Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: ДӘРДМӘНД
   


Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әдипләр чаты

Сорагыз - җавап бирәбез
ExactSeek: Relevant Web Search
Amfibi Web Search & Directory

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Фирдүс Дәүбаш

Фирдүс Фәтхелислам. Кояш халкы язмышы. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1997. — 20 бит. Фатклисламов Ф. Н. Судьба народа Солнца. — Казань: Татарское книжное издательство, 1997. — 20 с. (на тат. яз.). Книга переведена на турецкий язык и издана в Турции. ISBN 5-298-00721-X

Кояш халкы язмышы — киләчәккә сабак булсын!

Халык авыз иҗатына кергән әкиятләр, риваятьләрне балалар кызыксынып укыйлар, хәтерләрендә калдыралар.
Узган елда татар мәктәпләренең урта һәм өлкән сыйныф укучылары тагын бер бүләк алдылар. Ул бүләк Фирдүс Фәтхелислам иҗат иткән Татарстан китап нәшриятында 1997 елда басылып чыккан «Кояш халкы язмышы» дигән әкият-риваятъ.
Риваятьтә җир шарының Азия өлешендә яшәгән, соңыннан дөньяның төрле төбәкләренә таралган кояш (алып) халкының тарихы сурәтләнә.
Риваять белән танышу аның укучыларга белем һәм тәрбия бирү мөмкинлекләре искиткеч зур булуын күрсәтә. Беренче чиратта әсәр укучыларның төрле халыкларның тарихы, аларның җир йөзендәге хәрәкәте, яшәү һәм тормыш итү рәвеше, үзара бәйләнешләре турындагы белемнәрен киңәйтә һәм баета.
Әсәрнең башыннан ахырына кадәр халыкларны бәхетле яшәргә, уңышлы тормыш итәргә, җанга тынычлык бирә торган көч — рух бергәлеге, элекке буыннарга хөрмәт булуы күрсәтелә.
Әсәрдә кояш турында күп языла. Аның үсемлекләр һәм хайваннар тормышындагы әһәмияте, кешеләргә көч, яшәү дәрте, энергия бирүче, тереклекне барлыкка китерүче көч буларак күрсәтелүе — укучыларның биология, физика һ.б. фәннәр буенча белемнәрен киңәйтергә ярдәм итә.
Табигать белән берлектә яшәгәндә генә халыкларның рәхәт һәм бәхетле тормыш кора алуы — хәзерге заман өчен әһәмиятле мәсьәлә булып тора.
Алып Батыр мисалында: көчле, гайрәтле, иген игүче, йомшак күңелле, шәфкатьле һ.б. гомумкешелек сыйфатларның тормыштагы роле оста итеп күрсәтелә.
Әсәрдә Аврасия алыплары һ.б. халыклар мисалында диннең мөһим роле, яхшылык белән яманлык көрәше, халык дуслыгының әһәмияте дә оста тасфирланган.
Риваятьтә байлыкка һәм алтынга табынуның, башка динне кабул итүнең, ата-бабалар рухыннан ваз кичүнең халыклар һәм дәүләтләрне уңышсызлыкка, таркалуга, җимерелүгә китерүе ышандырырлык итеп язылган. Оста итеп ясалган рәсемнәр әсәрнең эчтәлеген күзаллауга, тирәнрәк кабул итәргә һәм хәтердә калдыруга ярдәм итә.
«Кояш халкы язмышы» белән танышканнан соң авторга хөрмәт һәм рәхмәт белдереп, бу әсәр татар. мәктәпләренең укыту-тәрбия зшендә лаеклы урынын алыр дип ышанасы килә.

А.М. НИЗАМОВ,
педагогия фәннәре кандидаты,
Татарстан мәктәпләренеңатказанган укытучысы
22.09.1998 ел


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013