Бүген Нихром браузерын куеп карагыз |
Эзләү: =>
Әдипләр: Марсель БАКИРОВ
   
  |    |  


Башка проектлар


Веб-дизайн белән мавыгучылар өчен электрон журнал
Аргамак журналы битләреннән
Авыл утлары газетасы битләреннән
Яшь әдипләрнең Мөслимдәге Зөлфәт клубы
Зөлфәт cайты
Мөслим районы Насыйп яр сайты
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Айдар Хәлим сәхифәсе
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Барый Ислам
Мәдүнә сәхифәсе
Татар сайтлары
Татар әдәби телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр
Әхмәт Дусайлы сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Таткнигафонд
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Электрон татар китапханәсе

Шәһри Чаллы гәзите
Звезды Татнета 2010 - конкурс интернет-проектов

Безнең рейтинг


PR-CY.ru
Марсель Бакиров

Мөслим егетенә мәдхия

Нәкъ Мөслим Ыгына таба бардыр бер урын – “Эт тыкрыгы” диләр,
Җырлаганда көй өчен “тавыклары җырлый” диләр.

Зурмы? дисәң, зур түгелдер, этләргә инде “самый”,
Шунда ыштансыз йөгереп үскән Марсель дигән бер сабый.

Үсеп җиткәч, ыштан кигәч, безнең шул чибәр егет
Киткән фән дигән дөньяга, ялгызы җәфа чигеп.

Барган егет туктамыйча золымга-җәберенә,
Төшеп чумган бу дөньяның ыруглык дәверенә.

Мифлар дөньясына керә – чиге юк диңгез кеби,
Еланнар, Сак-Соклар, барслар кайнаша гаскәр кеби.

Өйрәнә нам вә шаманны, актара дәүләтләрне,
Һуннар, төрки бабайларның тарихи сәүләтләрен.

Тынмый егет, аңа театр, цирк, танцевальня да шул,
Бер дәверне сөреп чыккач, икенчесенә пошёл! 

Фән әһеле, аһ итеп, Марсельгә карадылар,
Тау-тау хезмәтенә багып һәммәсе таң калдылар.

Пычак тотса, кайчы тотса онытылып
Бармакларын һәм башкасын турар имди.

Ашарга дип калак-чәнечке алсалар,
Бит я күзләренә төртеп хур булдылар,
Ялгышларын һич кенә дә тоймадылар,
Һәммәсе дә шулкадәрле хәйран имди.

Әйттеләр барчасы кавем белән тәкрарлап аңа:
“Мәртәбәле исемнәрне алдың инде, Бакиров,
Күпме еллар хезмәт куйдың гел батырып,
Инде ял ит кырын-ярын ятып имди.

Чык син, Марсель, фәннең тирән коесыннан,
Яшә ашап тәгамнәрнең һәркайсыннан”.

Марсель әйтте: “Хәлемне бер Тәңре белә,
Аның хөкеме колларына лазем була.
Ни кылса да, аны лаек итеп кыла,
Бу тәкъдирне миңа ул тик бирде имди”.

Ап-ачык бер җаваптыр, сүздә түгел, басмада:
– Если хотите, сами отдыхайте, господа!

Фагыйләтен, фагыйләтен, фагыйләт,
Ну, Мөслим халкының күңеле шат!!!

Бөекләребезгә ияреп язды
Мөслимнән Садриев Фоат.
Күңел ярсый: 80 яшеңә дә 
Язып карарга кабат.


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2012