Бүген Нихром браузерын куеп карагыз |
Эзләү: =>
Әдипләр: Роберт Әхмәтҗан иҗатына бер караш
   


Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әдипләр чаты

Сорагыз - җавап бирәбез
ExactSeek: Relevant Web Search
Amfibi Web Search & Directory

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Роберт Әхмәтҗанов

Шагыйрьнең гомер олаулары

(Роберт Әхмәтҗан иҗатына бер караш)
Чүпләнде, аһ, чүпләнде татарның исемнәр дөньясы! Ниткәндер Робертлар, Гранитлар, Альбертлар һәм Шубертлар!..

Бәлки мин Роберт Әхмәтҗан турында түгел, ә миллияте әллә кайдан кычкырып торган Миңлебай, я Габдулла, Әхмәтҗан турында язарга тиеш булганмындыр. Бәлки. Югыйсә, фәлсәфәдә исемнең җисемгә, җисемнең исемгә булган йогынтысы турында аерым категория дә бар бит. Нишләтәсең, ул Миңлебай түгел — Роберт. Чынлап та, нишләп әле татар авылының Габдуллалары арасында үзенең бердәнберлеген аңлаган Роберт, я булмаса Галимәләр арасындагы бердәнберлеген аңлаган Октябрина, өч-дүрт яшьтән үк үзләренең кабатланмас булулары белән кәпрәя башламаска тиеш?! Табигый бит бу! Үзеңнең исемең белән дә башкаларга охшамавыңны аңлау сабый әдәбендә җисми югалтуларга юл ачуы көн кебек билгеле бит! Утызынчы елларда башланган исемнәр вату конструктивизмы татар милләтенә иң асыл, кабатланмас мәнкортлар армиясен бирде. Бик күп очракта алар интернационализм уенына кертелгән катнаш гаиләләрдән чыкты. Әмма бу бөтенләй икенче тема бит! Мәкаләмне нинди кәлимә белән башларга да белмичә машинка артына утырган фәкыйрегез, мин татарның атаклы шагыйрьләренең берсе булган Роберт Әхмәтҗан иҗаты турында язмакчы идем ләбаса!..

Әйе, язарга кирәк. Аның шигърияте турында язмауларыннан чыгып кына түгел. Кабатланмас шагыйрь ул һәрвакытта да һәм, беренче чиратта, кабатланмас шәхес була. Хәтта тоталитар корылыш бу шәхесне шактый гына изсәиләсә, аркавын-буен яңа төсләргә манып маташса да, ни кызганыч, бүгенге «китапны укымыйча да кеше булып була» дип йөргән яшьләребез Роберт Әхмәтҗанны шагыйрь һәм шәхес буларак бөтенләй Диярлек белми. Белергә кирәк иде. Чаллыда шигырь язып азапланучы бер мөтәшагыйрьдән сорагач, ул «Роберт Әхмәтҗан... безнең гасыр кешесеме соң ул? » дип сорау белән җавап бирде. Әйе, туганый, Роберт Әхмәтҗан Болгар заманнарыннан килгән безнең гасыр кешесе. Шуңа күрә дә аның исеме — Роберт. Ул хәтта исән. Ул хәтта безнең замандашыбыз. Менә шуңа күрә, мин укучым белән Роберт Әхмәтҗанның исән булуы, аның соңгы елларда аерым бер кодрәт белән иҗат итүеннән булган иң зур куа нычым белән уртаклашам. 1960-1998 елларда аны бары тик бер фәрештә — шигърият кенә саклады һәм исән калдырды/Белмим, әгәр ул шигъри аргамакны җитәкләгән булса, исән калган булыр иде микән? Илленче еллар азагы, алтмышынчы еллар башында татар шигъриятенә үзенең искиткеч чиста, беренчел сафлыктагы, кабатланмас метафора-чагыштырулары, ниндидер сюрреаль образлары, реаль чынбарлыктан читтәрәк торган кебек тоелган сабыя шигырьләре, «Таш аргамак» поэмасы белән дулап килеп кергән Роберт Әхмәтҗанны елдаш замандашлары — утызынчы елгылар читкә тибәрде. Аны ничәмә-ничә тапкыр ул чакта чәчкә аткан төркемчелеккә тартып карадылар. Ул бер төркемгә дә кушылмады, озак еллар китапларын чыгара алмаса да, кумирлар тудыру һәм аларны мактап, премияләр алуга юл тотмады. Әдәби түрәлек аның иң куркыныч дошманнарының берсе булды. Бу шагыйрьлек белән сугырылган шәхсән позиция — яшәеш чыганагы иде. Без, кырыгынчы елгылар, барыбыз да диярлек Роберт Әхмәтҗан шаукымында идек. Без аны хәтта табыну объекты — шагыйрәнә балбал, кумир ясарга да әзер идек. Әмма ул аңардан да баш тартты, хәтта мондый шаукымлы «түрәлек» — богемачылыктан да тартынды, күрәсең. Тумыштан бик тә тыйнак, авыл керәстиәне кебек күренеп барырга ашыкмаган Роберт барыбер беркемгә дә охшамый торган үз богемасында калды. Мондый иҗади батырлык премияләр белән түгел, намуслы гомер, әрнүле язмыш белән аклана шул.
Син дә килдең ич дөньяга! 
Мин синнән алда килдем. 
Мин килеп исем алганда 
Син, энем, кайда идең? 
Айда идеңме син, бүки.
Син әллә кайда идең. 
Син килгәч, әйдә, бергәләп — 
Миннән бик калма, дидем. 
Калышма, нәнә, бирешмә, 
Би..и..ик ерак барасы бар. 
Көрәшеп, яшәү хакына 
Дөньясын аласы бар!..
Бу юллар шагыйрьнең «Мәдәни җомга» гәзитендә быел язын басылып чыккан шигъри Гөләндәмнең исемсез шигыреннән алынды. Язылачак фикерләрем дә шул Гөләндәмгә нигезләнәчәк. Мондагы Роберт Әхмәтҗан алтмышынчы-җитмешенче елгы Роберт Әхмәтҗан түгел. Тотып тыйгысыз романтика, бәйдән ычкынган, җир белән күкне берьюлы тоташтыра торган тапкыр образлар, чәчкәле чагыштырулар монда юк. Сан тупланышы бөтенләй икенче сыйфатка күчкән. Кичә генә «егетлеген итеп буранда да ат эчергән егет» бүген инде басынкы, ниндидер риваяти-дастаный аксакалга әверелгән. Сүзбәйләнешләр шулкадәр үлчәүле, шулкадәр анык һәм төгәл ки, алар үзләренең «тормыш чүбе астында» исән калулары, табылулары белән тетрәтәләр һәм таң калдыралар. Игътибар итегез: «гомер олаулары», «юл катысы», «туң түмгәкләр», «бөреләнә Тормыш», «язгы кызый», «мескен бөкере карчык» һәм башкалар, һәм башкалар. «Йолдызлар аша үтә юл — ул юл озын, озак... Мин бер юлчың. Каршыладың, Тормыш, Фатихаң бир, озат!» Үзеңә карата алай ук кансыз булырга ярамас иде кебек. Ничектер моңсу булып китә. Ашыкмаска иде, Роберт. Әле синең сине тудырган милләтеңнән рәхмәт ишетәсең бар. «Кем бу көздә күпме урын алган, алганнары чынмы, әллә ялган?» Кызганычка каршы, ялганнары күбрәк, Роберт. Без гомер буе шигырь язып, милләт кадәр милләтне кэтрэ генә булса да әдәплерәк һәм иманлырак итәргә хыялландык. Менә бит ничек килеп чыкты: сорыйлар — «Ул кайсы гасыр кешесе?»

Гөләндәмдәге «Бер кинә» шигыре аш белән атканга таш белән аткан оятсыз җәмгыятькә җәза карары — приговор ул. Шагыйрь җәзасы. Пәйгамбәрләр рухы белән сугарылган карар. Зәңгәр чәчкәдә утырган җитен басулары карары.
Әйтерсең, мин сезгә ләгънәт ташлаган, 
Түгелмени мәдхия багышлаган?.. 
Ярый, тәкъсир, ярамадым сезләргә — 
Насыйб уясын яңаларын эзләргә. 
Кудың, ыруым, салкын ташка сөялдем, 
Бардыр, ахры, бер сөйкемсез сөягем...
Әйтегез, кайсы җәмгыятьтә, нинди сәяси корылышта чын шагыйрьләр «сөйкемле сөяк» булды? Бардыр алар, әмма сирәктер. Бәлки Хаммурапи фиргавен заманнарында булгандыр андыйлар? Роберт Әхмәтҗан лирикасының үзенчәлеген, аның самимилеген, хәтта шушы бер генә шигырь дә киләчәккә җиткерер иде кебек. Кешедән, кешенең малыннан һәм даныннан хет бераз гына көнләшә белсә дә, бу кадәр самими була алмас иде бу шигърият. Чын шагыйрьдә «Их, бу чагыштыру нигә минем башыма килмәде икән?» дип иҗади көнләшүдән башка көнләшү була алмый шул. Менә шуңа, «башкалар кебек» була алмаганга күрә дә инде
Бер әйбәткә мең гайбәте табылды, — 
Бар ишекләр йөзен чытып ябылды.
Әллә димен эчкән суым әрәмме? 
Гүя җирнең мин бер ятим бәрәне...
Бу юлларны укыгач, миндә ике хис ярала. Юк, төшенкелек түгел. Беренчесе, мондый шигырьне тудырган шагыйрь, татар шигърияте әчең куану, киләчәккә өметебез булу. Икенчесе — җәмгыятебезне биләп алгаң мәнсез-имансызлык, битарафлыктан курку. Әгәр мәктәпләребезнең татар әдәбияты укытучылары шушы бер генә шигырь алып килгән иҗтимагый матдәне сабыйларыбызга «изгелек-явызлык» контекстыннан чыгып аңлата, сеңдерә алсалар, без адәм балаларында ничәмә-ничә шәхесне саклап калган булыр идек. Бу караңгылыктан җиңелмәгән шагыйрь апофеозы. Кемдер бәлки «Бу бит череп чыккан пессимизм!» — дияр. Әйтсен. Ирек бит. Бу, миңа калса, үземә укырга насыйп иткән иң оптимистик әсәрләрнең берсе. Без исән, шайтан алгыры! «Салкын ташка сөялеп» булса да, җавап көтәбез!..
Синең дә бит тотылгандай Ай йөзең — 
Кырын бастың миңа, сөрмәле күзем! 
Бетте бәхеткә ымсынган көннәр, дип, 
Ачы әрем утап йөрим, гөлләр дип... 
И, фанием, баштан сыйпап кочмасаң, 
Исеңә ал бу балаңны, ичмасам...
Роберт Әхмәтҗан татар лирикасын аерым бер баскычка — үргә күтәрде. Табигатьне сурәтләү чаралары бу үрдә фикернең үтә күренмәле аныклыгын тәэмин итә. Авазларның сайланыш принцибын исә йөрәк үзе тәкъдим итә. Шулай итеп, ул «туң түмгәкләргә» дә җан өрә. Хәер, чын шигъриятнең гражданлык зарурияты да шуннан гыйбарәт бит инде. Шулай итеп, язгы карлар «җырлый» башлый. «Язгы кызый»ларның (авазлар яңгырашына игътибар итегез!) дәрте почмаклана.
Мыеклы кыз, кара оеклы кыз,
Елмаясың нигә?
Сүрән идең. Бүген дәртең ташкан, —
Барыбер яз җитә!
Кичке серле сукмаклардан сиңа
Сөю килмәс, димә.
Хәтта туң түмгәкләргә дә
Язларын җан иңә!
Барыбер ул сине суырып ала,
Ярсып-шашып үбә.
Язгы суттан хәтта каеннарның
Ап-ак карыны күбә...
Нинди тере сурәтләр! Кояш сүзе булмаса да, кояшның илаһи көченә мәдхия бу. Нинди «мафи», нинди кара көчләр ди — яшәргә дә, эле яшәргә дә бит! Җиребезгә саф җилләр килде, бу җилләрне «җил тегермәннәребезне» җитештерүчәнрәк файдалану өчен нәрсәләр эшләргә? Череп яткан Черек Күлләр, Болаклар һәм Кабаннар бу саф җил өстеннән Газраилга шикаять язмасмы? Язгы парламент язның срогын беразга гына булса да озайтмасмы?
Хыял җилкәнең саф җилләр
Яңа юлга бормыш.
Яшерен генә дымлы җир карынында
Бөреләнә тормыш...
Чия иренле кыз, син үзең дә
Язгы дәртне тоеп,
Елмаясың. Хәтта шыткан ласа
Сыек кына мыек..
Бәхетле бул, язгы кызый, сиңа
Дөнья сөеп карый.
Табан асларыңа ятып җырлый
Язның соңгы кары!
Син гүзәлнең табаннарын кочып,
Еласа да ярый...
...Гәзит битеннән үзенең шигъри басуына бер мөлаем кеше карай тора. Роберт Әхмәтҗанның яшь чактагы сурәте бу. Фотосурәтче иҗатчыны шундый мизгелдә тотып алган: аның сул бите ярымкараңгыда, аннан яктылык белән бөркелеп, тетрән үле күз карап тора, ә уң бите, туры матур, аз гына «пушкинча» үркәче булган борыны, күзе һәм иреннәре тәмам яктыда; яктылык белән караңгылык маңгай агында сизелми генә кавышкан; тәрбияле, ихтыярлы карашта киләчәккә ышаныч һәм ниндидер фаҗигале, үлем тынычлыгы... Бу караш миңа үләр алдыннан Клячкин шифаханәсе койкасында ятып торган Тукай сурәтендәге карашка барып тоташа кебек. Гүя ул Тукай карашының безнең чордагы дәвамы. Александр Блок, Борис Пастернак, Иосип Мандельштам карашы. Яшерүен яшәрмәс, әмма һич тә картаймас татар карашы. Безнең яшәрә Ямавыбызның серләрен белгән караш.
Олы юл бу. Заман төсе: 
Чатта бөкре карчык. 
Юлны кисеп чыгалмыйча 
Тора, мескен, басып.
Аңа гүя Сират күпере — 
Бу ташкынны кичү... 
Нинди чорга, упкынгамы 
Бу ашкынып күчү? 
Җилдерәләр «сигезле»ләр, 
«Тугызлы»лар, «туз»лар... 
Тоташ ташкын. Машинада 
Егетләр вә кызлар...
«Сөялгәнсең чатта баганага...» Юк, Тукай сурәтләгән эшсез татар кызлары һәм егетләре түгел болар. Болар ата-инәсен белмәгән ахырзаман кисәүләре, акча яндыручылар.
Як-ягымда мутант кавем, 
Ниткән чор бу, ниткән? 
Һәр адым — якалаш! 
Әллә Ахырзаман җиткән?.. 
Юлны кичеп үтәлмичә, 
Мескен бөкре карчык, 
Бүгенгегә һәйкәл сыман, 
Тора һаман басып...
Нефть державасы булып, үз карыныннан өч миллиард тонна нефтьне бушка өләшкән татар Иленең Анасы ул бу карчык. Карчык кына түгел, без барыбыз да нәкъ әнә шул юлны — Сират күперен кичә алмыйча, чиратта басып торабыз. Достоинство җитмәгәнгә шулай ул. Әле моннан нәкъ утыз дүрт ел элек танышканда да басып таныштык без Роберт белән. Хәтеремдә, «Азат хатын» редакциясендә булды бу хәл. Мәрхүм дустым Рәшит Әхмәтҗан, шагыйрьләр белән таныштырам дип, мине Матбугат йортына алып кергән иде. Бер уңайдан без, Такташ калдырган йола буенча, хатын-кыз журналы «Азат хатын»да җаваплы сәркәтип булып эшләгән шагыйрь Илдар Юзи бүлмәсенә дә сугылдык. Исемдә калганча, без кергәндә Илдар абзый өстәл артында утырып, ә Роберт Әхмәтҗан басып тора, туктаусыз йөренә иде. Ул ниндидер шигырь дә укып алды. Ялгышмасам, ул «Таш аргамак»тан өзек иде шикелле... Аннан берничә ай үткәч, «Актерлар йорты»нда (ул чакта Островский урамындагы бер бинада иде ул) Роберт Әхмәтҗанның тыйнак кына кичәсе дә булды. Халык күп түгел иде. Кичәдә Сибгат ага Хәким чыгыш ясады һәм Роберт Әхмәтҗан иҗатына югары бәя бирде. Алтмышынчы еллар азагында Роберт шәхси фаҗига кичерде. Аңа үзенең җылы почмагыннан Казан вокзалларына, баракларына һәм гомум торакларына күченеп йөрегә туры килде. Шагыйрь, дөресен әйткәндә, урамда яшәде. Үз кайгысын ул заманның шәрә кулы суза алган допинг белән күтәрде. Аның бөтен малы, йорт-җиһазы, теш порошогыннан алып кулъязмаларына кадәр бер сары портфельгә сыя иде. Вакыт-вакыт ул портфельне без фәкыйрегезгә дә күтәрешергә туры килгәләде. Мин андагы сөлгенең чисталыгына, һәр нәрсәнең тәртип белән урнаштырылуына аптырый һәм Робертның ниндидер бер затлы аксөяк нәселеннән чыгуына, аның ата-инәсенең мотлак укытучы булуларына инана идем. Бар микән әле бу портфель? Булса, аның эчендә нәрсәләр икән? Гомумән, нәрсә исәбенә яши, нәрсә белән туклана икән безнең сөекле шагыйребез? «Таш аргамак»лар мал-мөлкәт ташый алмагач, иномаркалы мафилар аны бөтенләй исләренә дә алмыйлар инде. Рухи һаваны шагыйрь үзе бар итсә, матди һаваны, көндәлек азыкны каян таба? Фәрештәләр ташыймы? Нинди олауларда? Бары тик гомер олауларында, әлбәттә!
Ул юл озын, озак — ай-һай, түзәр микән
арбаң тәгәрмәче?
Юл читендә шайтан таяклары, әрем,
убыр табагачы,..
Уза ул юл соргылт тузан тузган
айлы кырлар аша,
Даңгыр-доңгыр — гомер олаулары
сузыла чорлар аша, —
ди ул «Урманчегә соңлаган бер багышлау» шигырендә. Соңламаган багышлау бу. Нигә соңласын ди ул? Урманче үзе дә шул Роберт Әхмәтҗан, Рәшит Әхмәтҗаннар кавеменнән иде бит. Аргамаклар тезгене дә алар кулында!
Карурманнар шаулап каршы ала,
атлар өрки куркып.
Юлаучылар алдан бара, атның
тезгененнән тотып.
Сикереп төшеп, бураннарда төнен
юл катысын таптың.
Әйдәдең син ак башыннан тотып,
тормыш дигән атның...
Ә шагыйрь бернәрсәне дә онытмый. Онытырга хакы юк. Ул мөкиббән китеп җырлый һәм безне коткару хакына шигъри намазын башкара. Шунысы кызык, ул бүген дә тормышны, Сибгат Хәким әйтмешли, беренчел матурлыкта күрә, «беренче чәчәкләрне эзли». Кая ди монда көнләшү, даулашу, таләп итү!..
Әле, син бар, дустым, бу дөньяга 
Зәмһәрир кыш кәфен ураганда, 
Төшлекчеләр соңьш юраганда —
 Рухын беләм шытам Җир-анадан
 Көлдән туган коштай өр-яңадан!
Без исән. Димәк, без — үлемсез. Изге дуслар рухы белән җир-анадан яңадан «шыткан» шагыйрьләре бар халык, әлбәттә, үлемсез. Әмма без бу яңа юл аша чыгаргамы-юкмы дип аптырашта гына калганбыз. Безгә бу юлны аша чыгарга һәм мәңгегә үзебезне саклап калырга туры киләчәк. Колгали, Тукайлар, Туфаннар һәм Сибгатләрнең васыяте шундый иде.
Әле син бар! Йолдыз асларында 
Син яшисең, мин шат бары шуңа. 
Алышына еллар, адашканда 
Килеп чыгам йөрәк тавышыңа. 
Мең рәхмәтләр яусын синең белән 
Туры килгән уртак язмышыма!
Мең рәхмәтләр яусын сиңа, шагыйрь. Мең рәхмәтләр яусын. Син киләчәк буыннарга татарның яшәү һәм мәңге исән калу рецептын тудырдың һәм тудыруыңны дәвам итәсең.

Укучыда «Роберт Әхмәтҗан шигъриятенең тәнкыйтькә мохтаҗ урыннары юк микәнни?» дигән урынлы сорау тууы мөмкин. Бардыр. Нишләп булмасын. Җитешсез ягың булу үзе генә дә яшәү дигән сүз бит әле ул. Әмма монысы да икенче тема шул. Кыскасы, җитешсез якларын оста, остаз, мастер үзе яхшырак белә. Озын гомер телим сиңа, Роберт! Зур, бик тә зур милли шагыйребез.

Айдар Хәлим.
Чаллы. 06.06.98.


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013