Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Фирдүс Дәүбаш
   


Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әдипләр чаты

Сорагыз - җавап бирәбез
ExactSeek: Relevant Web Search
Amfibi Web Search & Directory

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Фирдүс Дәүбаш

Татар бәхетле була аламы? (яисә «Бәхет хакында китап»)

Бәхетле булырга өйрәтеп буламы? Була икән. Мин моңа Фирдүс Дәүбашның «Без бәхет өчен яратылган» китабын укыганнан соң тагын бер мәртәбә ышандым.
Һәр заман, һәр буын өчен үзенчә актуаль мәсьәләгә багышланган бу фәлсәфи- публицистик хезмәтнең төп идеясе аның исеменә үк чыгарылган. Әйе, һәркем бәхетле булып туа, һәркем бәхет өчен яратылган. Һәр туган бала, якты дөньяга аваз салу белән, шушы тумышы белән бирелгән бәхете өчен көрәш башлый; ул әле сынын да тотып тора алмый, зиһенен дә утыртмаган, теле дә, хәтта рухы да яралгы хәлендә генә… Ә бәхеткә ымсына, дәгъва белдерә, хәтта таләп итә… Бәхет исә, йә ана сөте белән, бишек җыры белән, ата-бабалардан килүче йолалар белән, яшәү рәвеше, милли мохит, туган тел, җыр-моң белән ургылып керә башлый…
Бәхет булган җирдә бәхетсезлек тә бар, анысы да бала язмышында үз урынын алырга тырыша. Бу көрәштә ул еш кына җиңеп тә чыга…
Бәхеткә ирешү юлында дөнья ваклыкларына, аның ымсындыргыч шаукымнарына каршы ничек көрәшергә соң? Фирдүс Дәүбаш әйтмешли, «Бәхетле булу алай ук җиңел түгел, бәхет тырышлык таләп итә. Аның өчен күп белергә, күп уйланырга кирәк. Бәхет-ырыска ирешү сәнгатенең шактый серләрен ата-бабаларыбыздан килгән рухи мирасны өйрәнеп белә алабыз».
Автор башта ук ачыклап куя: бәхетнең нигезе рухи традицияләр, рухи мирас аша күчеп килүче әхлакый-иманый кануннарда, ягъни милли идеядә, миллилектә, аның никадәр көчле, саф килеш саклануында.
Әйе шул, син татар булып тугансың икән, бел: татарның үз бәхете, үз менталь һәм асыл, әхлакый, рухи сыйфатлары, үз миссиясе, үз язмышы. Димәк ки, үз үткәне һәм киләчәге, үз өмете һәм бәхете…
Шул рәвешле, укучыга тәкъдим ителә торган китапта ниндидер гомумпланетар, гомумкешелек бәхете хакында сүз бармый, ә бәлки татар кешесенең иң гади һәм гадәти бәхете хакында сөйләнелә. Бу хезмәт шул ягы белән кыйммәт тә!
Ай-һай гадәти микән?
Татар халкында шундый юрамыш бар: төшеңдә очып йөрсәң — бәхеткә! Фирдүс тә сүзен шуннан башлап китә: кеше үз яшәешендә һәрвакыт күккә омтылырга тиеш, аны то-ярга, дөресрәге үз иңендә канатлар тоярга тиеш. «Күк халәте», «күк тоемы», «күк хисе» — татарның менталитеты әнә шундый. Күк — татарның күңеле, моңы, сагышы, хыялы кебек үк иксез-чиксез. Татар — дөньяви халык. Ул шуның белән бәхетле дә. Бәлки… бәхетсездер дә. Чөнки аның бөтен аһ-зары күктә чагыла, чагылып кабат гөнаһлы җиргә кайта. Менә шушы Күк-Җир арасында тынычлык (гармония) таба алса, ул бәхетле булган.
Китапның бер бүлеге «Хәерле иртә!» дип атала. Иртә белән йокыдан уянганда ук кеше бәхетле булып уянырга тиеш. Шушы теләк бәхеткә ачкыч булырга тиеш.
Ә күпчелек очракта ничек? «Көн яңа туды, берни дә — яхшысы да, яманы да әле булмады, әмма кеше инде курка башлый. Булмаган нәрсәдән курка… „ — ди автор. Менә шул куркуны җиңәргә өйрәтә бу китап. Бүлек исемнәре генә дә күп нәрсә хакында сөйли: „Тормыштагы уңышсызлыклар бәхетсезлек түгел, ә сабак кына“, „Һәр яңа көнне елмаеп каршы алыгыз!“, «Куркудан, шик-шөбһәдән арыныгыз“ һ.б. Фирдүс Дәүбаш: «Уйларыбызга хуҗа булыйк. Кеше көче — уйларының көчендә «, — ди.
Нәкъ шулай. Кеше үзе бәхетле булганчы иң элек аның уйлары бәхетле булырга тиеш. Борынгыларыбыз элек-электән эчке хасиятләргә, уйга, фикергә, фәлсәфәгә аеруча нык игътибар иткәннәр. Аларның уе бәхетле булган, чөнки егәрле, сихри (гипнозлы) , максатчан булган. Төрки-татарның уе — космогоник, галәми уй. Чөнки ул, башта әйткәнемчә, күк тоемына, ягъни очар канатка ия. Җиде мең ел элек үк аның Алласы күктә яшәгән, шуннан аңа ярдәм итеп торган. Күк тоемы кешегә җаваплылык тойгысы бирә, бүген дә татар үзен бөтен дөнья, кешелек өчен җаваплы итеп тоя. Җаваплылык тойган кеше -бәхетле кеше. Чөнки ул үз сүзе, иманы, ата-анасы, якын кешесе, сөйгәне, иле, Ватаны өчен көрәшеп, каһарманнарча яши белә. Каһарманлык аның бәхете. Шушы хасияте аны бөек итә, изгелеккә якынайта.
Фирдүс Дәүбаш бүгенге болгавыр заманда уйга хәлиткеч урын бирә. „Уйларыбызга хуҗа булыйк!“ — ди. Моның өчен бүгенге электрон һәм телевизион информация чараларына каршы торырга өйрәнергә кирәк, ди. Ышандырырлык итеп әйтә.
„Менә экранда кычкыртып бер хатынны көчлиләр, ди. Бу фильмны карап утыручы үсмер кыз, теләсә-теләмәсә дә үзен аның урынына куя, ягъни үзен көчлиләр сыман хис итә. Бу хәбәр күккә китә. Адәм баласы үзенең уйлары, теләкләре белән галәм акылына барып тоташа, аларны шул күплеккә, ягъни уй кырына сала. Башыбыздан уй булып чыккан бөтен информация шул кырда саклана. Сакланып кына калмый, аңа таянып безнең киләчәгебез языла. Хәзерге уй-хыялларыбыз иртәме-соңмы чынга ашачак. Шуңа күрә укыган, тыңлаган яисә караган һәрнәрсә белән дикъкатле һәм сак булыгыз. Нинди китап укуыгыз яисә нинди фильм каравыгыз бик әһәмиятле, чөнки алар аша сезнең аңыгыз йөгәнләнә. Кемнеңдер сезгә хуҗа булуын телисезме әллә?“
Әйе, автор шактый кыю һәм тәвәккәл: ул уйга йөгән кидерергә, дөрес, кирәкле һәм саф информацияне сайлап алырга өйрәтә. Иң мөһиме — абстракцияләргә буйсынмагыз. „Түркләр күкне күрә һәм аңа табына… Яшәгән җиребез дә чын, ниндидер абстракция- мазар түгел. Менә шушы дөньяга безнең үз карашыбыз, ул гына безгә тынычлык һәм ырыс-бәхет китерәчәк“.
Әлбәттә инде, бәхеттә яшәр өчен бәхетле булырга тиешлегебезне аңлау гына җитми. Безгә үзебезне, үзебезнең аңыбызны илаһи затлар дигән олы дәрәҗәгә лаеклы булырлык итеп үзгәртергә кирәк. Әгәр сез яхшы якка үзгәрәсез икән — бөтен тормышыгыз да яхшы якка үзгәрер …
Моның өчен „иң элек мескенлегебездән арыныйк… Бәхетле булыр өчен үзеңә, үз көчеңә ышанырга кирәк, һәр эштә фәкать уңышка юнәлергә. Булмый ул, дип икеләнеп, шикләнеп башланган эш беркайчан да уңмаячак. Уңышның котылгысыз булуына нык ышаныгыз“.
Болар һәр психология дәреслегендә бар дисезме? Фирдүс Дәүбаш бу фикерләргә милли эчтәлек сала, аның фәлсәфәсендә борынгыларыбызның милли ышанулары ята. Аныңча, һәр фикеребез, һәр сүзебез күккә ирешә. Шикләнмәгез, ди ул, без теләкләребезне, хыялларыбызны үз көчебез, рухи егәрлегебез һәм күк ихтыяры белән чынга ашыра алабыз. „Уйларыгызны үзгәртеп, сез тормышыгызны, дөньягызны үзгәртәсез. Күкнең сөекле балалары булуыгызны онытмагыз“, — ди ул.
Авторның һәр фикере татарның яшәү кодексы, милли үзенчәлеге булып яңгырый: „Кеше үзен ничек бәяләсә, аны башкалар да нәкъ шулай бәяли“, „Үзебезне һәм якыннарыбызны ешрак мактыйк, мактаудан кешенең күңеле күтәрелә, мөмкинлекләре дә арта“, „Беркайчан да үзегез турында начарны сөйләмәгез, хәтта шаяртып та“, „Һәр сүзегезгә игътибарлы булыгыз, үзегезгә һәм якыннарыгызга килә торган бәхетне юньсез сүз белән куркытмагыз“ һ.б.
Ф. Дәүбаш бәхетнең моңа кадәр шик астына алынып килгән кырларына, мөмкинлекләренә дә игътибар итә. „Үзегезгә бай яшәргә рөхсәт итегез“ дигән бүлектә ул ачыктан-ачык яза: «Акча ул бик көчле энергия, аны яратырга кирәк. Акча акчаны яраткан кешегә генә килә «, — ди.
Юк, автор күп гасырлар буе тернәкләнеп килгән әхлакый кануннарны җимерергә уйламый, ул бары тик мескенлектән, түбәнлектән генә йолып калмакчы. Ул дөньяга яңача карарга куша. Күкнең иксез-чиксез хәзинәсеннән акча, байлык, безне сөендереп, бәхетле итәр өчен җибәрелә. Рәхмәтләр әйтеп алыйк, шатланып кулланыйк. Комсызланырга ярамый, һәр көн үз ризыгы белән килә, бүген бирелгәнне ерак җиргә бикләп кую ялгыш, ди ул.
Иң мөһиме — үзеңне, мин рәхәт, бай тормыш өчен яратылган, дип ышандыру. Ярлылыкта мактанырлык һәм мактарлык берни юк. Мохтаҗлык, киресенчә, кешене алдарга, урларга, башкаларны рәнҗетергә мәҗбүр итә. Кыскасы, үз аңыңда, хыялыңда, максатыңда бай булсаң — чынлыкта да бай буласың…
Бәхеткә тагын бер юл — хыяллана белү. Хыял — шул ук канат түгелмени?! Күңел канаты. Автор үз хезмәтендә хыял белән, күңел белән идарә итәргә өйрәтә. Ышаныгыз — татлы хыял белән бәхетле чынбарлык арасы сез уйлаганча ук ерак түгел.
„Властьны сүкмәгез“ дигән бүлектә тагын бер традицион мәсьәлә күтәрелә. „Изелгән халык властьны кулына алып, аны кулланып кына беркайчан да үз хакларына ирешмәячәк, — ди автор. — Явызлык кына артачак, ә явызлык булган җирдә игелеккә урын калмый. Халык үзе нинди булса, аның түрәләре дә шундый. Бәхетле, бай булыр өчен без үзебез үзгәрергә тиеш“.
Шулай шул, бәхет төшенчәсендә иҗтимагый эчтәлек тә бар. Авыру, хәерче җәмгыятьтә аерым кеше генә бай һәм бәхетле була алмый. Андый илдә һәммәсе дә бәхетсез. Сәдака акчалары андый дәүләтнең үзенә түгел (интернат-мәктәпләр, ятимнәр йортлары — дәүләт үзе бит инде) , ә бәлки кешене үзгәртү, авыру җәмгыятьне дәвалау эшенә бирелергә тиеш… Сәламәт җәмгыятьтә ата-аналар балаларын үзләре тәрбияләп үстерә.
Шул рәвешле, мантыйк безне „гаилә бәхете“нә китереп җиткерде. Монда да автор беркемне кабатламый, үзенчәлекле һәм… чын татарча фикер йөртә.
„Мәхәббәтнең бер мизгеле бөтен бер гомергә тиңдер ул. Гомерендә һич гашыйк булмаган, беркемне дә яратмаган кеше — бәхетсез кеше“, — дип, бәхетле гаиләнең тигез мәхәббәттән тууын искәртсә дә, ул аның җаны, җылысы, бәхете хатын-кыздан торуын кат-кат дәлилли („Бәхетнең башы — хатыннан уңу“). Автор сөйгән яр, кыз, хатын табуны күңелгә тапшырырга куша. „Күңел бит ул Күк көчләре белән бәйле“, — ди ул. Ә Күк, Тәңре — төрки-татарлар өчен рухи чыганак, бәхет чыганагы. Димәк, бәхетле буласың килсә, хатының, сөйгән ярың да үз милләтеңнән булырга тиеш.
„Гаилә бәхете“нең эчтәлеге офыккача… Ф.Дәүбашның һәр ике якка да әйтер сүзе бар.
Ирләр колагына: „Хатыныңа һәрвакыт, аны күреп, гашыйк булган беренче мизгелдәге сыман ихтирамлы бул. Ул синең хатының, малың түгел. Һәр иртәдә сез яңадан туасыз, бер-берегезне беренче тапкыр күрәсез. Бу яңа көнне дә әле генә танышкан кебек гөрләшеп яшәгез!“
Хатыннар колагына: „Кеше ирен мактап, үз ирегезне булдыксыз дип битәрләсәгез, аның гайрәтен, көч-куәтен киметәсез… Битәрләмәгез ирләрне. Киресенчә, җылы сүз, мактау белән дәртләндереп, канатландырып торыгыз“.
Ата, ана булу бәхете, бала багу, бала сөю бәхете, тигез гомер, озын гомер бәхете, тугрылык, саулык-сәламәтлек, бәрәкәтлек, игелеклелек, мәрхәмәтлелек бәхете, гомумән яшәү бәхете — Ф.Дәүбашның бәхет хакындагы фәлсәфәсендә боларның барысына да урын түрдән бирелгән. Аларның барысын да ул борынгы бабаларыбызның ышану- мифларыннан ук килүче рухи тәгълиматларга, „күк кодексына“, Тәңре-Умайлар ихтыярына нигезләнеп хәл итәргә алына.
Шулай ук кием-салым, ризык, туклану кебек көндәлек реалийларны да борынгыларның яман күзгә, сихергә каршы торучы бәхет, саулык, игелеклелек, изгелек йолалары аша аңлатырга тели автор. Милли кием, милли ризык, милли яшәешнең бәхеткә илтүче туры юл булуын ышандырып әйтә белә ул.
Юл дигәннән, китапта «юл фәлсәфәсе»нә, дөресрәге, «хәерле юл (бәхетле юл) фәлсәфәсе»нә дә әһәмиятле урын бирелә. Ахыр чиктә бу юл — «татар юлы», «милли юл» булып аңлашыла һәм үзеннән үзе бәхеткә ымсындыра башлый. Ләкин автор шундук искәртеп куя: «Сак бул, юл ялганны яратмый», — ди. Һәр юлның үз рухы бар. Татар барган юлның да үз рухы, иясе, энергиясе бар. Ләкин бу көчне бәхилләтеп торырга кирәк. Уйландыра: без аны бәхилләтеп тора алдык микән?
Фирдүс Дәүбаш шулай ук нәсел-ыру көченә дә бәхет эчтәлеге сала. Әрвахларның теләгеннән, ихтыярыннан да тора, ди ул, безнең бүгенге бәхетебез. Монда иң элек хөрмәт, ихтирам, тугрылык, бәхиллек хакында сүз бара. Болардан соң гына чын бәхет килә.
Ниһаять, бәхетле булуның иманга тиң әхлакый нигезе атала. «Сезне рәнҗетүчеләрне кичерергә өйрәнегез, — ди автор. — Үпкә сакламагыз». Авыр рәнҗеш, үпкә белән бәйле вакыйганы әледән-әле искә алып тору саулыгыгызга зарар итә, ди ул, стресска китерә, бу вакытта басым күтәрелә һәм стресс гормоннары бүленеп чыга башлый. Болар барысы да кан әйләнешен боза һәм иммун системасын какшата. Автор кабат-кабат: «Кичерә белегез», — ди. Күк барысын да күрә. Барысын да үз урынына куя. Ул сезнең яклы, ди. Күк сезне бәхетле итәргә тырыша, сез дә бәхет өчен, бары тик бәхет өчен генә яратылган!
Фирдүс Дәүбашның «Бәхет китабы» әнә шул хакта. Бу китап электән билгеле Йосыф Баласагунлының «Котадгу белек» («Бәхетле булу белеме») исемле поэмасы (1069-1070) белән аваздаш. Бәхет темасы мәңгелек. Аны яктырткан әсәрләр һәр заманга муафыйк.

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ,
халык язучысы


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013