Бүген Нихром браузерын куеп карагыз |
Эзләү: =>
Әдипләр: Марсель БАКИРОВ
   
  |    |  


Башка проектлар


Веб-дизайн белән мавыгучылар өчен электрон журнал
Аргамак журналы битләреннән
Авыл утлары газетасы битләреннән
Яшь әдипләрнең Мөслимдәге Зөлфәт клубы
Зөлфәт cайты
Мөслим районы Насыйп яр сайты
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Айдар Хәлим сәхифәсе
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Барый Ислам
Мәдүнә сәхифәсе
Татар сайтлары
Татар әдәби телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр
Әхмәт Дусайлы сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Таткнигафонд
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Электрон татар китапханәсе

Шәһри Чаллы гәзите
Звезды Татнета 2010 - конкурс интернет-проектов

Безнең рейтинг


PR-CY.ru
Марсель Бакиров

ТОРМЫШТА ҮЗ ЭЗЕ БАР

Мәшһүр шагыйрь Дәрдмәнд үзенең “Без” шигырендә болай ди:

Исә җилләр, күчә комлар... бетә эз...
Дәригь, мәхзүн күңел, без дә бетәбез.

Әйе, беркем дә, бернәрсә дә мәңгелек түгел. Дөньяны шаулатып тантана итсәң дә, башыңны ташка бәреп еласаң да, рәхимсез вакыт тәгәрмәче тәгәри дә тәгәри, гомер дә, искән җил, күчкән ком кебек, уза да уза. Әмма Ходай тәгалә бүләк иткән гомерне ничек уздыру, эзне калдыру-калдырмау күп дәрәҗәдә инсанның үзенә бәйле. Безнең акыл ияләре, әдипләр элек-электән кешеләрне үзләреннән соң ниндидер эз калдырырлык итеп яшәргә чакырганнар, шундый тереклектә генә мәгънә күргәннәр. Йосыф Баласагунлы, Кол Гали, Котб, Сәйф Сарай, Мөхәммәдьяр, Утыз Имәниләрдән килүче бу традицияне XX йөз шагыйрьләре уңышлы дәвам иттерәләр. “Күңел йолдызы” шигырендә Г.Тукай, Аллага мөрәҗәгать итеп, үз яшәешенең асыл максатын “Җиһанда калдырып китсәм икән, йа Рабб, гүзәл эзне!” - дип бәян итә. Игътибар итегез: “эз” генә дими, ә “гүзәл эз”не, ди автор. Биредә ул, иң беренче чиратта, инсаннар, туган кавеме өчен игелекле хезмәтне күздә тота. Каһарман шагыйрь М.Җәлил иҗатында да “эз”ле, мәгънәле яшәү хакында кызыклы юллар бар. ”Дуска” шигырендә ул, мәсәлән, А.Алишка: “чикләнсә дә гомер, яшьлек безнең Эзсез сүнә диеп уйлама!”-дигән киңәш-теләген белдерә.
Филология фәннәре докторы, Россия Гуманитар Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы, Кол Гали исемендәге бүләк иясе, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе һәм атказанган мәдәният хезмәткәре, күпләгән укытучыларның, галимнәрнең, журналистларның һәм әдипләрнең остазы, Казан дәүләт университетының татар әдәбияты кафедрасы профессоры Марсель Хәернас улы Бакировның да тормышта, фәндә, мәгарифтә үзенә лаеклы урыны, “эзе” бар. Ул моңа үзенең күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, тырышлыгы белән иреште. Хәзер аның гомер сукмакларына, кылган эш-гамәлләренә, тормыштагы “эз”ләренә бер күз ташлап алыйк.
Татар дөньясында үзенең ямьле Ыклары, моңлы Зифалары, шигъри Зөлфәтләре, күпләгән талантлары белән мәшһүр булган Мөслим төбәге дә бар. Мөслим төбәге, дөресрәге, аның район үзәге - Марсельнең дә кече Ватаны. Ул биредә 1933 елның 10 декабрендә мөгаллимнәр гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килгән. Элек укытучыларны бор төбәктән икенчесенә күчереп йөртү киң таралган була. Марсельнең әти-әнисен дә 1935 елда хәзерге Зәй районы, Югары Баграж авылына мәктәп директоры, математика укытучысыһәм башлангыч сыйныфларда укытучы итеп күчерәләр. Әмма аларга биредә озак яшәргә туры килми. Дәртләнеп, күңел биреп эшләгән бу гаилә өстенә шәхес культының афәтле җилләре исә: нахак бәла ягыла, Хәернас абыйны кулга алалар һәм ике-өч ай эчендә (1937 елда ) атып та үтерәләр. Егерме еллап вакыт узгач кына аны реабилитациялиләр, намуслы исемен рәсми рәвештә аклыйлар. Әмма аңа кадәр Марсельгә, ятимлек өстенә, “халык дошманы улы” исемен дә күтәреп йөрергә туры килә. Моның нинди газап икәнлеген, мөгаен, ул үзе генә белгәндер. Марсельдәге үҗәтлек, тырышлык, вакыты белән кырыслык, үз көченә генә ышану кебек сыйфатлар, бәлки, шушы елларда ук формалашкандыр.
Нинди генә кыенлыклар булуга да карамастан, Хәернас углы тормышта югалып калмый, алга бара, Мөслим урта мәктәбендә иң алдынгы, актив укучыларның берсе исәпләнә. Өстәвенә ул – спортчы да, рәссам да. Әмма аңа әдәбият җене, күрәсең, ныграк кагылган була. Өлгергәнлек аттестаты алгач, Марсель Бакиров 1951 елда, һич икеләнүсез Казан университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Биредә Әхсән Баянов, Азат Әхмәдуллин, Мәгъсүм Латыйфуллин, Римма Зарипова (Галиева), Фәнис Исламов һ.б.лар белән бер төркемдә белем ала, Хатип Госман, Латыйф Җәләй, Якуб Агишев, Мансур Габдрахманов... кебек мәгълүм галимнәрнең лекцияләрен тыңлый, бүлектә генә түгел, тарих-филология факультетында тырыш, уңган студентларның берсе буларак таныла. Ул рәссам, мөхәррир буларак катнашкан һәм университетта гына түгел, ә район күләмендә беренче урынга чыгарган "Әдәби сүз" газетасын әле хәзер дә сагынып сөйләүчеләр бар.
Марсель Бакировны, диплом алгач, Башкортстанда чыгып килүче “Кызыл таң” өлкә газетасына эшкә җибәрәләр. Биредә ул 1956-1966 елларда ун ел буе эшли, әдәбият-сәнгать бүлегенең, секретариатның тәҗрибәле журналистына, баш мөхәррир Таһир Ахунҗановның ышанычлы хезмәткәренә әйләнә, Уфа, республика мәдәни тормышының үзәгендә кайный, үзе дә газетада күп санлы язмаларын бастырып тора. Уфада эшләү елларында Марсель Хәернас уты Туймазы кызы Кифаяга өйләнеп җибәрә, озак та үтми, әти дә була: бер-бер артлы ике кызы туа. Бер караганда, аның барысы да бар кебек: яраткан эше, фатиры, гаиләсе бар, әмма филолог-журналистның күңеле тынычсыз, аңа нәрсәдер җитми. Нәрсә җитмәгәнен ул үзе дә белә: фән белән; шөгыльләнү, диплом эшендә үк мавыккан шигырь төзелешен өйрәнү. Ләкин ничек, ни рәвешле фән өлкәсенә керергә?.. Көннәрнең берендә Уфага профессор X.Госман килә. Элеккеге остазы белән очрашу Марсельнең күңелен тәмам кузгата: профессор аны үзенә аспирантурага чакыра. Озак уйланулардан соң, ул 1966 елда Казан университетында аспирантурада укый башлый. Дүртенче дистәсен вакларга керешкән кешегә гаиләсен, фатирын калдырып, янә тулай торакта, стипендиягә яшәү, әлбәттә, җиңел булмагандыр. Әмма биредә дә ул үзенең үҗәтлеген күрсәтте. Мин аның белән тәүге мәртәбә 1967 елның ахырларында танышкан идем һәм шуннан бирле, ягъни 40 елга якын без бер кафедрада, бер коллективта эшләп киләбез. Марсельнең аспирант елларында һәм аннан соңда мавыгып эшләвен, төрле шәһәрләргә гыйльми командировкаларга баруын, көннәр буе китапханәләрдән чыкмыйча фидакарьләрчә эшләвен, эзләнүен яхшы беләм. Галим-голәмә арасында шушындый сүз дә йөри, имеш: уку заллары сәгатькә карап түгел, ә Марсельнең килү-китүенә карап эшли икән.
М.Бакиров "Эксперименталь тикшеренүләр яктылыгында төрки һәм татар шигырь төзелешенең үзенчәлекләре" темасына язылган кандидатлык диссертациясен 1972 елның 14 апрелендә Ш.Садретдинов белән бер көндә яклады. Аның бу хезмәте рәсми оппонентлар, әйдәп баручы оешма, гомумән, гыйльми җәмәгатьчелек тарафыннан югары бәяләнде, диссертациянең татар әдәбияты фәнендә генә түгел, гомумән, тюркологиядә бер казаныш икәнлеге ассызыкланды. М.Бакировның бу хезмәте кыскартылган вариантта “Шигърият тарихына сәяхәт: фольклордан классик шигырьгә күчеш тарихыннан” исеме астында аерым монография рәвешендә дә нәшер ителде. М.Бакиров, кандидатлык диссертациясе яклаганнан соң, шигырь төзелешен, аңа хас хосусиятләрне тикшерү белән бергә, сүз сәнгатенең иң борынгы катламнарын, төрки шигъриятнең һуннар чорыннан ук башлангыч алуын, аның яралу, шәкелләшү мәсьәләләрен ныклап, комплекслы рәвештә өйрәнә башлады. Чирек гасырдан артык вакыт эчендә ул, төрле чыганаклардан гаять күпсанлы факт-мәгълүматлар туплап, төрки шигъриятенең бик борынгы жанр-шәкелләрен ачыклады, гомум-тюркологик планда кызыклы һәм мөһим ачышлар ясады. М.Бакиров үзенең тикшерү-күзәтүләрен “Гомумтөрки сүз сәнгатенең яралуы һәм иң борынгы формалары” исеме астында докторлык диссертациясе итеп яклады. Бу уңайдан шунысын да искәртик: соңгы вакытларда кайберәүләр тиз-тиз генә диссертация язып, доктор булырга омтылалар. Бу яктан М.Бакиров хезмәте кискен аерылып тора. Ул докторлык диссертациясе өстендә шактый вакыт эшләде. Бу үзе үк хезмәтнең җитдилеге, галимнең җаваплылыгы хакында сөйли. М.Бакиров диссертациясенең эчтәлеге, төп нәтиҗәләре галим-голәмәгә, укучыларга яхшы таныш. Чөнки ул хезмәт әүвәл "Мирас” журналында, аннан аерым китап рәвешендә басылып чыкты (“Шигърият бишеге...” - Казан: Мәгариф, 2001. - 244 б.). Рецензияләрдә бу монографиянең кыйммәте, фәндә, хәтта тюркология масштабында җитди казаныш булуы күрсәтелде.
Татар халык иҗатын өйрәнү, мифология М.Бакировның гыйльми эшчәнлегендә өченче бер мөһим тармакны тәшкил итә. Ул фольклордан студентларга лекцияләр укый, күпсанлы курс, диплом эшләре яздыра. Галим озак еллар буе студентларның татарлар яши торган төбәкләргә оештырылган фольклор экспедецияләренә җитәкчелек итте, күп төрле һәм кыйммәтле ядкярләр туглады, аларга таянып кызыклы гына мәкалә-хезмәтләр язды. Болар арасында жанрлар турындагы язмалары аеруча мөһим. Мәсәлән, галим “Фольклор жанрларын система итеп тикшерү” исеме автордаш монографиясендә бәет жанрының барлыкка килүен, төп чыганак-элементларын, аңа хас сыйфатларны киң планда, фәнни-теоретик югарылыкта яктырта. Соңгы елларда Республика фольклор үзәге җитди генә уңышларга иреште. Монда, әлбәттә, биредә әйдәп баручы фәнни хезмәткәр вазыйфасын башкаручы М.Бакировның да өлеше бар. Мәсәлән, ул узган ел киң җәмагатьчелек тарафыннан яратып каршы алынган “Котлы булсын туегыз!” дигән китап бастырып чыгаруы – шуның бер дәлиле.
М.Бакировның аерым әдипләр иҗаты, сүз сәнгатенең төрле проблемалары хакында да язмалары татар һәм рус телләрендә басылып тора. Галимнең студентларга адресланган берничә программасы, укыту-методик әсбабы да бар. Заманында Татарстан Гербын фәнни нигезләүгә дә ул үзеннән билгеле бер өлеш кертте.
М.Бакиров дүрт дистәгә якын ел буена инде менә Казан университетында “Әдәбият белеменә кереш”, “Әдәбият теориясе”, “Татар халык иҗаты”, “Шигырь төзелеше” курсларыннан лекцияләр укый, гамәли дәресләр алып бара. Ул – КДУның татар филологиясе һәм тарихы факультетының тәҗрибәле, таләпчән, абруйлы укытучыларыннан берсе. Төп эш урыныннан тыш, Чаллы, Әлмәт, Яшел Үзән вузларында да лекцияләр укый, мәктәп укытучыларына фәнни-методик ярдәм күрсәтеп килә. М.Бакиров гыйльми хезмәтләр тикшерүдә, диссертацияләрне бәяләүдә дә даими катнаша, аспирантлар белән җитәкчелек итә. Аның фәнни конференцияләрдә докладлар сөйләвен, бәхәсләшә-бәхәсләшә чыгышлар ясавын да яхшы беләбез.
Күз тимәсен, галим үзенең 75 яшен сау-сәламәт, кызыксынучан, энергияле килеш, “эш аты” рәвешендә каршы ала. Шушы көннәрдә генә ул студентлар өчен кафедрада тикшерү вакытында югары бәяләнгән “Татар фольклоры” дәреслеге бастырып чыгарды. Якын арада рус телендә дә татар халык иҗаты турында фәнни монографиясе басылырга әзерләнә. Янә килеп, ул төрки бабаларыбызның этник һәм этнокультура тарихы турында монография өстендә эшли. Марсель Хәернас углына алга таба да уңышлар юлдаш булсын, озын гомер кичерергә насыйп әйләнсен!

Хатыйп МИҢНЕГУЛОВ,
КДУның татар әдәбияты кафедрасы профессоры һәм мөдире, филология фәннәре докторы.


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2012