Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: ДӘРДМӘНД
   


Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әдипләр чаты

Сорагыз - җавап бирәбез
ExactSeek: Relevant Web Search
Amfibi Web Search & Directory

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Дәрдмәнд

ДӘРДМӘНД

I

XX йөз башы татар поэзиясендә Дәрдмәнд—үзенең иҗат юнәлеше белән дә, иҗтимагый хәле белән дә бик үзенчәлекле шагыйрьләрнең берсе. Г. Тукай, М. Гафури, С. Рәмиен, Н. Думави, 3. Бәшириләр кебек, яңа гасыр башында азатлык ечен барган көрәшләргә таң калып һәм шуңа булган шатлыкларын шау-гөр килеп җырларга ашкынган әдипләрдән ул нык аерылып тор!а. Аның үз шигъри кушаматын Дәрдмәнд—«хәсрәт чигеп яшәүче» дип алуы ук шундый давыллы чорда шактый сәер тоелыр.
Дәрдмәнднең беренче шигырьләре 1905—1907 еллардагы революциягә кадәр үк язылса да һәм чыкиалааа да (мәсәлән, 1884 елгы көйле хаты, Риза Фәхретдиновның 1903 елда басылган «Әсма» хикәясенә кертелгән «Үткән көннәр» шигыре), озак вакытлар аның чын исем-фамилиясе һәм кем икәнлеге дә билгеле булмаган. Хәтта әдәбият дөньясына якын торган кешеләр дә шагыйрь шәхесен белмәүләрен икърар иткәннәр: «Дәрдмәнднең кем идеке безгә мәгълүм түгел, бәлки идарәгә мәгълүм улса кирәк»,— дип язган, мәсәлән, Г. Сәгъди «Шура» журналы редакциясенә. Бу фактны кайберәүләр шагыйрьңең поэзияне тар шәхси эш, үзенә генә кирәкле ләззәт чыганагы итеп карарга теләве дип тә аңлатканнар: «Дәрдмәнднең күбрәк үз зәүкы өчен шигырь язуы мәсьәләсе низаглы караш булмастыр. Күп шигырьләрен яшерен саклаганы кебек, татар язучылары арасында үз исемен бик нык яшерен саклаган да ул булды»,— дигән Исмәгыйль Рәми. Әлбәттә, шагыйрь Дәрдмәнд шигырьләрне бары тик үзе өчен генә язып, башкалардан бөтенләй яшереп бармаган, ә матбугат битләренә чыгарып, үз заманының укучыларына тәкъдим иткән, үз уй-тойгыларын алар белән дә уртаклашырга теләгән. Ә бу теләк һәрбер чын әдипкә хас.
Дәрдмәнднең чын иоеме — Закир Садыйк улы Рәмиев. Ул 1859 елның 23 ноябрендә Башкортстанның хәзерге Эстәрлетамак районында Агыйдел буена утырган Җиргән исемле татар авылында туган. Аның ата-аналары 1862 елда Орск якларына, Юлык авылыиа күчеп киткәннәр. Закирның балалык һәм егетлек еллары шунда үткән. Башта шул авылда, аннары Орскида һәм Моллакайда мәдрәсәдә укыган. Бөтен гомерен Урал шартларында үткәргән шагыйрь Дәрдмәнд поэзиясендә бу (якларның табигате дә гаять нечкә, гүзәл чагылышын тайа. Аның шигңри телендә дә кайбер җирле сүз һәм гыйбарәләргә урын бирелә. Түбәндәге ике юллык шигырьне генә алып карыйк:

Гөрләсә су, чыңраса акку һаваларда очып,
Агласа аерым болыт — яшьләр түгеп, тауны кочып...

Һаваларда акку (аккош) чыңравы да, болытның тауны коелавы да — әнә шул яклардагы табигатьнең бик характерлы күренешләре.
1880—1881 елларда Дәрдмәнд Истамбулда булып, хосусый рәвештә төрек телен һәм әдәбиятын өйрәнгән. Анда әдипләр белән дә аралашкан. Бу еллар төрек әдәбиятында мәгърифәтчелек идеяләренең һәм романтик настроениеләрнең үсә баруы һәм Көнбатыш, бигрәк тә француз әдәбиятына игътибарның көчәеп китүе белән характерлы. Дәрдмәнднең төрек әдәбиятында барлыкка килгән бу яңа хәрәкәтләрдән читтә тормавы да ихтимал. Россиягә кайткач, ул төрекчәдән кайбер хикәя һәм романнар тәрҗемә иткән. Аның поэзиясенә дә төрек поэзиясе билгеле йогынтысын ясаган. «Хәят» кебек шигыре шуның бер конкрет мисалы була ала. Ләкин Дәрдмәнд үз поэзиясен татар телендә тудыру максатын тулы аңлап иҗат иткән шагыйрьләрдән. Ф. Кәрими сүзләренә караганда, Дәрдмәнднең төрекчәгә бик якын беренче шигыре — «Картлының Сибгатулла хаҗигә мәктүбе» үк инде «сайланган сүзләренең матурлыгы, мәгънәсенең киңлеге, мөндәриҗәсенең җиңеллеге вә ачыклыгы белән ул вакыттагы госманлы шигырьләре арасында сирәк очрарлык» дәрәҗәдә аерылып торган. Үз заманы өчен шактый төпле генә диярлек итеп, Дәрдмәнд рус телен һәм әдәбиятын да белгән. Бу яктан аның анасы нәселеннән килә торган традициянең дә әһәмияте кечкенә булмаган: Хәнифә ханым элек-электән руслар белән нык аралашып, рус мәктәбе тәрбиясен алган Дашкиннар нәселеннән чыккан.
Дәрдмәндне якыннан белгән замандашлары аның зур эрудицияле шәхес булуын күрсәтәләр. Бу хакта Ф. Кәрими, мәсәлән, болай ди: «Ул Шәрекъ дөньясындагы Газали, Фәхеррази, Ибн-Рөшд, Гомәр Хәйям, Сәгъди, Нәваи, Фөзули, Габделхак Хәмид, Әкрам, Тәүфикъ Риза, Габдулла Җәүдәтләр белән таныш булган шикелле, Гареб дөньясындагы Гегель, Кант, Вольтер, Лютер, Шиллер, Гейне, Дарвин, Спенсер, Толстой, Горький, Пушкин вә башкалар белән дә бик төпле генә таныш иде. Шул дәрәҗә таныш ки, шундый кешеләрнең фикер вә мәсләкләре турында аның белән сөйләшеп утырганда, үзеңнең ялгышыңны күрсәтмәс өчен, байтак сакланып, исәпләп сөйләргә туры килә иде».
Рәмиевләр башта Орск якларында кызыл мал (мануфактура) белән сәүдә иткәннәр. 1869 елда Урал тауларыннан илтыв казыта башлаганнар. «Рәмиевләрнең алтын назыту эшләре уңышлы чыккан. Аларның егермедән артык приискалары булган. Анда яхшы йортлар салдырганнар, яхшы атлар җиккәннәр, байлыкка, рәхәткә чумганнар»,— дип яза Ф. Кәрими. Шуңа күрә шагыйрь Дәрдмәндтә әдәби иҗат эшеннән нинди дә булса материаль файда табу теләгенең булмавы да бик табигый. Иҗат эшенә, аристократлык югарылыгыннан торып һәм материаль ихтыяҗлар белән исәпләшмичә, үз рухының көзгесе булырга тиеш дип каравы да гаҗәп түгел, әлбәттә. Шагыйрь үз сыйнфый дәрәҗәсен һәм нинди материаль көчкә ия булуын шактый тирән вдлап, аны шигырь белән бик төгәл итеп әйтүдән һич тә тартынмаган:

Әгәрчә дәүләтем юктыр җитәрлек,
Ишәктәй һәм йөк астында түгелмен.
Үзем башмын, үзем түш һәр эшемдә,
Тынычлыкта торамын, хуш күңелмен!

Үзен әнә шундый югарылыкта торучы асыл зат дип хис иткәш һәм яшәвеннән тәмам канәгать шагыйрьнең сәнгатькә карата да беренче таләбе — «Матур гөлләргә бул былбыл, нәзакәт багына сакчы» («Шагыйрьгә», 1907) рәвешендә булып, бик ачык төстә «түбән чынбарлык» белән бәйле «тупас» поэзиягә каршьи куелды. XIX йөзнең икенче яртысы рус поэзиясендәге шикелле (Тютчев, Фет һәм Некрасов иҗатлары күздә тотыла), XX йөз башы татар поэзиясендә дә «матурлык поэзиясе» (яки «ааф» поэзия») һәм «тормыш (яки гражданлык) поэзиясе» концепцияләре мәйданга чыкты. Шагыйрьнең тормышка һәм халыкка мөнәсәбәте төп критерий булып әверелде.
Дәрдмәнд беренче адымнарыннан ук поэзиядә «саф» матурлык идеалын тормышка ашырырга теләвен белдерде. Әмма чынлыкта исә ул да тарихка, үз заманына, тормышка һәм кешегә мөнәсәбәт күрсәтүдән читтә кала алмады. Чөнки ул да, бик күпләр шикелле үк, үз чорының гаять катлаулы, каршылыклы тарихи-иҗтимагый шартларында яшәгән һәм үз язмышы өчен көрәшкән конкрет бер сыйныф идеологы булудан ваз кичә алмый иде. Шулай итеп, татар поэзиясенә өстен сыйныфлар, аеруча буржуаз даирәләр белән турыдан-туры һәм тыгыз бәйләнештә торган шагыйрь килде. Рәмиевләр 1905 ел революциясе биргән азатлык мөмкинлекләреннән һич тә читтә калырга теләмәгәннәр. 1906 елда «Вакыт» газетасын һәм 1908 елда «Шура» журналын чыгарырга керешеп, байтак вакытлар татар матбугаты һәм әдәбияты барышына үзләренең актив йогынтыларын ясыйлар. Әлбәттә, бу органнарның төп идеологик юнәлеше либераль-буржуаз рухта иде. Әмма алар (алдынгы демократия белән баглы милли интеллигенция вәкилләренең фикерләренә дә шак» тый гыиа урын биргәннәр.
Дәрдмәнднең бөтен гомере һәм эшчәнлеге Уралда, бигрәк тә Оренбург һәм Орск шәһәрләрендә үтә. Ул 1921 елның 9 октябрендә Орскида вафат була.

II

Нинди яңалык алып килде соң Дәрдмәнд безнең поэзиягә? Бу сорауга җавап бирү юлында татар әдәбият белеме кайбер уңышлы тәҗрибәләр ясап карады инде. Шулай да Дәрдмәнд поэзиясенең «серләре» тулысыңча ачылган һәм аларның төзек системасы табылган дип булмый әле. Бу «серләрне» беренче мәртәбә күпмедер күләмдә кыю итеп ачарга теләгән тәнкыйтьче Г.Ибраһимов булды. Аның 1913 елда басылган «Татар шагыйрьләре» дигән очеркларында Тукай, С. Рәмиев һәм Дәрдмәнд кебек өч зур шагыйрьнең үзенчәлекләрен күрсәтү нияте белән кызыклы гына фикерләр әйтелгән иде. Бу әсәрнең Дәрдмәндкә караган өлешендә күзгә бәрелеп торган беренче фикер түбәндәгедән гыйбарәт: «Дәрдмәндне укый башласаң,—ди тәнкыйтьче,— матур язлар, яшел чирәмнәр, агар сулар, нурлы кичәләр каядыр югала да, хыял күгендә караңгыланып, каршыңа кызганычсыз табигатьнең үзгәрмәс агышы гәүдәләнеп килеп баш...» «Аның тасвиратында бәндә — хәят юлында үз теләгәненчә бара торган патша түгел, «бәлки язмыш агышының кызганыч колы...»

Г. Ибраһимовның Дәрдмәнд дөньяга карашын тулысынча өметсезлек караңгылыгында калган итебрәк сурәтләве белән килешү, бәлки, мөмкин дә түгелдер, әмма китерелгән өзектә Дәрдмәнд поэзиясенең үзәгеннән үткән фәлсәфи караш һәм лирик настроениенең шактый төгәл формалаштырылуы бәхәссез. Һәм бу настроение, үзенең төп юнәлеше белән, дөнья әдәбиятларында булып үткән романтизмны искә төшерә. Чыннан да, шагыйрьнең иң беренче әсәрләреннән саналган «Үткән көннәрдә» шигырендә үк инде әнә шундый настроение бар иде. Монда, үткәннең матурлыгын сагынып, аны бүгенгегә каршы куеп, үкенү шикелле элегик мотив өстенлек итә. Шуңа күрә бу шигырьне романтик поэзиягә бик характерлы элегиянең бер үрнәге дип тә санарга мөмкин. Дәрдмәнд лирикасында элегиянең фәлсәфи һәм идиллик төрләре зур урын тота. Аның да лирик герое дөнья, тормыш, тарихи барыш һәм кеше турындагы тирән сагыш, хәсрәт тойгыларына дучар. Шуңа күрә дә XX йөз башындагы татар поэзиясенең демократик һәм оптимистик пафосы белән чагыштырганда, Дәрдмәнднең шагыйрьлек тавышы мондый пафостан паять дәрәҗәдә аерылып торган субъективизм белән тулы булып күренер. Әгәр дә беренче төркемгә караган шагыйрьләр: «Әй каләм! Шатлык белән караңны түк!.. Бу көндә хәсрәтемнән шатлыгым күп»,— дип (М. Гафури, «Шатлык шигыре», 1905) 1905—1907 еллар буржуаз-демократик революциясенең тарихи яңару алып килүен котлап, халыкны азатлык көрәшенә чакырып чыксалар, үз иҗатларын шул көрәшкә багышлауларын вәгъдә итсәләр, Дәрдмәнд исә үзе сайлалан элегик мотивлары — үткәнгә әйләнеп караган фәлсәфәсе белән җавап бирде:

Килеп кичмешләр әхвален бәян ит.
Түгеп күз яшьләреңне бу кәгазьгә,
Ни моңлы уйларың бар — сөйлә безгә! —
дип эндәште шагыйрь шул ук каләм образына («Каләмгә хитап», 1906). Заман яшәргәндә, яңарганда һәм күп әдипләр шуңа сөенеп, чынбарлыкны тамырыннан үзгәртүгә ышанып иҗат иткәндә, Дәрдмәнд бөтенләй киресен җырлады:

Нә алтын, бәлки балчык бу замана,
Беләлмим, кемгә тансык бу замана.
Уенчак, яшь иде яшьлек көнемдә,
Бүген карт, бәлки карчык бу замана.
(«Замана», 1906)

Шулай үткән заманнарның матурлыгын сагынып, яшь заманны картайган санап, шагыйрь яңа, революцион чынбарлык белән каршылыкка керде. Мондый хәлнең нигезендә, барыннан да элек, тарихи пессимизм ята иде.
XX йөз башы татар поэзиясен кеше һәм дөнья проблемасы биләп алды. Бу проблеманы инде хәзер тарих, ил һәм халык язмышы кебек зур мәсьәләләрдән башка күз (алдына китерү мөмкин түгел иде. Шул проблема һәм мәсьәләләр Дәрдмәнд иҗатының да үзәгендә тора. Әмма шагыйрь ал арны бик үзенчәлекле һәм үтә каршылыклы хәл итә.
Иң әүвәл аның 1908 елда, ил тарихындагы һәм халык тормышындагы бик авыр бер чорда — Столыпин реакциясе котырынган вакытларда, язылган «Кораб» һәм «Без» кебек шигырьләрен искә төшерик. Бу шигырьләрне кайсы гына якма борып карасаң да, аларның үзәгеннән үтә торган бер фикер — тарихны, заманны ничек аңлау, бәяләү шактый ачык. Дөрес, бигрәк тә «Кораб» шигыренә нарата әдәбият белгечләре арасында төрлечәрәк фикерләр күренгәләде; ихтимал, тагын да күренер әле. Хәтта кайберәүләр анда Россия өстенә «якынлашып килә торган яшенле күкрәү» тавышын ишетергә һәм Гарькийның «Давыл хәбәрчесе» белән тиңләштерергә дә теләгәннәр иде (мәсәлән, П. Коган мәкаләләре). Ләкин хәзер инде мондый фикерләрнең объектив түгеллеген, дөресрәге — очраклы икәнлеген исбатлауның хаҗәте юктыр. Чөнки шагыйрь үзе үк нәкъ 1908 елда «Бүзләрем маналмадым» дигән шигырендә бик төгәл итеп:

Мин өмиднең сул кулыннан
Бер сынык нан алмадым
............................
Исте җилләр ил эченнән,
Иртә-кич салдым колак.
Җил-җиләсләрнең моңыннан
Зәүкы әлхан алмадым,—
дип икърар иткән иде. Димәк, Россия эченнән узпан революцион җил-давыллардан ул өметләнмәгән дә, ләззәтләнмәгән дә икән. Әйе, Дәрдмәнд Россияне тетрәткән иҗтимагый үзгәрешләр турында сөйли һәм революцион давылларның дәһшәтле көч икәнлеген бик яхшы аңлый. Әмма шуннан чыга торган нәтиҗә нидән гыйбарәт? — Бу сорауга: «Ил корабын җил сөрә!.. Нинди упкын тарта безне җан сорап?!» — дигән аптыраулы җавап 'бирелә. Җил, давыл, дулкынланган диңгез — тарих стихиясен гәүдәләндергән һәм бигрәк тә романтик әдәбиятларда күп кулланылган шартлы-традицион сурәтләр. Алар романтик поэтиканың аерылмас атрибутлары булып йөриләр. Дәрдмәнд тә аны шундый сыйфаты белән файдалана. Аның аша Лермонтовның «Җилкән» («Парус») шигыренә үзенчә җавап бирелә кебек.
Дәрдмәнд фәлсәфәсенең сурәтле формасы — табигать символикасында. Дөнья, тарих, тормыш — бер дәрья, океан, диңгез ул. Шуның шикелле, дөнья да котырына, дулкынлана. Тарих диңгезе дә мәрхәмәтсез—беркемне дә, бернәрсәне дә кызганмый.
Әнә шул котырынган стихия корабны, илне, гомумән, тарихны кая алып бара? — шагыйрьне шундый счрау «борчый. «Без» шигырендә тагын да конкретрак .итеп:

Исә җилләр, күчә комнар... бетә эз...
Дәрийгъ, мәхзүн күңел, без дә бетәбез! —
диелә. Шулай итеп, искә алынган шигырьләрдән чыпа торган төп идея — тарихның барышы илләр, халыклар һәм кешеләр язмышын рәхимсезлек белән хәл итә — мәңгелек комы белән күмә диюдән гыйбарәт. Мондый караш тарихи барышка өметсезлек белдерә, язмышка каршы тору мөмкин түгеллеген раслый. Анда фатализм, язмыш, тәкъдир фәлсәфәсе өстенлек итә.
Дәрдмәнд пессимизмының аеруча кискен булып чагылышында 1905 ел революциясеннән соңгы реакция чынбарлыгының да роле барлыгын истә тотарга кирәк. Аның әнә шулай артык куе төстә гәүдәләнешенә Россияне буйдан-буйга баскан, буган, аскан-кискән Столыпин вәхшәте үзенең билгеле тәэсирен ясамый калмагандыр. Шуңа күрә Дәрдмәнд фәлсәфәсендәге, аның тарихка мөнәсәбәтендәге өметсезлек гомумән реакция елларындагы татар әдәбиятында сизелгән төшенкелек настроениеләре белән уртак бер күренеш иде. Әмма Дәрдмәнд пессимизмының эчтәлеген реакция елларына мөнәсәбәт белән генә, шул җирлеккә кайтарып калдыру белән генә чикләп булмый. Тулаем алганда, бу фәлсәфәнең асыл мәгънәсе — аерым милләт, кеше, ил язмышы гына түгел, ә бөтен кешелек язмышы тарихның мәрхәмәтсез стихиясе (алдында көчсез булуын күрсәтергә теләгән космик пессимизмга кайтып нала. Бу пессимизмның төп мәгънәсе—бөтен дөньяның һәм шуның белән бергә җәмгыятьнең бер һәлакәттән икенчесенә котылгысыз рәвештә барырга тиешлеге хак дип өмет» сезлеккә бирелүдә. Дәрдмәндкә карата үз вакытында Г. Сәгъди бу фикерне түбәндәгечә формалаштырган иде: «...Ул фикер-хисләренә, моң-зарларына гомумилек, җиһанлык сыйфатын бирергә тырыша. Гүя ул үзе өчен түгел, «милләт», «ил» өчен һәм аннан да аша китеп, гүя ул бөтен кешелек хәяты өчен, бөтен илләрнең, бөтен кешелекнең юк булып китүе өчен әрнүче булып күренә. Аның өмидсезлеге дә — гүя бөтен җиһанның, бөтен «илнең» өмидсезлеге». Шуңа күрә дә шагыйрь үзенең бүгенге тыныч, матур тормышыннан, рәхәтеннән күпме генә канәгать һәм материаль өстенлегеннән никадәр генә риза булмасын, ахыр чиктә ул үзе дә, бөтен дөнья, галәм, тарихның фаҗигале барышы белән чагыштырганда, бик мескен, кызганыч җан иясе булып калуын икърар итәргә мәҗбүр:

Зәгыйфь кырмыскамын мин юлда яткан,
Түгел бал корты мин — чагып елаткан.

Галәмгә традицион-фаталистик фәлсәфә ноктасыннан караучылар, гадәттә, кешене бик кечерәйтеп күрсәттеләр. Көнчыгыш әдәбиятында да бу караш гасырлардан гасырларгача кабатлана килде. Дәрдмәнднең дә кешене кырмыска белән чагыштыруында шул рухтагы космизм бар: кешенең шундый дәрәҗәгә төшерелүе, әлбәттә, галәмнең зурлыгына, очсыз-кырыйсызлыгыэда һәм һичбер көчкә буйсынмас булуына нисбәтән күз алдына китерелә. «Галәм һәм кеше» фәлсәфәсе бер Дәрдмәнднең генә түгел, башка татар әдипләренең дә игътибарын биләде. Татар поэзиясенә яңа заманга хас космик лиризм килеп керде.

Диңгез кеби ниһаятьсез сәманы
Күреп гыйбрәт алып, бән уйга батсам;
Гаҗиз бәндәлегем исемә төшерсәм,
Балаларча ике күзем чылатсам;
Чиге юк бу галәмнән бер кисәкмен
Диеп, моңлы күңелләрне юатсам... —
дип язган иде, мәсәлән, М. Гафури («Кояш баеганда», 1909).
Дәрдмәнднең искә алынган шигырендә шагыйрь шәхесенең реаль тормыштагы хәле белән аның рухи дөньясы, кичерешләре, фәлсәфәсе арасында гаять тирән 'чоңгыл, аралык барлыкка килә. Әнә шул чоңгылда инде чыгышсыз бер каршылык та ятса кирәк. Тукай, Гафури, Рәмиевләрнең лирик геройлары белән чагыштырганда, Дәрдмәнд героеның тавышы һәм горурлыгы шактый тонык булып калачак. Беренче төркем шагыйрьләр тудырган лирик геройларның барсына да:

Баш имә,— зур син,— бу әдна җанлылар дөньясына;
Падишаһ син! бик кирәксә, баш исен дөнья сиңа,—
(Г. Тукай. «...гә (ядкяр)», 1908)
кебек горурлык, ягъни явыз чынбарлыкка баш имичә яшәү һәм ижат итү хисе уртак. Гомумән, XX йөз башындагы безнең әдәбиятта иҗтимагый явызлыкка маршы кеше горурлыгын һәм язмышын яклап көрәшкә күтәрелгән трагик герой образы пьедесталга бастырылды. Әйтик, С. Рәмиев герое — нәфрәтләнгән, ләгънәтләнгән дөнья белән котылгысыз конфликтка керә, әмма ул үзен һич тә язмыш колы итеп санамый, кечкенә бер җан иясе дәрәҗәсенә дә төшерми, ә үзендә һичбер явызлыкиа буйсынмас демонизм рухы сизә. Ул кызганыч түгел, ә үз идеалы, үз азатлыгы өчен көрәш юлында һәлак булудан курыкмаган актив трагик герой. Беренче романтик сыйфаты да аның менә шунда. Ә Дәрдмәнд лирик герое — элегик герой. Аңарда явызлык «белән бәрелештә туган трагизм юк. Ул пассив, ягъни язмыш каршында баш ияргә өнди. Шуңа күрә дә шәхес трагедиясенә шагыйрьнең югары бәя бирүе хакында сөйләү өчен Дәрдмәнд поэзиясеннән җирлек табу шактый читен. Тукай яки Рәмиев лирикасында аерым шәхес трагедиясе турында сөйләргә мөмкин. Аларның икесендә дә трагик настроение 1905 ел революциясе җиңелгәннән соңгы авыр иҗтимагый-политик шартларны газаплы кичерү белән бәйләнгән иде. Әгәр дә Тукай трагизмы чор газабының шәхескә генә түгел, ә халык, җәмгыять өстенә төшкән {авырлыгын да чагылдырса, Рәмиев трагизмы исә башлыча шәхес кичергән газап белән чикләнде. Ә Дәрдмәндкә карата мондый фикер абстракт һәм дәлилсез булып кына калачак. Ләкин болай дию бу шагыйрьнең тарих һәм кеше трагедиясен үзенчә кичерүен һич тә инкяр итми әле. Әйе, кешелек кичергән һәм кичерәчәк тарихи процессның котылгысыз икәнлеген ул аңлый. Әмма аны тоташ фаҗига һәм кешедә аңа каршы торырлык көч юк дип тарый.

III

Тормыш һәм тарих серләренең фатальлеге, халыктан, кешедән өстен һәм көчле булуы турындагы фәлсәфәнең тамырлары бик борынгы заманнарга тоташкан. Дәрдмәнд, бер яктан, Көнчыгыш әдәбиятларында күп гасырлар кабатлана килгән традицион фәлсәфәгә теләктәшлек итә:

Галәм өчен, әйтче, кеше, син кем генә?
Синең яшәү — барлы-юклы төтен генә.
Үлем һаман упкын әле, төпсез упкын,
Төштең киттең һәм мәңгегә беттең генә,—
(Көнчыгыш шагыйрьләре тыентыгыннан X. Туфан тәрҗемәсе)
дигән Урта гасыр Көнчыгышының даһи шагыйре Гомәр Хәйям (1048—1132), һәм мондый фәлсәфә бөтен дөнья әдәбиятларында зур урын алган. Гомумән, романтик әдәбиятта һәм аның геройлары тoрмышында язмыш зур роль уйный торган серле көч итеп карала:

Из края в край, из града в град
Судьба, как вихрь, людей метет,
И рад ли ты, или не рад,
Что нужды ей?.. Вперед, вперед!.. —
дигән рус шагыйре Тютчев язмыш турында. Язмыш образы Лермонтов поэзиясенә дә чит түгел. XX йөз башы татар поэзиясендә дә аның тирән эзләре бар.
Мондый фактларны истә тотканда, Дәрдмәнд җырлаган тра-дицион-фәлсәфи идеяләр аны Көнбатыш әдәбияты, бу очракта Фет һәм Тютчев белән билгеле күләмдә якын куеп, чагыштырып фикер йөртергә дә мөмкинлек бирә. Дәрдмәнд белән, мәсәлән, Тютчев арасында дөньяны һәм тарихны аңлау ноктасыннан якынлык табып булачак. Тютчев иҗатын өйрәнүчеләр болай диләр: «Тарих көчләре аңа, табигать көчләре шикелле үк, стихияле булып күренде. Революцион шартлаулар аның өчен «җир тетрәү дәһшәте» кебек: алар көтмәгәндә булалар, җимерү белән куркыталар, әмма аларны дөнья тoрмышының гомуми механизмындагы тирән котылгысызлык хәрәкәт иттерә».
Тарихи фатализм концепциясе—XX йөз башында да шактый таралган күренешләрнең берсе. Шуңа күрә Дәрдмәндтә аның чагылышын тик бoрынгы, традицион бер идеяне кабат тергезү, яңарту дип кенә карау тулы булмас. Тарихи язмышның котылгысызлыгына ышану, әйтелгәнчә, романтизм әдәбиятында еш очрый. Бу идеяне символистлар да үзләренчә дәв!ам иттерделәр, аңа үз фәлсәфәләрен салдылар. Мәсәлән, Вл. Соловьев бөтен дөнья тарихының соңы турындагы теорияне тәкъдим итте. Бу төр пессимизм астында тарихны яңарта торган революцион көчләрнең килүен аңламау яки күрмәү генә түгел, бәлки инкяр итү ята иде. Шул рәвешчә, символизм идеологларының трактовкасында тарихи язмыш — фатализм концепциясе мистик, реакцион эчтәлек алды.
Шул ук вакытта символизмның А. Блок шикелле вәкилләре, тарихи катастрофа, һәлакәт теориясен һәм пессимизмын кабул итмичә, кешелек тарихының яңадан корылачагына, моны түбәннән күтәрелүче көчләр тормышка ашырачагына һәм дөнья тарихи процессының гармониясе булуына өмет белдерделәр. Блок фикеренчә, «тарих көчләрендә фаталь характер бар. Тарихны тыеп булмый. Тарих кешелекне яңа эпохага китереп җиткерде. Кеше инде аңа каршы торырлык хәлдә түгел, шуңа күрә кеше, аның шәхесе өчен бу хаклык ничек кенә булмасын, хаклыкны икърар итәргә тиеш».
Дәрдмәнднең дә тарихи котылгысызлык концепциясендә Блок белән билгеле төстә аваздашлык, якынлык шиксез кебек. Аңарда да тарихның барышын, үзгәрешен, яңарышын инкяр итү түгел, ә зарури, котылгысыз дип ышану тойгысы нык сизелә. Аның бигрәк тә табигать лирикасыннан шундый тойгы тибеп тора. Блоктагы кебек үк, Дәрдмәндтә дә табигать дөньясындагы гармонияне табарга омтылыш (бар. Бу тенденция исә үз нәүбәтендә шагыйрьнең чынбарлыкка мөнәсәбәтендә оптимистик башлангычка да юл калдыра.
Чыннан да, егерменче еллар азагында ук инде Г. Нигъмәти кебек тәнкыйтьчеләр Дәрдмәндкә гел өметсезлек кенә хас булмавын, аңарда үзенчәлекле генә оптимизм барлыгын да күрсәтеп киткәннәр иде: «Өмидсезлек дөньяга карашы Дәрдмәнд иҗатында беренче урынны алган мотив түгел»,— дип расларга батырчылык итте Г. Нигъмәти һәм шушы фикеренә дәлил итеп «Хәят» шигырен китерде: «Мондагы Дәрдмәнд,— диде ул,— «Кораб» яки «Бүзләрем маналмадым» Дәрдмәнде түгел инде, бу — хәят сөючән, тормыштан тәм табучан, аның матур якларын күрүчән Дәрдмәнд». Тәнкыйтьче бу мисалда шагыйрьнең тормышка «зур мактаулар яудыруын, аны мактавын» һәм «тибеп, чашкынып торган оптимизмын» күрде. Әмма озак еллар өстенлек иткән фикер — Дәрдмәнд поэзиясен тоташ пессимизм итеп бәяләргә тырышудан гыйбарәт булды. Соңгы елларда исә Дәрдмәнд дөньяга карашының ике ягын — аның пессимизмын да, оптимизмын да күрергә, боларның нидән гыйбарәт икәнлеген аерып аңлатырга омтылыш алга чыкты кебек.
Дәрдмәнд дөньяга карашында урын алган ике капма-каршы башлангычның—пессимизм һәм оптимизмның барлыгына, .аларның янәшә, бергә яшәвенә игътибар итү нигезсез булмаса «кирәк. Әмма бу ике башлангычның, идея-философик тенденцияләрнең бер-берсе белән сыешуын ничек аңларга? Әйе, Дәрдмәнд— тарихи барышка фәлсәфи карашы белән пессимист, әмма шагыйрь-художник буларак, чынбарлыкка мөнәсәбәтендә, аны хис итүендә шул фәлсәфә кысаларында гына бикләнеп кала алмый. Аның реаль чынбарлыкка эстетик, сәнгатьчә мөнәсәбәте субъектив-сыйнфый аңыннан көчлерәк һәм киңрәк.
Дәрдмәнд пессимистик фәлсәфәсенең бик борынгыдан килүен һәм бөтен дөньяга билгеле икәнлеген әйткән идек инде. Тагын да борынгыны искә төшереп, башлыча оптимист, көр күңелле шагыйрь буларак дан казанган һәм шул ук вакытта дөньяның фанилыгын, язмышын мәрхәмәтсезлеген җырлаган Гомәр Хәйямга мөрәҗәгать итик: От стрел, что мечет смерть, нам не найти щита:
И с нищими и с царем она равно крута.
Чтоб с наслажденьем жить, живи для наслажденья,
Все прочее — поверь! — одна лишь суета.
(О. Румер тәрҗемәсе)

Дәрдмәнд поэзиясендә дә әнә шундый ике яклы фәлсәфә —-язмыш алдында барысы да көчсез, әмма шулай да яшәүнең тәмен, рәхәтен татып, дөньядан китәргә кирәк дигән фәлсәфә әледән-әле лейтмотив булып сызылып бара.

Ни гамь — бөлсәм? Әгәр үлсәм — ни ваем?
Эчеп, дустлык шәрабыннан исерсәм;
Булып дустлар белән берлектә даим,
Гомернең тиз үтәр язын кичерсәм,—
ди шагыйрь һәм икенче бер шигырендә («Нәсихәт») дөнья атын йөгәнләп, аңа атланып яшәү һөнәрен белергә, тапталып яшәмәскә чакыра. Әлбәттә, Г. Хәйям фәлсәфәсе белән Дәрдмәнд фәлсәфәсе арасына туры сызык куярга ярамый. Чөнки Дәрдмәнд фәлсәфәсенең иҗтимагый-тарихи сәбәпләре һәм идея-эстетик йөге, ихтыяҗы башка инде. Шагыйрь үз заманыннан аерылган хәлдә күктә асылынып тормый яки ал гөлләр, сөмбелләр арасында гына яши алмый. Мәхәббәткә ул күпме генә мөкиббән китмәсен, мәҗнүннәр шикелле баш имәсен, барыбер аның да җирдән аерылгысыз булуын раслый һәм шуның белән традицион-идеаль мәхәббәтнең иллюзия, хыял икәнлеген күрсәтә:

«...Йөреп, бер-бер карап чык һәр кабрене,
Алып туфракны учка, иснә җирне,—
Нә җирдә гыйшык вә сәүдаэләр исе бар,
Аның шул җирдә кабре... Шунда ул яр!..»
(«Хикәяи гыйшык», 1908)

Дәрдмәнд оптимизмын гомумән яшәешкә, көндәлек тормышка мөнәсәбәт яки интим хисләр кысасында гына калдыру бу мәсьәләгә берьяклы карау гына булыр иде. Шагыйрьнең дөньяны танып белүдәге фәлсәфи һәм эстетик концепциясе буларак, оптимизм идеясе аның киң мәгънәсендә дөньяга һәм тарихка карашын да сугара барды. Нәкъ шул урында аның оптимизмы заманга, тарихка мөнәсәбәт шикелле әһәмиятле, актуаль, зур идеягә якын килде. Моның үзәгендә заманның тарихи логикасын, үткәннең һәм киләчәкнең табигый гәүдәләнеше булуын инкяр итүдән бигрәк аны иабул итү тойгысы өскә чыкты.
Дәрдмәнд иҗатының традицияләр белән бәйләнешен һәм бигрәк тә оптимизмын караганда, Көнчыгыш поэзиясендә шактый зур урын алган пантеизм идеяләренең заман рухында ящар-тылып кабатлануын, дәвам иттерелүен дә истә тотарга кирәк. Пантеистик концепция XIX йөз ахырындагы рус әдәбиятында да күренде. Тулаем бу концепция «дөнья серен» сизәргә, ачарга» табигать белән кеше арасындагы бәйләнешне аңларга омтылды. Шушы мәгънәсендә ул Дәрдмәнд карашларында да үзенең эзен калдырды. Әгәр дә С. Рәмиевтә пантеизм кешене аллалаштырудан, шәхесне шул рухта идеаллаштырудан гыйбарәт булса, Дәрдмәндтә исә тарих белән табигать һәм кеше арасындагы мөнәсәбәтләр фатальләштерелә, серле итеп карала. Аларның икесендә дә пантеистик адеяләр «югары көч — табигать — кеше» мөнәсәбәтләре яктылыгында чагылдырылып, төрле аспектта хәл ителә. Дәрдмәндтәге пантеизмның характерлы бер ягы табигатьне идеаллаштыруга, табигать культына барып тоташа: «Куй, табигать хөкмен итсен — шул тәкямел, шунда ямь!..» —ди шагыйрь («И мөхәррир», 1908). Монда сүз барсы да табигать законнарына таянып, шулар яктылыгында хөкем ителергә тиешлеге хакында бара. Нәкъ шушы карашта инде аның тарихка, тррмышна һәм кешегә оптимистик мөнәсәбәтенең сере дә яшеренгән шикелле, һәм бу идея, ышаныч — романтизмның асыл ташларыннан берсе булып, аның антропологик концепциясе нигезендә ята. Чыннан да, Дәрдмәнд фәлсәфи карашларының сәнгатьчә конкрет эчтәлеге бигрәк тә табигать белән бәйләнештә үзенең нечкә лирик-психологик сыйфатларын ачты. Татар поэзиясендә гаять үзенчәлекле булып, аның иҗатында табигать лирикасы формалашты.
Безнең поэзиядә табигать пейзажына шактый игътибар иткән шагыйрьләрнең күренеклесе тагын Тукай булды. Дәрдмәнд тә, Тукай да милли лириканың бу тематикасында бик характерлы ике тенденцияне — реалистик һәм романтик тенденцияләрне башлап җибәрделәр һәм нигезләделәр. Нидән гыйбарәт иде соң ул тенденцияләр?
Тукай лирикасындагы пейзаж үзенең объектив тасвирлыгы, классик реализмга хас пластиклыгы, табигый төгәллеге белән күзгә бәрелә. Табигатьнең нинди генә күренешенә кагылмасын, шагыйрь аның һәркемне җәлеп итә торган реаль матурлыгын күрсәтергә тели, ягъни табигать үзенә Хас булган төп шигъри билгеләре белән сыйфатлана. Тукайда да пейзаж, табигать лирикасы аның төп идея-эстетик мотивлары, настроениеләре белән тыгыз бәйләнештә туды, әлбәттә. Табигать күренешләре шул мотив һәм настроениеләргә башлыча параллель (янәшә) яки контраст (каршы) куеп алынды. Тукай пейзажында иҗтимагый мотивлар теге йә бу төстә әнә шундый алымнар җирлегендә чагылыш тапты. Мәсәлән, «Көзге җилләр» шигырендә җил образы ил, халык өстенә килгән зур иҗтимагый афәтне, фаҗигане гәүдәләндергән символ дәрәҗәсенә күтәрелә. Әмм!а бу символ чынбарлыкның роаль картинасын, мәгънәсен тагын да көчлерәк, тәэсирлерәк итеп сурәтләргә булышкан шигъри алым ролен үти, халык тормышының газаплы көндәлеген күрсәтүгә хезмәт иткән шартлы сурәт итеп кулланыла, димәк, иҗтимагый чынбарлыкны реалистик тулылыгы, объектив барлыгы белән тасвирлау өчен кирәкле бер әдәби чара буларак файдаланыла.
Дәрдмәнд табигать лирикасында иң элек күзгә ташланган нәрсә — шагыйрь дөньяга карашының үзәген биләгән фәлсәфәсе, бигрәк тә пантеистик идеяләре белән бәйләнешнең калку булуы. Аның лирик герое табигатьнең ниндидер серле көчкә ия булуы, | табигать стихиясенең магик, могҗиза кодрәте турында сөйли. Аның игътибарын барыннан да (бигрәк әнә шул тарта:

Ятам кайчаклары моңлап,
һаваның тынлыгын тыңлап,
Килә өннәр, колак чыңлап. Диямен:
- «Ни бу? Нидәндер бу?»
Җавап урнында — гөрли су,
Тирәклек тирбәнә, шаулый.

Тагын:

Исәрме җил тугай буйлап,
Җырлармы кыз моңын сөйләп,
Көләрме шатланып көйләп,—
Агач, таш эчләре шаңрап,
Киләдер бер нида яңрап!

Бу шигырьләрдән табигать аша гомумән дөнья һәм яшәү серен аңларга, хәтта ул сернең өнен, тавышын (нидасын) ишетергә теләү бар. Шагыйрь иҗатында әледән-әле яңгырап торган шундый мотивларның ачыграк чагылышына мисал итеп тагын аның бер нәсереннән дә өзек китерик: «Үлән өстенә сузылып яттым. Җил шаулый, колак чыңлый иде. Бу искән җилләрдә кичкән елларның моңлы агышы беленә, үткән гомерләрнең хәсрәтле сагышы тоела иде. Алда киләчәк адәмнәрнең ту парлашып баскан аяк тавышлары ишетелгәндәй була иде».
Китерелгән мисаллар Дәрдмәнд фәлсәфи карашларына икенче бер мотивны өсти: шагыйрь табигать стихиясе эченнән икенче хакыйкать тавышын ишетә. Аннан «кичкән елларның моңлы агышы», «үткән гомерләрнең хәсрәтле сагышы» гына ишетелми, ә алдагы тарихның да, киләчәк буыннарның да хәбәре, аяк тавышы яңгырагандай була. Димәк, ниагыйрь кешелек җәмгыятенең дәвам итү заруриятен раслый һәм 1бу раслауны аның пантеистик оптимизмыннан аерып булмый. Мондый оптимизм исә кешелек барышының закончалыгына, тарихның дәвамлылыгына, гомумән табигый үсешкә һәм яшәеш матурлыгына ышанычны Дәрдмәнднең тарихи пессимизмы һич тә кире какмавы турында сөйли. Менә шуннан инде аның поэзиясендә табигатьнең эчке, рухи рәхәтен, ләззәтен һәм гүзәллеген сурәтләү осталыгы үсеп чыкты. Нәкъ шушы моментта шагыйрь романтик идеалының тагын бер сыйфаты ачылып китсә кирәк. Ул сыйфат романтизмның табигать культына һәм дөнья гармониясен белдергән музыкаль концепциясенә барып тоташа.
Аеруча унынча елларда, татар әдәбиятында романтизм шактый куәт алгач һәм үзенең милли үзәненә төшкәч, күп кенә әдипләр музыка, мәхәббәт һәм табигать культы белән мавыгу шаукымын кичерделәр. Гомумән алганда, бу культта яшәүнең рухи гармониясен эзләү сизелеп торды. Әмма Дәрдмәнд поэзиясендәге музыка культын туры мәгънәсендә музыканы илаһилаш-тырудан, аны дөньяның рухы, җаны итеп аңлаудан гыйбарәт дип карарга кирәкми. Аңарда ул, беренчедән, поэзияне, шигырь сәнгатен идеаллаштыруда һәм шуңа нисбәтән шигъри сүзнең нечкәлеген, нәфислеген, гүзәллеген табарга тырышуда күренә; икенчедән, дөнья, табигать гармониясе, аның фәлсәфи, рухи һәм шигъри серен ачарга теләү рәвешендә гәүдәләнә. Шулай итеп, музыиа культы Дәрдмәндтә тотрыклы идея-эстетик концепциягә әверелә. Бу яктан ул рус романтик поэзиясендә шактый зур урын алган музыиа культына якыная.
«Музыка дөньяны иҗат итә»,— дигән А. Блок һәм моның белән «дөнья гармониясе» концепциясенең мәгънәсен әйтергә теләгән. Тютчевның табигатькә мөнәсәбәтендә музыка культы аерата көчле булуын күрсәтәләр. Аның поэзиясендә табигать күренешләре хәтта «җырлый» итеп сурәтләнә. Табигать, мәхәббәт һәм җыр — өчесе бергә бер-берсеннән аерылмас, гармоник, шигъри, музыкаль дөнья тудыра дип караган А. Фет. Шагыйрь исә шул гармонияне, музыканы аңлау сәләтенә ия булырга тиеш. Болар һәммәсе романтик концепциядән гыйбарәт. Дәрдмәнднең музыка культын да шул мәгънәдәрәк аңлау дөрес булыр.
Аның поэзиядән башка жанрларга игътибар итмәве, алар белән шөгыльләнмәве дә очраклы түгел, ягъни ул барыннан да бигрәк шигырь дөньясында үзенә тирән канәгатьлек, ләззәт һәм матурлык таба. Монда ул сайланма тема һәм мотивларны җырлавы белән дә аерылып тора, ягъни теләсә нинди тема һәм мотивлар белән эш итми. Тютчев һәм Фет шикелле үк, ул да поэзиягә лаек булган һәм лаек булмаган объектлар бар дип карый. Бу караш шулай ук романтизмга хас. Ә реализм әдәбияты чынбарлыкның барлык күренешләре дә поэзиядә чагылырга мөмкин дип раслый.
Романтизм пейзажга күбесенчә эмоциональ һәм психологик буяуларны салырга омтылды. Табигать күренешләренә «җан пейзажы» («пейзаж души»), рухи тональлек итеп каралды. Әйтик, табигатьтәге давыл рухи давыл белән янәшә куелды, күк күкрәүдә, диңгез дулкыннарында һ. б. шундый күренешләрдә эчке символика, серле, яшерен көч бар дип саналды. Дәрдмәндтә дә табигать лирикасын «җан пейзажы» итеп сурәтләү шактый сизелә, һичшиксез, аның иҗатында табигать культы һәм дөнья гармониясе кебек идеяләр күп очракта психологик аспектта булып, шагыйрьнең тарихка, дөньяга, кешегә булган төп фәлсәфи тарашыннан аерылгысыз моң, сагыш белән, элегик настроение-ләр белән сугарыла:

Агышың, и агым су, туп-тулы зар,
Синең ни хәсрәтең, ни моңнарың бар?..—
Дип эндәшә шагыйрь агымсуга һәм үзенең моң-зарларын уртаклаша.
Туган-үскән җирне, аның табигатен сөю, аннан аерылып яшәүнең газабы, аны сагынуның ләззәте, анда гомер итүнең чын бәхет булуы кебек мотивлар Дәрдмәнд лирикасына бик характерлы. Ул мотивлар күп кенә очракларда туган ил табигатенең җил-яңгырларын, гөл-чәчәкләрен һәм, гомумән, аның җанга ягымлы бизәкләрен сурәтләү белән үрелә:

Чыкты кояш кызарып, нурлар очты,
Бизәнде тау, бизәнде кыр, гөлләр үсте.
һава тымык, шылт итми... үләннәр — чык,
Җым-җымылдап уйныйдыр җирнең өсте.

Менә шул дүртьюллыкта жбигать сурәтләренең гаять бай бизәкләре һәм төрле күренешләре күз алдына бастырылган, аларның күп сыйдырышлы панорамасы тасвир ителгән. Г. Нигъмәти әйткәнчә, шагыйрь «аз сүз, кыска җөмләләр белән бай картина бирергә тырыша». Дәрдмәнд стилендә импрессионистик элементлар да шактый гына. Аның табигать лирикасында да шул рухтагы, эмоциональ-психологик күтәренкелек белән әйтелгән, бик үзенчәлекле, субъектив экспрессивлык белән өртелгән сурәтләүләр еш очрый:

Бу —ул матур, бу —ул күркәм,
Бу — ул,
Бу—ул хуш исле яз!
Бу — ул хуш исле таң җиле!..

Дәрдмәнд — туры мәгънәсендә гражданлык поэзиясе вәкиле түгел, ә фәлсәфи-әхлакый поэзия традицияләрен дәвам иттерүче һәм яңартучы. Шушы яктан ул гаять дәрәҗәдә эзлеклелек һәм үзенчәлек күрсәтте. Дәрдмәнд поэзиясенең фәлсәфи-әхлакый характеры аңарда хикмәт традицияләренең тотрыклы булуын да таләп итте. Шул сәбәпле ул безнең поэзиядә традицион-афористик стильне дә нык саклаучылардан һәм үстерүчеләрдән булды.
Татар поэзиясендәге хикмәт традицияләренең ике чыганагын истә тотарга кирәк: аның берсе бик борынгы язма әдәби традицияләргә барып тоташа, икенчесе халык авыз иҗатыннан азыклана, үрнәк ала. Соңгысына мисал — бигрәк тә ике гасыр аралыгында Акмулла һәм Гафури кебек шагыйрьләр иҗатында казакъ фольклорыннан килә торган традицияләрнең мул чагылышы. Бу факт хикмәт жанрында шактый гына үзгәреш барлыкка килүе хакында сөйләргә мөмкин. Әлбәттә, хикмәт традицияләренең ике чыганагы да бер-берсе белән теге я бу төстә үзара бәйләнешкә керде.
Дәрдмәндтәге хикмәт лирикасы исә югарыда күрсәтелгән тенденциядән шактый аерылып тора. Аңарда Көнчыгыш классик поэзиясенә хас хикмәт лирикасы традицияләре тотрыклырак рациональ башлангыч көчлерәк. Брюсов шикелле, Дәрдмәнд «акыл-хирыс» («мысль-страсть») концепциясенә күбрәк басым ясый. Аның шигырьләрендәге эмоциональлек, хисси башлангыч сурәтләрнең шигъри нечкәлеге, пөхтәлеге, символик, аллегорик һәм афористик рәсемлелек белән тудырыла. Шагыйрь үз фәлсәфи һәм әхлакый карашларын, шул рухтагы үгет-нәсихәтләрен гаять нечкәртелгән сурәтләргә, символ-кинаяләргә, афоризмнарга яшереп бирү юлын аайлый. Аңарда хикмәтле сүз, акыл» әхлак үгете шәрә дидактик шигырь булып түгел, ә «ишарә пафосы» һәм «яшерелгән лирииа» кебек традицион алымнар ярдәмендә сурәтләнә. Бу алымнарның төрләре һәм диапазоннары Дәрдмәнд поэзиясендә байтак. Шул сәбәпле андагы хикмәт мотивлары да сурәтләрнең төрле структурасында гәүдәләнә. Аларны иң гади, туры формаларыннан алып бик тирән яшеренгән символик формаларына кадәр очратырга мөмкин:

Югарыга ташны аткан җүләрләр
Үз аңкау башларын тишеп үләрләр.
Тишек тапсаң сиңа япкан ишектә—
Үзеңнең ертык аузыңнан көләрләр.
(«Беренче апрельдә зыярәт портретын җибәргән «дустыма», 1910)

Шагыйрь үзе үк, бу шигырен «Аталар сүзе» дип искәртүе белән, аның халык телендәге гыйбрәтле, хикмәтле сүзләрдән — афоризмнардан торуын әйткән. Бу мисалда билгеле мәкаль-әйтемнәрне нигез итеп алган һәм үгет-нәсихәтен бик туры итеп чагылдырган хикмәт поэзиясе үрнәген күрәбез. Шул рухта шагыйрь гаять дәрәҗәдә кыска, үткен, төгәл һәм халыкчан булган шигъри афоризмнар — хикмәтләр иҗат -итте:

Күңлемнең әзрәк кенә кинәсе бар,
Телемнең дә зәһәр очлы инәсе бар.

Дәрдмәнд поэзиясендә бик тирәнгә, эчкә яшерелгән, ягъни символик, шартлы сурәтләр артында торган хикмәтле, гыйбрәтле фикер-киңәшләр аз түгел. Хәтта аларның шиберләрендәге символиканың нәрсәгә ишарә икәнлеген төгәл белүе дә читенләшә (мәсәлән, «Яз чәчәге», «Җәй үтте» һ. б. шигырьләр). Мондый очракларда шагыйрь еш кына табигать сурәтләренә мөрәҗәгать итә һәм аларга яшерелгән символикага артык субъектив төсмер бирә.

* * *

Дәрдмәнд шәхси һәм иҗади язмышында социалистик революциягә мөнәсәбәт— бик җитди мәсьәләләрнең берсе. Бу мөнәсәбәт шактый катлаулы һәм каршылыклы булды. Чөнки шагыйрьнең өстен сыйныфлар белән нык бәйләнештә торуы һәм халыктан ераклыгы Россия иҗтимагый чынбарлыгын тамырыннан үзгәрткән тарихи борылышны аңа тиз арада гына аңларгa мөмкинлек бирмәде. Революциягә аның беренче мөнәсәбәтен белдергән әсәрләреннән «Куанды ил...» дип (башланган шигыре — әнә шул гаять каршылыклы һәм катлаулы настроениенең бер күрсәткече:

Куанды ил, канат какты мәләкләр,
Шашып, аң-таң булып шайтан төкерде!..
Җитәр, җилкенмә, йолкынма, күңел, син,
Кияү булсаң да, ул туйга түгел син!
Җиһан тормыш туен иткән чагында,
Синең урның — үлекләр аймагында.

Китерелгән өзектә капма-каршы уй-тойгылар: шагыйрь, бер яктан, революциянең ил, халык өчен куаныч һәм тормыш туе икәнлеген күрә,— димәк, аның тарихи зарури хәл булуын икърар итә; әмма, икенче яктан, үзе яңа тормыш туеның кияве була калмавына, урыны кирәксез кешеләр арасында калганга үкенечен белдерә һәм шигырьнең азагын «Йөз аклыгың өчен авызың йозаклы булсын» дип тәмамлый. Шул рәвешчә, Дәрдмәнд, революциянең ил, халык куанычы кебек зур тарихи үзгәреш икәнлеген аңлаган хәлдә, үзенең аңа турыдан-туры хезмәт итәргә кыюлыгы, көче җитмәвен һәм шул сәбәпле битарафлык позициясендә калуын әйтте. Шуңа күрә дә бу —революциягә дошманлык түгел, ә яңа тарихи шартларның мәгънәсен аңламауның бер драматик чагылышы иде. Шулай ук шагыйрьнең революцияне тарихи зарурлык, котылгысызлык дип аңлавы да көтелмәгән нәрсә булмады. Аның бу карашы — дөнья барышындагы, җәмгыять үсешендәге тарихи яңарышны, искенең юкка чыгып, аңа алмашка яңаның килүен котылгысыз дип санаган фәлсәфи ышанычларының бер конкрет гәүдәләнеше иде. Бу очракта да Дәрдмәнднең Блокка билгеле бер охшашлыгы бар шикелле: Блок, дөнья музыкаль концепциясе аша, революциянең тарихи зарурият һәм пычрак чынбарлыкны сафландыра торган көч икәнлеген аңлауга килде һәм революция музыкасын тыңларга чакырды. Дәрдмәнднең дә пантеистик карашы дөнья гармониясен эзләүдән аерылгысыз иде. Ул да дөнья гармониясе тарихи ка-таклизм һәм һәлакәтләрдәй азат була алмый дигән карашны галга сөрде. Шуның табигый нәтиҗәсе буларак, аерым кешеләр һәм сыйныфлар теләсә-теләмәсә дә, революциянең котылгысыз икәнлеген аңлау мәҗбүрияте, ихтыяҗы икърар ителде. Дәрдмәнднең социалистик революциягә мөнәсәбәтендә әнә шундый мәҗбүрият, ихтыяҗ, һичшиксез, өстенлек алды. Бу инде аның үз сыйныфыннан аерылу юлына басуы дигән сүз дә. Шуңа күрә Дәрдмәнд үз шәхси язмышын да үзенчә хәл итте. Ул революциядән качмады. Милли буржуазиянең күп кенә идеологлары совет дошманнары белән бер лагерьга кереп, илен, халкын ташлаганда, шагыйрь үзенең туган-үскән җирендә -калды һәм аңа мәхәббәтен җырлады:

Әй, туган илнең һавасы,
Рәнҗемә, зинһар күтәр!
Рәнҗемә, зинһар күтәр! —
дип гафу үтенүе бик тә гыйбрәтле иде.
Дәрдмәнд поэзиясендә туган ил тойгысы тирән драматизм белән сугарылып, үзенең лирик нечкәлеге, сагышлы моңы белән гәүдәләнеп калды. Бу нечкәлек халык поэзиясеннән килгән мотив һәм сурәтләрне искә төшерә:

Тәгәрәп-аунап
Буй үскән
Туган илем, исән бул!
Чәч кузгатып
Җай искән
Таңгы җилем, исән бул! —
шикелле юллар үзләре генә дә халык җырларына тоташкан аһәң һәм сурәтләрнең гаять тирәнгә үтеп керүләре, шагыйрь кичерешләренең тибешенә тәңгәл килүләре турында сөйләрлек дәлил, үрнәк булырлар. Шундый аһәң һәм сурәтләр (арасында нечкә билле сөйгән кыз образының басып торуы туган илгә мәхәббәтне тагын да күркәмрәк итә, аның халыкчан гүзәллеген һәм җылылыгын көчәйтеп җибәрә.
Революциягә һәм Ватанга мөнәсәбәт — яңа тарихи шартларда Дәрдмәнд иҗатының бик әһәмиятле мотивы булды. Бигрәк тә туган ил темасы аша шагыйрьнең яңа чынбарлыкны аңларга омтылышындагы кискен тирбәлешләр, каршылыклы уй-тойгылар шактый сизелеп калды:

Ни. газизрәк, бу ватанмы?
Аһ, туган каүмем газиз...—
(«Гөрләгән сулар...»)
дигән сорау һәм аңа җавап шагыйрьне бик борчыды. Бәлки, бу хәл Дәрдмәнднең драматик кичерешләрендә, тарихи барышка мөнәсәбәтендә һәм үзенең шәхси язмышына карата да кечкенә роль уйнамагандыр. «Ләкин, шагыйрьнең бәхетенә каршы, ватан һәм милләт рәвешендәге каршылык тирәнәюгә, трагик чишелешкә таба бармый».
Чыннан да, Дәрдмәнд иҗатында Ватан белән милләт арасындагы каршылыклы мөнәсәбәт мотивы буйдан-буйга сузылып килә диярлек. Октябрьдән соң да билгеле дәрәҗәдә аның шул рухтарак дәвам итүен кире кагып булмас. Әмма, шуның белән бергә, аның бу чорда инде тирәнәюен түгел, ә Ватан, милләт һәм шагыйрь арасындагы уртаклык, якынлык, тугандашлык тойгыларының бер ноктагарак килүе, өскә чыгуы турында кыюрак итеп әйтергә мөмкин.

Илдә бер дуст булмаса гәр,
Ил бөтен — дошман түгел,—
диде шагыйрь һәм үзе белән ил, халык арасындагы якынлыкның һич тә өзелмәс изге тойгы булуын җырлады. Тагын да аның:

Атам-анам йорты өчен
Булса мең җаным фида;
Туган-үскән җирем өчен
Соң тамчы каным фида,—
дигән юлларын революциядән соң язылган дип санасак, Дәрдмәнднең яңа Ватанга мөнәсәбәте никадәр тирән үзгәреш алуын күрербез, гуманистик һәм халыкчан эчтәлек белән яңгыравын ишетербез.

Г.Халит.


©CCCР Фәннәр академиясе Казан филиалы Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты чыгарган "Татар әдәбияты тарихы" китабы, 3нче том. Казан, 1986.


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013