Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Фирдүс Дәүбаш
   


Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әдипләр чаты

Сорагыз - җавап бирәбез
ExactSeek: Relevant Web Search
Amfibi Web Search & Directory

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Фирдүс Дәүбаш

Милләтпәрвар Фирдүс

Фирдүс Фәтхелисламны шәхес буларак, кызыклы әңгәмәдәш, шактый гына дәрәҗәдә фикердәш, туган халкыбыз, аның иң ерак тарихыннан алып бүгенге көндәге мәшәкатьләре турында тирән уйланучы, җәмгыять тормышының һәр мәсьәләсендә үзе нык ышанган фәлсәфи фикере булган замандашым буларак аның фәлсәфи-публицистик һәм әдәби әсәрләре белән танышканча ук белә идем. Безнең көндәлек тормышта тыз-быз чаба торган сукмакларыбыз еш кына кисешеп тора һәм без һәр очрашуда тарих, заман, дин, милләт һәм халыклар язмышы турында икебезне бердәй кызыксындырган мәсьәләләр турында гәп корабыз. Фирдүснең әлеге өлкәләрдә үзенә генә хас булган, Совет чорындагы һәм бүгенге стандартларга сыймый торган үз фикере, үз иманы, үз шәрехләве бар. Миңа аеруча шунсы ошый, ул бүгенге җәмгыять тормышында актуаль булган бер генә сәяси мәсьәләдә дә чиктән-чиккә ташланмый, бер генә фикерне алга сөреп киреләнми, ә һәр мәсьәләдә тарихи мантыйк, тормыш агымындагы реаль күренешләргә нигезләнеп фикер йөртә. Әңгәмәдә, фикер алышуда, нәрсәнедер раслаганда яки кире какканда ул бернинди фетишларга да таянмый, инануларында чалуламый.

Фирдүснең әнә шундый сыйфатлары мине үзенә җәлеп итте һәм без, моңарчы бернинди уртаклыкларыбыз да булмаган ике замандаш, бер-беребезне яхшы аңлаучы әңгәмәдәшләр булып киттек.

Әйткәнемчә, болар барысы да очраклы очрашуларыбыз аркасында гына булды…

Менә бүген минем алда Фирдүс Фәтхелисламның әдәби әсәрләре, китаплары… Миңа, туган әдәбиятыбыз кырында инде кырык елдан артык үз кишәрлегемне сукалаучы бер абзыйга, бүгенге әдәбиятыбызга аяк баскан яңа исемнәр, аларның әсәрләре гаять кызыклы. Кем килә, аның әдәби җегәре ниндирәк, телне, сүз сәнгатен, язма нәфислекне тою, шуны кәгазьгә иңдерү куәте бармы, гомумән мең еллык тарихы булган татар әдәбиятының югары дәрәҗәсен кимсетмәслек көч бармы аның әсәрләрендә? Мин әдәбиятка килүче һәр яңа исемне әнә шундый сораулар яссылыгына куеп карыйм.

Фирдүс Фәтхелисламның дөнья күргән ике китабы бар. 1997 елда Татарстан китап нәшриятында аның балалар өчен „Кояш халкы язмышы“ дигән әкият-риваяте басылып чыккан. 2001 елда Казандагы „Матбугат йорты“ нәшриятында „Мәхәббәт әкәмәте“ дигән хикәяләр тупланмасы дөнья күргән. Боларга өстәмә итеп бүген укучы кулындагы „Уйларның йөртик изгесен“ дигән китапның кулъязмасы да минем язу өстәлендә. Өч китап иҗат итү инде ул әдипкә карата җитди игътибар сорый. Кызганычка каршы (ә бәлки бәхеткә каршыдыр) күпләр бер китап чыгара да туктап кала. Фирдүс исә әдәби иҗат эшенә ныгытып тотынган, ул бу эшне әзлекле рәвештә дәвам итә.

Язучы Фирдүс — минем кызыклы әңгәмәдәшем Фирдүс кебек үк татар халкының борынгыдан алып бүгенге көнгәчә булган тормышының төрле яклары турында кызыксынучы, кайгыртучы чын милләтпәрвар кеше. Әмма язучы Фирдүс — әңгәмәдәш Фирдүскә караганда гаять бай хисле, мәхәббәттә дөрләп янучы, туган-тумачаларын, авылдашларын, классташларын, туган авылының һәр үләнен, чәчәген, урман-суын, тау-калкулыгын, бигрәк тә гореф-гадәтләрен, кызыклы шәхесләрен яратучы, аларны өзелеп сагынучы, халкыбызның ул гына белгән гореф-гадәтләре, милли фәлсәфә, татарның үзенчәлеге белән горурланучы чын патриот ир-егет, ходавәндә…

Фирдүснең әсәрләре фәлсәфи яктан безнең хисләрне кирегә, өметсезлеккә, сүнүгә таба алып бармый, ә алга, лаеклы киләчәккә дәшә. Гәрчә аның әсәрләрендә тәнкыйди башлангыч та, мыскыллы көлү дә, хәтта турыдан-туры килешмәүчәнлек тә бар. Әмма алар барысы да безне, гомум милләт буларак үсә барырга, югалмаска, вакланмаска дәшә.

Мине Фирдүснең әдәбиятта төрле жанрларда эшләве дә куандыра. Тарихыбыз, диннәр, халкыбызның гореф-гадәтләре, холкына багышланган гаять катлаулы мәсьәләләр турындагы риваятьләргә нигезләнгән „Кояш халкы язмышы“ дигән китабын ул балаларга багышлаган. Әмма китап олылар өчен дә бик гыйбрәтле. Ә инде анда сүрәтләнгән вакыйгалар, әдәби геройларның бала күңеленә сеңеп калуы халкыбызның киләчәгенә йөз тота, тарихыбызның дәвамчылылыгы турында кайгырта.

«Мәхәббәт әкәмәте» киресенчә, бүген яшәп яткан татар кешесенең яшәү рәвеше, мәхәббәте, самими хисләре хакында. Ләкин андагы һәр хикәя татар халкына гына хас булган холык-фигыль, хис, үзара мөнәсәбәтләр хакында. Ахыр килеп бу хикәяләр татар менталитетының борынгысын бүгенге белән бәйли, әлеге дәвамчылыкны күздә тота.

Укучы кулындагы бу китап та нигездә Фирдүснең төп милләтпәрварлык магистрален дәвам итә. Эчтәлек, фәлсәфә, әйтәсе килгән фикер ягыннан әдип бу китапта да үзенә тугрылыклы булып кала. Әмма әдәби жанр ягыннан бу китапта Фирдүс бөтенләй яңа яктан ачылып китә. Мин бу китаптагы әсәрләрне публицистик фәлсәфи-нәфис хикәяләр дип атар идем. Бер караганда аларда авторның бүгенге уйлары, фикерләре, фәлсәфәсе, дөньяга карашы ачыктан-ачык сөйләп бирелә, икенче яктан ка-раганда алардагы әдәби нәфис тел, сюжет һәм кызыклы сөйләм алымы коеп куйган әдәби дәрәҗәдә. Мондый әсәрләр безнең бүгенге матбугатыбыз, әдәбиятыбыз өчен бик табигый яңгырый. Мин бу китап укучы тарафыннан яратып кабул ителер дип ышанам һәм аңа татар булган һәр кеше күңеленә хәерле юл телим.

Гәрәй РӘХИМ,
Татарстанның Г.Тукай исемендәгеДәүләт премиясе лауреаты
2004 ел


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013