Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдирләр: Юныс Сафиуллин
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  


Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе
Каһарманнар

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әдипләр чаты

Сорагыз - җавап бирәбез
ExactSeek: Relevant Web Search
Amfibi Web Search & Directory

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Юныс Сафиуллин

РУХИ БИЕКЛЕК

Әйе, барыбызга да яхшы мәгълүм: драма әсәрләре, әлбәттә, сәхнәдә уйнау өчен языла. Алай гына да түгел—драматург тамашачыга җиткерергә теләгән төп фикер нәкъ менә театр сәхнәсендә бөтен тулылыгында ачыла, режиссер табышлары, артистлар уены, декорация һәм музыка ярдәмендә залда утыручыларның җанын-рухын биләп ала. Ләкин шул ук вакытта диа-лог-монологлар рәвешендә язылган пьесаның әдәби текст буларак та укучыга зур тәэсир ясавын һич онытырга ярамый. Әле бит язылган драма әсәрләренең барысы да сәхнәгә куелмый һәм куела да алмый. Теге яки бу театрның традицияләренә, режиссерларның мөнәсәбәтенә бәйле аз әсәрләр генә спектакль буларак дөньяга чыга. Шуңа да драматургиянең торышы, әдәби процесстагы урыны, аерым авторлар иҗаты турында сүз алып барганда без, беренче чиратта, китаплар, журналлар аша укучыга килеп ирешкән пьесаларны күздә тотабыз.

Ю. Сафиуллин исеме театр сөючеләргә яхшы таныш. Үткән гасырның җитмешенче елларында драматургияга килгән авторның «Әллә өйләнергә инде?..», «Ни булган бу ирләргә?», «Ал-мазбулат», «Ләйсән ире Хәсән», «Пар канат», «Идегәй», «Йөзек һәм хәнҗәр» кебек пьесалары төрле театр сәхнәләрендә уңыш белән барды һәм бүген дә күпсанлы тамашачыларның алкышларын яулауны дәвам итә. Аның «Менә без дә үсеп җиттек... «(1983), «Пар канат»( 1997) җыентыклары да тиз арада үз укучысын тапты. Ю. Сафиуллинның яңа китабына («Әллә өйләнергә инде?» ТКН. 2004) төрле елларда язылып, тамашачының ихтирамын яулаган пьесалары белән бергә, төрле сәбәпләр аркасында үз вакытында китап сөючеләргә килеп җитә алмаган комедияләре һәм соңгы еллар сәхнә әдәбиятында яңа сүз буларак кабул ителгән трагедияләре туплап бирелгән. Алар сурәтләнгән тормыш материалы, күтәрелгән тема-проб-лемалары белән генә түгел, бәлки жанрлары, үзенчәлекле геройлары, сәнгати сурәтләүдәге табышлары белән дә аерылып торалар. Һәрбер яңа китап ул— әдипнең иҗат биеклеген барлау, нәтиҗәләр ясау һәм җитди уйланулар җимеше булып тора. Әлеге җыентык та драматург эзләнүләренең юнәлешен, әдәби тәҗрибәсе, осталыгы артуын, сәхнә үзенчәлекләрен тирәнрәк үзләштерә баруын сизәргә, тоемларга мөмкинлек бирә.

Пьесаларны иңләп үтә торган төп сыйфат милли эчтәлек белән бәйле. Ю. Сафиуллин—җаны-тәне белән милләтпәрвәр шәхес. Ул һәр әсәрендә халкыбызның бүгенгесе һәм киләчәге өчен тирәнтен борчылып яза. Милләтебезгә хас уңай күренешләр өчен шатланып, аны алдагы буыннарга да үрнәк итеп куйса, рухи-мәдәни үсешебезгә комачаулый торган сыйфатларны күреп аның җаны әрни, аларны әдәби чаралар ярдәмендә тәнкыйтьли, ирония белән көлә яисә сарказм аша фаш итә ул. Шуңа да әлеге пьесалар, вакыт-урын ягыннан төрле елларны һәм чорларны чагылдырсалар да, гаять заманча яңгырыйлар.

Заманчалык. Әлеге төшенчә Ю. Сафиуллин иҗатына хас башка үзенчәлекләрне дә үз эченә ала: төрле жанрларда бердәй тигез, көчле иҗат итүе; пьесаларының жанр ачыклыгы; сәхнә закончалыкларын яхшы белүе; конфликт-кар-шылыкларның төрлелеге; сурәт чаралары, алымнарының бай төсмерләре булу; укучы-тамашачы белән бергә нәкъ менә заман куйган сорауларга җавап эзләве; үз чоры сыйфат-билгеләрен туплаган образ-характерлар, ә иң яхшы әсәрләрендә әдәби типлар иҗат итүе һ. б. Җыентыкка туплап бирелгән пьесаларның бишесе комедия, берсе—әкият-пьеса, икесе трагедия жанрына карый. Әйтергә кирәк, Ю. Сафиуллин—драматургиянең төп өч жанрында да актив эшләүче аз санлы авторларның берсе. Үзенең драматик коллизияләр тудыру осталыгын ул «Пар канат» җыентыгында күрсәткән булса, әлеге китаптагы комедияләрендә көлүнең төрле алымнарыннан иркен файдалана. Узган йөзьеллыкның җитмешенче еллар башында язылган «Ур-тура, сатирик», «Буйдак ир һәм танышлары» пьесалары әдипнен сәнгати фикерләү үзенчәлеген, тормышка актив позициясен күрергә, аңларга ярдәм итә. Торгынлык елларының иде-ологик һәм цензура басымын, социалистик реализм кысаларын тойган хәлдә Ю. Сафиуллин яшәп килгән системаның кимчелекле якларын шактый усал тәнкыйть утына тота. «Ур-тура, сатирик» комедиясенең герое Сатирик әйткәнчә, аларны чәчәкләр, йолдызлар һәм балыклар турында гына язарга мәҗбүр иткәннәр. Автор совет идеологиясенең, «типиклыкны яклау» дигән булып, бериш геройларны бертөрле вакыйга-хәлләргә куеп сурәтләүне таләп итүеннән дә ирония белән көлә.

Шартлылык алымнары драматургка совет җәмгыятенең кешене бер шөрепкә әйләндерүен, совет-партия җитәкчеләренең чикләнмәгән хокукларга ия булуын бөтен барлыгында ачу мөмкинлеге бирә. Автор, А.С.Пушкинның «Балыкчы һәм балык турындагы әкият»енә ияреп, яңа дөнья сурәтли. Әлеге шарт-лы-фантастик күренешләрдә торгынлык елларының партия-совет җитәкчеләреннән көлү иң югары ноктасына җитеп, ул системаның яраксызлыгын, иҗтимагый үзгәрешләрдән артта калып, абсурдлык дәрәҗәсенә җитүен фаш итә. Биредә көлү комедиянең төп сыйфаты буларак алга чыга.

Драматургның «Буйдак ир һәм танышлары» комедиясе күптармаклы, киңпланлы булуы һәм ирләр белән хатын-кызлар мөнәсәбәтен шактый җентекле, ачыктан-ачык сурәтләве белән игътибарга лаек. Пьеса эчтәлеген көнкүреш вакыйгасына гына кайтарып калдыру, аны бик нык тарайту булыр иде. Яшәешнең моңа кадәр читтә калып килгән якларын сәхнә яктысына чыгарып, драматург тормыштагы әхлаксызлык, имансызлык күренешләренең сәбәпләрен үткән, бүгенге, киләчәк бәйләнешендә эзли. Вакыйга-күренешләр, нигездә, «Чын мәхәббәт бармы ул?» «Азгын ирләр, әхлаксыз хатын-кызлар каян килә?» «Бозыклыкның чиге бармы, аннан ничек котылырга?» кебек сорауларга җавап табуга бәйле үстерелә.

Автор кызыклы сәхнә алымына— «уен»га мөрәҗәгать итә. Пьесадагы вакыйгалар артист Буйдакның инглиз драматургы Шекспир язган атаклы «Отел-ло» трагедиясе буенча репетиция ясау күренешләре белән кушылып, бәйләнеп бара. Беренче планда—иң түбән инстинктларга йөз тотып, һәртөр ялган, мәкер аша үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртучы хатын-кызлар, икенче планда—фаҗигале мәхәббәт тарихы—яраткан Дездемонасын көнчелектән үтергән Отел-лонын рухи газапланулары. Әлеге бөеклек һәм түбәнлекнең үрелеп баруында беренчеләрнен—заман геройларының— бөтен бушлык-мәгънәсезлекләре, әхлак-сызлыклары тагын да тулырак ачыла. Хатын-кыз язмышы татар әдәбиятында төп темаларның берсе булып тора. Ю. Сафиуллин сурәтләгән хатын-кызлар исә үзләренең әхлакый тотнак-сызлыгын ирләр белән тигез хокуклы булу дип аңлатырга тырышалар: тарталар, эчәләр, никахсыз килеш теләсә кемнең муенына асылынырга торалар. «Мескен татар хатынының гына күрмәгәне калмый. Кайчан без дә сезнең белән бер хокукта булырбыз икән? Әллә христиан диненә күчәсе инде?» диюче Ханым өчен бернинди әхлакый кыйммәтләр юк. Үз рәхәте өчен теләсә нинди түбәнлеккә барырга әзер хатын бурыч, җаваплылык төшенчәләренең мәгънәсен аңламый һәм, иң кызганычы, аңларга да теләми.

Драматург әлеге яман күренешнең сәбәпләре турында уйлана. Аның берсе Шекспир әсәренә бәйле ачыла. Трагедиягә бәя биреп, Буйдак болай ди: «Шекспир, Дездемонаның үлемендә төп гаепле кеше дип Ягоны—әйе, явызлыкны иблиснең үзеннән дә остарак эшли торган көнбатыш кешесе Ягоны—күрсәтә». Пьесаның яңача куелышында Яго хатыны урлаган кулъяулыкның татар милли бизәкләре белән чигелгән булуы, әдәби деталь буларак, «халкыбызның гореф-гадәтләре, традицияләре Көнбатышның көчле йогынтысында таркала, югала, кими» дигән фикергә китерә. Икенче яктан, халыкчан яшәү рәвешенең югалуы чит гадәтләрнең үтеп керүенә, әхлаксызлыкның артуына китерә. Билгеле инде, бар гаепне Көнбатышка гына аудару дөрес булмас иде. Автор тагын бер сәбәпне эчүчелекнең артуында күрә. Әлеге афәт милләт тамыры булган авылга да үтеп кергән. Әнә бит Саниянең авылны тизрәк онытып, шәһәрләшәсе килүендә дә исерек әтисе китергән җан газапларыннан котылу теләге ята.

Пьесадагы көлдерә дә, елата да торган конфликт оптимистик рухта чишелә. Моңа кадәр апасы Лига-Ләмиганың сүзләрен сөйләп килгән Сания үз асылына кайта һәм Ханым белән Лигага кем булуларын йөзләренә карап әйтә. Шагыйрьнең Сания каршында тезләнгән хәлдә кулыннан үбеп: «Милләтебезгә хыянәт итмәгән асыл ярларыбыз!» диюе артык купшы яңгыраса да, автор позициясен төгәл аңлата. Драматург хатын-кызларны, гомумән, халкыбызны әхлакый түбәнлектән саклап калу юлын үзебезгә хас яшәү рәвешенә, ата-бабадан килгән сыйфатларга, йола-гадәтләргә тугры калуда, аларны тапшыруда буыннар арасында өзеклек килеп чыкмауда күрә. Шулай да тормьшның җитди проблемалары куелган бу пьесага җыйнаклык, жанр ачыклыгы җитеп бетми. Балалы хатын, Карт ир, Карт хатын, Усал егет, Телсез егет кебек образларны кертү, алардан ниндидер фикерләр әйттерү бернинди дә яңалык, ачыклык алып килми. Ханым һәм Лиганың әдәпсезлеге аркасында шәхси фаҗигаләре сиземләнсә дә, чишелештә ул чагылыш тапмый. Әсәрнең жанры комедиядән бигрәк трагикомедиягә тартым. Вакыйгалар барышында берничә тапкыр Шагыйрьнең шигъри юллары яңгырый. Төп геройларның эш-гамәле белән әлеге юллар арасында бәйләнеш ачык түгел. Сания аны кыз-кыркын язмышы белән бәйле дисә, Буйдак ул шигырьдә «фаҗига, үкенү һәм тагы әллә ниләр» күрә. Асылда исә шигырь дип атавы да кыен булган, сәнгати яктан гаять йомшак чыккан әлеге тезмәләрдәге «чәчәкләр ага» сүзләре җиде ятларга, читләр кулына киткән хатын-кыз язмышын аңлата диелсә дә, алар укучыны да, тамашачыны да ышандырмый. Чөнки әлеге фикер вакыйга-күренешләрдән, характерлар яшәешеннән үсеп чыкмый.

Ю. Сафиуллинның «Ләйсән ире Хәсән», «Әллә өйләнергә инде?..» комедияләре үз вакытында театр сәхнәләрендә уңыш белән барды һәм күпсанлы мәкалә-рецензияләрдә авторның табышлары белән бергә, аерым кимчелекләре дә күрсәтелде. Әлеге пьесаларда яшәешкә шактый тирән үтеп кергән мещанлык, башкалар хисабына яшәү, байлык артыннан куу кебек күренеш-сыйфатлар тәнкыйтьләнә. Җыентык исеменә үк чыгарылган «Әллә өйләнергә инде?..» комедиясендә, Әхмәт исемле 32 яшьлек егетне өйләндерү мәсьәләсенә бәйле, ике төркем арасында комедиячел конфликт оеша: һәркай-сы егетне үзләре теләгән кызга өйләндерергә тели. Пьесада укучы-тамашачы-ның игътибары, билгеле инде, кәләшлеккә кандидатлар булган Лена белән Гөллигә юнәлтелә. Әйтергә кирәк, әлеге геройлар аерым сыйфатлары белән генә бирелә, алар канлы образлар буларак ачылып бетмиләр. Рәисәнең сеңле-се Лена—җилбәзәк кыз, әлегәчә күбрәк апасы хисабына яшәп, ул киләчәге турында әллә ни уйланмый да. Булачак иренең кем булуы аның өчен мөһим түгел: теләк-капризларын үтәсен дә, матди яктан җитеш булсын. Ахырда Ленаның үзе артыннан йөргән егет белән апасыннан качып китүе, эш-гамәлләренең көтелгән нәтиҗәсе булып тора. 18 яшьлек Гөллине исә драматургның яратып, үз итеп сурәтләве сизелеп тора. Яшь булуына карамастан, аш-суның рәтен белә, рухи сафлыгы, күңел матурлыгы белән ул Әхмәтнең игътибарын җәлеп итә. Гөллинең «тышкы матурлык—чуклы тай, ә эчке матурлык— күктәге ай» дип сөйләнүендә үк аның акылы сиземләнә.

Комедиянең төп герое булган Әхмәт вакыйга-күренешләрдә билгеле бер үсеш-үзгәреш кичерә. Баштарак ул шактый беркатлы, ваемсыз, үзен теләсә ничек алдаларга, түбәнсетергә юл куючы буларак күренә. Әмма болар тышкы чагылыш кына икән. Монологында аның чын йөзе, рухи дөньясы ачыла: «Мин дә бит җан иясе! Бармы менә бу җир йөзендә бер генә парсыз бөҗәк? Судагы кондызлар да, күктәге кошлар да парлы-парлы. Ни өчен әле мин генә ялгыз яшәргә тиеш? Минем дә бит һәркем кебек мәңге яшисем килә: балаларымда, оныкларымда... «Әлеге тыйнак, оялчан егет матур яклары белән ачыла. Ул тырыш, булдыклы, гадел, башкаларга ярдәмчел һәм гаять ихтирамлы. Үзе әйткәнчә, «таш белән бәргәнгә аш белән генә җавап кайтаручы» егет нәкъ менә әхлакый сыйфатлары белән хөрмәт уяткан Гөллине үзенең яры итә.

Көнкүреш комедиясенә хас булганча, вакыйгалар бик җиңел хәл ителә. Әхмәт белән Гөллинең үзара килешүе көрәш интригасын, каршылыкны юкка чыгара. Рәисә белән Лена да шактый тиз үз максатларыннан кире чигенәләр. Алай гына да түгел, Рәисәнең Әхмәткә дип бүләк тотып чыгуы, аның килешергә, уртак тел табарга омтылышы булып аңлашыла.

Драматург халыкчан җор тел белән яза. Иркен кулланылган сүз уйнату алымы көлкеле ситуация тудырырга, геройларның характерын, теләк-омтылышын ачарга ярдәм итә. Рифмалы сөйләм, мәкаль-әйтемнәр, билгеле шигъри юлларны үзгәртеп әйтү, әдәби детальләр һ. б. чаралар комедиячел интриганы баета, пьесага җиңел пафос өсти.

Драматург сайлаган тормыш материалын, билгеле, яңа дип булмый. Әмма аның табышы кызыклы ситуацияләр тудыруда һәм комедиячел образлар иҗат итүдә. Югарыда искәртелгәнчә, Ю. Са-фиуллин геройлары чорның үзенчәлекле типлары дәрәҗәсенә күтәрелеп җитмәгәннәр. Шулай да эш-гамәле белән һәрдаим үз-үзен фаш итүче Рәисә, энесенә ярдәм итәм дип йөреп, асылда «бүрәнә аркылы бүре куучы» чая Һәдия, аның кунакка кайткан ахирәте, бер үк сүзне күп тапкырлар кабатлаучы Сара башкалардан аерылып торучы образлар буларак хәтердә кала.

Комедия жанры безнең драматургиядә (аерым чорларны исәпкә алмаганда) әйдәп баручы ролен үти, театр репертуарларының яртысыннан күбрәген алып тора. Шулай да XX гасырның җитмешенче елларында, идеологик басымның көчәюе нәтиҗәсендә, социаль-иҗтима-гый, сәяси проблемаларның читтә калуы, тыелган темалар барлыкка килү белән комедия жанрындагы эзләнүләр кими. Ә инде 90 елларда хәл уңай якка үзгәрә. Җәмгыятьтә барган үзгәрешләрнең көтелгән нәтиҗәләр бирмәве, яшәештә әхлаксызлык, миһербансызлык күренешләренең киң тамыр җәюе, бюрократизмның көчәюе сәбәпләрен эзләү әлеге жанрның активлашуына китерә. Т. Миңнуллин, 3. Хәким, И. Юзеев, Ф. Яруллин, Д. Салихов, М. Гыйләҗев, Р. Батулла һ. б. драматурглар иҗатында һәртөр рухи түбәнлек, тар мәнфәгатьләр белән яшәү, дәрәҗә алдында баш ию һ.б. сыйфат-күренешләр көлү объекты итеп алына. Шулар арасында Ю. Сафиуллин-ның «Сукбай артистлар» комедиясе үзенчәлекле хәлләргә мөрәҗәгать итүе белән аерылып тора. Спектакль куярга Кукмарага барырга җыенган бер төркем артистлар белән көтелмәгән хәл була. Көчле давыл анарның автобусын Африка ярларыннан ерак булмаган бер утрауга илтеп ташлый. Шуларга бәйле рәвештә автор ике төр проблемаларны укучы-тамашачы каршына куя. Берсе— артистлар тормышы, икенчесе—Татарстанның бәйсезлеге мәсьәләсе. Шул рәвешле көнкүреш мәсьәләләре сәяси сораулар, бәхәсләр белән үрелеп китә. Бер яктан, артистлар уены сурәтләү объекты булса, икенче яктан, уен алымы, ягъни артистларның дөньякүләм билгеле «Дон Кихот», «Отелло» әсәрләре геройлары булып уйнау күренешләре, үзләрен шулар хәленә куеп караулары, яисә аларның эш-гамәлен татар тормышы белән бәйләп карау сәнгать әһелләренең җәмгыятьтәге урынын тулырак ачарга булыша. Вакыйгалар үстерелеше дөньяга карашы белән аерылып торган Шәрәф Рәшәнең башкалар белән бәхәс-каршылыгына нигезләнә.

Артистларның үз тормышларыннан канәгатьсезлеге Россиядә урнашкан идарә системасыннан, бу илдә халык мәнфәгатьләренең һәрвакыт икенче планда калуыннан, урыс булмаган милләтләргә кимсетеп караудан ризасызлык булып үсә. Шуңа да артистлар автобусының ирекле утрауга эләгүе һәм шунда үзара мөнәсәбәтләрне җайга салып, тыныч-тату, килешеп яшәү омтылышы—үзен «суверен дәүләт» дип игълан иткән Татарстанга метафора булып тора. Бер яктан, утраудагы ирекле, тыныч тормыш Россиядәге һәртөр закон-сызлыкка, башбаштаклыкка капма-каршы куела. Икенче яктан, Шәрәфнең «шартлатып коммунизм, йә капитализм» төзү теләге башкаларда яклау тапмый. Артистлар урнашкан алан үзе икегә бүленә: бер якта—бүре сурәте төшерелгән байрак күренеп торган гамакта Шәрәф һәм Гөлназ, икенче якта—Россия флагы эленгән автобус белән янәшә Татарстан флагы җилфердәгән шалашта башкалар яши. Шул рәвешле мөнәсәбәтләр сәяси төсмер ала. Драматург татар җәмгыятендә мөстәкыйльлек мәсьәләсендә барган тартышны ачык күзалларга ярдәм итә. Берәүләр, Шәрәф кебек тулы мөстәкыйльлек таләп итсә, икенчеләр Россия дәүләте составында милләт мәнфәгатьләрен яклауны һәм саклауны алга сөрә, өченчеләр исә, шофер Наглый кебек, бернинди суверенитетны да кирәксенми. Нәтиҗәдә, Татарстанның сәяси тормышындагы кебек үк, уртадагылар фикере өстен чыга. Алар әлеге утрауны ташлап туган җиргә кайтырга булалар. Автор мил-ләтпәрвәр Шәрәф язмышын хәл итүнең кызыклы, шул ук вакытта көтелмәгән юлын тапкан. «Россия таралса гына кайтам» дип торучы Шәрәфкә шаккатырлык яңалык әйтәләр—Россия президенты итеп Шәймиев куелган! Димәк, илнең таркалуы турында сүз дә була алмый. Хатыны Шәрәфкә телефоннан бо-лай ди: «Ельцин безгә суверенитетны яртылаш кына биргән иде, ә Шәймиев, Россия президенты булуга, аны безгә тулаем бирде!» Күргәнебезчә, көнкүреш вакыйгалары белән башланган пьеса сәяси утопиягә әверелә. Әлеге хәлләрдән сон, Шәрәф тә туган иленә кайтырга була. Пьесада чынбарлык күренешләре фантастик хәлләр, хыял агышы белән үрелеп бара. Төп герой буларак вакыйгаларны бер үзәккә туплап торучы Шәрәф Рәшәнең исеме дә игътибарга лаек.

Белгәнебезчә, рәшә ул—мираж, хыялдагы әйбернең күзгә күренүе. Автор герой исеменә аның хыялый булуын чыгарган һәм бу пьесаның жанры белән дә тыгыз бәйләнгән. Драматургның балалар өчен язылган «Алмазбулат» пьеса-әкияте сәхнәдә иң күп уйналган әсәрләреннән санала. Нигезендә яхшылык һәм явызлык көрәше яткан бу пьеса—татар балалар драматургиясендәге иң яхшы әсәрләрнең берсе. Әкияти сюжет ярдәмендә автор кешелек җәмгыятенең мәңгелек кыйммәтләре турындагы карашларын укучы-тама-шачы алдына куя. Вакыйгалар барышында алар милләт язмышы белән үрелеп, рухи ядкарьләр, тел, милли сыйфатлар, гомумән, халык буларак яшәешебез турында җитди уйлануга китерә. Сюжет нигезенә салынган вакыйга-күре-нешләрне серле курай үзара бәйләп, тоташтырып тора. Әлеге уен коралы кеше күңелендә моң булса гына телгә килә икән. Вәзир һәм аның якыннары исә моң төшенчәсен аңлаудан мәхрүм. Чөнки халыкның күпгасырлык фаҗигале тарихын, кайгы-хәсрәтен, шатлык-көенечен, теләк-омтылышын, рухи тормышын, матурлыкка ышанычын, ямь-сезлеккә нәфрәтен—барысын, барысын үзенә сеңдергән әлеге сүзнең мәгънәсен асылда сүз белән аңлатып булмый, аны тоярга, сиземләргә генә мөмкин. Ул кеше җанының төпкелендә туа һәм күңелнең иң нечкә кыллары аша яңгырый.

Әлеге пьеса-әкият туган телгә, туган җиргә, ата-анага мәдхия булып тора. Кеше буыннарда сакланып калган үткәне, явызлык-гаделсезлеккә баш имәгән бүгенгесе һәм өмет-ышаныч тулы киләчәге белән көчле. Әкияти сюжетка корылган пьеса бүген дә заманча яңгырый. Яшь укучы-тамашачы күңелендә милли үзаң уятуы, яшәештәге матурлыкны күрергә, аңларга өйрәтүе, кеше көченә, рухына дан җырлавы белән киләчәккә атлый. XX гасырның 90 еллар уртасында башланып киткән чечен сугышы бер якка да тынычлык һәм җиңү китерми. Киресенчә, җир йөзеннән юк ителгән авыллар, меңнәрчә корбаннар Россиянең үзенә дә бары афәт кенә алып килә. Күп халыкларның канлы ярасына әверелгән чечен сугышы темасына татар әдәбиятында беренчеләрдән булып Ю. Сафиуллин мөрәҗәгать итә.

Драматург «Йөзек һәм хәнҗәр» трагедиясендә сугыш вакыйгаларының, кайтаваз буларак Татарстан җиренә килеп, кеше язмышларына гаять зур йогынты ясавын үзенчәлекле вакыйгалар, кабатланмас геройлар аша сурәтли.

Беренче күренешләрдә үк, чеченнарда әсирлектә булып, аннан холыклары бозылып кайткан Линар белән Рәсимнең гаять тотнаксызлыгы, әйләнә-тирә-дәгеләр белән уртак тел таба алмаулары көрәш-бәрелеш интригасы тудыра. Шуның өстенә Линар белән анасы Мөслимә арасында җитди каршылык барлыгы ачыклана. Ана белән улның бер-берсен каргашулары ук гайре табигый булып, бәрелешнең шактый тирәнәюен күрсәтә. Алдагы күренешләрдә Линарның чечен җиреннән кайткан Ханияне көчләргә омтылуы каршылыкны башка яссылыкка да күчерә. Шул рәвешле, бер яктан, егетләр белән әйләнә-тирәдәгеләр арасында, икенче яктан, Россия армиясендә командир приказын үтәп, чечен авылларын җимергән, кулларына корал тотып каршылык күрсәтүчеләргә генә түгел, бәлки хатын-кыз һәм бала-чагаларга каршы да танкта барган Линар һәм Рәсим белән йорт-җирләрен, сөйгәннәрен югалтып, туган иленнән—Чечен җиреннән, качып китәргә мәҗбүр булган Хания һәм Разия арасында конфликт оеша. Боларга өченче төр каршылык—төп геройлар күңелендә барган рухи көрәш—үрелеп бара. Авторны аеруча Линар белән Рәсимнең җан бәргәләнүләре, тыныч тормышта үзләренә урын таба алмаулары борчый. Пьесаның «Йөзек һәм хәнҗәр» дип аталуы да, символик мәгънә алып, шуңа ишарә итә.

Йөзек—яшәү билгесе, мәхәббәтне, тормышта тынычлыкка өстенлек бирүне аңлата. Хәнжәр исә—үлем, кайгы-хәсрәт алып килүче, дошманлыкка илтүче төшенчә. Үзен көчләргә теләгән Линарга каршы көрәшкәндә Хания сөйгәне, чечен егете Абрек бүләк иткән йөзекне югалта. Пьесадагы вакыйгалар әнә шул йөзекне эзләү фонында бара. Монда башкалар белән бергә Линар да актив катнаша. Егетнең мәхәббәт, тынычлык символын эзләве күңелендәге психологик тартышка, җанына тынычлык эзләвенә, «чечен синдромы»н җиңеп, гөнаһларыннан арынып, тыныч тормышка кайту өчен үз-үзе белән көрәшенә метафора булып тора.

Пьесадагы хәрәкәт һәм каршылыклар чор проблемаларын калкытып кую, аларның чишелеш юлларын эзләү белән үстерелә, баетыла. Сугыш афәтен, тоткын-әсирлек газап-әрнүләрен күргән егетләрнең бүгенгесе һәм киләчәге белән бергә, драматург милләт язмышы турында уйлана һәм борчыла. Сан ягыннан киметелгән, милли рух шактый йомшаган халкыбызның киләчәге нәрсәгә бәйле соң? Таяныч-нигез булып ни тора ала? Әлеге сорауларга җавап Фәрхад абзыйның эш-гамәлләрендә табыла. Тамырлары белән татар дөньясына бәйле бу кеше чечен кызына өйләнә һәм ул халык язмышын үз язмышы итә. Акылы, тырышлыгы белән сәүдә эшендә зур байлык туплый, хөрмәт казана. Күңелендә милли рух саклаучы буларак, Линар, Рәсим кебек егетләрне тоткынлыктан азат итүгә зур ярдәм күрсәтә.

Әмма сугыш аны барлык мал-мөлкәтеннән мәхрүм итә. Шулай булса да ул өмет-ышаныч хисен җуймаган. Тормыш каршылыкларына каршы торырдай нигез итеп ул үз-үзеңә хыянәт итмәүне саный. Фәрхад абзый, күңелендәге ачу-ярсуны басып, чечен мәхшәреннән кайткан Линар, Рәсим кебекләргә чын күңелдән ярдәм итү теләге белән йөри: Казахстан белән сәүдәне җайга сала; авылда тире эшкәртү фабрикасы ача; чечен сугышында катнашкан егетләрне туплый, тыныч тормышка җайлаша алсын өчен шартлар тудыра. Анын фикереңчә, һәр үзгәрешнең, янарышның нигезендә акыл, белем, әхлак һәм байлык ятарга тиеш.

...Хәзерге татар драматургиясендә барган эзләнүләрне Ю. Сафиуллин иҗатыннан башка күзаллап булмый. Ул үзенең пьесалары ярдәмендә кешеләрне һәм, гомумән, җәмгыятьне чиста, әхлаклы, матур итү теләге белән яши. Аның драма һәм трагедияләрендә генә түгел, бәлки комедияләрендә дә яшәештәге каршылыклар, бозыклыклар өчен җан сыкравы ачык сиземләнә, авторның яшь аралаш көлүе алга чыга.

Пьесаларында эчке драматизм, беренче карашка ачык күренеп тормаган эчке агым бар. Әдип чынбарлыкны чагылдыруның яңадан-яңа юлларын эзли. Әгәр аның 1970—1980 елларда иҗат ителгән әсәрләрендә йорт, нигез образы үзәктә торса, соңгы елларда милли үзаң, татар язмышы, туган җир алгы планга чыга. Драматург шартлы-метафорик күренешләрне, символик образларны да әсәрләр тукымасына уңышлы кертеп җибәрә. Ю. Сафиуллинның яңа җыентыгы аның заман проблемаларына үзенчәлекле якын килүен, яшәеш каршылыкларын ачуда яңа юллар эзләвен һәм, гомумән, тормыш күренешләрен сәнгати аңлавының тирәнәюен күрсәтә.

Әлфәт ЗАКИРҖАНОВ.

Казан утлары, 2006, №5.




© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013