Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Җәүдәт Дәрзаман
   


Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әдипләр чаты

Сорагыз - җавап бирәбез
ExactSeek: Relevant Web Search
Amfibi Web Search & Directory

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Җәүдәт Дәрзаман

Чын тормышта кайный шагыйрь уе...


«Тапшыруны язучы Җәүдәт Дөрзаман әзерләде һәм алып барды», - дигән сүзләрне Татарстан радиосы аша ишетмәгән кеше сирәктер. Татар әдәбияты һәм сәнгатенә багышланган бик күп радиотапшыруларның авторы да, алып баручысы да - Җәүдәт Дөрзаман. Татарстан радиосында ул 1971 елдан бирле хезмәт итте, олылар әдәбиятын да, балалар әдәбиятын да тирәннән белә, 1986-1994 елларда «Ялкын» журналының җаваплы сәркатибе һәм баш редакторы булып эшләп алуын да онытмаска кирәктер.

Аның әдәбиятта ирешелгән уңышлары җәмәгатьчелек тарафыннан югары бәяләнгән, аңа Татарстан Язучылар берлегенең Абдулла Алиш исемендәге бүләге бирелгән, Татарстанның атказанган сәнгать эшлекле-се дигән мактаулы исеме дә бар.

Җәүдәт Дөрзаман романтик характердагы шагыйрь, аңа бераз гына булса да күрәзәчелек сыйфаты да хастыр, эшендә дә өлгерлеген беләм. Аның тырышлыгы белән Россия Федерациясенең төрле төбәкләрендә яшәгән радио тыңлаучылар әдәбиятыбызның меңьеллык тарихы белән дә, хәзерге чорның әдәби яңалыклары белән дә, яшь әдипләр, композиторлар, җырчылар һәм театр артистлары иҗаты белән дә танышып торалар.

Җәүдәтнең инициативасы буенча, эфирда күптән арабыздан киткән язучыларның, сәнгать әһелләренең чыгышлары яңгырый, онытылган тавышлары ишетелә.

Җәүдәт Дөрзаман холкы-фигыле, яшәү рәвеше буенча фантазер, төгәлрәк әйтсәк, әкияти кеше. Шушы сыйфаты аңа әкиятләр язарга, 1975 елда «Ирбатыр» исемле әкиятләр китабын бастырып чыгарырга ярдәм иткәндер.

Шагыйрь өчен романтик булу яхшы, әлбәттә. Әмма хакыйкать һәрвакытта өстен булып кала, беренчелекне җилдә, давылда да бирми. Җәүдәт Дөрзаман бүгенге көндә иң күренекле балалар язучыларының берсе, дисәк, ялгышмабыздыр. Балалар өчен әсәр язудан да авыр эш юктыр! Нәни дусларның психологиясен аңлау, уйлау сәләтенә төшенү җиңел эш түгел. Шагыйрь бу сыйфатларга ия булган хәлдә дә җитди кыенлык бар: аның язган әсәрләре дә балалар өчен аңлаешлы, аларның күңел кылларын тибрәндерерлек булырга тиеш. Бу мактаулы бурычны Җәүдәт Дөрзаман кебек киң күңелле, эзләнүчән шагыйрьләр генә лаеклы рәвештә үтәп чыга ала. «Бизмән йолдызлыгы» (1994) исемле повестьлар китабы да, моны раслап, ул хыялга бирелгән укучыны гадилеге һәм эчкерсезлеге, әмма фикер тирәнлеге белән җәлеп итә. Аның «Айбулат» исемле әкият-поэмасы да хыялга бай балаларның күңеленә хуш килгәндер. Гаҗәпләндерә торган шагыйрь шул ул Җәүдәт абыйлары! Аның оҗмахы да, тәмугы да бар, җәннәтеннән дару исе килеп торадыр...

Җәүдәт Дөрзаман балалар өчен генә кадерле булган шигырьләр язу осталыгына ия икән, дип уйласак, ялгышырбыз.

Шагыйрьнең гаять зур мәсьәләләрне күтәргән, гомумкешелек биеклегеннән торып фикер йөрткән әдип икәнлеген раслаган, киң җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп иткән «Чорлар кайтавазы» («Мирас», 2003, №12) исемле шигырьләр циклы, Га-лиәсгар Камалның якты истәлегенә багышланган «Тормыш - сәхнә» дип аталган поэмасы («Мирас», 2005, №15) да күтәрелгән мәсьәләләрнең әһәмиятле, урынлы булуы белән аерылып тора.

Җәүдәтнең программ характердагы әсәрләреннән мин «Казан Кремле янында уйлану» шигырен атар идем. Бу шигырьгә киеренкелек, эчке динамизм хас. Бу әсәрендә шагыйрь йөзләрчә еллар буе дәшми яткан җансыз ташларны җанландыра, бу ташлар, әйтерсең лә, ерак бабалары-бызның фаҗигале язмышы турында сөйли, хәтта алар кебек фикер йөртә. Чүгеп барган Сөембикәнең дә ае яңадан күккә ашмас дигән (шигырь манарага ай кую вакыйгасына кадәр язылган) куркынычрак фикерне әйтеп куя. Ышанасы килмәсә дә, уйланырга мәҗбүр буласың. Иң мөһиме: шагыйрь ялганны, күз буяуны кабул итә алмый. Әйе, Кремль диварларының ташлары акшарланган, кан елгачыклары йөзләрчә еллар элек җиргә сеңгән, әмма акшарланган диварлардан бүген дә кан исе килә. Ясалма яшел чирәм катламы да йөзләрчә ел элек булган фаҗигане оныттыра алмый, кан чишмәләре чирәм астыннан кабат бәреп чыга сыман. Шагыйрь, әйтерсең лә, бу хакта кисәтеп куя, принципиаль позициясен белдереп, Юлиус Фучик: «Кешеләр, уяу булыгыз!» - дигән кебек, Җәүдәт Дөрзаманның тоткан кыйбласы дөрес, фикерләре төгәл һәм кырыс.
...Янгыннарда янган олпат ташлар
Акшарланган бүген, буялган.
Тарих ясап булмый буяп кына,
Акшарланган икән, бу
Ялган.
Ялган!
Әйе, буяп кына тарих ясап булмый. Шагыйрьнең бу принципиаль фикере тарихка гына карамый. Ул беренче чиратта кешелекнең яшәү рәвешенә, әхлакый яктан нинди булуына да карый. Бу фикер хәзерге көндә көчле дәүләтләрнең көчсез илләрнең эчке эшләренә оятсыз рәвештә тыкшынуына да, бу жандармлык Вазыйфасын «демократия» урнаштыру дип аңлатырга тырышуына да карый. Әмма шагыйрь хаклы, ялган иртәме-соңмы капчыкны тишеп чыккан безне хәтерләтә. «Казан Кремле янында уйлану» исемле шигырьдәге программ характердагы фикерләр «Йөрәкләр сулык-сулык» шигырендә тирәнәйтелә, үстерелә. Фаҗигагә ташларны акшарлап кына яшерергә тырышуга ирек мәсьәләсе килеп кушыла. Җәүдәт Дөрзаман үзенә генә хас чагыштырулар ясап куя. Аның карашынча, «ирек» сүзе тезелгән дисбене хәтерләтә икән. Фикерне көчәйтер өчен автор көтелмәгән метафораларга да мөрәҗәгать итеп куя.
Еллар тезгән дисбеләрне 
Сытты сукмак, изде юллар.
Әйтерсең лә, бер сыгылмалы пружина, шагыйрь чагыштыруларны катлауландыра, метафораларны бер-бер артлы яудырып кына тора, хисләрнең, фикерләрнең югары дәрәҗәсенә ирешә.
Ирек булып килгән язлар 
Яфрак койды көзләр булып. 
Матди көрлек, рухи хөрлек 
Калды бары сүзләр булып.
Биредә күчеш артыннан күчеш: көз яфрак булып коючы ирек, рухи хөрлеккә тиң сүзләр, юлларда йөрмәүче ирек... Катлаулы рәвештә фикер йөртү бер яктан сәер тоелса да, икенчедән, ул сыгылмалы, төрле күчешләргә нигезләнгән, шулай итеп, шагыйрь фикернең тулырак, төгәлрәк ачылуына ирешә.

Галиәсгар Камалның якты истәлегенә багышланган «Тормыш - сәхнә» исемле поэмасына Татарстан Язучыларының XV корылтаенда Т.Га-лиуллинның поэзиягә багышланган докладында югары бәя бирелде.

Хәзерге чорның иң мөһим мәсьәләләрен, кичекмәстән хәл итәргә кирәк булган проблемаларын күтәреп чыга Җәүдәт Дөрзаман бу поэмасында. Шагыйрь хәтта Дәүләт Думасы трибунасыннан әйтелгән, туган халкының мәнфәгатьләренә, аның ихтыяҗларына каршы булган гамәлләрне тәнкыйть итеп чыга, икейөзлелекне фаш итә.
Тормыш - сәхнә. Анда гомер кичә 
Бала-чага белән яше-карты. 
Сәхнә - уен. Сәхнә - ялган туе, 
Чын тормышта кайный... сәхнә арты!
Мондый юлларны яза алган шагыйрь хакыйкатьне раслый алуы белән көчле!

Җәүдәт Дөрзаман үзен сәләтле прозаик буларак та танытты. Аның «Җир авазы» исемле повесте мәктәп тормышына багышланган иң уңышлы әсәрләрнең берсе. Повесть тормышта барган үзгәрешләргә аваздаш булуы белән җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итте, тәрбияви яктан зур әһәмияткә ия буларак, ул мәктәп программаларында да урын алган.

«Җир авазы» повесте берничә тапкыр китап булып басылып чыкты, Татарстан радиосы аша махсус тапшырулар да булды, аларда күтәрелгән мәсьәләләрне яклап, теләктәшлек белдереп, тыңлаучылардан җылы хатлар килүе дә мәгълүм.

«Уку-укыту өлкәсендәге торгынлыктан ничек котылырга?» дигән четерекле сорауга җавап эзли Җәүдәт Дөрзаман. Әсәрдә бу сорауга үзе аңлаганча төгәл җавап та бирергә тырыша. Тормышта нинди генә авырлыклар булмасын, яшь буынны җәмгыять өчен файдалы кеше итеп тәрбияләү мәсьәләсен онытырга ярамый дигән фикер әсәрнең буеннан-буена кызыл җеп булып сузыла.

Җәмгыятьтә хәл итәсе социаль мәсьәләләр санап бетергесез. Әхлак, тәрбия мәсьәләләрен уңышлы хәл итми торып, социаль мәсьәләләрне дә бөтен тулылыгы белән хәл итү мөмкин түгел. Прогресс юлыннан алга бару өчен алдынгы карашлы шәхесләр - укытучылар, табиблар, галимнәр, инженерлар һәм башка югары квалификацияле белгечләр кирәк. Мәктәптә тиешле белем бирелмәсә, беркайчан да үз эшен яхшы белгән белгечләр булмаячак. Язучының «Җир авазы» повесте бу хакыйкатьне тагын бер кат раслый, әсәрнең баш герое җәмгыять өчен файдалы булган егетләр һәм кызларны тәрбияләү өчен бөтен көчен куя. «Авыл мәктәбе нинди булырга тиеш?» дигән сорауга да әдип җавап тапкан.

Язучы фикеренчә, авыл мәктәбе үги бала хәлендә калмасын, анда Интернетка чыгу мөмкинлеге дә, компьютер класслары да, чит телләрне өйрәнү, музыка, спорт белән шөгыльләнүчеләр өчен дә барлык шартлар булсын!

Җәүдәт Дөрзаманның «Иң зур хикмәт» исемле шигырендә тылсымлы сүзләр бар: «Иң зур хикмәте дөньяның - күктә кояш яна!» Хәзерге балалар өчен язылган татар шигъриятенең хикмәте - бала күңеленең нечкәлекләрен аңлый белгән сабый күңелле Җәүдәт Дөрзаман бар! Бала күңеле ак кәгазь кебек, анда - сафлык та, дөреслек тә; хәтта корольләрнең шәрә икәнлеген беренче булып балалар күрә.

һичшиксез, балалар шагыйре булу, аларга шатлык китерә торган сәләткә ия булу - зур бәхет! Тормышыбыз көлкеле-яшьле бер мәзәккә әйләнгән хәзерге чорда да чын шагыйрьләр иҗат утын сүндерми, киләчәккә зур өмет белән карый. Болганчык чорларда да йөкне тарткан атка гына төйиләр, ул абынмый да, сөртенми дә, һаман сикәлтәле юллардан алга баруын белә.

Әмир Мәхмүдов,
филология фәннәре докторы.

Мәйдан № 10, 2010.


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013