Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Фирдүс Дәүбаш
   


Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әдипләр чаты

Сорагыз - җавап бирәбез
ExactSeek: Relevant Web Search
Amfibi Web Search & Directory

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Фирдүс Дәүбаш

Дәү йөрәкле Дәүбаш

… Гамь-мәшәкатьләр хәттин ашкан гадәти эш көннәренең берсендә бүлмәм ишеге ачылып китеп, моңарчы таныш булмаган ир-ат килеп кергәч, ирексездән, «тагын алтын кебек вакытым әрәм була инде… „ дигән уй сызылып үтте. Керә-керешли өстәлемә яшел тышлы китап чыгарып куйды. «Фирдүс Дәүбаш. Без бәхет өчен яратылган“. Тагын бер уй — бу юлы инде: «Безнең кебек дәү башлылар тагын бар икән әле… «дигән уй сызылып үтте (әниемнең бертуган абыйсы Сүбәннең башы 62 ле, әниемнеке — 61, минеке — 60, улымныкы 64 нче размер бит!).

Кинәт кенә башына күтәрелеп каравымны, сораулы карашымны да күргәч, матур итеп елмайды да: „Ә-ә, юк, баш зурлыгы өчен түгел, кушамат ул… Шәяхмәт бабам кушаматы“, — диде. Якыннан танышып-сөйләшә киттек. „Алтын кебек вакыт“ онытылды. Гәп арасында үзем өчен әлегә таныш түгел китапның битләрен ачкалап алам. Йә Аллам, кара инде! Бала чагымда әни укып мине өшкергән (ничек дисәм дөрес булыр икән?!) такмаклы догалар түгелме соң болар?! Нәкъ менә шул такмак кебек булганнары өчен балалык хәтеремә уелып калып, бик озак еллар күңел сандыгында сакланган саф ана телебездәге ул догалар инде онытылып та беткән булганнар икән. Гаеп тә түгелдер, хәзер алай өшкермиләр ләбаса… Өшкермиләр генә түгел, файдасы булырына бөтенләй ышанмыйлар. Ә бар иде бит, бар файдасы!

Әлегедәй хәтеремдә, бик тә нәни чагымда күземә арпа чыккан иде. Сызлавына түзәр әмәл юк! Әнкәем мине янып торган мич каршына бастырды да күлмәк итәгемне гармун күреге кебек җыеп тотып.кулына мичтән утлы күмер алып, ниндидер такмакка охшаш дога укый-укый, тәнгә тидермичә генә утлы күмерне берничә мәртәбә күлмәк аша төшерде. Нәрсә булды, дисезме? Кеше ышанмаслык хәл: икенче көнгә күземдә арпа дигәннең эзе дә калмаган иде. Әнием башка — гарәп телендәге догаларны да белгәндер, „белгәндер“ түгел, указлы мулла, үз заманының алдынгы фикерле гыйлем кешесе кулак Әхмәтнәби кызы бик күп белә иде догаларның андыен да, мондыен да. Тик, ни өчендер, әлеге арпа очрагында гына түгел, гел үз ана телебездәге догалар белән өшкерер иде күзеккәнен дә, тимерәвен дә…

Баксаң, менә нинди гаҗәеп изге эш эшләгән бит Фирдүс Дәүбаш каршыма кертеп салган китабы белән!

Ничектер, сүз арасында мин әңгәмәдәшем, инде хәзер бик тә яхшы танышым (аптырамагыз, кемнедер нигә икәнен дә белмичә, бер күрүгә үз итәсең бит ул!) Фирдүс Фәтхелисламовтан „Шигырь язмыйсызмы?“ — дип сорадым. «Юк шул әле… „ — диде ул. Ышанасызмы, мин аның „әле“ сенә тамчы да аптырамадым. Һәм чыннан да, очрашып сөйләшүебезгә бер атна үттеме-юкмы, ул инде бу юлы эш бүлмәмә унлап шигырь белән килеп керде. Һәр шигыренең тәмамланган өлешендә язылган вакыты күрсәтелгән: «10 ноябрь, 11 ноябрь, 12 ноябрь… „ Һич кенә дә гаҗәпләнмәдем мин бу хәлгә. Шулай була ул: Тәңредән вакыт җитсә, ага да китә ул шигырь! Төзелеш-рифмасында кайбер чатаклыклар булса да, Фирдүс үзе: «кулыгызга ручка тотып укыгыз, хата-кимчелекләрен әйтегез, төзәтегез“, — дисә дә, тимәдем, киресенчә: «Син яз да яз!“ — гына дидем.

… Һәм менә көннәрдән бер көнне яңа — 2007 елга чыккач, Фирдүс Фәтхелислам янәдән эш бүлмәмә килеп керде. Бу юлы инде „Күңелемдә — киләчәк“ дигән кулъязма китабын каршыма салды. Кулъязма белән танышып чыккач, чыннан да китапка исемнең бик дөрес сайланганына инанасың. Китапның „Үзем турында“ дигән бүлек белән башланып китүе дә очраклы гына түгел. Әлеге истәлеге белән автор нәсел-нәсәбенең төп асылын, бу фани дөньяда очраклы гына кешеләр булмавын һәм шушы нәселне дәвам итүче Үзенә йөкләнгән бурычны да ачык чамалавын тәгаенли: „… Күк көчләре җиргә кеше дигән җанварларның чын йөзен өйрәнер өчен махсус җибәргән“ газиз әнкәсенең эшен дәвам итәсе бар бит Фирдүснең! Ул әлеге изге эшне дәвам итүен башлаган гына түгел, шул юлда шактый тирән эзләнүләр, ачышлар да ясарга өлгергән инде. Ачышлары аны шулкадәр тетрәндергән, ярсыткан ки, ул без адәм балаларын ялгыш адымнан туктатмакчы, исереклек йокысыннан айнытмакчы, тәүбәгә китермәкче булып көн-төн чаң сугарга әзер! Шуңа да ашыга, кабалана…

Без — замана бәндәләре — бихисап күп информация шаукымында буталабыз. Арадан үзеңә бик тә кирәклесен генә сайлап алырмын димә, болганчык судан кемнең кулы белән җиңел генә балык эләктерә алганы бар?! Шуңадыр да, кайсы дөрес икәнлеген чамалап тормыйча гына, „әй“ дип кул селтәргә генә торабыз. Ә кул селтәүдән битарафлыкка — бер адым! Битарафлык исә әкрен-әкрен генә үз-үзеңне югалтуга китерә. Үз-үзеңне югалту исә миләтеңне, денеңне югалту дигән сүз!

Хөрмәтле укучым! Сүземне артык озакка сузмыйча гына, Фирдүс Фәтхелисламның китабын тизрәк кулыңа алырга, күңелеңдәгене барларга, киләчәк турында уйланырга киңәш итәм. «Нигә соң монда проза белән поэзия бергә буталган, ислам диненә таяк селтәү, аның гасырлар буена килгән тәгълиматларына шикләнеп карау, мәҗүсилеккә өндәү, Тәңрегә табынуга чакыру чалымлана, шигырьләрен дә шомартасы бар икән әле… „ димичә генә укы син бу китапны, үзеңә сабак ит, «Без бәхет өчен яратылган“ дигәне белән монысын да өстәл китабына әверелдер! Үз акылың — үз бәхетең икәненә инан!

Шәмсия ҖИҺАНГИРОВА,
шагыйрә, Татарстанныц атказанган сәнгать эшлеклесе, СССР һәм Татарстан Язучылар берлекләре әгъзасы


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013