә. Ул бервакытта үз-үзен кабатламый. Бу сюжетта, образлар системасында, әсәр тональностьларында ачык чагыла. Төрле язу стиленә ия булу өчен, гаять тә зур талант кирәк. Әдибәнең тәүге проза җыентыгын гына искә алыйк. Без аларда яшьлек рухы, саф мәхәббәт хисләре, алдау-алданулар белән очрашкан идек. Анда төртмә телле гүзәлләр дә, еламсаграк героинялар да, көчле рухлы үсмер образлары да җитәрлек. Яшьлек, мәхәббәт, яшь гаилә, темаларын; егет һәм кыз, студент һәм укытучы, сабый һәм әти-әни мөнәсәбәтләрен яктырткан әлеге китаптан аермалы буларак, «Онытырмын димә...» фаҗигале язмышларны, тирән драматик конфликтларны, дини-иҗти-магый проблемаларны үзәккә куя. Рифә апаның хәтта үз-үзен дә кабатламавы чиксез сокландыра. Аның геройлары теге яки бу проблемаларны чишәргә алына, күңелләрен борчыган бихисап сорауларга җавап эзли. Яшәешнең асылына төшенәсе килә кешенең, әмма хакыйкатькә төшенү адәм баласына, ни хикмәт, кайвакыт шатлык китерми, ди автор. «Исемгә исем киткән» хикәясендә үз-үзен кеше исеменнән берни тормый дип ышандырырга тырышкан, асылда аның шулай булмавын аңлаган ата баласы, бу проблеманы марҗага өйләнеп тагын да катлауландырган Фәтхи, улының паспортына күз салгач, анда «Борис Фәтхиевич Саттаров» юлларын күреп , мәңгелеккә күзләрен йома.

«Зәңгәр алма димәскә» хикәясендә көндәлек мәшәкатьләр, килеп туган көтелмәгән хәлләр малайларны чыныктыра, олы тормыш юлына әзерли, чын ир-егетләргә хас асыл сыйфатларны тәрбияли. Рифә Рахман күп хикәяләрендә мәктәп тормышында барган сәяси вакыйгаларны белеп, андагы ситуацияләрне ничек бар, шулай итеп яза. Бу - аның затлы да, укымышлы да, морза нәселеннән килүе белән аңлатыладыр да. Нәселдән килгән сыйфатлар, тирәлек, тәрбия аның балалар өчен язылган хикәяләрендә дә сизелә. Өлкән буын кешеләренең тормыш мәктәбе, тәҗрибәсе яшь буынны тәрбияләүдә бәһасез тәрбия чыганагы булып тора. Хикәяләрдә ул нәселнең элек-электән мөхтәрәм, укымышлы, хезмәт сөючән булуларына ишарә ясала һәм укучы моны бик тиз сизеп ала.

Иң тәүдә «Гает коймагы» хикәясен искә төшерик. Урам тулы бала кулларына коймак тотып ашап йөргәндә, укытучы баласына ярамый имеш: «Без, укытучы балалары, читтән генә кызыгып карап торсак та, сер бирмәскә тырышабыз. «Урамда ашап йөрү - әдәпсезлек» дигән булабыз үзләренә». Автор һәм хикәяләүче якынлыгы саклана, шуңа күрәдер кайбер хикәяләр публицистик характерда укучы күңеленә якын. һәм бер үк вакытта әдәбилекне арттыра торган алымнар күбәя бара. Символлар һәм метафоралар, хикәяләр тукымасын баетып, әсәрдә тергезелгән тормышка бәя биреп барыла. Әсәрләрдә әдәбият һәм тормыш хакында уйлануларны, укучы хөкеменә тапшырылган кануннарны, әдәби эчтәлек һәм форма мәсьәләсенә караган күзәтүләрне күпләп табарга мөмкин. Адәм балаларын бутатырлык нинди зур хата ясаганы кайбер хикәяләрдә ачыкланмый да. Мондый кыю фикердән соң аптырашта калган укучы аны үзе эзләп табарга тиеш була. һәм ул аны табада...

Каләм гомер озайта дигән сүз бар. Хак әйтелгән. Үткен, камил, йөгерек каләм авторның да, язганнарының да гомерен озайта, ул аларны киләчәк буыннарга илтеп тапшыра. Икенче яктан, даими иҗат итү талант иясенең дә рухын күтәрә, үзен кешеләргә кирәкле итеп сиздертә, җанына яшәү дәрте өсти.

Гөлүсә ГӘРӘЕВА.
"Мәйдан" № 9, 2012.


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013