Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдирләр: Рифә Рахман
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  


Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе
Каһарманнар

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әдипләр чаты

Сорагыз - җавап бирәбез
ExactSeek: Relevant Web Search
Amfibi Web Search & Directory

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Әйдә, халыкка хезмәткә!

Рифә Рахман
- Рифә ханым, ниһаять, сиксәненче елларда әдәбият мәйданына аяк баскан буын да бишенче дистәсен түгәрәкли. Бу юбилей башкаларыннан аерылыбрак тора шикелле. Кырык яшьлекне үткәрмиләр. Алтмыш яшьтәгесе өлкәнәю этабына керү кебегрәк. Ә менә илле...
- Чыннан да, илле - гасыр уртасы. Асылда зур күпчелек өчен алай бул-маса да, соңгы вакытта ул кеше гомеренең дә уртасы кебегрәк кабул ителә башлады. Шул ук вакытта илледә кеше һөнәри хезмәтен төгәлләүгә таба атлый. Ул бу вакытта моңа кадәр башкарган эшләренә нәтиҗәләр ясый башлый. Әле бит белмисең, син әллә йөзгәчә яшисең, һәм сиксәнгәчә хезмәт вахтасыннан китмисең, ә бәлки... алда зур эшләр майтарырлык вакыт та калмагандыр.
- Ә Сез, бу датага теләгән уңышлар белән килдем, дип әйтә аласызмы?
- һич юк! һич юк! Башта - гаиләдә, иремнең хәтерен саклап, язган әйберләремне ташлап бардым, диссертация дә якламадым, гомеремне аңа хезмәт итүгә багышладым. Аннан, мөстәкыйльлек идеяләре белән алгысынып, милли хәрәкәтне оештырып җибәрүгә, аңа кешеләр тартуга зур вакыт бирелде. Хәтерләсәгез, әлеге хәрәкәтнең КДУ бинасындагы тәүге туплану мәҗлесен без - университет аспирантлары хәзерләгән идек. Аны кайгыртып йөргән һәм уку йортыбызның партхезмәткәре, галим Рафаэль Шәйхиев инде вафат, ни үкенеч, милли хәрәкәт тарихын язганда көрәштәшләренең һәм фикердәшләренең генә түгел, аның исеме дә телгә алынмый. Гомумән, вакыт үткәч, яхшы күренә: бар үзгәрешләр артында обком торган, ә без шулар кушканны үтәгән бала-чага булганбыз. Хәтта шулай булса да, мин моңа сөенәм, ул заман парткомчыларына рәхмәтлемен. Үзгәрешләр кирәк иде. Аны кем башлаган мөһим түгел, ә менә нәтиҗәсе, кызганыч ки, кем дәвам итүдән бик нык тора икән.
Без бу агымга тартып керткән кайберәүләр соңрак төрле урыннардагы дәрәҗәле урыннарга үрмәләде, әлеге тарих та кем язса, шуның яисә автор төркеменең файдасына үзгәртелде. Икенче яктан, соңрак милләтче булып күренергә тырышкан бик күпләр әле ул чакта һәр нәрсәгә битараф яисә сакланып карый иде, алар менә җимеш җыючылар ролен соңыннан үзләренә алды. Алар көннәрен карьера ясауга багышлады - диссертацияләр, китаплар язды, эш урынын тапты, һәр җиргә таба, үрмәкүч кебек, әшнәлек җепләрен үрде. Милләт язмышын уңай хәл итү өчен күп кирәкле постлар шул вакытта ук узаманнар кулына барып эләккән. Инде милли хәрәкәт йомшагач, татарга сүз иреге киселгәч, алар, флюгер кебек, кабат заман җилләре уңаена борылды. Кыйбласызлык, битарафлык хәтта кайбер туксанынчы елларда мәйданнарда микрофонны кулыннан тө-шермәүчеләрдә дә күзәтелә башлады, алар тагын күләгәгә посты. Мин андыйларны аңлыйм да кебек, юк та. Бәлки, милли күтәрелешкә зур өлеш кертүче аерым бер шәхесләргә тарих сабагы көчледер, өскә үрмәләгән буш затларның ирешкәннәре гыйбрәт биргәндер.
Без бит мәйданнарда көн иттек, һәр нәрсәне халык хакына артка чигереп тордык. Мин яңа туган баламны күтәреп, һәркөнне Ирек мәйданына килә идем. Ул арада гомер дә үтеп киткән... Дөрес, аннан соң да язылган әсәрләр күп булды. Тик ни файда? Барысы да, акча һәм мөмкинлек көтеп, шкафларымда ята. Саннарын арттырып, алга таба язудан да мәгънә тапмыйм. Кибеткә керегез: әдәби тоемы булган кеше укый алмаслык күпме китап! Бер үк авторларның тузанга баткан җыентыклары. Дөрес, югарыда утыр-ганнарыныкын разнарядка белән таратырлар һәм халыкта популярлаштырырлар. Буш җыр текстлары, тырак-тырак шигырьләр, телсез проза үрнәкләре яшь буын сөйләмен, зәвыгын тәрбияли бит. Нәтиҗәсе: бүген татар телевидениесендә уңай үрнәккә төртеп күрсәтерлек бер яшь диктор, редактор юк.
Йөрәкне борчырлык нәрсә - һәркайда. Алыгыз кайбер татар әдәбияты буенча җыентыкларны: ал арда әдәбиятыбызның иң яхшы әсәрләре һәм иң укылышлы авторларымыни? Мин, беренче чиратта, үзе яхшы язучы буларак танылган Мәгъсум Хуҗинның үтә субъективлык белән, шәхси мөнәсәбәтләрен исәпкә алып туплаган хикәя антологиясен, элегрәк чыккан татар әдәбияты хрестоматияләрен һәм башка кайбер тупланмаларны күздә тотам. Әлбәттә, моның өчен нәшриятларны гаепләмим, җаваплылыкны төзүчеләргә йөклим.
-Халык ахмак түгел ул, чүп арасыннан мәрҗәнне таба белер, диләр бит.
- Әйе, алай акланырга мөмкин. Берәү Язучылар берлегенә гариза биргәндә, шагыйрәмени ул, дип көлгән идем. Керсен, аннан ни зыян, әдәбиятта һәркемнең үз урыны бар, яхшы язучылар фон өчен дә кирәк, дип әйттеләр. Зыян шунда: андыйлар башта, дусларын яллап, оешмага керә, артыннан ук премия даулау эшенә керешә. Бу очракта да шулай булып чыкты. Урта-куллылар бик әрсез була бит ул. Үзен дөрес бәяли белмәүчеләр, әхлак дигән төшенчәне аңламаучылар алдыңда бернинди киртәләр юк.
-Хатын-кызлар һаман да кысылган бер заманда кайберәүләрнең активлыгы кирәктәдер. Аларны да Тукай лауреатлары арасында күрәсе килә ләбаса.
- Мин бит Ф.Гыйззәтуллина, Н.Гыйматдинова кебек каләм ияләре турында сүз алып бармыйм. Бу адымга батырчылыклары өчен аларга сокланам гына һәм үзем дә Таифәбезгә мөнәсәбәтнең үзгәрүен көтәм.
- Үкенеч хисе белән сөйләшәсез. Әйтик, шул ук милли хәрәкәтнең җанланып алуы, зыялыларыбызның кылган гамәлләре заяга булды дип исәпләмисездер бит?
- Юк! Бик күпләр йокыдан уянды. Халык алдында зур үзгәрешләр булды. Әллә нинди артка китешләр дә туксанынчы елларны халык хәтереннән сызып ташлата алмый инде. Әмма, һәр гасыр чигендәгечә, без булган мөмкинлекләрне кулдан ычкындырдык. Тагын да шул: әлеге хәрәкәт тирәсендә буталып йөрүчеләр дәүләт тирәсенә үрмәли алды, чын милләтчеләр җитәкчелектән читкә тибәрелде, ә тегеләре, кәнәфиләрен саклау хакына, рәсми җитәкчелек сайлаган һәр юлга хәер-фатиха биреп, ләббәйкәләп торды. Сугыш, ул була калса, мөстәкыйльлек ала калсак киләчәк ачлык белән куркытып, Ф.Бәйрәмова, З.Зәйнуллин кебек кыю кешеләребез-дән өрәкләр ясап, халыкны да мөстәкыйльлекнең кирәксезлегенә, лидерларның яман максатлар белән милли хәрәкәткә кергәнлегенә ышандыру кампаниясе башланды. Татарлыгыннан гарьләнмәгән, үз телендә зур трибунадан чыгыш ясаган, милләтнең мәнфәгатен кайгырткан татарлар соңгы депутатлар арасында инде ничә генәдер...
- һәр начар янында яхшысы... Әнә бит университет федераль уку йорты дәрәҗәсенә күтәрелде.
- Шулай анысы, тагын әмма... Милли хәрәкәт җанланышы чорында мәртәбәле галимнәребез зур авырлык белән ачкан һәм Рәсәйдә бердәнбер татар факультеты юкка чыгарылды. Аның көчле традицияләре, үз кабул итү контингенты бар иде. Без тирән белемле абитуриентларыбыз катламын югалттык. Ә бит медалистларны да конкурс аша гына алган заманнар әле генә иде, балаларның күбесе Х.Госман, И.Нуруллин, М.Мәһдиевләр укыган-укыткан университетыбызга иҗат һәм фән дип килде, андыйлар хәзер документларын башка факультетларга тапшыра. Телетапшыруларда да инде күптән ИФИ дип аталган уку йорты хакында һаман КГПИ дип сөйлиләр, еш кына вузыбыз турында дөрес мәгълүмат бирмиләр, аның бүгенге тарихын һаман пединститут белән бәйлиләр. Димәк, халык аны КФУ белән ассоциацияләмәячәк. Әлбәттә, җитәкчелек, укытучылар вузыбызга талантлыларны тарту, аның уку планнарын киңәйтү турында кайгырта, зур эшләр дә башкара, нәтиҗәсе алга таба күренер инде. Мин-бик тә, бик тә яңа институтыбыз базасында җанлы университет традицияләренең җанландырылуын телим.
- ИФИда иҗатчылар төркеме җыеладыр бит? Нәкъ менә Рифә Рахманда укыр өчен генә дә КДУга килүчеләр барлыгын белә идем.
- Рәхмәт. Андый төркемнәр әлегә тупланмый шул, әмма мин алга таба булачак үзгәрешләргә өметләнәм, бу хакта җитәкчелек инде уйланадыр дим. Бүген әдәбият мәйданына килгән буынның шактые - минем укучыларым яисә алар төркеме белән нык аралашкан яшьләр. Еш кына теге яки бу әсәрләренә карата тәнкыйть сүзләре әйтсәм дә, берсеннән-берсе талантлылар бит! Соңгы ун ел гомерем гел алар белән, алар өчен сөенеп-көенеп һәм ниндидер бер моңарчы хис итмәгән бәхет тойгысы белән узды. Й.Миңнуллина, Р.Галиуллиннар баш мөхәррирләр итеп билгеләнгәч, күзгә сөенеч яшьләре килде. Мин аларның барысын да балаларым һәм дусларым кебек яратам. Р.Мөхәммәтшин, Э.Һади, Л.Гыйбадуллина кебекләрнең барлыгы сүз сәнгатебезнең киләчәгенә өметемне сүндерми әле.
Кайчакта, араларыннан бер тәнкыйтьче дә чыкмады, диючеләр очрый. Беренче төркемнәр күп һәм шәп яза иде. Кайларда гына чыгышлар ясамадык без?! Кем гадел, әмма усал күренгән тәнкыйтьне бастырып чыгарды соң?! Күңелләре сүрелде дип беләм. Шунысын да онытмыйк: һәрберсе алган белемнәрен язганда файдалана. Тәнкыйди сүз кабул ителмәгән заманда аның вазифасы иҗатка йөкләнә. Әйдә, укучының зәвыгын һич югы камил әсәрләр белән тәрбиялик. Икенче яктан, бүгенге көндә нәкъ менә иҗат төркемнәрендә укыганнар магистратурага, аспирантурага кала, фән юлыннан китә. Галим - шул ук тәнкыйтьче бит инде ул. Аларга гаеп ташлаган галим-тәнкыйтьчеләр каләменнән дә объектив язмалар чыкканын күргәнем юк әле, һаман да танылган каләм ияләренең язганнарын мактау белән генә шөгыльләнәләр.
Иҗат төркеме татар факультетының йөзек кашы иде, ул аның сәхифәләренә шулай кереп калачак та. Мөмкинлектән файдаланып, талантлы яшьләрне үк уку йортыбызга чакырам. Килегез, очрашуларда теләкләрегезне белдерегез, хәтта әдәби мөхәррирлек һәм тәнкыйть бүлеге ачылмаса да, анда әллә ничә язучының хезмәт иткәнлеген онытмагыз. Без башка предмет буенча дәресләрдә ял рәвешендә һаман да шигырь тәҗрибәләре белән уртаклашабыз, теләге булган студентларның язганнарын камилләштерәбез.
- Рифа апа, кайберәүләр шәхси тормышны сораганны яратмый...
- Сорауны ничек бирәсең бит. Кайчак театрга килеп кенә керәсең, берәрсе синең каршыңа килә дә, сәламләшү артыннан ук, шәхси фронтта эшләрең ничек, дип сорап куя. Шушыннан да ахмаграк хәл белешүне күргәнем юк. Бердән, шәхси тормыш минем өчен бервакытта да фронт булмады. Мин -хатын-кыз, ук-җәя белән коралланган, чәч йолкырга әзер торган зат түгел. Икенчедән, кешеләрне ялгыз хатынның пәрдә арты гына кызыксындыру мине һәрвакыт гаҗәпләндерде. Шулай да андыйлар өчен җавабым: мин гомерем буе бер кешене яраттым, һәм ул шулай булып калыр да, әмма мин аның янәшәмдә булуын да, яңадан газапларга салуын да теләмим. Мин аңа иҗат итү, игелекле иҗат итү, терелү һәм исәнлек телим!!! һәм бу да шулай булып калачак! Маңгайга бәреп, кияүгә чыкмадыңмы әле, дип сораулардан да шулкадәр туйдым! Чыкмадым, ул турыда уйлаганым да юк!.„Ярату гына түгел, хөрмәт күзе белән карарлык ир-ат кирәк һәр хатын-кызга!
- Ә иҗат планнарыгыз турында сорашсам...
- Язылачак сюжетлар гомер буе тупланган. Әдәбият-фән өлкәсендәге һәр кеше турында һич югы хикәя яза алам. Алар арасында миңа һәрдаим начарлык кылып яшәгәннәре дә юк түгел бит. Күргән-күрешкәндә, хәтер гел дә яңара, әмма барыбер ул хәлләргә көлеп, югарыдан, әдәби чимал кебек кенә карый алам. Нишлисең, күбрәк газап, үкенү-әрнү китергән көннәр онытылмый икән. Өлкән кешеләр дип, әлегә хәтерләрен саклыйм: йә язмыйм, йә чыгармыйм. Аннан язарга өлгермәссең дип тә куркыта куркытуын. Әгәр хикәяләремдә мәктәп, институт, техникум кебек вакыйга барган урыннар очраса, сез күпчелек очракта аларның прототипларын турыдан-туры җитәкчеләрем, оппонентларым арасыннан эзли аласыз. Хәер, шуның хакында бит бу әсәр, дип шалтыраткалаучылар бар. Димәк, геройларым дөрес характерланган. Шул ук вакытта мин укучыга гарип-ләндерелгән кеше мөнәсәбәтләре янәшәсендә саф мәхәббәт хикәяләрен тәкъдим итәм. Аларны ул яхшыга, матурга әйдәсен. Танышларым арасында ихлас хисләр, чын ярату белән гомер кичергәннәре дә күп. Язар өчен нибарысы... вакыт кына юк! Мин бит ирләр эшен - ремонт, балтачылык, нәрсәдер ясау кебек шөгыльләрне барыннан да артыграк яратам. Их, сәламәтлек булса, җир алып, иген иксәң, умарта тотсаң, табигатьтә һәм җаныңа үтә дә якын кешеләр, бигрәк тә туганнарың арасында яшәсәң икән ул! Их, һич-югы яңадан рәсем ясарга тотынсаң икән!
- Илледән соң, бигрәк тә балаларың урнашкач, яшәү максаты, хыяллар үзгәрә, диючеләр дә бар... - Гомерем буе яраткан кешем өчен кайгырып яшәдем. Яраткан кешенең күзе сукыр була, дисәләр дә, мин аны үз буынымның иң талантлысы санадым. Кыяфәтен, акылын, язганнарын гашыйклык күзе белән кабул иттем, ясаган адымнарын гына аклый алмадым. Кем өчендер сызлану хатын-кызның канына салынган. Хәзер мин кызым, киявем, студентларым, туганнарым өчен яшим. Бәлки, инде үзем өчен дә яшәргә вакыт җитә торгандыр. Шулай дидем дә, үземә дә көлке тоела башлады, һич югы син кайгырта алырлык бер генә кешенең булуы да зур бәхет бит ул. Әле мин шәхси мөнәсәбәтләр тирәлегенең бәхет тәхетендә-мен: матурның матуры, акыллының акыллысы, иманлының иманлысы, булганның булганы әнием исән!
Махсус «Мәйдан» журналы өчен, 22 март, 2012.

Нурзилә НОТФУЛЛИНА.


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013