Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдирләр: Мирхәйдәр Фәйзи
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  


Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе
Каһарманнар

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Сорагыз - җавап бирәбез
ExactSeek: Relevant Web Search
Amfibi Web Search & Directory

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Мирхәйдәр Фәйзи

Мирхәйдәр Фәйзи

I

Авылда туган, гомеренең күп елларын шунда үткәргән Мирхәйдәр Фәйзинең беренче эстетик идеал чишмәсе, «күңел кәгъбәсе»— авыл, авылның табигый дөньясы. «Сентябрьне Җүнәйдә үткәрдем. Көзге моңнарга күмелеп, сахрада йөрүне сөйгәнгә, эш беткәч тә, тиз генә кайтмадым. Кич ай яктысында, тирәнең серлелегенә, күк йөзенең яменә хәйран булып озак йөрим. Авыл тынгач, ай яктысында озак уйлар, тойгылар дәрьясына батып, төннәр буе утырам»,— дип яза ул 1914 елгы көндәлегендә. «Әй, ходаем, мине җәннәтең белән хур итмә! Җир яменнән аерма!» — ди М. Фәйзи, шул авылның киң күңелле гади кешеләренә, аларның самими җыр-биюләренә таң калып. Күп кенә шигырьләрендә, пьесаларында сурәтләнгән авыл тормышы язучының күңеленә бала чактан ук сеңеп кала.
Мирхәйдәр Фәйзи 1891 елның 19 (яңача 30) октябрендә элекке Оренбург губернасы Орск өязенең Күкшел авылында ишле гаиләдә туган. Аның әтисе Мостафа Фәйзуллин Чистай өязенең Шахмай авылыннан булган. Ул бу якларга килеп, бай утарында управляющий булып эшләгән. Шагыйрь җанлы бала Мирхәйдәрнең яшүсмер ваклары Оренбург, Урал, Башкортстан якларындагы табигать кочагында үтә. Ул Күкшел, Җүнәй авылларында, Орск шәһәрендә җитеш тормышта, хезмәт кешеләре арасында яши. Аның беренче әсәрләре дә шунда языла башлый.
Укырга мөмкинлеге булса да, иске типтагы Орск мәдрәсәсендә М. Фәйзи «дин сабагы» тыңлаудан ерак китә алмый. Зур өметләр баглаган Оренбургтагы «Хөсәения» мәдрәсәсендә дә күңел көткәнен тапмый. Җитмәсә, авыру сәбәпле, мәдрәсәне бөтенләй калдырып китәргә мәҗбүр була. Мәдрәсәдә укыган елларында К. Насыйри әсәрләре белән таныша, төрки һәм фарси телендә язылган китаплар укый, Тукай, Гафури поэзиясенең көчле йогынтысында кулына каләм ала.

Күрче, бай — мичкә корсак! — эш итә миллион белән,
Сәүдәсе һәр җир белән, куйлар, тире һәм йон белән.
Акъра-бакъра, төкрә-какъра, типтерә меңнәр түгеп,
Җәмгыятькә бирми бер тин, эндәшү юк юнь белән —
дип ул сорыкортларны Тукайча фаш итә.
1905 ел революциясе тәэсирендә, яңа революцион күтәрелеш чорында иҗат итә башлаган М. Фәйзи чагыштырмача шз вакыт арасында идея-эстетик яктан текә баскычлар үтә, Мәгърифәтчелек реализмы әдәбиятыннан ук килгән мәсьәләләр, аеруча хатын-кыз, мәхәббәт, шәхес азатлыгы, халык, милләт язмышы, мәгърифәт, һөнәр, кәсеп, прогресс мәсьәләләре М. Фәйзи әсәрләреңдә дә яңа заманга хас идея-эстетик яңгыраш алалар.
1905 елда «Татар туе» исемле пьеаа язып, «җиңгиләрен хәйран калдырган» М. Фәйзи «бәетләр, шигырьләр язуга да бирелеп китә». 1907 елда «Чүкеч» журналы битендә иске мәдрәсә тәртипләрен тәнкыйтьләп чыга. 1909 елда «Ике Хәсән» исемле тагын бер пьеса язып, драматургия өлкәсендә тәҗрибәләр ясый.
1910 елдан соң М. Фәйзи шигырьләре матбугат битләрендә бер-бер артлы басыла башлый. Ниһаять, 1912 елда «Минем шигырьләрем» исемле җыентыгы дөнья күрә. Яшь шагыйрь бу елларда табигать һәм мәхәббәтне олылап җырлый, сабый вакытларын, «зар, хәсрәттән хали Ч1ак»ларын искә төшерә. Мәхәббәтнең мәңгелек көчен танып:

Галиб килде, мәхәббәттән җиңелдем —
Икән мәҗбүр гашыйклар, инде белдем,—
ди ул «Гыйшык» (1912) шигырендә.
М. Фәйзи иҗатының романтик сызыгы аның поэзиясе аша үтә. Моны, мәсәлән, романтик идеалны гәүдәләндергән традицион-символик образлар мисалында ук ачык күреп була. XX йөз башы татар романтик поэзиясендә бәйрәм, нур, җил, давыл, диңгез, йолдыз, яшен, таң, яз кебек образлар актив кулланылды. Болар М. Фәйзи поэзиясендә дә бар.
Табигать гармониясендә дөнья матурлыгын эзләү М. Фәйзи поэзиясенә бик характерлы:

Исә йомшак саба җилләр,
Килә кошлар үтеп илләр...
Бу күренешкә булам хәйран,
Гүя япкан келәм белән,
Бизәкләнгән чәчәк белән —
Бу күренешкә булам хәйран,—
(«Хәйран булам», 1912)
дип җырлый яшь шагыйрь Дәрдмәндкә тартым тел белән. Авылга мәхәббәт, авылның cау-таза «табигый» балаларын, гади хезмәт кешеләрен олылау да М. Фәйзи романтизмының бер мотивы булып тора:

Сез — егетләр, эчкә сыймый дәртегез,
Рухани бер көч белән эш эшлисез!
Белмисез үзегез дә нинди хәлдә сез,
Күңелегездән нинди нурлар эзлисез?!
Бу кызыл йөзләрдә уйный бер хәят,
Барча мәхлүк сезгә саклый ихтирам;
Рух таза, мәгъсүм йөрәк һәм көчле җан,
Сез хәзер япь-яшь, сөйкемле, изге нам.
(«Егетләр», 1912)

Озакламый, мондый романтик идеалларга борчылулы эзләнүләр, гаделлек, дөньяның кысуы турындагы уйлар өстәлә. М. Фәйзинең «Яшь күңел» (1913) исемле шигырьләр китабы шуны ачык күрсәтә. Шагыйрь, чынбарлыктагы хәлләрне яңача бәяләп, үзенең эстетик идеалын ачыкларга омтыла:

И минем иң намлы дустым! Нәрсәдән күзлим рәхәт?
Кайда баксам, күңелем атсам — бар да ялган нам гына...

Селтәдем кул дөньясында очратудан ямь, бәхет,
Күңелемә нурлар көтәм тик инде дустлардан гына...—
ди ул «Зарлану» (1913) шигырендә.
М. Фәйзинең «Тоткын» (1914) шигыре исә, рус һәм Көнбатыш Европа романтизмы традициясендә 'иҗат ителеп, гаделлек өчен көрәш корбаны булган шәхес образын күз алдына китерә:

Күр хәзер: зинданда тоткын, сагына бәхтен, ул ерак;
Сүнде ялкын, калды тып-тын дәртле типкән яшь йөрәк.

Тормыш ямьсезләгән читкә кагып, М. Фәйзи матурлык идеалын эзли, кешенең бөеклегенә ышана, аның лирик герое демоник жестлар, селтәнүләр ясаудан да читләшми:

Дәрт белән, бер кулны болгап, җир шарын кисмәк булам,
Җил булып исмәк булам һәм гаршь аша кичмәк булам,—
(«Көзге моңнар», 1915)
дип белдерә ул герой.
М. Фәйзи өчен иң кадерле нәрсә — туган иле, туган халкы. Язучының эстетик идеалы, иҗат программасы булып ишетелгән бер шигырендә Тукайны искә төшерә торган мондый юллар бар:

Бу туган, үскән җиремнең бар яманы, яхшысы,
Барсы үз һәм барсы изге, барсы күңелем җан дусты.

Мин телим хактан белем, бәхтем белән гомрем гелән,
һәммәсен бүлмәк булам халкым белән, аулым белән.

Тырышамын аулым өчен, аккош булыйм дип бәхтенә,
Нурлы бер аккош булыйм дип аулым-алтын тәхтемә.
(«Илем», 1915)

II

М. Фәйзи иҗатының зур гына бер тармагы— аның драматургиясе. Аның поэзиясеннән килә торган тема һәм мотивларның байтагы драматургиясендә дә урын алды. «Яшьләр алдатмыйлар» (1911), «Кызганыч» (1913), «Тәкъдирнең шаяруы» (1913) кебек беренче пьесаларында әдип саф мәхәббәт, чын кешелек мөнәсәбәтләре темаларын күтәрде.
Бу әсәрләрнең нигезендә буржуаз җәмгыятьтәге рухи тигезсезлекнең кешеләр тормышыңда трагик, драматик хәлләр тудыруы ята. Әмма ул хәлләрнең социаль, сыйнфый җирлекләрен ачу мәсьәләләренә килгәндә, драматург тарихи чикләнгәнлек күрсәтә әле. Аның беренче драмаларындагы геройлар заманның «тәкъдир» дип исемләнгән, явызлык тудырган гариплекләренә каршы көрәш юлын эзлиләр, ризасызлык, протест белдерәләр. Гаделлек эзләгән бу уңай геройларның күбесендә фаталистик караш яши, язмышка «буйсыну бар. Гаделеезлекләрнең, кешелексезлекнең, бозыклыкларның төп сәбәпләрен эзләгәндә, автор үзе дә тирәнгә керми әле. Заманның яңа фикерле мөгаллимнәрен, милләт өчен яхшы күңелле, юмарт сәүдәгәрләрен беренче планга куеп, М. Фәйзи бу драмаларында әнә шул яңа көчләргә каршы торган дини караңгылыкны, әхлакый түбәнлекләрне, патриархаль торгынлыкларны җәбер-золымның төп сәбәпләре дип тәнкыйтьләү белән чикләнә. Бәхетсезлекләрнең төп сәбәбен «язмыш», «тәкъдир» дип аңлатырга мәҗбүр. Шуңа күрә уңай геройларның үз теләкләренә ирешүе, Гали кебек «мөтәгаесыйб» байны җиңүе дә — очраклы хәл — яшьләрнең чаялыгы нәтиҗәсе.
Тормыш прозасының «ниндидер» үз законнары буенча агышын драматург беренче әсәрләрендә нигездә романтик буларак күз алдына китерә. Әлеге өч драмада да геройларның югары уй-теләкләре, гадәти булмаган эш-хәрәкәтләре, сентименталь-мелодраматик уфтануларының гаять куертылуы шул хакта сөйли. Әмма шул ук вакытта ул әсәрләр әдипнең табигый талантын, шагыйрәнә киң һәм моңлы күңелен ачарлык итеп үткен тел, әдәби осталык белән язылганнар. Аларда геройларның ихтыяр көчләрен сынарлык, драматургия өчен кирәкле кискен конфликт, мавыктыргыч сюжет һәм үзәк вакыйга бар.
Язучының бу драматик әсәрләрендә җитди фикерләр гади көнкүреш, мәхәббәт мәсьәләләренә тыгыз үрелгән. Шәхси мөнәсәбәтләр халыкны аң-белемле, матур тормышлы, бәхетле итү теләкләренә барып тоташа. Ф. Әмирханның «Яшьләр» (1909) пьесасындагы кебек, «аталар һәм балалар» конфликтына корылган, маршы якларның килешүе белән тәмамлана торган «Яшьләр алдатмыйлар» пьесасының геройлары да шундый планда иҗат ителгәннәр. Гали мулла, авылга яңа карашлы яшь мөгаллим Шакир килүен ишеткәч, болай фикерли: «Теге дин бозучы бәдбәхет мөгаллим монда тагын килгән икән. Ашта шул бар иде. Шуңа бөтенләй кәефем китеп утырды... Юк, мин тере вакытта аны мәктәпкә аяк бастыраммы соң. Башы ике булса, мәктәпкә якын килеп карасын».
Тарих агышының яңарышы көчәя бара. Яшь мөгаллимне «кызык итәргә» йөргән «бозык» Гали мулла үзе дә сизмәстән тозакка килеп эләгә — кызлар киеме киенгән Шакирга гыйшык белдереп көлкегә кала, «сабак ала». Шул оят эшен башкаларга белдермәс өчен, кызы белән Шакирның кавышуына ризалык бирә.
Күренә ки, кысынкы тормышның тискәре көчләренә каршы көрәш шактый ук җиңел төс ала, мәзәк булып кала, килешүчәнлек белән тәмамлана. Шулай да бу конфликтта яшьләрнең көчлелеге раслана, искелек тарафдарларының «бозыклыгы» фаш ителә, аларга кисәтү ясала. Бу инде прогрессив көчләрнең үзләрен сиздерүе, куәтен күрсәтүе, киләчәк тарихны яшьләр язачагын белдерүе иде. Шулай итеп, язучының беренче драмаларында ук идея-эететик бөтенлек, жанр аныклыгы, композицион төгәллек күрәбез һәм шактый тулы ачылган характерлар белән очрашабыз.
«Кызганыч» драмасында исә яшьләрнең трагедиясе буржуаз чынбарлыкка протест мәгънәсен ала. Бар нәрсә байлыкка, алыш-бирешкә урылган җәмгыятьтә кешелек мөнәсәбәтләренә, туганлык, ирекле сөю, мәхәббәт хисләренә урын тар. Бу әсәрдә заманның алдынгырак кешесе дип бирелгән «яхшы фикерле бай» — Сөләйманның беренче пәрдә ачылгач ук әйткән сүзләре әнә шул хакыйкатьне белдерә: «Аның кебек сөюләр күп була ул, аңа юл бирергә ярамый... Шундый бай, тирә-якта беренче саналган кыз киләм дип торганда, бер фәкыйрь, нәселсез кызны алам дип йөри бит... Ай, бу яшьләрне... Юк. Тәмам ул фикереннән туктатырга кирәк... Ничек итеп туктатырга?»
Яңа буржуа вәкиле Сөйләманча, гаилә төзүдә исәп-хисап беренче урында булырга тиеш. Аның акылы шуңа буйсынган, фәлсәфәсе шуңа корылган. Улы Заһитның башка кызны сөюе турында ишетергә дә теләми ул: «Аның сүзенә карап, шундый зур бәхетне аяк белән тибү бөтенләй гакылга муафикъ түгел...» — ди.
һәм бу теләген тормышка ашыру юлыңда Сөләйман барысын да эшли. Пьесада эш-хәрәкәт, конфликт, характерларның бәрелеше нигездә шушы капма-каршы теләкләргә, мотивларга нигезләнгән. Шушы идея-эстетик каршылык аның композицион бөтенлеген тудыра, сюжет үзәгендә ята.
Сөләйман кебек байлар яклаган буржуаз карашларны, мөнәсәбәтләрне инкяр итү М. Фәйзинең бөтен драматургиясен сугара. Алга таба бу мотив «Галиябану» драмасында аеруча көчле яңгырый. Биредә критик реализм әдәбиятының ныклы традицияләрен, Г. Камал драматургиясе йогынтысын күрми мөмкин түгел. Болар шул елларда аеруча көчле яңгыраш алган шәхес иреге һәм табигый кеше концепциясе белән бәйле иде.
Табигый, ирекле мәхәббәтне идеаллаштыру М. Фәйзине дә мәгърифәтчелек романтизмына алып килде. Мондый әдәбиятның уңай герой концепциясе дә үзенчәлекле. Бу герой ирек сөючән, ул зур идеаллар белән яши һәм шул идеаллары өчен бөек эшләр башкарырга сәләтле. Ул милләт, халык, ил өчен яши, көрәшә, гомерен бирә. Драматургның әлеге әсәрләрендәге геройлар-ньщ эш-хәрәкәтләре күп очракта милли патриотизм ноктасыннан бәяләнә. Милләткә хезмәт итү юлында бу геройлар үзләре аңлаганча зур батырлыклар күрсәтергә омтылалар. Акча, мал хөкеменә дучар ителгән шартларда көрәшеп яшәү аларны көчле драматик шәхесләр итә. Теләкләр бер, шартлар, тирәлек икенче төрле булу сәбәпле, бу геройларның эчке дөньясы тирән каршылык, кризис кичерә. Шул ук каршылык әсәрне драматизм белән сугара.
«Кызганыч» драмасындагы Гәүһәр белән Заһитны тирәлек бер төрле изсә, «Тәкъдирнең шаяруы» пьесасындагы Гыйсмәт белән Мөршидәне икенче төрле «шмыш»ка дучар итә. Монысында да бәланең чыганагы — мал-мөлкәтне бар нәрсәдән өстен кую, әлбәттә. Гыйсмәт белән Мөршидә — илаһи мәхәббәт дөньясында яшәүче геройлар. Алар тирәлектән риза булмыйча, аны үзгәртерлек көч таба алмыйча интегәләр. Буржуаз чынбарлык боларны башкача имгәткән — сөйгән кешеләреннән, мәхәббәтләреннән аерган, әти-әниләре сүзенә карап, исәп-хисап буенча гаилә тездереп, бәхетсез иткән.

III

Драматургның 1913—1915 еллардагы иҗатында зур гына борылыш ясалды. Моңа кадәр аның әсәрләрендә наныйга нигездә «мулла яки бай семьясында бара иде. Халыкның уллары һәм кызлары ялгызаклар булып кына күренде. Халык үзе сәхнә артында калды. Шунлыктан бу әсәрләрнең безгә дә бик якын •булган матур фикерләре тормыштан түгел, «китаптан алынган» кебек яңгырыйлар. «Авыл бәйрәме» пьесасында без инде бөтенләй башка күренеш очратабыз. Биредә... вакыйга чын халык тормышыннан алып язылган, төп геройлар — халык балалары».
Фольклор эстетикасына таянып иҗат ителгән бу әсәрдә дә романтизм үзен сиздерә. Әйтик, «бәйрәм» традицион образ-символы үзе үк шул заман татар романтизмы арсеналыннан.
Драматургның идеалы — авылдагы табигый тормыш матурлыгын шәһәрнең яңа фән-техника, культура казанышлары белән баетып, тулы гармониягә ирешү. Шул максатларны күздә тотып, М. Фәйзи гади халык тормышын тирәнтен өйрәнә, үзе дә шул (авыл стихиясендә яши, этнографик күзәтүләр ясый, халык иҗаты материалларын җыя, җырлар анализлый һәм аларны әсәрләренә алып керә. Шуңа (аның сәнгатьчә фикерләвендә алга таба да фольклор эстетикасы нык сизелә.
Ниһаять, «Авыл бәйрәме» иҗат ителә. Монда М.. Фәйзи дөньяга табигый кеше концепциясе аша карый. Авыл кешесенең ихлас уй-теләкләрен ул халык авыз иҗаты җәүһәрләреннән дә табарга омтыла. Пьесаның төп конфликты кабат «аталар һәм балалар» яссылыгында алына. Заманның алдынгы көчләре дип къдим ителгән яшьләр картларга каршы куела. Әмма иске-Теккә, «картларга» протест, яшьләр «бунты» булып яңгыраган бу пьесада авыл тормышының иҗтимагый-сыйнфый ягын сурәтләү игътибардан читтәрәк кала әле. Авылның гади авыр тормышыннан аерылып торган һәм авторның романтик идеалына туры килгән «бәйрәм көне» генә күрсәтелү крестьянның типик хәлен күз алдына китерми. Авторның «ничектер» дөньяда һәркемне бәхетле итү кебек гуманистик иллюзияләре бу әсәрнең иҗтимагый яңгырашын күпмедер тоныкландыра. Ул нигездә яңа заманга хас мәгърифәтчелек идеяләрен куәтли. Моны күбрәк автор фикерен үткәрүче Заһит сүзләрендә бик ачык күреп була: «Агымга каршы барып булмавы күз алдыбызга җанлы сурәттә килеп басты. Яшьләр һичбер каушамыйча шулай янып, яшьнәп торырга тиешле. Шәйхи менә шуның бер үрнәге булды. Ул яшен кебек ялт итте, дошманын ялмап йотты. Без, яшьләр, аң-белем «белән коралланып, кешелек дөньясының эшлекле балалары булыйк. Үзе яшьни алмаган яшьләрне яшен суксын!»
Бу сүзләргә .6атналар кул чабып теләктәшлек белдерәләр. Төп «дошман», көрәш объектының аныкланмый калуы, көрәш максатлары чикләнгән булу конфликтның формасына, күләменә йогынты ясый, чын, зур герой, көрәшче образы алга басмый кала. Башкалардан күп белүче, күп күрүче Заһит та, «бие, туган! Яшьләрнең күңел азыгы фәхеш, гайбәт, боһтан, рия, сукырлыкта булмый, бәлки тәрбия дөньясында, ямь-матурлыкта икәнен күрсәтер өчен бие» дип, нигездә әхлак төзәтү, матурлыкка өндәү белән мәшгуль. Яшьләр «бунты» көчсезрәк булып кала, ул иҗтимагый тормышны чын савыктыру, үзгәртеп кору чарасына үсеп җитми әле.
Әмма шунысы бәхәссез: яңа үсентеләр, кояш нурына дип, кайсы якка омтылмасыннар, нинди генә яшь булмасыннар, алар — табигый яралгылар, ал арның киләчәге өметле. Моңа драматург бөтен күңеле белән ышана. Яшьләрнең искелеккә каршы юнәлтелгән протест-«бунтының» мәгънәсе зур, иртәгәсе көне дәһшәтле. «Авыл бәйрәме» әнә шундый идея пафосы белән сугарылган. Бу инде «Яшьләр алдатмыйлар» пьесасындагы кебек «бозык» мулланы фаш итеп, «фатыйха үтенү» генә түгел, ә аяк тибеп ирек даулый башлау, «фатыйха сорамыйча», иске тәртипләрне җимерергә керешү иде.
«Авыл бәйрәме» М. Фәйзи иҗатында да, гомумән танар драматургиясендә дә үзенчәлекле урын алып тора. Алга таба киң таралган музыкаль драма һәм комедияләргә бу әсәр көчле яралгы булды. Татар музыкаль драматургиясен барлыкка китерүгә зур өлеш керткән «Галиябану» драмасына килүдә дә ул җитди бер адым итеп каралырга тиеш.
«Авыл бәйрәме» жанр ягыннан — музыкаль комедия. М. Фәйзинең моңа кадәр язылган «кызганыч» драмаларыннан ул шул белән дә нык аерылып тора. Осталыгы үсә барган саен, драматург яңа жанрларга мөрәҗәгать итте. Шуннан соң дөнья күргән классик «Галиябану» («Сәгадәтбану», 1916) драмасы әлеге жанрларның әһәмиятле сыйфатларын органик берләштерде. Бу пьесаның яңалыгын һәм тарихи әһәмиятен бәяләп, 1922 елда Г. Ибраһимов болай дип яза: «Галиябануның бөтенләй яңа хасиятләреннән берсе — аның бездә беренче мәртәбә сәхнәгә музыканы, җырны, бер иттифакый зиннәт ясап түгел, бәлки төп мадди итеп, асыл мөндәриҗә кыйлып кертүедер. Моны «Галиябану» башлап җибәрде. Хәзер инде буңа тәкълидләр дә була башлады. Бу, шөбһәсез, бездә яңа нәрсә иде, кирәк нәрсә иде. Буның белән теге яшь-карт сәүдәгәрләрнең, иске-яңа хәлфә, муллаларның бертуктасуыз чәй эчүе, ашап утыруы кебек, туйдырып беткән мәгънәсезлектән, күңелсезлектән татар театрын коткарырга юл ачылды...Менә шундый хасиятләре белән «Галиябану» бездә ялгыз урында тора, яңа бер баб яки, зуррак тәгъбир булаа да, әйтик, драмалар галәмендә яңа мәктәп ача... Әдәбиятта һәм театрда башланып килгән яңа дәвер өчен бундый хезмәтләр нигез ташы булырлар»
«Галиябану» драмасы белән М. Фәйзи социаль каршылыкларбәреп торган зур тормыш эченә килеп керә. Монда инде үзәк конфликт анык һәм......төгәл персонажлаштырылган. Характерлар аеруча тормышчан һәм психологик мотивлаштырылган булулары белән күзгә бәрелеп торалар. Әлбәттә, биредә дә драматургның элекке төп идея-эстетик концепцияләре, романтик метод, стиль үзенчәлекләренең традицион сыйфатлары өлешчә дәвам итә. Әмма алар инде нык үзгәргәннәр, язучының тормышка, чынбарлыкка карашы конкретлашкан, ачыкланган.
М. Фәйзи элеккерәк әсәрләрендә мәхәббәт матурлыгын җимергән, кайгы, яшь түгүләр алып килгән төп сәбәпләрне «язмыш», «тәкъдир» дип аңлатудан бик ерак тормаган иде. Моңа кадәр әхлак төзәтергә, аң-белемле, культуралы булырга өндәгән язучының «Галиябану» драмасында «традицион тема кискен социаль аспектта хәл ителә». Бу социаль конфликт беренче карашка күзгә бәрелеп тормый. Авыл тормышының табигый агышын сурәтләгәндә, социаль каршылыкның, социаль сәбәпләрнең котылгысыз яшәве, иҗтимагый закончалыкларның «үзеннән-үзе» ачылуы драматургның зур талантын күрсәтә. Шул каршылык һәм сәбәпләрнең төрле сыйныф кешеләренә хас характер, психология, әхлак-гадәт нечкәлекләрендә мотивлаштырылып ачылуы, фольклор эстетикасына якын рәвештә җыр-музыка, моң белән органик үрелүе, М. Фәйзинең лирик булуын күрсәтү белән бергә, аны хисләрне төгәл бирү, психологик анализ остасы итеп тә таныта.
драматургның гаять халыкчан геройлары үзләренең эш-фигыльләрен, яшәешләрен халыктан аерылгысыз тоялар, һәр ымнарын халыкның гореф-гадәтләренә, ил-җир фикеренә нисбәтән бәялиләр.
М.Фәйзинең драматург буларак осталыгы әсәрнең сюжет-комиозициясендә дә чагыла. Драманы композицион яктан бәйләп торган һәм интрига вазифасын да өлешчә үзенә йөкләгән факторларның берсе — персонажларның башта үзара аңлашмауларын отышлы кулланып, М. Фәйзи гаять тормышчан сюжет һом драматик коллизияләр төзи. Уй-теләкләре, омтылышлары төрлечә булган шәхесләр бер үк фактларны (берәүләр — Хәлил, икенчеләр Исмәгыйль дип уйлаудан) капма-каршы мәгънәдә ка6ул итәләр. Теләкләр «туры килгәнгә» бу хәл баштагы вакыйгаларга бәйрәм төсе бирә, хакыйкать ачылу драманы чын мәгънәсендә фаҗигале итә. Шунысы игътибарга лаек: бу ике этап, органик бәйләнештә -булу белән бергә, язучыга образларны ике төрле шартка куеп, тулырак ачарга киң мөмкинлекләр бирә, вакыйгаларны табигый үсештә кискен драматик чишелешкә китерүдә мөһим роль уйный.
Аерым детальләрнең символ югарылыгына күтәрелеп, махсус идея-эстетик вазифа белән бөтиен әсәр аша үтүләре дә драмадагы үтәли сызыкларны көчәйтә. Мәсәлән, Галиябануга багышланган җыр, чиккән кулъяулык (кыз мәхәббәте) һ. б. шундый максатларга хезмәт итә.
Акыллы һәм бик чибәр кыз үстергән Бәдри һәм Галимә бөтен әсәр дәвамында диярлек туй мәшәкатьләре белән мәшгульләр. Галиябану да бик риза, сөйгән егетенә дип чиккән яулыгы да әзер. Яучының матур хәбәрләре, аңлашылмаучылык сәбәпле, һәммәсен шатландыра, канатландыра. Мал-мөлкәтле кияүгә кызын биреп, хуҗалык эшләрен ныгыту өмете белән Исмәгыйль дип «исергән» аумакай, саран Бәдринең «бәхетле» көннәре. Авыл яшьләренең мактаулы җыр-музышсы, мәзәк-көлкесе белән тулы бу тормыш бәйрәм төсен ала. Әмма мәрхәмәтсез дөнья бу бәйрәмгә үз төзәтмәсен кертә, трагик финалга алып килә. М, Фәйзи пьесаларының тамашачыларга тәэсир итү көчен арттырган, аның драмаларында еш очраган эмоциональ борылыш тул. Әкият һәм мәхәббәт поэмалары композицияләрен хәтерләт-коп шундый кискен бррылышларны, психологик контрастларны, Драматик антитезаларны бу әсәр дә үз эченә ала. Шушы кискен шартларда аның геройлары таныла.
Әсәрдә реалистик образлар буларак аңрылып торган Бәдри М аның хатыны Галимә дә Галиябануны Исмәгыйльгә, бай тулганы өчен, «дүрт кул белән бирер»гә телиләр. Урта хәлле крестьян психологиясе өчен гаять тормышчан теләк» хисләр болар.
Галиябану өчен Исмәгыйль «бер җан көеге» булса да, Бәдри аны «төкле аягың белән, кияү» дип каршыларга әзер. «Бай, да ярыйсы гына» булган кешенең «бозыклыгын» күрмәскә бик риза ул. «Кесәң калын булса, йөрәкнең чуарлыгы күренми ул. Алтын күзнең җавын ала диләрбит...» дигән фәлсәфә Бәдринең башын әйләндерә, мәрхәмәтсез капитал аны да үз упкынына тарта, Исмәгыйль җырын җырларга мәҗбүр итә.
«Дөньяны селкетеп торган» Исмәгыйльнең дә эш-хәрәкәтләре, уй-фикерләре аның җәмгыятьтәге сыйнфый-социаль хәле белән аңлатыла. Исмәгыйль образының типиклыгына һәм тирән реалистик сыйфатына игътибар итеп, әдәбият белгечләре аны «кулакларның характерлы сыйфатларын сәнгатьчә гәүдәләндерү көче ягыннан татар драматургиясендә бүгенге көндә дә иң яхшы образларның берсе» дип бәялиләр.
Исмәгыйль фикеренчә, һәр яхшы нәрсә аңа булырга тиеш. Аның теләгенә каршы килүчеләрне ул таптап үтә. «Ачу килгән вакытта ходай истән чыга»,— ди ул зәһәрләнеп. Исмәгыйль «көчле», дуамал, оятсыз, «куркусыз», мәрхәмәтсез. Драматург бу образны сөйләм үзенчәлеге, индивидуаль лексикасы аша да отышлы характерлый. Түрәләр жаргоны, масаю, миһербансызлык аның һәр җөмләсеннән аңкып тора: «Усал булсак та булырбыз шул», (Бәдригә) «Син тиле, син аңгыра!», «Молчать», «Постой! Мине Исмәгыйль диләр», «Галиябану неприменно миңа булырга тиеш» һ. б. Аның характерын шундый иткән төп сәбәп—байлык. Нечкә күңелле, гуманист М. Фәйзи боларның барысына җаны-тәне белән нәфрәтләнә, саф мәхәббәт, эчкерсез кешелек мөнәсәбәтләре, гаделлек, бәхетле тормыш өчен көрәшче булып алга баса.
Байлыгына таянып, Исмәгыйль кешене хурласа да, үтерсә дә, җәзадан котыла алачагына ышана. Ялганы барып чыкмаганнан соң, ул «мин үтердем, мин аттым» дип торганда да, старшинаның «нишләргә белми, кыймыйчарак» кына «без сине кулга алырга тиешбез» дип чара күрүе бапны мөмкин булганча яклауның шунда ук башлануын аңлатып тора.
Әмма Хәлил яклы кешеләр дә гел авыз йомып, җавапсыз калмыйлар инде. Заманы башка, «Үзе өстенә алып торганда, якламакчы буласызмы әллә?» — ди Сибгать, старшинаның якасыннан алырдай булып. «Тотыгыз атучыны!»,— ди Хәмзә, аңа кушылып. «Галиябану» драмасының үзәгендә, әлбәттә, авторның романтик идеаллары туфрагында яралып чәчәче аткан Галиябану образы тора. Әсәрдәге җыр сүзләре белән характерлаганда да шундый:

Бакчада гөлләр ал икән,
Гөлдә былбыл бар икән;
Кашы кара, буе зифа,
Галиябану, сылуым иркәм,
Кемгә насыйп яр икән?

М. Фәйзи Галиябануны матурларның матуры, эче-тышы камил итеп сурәтли. Бәдринең: «Галиябану төсе белән дә авылда бер иде, акыл белән дә өстен булып чыкты»,— дигән сүзләрендә, героиняның гадәттән тыш сыйфаты чагыла. Хәлил образы да шундый. Яучы карчык Вәдига характерлаганча, ул да «бик һәйбәт егет, авылда бер дип әйтерлек».
М. Фәйзи драматургиясенә романтик һәм реалистик алымнарның табигый рәвештә үрелүе хас. «Галиябану» драмасында Бәдри, Галимә образлары реалистик планда иҗат ителсә, романтиклык Галиябану, Хәлил образлары аша үтә. Моны драматургның шигъри иҗатыннан ук килә торган традицион романтик-символик образларның активлашуында да күрергә мөмкин.
Шунысы игътибарга лаек: романтик шартлылыкка мөрәҗәгать иткәндә, «әкият» алымнарыннан тартынмаган М. Фәйзи шушы ук әсәрендә чын реалистик сәләтен дә күрсәтә. Бу бигрәк тә Бәдри белән Галимәнең тормышы, туйга әзерләнү, яучы Бәдига килү кебек картиналарда, этнографик төгәллектә, гадәти хәлләргә бәйле тормышчанлыкта аеруча нык чагыла.
Галиябану уйлаган уйлар матур булган кебек, аның әйткән сүзләре дә «балдан татлы». «Юлыгызга фәрештәләр гөл сипсен»,— ди ул үзен оятлы итә язган җырчыларның өй артыннан китүләренә шатланып. Аның трагик мәхәббәте Таһир-Зөһрә, Ромео-Джульетта мәхәббәтенә тиң. «Унөч яшемнән алып йөрәгемә кереп утырган Хәлилем бар чагында, аның кызыксыз байлыгына бер дә исем китми»,— ди ул. Драманың финалындагы җыр да дастан, романтик халык әдәбияты геройлары язмышын искә төшерә:

Ак атласым җитмәде,
Алмас кайчым үтмәде;
Унөч яшьтән бирле сөешеп,
Күзебез күзләрдән китмәде,
Ходай насыйп итмәде.

Романтик ироиня булса да, Галиябану чынбарлыктан читләшкән, тормыштан күккә ашкан образ түгел. М. Фәйзи аны реаль җир кызы итеп сурәтли. Ул заманның драматик, трагик тарихи вакыйгалары фонында да бик табигый урын алып тори. Аның бәхет кошын, Исмәгыйль генә түгел, шул елларда барган сугыш афәтләре дә сагалый. Галиябану моны да бик реаль бәяли: «Бүген инде янына чыкмый калмыйм. Хәзф Хәлилнең солдатка алынмавын гьша теләргә калды. Хәер, китсә — кайтыр әле. Аныкы булып калсам, биш ел көтәргә дә риза»,— ди ул киләчәген уйлап. Хәлилен «көзгә солдатка алып куйсалар, канатсыз ук очар» дигән сүзләргә дә ул фидакярләрчә бик төпле җавап бирә: «Мин алай канатсыз очканыннан курыкмыйм. Канатланып очмаса ярый»,— ди. Шулай итеп, авыл яшьләренең мәхәббәт фаҗигасе иҗтимагый-тарихи фаҗигаләргә дә барып тоташа. Бу исә «Галиябану» драмасының трагик яңгырашын көчәйтә. «Лалиябану»ның реализмы — «канатлы» реализм, татар драматургиясен тагын да югарырак баскычка әйди торган реализм».
Күренә ки, Галиябану һәм Хәлил образлары, бер караганда романтизмга, икенче караганда реализмга якын. Бу исә М. Фәйзи иҗат методының «синтетик» булуын дәлилли.
Үзенең идея-художество үзенчәлекләре белән «Галиябану» пьесасы хаклы рәвештә татар әдәбияты һәм театры тарихында күренекле урын алды. Дөньяга чыккан елларында ук бу әсәргә зур бәя бирелде. «Соңгы елларда чыккан драмалар арасында,— дип язды Г. Ибраһимов,— эшче-крестьян гаммәсенә иң якын булган, туктаусыз була торган, куелган саен һаман халыкны үзенә тарга, һаман дәртләнеп карала торган әсәрләрнең берсе,— бәлки беренчесе,—шөбһәсез,— Мирхәйдәр Фәйзи иптәшнең «Галия6ану»ы булыр». Г. Ибраһимов бу әсәрнең төп иҗтимагый кыйммәтен «крестьян эчендәге яшьлекне төп мөндәриҗә итеп алуы, саф реализм нигезендә сыйнфый каршылыкларны табигый әдәби рәвештә ачып бирүе» дип аңлата.
Бөек Октябрь революциясеннән соң да дистәгә якын пьеса язылып, «Урал суы буенда», «Ак калфак», «Асылъяр», «Кызыл олдыз» кебек күренекле әсәрләр калдырган М. Фәйзи иҗаты татар драматургиясе үсешенең характерлы якларын чагылдырды.
Шулай итеп, драматургның революциягә кадәрге иҗаты, гомумдемократик, гуманистик идеяләр, табигать гармониясен һәм мәхәббәт романтикасын җырлау белән башланып, социаль каршылыкларны үз эченә алган, тирән гомумиләштерү көченә ия булган «Галиябану» драмасы белән йомгакланды. М. Фәйзинең халыкчан иҗаты жанр төрлелеге, идея тирәнлеге, сәнгатьчә камиллеге белән яңа баскычка күтәрелде. Аның драматургиясенең бай икенче бите совет чорында ачылды.

Н.Ханзафаров.
©CCCР Фәннәр академиясе Казан филиалы Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты чыгарган "Татар әдәбияты тарихы" китабы, 3нче том. Казан, 1986.


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013