Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдирләр: Саҗидә Сөләйманова
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  


Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе
Каһарманнар

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әдипләр чаты

Сорагыз - җавап бирәбез
ExactSeek: Relevant Web Search
Amfibi Web Search & Directory

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Саҗидә Сөләйманова

КИТКӘННӘРНЕҢ ЮЛЛАРЫ ОЗЫН...

Газиз Кашаповның "Киткәннәрнең юллары озын..." дигән истәлек язмасын җибәрәм. Мин аны Саҗидә турында истәлек яз әле дип, Газизнең, үзеннән сорап яздырган идем. Җыентык өчен дип сакладым. Әмма нәшриятта ашыкмаска кушалар. Анда бит Саҗидәнең мин хәзерләп җибәргән ике томлыгы да хәрәкәтсез ята әлегә.
Истәлек бик әйбәт укылачак. Йөрәктән чыккан әсәр дияр идем мин аны. Гыйбрәтле дә узе.
Әдип МАЛИКОВ

(Истәлек)

	Ачылмаган кара чәчәкләрем -
	әй төннәрем минем, төннәрем! 
	Сагынып искә алыр кемнәрегез, 
	хуш исе юк йомык гөлләрнең.
	Мин узем дә әле төсмерләмим, 
	кемгә ачылыр, кемне сихерләр... 
	Төннәремнең биген ачып чыга 
	таң нурыннан тамган шигырьләр.

		Саҗидә Сөләйманова, 1970 ел.
Бу юлларны мин үз тормышымның иң авыр көннәрендә куен дәфтәремә күчереп язып куйган идем. Ул вакыт, турысын әйтим, минем тормышка булган омтылышым, үзеңнән соңгыларга нинди дә булса хезмәт җимешләре калдыру турындагы барлык хыялларым да челпәрәмә килеп ватылган чак иде. Әллә яшим, әллә - юк... Күз алдыгызга китерегез: егерме сигез, нибары егерме сигез яшьлек ир-егет һәм... өметсезлек. Шундый вакытта кеше күңеленең канаты, сабыр канатларының сынмыйча калуы мөһим, ай-һай мөһим дә соң, туганнар... Менә шундый көннәрнең берсендә мин туган Татарстаныбыздан килгән бер басмадан әнә шул юлларны укып алдым һәм... соңгы айларда беренче тапкыр диярлек җанымның тыпырчынып куйганын, киләчәк юлларымның башында ниндидер өмет чаткысының ялтырап алганын сиздем. Бу шигъри юлларның ул чактагы хис-тойгыларым, тәнем-рухымның халәте белән шул тиклем дә тәңгәл килүенең беренче һәм хәлиткеч сәбәбе, билгеле ки, шундадыр. Икенчесе, хәлиткече булмаса да, Саҗидә Сөләйманова дигән исем ул чагында әле миңа әллә ни сөйләми, әмма балачагымның тугры дусты, күршебез Чеке бабайның кызы, бергә уйнап-тәгәрәп, сугышып-этешеп, каз бәбкәләрен, тавык чебиләрен бергә-бергә саклап, аннары инде иң яшерен хыялларыбызны да уртаклашып үскән Саҗидә Сөләйманованы искә төшерә иде. Мин ул вакытта татар әдәбиятыннан ерак кеше, сирәк-мирәк кулыма кергән нәрсәләрне генә, анда да күбрәк классиклар әсәрләрен генә укыштыргалаучы идем. Саҗидә Сөләйманова дигән шагыйрә бардыр дип башыма да китерми идем. Әмма безнең күрше кызы Саҗидә мәктәптә чагында шундый шәп укый иде ки, мин, ирек-сездән, "Бәлки, Казанда укыганда ул да физиклыгын ташлап лириклар ягына чыккандыр" дип уйлап куйдым. Ул чагында бит мин Саҗидә Сөләйманова дигән олы җанлы, чын мәгънәсендә шигъриятле нәфислеккә, осталыкка ия булган кешенең барлыгын һәм аның әле озакламый минем үз язмышымда да ярыйсы ук хәлиткеч роль уйнап аласын башыма да китерми идем...

Әмма ләкин тормыш дигән ачы һәм бер үк вакытта гаять татлы да нәрсәнең юллары бихисап күп һәм катлаулы, теләсә нинди генә йөгәнсез хыяллар да барып җитмәслек икәнлеген күз алдыма да китерә алмаганмын. Шуңа карамастан, күрәсең, әгәр дә минем, авыр яралардан һәм бетмәс-төкәнмәс сыкранулардан интегеп яткан җаныма саф очраклы рәвештә генә килеп юлыккан шигъри юллар шундый нык тәэсир ясаганнар, хәтта ки, югалган-сүнгән өметләремне, яшәүгә булган өметләремне яңартып җибәргәннәр икән инде, димәк, ниндидер, кешенең күзенә күренмәс һәм җанына-акылына аңлашылып бетми торган тоемлау дигән нәрсә бар һәм ул чынбарлыкта да яши дигән сүз...

Госпиталь караватлары, алар белән бергә мине дәвалаучы миһербанлы табиблар алмашынып тордылар. Алар шулхәтле күп булдылар ки, мин инде аларның кайсысы минем тормышта калуыма хәлиткеч өлеш керткәнен төгәл генә әйтә дә алмыйм. Әмма шундыйларның берсе - Совет Армиясенең Баш шифаханәсенең бер бүлегендә эшләүче Ирина Андреевна Деева, хатын-кыз булуына карамастан, шундый катлаулы тормыш юлы узган һәм полковник дәрәҗәсенә күтәрелгән бер зат иде. Мин, ни сәбәптәндер, монысы миңа әле хәзергәчә аңлашылып бетми, әлеге шигырь юлларын сүзгә-сүз тәрҗемә итеп укып күрсәттем. Ул тәрҗемә ничек, ни дәрәҗәдә оригиналына туры килгәндер, монысын мин шулай ук хәтерләмим-белмим, әмма минем - яраткан хезмәтеннән китеп,егерме сигез яшендә көннәр һәм айлар буена госпиталь койкасында аунарга дучар ителгән ир-егетнең халәтен ул яхшырак аңлаган, күрәсең. Ничек булса да булгандыр, әмма шул көннән башлап Ирина Андреевна минем белән әңгәмәләрен әнә шушы шигърият, әдәбият ягына табарак аудара башлады. Юк, ул миңа турыдан-туры ярып бер сүз дә әйтмәде, әмма ләкин аның тел төбеннән: "Син, энекәш, армиядән китү белән генә тормышым бетте, яшәүнең мәгънәсе юктыр дип ятма, чынбарлыкта бит барыр юллар бик күп, шуларның берсе әнәгенәк, синең алдыңда, әдәбият дөньясында" - дигән мәгънә аңлашыла иде... Тагын беркадәр вакыттан инде мин туган якларымның барлык журналларын, яңа чыккан китапларын соратып алдырырга керештем. Шулай итеп, кайдадыр еракта, минем туган-үскән якларымда, Икенче Баку дип аталган Әлмәт якларында шагыйрә Саҗидә Сөләйманова дигән затның яшәвен, аның кеше җанына өмет уты бөркердәй шигырьләр иҗат итүен белдем һәм шуннан соң инде матбугатта күренгән һәр шигырен, һәр сүзен укып-күзәтеп бара торган булдым.

Тагын берничә ел үтте. Тормышымда байтак үзгәрешләр килеп чыкты. Үзем дә каләм сынап-сынап карыйм һәм инде озакламый күңелгә туган төбәгемә - Татарстаныма кайту хыялы кереп оялады. Ләкин кая кайтырга, кайсы шәһәргә барып сыенырга? Билгеле, Казан тарта. Әмма анда кайтып, минем хәлдә, квартирлар алып урнашу... Яңа кала -Чаллы төзелә, әмма анда әле ыгы-зыгы вакыт, минем сәламәтлек күтәреп тора алмас... Шулай дип тинтерәп йөргән көннәрнең берсендә Әлмәт дигән шәһәргә квартира алмашу турындагы игъланга юлыктым һәм тагын бер минуттан инде минем хыялымда әллә нинди тузга язмаган уйлар өере узып китте. Мин инде мәктәптә укыган елларымда, Такташ белән җенләнеп йөргән чакларымда ук, Әлмәттә шагыйрь Гамил Афзал булуын, һәм тагын тормышымның иң авыр, каһәрләнгән көннәрендә шигырьләре белән җанымда өмет тойгылары уяткан Саҗидә апа Сөләйманованың яшәвен белә идем. Димәк, Әл-мәт-кә, бары тик Әлмәткә кайтырга кирәк! дигән карарга килдем мин һәм озын-озак уйлап тормыйча, фатирыбызны алмаштырып, 1975 елның апрель азагында, хатыным һәм өч баламны ияртеп кайтып та төштем...

Кайтуыбызның беренче көннәрендә үк мин Әлмәт язу-чыларының оешмасын эзләп киттем һәм, бәхетемә каршы, аларны таптым һәм беренче әңгәмәләрдән үк бик җылы мөнәсәбәт тойдым. Оешманың җитәкчесе, Әдип абый Маликов, мин инде аның Саҗидә апа Сөләйманованың ире икәнлеген белә идем, мине кочагын җәеп дигәндәй каршы алды һәм шул көннән соң инде безнең арада иң җылы, иң эшлекле, бер-беребезнең иҗатына җитди, ләкин туганнарча игътибарлы караш урнашты. Мин әле яшьлектән арынмаган, кызу канлы һәм кырыс, кискен, бәхәсләргә урын калдырмый торган, бары тик берьяклы гына фикер йөртүче нигилист идем. Аннары мин бит мәктәптә, хәрби училищеда һәм армия хезмәтендә тәрбияләнгән кеше, һәрнәрсәне идеаллаштырыбрак, тормышны бары тик кызыл төсләрдән генә гыйбарәт итеп күрергә тырышучы бер идеалист кеше идем. Тормыш тәҗрибәсен байтак туплап өлгергән Әдип абый һәрвакыт йомшак кына җәеп, утырасы урынга ипләп кенә утырта белә торган оста булып чыкты һәм миңа юнәлешне дә шушы сыйфатларыннан чыгып бирергә тырышты.

Әйе, сүземнең асылы Саҗидә апа турында, әмма ләкин шәхесне бит аны әйләнә-тирә мохитыннан башка күз алдына китереп булмый, шуңа күрә минем бу язмамда барысы да бергә үрелеп-тупланып барырдыр, мөгаен.

Кайту белән минем "иҗат" җимешләрем белән танышырга булды Әдип абый һәм тиз арада мин алар алдына үземнең шигырьләремнең калын гына тупламасын китереп тә салдым.

Оешмада тикшерү көнен нинди түземсезлек һәм нинди зур өметләр баглап көткәнлегемне яхшы аңлыйсыздыр дип уйлыйм.

Оешмага барып кердем. Бераздан, таягына таянып, бераз елмаебрак Гамил Афзал үзе килеп керде. Аны күрүгә минем котларым, кем әйтмешли, үкчәмә таба төшеп китте. Әдип абый анда, оешмада, утыра иде инде, ул һәрвакыттагыча тыныч күренә, килгәннәрне ачык йөз белән каршы ала. Менә тагын берәү - Рафаэль абый Төхфәтуллин ләбаса бу... Тере классиклар җыела ич монда. Йә Ходай, нинди генә үҗәтлеккә таянып мин бу хәтле олы әдипләргә үземнең юклы-барлы "иҗат" үрнәкләремне китердем соң? Каян килгән миңа мондый әрсезлек? Болар бит мине... болар бит мине чәйнәп тә тормыйча "ашап" бетерәчәкләр, дип уйладым мин, гаять соңга калып булса да... Турысын әйтим, минем бөтен тәнемә әллә нинди бер калтырау иңде һәм мин шушы калтырауны басарга тырышып язучылар оешмасы урнашкан Техника йортының биек һәм киң болдырына чыгып киттем. "Әллә соң... әллә соң кайтып китәргәме, кермәскәме?" дигән хыянәтчел уй минем бөтен миемне биләп-урап әсирлеккә алды. Офицер булуым, анда хезмәт иткәндә әллә нинди кыюлыклар, түземлекләр, ихтыяр көчен күрсәтергә туры килүләр дә онытылды. Аякларым ирек-сездән түбән таба атладылар. Бер баскыч, ике, өч һәм, ниһаять, мин асфальт мәйданга төшеп бастым...

Белмим, бу китү, әгәр дә ул шулай булган булса, бәлки инде әдәбият дөньясыннан китеп бару, аның белән бөтенләйгә үк аерылышу булыр иде. Ләкин мин ике-өч адым атларга өлгермәдем, минем алдыма түгәрәк тулы йөзле, тулырак гәүдәле, һәм искиткеч мөлаем тавышлы хатын-кыз килеп басты.

- Нихәл, килдеңме? Безгә килгән өстәмә көч, Газиз солдат, син буласыңмы инде?
Бу - Саҗидә апа Сөләйманова иде. Мин инде аның белән очрашып сөйләшмәсәм дә Җиңү бәйрәменә багышланган зур митингта аны күргән, анда ясаган чыгышын тыңлаган идем.
- Исәнмесез... Саҗидә апа, - дидем мин куркаклыгымны сиздермәскә тырышып.
- Җыелганнармы әле анда? - диде ул ияге белән эчкә таба ымлап. - Ник кермисең?
Мин ни әйтергә дә белмичә аптырап калдым.
- Әйдә, керәбез, башланыр вакыт җиткән бугай. Беравык тоткарланырга туры килде, - диде Саҗидә апа һәм йомшак кына итеп минем беләгемнән тотып алды да, үзе белән бергә зур ишектән алып керде.

Ул чактагы "иҗатым"ның ниндилеген мин инде хәзер үзем дә бик яхшы аңлыйм, әлбәттә. Әмма бит ул чагында... Шуңа карамастан, төп сүзне сөйләүче Саҗидә апа да, кай арададыр әйберләремне укып чыгарга өлгергән Әдип, Гамил һәм Рафаэль абыйлар да миңа каты бе-релмәделәр. Алар бик ипләп кенә, күңелнең авырта торган төшенә сукмыйча гына сөйләделәр. Минем әле телне һәм әдәбиятны белмәвем дә, иҗат эшендә бөтенләй тәҗрибәсез булуым да күз алдында иде ки, алар моны күрделәр һәм сак булдылар.

Шигырьләрем буенча фикер алышу төгәлләнгәч тә таралышырга ашыкмадылар, сүзне минем тормыш юлым, ниләр күрүем, ниләр кичерүем, ниләр белән яшәвем турында шактый тәфсилләп сөйләттеләр. Шунда мин үземнең тормыш юлымнан берничә эпизодны сөйләгәнмендер, күрәсең:

- Соң бит, Газиз, сиңа бит прозаик булырга кирәк. Синдә бит гаять бай тормыш юлы, күргән-кичергәннәреңнең иге дә, чиге дә юк, - диде Саҗидә апа. - Тырышып караганың бармы?
- Бар, дидем мин. - Бер-ике хикәя язган идем дә...
- Соң? Ничек? Кайда алар? Нишләп бирмәдең?
Мин инде ул хикәяне Чиләбедә яшәгәндә үк язуым, анда аны тикшерүебез, аннары аны Башкортстаннан килгән язучы Абдулхак Игебаев агайның алып китүе һәм "Пионер" журналына бирергә вәгъдә итүе турында сөйләп бирдем.
- Шуннан, ничек бетте? -диделәр әдипләр.
Мин елмаеп куйдым һәм Уфадан, бик озак, алты-җиде ай көттергәннән соң гына килгән җавапны әйттем:
- Хикәягез әйбәт, әмма ләкин ул артык татарча язылган, шуңа күрә журналыбызда файдалана алмыйбыз, - диделәр.
Барысы да көлеп җибәрделәр. Мин үзем дә, әлегәчә булган киеренкелектән арынып, рәхәтләнеп көлдем. Әй, ул чактагы беркатлылык... Хәер, аннан соң унбиш ел да үтмәде, "Әти йолдызы" дигән хикәям тугандаш Башкортстанның шушы журналында барыбер дөнья күрде...
Икенче көнне мин ул хикәяләремне Саҗидә апага китереп бирдем һәм тагын берничә көннән соң без кабат очраштык.
- "Әти йолдызы"н, Газиз, -диде Саҗидә апа берничә сорау биргәннән соң, - бүген үк "Ялкынга" җибәр, башкаларын... Кызганычка каршы, алары бик йомшак һәм хикәя булып җитмәгәннәр шул әле...

Саҗидә апа шул хәтле ышандыргыч һәм ихлас итеп әйтте ки, минем күңелемдә бер бөртек тә рәнҗү яки үпкәләү кебек нәрсәләр яралмады, тумады.

Аннары... Аннары Саҗидә апа минем шифаханәләрдә яткан чакларым турында сорашты... Мин, билгеле, аның бу сорашуларының тикмәгә генә булмавын ул чагында башыма да китермәдем, әмма үзем кичергәннәрне, әллә ничек кенә ачылып китеп, озаклап сөйләдем. Саҗидә апа сабыр гына тыңлап утырды. Гомумән, Саҗидә апа теләсә кемнең сүзен игътибарга алып, бүлдермичә тыңлый белә торган, сабыр холыклы, түзем кеше иде.

Ахырдан, инде саубуллашып китәргә җыенгач та, Саҗидә апа:
- Карале, Газиз, - диде сагышланып кына. - Син, беләсеңме, нәрсә эшлә... Син шул госпитальдә күргән-кичергәннәрең турында берәр повесть язып карамыйсыңмы?

Мин моңа ни әйтергә дә белмәдем. Әле кайчан гына минем "әсәрләрем"не йомшак кына пыран-заран китерделәр. Нибары бер-икесен Әлмәттә чыга торган газетага бирергә кирәк дип сайлап алдылар.

Хикәяләремнең дә нибары берсе гамәлгә ярады, ә Саҗидә апа авызын тутырып:
- Повесть яз! - ди.
- Ә нәрсәгә исең китте? -диде Саҗидә апа җитдилеген аз гына да киметмичә. - Кемнәр язсын андый повестьны, синең кебекләр үзләре күргән-кичергәннәрне язмаса?..
Мин, тыным кысыла башласа да, сиздермәдем:
- Ярар, Саҗидә апа, уйлап карармын, - дип вәгъдә иттем.

Турысын әйтим, бары тик күңел өчен генә, Саҗидә апаның киңәшен аяк астына салып таптамас өчен генә, ул үпкәләмәсен өчен генә әйттем мин аны. Шуңа күрә дә вәгъдәмне үтәргә ашыкмадым. "Ничек инде ул, Гомәр абый Бәширов, Габдрахман абый Әпсәләмов, Ибраһим абый Гази, Әмирхан абый Еники, Афзал абый Шамов һәм менә безнең белән бергә яшәгән Рафаэль абый Төхфртуллин кебекләрнең китапларында, "Казан утлары" журналында басылган повестьлар шикеллене язарга, ди. Моны бит, язсалар да, ниндидер кодрәткә ия булган кешеләр генә язалардыр" дип уйладым мин.

- Син, Газиз, бер дә икеләнеп торма, - диде Саҗидә апа минем уйларымны белгән, күреп үк торган кебек. - Тот та башыңнан кичергәннәрне, миңа сөйләгән кебек язып чык башта. Аннары икәү укып карарбыз, яме, - диде. - Ярыймы?

Менә шушы "ярыймы"ны Саҗидә апа искиткеч бер эчке мәгънә белән әйтте дә инде. Монда инде шундый катгыйлык, каршы торырлыкны калдырмаучы кодрәтле бер буйсындыру бар иде. Миңа, әнисез үскән кешегә, әниемнән нибары өч-дүрт яшькә генә кечерәк булган бу хатынның, олы шәхеснең, балалар анасының кушуында әллә нинди бер нәрсә, икеләнүләрне чигендергеч көч бар иде.

Шул ук кич мин повесть язарга керештем. Әйтергә кирәк, бик озак яздым мин аны. Әллә ничә мәртәбә туктап, бөтенләй ташлап торып, "булмый" дигән карарга килеп, вөәҗүс-мөәҗүс булып бетеп, әллә ничә тапкыр өметсезлеккә бирелдем, әмма Саҗидә апа белән очрашкан саен аңардан хуплау, үз-үземә ышаныч алып яңадан эшкә утырдым, һәм, ниһаять, көннәрнең берендә, язган нәрсәләремне туплап машинкада басып чыктым да, Саҗидә апага илтеп бирдем. Дөресен әйтим, мин әлеге "әсәр "дә язылганнарны үзем кичергән булсам да, язганда искә төшереп ничәмә-ничә тапкыр күңелләрем йомшарып, күз яшьләрем бәреп-бәреп чыкса да, кешеләр укырдай, гыйбрәт алырдай, аларның күңеленә тиярдәй вакыйгалар бардыр дип уйламаганмындыр. Шул сәбәпле Саҗидә апа турында да: "Укып та тормас, түземлеге җитмәс" дип уйладым, көннәр-атналар буе көтәргә хәстәрләндем. Ялгышканмын булып чыкты. Икенче көнне эшкә килеп (мин Әлмәттә чыга торган "Хезмәт байрагы" газетасында эшли идем) ишекне ачып керергә өлгермәдем... бүлмәдә Саҗидә апаны күрдем. Бу шул хәтле көтелмәгән иде ки, мин ни әйтергә белмичә, "әллә инде бер-бер хәл булдымы икән" дип бусагада ук басып калдым. Аннары гына исәнләштем.

Саҗидә апаның дулкынлануы йөзенә үк чыккан иде. Шуңа күрә, ул сүзне ерактан түгел, турыдан башлады.
- Эшеңне тәмамла да, Газиз, безгә кил, яме, - диде ул. -Мин синең әйбереңне укып чыктым. Мин сине бүген үк көтәрмен, - дип өстәде һәм, бары тик аналарда гына, аларның да изге күңеллеләрендә генә була торган шатлануын яшермичә елмайды.

Ул көнне ниләр язганымны, эштә ничек утырганымны мин белмим, хәтерләмим. Түземлегемнең чигенә чыгам дигәндә генә эш сәгате тәмамланды һәм мин беренче тапкыр чын язучылар яшәгән куышка таба юл тоттым. Икеләнү-шөбһәләнүләрем көчле иде, әмма ниндидер бер көч, Саҗидә апаның мөлаем елмаюы, тынычлыгы, җитдилеге аларның барысын да, барысын да җиңә иде. Бардым - кердем.

Әдип абый үз бүлмәсенә кереп югалды, без өстәл янына утырдык. Анда... минем кулъязмам туздырып бетерелгән, ниндидер өемнәргә бүлеп-бүлеп салынган иде. Күренеп тора, Саҗидә апа минем "әсәремне" шулай үзенчә үлчәгән-кискән икән.

Хәзер мин инде бик нык үкенәм, әмма нишләп тә булмый. Саҗидә апаның ул көнне сөйләгәннәрен төгәл хәтеремә сеңдереп бармаганмын. Югыйсә, мәдәни тәрбиясе булган кешегә, шундый мөһим очрашуның-сөйләшүнең эчтәлеген кайтып керү белән көндәлегенә язып куярга тиешлеге көн кебек ачык, ачык ләбаса.

Әлхасыйл, Саҗидә апа зур дулкынлану белән, минем үземнән күп, бик күп тапкырлар күбрәк шатланган һәм шул шатлыгын яшерми дә иде.

- Булган бит бу, Газиз, -диде бугай ул. - Булган. Болай булгач, безнең арада тагын бер язучы арта. Иманым камил минем моңа. Синнән була. Язарга кирәк сиңа, прозада гына син үзеңне табачаксың, (Бусы ул чагында минем күңелгә шактый авыр бәрелде һәм кимсетүле рәвештә әйтелгән кебек тоелды. Саҗидә апаның изге рухы моны кичерсен!) Тик... менә болай эшлибез, яме, - диде һәм кулъязманы таратып салган өстәлдән беренче туплам кәгазьләрне алды...

"Булган" әсәрне Саҗидә апа тагын ике тапкыр эшләтте. Кайсы бүлекләрне кайсы төшкә куярга икәнлеген, тагын өстәп-өстәп язылырга тиешле бүлекләрне күрсәтте, әсәрдә бәян ителгән вакыйгаларны тагын бер кат сөйләтеп чыкты. Ара-тирә: "Соң бит, Газиз, менә бит, үзең үк сөйлисең, мондагыча, син язгандагыча түгел. Уйлап чыгарасы да юк бит моны. Тот та яз булганча. Нигә аны тегеләй дә болай итеп боргалыйсың соң"... -дип кырысланыбрак та куйгала-ды. Әмма миндә дә үҗәтлек зур, ничек кенә булса да бирешергә теләмәдем, үз дигәнемчә итәргә, чынлыкта исә, кабатлап эшләмәүне алга сөрергә тырыштым. Андый чакларда Саҗидә аца берничә тапкыр үз фикерен исбатларга тырыша һәм мин туксан тугызлы алай да бирешмәскә теләгәнне күргәч: "Ярар алайса, теләсәң нишлисең инде" дип куя һәм почмагына кереп китә дә бермәл анда булышып чыга. Ә бер тапкырында ул хәтта ачуланып та куйды. "Бу хәтле дә тискәре мишәр булырсың икән" дип ычкындырды, һәм сүзне бүлеп чәй эчәргә алып чыгып китте. Әдип абый да безгә кушылды. Бергәләшеп чәй эчтек, язучылар дөньясы, әдәбиятыбыз турында бик күп сүзләр сөйләштек.

Бу ике язучының сүзләрен тыңлап, аларның мине дә шушы сихерле-тылсымлы әдәбият дөньясына, мин бары тик "аллалар яшәгән җир" дип уйлаган дөньяга алып керүләре, шул дөньяның чаршавын ачып-ачып күрсәтүләре мине тәмам исәрләндергән, аны-моны аңларлык хәлемне калдырмаган иде бугай. Яңадан өстәл янына барып утыргач та Саҗидә апа миңа:

- Бүгенгә җитеп торыр. Әйткән кадэресен эшләргә тырыш. Алып ки/г әлегә, - диде һәм мин Әлмәтнең яшеллеккә күмелгән урамына чыгып, алны-артны, уңны-сулны, кеше-кара-ны күрмичә-аермыйча байтак кына каңгырып йөрдем, өйгә бары тик төн урталары узгач кына кайтып кердем...

Озакламый повестьны, "Тормыш барханнары" дигән үз күңелемә дә бик үк ятып бетмәгән исем тагып, тагын бер кат машинкада бастырып алгач та (бу юлы инде Әдип абый оешма хисабына андагы машинисткадан, Гамил абыйның хәләле Нәфисә ападан бастырып алды) "Казан утлары "на юлладым.

Ләкин безнең эш шуның белән генә бетмәде. Фикерләре туплангач, Саҗидә апа тагын үзе үк килеп керә иде. Без һаман да шул повесть хакында сөйләштек. Дөресрәге, Саҗидә апа һаман да тегеләй, яки болай дип, хатын-кызларга хас сабырлык һәм йомшаклык белән ни эшләргә, кай төшен төзәтергә кирәклеген сөйли иде.

Мин атна-ун көн арасында җавап килер дип өметләнсәм дә, чынбарлыкта исә алай булып чыкмады, минем кулъязма турында ләм-мим бер генә сүз дә, хәбәр дә ишетелмәде. Мин көттем, бик нык түземсезләнеп көттем, әмма ләкин Саҗидә апа миннән дә битәррәк түземсезләнеп көтте. Соңга та-барак инде ул: "Нишләп инде шулай битарафлар икән. Укып хәбәр бирсәләр буладыр бит. Ни карый соң ул Яхъя*? Ни вакыт узды бит инде" - дип уфтанып алгалый башлады.
* Яхъя абый Халитов, журналның бүлек мөдире.
Яз, җәй һәм көз дә узып китте диярлек. Инде беренче карлар яуды, каз өмәләре вакыты җитте. Шундый көннәрнең берсендә миңа Әдип абый шалтыратты да:

- Син, Газиз, эшеңнән беразрак аерылып тора алмыйсыңмы? диде. - Баулы районына очрашуларга чыгабыз, сине дә алырга уйлыйбыз. Әгәр дә син каршы булмасаң, мин редакторыгыз белән үзем сөйләшермен...
Билгеле инде, мин каршы түгел идем.

Саҗидә апа бу араларда шифаханәдә ятып, шактый авыр хәлләр кичереп, операцияләр ясатып чыккан иде инде.

Шунысын гомерем буена кичерә алмаячакмын: мин шул хәтле томана вә рәхмәтсез булганмын ки, мин бер генә тапкыр да Саҗидә апа янына шифаханәгә бармадым. Әдип абыйдан сорашып, аның хәлен белешеп торуны җитәрлек дип санадым. Хәер, монда минем ул вакытлардагы характер сыйфатымның бер үзенчәлеге үзенекен иткәндер дип уйлыйм. Мин яшьтән үк үзем яраткан, якын күргән кешеләремнең чирли-селәренә, алай гынамы, авырып китеп дөнья куясыларына ышана алмадым. Шул сәбәпле үземне тәрбияләп үстергән әбиемнең дә соңгы сүзләрен ишетә алмадым, чөнки мин аны көннәрнең берендә вафат булыр, мине калдырып дөньядан китәр дип башыма сыйдыра алмыйдыр идем...

Баулыга без бер төркем язучылар белән бардык. Гамил абый Афзал, Юныс абый Әминев, Сәет абый Кальметов, билгеле инде, Саҗидә апа һәм алар янында мин фәкыйрегез. Ул, мөгаен, Баулы районында әдәбият һәм мәдәният көннәре итеп уйланылмаган идеме икән әле. Әдип абый, алай дисәң, бармаган иде бугай. Кыскасы, без Баулының үзендә очрашулар уздырдык, һөнәр училищесында, мәктәпләрдә очрашуларда катнаштык, әдәби берләшмә әгъзалары белән семинар уздырдык. Ул семинарларда мин дә, язучылар оешмасы булган үзәктән килгән кеше буларак, кызып-кызып чыгышлар ясадым һәм... нигездә, үзем кебек һәм үземнән байтак тәҗрибәлерәк иптәшләрнең кулъязмаларын элеп алып тетеп салдым... Аннары без Урыссу эшчеләр поселогында, шагыйрь Фәнис Яруллин туган Кызылъяр авылында, тагын башка авылларда да булып авыл кешеләре белән, мәктәп укучылары белән дә очраштык. Ул көннәр шул хәтле тәэсирле, мавыктыргыч булды ки, алар турында, минемчә, аерым бер истәлек язарга кирәктер. Бу урында мин Саҗидә апаның миңа мөнәсәбәтендә булган берничә төсмерне әйтү кирәк булганга күрә генә ул сәяхәтебезне искә төшереп узуны кирәк дип таптым. Беренчедән, Саҗидә апаның тырышлыгы белән мине Әлмәттәге әдәби берләшмәнең җитәкчесе итеп сайлаганнар иде һәм, билгеле ки, Саҗидә апа мине ул сәфәргә кеше белән аралашсын, телен чарласын, чыгышлар ясарга өйрәнсен, халык алдына чыгарга, үз-үзен тотарга өйрәнсен дип, үзенә күрә бер тәҗрибә мәктәбе ясарга алгандыр дип уйлыйм. Икенчедән, Баулыдагы семинарда катнашып, киләчәктә үземне дә, Әлмәттә һәм Казаннарда булачак төрле яшьләр семинарларына рухи төстә әзерләгәндер. Өченчедән, без әле һаман да әлеге повесть турында кызып-кызып, дөресрәге, мин кызып-кызып, Саҗидә апа исә салмак кына, йомшак кына итеп, үзенең әйтәсе фикерен гомергә онытылмаслык итеп тымызык кына минем баш миемә сеңдереп кенә бәхәсләшәбез. Билгеле инде, Саҗидә апа мине тагын, тагын да яңа әсәрләр язарга өнди. Минем тормышымнан алып сөйләгән һәр вакыйганы анализлый һәм шулардай ничек итеп әдәби әсәр сюжеты табарга кирәклеген өйрәтә. Ләкин мин нык, вакыт уза дип тормыйм, "әллә басалар, әллә юк, әллә миннән язучы чыга, әллә юк" дип тик йөри бирәм...

Баулыдагы күңелле очрашулар тәмамланды, без кечерәк кенә бер автобуска төялеп Әлмәткә кайтырга чыктык. Баулы белән Бөгелмә арасында, мәгълүм ки, юллар тигез түгел. Тауга менә дә төшә, борыла да сыгыла. Табигатьнең матур җирләре, җанга ниндидер сихәт, күңелгә илһам бирә торган төбәгебез. Җитмәсә, инде кыш җитеп килә, кар сибәләп тора... Ләкин әллә ни ерак китәргә өлгермәдек, автобусыбыз "кәҗәләнә" башлады, бер туктап тордык, кузгалып китәргә өлгермәдек, тагын туктап калдык һәм бу юлы, күрәсең, шактый җитди сәбәп булды, чөнки шоферыбыз киемнәрен алыштырып ук эшкә кереште.

Саҗидә апа башта Гамил абый белән култыклашып юл буйлап атлады. Ни турында сөйләткәннәрдер, миңа мәгълүм түгел. Без ул арада Сәет абыйның мәзәкләрен-анекдот-ларын тыңладык. Шунысы да файдалы булды, Саҗидә апа юклыктан файдаланып Юныс абый белән Сәет абый, безне озата баручы егетнең сумкасыннан "көтмәгәндә" генә пәйда булган бер "бөгелминский" акбашны бушатып алдылар.

Мин андый эшләрдән мәхрүм булганга күрә, беразрак утырдым да, сүзнең мәгънәсе китә башлагач, салоннан чыгып алга таба, Саҗидә апа белән Гамил абый артыннан атладым. Алар инде каршы киләләр иде. Көтеп алдым. Шунда Саҗидә апа:
- Менә без, Газиз, Гамил абыең белән синең хакта сөйләштек әле, - диде. Дөрес, ул минем хакта нәрсә сөйләшкәннәрен ачыклап торуны кирәк тапмады.
Аннары, Гамил абыйны җибәреп минем терсәктән эләктерде дә, яңадан борылып Бөгелмәгә таба атлый башлады. Аннары:
- Без, Гамил, атлый торабыз, машина төзәлсә узып китмәссез ярыймы? - диде.
Саҗидә апаның кәефе әйбәт, йөзе дә ачык, ләкин күзләрендә әллә генә нинди бер сагыш бар иде.

- Син, Газиз, патриотик шигырьләрне бигрәкләр дә җанга, кеше күңеленә сеңдереп укыйсың, - диде Саҗидә апа һәм: - Менә мин дә бер "Соңгы патрон" дигән шигырь яздым әле, - дип салмак кына, бастырып кына, уң кулын укытучылар акбур тотып сөйләгәндәге кебек тоткан килеш сөйләп тә китте.
...Дус-дошман бар,
Тыныч заманнарда
җырлар улчи илнең киңлеген.
Чикләр аша уклар төбәлгәннәр
сынар өчен кемнең кемлеген.

Очар пуляларны туктатырдай
җырлар бармы?
Утлар комарлы.
Соңгы патрон әле атылмаган,
ул атылса, дөнья тынармы...

Соңгы патрон әле атылмаган, 
онытылма, йөрәк, хушланма! 
Гадел атлы әткәм амәнәте -
соңгы патрон -
соңгы дошманга! 
соңгы патрон -
соңгы дошманга!..
Мин Саҗидә апа иҗатына бик үк хас булмаган сыман тоелган бу шигырьне рәхәтләнеп тыңладым, әмма Саҗидә апаның нинди "соңгы патрон" турында сөйләгәнен, чынлап әйтәм, ул чагында аңламадым, аңламадым...

Шуннан соң, Саҗидә апа беравык дәшмичә, үзенең уйларына бирелебрәк барды. Мин аның уйларын бүлдерергә кыймадым, янәшәдән, үземә калса, Саҗидә апаны үткән-сүткән машиналар җиленнән ышыкларга тырышыбрак, юл ягына чыгып атладым.

- Ярар, шулай булсын, -диде Саҗидә апа кинәт кенә башын күтәрә төшеп. Аның күзләрендәге баягы сагыш ниндидер тәвәккәллек белән алмашынды. - Мин дә, Газиз, "Гөлбадран" дигән повесть язарга керештем әле. Сине кыстый-кыстый үзем дә проза язарга булдым, - диде. Тагын күпмедер дәшмичә бардык. - Ә син, Газиз, теге повестеңа исем таптыңмы соң әле? Аны бит барыбер укырлар, укырлар һәм басарлар. Аны басмыйча калмаслар... Ә исемең шәп түгел синең. Бармый ул повестька "Тормыш барханнары" дигән исем... Казенный исем ул...

- Мин әллә ничә исем уйладым да бит, Саҗидә апа, берсенә дә тәгаен генә туктала алмыйм, - дидем мин...
- Яле, әйтеп кара әле, бәлки бергә-бергә табарбыз. Бер баш яхшы, ике баш әйбәтрәк дигәннәр бит... - Ул елмаеп миңа карады, аннары ничектер җиңелчәрәк, кыз-кыркын шатлыгыннан кая басарга белмичә атлаган сыманрак итеп, җилкенеп атларга кереште, икенче кулын да минем беләгемә китереп куйды.
- ...Мәсәлән, "Сәмум җилләре" дидем мин чираттагы исемне атап.
Саҗидә апа шып туктады һәм ерактагы урман өстенә карашын ташлаган килеш:
- Менә, күрдеңме? - диде. - Уйларга, башыңны туктаусыз эшләтергә генә кирәк. Тик... Нигә инде аны "җилләре" дип торасың "Сәмум җиле" генә диген. Җыйнак та, саллы да, серле дә һәм безнең әдәбиятта әлегәчә әйтелмәгән дә... Булды. Бүтән кирәкми...

Ләкин бу әле повестьнең дөньяга чыгуы түгел иде. Аның өчен көрәшне тагын байтак кына дәвам итәргә туры килде. Хәер, мин инде өметемне өзгән идем аны күрүдән... Әмма Саҗидә апа алай җиңел генә бирелә торганнардан булып чыкмады... Яз ахырларында, әллә инде март аенда укмы, Әлмәт язучылар оешмасында республика күләмендәге җыелыш-семинар уздырырга җыендылар. Анда өлкә комитетының мәдәният бүлеге мөдире, бик күп язучылар, газета-журналлардан хәбәрчеләр дә килгән иде. Ул вакытта бик нык модада булган производство, хезмәт кешесе турындагы әсәрләр турында сүз барды бугай, хәтерем ялгышмаса. Мин дә ни турындадыр чыгыш ясап, үземә калса, ялкынланып, сөйләдем. Тәнәфесләрнең берсендә миң өлкән язучылар басып торган төркемгә юлыктым. Арада Саҗидә апа да бар иде. Ул мине чакырып китерде дә:

- Менә, Атилла абый, шушы егетнең әйбере турында сүз бара инде, - диде. Аннары "Казан утлары"ның баш мөхәррире Зәки абый Нурига таба борылып. - Менә, Зәки, мин әйткән егет шушы инде. Синең кебек үк хәрбилек чире белән бик нык саташкан кеше, - дип өстәде. -Әйберен бер ел инде укымыйлар. Ә безнең әдәбиятка бик кирәкле әйбер ул, минемчә...

Зәки абый Нури бик озак сөйләшеп, вәгъдәләр биреп йөри торган кеше түгел, әйттеме - бетте, шундук Атилла абый ягына таба борылды ла:

- Менә, редколлегиябезнең иң олы бүресе. Тотсын да укысын монда ук. Үзеңдә бер нөсхәсе бардыр бит, - дип өстәде Зәки абый миңа карап.
- Әлбәттә.
- Хәзер үк китереп бир Атилла абыеңа.

Семинардан чыктым да, өйгә йөгердем һәм ярты сәгатьтән Атилла абый кулына китереп тә тоттырдым. Бу сәгать, чынлап та, хәерле сәгать булып чыкты.

Икенче көнне, утырышлар башланыр алдыннан, Атилла абый мине чакырып алды да, Зәки абыйга:

- Чынлап әйткәндә, шундый әйберне ел буена укымыйча яткыруыгызга гаҗәпләнәм мин. Аны бит күптән инде бастырып чыгарырга кирәк, ләбаса, - дип нәтиҗәсен чыгарды.

Тагын атна-ун көннән мине "Казан утлары" редакциясенә телеграмма белән чакырып алдылар һәм... шушы елның июль санында да "Сәмум җиле" дөньяга чыкты...

***
		Сабыр канатларым, сабыр канатларым... 
		Кулым сузып калдым, чапты пар атларым!

			Саҗидә Сөләйманова. 1978 ел.
Җитмеш җиденче елның кыш айлары иде. Көннәрнең берендә Саҗидә апа редакциянең татар хезмәткәрләре утыра торган бүлмәсенә килеп керде, һәрвакыттагыча ягымлы итеп исәнләште, "Нихәл, Газиз" диде һәм буш урынга барып утырды да... көрсенеп куйды. Бу аның минем алда беренче тапкыр көрсенүе иде.

- Теге даруның сихәте барын бар инде, - диде ул, - Әллә нәрсәгә бу араларда кәефсезләнеп торам әле. Үтереп мунча керәсе, каен себеркесе белән ләүкәдән тәгәрәп төшкәнче чабынасылар килә...

"Теге дару"ны без Саҗидә апа белән икәү генә беләбез. Ул - мин үзем байтак кына сынаган, теге афәттән котылып чыгарга бик күп ярдәм иткән нәрсә - мумие иде. Урта Азия якларындагы элемтәләрем аша, мин үзем авыр яткан чакларда ук, шул шифалы нәрсәне табып, аны дөньяга чыгарган профессор Шакировның җиңел кулыннан алган идем. Шифасы тигәч, Саҗидә апага да бераз биргән идем. Ул үзе берничә тапкыр шул мумиеның файдасы тиюен әйткән иде.

Мин озак кына уйлап тордым да:
- Оештырабыз аны, Саҗидә апа, кайчанга кирәк? -дидем.

Безнең туганнарыбыз үз йортлары белән Бигәштә яшиләр, мунчалары бар һәм Саҗидә апа моны белә иде.

Мунча ягарга булдык. Хатыным Фәһимә белән Саҗидә апаның серләре килә иде, әйттем исә кайттым, өлгертеп тә куйды. Саҗидә апаны машина белән барып алдым.

Саҗидә апа белән Фәһимә киттеләр, туганыбыз Нәфисә апа бәлеш салып чәйләрен куйды. Көтәбез. Кайтмыйлар. Бер сәгать узды, ике сәгать узды, юк, кайтмыйлар. Бәлеш пеште, өй эче тәмле исләр белән тулды, авызга сулар тула, әмма безнең бәлешне ашарга хакыбыз юк, чөнки ул Саҗидә апага атап салынган. Аптырагач-йөдәгәч, Нәфисә апа "Хәлләрен белеп кайтыйм әле" дип китте һәм тагын биш минуттан көлә-көлә кайтып та керде.

- Бәлешнең монысын сезгә ашатырга куштылар, яңаны салырга туры килер, - диде. - Тагын кимендә ике-өч сәгать керәбез әле ди Саҗидә апа, җырлап-җырлап, шигырь сөйли-сөйли кереп яталар, чыгарга исәпләре дә юк...

Чынлап та, тагын кимендә ике сәгатькә якын мунча кергәннән соң гына аһ та вах килеп керделәр алар. Саҗидә апаның күзләре көлә, ул үзе балалар сыман шатлана, күңеле искиткеч күтәренке иде. Чәй эчкәндә дә, яңа бәлешне кисеп ашаганда да ул уен-көлке, тапкыр сүзләреннән туктап тормады. Аннары, беравыктан сүз әдәбият ягына күчә башлагач та:

- Ярый, алайса, үзегезгә рәхмәт әйтеп әлегәчә матбугатка бирмәгән берничә шигыремне укып бирим әле, - диде ул һәм башын беркадәр артка чөебрәк, идән уртасына чыгып баскан килеш укырга кереште. Бүтән мин Саҗидә апаны андый халәт-кыяфәттә күрмәдем, әмма ләкин шушы бердәнбер тапкыр күз алдында хасил булган, илһамланган йөзе, күзенең чаткылар чәчеп торган карашы, юеш чәчләренең ут яктысында үзенчәлекле ялтыравы беркайчан да, беркайчан да онытылмастыр.
Үлән булып җирдә үсәмме мин, 
балык булып суда йөзәмме? 
Җилләр исә... Төш икән бу дисәм, 
өн икәнсең, тормыш, 
исәнме!

Бу язда да, тагын бу язда да 
шомырт чәчәкләрен иснәдем. 
Чәчәк алып килде кем бу дисәм, 
син икәнсең, тормыш, 
исәнме!

Артта торсын юллар исәбе дә, 
арта торсын еллар исәбе. 
Сахраларга чыксаң, җырлап туймас 
җыр икәнсең, тормыш, 
исәнме!

Гомер озын дисәм, рас булырмы,
сиздерми дә узды дисәмме?
Куп тә тугел, гомер, аз да тугел,
бер икәнсең -
тормыш,
исәнме!
Ул кичне, кич булган иде инде, без әнә шулай, мунчадан соң бәлеш ашап, чәй эчеп, Саҗидә апаның шигырьләрен укып, дөнья хәлләре турында сөйләшеп уздырдык. Ахырдан гына белдек: Әдип абый Саҗидә апаның бу "югалуын" белмәгән икән...

Әйе, Саҗидә апа беркайчан да тормышка гади генә итеп карамады. Аның өчен вагы-төяге юк иде тормышның.

Шифаханәләрдә ятып, үзенең авыруының нинди авыру икәнлеген белгәч тә Саҗидә апа ихтыярын югалтмады. Киресенчә, теләсә кемгә, ир-атларга, хатын-кызларга ихтыяр өстәп, аларны тормыштан ямь табып яшәргә, аның матурлыгын күрергә, таный белергә өнди-өйрәтә иде ул.

Шуңадыр, мөгаен, Саҗидә апа шушы җитмеш бишенче, җитмеш алтынчы, җитмеш җиденче елларда, Әлмәттәге берләшмә мәшәкатьләреннән генә канәгать булмыйча, Кама буйларында кайнаган КамАЗ һәм Чаллыяр төзелешендәге тормышка да омтылды. Әледэнәле ул анда барып, берничәшәр көн торып, андагы әдәби берләшмәгә дә Яшәү сулышын бөркеп кайта иде. Анда аның яраткаң шагыйрәләре - Венера белән Сәлимә бар иде. Ул кайткан саен безгә, Әлмәт берләшмәсендәгеләргә, Чаллыларның эшләрен, шау-шулы тормышларын шулхәтле мавыктыргыч итеп сөйли иде ки, безнең ирексездән әнә шул тормышка, андагы яшьләр дөньясына, әдәбиятның кайнап торган төшенә - чоңгылына чу-масыларны китерә иде. Әле бит, республика матбугатында да, ул елларда, бары тик Чаллылар, андагы "Ләйсән" әдәби бәрләшмәсен генә диярлек язалар, аларның әсәрләрен басалар, җыентык китапларын чыгаралар иде.

Тагын бер тапкыр Чаллыга барып кайтканнан соң, хәтеремдә, Саҗидә апа бер бәйләм шигырь язып редакциягә килеп керде, "Ләйсән" хәлләрен бәйнә-бәйнә итеп, шундый мавыктыргыч итеп сөйләде ки, минем иләс-миләс күңелгә шул җитә калды, кичекмәстән Чаллыга, тып-тыныч Әлмәттән шау-шулар тулы яшьләр каласына китәсем килә башлады. Җитмәсә, Саҗидә апа үзенә генә хас салмак, тыныч тавышы белән:
Текә ярлы, бөдрә таллы Яр-Чаллы. 
Чабыш атлар сыман Чулман чал яллы.
Тарих атлы гомер акты, моң акты, 
мең дә тугыз йөз дә ничә ел акты,
- дип яңа гына табадан төшкән бер шигырен укып күрсәтте.

Редакциягә партия оешмасы секретаре буларак та җаваплы вазифам бар һәм шуның аркылы мөхәрриребез, тагын берничә иптәш белән бәхәскә кергән чагыбыз, күңелләрнең тулган чагы иде, җитә калды. Көннәрнең берендә мин берәүгә дә бер сүз дә әйтмичә генә автобуска утырдым да Чаллыга юл тоттым.

Яңа төзелеп ята торган, матбугатта шул хәтле күп язылган, өстәвенә үзем дә армиядән чыккач та кайтып карап-әйләнеп киткән бу шәһәр миңа бер караудан ук ошады. Җае да чыгып тора бит аның: берничә сәгать арасында мин эшле дә булдым, аннары квартиралар алмашу бюросына кереп Әлмәткә алмашучыларның адресларын алдым һәм, монысы инде бөтенләй кеше ышанмаслык иде, ул кешеләргә кереп сөйләшеп килешеп тә чыктым. Алай гынамы, икенче көнне шул кешеләр белән Әлмәткә кайтып та җиттем...

Турысын әйтим, мин бо-лай эшләргә тиеш түгел идем сыман. Бәлки, кем белсен... Әмма ничек кенә булмасын, күңелдә әллә нинди бер төер урнашып калды. Дөрес, кызулык белән мин ул чакта да, аннары да байтак кына еллар уйламадым, әмма соңгы вакытларда минем үземә шундый игелеклелек кылган Әлмәт язучылар оешмасы, бигрәк тә аның олы шәхесләре Гамил абый Афзал, Әдип абый Маликов, Рафаэль абый Төхфәтуллин, Юныс абый Әминевләр һәм, билгеле инде, Саҗидә апа алдында мин үземне гаепле кеше, ниндидер бер усаллык кылган егет-җилән сыманрак итеп тоям һәм алар белән очрашканда үземнең күзләремне яшерергә тырыша торган булып киттем.

Хәер, без бит, туган-үскән, канат чыгарган оябызны ни өчендер үз итмибез. Аз гына канатыбыз ныгыдымы, тизрәк яңа якларга, таныш булмаган, шаулы-даулы җирләргә китәргә ашкынабыз. Ярый әле, андый җир-урын ул елларда үзебезнең Татарстанда, Чулман-Идел буйларында иде, югыйсә...

Шулай да Саҗидә апага рәхмәтем зур иде минем һәм икенче язда, дөресрәге, җәйдә, Татарстан китап нәшриятында "Сәмум җиле" исемле беренче китабым басылып чыккач та түзмәдем, көннәрнең берендә Әлмәткө юл тоттым.

Саҗидә апа мине берни булмагандай каршы алды, тәмле итеп чәйләр эчерде, чын күңелдән биргән бүләк китабымны да кадерләп алып куйды һәм:

- Болай гына булмый әле, Газиз, - диде. - Мин бит вакыт узсынга диебрәк эшкә кергән идем. Шәһәр радиосына. Әйдәле, бер тапшыру оештырып калдырыйк әле. Мин синең хакта бераз сөйләрмен, ә син "Сәмум җиле"нең соңгы бер-ике битен укып бирерсең, - дип радиостудиясенә дә алып китте.

Бу безнең иң соңгы очрашуыбыз иде. Дөрес, Казанга барган чакларда мин Саҗидә апаны тагын бер-ике тапкыр күрдем, аның хәлләрен дә белешкәләп тордым, әмма кара-каршы утырьщ, икәүдән-икәү генә сөйләшүләр насыйп булмады. Ул елларда мин иҗатымда да, иң тәүге уңыштан соң, шактый гына кыенлыклар кичерә идем. Хәрби темага язган әсәрләрем миннән тормаган сәбәпләр аркасында дөньяга чыга алмыйлар, өстәл тартмасында, төрле редакцияләрдә, китап нәшриятыңда саргаешып яталар иде. Җанның өзгәләнгән чаклары, кем беләкдер киңәшәсе, аның юаткыч, өметләндергеч сүзләрен ишетәселәр килә, бик килә иде. Әмма инде минем тирәмдә Саҗидә апа кебек өмет өстәүче, тормышка, яңа көрәшләргә рухландыручы олы йөрәкле, үтемле сүзле, җылы һәм сөйкемле карашлы кеше юк иде.

Кызганыч, ләкин мин тагын да рәхмәтле була алмадым, Саҗидә апаның үлемен вакытында ишетмәдем, аны соңгы юлына озатырга да бара алмадым. Мәскәүдә, Ватан сугышында һәлак булган әтиемнең иптәшләре - ветераннар белән очрашуда булып калдым...

Бу җәһәттән мин еш кына рус язучысы Иван Тургеневның хатларында очраган юлларны искә төшерәм:

"һәм, шул ук вакытта, мин үземне бөтенләй үк гаепли дә алмыйм, - дип яза ул. - Хәер, әйтегезче, мөхтәрәм әфәнделәр, кем инде кайчан да булса, бары тик берүзе генә гаепле булсын ди? Яки, яхшылабрак әйтсәк, барыбыз да бертигез дәрәҗәдә гаепле, әмма ләкин безне хөкем итеп булмый. Чөнки вакыйгалар безнең һәркайсыбызның вазифаларын билгелиләр; алар безне теге яки бу юлга этәрәләр һәм, алар үзләре үк безне җәзалыйлар да. һәр кешенең бары тик үзенә генә билгеләнгән язмышы бар".

Бу елның башында Саҗидә апаның тормыш юлдашы, барлык мирасын барлап, кадерләп тотучы Әдип абый Маликовтан хөрмәтле шагыйрәбез, шәхеснең зурлыгы, иҗатның кадере еллар узган саен зурая гына барган Саҗидә апа Сөләйманова турындагы кайбер хатирәләремне язып җибәрүен сораган хат килеп төште. Иҗат йортына - Малеевкага китеп барышым иде, мин ишек төбендә диярлек хатны алып укыдым да, анда баргач уйлана торырга, ха- тирәләремне яңартырга дип Саҗидә апаның иң зур, иң тулылардан саналган "шигырь китапханәсе" сериясендә чыккан "Сабыр канатлары" дигән китабын сумкама салырга өлгердем. Без аны иҗат йортында Саҗидә ападан иксез-чиксез игелекләр күргән, аның кулларыннан шигърияткә канат алган икенче бер шагыйрә - Флера Гыйззәтуллина белән алмаш-тилмәш укыдык. Бер ай дәвамында көн саен диярлек Саҗидә апаны искә төшереп, аның характер сыйфатларының асылына төшенергә тырыштык, иҗатының зурлыгын яңа гына күргәндәй булдык. Без беравыздан "Саҗидә Сөләйманова дигән олы шәхес, зур талант иясенең иҗат мирасына хәзергәчә тулы-сынча бәя бирелмәгән шул әле" дигән фикергә килдек...

Хәер, монысы инде аның гаҗәп түгел, чөнки, аянычка каршы, без татарларның канына сеңгән нәрсә бу. Теге яки бу талантыбызның зурлыгы турында үзе "үлеп күрсәткәч" кенә сөйләргә керешәбез. Анда да, күп очракта, бары тик сөйләнү белән генә канәгатьләнәбез, конкрет эшләргә ашыкмыйбыз. Ә бит сәләте, иҗатының зурлыгы байтакка кайтыш шәхесләр, теге яки бу урында утыручы шома кешеләр үзләре исән вакытта ук барлык исемнәрне үзләштерергә өлгерәләр, барлык язган нәрсәләрен әллә ничәшәр том итеп, ел саен икешәр-өчәр китап чыгарып торалар. Алар дистәләгән еллар дәвамында китап кибетләренең киштәләрен биләп яталар. Саҗидә апа ул яктан бәхетле булды: аның китапларын китап кибетләреннән көндез прожектор яндырып эзләсәң дә эзләп таба алмыйсың...

Хатирә-язмамны Саҗидә апаның шигъри юллары белән төгәллисем килә: Киткәннәрнең юллары озын, көткәннәрнең көннәре озын. Йөргәннәргә ачыш-табышлар, көткәннәргә - сагыну, сагышлар.

Газиз КАШШАФ-ҮЗИЛЕ
1991 ел, 27-28 нче гыйнвар. Чаллыяр шәһәре.

"Аргамак" журналы № 3, 1995


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013