Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Фирдүс Дәүбаш
   


Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әдипләр чаты

Сорагыз - җавап бирәбез
ExactSeek: Relevant Web Search
Amfibi Web Search & Directory

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Фирдүс Дәүбаш

Кузгатмакчы булсаң күңел кылларын…

Адәм баласы, гомер уртасына җиткәч, үзенең туган төбәген, балачагын һәм үсмер чагын, үзен тәрбияләп үстергән әти-әнисен, шулай ук туганнарын, якыннарын һәм дусларын сагына, башыннан кичкән гыйбрәтле хәлләрне искә төшерә башлый. Һәм ул хатирәләрне, ни кызганыч, үзе белән алып та китә. Башкаларга, үзеннән соң киләсе буыннарга теркәп калдыру өчен каләм куәтенә ия булу кирәктер шул…
Замандашым Фирдүс туган белән күрешеп-аралашып яшәсәм дә (ул фәлсәфә галиме, «Татарстан-Төркия» дуслыгы җәмгыятенең җитәкчесе) , әлегә кадәр аның матбугат битләрендә күренгән фәнни мәкаләләрен, мәгариф-тәрбия мәсьәләләренә, милләтара мөнәсәбәтләргә кагылышлы төрле бәхәсләрдә катнашып, шактый үткен чыгышлар ясавын гына белә идем. Ә ул әдәби әсәрләр дә иҗат итә икән бит әле. Фирдүс Фәтхелисламның «Мәхәббәт әкәмәте» исемле китабын укып чыккач, авторның сәләтле каләм иясе булуына инандым.
Китап укучыга хикәяләр мәҗмугасы буларак тәкъдим ителә. Һәм ул шулай аталырга лаек та. Аның беренче кисәгендә автобиографик «Тормыш мизгелләре» туплап бирелгән. Нәкъ мин башта әйткән яшьлек хатирәләрен эченә сыйдырган чын хикәяләр. Һәркайсының нигезендә — авторның үз сүзләре белән әйтсәк, «яшь бозау сыман», ягъни бик тыйнак, эчкерсез һәм үтә беркатлы авыл малаеның, егетенең башыннан үткән хәлләр. Әйе, авторның кайчагында «хәзерге акылы белән генә аңлаган», тирән мәгънәле, гыйбрәтле тормыш мизгелләре! «Чыршы» хикәясе «Яңа ел бәйрәме җитеп, чыршылар бизәлгәч, бала чактагы бер вакыйга исемә төшә «дигән гади генә сүзләр белән башланып китә.
… Ике малай урманга чыршы алырга бара. Чыршыны кискәч кайту юлына чыгалар һәм урманда адашалар болар. Күпме генә йөрмәсеннәр, киселгән агач төбенә килеп чыгалар. Куркуга төшәләр. „Шүрәле алдап, адаштырып йөртәме әллә безне? Борчып йөрүебез өчен Урман иясе ачуландымы?.. Ә бәлки чыршыны рәнҗеткәнебез өчен ул безгә җәза биргәндер?“ — дип уйлыйлар малайлар. «Безне бу агачның тамырлары җибәрми, калдырыйк чыршыны… «дигән фикергә дә киләләр.
Чыршы авыл өенә кунак булып кайта-кайтуын, әмма ахыры барыбер хәерле булмый. Бәйрәм узгач, боларның бердәнбер кәҗәсе үлә.
„Кәҗә ник үлде соң?“ — дип изалана малайларның олысы. „Бу сорау миңа йокы бирмәде, шактый интектерде. Гирлянданы салдырып, бизәлеш уенчыкларын тартмага җыеп, чыршыны хайваннарга биргән идем. Сарыклар аны ашамады, кәҗә генә саклын селкетеп, берүзе рәхәтләнеп сыйланды. Шулмы әллә сәбәп?..“.
Рәнҗетелгән агач каргышыннан тыш тагын бер сәбәбе бар икән — Яңа ел бәйрәменә куелган чыршы «һәркемнең күз алдында саргаеп бетәргә, инәләре коелырга тиеш икән. Әгәр дә бу шарт үтәлмәсә, ул йортта үлем була, имеш…
Гыйбрәт алырлык, уйландырырлык хәлләр… „Кәнфит“ исемле хикәядә хастаханәдә авырып яткан малай хәлен белергә килгән әнисеннән кәнфит даулый. Бу мизгелне малай (бүген үзе ике бала атасы, ягъни автор) гомер буе күңелендә йөрткән:
„Әнием, бүлнистәге ул мизгелдә рәнҗемәдеңме миңа? Кичер мине!“
Китапның беренче кисәген тәшкил иткән сигез хикәя-мизгелнең һәрберсе турында бәйнә-бәйнә сөйләп булыр иде. Әйтелгәннәргә өстәп, хикәядәге вакыйгалар укучы күңеленә тәэсир итәрлек итеп сурәтләнгән диясе килә. Автор моңа көндәлек тормышта була торган хәлләрдән олы фикер чыгара белүе, гомумиләштерү осталыгы aша ирешә.
Ф. Фәтхелисламның китабына кереш сүз язган Галимҗан Гыйльманов язучының икенче хикәяләр шәлкемен „җитди, драматик язмышлар“ дип атый. Урыс мохитендә тәрбияләнгән, „тормыш дәрьясында су агымы буенча аккан яфрак кебек барырга“ ияләшкән Рәсим, сабакташы Ольгага өйләнеп, төзәтә алмаслык хата ясый. (Аның язмышы Г. Исхакыйның „Ул әле өйләнмәгән иде“ повестеның баш герое фаҗигасен хәтерләтә). Әмма, ялгышын аңласа да, эш узган, катнаш никахтан туган яки туачак бала хакы татар ир затын тормышын яңадан үзгәртү адымыннан тыелып торырга мәҗбүр итә. Азмыни арабызда мондый язмышлы кешеләр?!
„Төш“ хикәясендәге ике геройның — татар егете һәм төрек кызының бер-берсенә мәхәббәте кавышу белән тәмамланмаса да, яшьләр күңелен биләгән олы, тирән хисләрнең сафлыгы укучыны сокландыра.
„Сөйсәләр — чын күңелдән сөярләр, дошман күрсәләр — йөзенә борылып карамаслар“ — болары Фирдүснең шәхесләр турында түгел, ә чечән халкы турында әйткәне. „Бүреләр“ дип исемләнгән хикәядә ул Чечәнстанга сәфәрен, Җәүһәр Дудаев белән очрашуын, чечән халкының фаҗигале язмышын сурәтли. Бәйсезлек өчен көрәшне байрак иткән халыкның „нәселе бүреләрдән башланган. Ә бүрене буйсындырып булмый. Без азат яшәячәкбез!“ — ди Җ. Дудаев.
Ф. Фәтхелислам „Сәясәтне образ дәрәҗәсендә аңлата белүе белән күп кенә каләмдәшләреннән аерылып тора“, — дип яза китапка кереш сүзендә Г. Гыйльманов. Тәнкыйтьче яшь язучының бу осталыгын бик тә дөрес тотып алган.
Осталык турында сүз чыккач, мин үземнән дә кайбер фикерләр өстәр идем. Фирдүс сүздән оста файдалана белә. Җөмләләре кыска, тыгыз. Менә ул хикәя каһарманнары, аерата татар кызларының портретын, эчке дөньясын ничек сурәтли: «Чибәр лә үзе! Түгәрәк йөзендә серле зур күзләр. Үз ояларында тар бугай аларга, шуңа бераз кысык булып күренәләр. Кара чәч, кара каш. Чын татар гүзәле… „ („Мәхәббәт әкәмәте“ндәге Дилә) ; „… Миләүшә! Мин аны басып торган тукталышында ук күреп алдым. Озын керфекләренә ялтыравыклы ак кар бөртекләре кунган фәрештә кызы… „ («Уку галәмәте“) ; «Гөнүл бер үк вакытта күркәм, горур һәм таш йөрәкне дә эретерлек мөлаем җанлы иде“ («Төш“) , һ.б.
Инде авторның үзе яшәгән заманны ничек тасвирлавына, заман сурәтләре ясау осталыгына игътибар итегез. „Социализм җәмгыятендә төп информация чыганагы булган туалет һәм тәмәке тарту бүлмәләре бу теманы һәръяклап яктыртты“, „… Брежнев үлә, ай саен диярлек КПССның генераль секретарьлары алышына, кибет киштәләре бушап, тоз белән шырпы гына кала“ („Негр сәламе“ хикәясеннән). „Дөбер-шатыр килеп, юлчыларын ары-бире селкетеп барган иске трамвай да минем өчен йомшак кына бара, аның кап-кара, алдынгы эшчеләр сыйныфы балалары тарафыннан киселеп, төпләре күренеп торган утыргычлары да якын миңа“ («Фәрештә„). «Мәктәпне тәмамлап, аттестат алганда, Рәсим якын арада Советлар Союзындагы барлык кеше урыс булачагына чын күңелдән ышана иде. Хәтта барысы да тигез булсын өчен урыслаштыру процессын тагын да тизләтергә кирәк дип саный иде… « («Саумы, Кояш!“) һ.б.
Фирдүснең теге яки бу вакыганы сурәтләгәндә „төрекләр әйтмешли“, дигән сүзләр кыстырып җибәрүе дә гаҗәп түгел. Ул төрекчәне яхшы белә. Китабына күренекле төрек язары Рәшат Нури Гүнтәкиннең өч хикәясентәрҗемәләп укучысына тәкъдим итүе дә аклана торган күркәм гамәл. Хикәяләрнең тематик яктан да, эчтәлекләре белән дә китапның исеменә туры килеп торганнары сайланган, һәм аларны рәхәтләнеп укыйсың.
Әдәбияткә яңа килеп кергән Ф. Фәтхелислам замандашларыбызны борчыган проблемаларны татар баласы „күзлеге“ аша үткәрә, кыю-кыю фикерләр әйтә. Шуңа күрә аның китабында урын алган хикәяләр укучының күңелен кузгата, аны уйланырга мәҗбүр итә.Каләмең талмасын, илһам чишмәң саекмасын, Фирдүс туган!

Минвәгыйз ЗӘЙНЕТДИНОВ
5 апрель 2002 ел


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013