Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдирләр: Сөббух Рәфыйков турындагы истәлекләрдән
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  


Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе
Каһарманнар

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әдипләр чаты

Сорагыз - җавап бирәбез
ExactSeek: Relevant Web Search
Amfibi Web Search & Directory

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Сөббух Рәфыйков

Чагыл тау сагына

Язучы Сөббух Рәфыйков
турындагы истәлекләрдән
Сөббух абыйны мин кече яшьтән беләм. Бертуган Зиннәт абыемның якын дусты иде. (Сүз уңаенда, Зиннәт Шәрәфетдинов — кызыл командир, фин сугышында катнаша. 1941 елның июнендә немец-фашист илбасарларының беренче ударларын кабул итә. Аның ротасының батырлыгы турында белорус язучысы Александр Капустин "Тозлы чык" исемле повестенда тәфсилләп яза. Зиннәт сугышны лейтенант булып башлый, подполковник дәрәҗәсендә, полк командиры булып тәмамлый. Күп санлы сугышчан орден-медальләр белән бүләкләнә. Берсен хәтта М.И.Калининның үз кулыннан ала. Район газетасы бу хакта 1985 елның 9 май санында "Кем син, Зиннәт?" исемле очеркта да язып чыкты.)

1930—1931 елларда Сөббух абый Нөркәй урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытты. Берәр сөйкемле сөяге бар идеме, башка сәбәпме, аны һәрчак балалар сырып алган булыр. Сәләтле укучыларны үз тирәсенә оештырып, әдәби түгәрәк эшләтеп җибәрде. Анда каләм тибрәтүче балаларның язмаларын тикшерәләр, стена газеталары чыгаралар, сәнгатьле сөйләргә өйрәнәләр, концертлар әзерлиләр иде.

Хәтеремдә, Сөббух абый ул концертларда үзе дә катнаша,Тукай, Һади Такташ, Хәсән Туфан шигырьләрен аһәңле, сәнгатьле итеп сөйли иде. Ни кызганыч, яраткан укытучыбыз кулы астында без мәктәпне тәмамлый алмадык. 1932 елда аны Сарманда чыга торган "Комбайн" газетасына мөхәррир урынбасары итеп эшкә чакырдылар. Сөббух абый чикләре хәзерге Азнакай районының Чуар Абдул авылыннан Зәйнең Баграж, Әлмәт-нең Яңа Михайловка һәм Гөлбакча авылларыннан Минзәлә чигендәге Удельный Сөренчәккә кадәр сузылган районны җәяү дә, атта да аркылыга-буйга иңләде. Халык арасында кайнап яңа тормыш төзү, күмәкләшү турында ялкынлы мәкаләләр язды, поэмалар, хикәяләр иҗат итте.

Алтын җирдә ятмый, диләр. Сөббух абыйның талантын Казанда да тиз күреп алдылар. 1934 елда ул Сарман, туган ягы белән саубуллашып, "Кызыл яшьләр" (бүгенге "Татарстан яшьләре") газетасында эшли башлады. Шул елларда педагогия институтын тәмамлады.

Шигырьләреннән һәм хикәяләреннән өч җыентык бастырып чыгарды. 1937 ел. Ил өстендә репрессияләр болыты куерды. Җәмгыятьнең асыл затларын, каймагын: күренекле партия һәм дәүләт эшлеклеләрен, талантлы шагыйрьләрен һәм язучыларын, фән эшлеклеләрен һәм хәрби начальникларын юк итү башланды. Татарстанда да репрессия машинасы туктаусыз, рәхимсез эшләде. Сөббух Рафиков, халык дошманы дип, кулга алынды. Өчлек суды аңа 10 ел төрмә, 5 елга хокукыннан мәхрүм итәргә, иленә кайтармаска, язучылык белән шөгыльләнмәскә, дигән карар чыгарды.

Сөббух абый этап белән Себергә, котып ягына — Норильскига озатылды. 1957 елга кадәр, шәхес культына дучар ителгән меңләгән шәхес белән бергә, төрле лагерьларда газап чикте.

Кайгы-хәсрәт берүзе генә йөрми, диләр. Сөббух абыйга "халык дошманы" мөһере сугылгач, туганнарын төрлечә кимсетүләр, җәберләүләр башланды.

Шуларга түзә алмаган энесе Самат Сахалинга чыгып китте. Апасы Банат та Үзбәк-станда сыену урыны тапты.

Ил өстендә саф җилләр исә башлап шәхес культы фаш ителгәч, Сөббух абый да тулысынча акланып Татарстанга, 1957 елны туган авылы Нөркәйгә кайтты. Авыл халкы, мәктәп өчен ул бик олы кунак иде. Аның белән очрашырга халык болыт кебек агылып килде, тәбрик сүзләренең, чыгышларның иге-чиге булмады.

...Очрашудан соң Сөббух абыйны үзебезгә кунакка алып кайттым. Өйгә килеп керүгә авылның ипи пешерә торган мичләренә кадәр сагынуын, ирек һавасының бер йотымының алтыннардан да кыйммәтрәк булуын кайта-кайта сөйләде, саран гына төрмә хәлләрен искә төшерде:

— Сорау алганда нинди генә ерткычлыклар эшләмиләр анда. Тәнеңнең карар җире калмаганчы дагалы итекләр белән типкәләүләр дисеңме, тырнак астына күгәргән кадаклар кагу, борыс белән ишек арасына кысып кул бармакларын сындыру, ирләрнең ирлек сәләтен бетерү дисеңме, берсеннән дә чирканмыйлар җәлладлар. Шул җәзалаулар хакында иреккә чыккач беркемгә дә сөйләмәскә, авызны йозакта тотарга дип, ничәмә-ничә җиргә кул куйдырулар, кимсетүләр. Аларны искә төшерүгә тәннәр чымырдап китә, йөрәк күкрәк читлегеннән чыгардай булып дөпелди. Шуңа бу тәмугны унга, йөзгә берәүләр, бик бәхетлеләр генә кичә...

Шул очрашуда Сөббух абый миңа үзенең "Ак төннәр" исемле шигырьләр китабын бүләк итте. Аны хәзер дә иң кадерле ядкарь итеп саклыйм.

50 нче еллар ахырында язучы Зәйгә барып урнашты. Әмма туган авылын онытмады, һәр елны кайтып, авылдашлары белән очрашып, төрле өмәләрдә катнашты. Истәлекле мизгелләр, авылның матур эшләре турында шигъри репортажлар, очерклар яза иде.

1971 елны Казанда белем күтәрү курсларында укыганда аның белән янә очраштык. Бауман урамыннан барганда кинәт кенә аркамнан берәү кага. Әйләнеп карасам, Сөббух абый.

— Кичә "Беренче яз" романымның икенче басмасын чыгару,,. "Тын елга"ны китап итеп бастыру мәшәкатьләрен бетердем. Аннан сүз киләчәк планнарга күчте.

— Күп эшләрне бетерә алмадым, туган. Сөргенгә тикле язганнарым югалып беткән. Кайберләре Ленинградта сакланган, диләр. Мин анда бара алмам инде, — диде Сөббух абый, авыр сулап. Аның тавышында үткәннәр өчен сыкрану, язмышына үпкә һәм нәфрәт хисе кайный кебек тоелды. Әйтерсең, ни көтәсен алдан белеп йөргән. Шул очрашу соңгысы булды. Сөббух абый арабыздан китте...

...Чагыл тау күкрәгендәге әби чәчләрен тарап талгын җил исә. Арырак — Сабит чишмәсе. Тау һаман шул. Чишмә дә, эшем кешеседәй ашыгып, ага да ага. Барысы да кайчандыр итәгендә ялан тәпи атлар саклаган, чишмә буйларында су чәчрәтеп уйнаган улын сагына, Сөббухын юксына кебек.

Таһир ШӘРӘФЕТДИНОВ,
I группа сугыш инвалиды, сугыш һәм мәгариф ветераны.
"Мәйдан" № 1, 2003.


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013