Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Җәүдәт Дәрзаман
   


Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әдипләр чаты

Сорагыз - җавап бирәбез
ExactSeek: Relevant Web Search
Amfibi Web Search & Directory

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Җәүдәт Дәрзаман

Егетлекнең бер баскычы

Апаска баргач, шунда яшәүче бер танышым белән китап кибетенә җыендык. Хатыны:
- Әгәр, Фәнзаман абый, син миңа ундүрт кенә битле бер китап җибәрер булсаң, мин сиңа бер машина китап төяп озатам, - диде шулчак.
Әһә, мәйтәм, дөнья бетереп эзләсәң дә табылмый торган тарихи экземпляр сорыйдыр бу... Уемны ачып салгач, тагын бер мәртәбә рәхәтләнеп көлде:
- Юк-юк!.. Белгәнеңчә, мин бит балалар бакчасында тәрбияче. Менә шунда сабыйларга хәреф таныта башлау, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү өчен бик тә уңайлы китап бар күрше бакчада. «Безнең әлифба» дип атала. Аның авторы сиңа туган да туры килми микән әле...
Тукта, тукта! Җәүдәт Дөрзаман китапчыгы турында бара түгелме соң моның сүзе? Автограф белән биргәлөгән китапларының берсе нәкъ менә «Безнең әлифба» исемле сыман...
...Бүләкне бүләк итүнең бик үк ярап бетмәвен белсәм дә, тәвәккәлләдем - җибәрдем Җәүдәтнең китабын Апас ягына. Конвертка адрес язганда, сөенә-сөенә фараз йөрттем: телләре яңа гына ачылган сабыйлар, күмәкләшеп, гөрләшеп такылдасын әле мондагы кыска да, күңелле дә шигырьләрне! Кабатларлар, куанырлар һәм... кем белә, туган телнең соклангыч кодрәтен балачактан ук тоеп, кайберләре шагыйрь булып та үсәр. Булмас, димә - дөнья бу!
Кыскасы, китте китап... Киткәнче, мин аны тагын бер мәртәбә укып чыктым - «А» хәрефеннән «һ» хәрефенә кадәр.
Алма диләр алларын да, 
Яшелен дә, агын да.
Гел аласы килеп тора, 
«Алма!» - дигән чагында.
Шушы урында укучы да игътибар итәр: бер строфа шигырьдә гаҗәеп матур күренеш тә, гыйлем белән кызык та бар, шулай ук «А»лар да күп. Чөнки бу шигырь нәкъ менә «Безнең әлифба»дагы «А» хәрефенә багышлап язылган.
Кызылканат тарта дисәм, 
Кысла капкан кармакны. 
Ычкындырыйм дигән идем, 
Кысты куйды бармакны!
Күренә ки, «К» дәрефен өйрәнгәндә дә бала кыкылдап кына утырмаячак. Үзе көләр, үзе куаныр, шул ук вакытта нәтиҗә дә ясар. Бу дөньяда кызылканат дигән балыкның да, аның кармакка эләгү ихтималын да, үз иркен кысарга маташучыларны кыса белүче кысланың барлыгын да нарасый башындагы бер күзәнәгенә теркәп куяр.
Ярый, җитеп торыр. Чөнки минем максатым, күпме генә кызыксам да, 38 хәрефнең 38 шигырен күчереп язу түгел.
Китапны конвертка тыкканчы тиражны карадым. Сөбханалла, 150 мең данә чыккан бу әлифба. Шулай да җитмәгән, дөнья буйлап эзләнелө торган басмага әверелгән. Ә теге туры мәгънәсендә генә түгел, рухи мәгънәсендә дә арзанлы китаплар моңарга караганда ун, хәтта кырык мәртәбә азрак чыккан һәм шулай да күп еллар буе тузан эчеп, кибеттә урын алып, сатучыларга комачаулап, сатылмый яталар. Китап кибете - ул әдипләр өчен Сабантуе, көрәш мәйданы кебек урын. Кемнең - хак язучы, кемнең хас язучы икәне шунда күренә. Гомумән, укучыга синең нинди дәрәҗә, бүләк алуың, кайсы сессия-съездларда депутат булып катнашуың кирәкми. Аңа сәнгатьчә югарылыкта язылган китаплар кирәк, һәм вәссәлам!
Апастагы танышымның гозерен үтәгәннән соң, тагын бер талпынып, каләмдәшемнең башка китапларын да өстәлемә өеп куйдым. Аларны укыганда, ни хикмәттер, ач, ялангач һәм ятим үткән моңсу балачагым күз алдымнан китмәде. Дөрес, ачлыктан, хәсрәттән күз яшьләре чыкканда да көлдерүчеләр, сөендерүчеләр табылды. Берсе - Фатих Кәрим, үзенең гармунчы аюы, җырчы маймылы белән... Икенчесе - Абдулла Алиш, сазга бата-бата, бака куып йөргән Гатасы, сертотмас үрдәге белән... Шуннан соң да әдәби дөнья балалар өчен язылган шигырь-поэмаларга, әкият-хикәятләргә мохтаҗ булмады. Әмма мин әлеге ике әдип кебек йөгерек тә, кызык та итеп яза белүчене дистә еллар буе тапмадым шикелле. Көтмәгәндә, исәп итмәгәндә хәзерге балаларны да җилкендерерлек, көлдерерлек, геройлары төшләренә керерлек тагын бер «Фатих Кәримгә», дөресрәге, Җәүдәт Дөрзаманга юлыктым.
Әкиятче оста булса, 
Авызына карата. 
Айбулатмы? Айбулат та 
Әкиятләр ярата. 
Яратуын ярата да, 
Тыңлый гына Айбулат. 
Ишеткәнен мыегына 
Чорный гына Айбулат. 
Мыек дигәч: «Каян килсен 
Айбулатка мыек, - дип, -
Әле мыек үстерергә 
Буыннары сыек!» - дип, 
Уйламагыз! Еллар узар, 
Бер үсәр ич Айбулат. 
Аптырата бабасын ул 
Көн дә әкият сорап...
Кем ничектер, мин үзем киң сулыш белән укыла торган, әледән-әле телне төртелдерми-җәфаламый торган, шул ук вакытта елатырдай, елмайтырдай, тирән уйга да салып чайкардай шигъриятне якын күрәм. Дөрзаманның ошбу «Айбулат» поэмасын да әнә шул сыйфат-кодрәтлә-ре өчен яраттым. Укый башлагансың икән, Җәүдәт «сихереннән» ычкыну юк - ике мең юллык бу әсәрен һичшиксез укып чыгасың һәм... әсәрләнеп каласың. Әле ул сакаллы сабый башың белән шулай. Әгәр чын сабый булсаң?..
Алиш рухын да дәртләтеп, яңартып җибәрде Җәүдәт Дөрзаман үзенең иҗатында: «...Менә нәкъ шул заманда, яшел хәтфә аланда яшәгән, ди, бер карчык. Өе булган, ди, урман, стенасы - җилдән, биеклеге билдән...» «...Кәҗә ягына килсәк: күзе ут, үзе мут, урлашып тамагы тук...»
Әдипнең кайсы гына әсәрен укысаң да, милләтенә, халкының теленә, туган иленә гашыйклыгын тоясың. Гашыйк икәнсең, димәк, барысын да изге итеп саклый беләсең. Саклый да, кадерли дә белә Җәүдәт. Дистәләрчә китапларына тупланган шигырьләре, поэмалары, әкият-хикәятләре, повестьлары әнә шул изгелекне балаларның (аларның гына микән) күңеленә нур итеп иңдерә белә. Укыган саен күңелдәге өмет вә инануларның раслануын тоясың: татар теле дөньядагы һәр төсне һәм төсмерне сурәтләү, теләсә кайсы авазны, рухны, хис вә халәтне ачып салу, тасвирлау өчен Ходай тарафыннан махсус бирелгән илаһи тел икән, дисең. Бигрәк тә авторның соңгы елларда иҗат ителгән «Җиләкле көннәр», «Бизмән йолдызлыгы» повестьларын укыганда, әлеге инану тагын да ныгый.
...Кышкы күз ачкысыз буран. Буранны, караңгылыкны ярып, бер бала ерак юлга чыккан. Нинди нужа куып чыгарган, кая бара? Нужасы түгел, дәрте, максаты алга тарта малайны, ул туган авылы Сугышлыдан Лени-ногорскига әдәби утырышка бара. Ниһаять, редакциягә килеп керә малай. Инде утырышып өлгергән өлкәннәр аптырашта кала: «Син, энем, ялгыш кергәнсеңдер. Монда язучылар җыелышы бара». «Беләм, - ди малай, - газетадан укып беләм. Мин шул утырышка килдем...» ...Кабат өч-дүрт елдан, ягъни 15 яше тулгач, Җәүдәт Дәрзаманов дигән әлеге малайның исеме республика газеталарына калкып чыга. Бербер артлы басылган шигырь циклларының авторы буларак таныла башлый бу исем.
Җәүдәт мәктәптә укыган чакта язган «һинд кызы» исемле шигыре... Җәвад Тәрҗеманов имзасы белән дәреслектә басылып кайта. Китап чыгаручылар, мондый шигырьне мәктәп баласы язгандыр дигән уйны башларына да китермичә, өлкән әдипнеке итеп бастырганнар. Ә инде «бала-чага» шигыре икәнлеген ачыклагач, чираттагы басмада ук төшереп калдырганнар.
...Беренче «тәнкыйтьчесе» дип бабасын - әнисенең атасын таный Җәүдәт. Оныгының шигырьләрен укый-укый да карт, астыртын гына елмаеп куя:
- Син, улым, умарта кортлары, күбәләкләр турында язып йөргәнче, Хрущевны, кукурузны, партияне макта. Шулай итмәсәң, яшәргә дә, язганыңны чыгарырга да ирек бирмәсләр.
...Университетны тәмамлап, бер үк вакытта армия хезмәтен төгәлләп кайткан Җәүдәтне Татарстан радиотапшырулар комитетына эшкә чакыралар. Берничә тапшыруын эфирга чыгару белән Җәвад Тәрҗеманов шалтырата, аз гына сакаурак, әмма ягымлы, матур тавышы белән киңәш бирә:
- Син, энем, сәбрәк эслә. Минем абруйга тап төсөрлек итмә. Сөнки монда һәр тапсыруыңнан соң миңа салтыраталар: «Нисек өлгерәсең син, Җәвад? Институтта укытасың, китап арты китап язасың, инде радиода да эсли баслагансың икән, молодец!» - диләр.
Радиокомитетның төрле редакцияләре белән җитәкчелек итте Җәүдәт Дәрзаман. Кайсында гына эшләмәсен, күңеле балалар дөньясына әйдәк-ләде, әдәбиятка, сәнгатькә сәләтле дистәләрчә балаларны табып кына калмады, эфир, газета-журналлар аша киң дөньяга чыгарды. Бушрак вакытлар тапса, шигырьләрен, кубызын, кураен кесәләренә тутырып, җиз телле тальянын култык астына кыстырып, кайсы да булса мәктәп тарафына йөгерергә күнекте. Балаларга кызык та, күңелле дә: чәче чалара башлаган бу абый бик әкәмәт кеше - шигырьләрен укый-укый да кубыз чиртә, курайда уйный, гармунда сыздырып җибәрә, тагын шигырь укый башлый - балалар да - бала, бу да бала.
.. .Шуңа да сөенә Җәүдәт: бу Вазыйфага омтылучылар күп булуга карамастан, каләмдәш дуслары - язучылар һәм журналистлар аны - Җәүдәт Дөрзаманны «Ялкын» журналына хуҗа итеп сайладылар.
Танылган каләм әһеле тормышыннан кыска һәм саран эпизодларны санап чыгуымның хикмәте шунда. Җәүдәт әлифбасын ятлый-ятлый тел шомартучы сабыйлар да, аның китапларын укып җитлеккән егет һәм кызлар да, шуларның ата-аналары да милләтне, туган телне сакларга ярдәм итүче, иман иңдереп торучы әдипләрнең зур әдәбиятка килгәнче дә, гомер буе да гамьле-мәшәкатьле, гыйбрәт-ле-сабаклы, матавыклы юллар үтүен белсеннәр, кызыгын да, кызганычын да күрсеннәр. Мәгълүм бит, бездә язучыларның истәлекле һәм сирәк килә торган бәйрәмнәрендә дә кайберәүләр «теоретик» болгатмалы, иҗатына карата «тирән анализлы» мәкаләләр бастырып чыгаралар, ә үзен пәрдә артына яшереп калдыралар. Мин дә бу язманың бу өлешен шул рухтарак язаргамы икән әллә, дип уйлаган идем. Әмма кире кайттым: беренчедән, Җәүдәт Дөрзаман ул бәяләрнең хак-лысын да, хөсеткә төрелгәннәрен дә күп күргән, тормышның суы белән утын гына түгел, җиз торбасын да сабыр кичкән - мактауларга мөкиббән китмәгән, арттан килеп түбәсенә суккан очракларда да иҗатына хилафлык китермәгән үзенчәлекле шәхес. Дөрес, үзе кебек үк балалар өчен язучы кайбер кордашларының аңардан да калкурак булып тоелуы ихтимал беркатлы укучыларга. Чөнки алар үзләренә зур дәрәҗәләр, ел саен диярлек Тукай премияләре дәгъвалап, депутатлык, түрәлек белән шаулап, хакимият карамагында «үз кеше»лекләреннән файдаланып, саллырак китаплар чыгарып дан алалар. Җәүдәтнең исә андый фанфаралар уйнатырга, үзен алга чыгарып күрсәтергә омтылу гадәте юк.
Соңгы җөмләгә җитә баруымны шәйләгәч, Җәүдәтнең иҗат байлыгын тагын бер мәртәбә барлап чыгасым килде. Әз булса да сөйли, күрсәтә алдыммы мин ул хакта? Чынлап та бик чамалы булгандыр. Ник дигәндә, төрле жанрларда иркен язучы әдипнең барлык каләм җимешләрен татып карарга омтылсаң, кызыклы һәм гыйбрәтле дә, гыйльми дә китап язарга туры килер иде. Монысы — әдәби тәнкыйть белән шөгыльләнүче белгечләр өчен махсус хезмәт. Ә миң, шактый китапларын телгә алып үткән булсам да, күбесенең исемен дә санап чыгарга өлгермәгәнмен. «Ирбатыр», «Солдат булдым», «Гөлназ мәктәпкә бара», «Илләр гизә Илгизәр», «Җир авазы», «Ночное приключение»... Ятыш укымадыгыз, урыс балаларына да (урыс телле татар балаларына, дип тә өстәү кирәктер) мәгълүм Җәүдәт Дөрзаман шәхесе. Тәрҗемәчесенең кем булуы да горурлык - элекке СССР күләмендә олуг шагыйрьләрнең берсе булып танылган Рөстәм Кутуй! Ә инде Кутуй кебекләр, тәрҗемәгә вакыт исраф иткән сурәттә дә, чын мәгънәсендә лаеклылар иҗатын гына игътибарга ала. Яхшы әсәрләрнең, кагыйдә буларак, тәрҗемәләре дә уңышлы:
Спать нельзя,
съедят с одеждой, 
На спасенье нет надежды. 
Вон зубами как стучат, 
По-крысиному визжат.
Әйе, йоклый торган, канәгатьлектән изри торган заман түгел бу, тормышта да, әдәбиятта да егетлек сорый торган заман. Иҗатыңда әз генә тоткарланып торсаң да, киемең-ниең белән йотылуың бар - комсызлар, көнчеләр, үҗәтләр каш өстенә менгән бу «бөек» империядә. Син яшәгән заман нинди генә болганчык булмасын, үзеңнән соң яшәячәк буыннарга саф сулы чишмәдәй, чәчәкле болындай, сулап туймаслык һавадай мирас калсын! Кеше берничә гомер яши, дип юаталар да бит...Тик менә яңадан әдип, шагыйрь булып туарсыңмы әле, юкмы - бер Алла белә. Ашыгырга, гафил булып калмаска кирәк бу гомерендә.

Фәнзаман Баттал,
1995 ел.

Мәйдан № 10, 2010.


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013