Бүген Нихром браузерын куеп карагыз |
Эзләү: =>
Әдипләр: Д.Әлмөхөммөтова. "Истәлекле шомырт"
   


Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әдипләр чаты

Сорагыз - җавап бирәбез
ExactSeek: Relevant Web Search
Amfibi Web Search & Directory

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Дәмниха Әлмөхәммәтова

"ИСТӘЛЕКЛЕ ШОМЫРТ"

(Д.Әлмөхөммөтова. "Истәлекле шомырт". КАМАЗ китап нәшрияты. 1994.)
Барыбыз да яратып тыңлый торган бер җырда: "Сандугач керде күңелгә, җырламый түзим мени?" - дигән тетрәндергеч юллар бар. Шулай шул инде: берәүләрнең күңеленә җыр сандугачы керә, икенчеләренә - фән, өченчеләренә - игенчелек, дүртенчеләренә - кәсәбәчелек сандугачы. Һәр һөнәрнең дәртләндереп-илһамландырып торган үз сандугачы була. Бәлки ул бу очракта башкачарак кына атала торгандыр. Күңелләребезгә кереп оялаган илһам-сандугач шуңа күрә безне төрле һөнәр маһирлары итә торгандыр да инде.
Китап турында сөйләргә җыенганда сүзне шул күңелгә кергән сандугачтан башлауның сәбәбе билгеле, әлбәттә. Чөнки шагыйрьләрнең дә кулына каләм алып илһамландырып яздыра торган сандугачы бар. Ул - тормышка-яшәешкә, кешеләргә мәхәббәт. Хак, ул мәхәббәт бары тик сокланудан, хис түбәсенә менеп, аһ-уһ итүдән генә тормый: аның әрнүе була, нәфрәте чагылып куя. Гамь һәм ваем, өмет һәм хыялның чынбарлыкта чагылыш табуы, аның ни дәрәҗәдә будуын да күрсәтә торгандыр ул шигырь сандугачы.
Шагыйрә Дәмниха Өлмөхәммәтованың "Истәлекле шомырт" исемле китабыннан "шигырь дөньясында кабындым" дигән юлын укыгач, бу фикер тагын да ныгый төште. Дәмниха апа - Чаллы төбәге кешеләренә билгеле шагыйрә, аның шигырьләре автошәһәрдәге татар басмаларында, журнал битләрендә әледән-әле урын алып килә, үз укучыларын таба тора. Һәм менә укучылар өчен дә, шагыйрәнең үзе өчен дә кадерле бүләк - 'КАМАЗ" нәшриятында басылып чыккан, шагыйрь Айдар Хәлим әйтергә яратканча, кесәгә салып йөртергә дә бик уңайлы китап.
Бу нәшриятның күп кенә изге эшләр башкаруы мәгълүм. Тарихлар буталышында хак кыйбланы күрсәткән әсәрләр нәшер итүе, җирле авторларның әсәрләрен җыеп, тиз арада бастырып таратуы, һәрхәлдә, хөрмәт-ихтирамга лаек гамәлдер.Һичсүзсез, Дәмниха апаның китабын чыгарып, нәшрият тагын шундый изге эш башкарган.
Дәмниха Әлмөхәммәтова - Сарман районы кызы. Минзәлә педагогия училищесын тәмамлаганнан соң туган ягында - Иске Дөрештә гомере буе балалар укыта. Дәмниха апа, үзе әйтмешли, башка балалар кебек үк иркен болыннарда аунап, инеш-әрәмә буйларында йомшак каз бәбкәләре саклап, сандугач, тургай җырларын тыңлап, күзне камаштырып торган кыр чәчәкләрен иснәп, табигать җанлы булып үсә. Әти-әни-сенең ярыша-ярыша китаплар укый торган кешеләр булуы, табигатьнең илаһи камиллеге һәм, ниһаять, халкыбызга күп талантлар оиргән Минзәлә педучилищесының матур тәэсире эзсез генә үтмәгән, күрәсең. Көр күңелле, тормыш дәрте ташып торган мөгаллимә, балаларга аң-белем биреп кенә калмый, үзе дә кешеләрдән зирәклеккә, дөньяга шигъри күзлектән карарга өйрәнә, тормышка карата үз фәлсәфәсен булдыра, "шигырь дөньясына кергәч, кабынып китә". Шагыйрә уйлар газабында йөрүне шигъриятнең үзе дип таный һәм, түзәр хәле калмагач, туп-туры аңа килә.
Аның шигырьләрендә балачак турындагы матур хатирәләр дә, өлкәнлек уйланулары да киң чагылыш таба.
"Тыңла, күке гомер саный,
Тукраны теркәп куя", - ди ул "бер шигырендә. Нинди матур күренеш!
Монда барысы да үтә дә гади, үтә дә бердәм. Тулы бер тормыш гармониясе! Әмма тормыш мондый бердәмлектән генә тормый. Әнә бит аның нинди хәлләре дә була:
"Комган тора кыйбла саклап,
Коръән - иманны хаклап.
Исерек карт кайтып керде,
Кыйбланы салды каплап".
Хәер, кыйблаларны бер эчүчелек кенә капламый инде хәзер. Намуссызлык, вөҗдансызлык. "Бу җирдә бит хайваннар да бәбиләрен саклаган" бервакытта, ятимлек азына-тузына. Кайда инде ул балалары салкын кышта туңгач, песиләрне әрләп ташлаган Такташ заманнары!
Ата-анасыз бала пайда була,
Чүплек савытыннан табасың...
Табигати, кешелекле җанлы буларак шагыйрәне күп нәрсә борчый, илнең тоткан юлы уйландыра, Коммунизм рәхәтлекләрен көтеп тә, ан# бер карыш та якыная алмаган кешеләрнең әрнү-рәнҗешен шагыйрә "Киләчәккә хатлар"га җавап шигырендә бик ачык сүрәтли.
"Торгынлык дип без дә тик тормадык,
...Ләкин
Коммунизм кырын күрмәдек".
Алдаган җәмгыять белән алданган буын арасында килешү булырга мөмкин түгел. Дәмниха апаның кайбер шигырьләрендәге мәгънә киеренкелеге әнә шуннан килеп чыгадыр да инде. "Шәһәрдә очрашу", "Хәләл җефетемә", "Бәбкәләре черем итә", "Юш килде юраганым" һәм башка шигырьләр китапның зәвыгый дәрәҗәсен тагын да күтәрәләр. Дәмниха Әлмөхәммәтованың зур ихтыяр көченә ия булуына да сокланмыйча мөмкин түгел. Әйе, хәле авыр булганда да, таягына таянып булса да, Чаллыдагы "Ләйсән" берләшмәсе утырышларына, төрле иҗтимагый чараларга килә, катнашырга тырыша, йөрәктән чыккан сүзләре белән башкаларның да төшенке күңелләрен күтәрергә омтыла. Шагыйрәнең "Истәлекле шомырт" да бик сихәтле.
Халык җәүһәрләрен барлап торганы һәм Чаллыдан шактый еракта, Тукай районының Иске Дөреш авылында яшәп ятучы Дәмниха апаның җан чәчәкләре гөлләмәсен туплап биргәне өчен "КАМАЗ" нәшрияты кешеләренә зур рәхмәт сүзләрен юлламыйча мөмкин түгел.

Хәниф ХӨСНУЛЛИН.
"Аргамак" журналы № 8, 1994


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013