Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Гөлфия ИСХАКОВА
   
  |    |  


Башка проектлар


Веб-дизайн белән мавыгучылар өчен электрон журнал
Аргамак журналы битләреннән
Авыл утлары газетасы битләреннән
Яшь әдипләрнең Мөслимдәге Зөлфәт клубы
Зөлфәт cайты
Мөслим районы Насыйп яр сайты
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Айдар Хәлим сәхифәсе
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Барый Ислам
Мәдүнә сәхифәсе
Татар сайтлары
Татар әдәби телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр
Әхмәт Дусайлы сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Таткнигафонд
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Электрон татар китапханәсе

Шәһри Чаллы гәзите
Звезды Татнета 2010 - конкурс интернет-проектов

Безнең рейтинг


PR-CY.ru
Гөлфия ИСХАКОВА
Гөлфия Заһит кызы Исхакова (Вәлиева) 1957 елның 15 февралендә Татарстан Республикасының Әлмәт районы Калейкино авылында туа. Мөэмин Каратайда сигезьеллык, Лениногорск районы Иске Куак авылында урта белем ала. 1975 елда КАИны тәмамлаган тормыш иптәшенә Удмуртиянең Воткинск шәһәренә юллама бирелә. Биредә Гөлфия Исхакова машиналар төзү техникумын тәмамлый. Заводта 20 ел эшләү дәверендә беренче котегорияле техник-технолог һөнәрен үзләштерә.
Цехның профсоюз берләшмәсендә аңа культорг вазифасын алып бару йөкләнә. Бәйрәм саен завод цехларында егерме елга якын татар халкының милли көйләре яңгырый.
Цехның халык контроле рәисе булып сайлана, ун елдан артык халык судында утырышчы була. Завод, шәһәр газеталарына мәкаләләр яза.
1988 елдан Воткинск шәһәрендә татар халкының милли аңын, мәдәниятен үстерү өстендә зур эш алып бара. Читтән торып Ижауның Республика Мәдәният училищесын тәмамлый. Шәһәрдә «Дуслык», «Тургай» ансамбльләрен оештыручыларның берсе. Берничә ел Гөлфия Заһит кызы җирле радиода татар телендә алып барылган тапшыруларның мөхәррире һәм алып баручысы булып эшли. Бүгенге көнгә кадәр «Тургай» ансамбле җитәкчесе.
Республикада татар телендә «Яңарыш» газетасы басылып чыга башлаганнан бирле Гөлфия Заһит кызының әдәби иҗатына киң юл ачыла. Биредә аның шигырьләре, мәкаләләре, хикәяләре даими басыла башлый. Газетада ул Воткинск һәм Воткинск районы буенча үз хәбәрче булып эшли, аны редколлегия советына сайлыйлар.
1997 елны шигырьләре Удмуртиядә яшәп иҗат итүче шагыйрьләр һәм композиторлар иҗатын берләштергән «Язмышлар авазы» китабына кертелә.
2002 елны Ижау типографиясендә мөстәкыйль «Язларыма кайтам» шигырьләр җыентыгы дөнья күрә.
2007 елны Ижау китап нәшриятында анын «Ак моң алып каеннардан» дип исемләнгән икенче китабы басылып чыга. Гөлфия Заһит кызының шигырьләре, мәкаләләре, хикәяләре «Яңарыш», «Мәдәни җомга», «Ватаным Татарстан», «Хәзинә», «Воткинские вести», «Әлмәт таңнары», «Яшьләр заманы», «Тормыш кыры» газеталарында, «Казан утлары», «Мәйдан», «Ялкын» журналларында басылып чыгалар.
Г.Исхакова — 2007 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Язларыма кайтам: шигырьләр. — Ижевск: Слайд, 2002. — 94 б. — 1000 д.
Ак моң алып каеннардан: шигырьләр. — Ижау: Республика кит. нәшр., 2007. 1766. —500 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Ш ә ф и Р. Кереш сүз // Мәдәни җомга. — 1998. — 6 март.
Ш ә ф и Р. Рәхмәт, Гөлфия! // Яңарыш. — 2001. — № 28.
С а ф и н Г. Олуг шигърияткә беренче адым // Яңарыш. — 2002. — № 42.
Ш ә ф и Р. Язларыма кайтам // Татар иле. — 2002. — № 45.
3 ә к у а н Н. Рәхмәт сиңа, Гөлфия! // Яңарыш. — 2002. — № 52.
Шәрәфиен Р. Ижау татарлары шигырь яза // Татар иле. — 2003. — № 2.
С а ф и н Г. Иҗат мәктәбе // Яңарыш. — 2005. — № 10.
Шаһинур Ә. Риза ага ризалыгын алып // Яңарыш. — 2006. — № 45.
3 ә куан Н. Милләт күгендә үз йолдызыбыз балкый // Яңарыш. — 2006. №48. Батталов Р. Бәйрәм алып кайтты //Яңарыш. — 2007. — № 6.
Габбасова Р. Ак моң алып каеннардан // Яңарыш. — 2007. — № 9.
3 ә к у а н Н. Канатлар очканда ныгый // Яңарыш. — 2007. — № 14.
Каләмдәшебезне котлыйбыз // Яңарыш. — 2007. — № 50.
* * *
Савельева Г. В ожидании весны // Воткинские вести. — 2003. — № 4.
© Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2012