|
Илмира Рафак кызы Дәүләтгәрәева (Миңнәхмәтова) Татарстанның Мөслим районы Бәкәбез авлында туган. Баек авылында яши, инде оныклар тәрбияли.
* * *
Тукта, тын кал...
Агызма син кайнар күз яшең,
Күрсәтмә син авыр икәнлеген,
Һич бер кеше аны белмәсен...
Тукта, тын кал...
Авыр булса түз син елмаеп,
Йөрәгеңне биклә бер көнгә,
Йөрмә зинһар, йөрмә моңаеп..
ОНЫКЛАР СӨЯР ВАКЫТ
Оныклар сөяр чак җиткән,
Назлап,кадерләп кенә.
Күңелгә май булып ята,
Бер "Әббә!"диюе дә.
Боткага буялган куллар
Иң татлы тәм-том икән,
Хәтта елаган тавышы
Сандугач җыры иртән.
Йомшак аның бар җире дә,
Ягымлы карашлары.
Саклый күрсен оныгымны
Фәрештә канатлары.
Оныклар - иң татлы җимеш,
Гомерләр бик тиз уза.
Шушы көннәрне күрүе
Бәхеттер бу дөньяда!
|