Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдирләр: Бикә Рәхимова. Җайдак малай.
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  


Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе
Каһарманнар

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әдипләр чаты

Сорагыз - җавап бирәбез
ExactSeek: Relevant Web Search
Amfibi Web Search & Directory

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Бикә Рәхимова

БАЛАЧАККА СӘЯХӘТ

(Бикә Рәхимова. Җайдак малай. —Казан: «Мәгариф» нәшр.,2007.)

Татар сүз сәнгатендә барган күтәрелеш-яңарыш балалар әдәбиятында да үзен сиздерә, авторлар әхлакый проблемаларны яктыртуның яңа юлларын эзлиләр, үзгә алымнарга мөрәҗәгать итәләр. Әлеге сыйфат һәм сан үзгәреше балалар өчен басылган китапларның саны, эчтәлеге, идея-эстетик хасиятләре, сәнгатьчә алымнар төрлелеге белән дә билгеләнә. Бикә Рәхимованың күптән түгел дөнья күргән "Җайдак малай" шигырьләр җыентыгы да балалар әдәбиятына матур сәхифә булып өстәлде. Шагыйрь үзе дә укучысына "Беләм: шигырь сөясен. Шигырь укыйм!"—диясең Шигырь китапларыңа Тагын берсе өстәлсен!" кебек тезмәләрне юллый.

Шагыйрьнең яңа китабы балалар өчен кызыклы, маҗаралы һәм гыйбрәтле шигырьләрне бер бәйләмгә туплый. Б. Рәхимованың лирик герое гадәти булмаган сыйфатларын күрә белүче, дөньяны үзгә кабул итүче һәм анарга омтылучы герой буларак алга чыга. Анын бу сыйфаты "Җайдак малай" шигырендә ачып бирелә һәм җыентыкта урын алган шигырьдән шигырьгә үстерелә бара. Бер төркем шигырьләрне кояш, болыт, җил, кар-буран кебек метафорик, бүре, куян, төлке кебек аллегорик образлар бергә туплый, алар аша әхлакый проблемалар күтәрелә. Мәсәлән, "Куяннар" шигырендә йомшак, куркак, бәйрәмгә җыелган дус куяннар белән усал, ләкин ялгыз бүре арасында каршылык тудырыла
Кырык куянны күргәч 
Калтырана, шүрли, ди, 
Куркуын яшерә, ди 
Хәтта үз-үзеннән дә, 
Ләкин бик яшерсә дә, 
Сизелә сүзеннән дә: 
"Нигә инде бу кадәр? 
Берсе белән дә туям.
Берәм-берәм очраса, 
Эһ, шушы кырык куян!"
Әлеге аллегорик образлар, әкияти алымнар һәм соңрак каршылыкның куяннар файдасына хәл ителүе-—барысы да бердәмлек идеясен, бердәм булырга кирәклекне, дуслык, бердәмлек алдында теләсә нинди авырлыклар да җиңелә дигән фикерне ныгыта. "Шук болытлар, батыр җил, якты кояш" шигырендә дә метафорик сурәтләр яктылыкның, матурлыкның, Хакыйкатьнең барыбер өскә чыгуы, җиңүе хакындагы мәгънәне үткәрә.

"Гөрләвек" шигырендә Газыймның кечкенә генә йомычка белән кирпечне төшереп калдыруы, шуның нәтиҗәсендә күршедәге ерганакка кушылам дип ашыгып аккан гөрләвекнең шуларга эләгеп туктап калуы, малайның аны кабат төзәтүе сурәтләнә. Әлеге сурәтләр, шушы кечкенә генә әдәби детальләр авторга әхлакый идеяне үткәрергә ярдәм итә, шигырь балаларны тырыш булырга, үз артыңнан һәрвакыт җыеп йөрергә, пөхтә булырга өнди. "Күрше әби" шигыре олыларга ярдәм итүнең изге гамәл икәнен бала күңеленә сеңдерә. "Җил малае Җилгали", "Ач калды", "Күке" һ. б. шигырьләрдә балалардагы сүз тыңламау, тискәрелек, ялкаулык, мактану кебек тискәре сыйфатлар төрле күренешләр, шартлы, әкияти алымнар аша тәнкыйтьләнә, кире кагыла. Мәсәлән, "Җил малае Җилгали турында әкият" сюжетлы шигырендә Җил малаеның, әти-әни сүзен тыңламыйча, ал арны югалтуы, сүз тыңлаучан, уңган малайларның үз өйләренә юл алуы хакында сөйләнелә. (Бүгенге заманның ачы җимеше булган урам малайларын—кечкенә бомжларны—уйлап тетрәндерә...) Җил малаеның хис-кичерешләре, ачы язмышка дучар булуы баланы әти-әни сүзенең иң кадерле, төпле булуы турындагы фикергә алып килә һәм "ата-ана сүзеннән чыкканнарны ачы язмыш көтә" дип кабатлый:
Җилгали аптыраган 
Тагын да нык елаган. 
Җилнең елап сызгыруы 
Менә шул чактан калган.
Аерым шигырьләр балаларда милли хис тәрбияләүгә басым ясый. Б. Рәхи-мова аның да үзенчәлекле ысулларын, алымнарын тәкъдим итә, ә ямьсез, чит күренешләр баланың эчке рухи үсеш-үзгәреше аша кире кагыла. Бу яктан "Китсен" шигыре авторның матур бер табышы булып тора. Әсәрдә Айсылу һәм Барби курчаклар каршылыгы тудырыла:
Әбисе менә Барбины 
Яратып бетермәгән. 
"Тапкансың уенчык,—диеп, 
Оныгын битәрләгән. 
- Үз курчагың нинди матур, 
Үзе нинди инсафлы. 
Чәчен-башын туздырмаган, 
Ходай биргән иң сафны. "
Шагыйрь гади генә курчакның да балада нинди тойгылар уята алуын Айгөлнең кичерешләре аша күрсәтә һәм милли хисне тәрбияләүнең шуннан башланырга тиешлеген, чит күренешләрнең балага ят булуда тискәре тойгылар уятуын дәлилли. Бикә Рәхимованың шул исемдәге шигырендә кечкенә генә, көчсез генә әкәм-төкәм дә безнең балаларда милли хис тәрбияли!
Үземнекен үз итәм, 
Өем күтәреп йөртәм...
Әйе, татарның өй дигән сүзенә өе-йорты—курасы-каралтысы, гаиләсе, иле-көне, теле, нәселе-нәсәбе, киләчәге сыйган. Татар өен-илен үзе кайгыртырга, яшәтергә тиеш, әкәм-төкәмнән үрнәк алып булса да... Бу, билгеле, бөтен татар илен яшәтүгә дә кагыла.

Пейзаж лирикасына караган "Кыш", "Яз", "Җәй", "Көз" шигырьләрендә табигать сурәте тудырыла, һәр образ, деталь балага табигатьне яратырга, ел фасылларының һәркайсының үз матурлыгын күрергә, табарга ярдәм итә. Табигатькә "шигъри картина" ясап, Б. Рәхимова балада авылга, туган җиргә мәхәббәт тәрбияли, табигать байлыгын, матурлыгын кеше хезмәтенең нәтиҗәсе итеп күтәрә. "Авыл баласы" шигырьләр циклындагы һәр шигырь әлеге фикер-идеяне үстерә, камилләштерә. "Татарстан буйлап сәяхәт" шигырендә республиканың төрле төбәкләренә "сәяхәт" оештырыла һәм ул баланың дөньяны күзаллау, танып-белү чикләрен киңәйтә. Авторның шигырьдә һәр төбәкнең тарихи вакыйгаларын, бүгенгесенең иң матур якларын ачып бирә алуы куандыра. Бу шигырьләр балаларда "Ватанны, үз милләтеңне ярату хисе, әхлак бөтенлеге туган төбәгеңне яратудан, аның үткәнен белүдән, тирә-яктагы матурлыкны күрә алудан башлана" дигән фикергә китерә:
Мин күргәннәр бер тамчы 
Сәяхәт диңгезеннән. 
Тамырлар өзелмәсен 
Туган ил нигезеннән. 
Барсын күреп булмады -
Ерак-озын аралар. 
Илне гизеп йөрергә 
Сезгә кала, балалар!
"Тукай Казаны", "Укыйк Казан тарихын", "Казан метросы", "Казанны саклыйк", "Корбан бәйрәме" кебек шигырьләр дә шул идеяне ныгыта, балаларда милли тарихка, Казан каласына мәхәббәт тәрбияли.

"Бионика", "Лилия һәм компьютер", "Сыр нигә тишекле?", "Оча торган тәлинкәләр", "Сәгать-чәйнек", "Исем" кебек шигырьләр комик ситуацияләр ярдәмендә тормышта шактый зур урын алган фән-техниканың аерым өлкәләре яки тормыш күренешләре хакында кызыклы, гыйбрәтле мәгълүматлар җиткерә. "Әти бәйрәме көнне" исеме белән бергә тупланган шигырьләр бәйләмен исә традицион бәхетле балачак иле идеясе берләштерә. "Әти бәйрәме көнне", "Кош теле", "Өйгә керче, бәбкәем!", "Бүген минем бәйрәм", "Тагын әбием күзлеге турында" шигырьләрендә бәхетле гаилә образы үзәккә алына. Лирик геройның шатлык хисе, күтәренке интонация дә шуңа бәйләп бирелә, әсәрләр бәхетле гаилә рухи яктан бай, үз-үзе белән гармониядә яшәүче бала тәрбияләүнең нигезендә тора дигән идеяне ныгыта.

Шул рәвешле, Б. Рәхимова һәр шигырен әхлаклы булу, туган җирне ярата алу—бәхет, әхлаксызлык исә бәхет-сезлекнең башы дигән фикер тирәсенә җыя.

Нурфия ЙОСЫПОВА
Казан утлары" № 10, 2008.


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013